Җиңү күргәзмәсе

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә эшли. Анда якташ әдипләребезнең сугыш турындагы әсәрләре, шул чорга нисбәтле фоторәсемнәр, документлар белән танышырга мөмкин. Госман Бакиров (1896-1982), Гомәр Бәширов (1901-1999), Сибгат Хәким (1911-1986),  Мостафа Ногман (1912-1976), Әнәс Галиев (1920-1996), Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994) Бөек Ватан сугышында катнашалар.

Ринат Фазлыйәхмәтов вафат

Бүген Арча районы һәм шәһәренең атаклы шәхесе, «аяклы энциклопедия»се Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов бакый дөньяга күчте.
Ринат ага гомере буе татар әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән дус яшәде, районнан чыккан каләм әһелләренең, галимнәрнең һәм башка шәхесләрнең тормыш юлын өйрәнү белән шөгыльләнде.
Мөхтәрәм затның безнең объективка эләккән кайбер фоторәсемнәре һәм берничә видеоязмасы:

 

Музейда уникаль күргәзмә эшли

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан музеебызда күргәзмә эшли. Анда уникаль китаплар, фоторәсемнәр һәм шагыйрьнең нәсел шәҗәрәсе белән танышырга мөмкин.

Моңлы сазым

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Моңлы сазым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Анда Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Теләче районнарыннан килгән 10 класс укучылары чыгыш ясады. Соңыннан Татарстанның атказанган укытучысы Фәргать Зыятов «Тукай һәм Өчиле» дигән темага лекция укыды.

Сания Әхмәтҗанованы юбилее белән котлыйбыз!

20 апрель көнне Курса Почмак авылында туган укытучы, журналист, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне булды. Аны олуг бәйрәме белән котлыйбыз!

Наил Миңлебаев архивы музеебызга алынды

«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре мәшһүр фотограф, «Арча хәбәрләре» газетасының элекке хезмәткәре Наил Миңлебаевның хатыны Миңлебаева Сәлимә Шәриф кызында кунакта булды. Сәлимә апа (1942 елгы) үзенең истәлекләре белән бик теләп уртаклашты, музеебыз фондына тарихи әһәмияткә ия булган фотоларны да тапшырды. #Мэрхэмэтле Татарстан

Экскурсионное обслуживание пожилых

Экскурсионное обслуживание пожилых граждан, находящихся на обслуживании в отделении надомного социального обслуживания КЦСОН «Центр милосердия» #МэрхэмэтлеТатарстан

Работа развлекательной зоны «Изо-студия»

В рамках акции «Весенняя неделя добра» дети занимались рисованием и рукоделием при посещении музея. #МолодежьТатарстана

Булат Сәләхов – музеебыз кунагы

Бүген Чаллы татар дәүләт драма театрының бер төркем артистлары белән якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, драматург Булат Сәләхов музеебызда булды. Кичә, “Яр” спектакленнән соң, ул “Банкрот” әсәрендә Сираҗетдин ролен сәхнәлештергәндә кигән сәхнә костюмын музейга бүләк итте.

 

Музейда мөхтәрәм кунаклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев җитәкчелегендә музеебызда булды. Мөхтәрәм кунаклар Тукай иҗатына багышланган күргәзмә белән танышты.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика