Симетбаш авылында «Нурислам» мәчете ачылды

«Мәрҗани» чишмәсе

Бүген Ташкичү авылында яңадан «ТАТТЕЛЕКОМ»АҖ тарафыннан төзекләндерелгән «Мәрҗани» чишмәсен ачу тантанасы булды

«Мәрҗани» музеен ачу

Бүген Ташкичү авылы мәктәбендә «Таттелеком» АҖ ярдәме белән эшләнгән мемориал һәйкәлләр һәм Шиһебетдин Мәрҗани музеен ачу тантанасы булды.

 

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге

   Шәфигулла Гарипов   

 Арчаның “Әдәбият һәм сәнгать” музее урнашкан бина — Х1Х гасыр ахырында төзелгән, ул республикабызның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кергән. 1917 елгы Революциягә кадәр бу йортның хуҗасы беренче катында кибет тоткан, ә икенче катында гаиләсе белән яшәгән. Анда 1920-1930 елларда Арча кантоны милиция идарәсе, 1930-1975 елларда район халык суды, 1975-1993 елларда балалар музыка мәктәбе эшли, ә 1995 елдан  районның “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачыла. Бүгенге көндә, музейлар берләшү сәбәпле, ул Арчаның “Казан арты” тарих — этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге буларак эшли.

  Аерым бүлмәдә Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция урнаштырылган. 1925-1928 елларда нәкъ шул бүлмәдә булачак татар әдәбияты аксакалы һәм классигы, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов Арча кантоны милиция идарәсендә тикшерүче булып эшләгән. Анда язучының үзе бүләк иткән шәхси әйберләре һәм китаплары куелган (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге, самавыры һ.б.), аның тормыш юлы белән бәйле фотолар белән стендлар урнаштырылган. Шуны да әйтергә кирәк, Гомәр ага үзе музейны оештырганда бик теләп ярдәм итте. Ачылганан соң кайтып үзенең иҗатына багышланган экспозицияне карап бик сөенде, музей эшчәнлегенә югары бәя бирде.

     Шул ук бүлмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннар турындагы фотодокументлар, кулъязмалар, хатлар һәм китаплар урын алган. Аларның балалары, туганнары музей белән тыгыз элемтәдә яшиләр, яңа экспонатлар табуда бик теләп ярдәм итәләр.

      Әдәбият һәм сәнгать бүлегенә килгән һәркемне зур залда күренекле мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган экспозицияләр каршы ала. Шунда ук Татарстанның халык драматургы Галиәсгар Камал, Татарстанның халык язучылары Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләргә багышланган экспозицияләр белән танышырга мөмкин. Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Алар арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы, Гариф Ахуновның эш өстәле, урындыгы, язу машинкасы һәм үз кулы белән эшләнгән туган авылы “Өчиле күренеше” картинасы, аңа бүләк ителгән сувенирлар, Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, күзлеге, өстәл һәм кул сәгатьләре, югары белем алу турындагы дипломы һәм Татарстан Язучылар берлегенә язган хаты бар. Шулай ук күренекле язучыларыбыз һәм тел галимнәре Мәхмүт Галәү, Хәй Хисмәтуллин, Гөлчәчәк Галиева, Заһирә Гомәрова, Радик Фәизов, Альберт Яхин, Фәрваз Миңнуллан, Диас Вәлиев, Фәрит Бәшир, Гайсә Гатаул-линнарның иҗаты белән бәйле экспонатлар һәркемдә зур кызыксыну уята.

    Үзләре исән чакта ук Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов үзләренә бүләк ителгән автографлы китаплардан торган шәхси китапханәләрен музейга бүләк иттеләр. Шулай ук Мөхәммәт Мәһдиевнең, Мәрзия Фәйзуллинаның да зур күләмле китапханәләре бар. Алар барысы да безнең фондыбызда саклана, без аларны күргәзмәләр оештырганда кызыклы экспонатлар буларак кулланабыз.

    Бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз Мәрзия Фәйзуллина, Хәнәфи Бәдигый, Равил Вәлиев, Рәфикъ Юныс, Рәис Сафин, Илсур Хөснетдинов, Галиәхмәт Шаһи, Рифат Җамал, Флёра Мәрдәнова, Булат Сәләхов, Наил Касыйм, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Гафур Каюмов, Гәүһәр Хәсәнова,Наилә Ахунова, Сания Әхмәтҗанова, Чулпан Зариф, Рөстәм Галиуллин һәм башкалар музеебызда бик еш булалар, үзләренең  иҗатлары тупланган китапларын, кулъязмаларын, фото һәм видео материалларын бик теләп бүләк итәләр.

     Музеебызның сәнгать бүлегендә күренекле сәнгать осталары, якташларыбыз РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Нәгыймә Таҗдарова, ТАССРның Хезмәт герое Зөләйха Богданова, татар театрын оештыруга зур өлеш керткән Гыйлаҗ Казанский,  Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Рабига Сибгатуллина, Айдар Файзрахманов, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Раушания Фәйзуллина, Габтелфәт Сафин, Фердинат Фәтхрахманов, Рөстәм Закиров һәм башкаларның тормыш юллары һәм иҗатлары турында экспонатлар күп. Биредә гөслә, мандолина, думбра, скрипка, гитара кебек кыллы музыка уен коралларын күреп була. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре – үзешчән композитор Сәлих Хисмәтуллинның кларнеты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча район Мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез салган Сәлих Вәлиевнең үзе  ясаган концерт гармоны, кубыз, курай, баян һәм башка музыка кораллары аерым урын алып торалар. Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Шамил Әхмәтҗанов, Булат Сәләховның сәхнә костюмнарын музейга килгән һәркем бик кызыксынып карый.

    Залда шулай ук рус халкының күренекле җырчысы Фёдор Шаляпинның Арчада укуы турында документлар урнаштырылган. Ул 1885-1886 елларда Арчага 2 еллык училищега укырга килә. Училище директоры А.Л.Лазерев укыткан җыр дәресләрен ул бик яраткан, хорда җырлаган. Алар концертлар куйганнар, чиркәүдә чыгышлар ясаганнар. 17 елдан соң Мәскәүдә күрешеп Фёдор Шаляпин үзенең укытучысы А.Л.Лазеревка кулъязмасы белән фотографиясен бүләк итә.

      Аерым экспозиция итеп 1996 елда  Арча сабантуе бәйрәмендә Россиянең һәм Татарстанның беренче президентлары Б.Н.Ельцин һәм М.Ш.Шәймиевләрнең катнашулары турындагы фотоматериаллар куелган. Борис Николаевич чүлмәк ваткан таяк, күзен бәйләгән тасма кызыклы экспонат буларак музеебызда саклана.

     Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар музеебызда еш булалар.Аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төрле темаларга экскурсияләр оештырыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәктәп программасына кертелгән якташ язучыларны өйрәнгәндә музейга килеп музей хезмәткәрләре белән берлектә дәресләр үткәрәләр, ул вакытта тема белән бәйле өстәмә күргәзмәләр дә куела. Өлкән сыйныф укучылары, студентлар рефератлар язганда, фәнни эзләнү эшләре алып барганда, проект эшләре эшләгәндә музей экспозицияләренә  урнаштырылган һәм фондта сакланган экспонатларны кулланалар. Күчмә күргәзмәләр, районыбыз мәктәпләрендә укучылар белән төрле кичәләр, конференцияләр үткәрәбез. Язучыларыбыз да бу чараларда бик теләп катнашалар.

  Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өч меңнән артык экспонат бар, алар Арча төбәгенең әдәбияте, мәдәнияте һәм анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Районыбызда алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессионал  һәм илледән артык танылып килүче язучылар, йөздән артык сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куючы хөрмәткә лаеклы бик күп шәхесләребезне беләбез һәм без алар белән горурланабыз, алар турында мәгълүматләр туплау эшен дәвам итәбез. Музейда булганнан соң һәркемнең күңелендә әдәбиятны һәм мәдәниятны үстерүгә зур өлеш керткән, аны сакларга тырышып яшәгән кешеләрнең кадере тагын да арта.

   Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин 2001 елда музейда булганнан соң “Истәлекләр китабы”на түбәндәге фикерен язган: “Арча ягы! Татарстанның данлы төбәге. Бу төбәк  үзен татар дип санаган һәр кешегә таныш һәм якын. Татар дөньясына искиткеч шәхесләр биргән Арча ягы зур игътибарга лаек.”

«Мәрҗани» автомарафоны

Бүген Арча һәм Әтнә районнарында мәгърифәтче, мулла, дин галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан беренче чара — «Мәрҗани» автомарафоны оештырылды. Марафонда катнашучылар шәхси автомобильләре белән Ташкичү авылындагы Ш.Мәрҗани музеенда, М.Галәү һәм Ш.Мәрҗанинең мемориал һәйкәлләре янында, 200 еллык тарихка ия, заманында Баһаветдин хәзрәт имамлык иткән мәчеттә һәм авыл янында яңа гына төзекләндерелгән «Мәрҗани» чишмәсендә булдылар, ә аннары сәфәр Әтнә районында дәвам итте. Биредә исә кунаклар Ябынчы авылында галимнең туган нигезе, мулла коесы, бабасы Габделкотдус нигез салган Мәрҗан авылы, Комыргуҗадагы Ш.Мәрҗани музее белән танышты. Арчага кайтышлый Мәңгәр авылы янындагы XIII-XIV гасырларга нисбәтле каберлекне зиярәт кылдылар. Шунысын да искәртик, автомарафонда катнашучылар тукталган тарихи объектларның күбесе «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин инициативасы һәм ярдәме белән төзекләндерелгән.

Музейда очрашу

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеена 26 ноябрь — Әниләр көн уңаеннан Яңа Кенәр авылының имам-хатыйбы Ирек Галиев һәм Арча үзәк хастәханәсенең акушер-гинекологы  Гөлсинә Исламова килде. Очрашуда сүз әниләр, ана булу һәм әхлакый-җенси тәрбия хакында барды.

Партиянең XXVII конференциясе

Бүген музеебызда «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең XXVII конференциясе узды.

Муса Җәлил премиясен алган якташыбыз

Даны еракларга таралган, җырларда мактап җырланган, уңган кешеләре белән горурланган, биш йөз еллык тарихы булган Наласа авылына багышланган “Гасырларны кичкән Наласа” китабы 2012 елда басылып чыкты. Якташыбыз Рөстәм Галиуллин бу китапка кереш сүзендә:“Авыл хәтере – мәңгелек. Изге эшләре, игелекле гамәлләре белән тарихка кереп калучыларны буыннан-буынга үрнәк итеп сөйлиләр. Күңеле керләнеп, ялгыш адым ясаучыларны да беркайчан онытмыйлар. Алары инде яшь буынга гыйбрәт итеп искә алына. Биш гасыр дәвамында Наласабыз төрлесен күргәндер”,- дип язган. Ул вакытта егерме биш яшьлек егетнең авылдашларына әйтер сүзе булуы һәм туган авылы тарихына багышланган китапта үзе турында да мәгълүмәт бирелүе зур горурлык.

 Галиуллин Рөстәм Госман улы 1987 елның 26 ноябрендә Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әнисе Нурсия татар теле һәм әдәбияты, ә әтисе Госман математика укытучысы. Зур хөрмәткә лаек булган укытучылар гаиләсендә ике апасына кадерле энекәш булган Рөстәм балачагын бик бәхетле үткәрә. Ул туган авылында урта мәктәп тәмамлый.. Мәктәптә укыганда һәр Наласа малае кебек татарча көрәш, волейбол һәм башка спорт төрләре белән кызыксына. Рөстәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга керә. Шул елларда “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларына йөри башлагач, иҗат дөньясына тартыла. Университетта укыган вакытында ук ул “Чаян” журналында, “Шәһри Казан” газетасында эшли башлый.

 Рөстәм Галиуллин – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү, “Идел яшьләр үзәге”, Татарстан язучылар берлеге оештырган бәйге – “Иделем акчарлагы”нда проза әсәрләре буенча 2006 елда 1 урынга, 2007 елда Гран-прига лаек булды. 2007 елда әдәбият һәм фән өлкәсендәге уңышлары өчен Арча якташлык җәмгыяте премиясе бирелде.

 Ул 2009 елда Татарстан Журналистлар союзына алына. Шул ук елда Татарстан Журналистлар союзы белән берлектә “Татмедиа” агентлыгы оештырган Х11“Бәллүр каләм–2009” журналистлар бәйгесенең “Ел ачышы” номинациясендә җиңү яулый. 2009 елда публицистика жанрында ирешкән уңышлары өчен Арча район хакимиятенең Гариф Ахунов исемендәге беренче дәрәҗә әдәбият премиясенә лаек була. Ул “Әхәт батыр” хикәясе белән 2010 елның иң яхшы “Чәчмә әсәр” номинациясендә өченче урын алды. Рөстәм Госман улы 2009 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм КДУ аспирантурасында укуын дәвам итә.2010 елның 1 ноябреннән – “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире, 2011 елның 16 декабреннән “Идел”журналының баш мөхәррире булып эшли, Бүгенге көндә ул Татарстан Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе вазифасын башкара. Рөстәм Галиуллин 2009 елда иң яшь язучы буларак Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә.

 Якташыбыз 2012 елның 25 декабрендә “Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типлары һәм образлар системасы” дигән темага филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклады. 2008 елда беренче китабы “Гипнозчы малай”, 2012 елда “Юлларда җил ак иде”, 2013 елда Мәскәүдә рус телендә “Одиночество” дигән китаплары дөнья күрде. Аның әсәрләре рус, төрек, кыргыз, казакъ һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә Василий Аксёновның “Ленд-лиз балалары” романы, “Күз карасы” һәм “Җирән” хикәяләре тупланган сайланма әсәрләрен, Анатолий Егинның “Үзбәк хан” романын татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап буларак чыгаруга иреште. Якташыбыз шулай ук Рауль Мирхәйдәровның “Җәяүле сәйран” романын, “Мартук” автобиографик повестен, “Җәяүле татар” һәм “Диңгез аша ялгыз” бәяннарын, Рөстәм Вәлиевнең “Дөнья гаме” романын, Айдар Сәхибзадәнең “Апологет” хикәясен, Салават Юзеевның “Үлгәннәрне бүлдермә” романын татарчага тәрҗемә итте. Әдәбият сөючеләр ”Казан утлары” һәм “Идел” журналларында ул әсәрләр белән танышу бәхетенә ирештеләр. Рөстәм Галиуллин Тәүфикъ Әйдинең роман, повестьлары, сәяхәтнамәләре, иҗат портретлары, публицистик мәкаләләре тупланган 4 томлыгын төзеп чыгарды. 2015 елда якташыбыз Рөстәм Галиуллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе бирелде.

 Бүгенге көндә Рөстәм Галиуллин бик актив иҗат итә, аның тиздән язучы һәм тарихчы, педагог Таҗетдин Ялчыгол турында “Васыять”дип исемләнгән тарихи романы китап булып чыгачак.“Безнең мирас”журналының быелгы унберенче санында шул әсәрдән өзек бирелде, язмадан күренгәнчә бу роман бик мавыктыргыч әсәр булыр кебек. “Казан утлары” журналының соңгы санында басылып чыккан “Әдрән” дип исемләнгән бәянын барыбыз да бик яратып укыдык.

 Ул барысына да өлгерә: төрле конференцияләрдә, очрашуларда чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклашу максатында илебезнең башка төбәкләрендә, чит илләрдә була, оештырылган экспедицияләрдә катнаша, өлкән язучылар тәҗрибәсен ныклап өйрәнә.

 Якташыбыз Рөстәм Галиуллин “Казан арты” тарих-этнография музеены белән даими элемтәдә тора. Әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның газета-журналларда басылган ике йөздән артык мәкаләсе, үзенең әсәрләре тупланган һәм тәрҗемә иткән китаплары, тормышы белән бәйле фотосүрәтләр, кулъязмалар тупланган һәм аларның күбесе “Бүгенге көндә иҗат итүче якташларыбыз” экспозициясендә урын алган.

 Рөстәм Галиуллинга бу көннәрдә 30 яшь тула. Якташыбыз үзенең гомер бәйрәмен алда әйтелгән уңышларына сөенеп, хатыны Эльвира, кызы Камилә һәм улы Ирхан белән тату гаиләдә, әти-әниләренең, туганнарының ярдәмен, кайгыртучанлыгын тоеп, алган белемнәрен уңышлы кулланып, киләчәктә әдәбият сөючеләрне мавыктыргыч әсәрләре белән шатландырырга уйлап, алга зур планнар корып каршы ала. Без якташыбыз Рөстәм Галиуллинның яшь килеш шундый зур уңышларга ирешүенә сөенәбез һәм бик горурланабыз. Барлык райондашларыбыз исеменнән без аны туган көне белән ихлас күңедлән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, иҗат уңышлары телибез.

 “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Рөстәм Галиуллин иҗатына багышланган күргәзмә эшли

Шушмабаш мәктәбе музее

«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Шушмабаш мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге белән танышып кайтты. Әлеге музей 1985 елның 9 маенда Шушмабаш авылы ветераннары һәм «Северный» совхозы директоры Вагыйз Минһаҗев катнашында ачылган.

Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр

Бу көннәрдә төзекләндереп ачылган Ахун чишмәсе турында газета-журналларда язмалар күп булды. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә, аны ачу тантанасында катнаштык һәм Кечкенә Өчиле авылы турында өстәмә материаллар өйрәнүне дәвам итәргә булдык.

Менә без Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урынга килдек. Шушы авылда туган Идрисов Фәнис Әлтаф улы белән сөйләшәбез. Ул үзе бүгенге көндә гаиләсе белән Көтек авылында үзе салып чыккан өр-яңа нигездә яши.  Фәнис Кечкенә Өчиле авылын искә төшереп: “Менә безнең авыл шушы урында, биредән ат юлы уза иде. Менә Гариф Ахуновның туган, үскән нигезе шушы. Бу урында безне төшергән карточкасы бар аның. Беренче өйләре  менә монда, икенче өйләре әнә тегендә. Тоташ бер түбә астында иде алар. Беренчесе – ак өйләре. Ә монысы – кара өй. Әнә тегендәге чокыр – аларның бәрәңге базы. Гариф абыйларның өйләре искиткеч матур, ул бездән өстә, елгага таба карап тора иде. Мин үземне белгән вакыттан Кечкенә Өчиледә алты гаилә яшәде. Безнең авыл бик матур, бөтен тирә-ягы яшеллек, чишмәләр бик күп иде. Аларның күбесе, 1990 елларда буа төзелгәч, су астында калды. Араларында бик көчле чишмәләр бар иде. Су астында искиткеч матур болыннар да калды.

Малай вакытта Рәшит Ахунов та бирегә кайтты. Без аның белән бергә уйнап үскән малайлар. Гарифҗан абыйга килгәндә, ул гел нәрсәдер язып утыра торган иде. Аңа еш кына Шәһидә апа ниләрдер әйтеп яздыра иде. Алар икәүләшеп иҗат иттеләр. Гариф абый язудан туктаган арада Казансу буена төшеп, балык тотарга ярата иде. Безнең кармакларга иң беренче кылны да Гариф абый алып кайтып бирде. Шулай итеп, Гарифҗан абый, җәй саен бирегә кайтып,  әнисе Бибинур апа янында шактый вакыт яшәп, иҗат иттте. Әниләре 1963-1964 елларда гына Кечкенә Өчиледән Арчага, Ризван исемле улы гаиләсенә күченде. Ризван абый Бибинур апаның икенче ире Нурулладан туган улы була. Ризван абый әле дә исән-сау, уллары Рамил, Рөстәм дә Арчада яшиләр”, – дип үзенең истәлекләрен сөйләде ул.

Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр яңартуны без Фәниснең Көтек авылында яшәүче бертуган апасы Сәвидә апалар гаиләсендә дәвам иттек. Без килеп кергәч Сәвидә апа безгә Гариф Ахунов төшергән фоторәсем күрсәтте һәм сораулар да биргәнне көтмичә: “Бу фотога без 1955 елда төштек. Алда Кечкенә Өчиле авылында туган  күренекле язучы, авылдашым Гариф абый Ахуновның улы Рәшит, аңа ул вакытта 2 яшьләр булгандыр. Сул яктан беренчесе мин, Сәвидә Идрисова, миңа ул вакытта 9 яшь. Мин 1940 елда Кечкенә Өчиле авылында  туганмын. Әтием Әлтаф, әнием Бибисара “Кызыл Көтек” колхозында эшләделәр. Абыйларым Рафис, Данил солдат хезмәтеннән соң Ашхабадта яшәделәр, балалары белән хәбәрләшеп яшибез. Безнең гаилә Көтек авылына 1959 елда күченде”, – дип сөйли башлады Сәвидә апа.

“Әйе, мин хәтерлим әле, аларның өйләрен сүтеп, озын арбалар җиккән атлар белән ташыдылар. Өмә ясап күтәрделәр. Сәвидә терлекчелектә эшләде, без аның белән гаилә корып өч бала үстердек. Улыбыз гаиләсе белән бергә тату гына яшәп ятабыз”, – дип сүзгә кушылды Рамазан абый Мөбәрәкшин.

Сәвидә апа башлангыч сыйныфларны Көтек мәктәбендә, җиденчегә кадәр Казанбашта укыган. “Безнең Кечкенә Өчиледә чишмәләр бик күп иде, җәй буе су буенда була идек. Гариф абыйның Гайшә апасы белән әни өчен эшкә йөргәнемне хәтерлим. Тишелеп чыкмаган урыннарга кукуруз орлыгы салабыз яки тишелдерелгәннәрен утыртабыз, чөгендер чүбе утау һәм башкалар. Гайшә апа бик тырыш, безгә дә ярдәм итте. Аларның әниләре Бибинур апа да бик әйбәт, кешелекле, ярдәмчел иде. Әти-әниләр авылны бик сагынып яшәделәр. Мин үзем дә әле ел саен авыл урыннарын карап, зиратында булып, догалар укып төшәм. Бу фотода минем янда Әминә апа, ул хәзер Арчада яши. Ул миннән өч яшькә олырак, авылыбыз турында ул күбрәк тә хәтерлидер. Ә уң якта Гөлшаһидә апаның апасының кызы Наилә. Алар Казанда яшиләр, Гариф абыйларга ияреп кунакка кайта иде. Ул Рәшитне бик яратты, гел аны ияртеп йөртте. Ул соңыннан бик дәрәҗәле врач булды, ләкин безгә аралашырга туры килмәде. Бу фотоны музейга бүләк итәм”, – дип балачак елларын искә алды Сәвидә апа.

Арчада яшәүче Әминә Әсхәдулла кызы белән очрашкач, фотоны күрү белән аптырап калды, ләкин ике яшьлек Рәшит Ахуновтан башкаларын танып  әйтте. Әминә апа:”Мин үзем Кечкенә Өчиледән тугел, аңа якын гына булган Каенлык авылыннан. Безнең балачак Кечкенә Өчиледә узды, барыбыз бергә җыелып су коена идек, төрле уеннар уйнадык, чишмәләреннән су эчтек, болыннарыннан какы-кузгалаклар ашадык. Гариф абыйлар өе каршында шомырт, балан үсә иде. Өйләре ике яклы, өйалды белән тоташтырылып эшләнгән. Минем хәтеремдә Бибинур апа ап-ак яулыктан, бик чиста, ягымлы булып истә калган. Гариф абый белән Гөлшаһидә апаның шәһәрчә киенеп кайтканнарын, буш вакытларында авыл халкы белән аралашканнарын, соңрак кечкенә Рәшит белән уйнаганнарны әлегедәй хәтерлим. Бу фотоны Гариф абый төшергәндер, ул фотога төшерергә ярата иде. Чишмәне төзекләндереп ачуны телевизордан күреп бик куандым”, – дип сөйләде.

Кечкенә Өчиле белән бәйле истәлекләрне барлаганда һәркем Ахун чишмәсен яңартып, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматләр урнаштырып авылларының урынын мәңгеләштерүгә үзләреннән зур өлеш керткән “Таттелеком” оешмасына һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Кечкенә Өчиле авылында яшәгән берничә кеше белән очрашу вакытында гына да күп яңалыклар белдек, истәлекле фотога юлыктык. Киләчәктә Кечкенә Өчиле авылы белән бәйле материалларны Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена хәбәр итүегезне, кызыклы  фотолар табылса безгә тапшыруыгызны үтенәбез.

Шәфигулла Гарипов

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика