Ачык дәрес

Бүген музеебыз хезмәткәрләре Арча шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбендә балалар язучы Мәрзия Фәйзуллинаның иҗатына багышланган ачык дәрес уздырды. Актлар зылында оештырылган күргәзмәгә әдибәнең барлык китаплары һәм документлары, фоторәсемнәре куелган иде, балалар аларны зур кызыксыну белән карады. Дәрестә алар кызыклы табышмак, башваткычлар чишү өстенә, Мәрзия Фәйзуллина шигыренә язылган «Чебиләр зарядкасы» исемле җырга ияреп, физик күнекмәләр дә башкарды. Соңрак укучылар үзләре дә танылган якташыбызның шигырьләрен күңелдән сөйләделәр.

 

Өлкәннәр — музеебыз кунаклары

Районыбызда өлкәннәр декадасы дәвам итә. Алар безнең музеебызда бик еш кунакта булалар, тарих белән кызыксыналар. Өлкәннәребез узләренең истәлекләре белән бүлешәләр.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне

Бүген, 3 октябрь көнне, «Казан арты» тарих-этнография музеенда өлкәннәр көне уңаеннан «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» дигән кичә үтте. Чарада  Арча районы ветераннар советы,  «Каурый каләм» әдәби берләшмәсе әгъзаләре, әдәбият сөючеләр катнашты. Кичә шигырь, җыр-моңга бик бай булуы белән үзенчәлекле иде.

Музей хезмәткәрләре тагын бер тапкыр барлык өлкән яшьтәге кешеләргә озак еллар намуслы хезмәт иткәннәре, җәмәгать һәм мәдәни тормышта актив катнашулары өчен олы рәхмәтен белдерә.

Мәһдиев сыйныфташы бездә кунакта

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда бик җылы очрашу булды. Язучының сыйныфташы Минзада апа Газизова Мөхәммәт ага турындагы истәлекләре белән уртаклашырга килде. Сикертән мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары катнашында үткән “Батырлык” дәресе бик файдалы булды. Гап-гади авыл апасында бик күп хатирәләр саклана икән.

Минзада апаның әтисе Газизулла һәм әтисенең дүрт бертуганы   Нурулла, Шәехнур, Мулланур, Миннислам Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган.

– Мин 1929 елның 1 маенда Сикертән авылында туганмын, – дип сөйләде Минзада апа. – Әтием – Газизулла, әнием – Мәрфуга. 1936 елда сеңелем Рәйхана туды. Мәктәптә бик яхшы укыдым. Әтием Бөек Ватан сугышына киткәндә миңа нибары 12 яшь иде. Әнине колхозның ындырына көндезге каравылчы итеп билгеләделәр, ләкин уракка кеше җитмәү сәбәпле, әни кырда, ә мин әни урынына көндезге каравылда эшләдем. Башкалар белән кырда чүп үләне дә, башак та җыйдым. Балалык һәм үсмер елларым авыр хезмәт белән үтеп китте.

Минзада 1941 елда Сикертән мәктәбенең 5нче сыйныфына укырга бара. Алар Сикертән, Казаклар, Гөберчәк, Чөмә-Елга авылларыннан 45 бала бер сыйныфта укый. Гөберчәк һәм Чөмә-Елга авылларыннан килгән укучылар барысы да малайлар булып чыккан. Гөберчәктән җиде малай килгән. Араларында Мөхәммәт тә бар. Ул тырышып укуы белән башкалардан нык аерылып торган. Укытучы нинди генә сорау бирсә дә, Мөхәммәтнең җавабы әзер булган. Гел дәресләргә әзерләнеп йөргән. Соңыннан сыйныфташлар, Сабантуйларда очрашып, мәктәп елларын сагынып искә ала торган булганнар. Бер очрашуда Мөхәммәт абый Минзада апага: “И, Минзада, укуларың әрәм калды…” – дип әйткән. Чөнки Минзада апа, мәктәптә бик яхшы укыса да, алга таба укуын дәвам итәргә насыйп булмаган.

Гөберчәк малайлары арасында Гарифулла исемлесе дә булган. Бүген инде ул мәрхүм. Гарифулла өйләнгәч, үзенең улына язучы сыйныфташы Мөхәммәт исемен куйдырган. Күрәсең, Гарифулла улының иптәш егете кебек зирәк акыллы, тәртипле, тырыш булуын теләгән.

М.Мәһдиев белән очрашулар сирәк булса да, әдип үзенең сыйныфташы Минзада апаны онытмый, хәтта 1977 елда Сикертән мәктәбе укучыларына язган хатында да (хатның күчермәсе музейда һәм мәктәптә саклана) Минзада апа турында искә ала: “…Иң әйбәт укучылар менә болар иде: беренче урында, әлбәттә, Газизова Минзада. Аның тырышлыгы, сәләте белән, әгәр ул алга таба да укыган булса, бүгенге көнне күренекле зур галим булган булыр иде”.

Әйе, булыр иде. Чөнки кыз мәктәпне барлык фәннәрдән дә “бик яхшы” билгеләре белән тәмамлый. Минзада апаның кулында моны дәлилләүче таныклык та бар, анда барысы да “5”ле! 1944 елның 5 июнендә бирелгән таныклык янында Мактау грамотасы да сакланган. Бу документларны мин музейга куйдым: яшь буын күрсен – нинди авыр вакытта да укучылар бик яхшы билгеләренә генә тырышып укыганнар, ачлыкка, кием-салым булмауга, башка төрле авырлыкларга да карамастан, белем алганнар. Ләкин сугыш дигән афәт кызның киләчәк юлын кисә. Мәктәпне тәмамлауга ул колхозда яшелчә бакчасында эшли. Аннан соң 1945–1946  елларда хисапчы, 1947 елдан табельче-секретарь, кассир, хисапчы булып хезмәт итә. 43 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыга. “Атказанган колхозчы”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек була.

Минзада апа әтисенең һәм туганнарының кайларда һәлак булып, кая күмелгәннәрен белеп яши. Бу турыда икенче язмамда укырсыз. Кызганыч, Мулланур абыйсы турында гына бернинди дә хәбәр табылмый. Анысын, бәлки, киләчәк белгертер…

Биш баһадирдай ир-атның сугыштан кайтмавы, әнисен ялгыз калдырып читкә китәсе килмәве кызны бу тормышта ялгыз калдырган, авылда төпләнергә мәҗбүр иткән. Бәлки моңа ир-атлар кырылып беткән сугыш арты еллары да сәбәпче булгандыр. Бертуган сеңлесе Казанга бала карарга китеп, Буа егетенә кияүгә чыгуы ике туганның Татарстанның ике ягында яшәүгә китергән. Ярый әле әнисе Мәрфуга апа белән алар бер-берләренә кирәк һәм терәк булып яшәгәннәр. Әнисе вафат булса да, ялгыз түгел Минзада апа, туганнары, күрше-күлән белән аралашып яши. Бигрәк тә ул туганнары Мансурга, Мәүлиягә бик рәхмәтле.

Музейда Сикертән авылының хөрмәтле ак әбисе Минзада апаның истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладык. Ул укучы балаларга матур теләкләр әйтеп, музей фондына үзендә сакланучы “Хәтер” китапларын бүләк итте. Без Минзада апага исәнлек-саулык, тыныч көннәр телибез.

Халидә Габидуллина,

 М.Мәһдиев музее мөдире

Орнашбаш авылында

Бүген Орнашбаш авылында «Туган авылым минем Орнашбашым» исемле китапның авторы, имам-хатыйп Мөнир абый Касыймов белән очраштык. Ул безне ХХ йөз башы архитектура ядкяре — мәчет бинасы, андагы татар гарәби кулъязма, басма китаплары һәм үзе оештырган музей, экспонатлар белән таныштырды. Мөнир абыйдан безнең музей өчен кайбер фоторәсем һәм документларның электрон күчерелмәләре алынды.

Гариф Ахунов премиясен тапшыру

Тимерче Хәким ага архивын барлыйбыз

Гомер буе тимерче булып эшләгән Хәким аганың кызы Мәнзилә апа Саматова белән гаилэ альбомы актарабыз, тарих барлыйбыз.

«Аю» кушаматлы әтием

Язучының сыйныфташлары турында мәгълүмат туплау эшен дәвам итеп, мин Хисамиев Муллаян турында истәлек язар өчен аның кызы Резедәгә мөрәҗәгать иттем. Ул бик рәхәтләнеп риза булды. Муллаян ага Мөхәммәт абыйның сыйныфташы булган бит диюгә, Резедә үзе дә сизмәстән , әти аның турында гел сөйли иде дип сүз башлады. Ул язган истәлекләргә күз салып, язучының сыйныфташы нинди сыйфатларга ия булуын белик, тормыш юлы турында да укып үтик.

“Гафур кызы Бәдерниса һәм Хисами улы Ризван( Бөек Ватан сугышында 1944 нче елда Белоруссия өлкәсендә һәлак була) гаиләсендә 1929 нчы елның 29 нчы августенда беренче ир бала булып әтием Муллаян дөньяга килә. Энесе Данил кыска гомерле булып , бу тормыштан иртә китеп барды. Әтинең кыз туганнары — Асия апа – Казахстан якларында яшәп, шунда җирләнде. Ә Сания апа – исән-сау. Казаклар авылында балалары карамагында гомер итә. Наилә апа Казан шәһәрендә шулай ук балалары белән яши.

Унбер яшьлек Муллаянга , әтисе урынына калган өлкән ир кеше буларак, барлык хуҗалык эше, кечкенәләрне карау, әнисенә булышу йөкләнә. Балачагы каһәрләнгән сугыш елларына туры килә. Гөберчәк башлангыч, Сикертән җидееллык мәктәбендә киләчәктә язучы, галим булачак Мөхәммәт белән бер сыйныфта уку бәхете тия аңа. Гөберчәктән бары җиде малай Сикертән мәктәбенә укырга баруы турында әти безгә сөйли торган иде. Аны яшьтән “Аю” кушаматы белән йөрткәннәр. Чөнки ул Сикертән авылы кызы, тегермәнче Байморат бабамның кызы Мәгышиягә күз сала . Суык кыш кичләрендә зур кара толып киеп,әти яраткан кызы янына Сикертәнгә төшә торган булган. Шул уңайдан аңа “Аю” кушаматы бирелгән. 1959 нчы елда әтием иң чибәр, чая, усал кыз Мәгышия белән тормыш корып җибәрә. 1960 нчы елда олы кызлары Флёра туа. Шуннан алар бәхет эзләп, Казахстан якларына чыгып китәләр.Әти-әни үз тырышлыклары белән кирпеч сугып, йорт төзиләр, мал-туар тоталар. 1963 нче елда уллары Фәрит туа, 1967 нче елда кызлары Резедә дөньяга килә. Яши торган посёлекта урыслар татарларны кысрыклый башлагач, 1967 нче елның апрель аенда бөтен йорт-җирне калдырып, Арча якларына юл тоталар. Әти Алабуга якларына йөреп эшли. Кечкенә чакта “минем әтием буровик “ дип горурланып йөргәнемне хәтерлим. Еллар узып, балалары исәя төшкәч, әти Арчаның төзелеш оешмасында плотник-прораб булып эшләде. Ул тәрәзә яңаклары, рамнары ясап, кеше йортларын ямьләндереп, аларны куандырып яшәде. “ Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек булды .

Әти белән әни безне, балаларын, башлы-күзле итеп, олы тормышка чыгарып, бәхетле киләчәк теләп яшәделәр. Тәгәрәшеп үскән оныкларына сөенеп, 50 ел ходай биргән тигез-тату тормышны бергәләп үттеләр.

Әти бик шаян, җыр телле, хромка гармунда уйнап, безне җырлатып, биетеп үстерде. Гөберчәктәге төп нигезне ташламады, йорт-җирне яңартып, карап торды. Оныкларын каникул вакытында печән әзерләү, җиләк җыю, миллек бәйләү, утынны әрдәнәгә тигез итеп өю шикелле эшләргә — барысына да өйрәтеп торды. Урманда җиләк җыйганда әти гел авыз эченнән җыр көйли торган иде. Шул әтидән моңлылык, җырга һәвәслек минем уртанчы кызыма, Илүзәгә, күчкәндер дип уйлыйм. Кызым бик күп конкурсларда җырлап, урыннар алды.

Әтием язучы , авылдашыбыз М.Мәһдиевнең классташы булуы белән горурлана, аның турында гел сөйли торган иде. Әсәрләрендә авылыбыз турында гел дөрес яза ул, дия иде. Укыган вакытларын сагынып , “эх, шул вакытлар”, дип уйларга бирелергә яратты.

2009 нчы елда әтием Муллаян безнең арадан китеп тә барды.

Бүгенге көндә әтиемнең төп нигезе буш тормый. Классташы исемен йөрткән урамда, әтием тәгәрәп үскән бәбкә үләнле нигездә өр-яңа йорт салып, ирем, балаларым, оныклар белән бергәләп, гөр килеп яшәп ятабыз”.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең чордашлары, сыйныфташлары — тарихи кайбер вакыйгаларның тере шаһитләре. Кызганыч, алар үзләре исән вакытта ук истәлекләр язылмаган. Шуңа күрә дә аларның , бәлки, бөтен якларын да чагылдырып бетереп булмыйдыр.

Язучының сыйныфташлары күбесе исән булмаса да, аның укучылары бар бит. Бәлки алар миңа хәбәр бирерләр һәм без истәлекләрне бергәләп барлар идек.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

Музеебызда — кунаклар

Бүген Ульяновск шәһәреннән килгән гаилә музеебызда экскурсиядә булды. Алар Арча тарихы белән таныштылар, музей экспозициясен игътибар белән карадылар.

«Ахун» чишмәсен ачу

Бүген атаклы язучы Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылында «Таттелеком» АҖ тарафыннан төзекләндерелгән «Ахун» чишмәсен ачу тантанасы булды. Чарага язучылар, әдипнең кызы Наилә Ахунов һәм туганнары, «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм башка кунаклар килгән иде.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика