«Сугыш вакытында марҗалар Саҗидә абыстайның китапларын ягып җылындылар»

Габдулла Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидә һәм аның ире Әхмәтсафа Әтнә районы Каенсар авылында мулла һәм абыстай булып яшәгән. Г.Тукай аларга берничә мәртәбә кунакка килгән. Авылдагы өлкән буын кешеләреннән әлеге шәхесләр турындагы истәлекләрне язып алдык

Бәчекне Арча белән ни бәйли?

Габдулла Тукайның иң сөекле апасы – әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә (1877-1956) һәм аның кызы Өммеһания (1903-1975) Яшел Үзән районы Бәчек авылында яшәгән. Шул авылның мөәзине Сибгатуллин Хәйдәр Хәбибулла улы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Гатауллин Наил Абдулла улы, Тукай  фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Клара Филиппова, авылның мөхтәрәм аксакалы Сәлимханов Салих Сәлимхан улының әлеге шәхесләр турындагы истәлекләрен язып алдык.

Бу язмаларны да укырга мөмкин: Тукайны Коҗамакты белән нәрсә бәйли?Кем ул Зиннәтулла хәзрәт?


Тарихи белешмә

Бәчек авылы — бу Бәчек авылы дәхи күптәнге авылдыр. Иң әүвәл бу Бәчек авылына Болгар яки Биләр шәһәре тарафыннан өч кеше килеп утырганнар. Алар Бәчек баба, Әнчек баба, Янчек баба — агай-эне булганнар. Олугсы Бәчек баба, диерләр икән. Авыл аның исеме белән аталгандыр. Бу Бәчек авылы кадим заманда зур авыл булган. Җирләре кечерәк булу сәбәпле, бәгъзесе Әлмән авылына, бәгъзесе Кармыш авылына күчкәннәр. Элгәре заманда кеше теләсә кайда авылдан авылга күчеп йөргәннәр. Аннан соң 1782 елларда үз ихтыяры белән авылдан авылга күчүне мәныг кыйлынган. Хәзердә Бәчек авылы зиярәтендә бер таш бар; күп сүзләре уалып төшкән, укырга мөмкин түгел. Без мулла Нигъмәтҗан вә һәм Габделкави белән барып укып, язып алдык. Калган сүзләре бары ошбудыр: «Тарих тукыз йөз йетидә»1 дигән сүз күренә вә һәм «Шәгъбан бин Әсәд» дигән сүзе бар. Моның язылганына һәм дүрт йөз елга карип, ягъни язылганына 383 еллар буладыр. 1490 елларда язылгандыр, Казан алынмастан күп элгәредер.

Риваять кыйлалар: Шәгъбан бин Әсәд дигән адәм Бәчек авылында бик зур голямадан, кәрамәт иясе адәм булган, имеш, диләр. Хәтта бәгъзе картларның риваяте буенча, ул ташны ниндәен кеше язып куйганын белгән адәм юк. Гүяки таш шунда үзеннән-үзе булган, имеш, диләр. 57 ел(да) Бәчек авылының Сәйфулла мулла әткәмез мәрхүмгә сөйләгәне хәтеремдә калгандыр: кайда булса да бер җирдә мөдәррис булып дәрес әйткән адәмдер. Бик иске заманда Шырдан белән Бәчек авылы арасы тоташ бик зур урман булган. Адәм заты аяк баскан җир түгел, юл юк икән. Бәчек авылының берәү, Усман дигән кеше, Шырданнан кыз алган. Бәчек авылыннан туры юл ачкан. Имән башыннан имән башына карап, имәннәрне кисеп чыгып барган. Аннан соң ат белән йөрерлек юл ачкан. Шул сәбәпле Бәчек авылы белән Шырдан арасындагы юлны хәзердә дә Усман юлы дип йөртәләр; искедән калган исемдер.

1 Милади белән 1501 ел.

Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. 3 том. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2005 ел.

 

Арчада хәтер көне


22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда сугыш башланганда армия сафларында булып, сугышның беренче көненнән үк дошманга каршы һөҗүм итү, чигенү, чолганышта калу һәм аны өзеп чыгу авырлыкларын үз күзләре белән күргән якташларыбыз шагыйрь Мостафа Ногман, язучы Әнәс Галиев һәм шулай ук төрле елларда анда катнашкан язучылар: Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Рафаил Төхфәтуллиннарның сугышта күргән вакыйгалар турында язган әсәрләре, кулъязмалары һәм фотолары урын алды.

Әсәр герое

М.Мәһдиевнең «Исәнме,Кәшфи абзый !» әсәрендәге герой прототибы Хайбина Тәскирә апага 95 яшь! Аны музей хезмәткәрләре исеменнән гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез.

Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина белән «Исәнме, Кәшфи абзый!», «Мәңгелек яз» исемле әсәрләрнең герое Кәшфи абзыйның хатыны Асиянең прототибы Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызының (1921) истәлекләрен видеога язып, гаилә альбомындагы кайбер ядкярләрне фотога төшереп алган идек. Алар белән биредә танышырга мөмкин: «Тракторист һәм тегүче Кәшфи-Мөхәммәтнур турында истәлекләр»

 

М.Мәһдиевнең вафатына — 21 ел.

Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе каршында эшләүче » Дуслык» лагеры балалары белән язучыны искә алдык.IMG_9368 IMG_9369 IMG_9370 IMG_9373

Каләм тибрәтүче- язучы музеенда

З.Ганиуллина якын дусты белән бүген М.Мәһдиев музеенда кунакта булды. Алар язучының иҗади тормышы белән якыннан танышып, аның үз тавышын тыңлау бәхетенә ирештеләр.DSCF7515 DSCF7516

Бөгелмә шәһәреннән килгән кунаклар.

Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесының беренче директоры Әнәс Ибраһимов гаиләсе һәм туганнары белән М.Мәһдиев музеенда кунакта. Язучы йөргән сукмактан атлау, аның туган һәм яшәгән йортын күрү — кунакларны яшьлекләренә алып кайтты.
DSCF7491эйэй

1 нче июнь- Балаларны яклау көне.

Музейга кунакка килгән балалар яңа экспонат белән танышып, «Балачак илендә» күргәзмәсен карадылар.

Бездә кунак бар: М.Мәһдиевнең улы — Искәндәр

Искәндәр Мәһдиевнең Америкадан алып кайткан бүләге. Аның кулындагы сәгать , гүя, әтисе вафат булган вакытта туктап калган сыман… Музей фонды әдипнең кызы һәм улы тарафыннан бүләк ителгән тагы берничә экспонатка баеды.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика