Татар чәе кичәсе

«Әлифба» музеенда «Татар чәе» кичәсе булды. Яшь экскурсоводлар мәктәбендә укучылар кунакларны борынгыдан килгән чәй эчү традицияләре, чәй пешерүнең милли ысуллары белән таныштырды, үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Әлеге кичә яшь экскурсоводларның чыгарылыш эше дә иде.

“Иске Арча – Яңа Арча”

Укучыларның язгы каникул көннәрендә «Казан арты» тарих-этнография музеенда Арча ягы тарихын өйрәнүчеләр һәм А.М Сәгыйтҗанов коллекциясе нигезендә “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк. Рәхим итегез.

Гөберчәк авылында- Нәүрүз бәйрәме.

DSCF7225 DSCF7231 DSCF7237 DSCF7234 DSCF7233 DSCF7239 DSCF7247 DSCF7267 DSCF7265 DSCF7261 DSCF7258 DSCF7252

Арча районында туып-үскән журналистлар

  1. Фәйзрахманов Әгъзәм Фәтхрахман улы, 27.09.1937, Иске йорт, КДУның тарих-филология факультеты, лаеклы ялда, төрле газета-журналларга мәкаләләр яза.
  1. Гыйлемханов Риман Солтан улы, 18.01.1949, Субаш Аты, КДУның тарих-филология факультеты, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе.
  1. Абдуллин Мөнир Абдуллаҗан улы, 04.07.1936, Урта Аты, КДУның тарих-филология факультеты, лаеклы ялда, төрле газета-журналларга мәкаләләр яза.
  1. Нургалиева (Гыймадиева) Гадилә Нургали кызы, 09.05.1949, Сикертән, озак еллар радиотапшырулар алып барды.
  1. Нуриев Вакыйф Вәкил улы, 17.08.1958, Сеҗе, КДУның журналистика факультеты, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе.
  1. Юнысов Рәфикъ Юныс улы, 01.03.1943, Кәче, КДУның журналистика факультеты, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире.
  1. Гатина Римма Вәли улы, 06.08.1976, Күпербаш (Түбән Мәтәскә), КДУның татар филологиясе факультеты, “Мәгариф” журналында сайт мөхәррире.
  1. Гыймадетдинов Надил Гадел улы, 01.01.1978, Мәмсә, КДУның тарих факультеты,“Татарстанда җирле үзидарә”журналының баш мөхәррир урынбасары.
  1. Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы, 26.11.1984, Яңа Кишет, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты, “Безнең мирас” журналының тарих һәм текстология бүлеге мөхәррире.
  1. Әхмәтҗанова Сания Юныс кызы, 20.04.1962, Курса Почмак, педагогия институтының рус-татар бүлеге,“Мәгариф” журналының җаваплы сәркатибе.
  1. Сираҗиева (Әхмәдуллина) Эльмира Сәгыйдулла кызы, 18.01.1977, Күлтәс, КДУның татар филологиясе, “Мәдәни җомга” газетасының сәнгать бүлеге җитәкчесе.
  1. Фәйзуллина Ләйсән Фәим кызы, 14.03.1988, Иске Ашыт, КФУның журналистика факультеты, “Ялкын” журналының әдәби редакторы.
  1. Шәкүрова Динә Данис кызы, 24.06.1992, Югары Мәтәскә, КФУның журналистика факультеты, “Ватаным Татарстан” газетасының хәбәрләр һәм спорт бүлеге хәбәрчесе.
  1. Фәйзрахманов Илфат Хәким улы, 29.03.1961, Түбән Оры, Алабуга педагогия институтының татар филология факультеты, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире.
  1. Мостафина Фәнзилә Рамил кызы, 10.02.1992, Мөндеш, КФУның журналистика бүлеге, “Безнең гәҗит” газетасында журналист.
  1. Гыйниятов Данил Шамил улы, 15.12.1969, Югары Әзәк (Өчиле), КДУның татар филология факультеты, “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директор урынбасары – “Болгар” радиосы директоры.
  1. Гарипов Рамил Вазыйх улы,  02.06.1976,Яңа Кырлай, КФУның татар теле факультеты, Татарстан телевидениесе ТНВ каналының иҗтимагый — сәяси тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире.
  1. Төхфәтуллина Фәридә Фердинат кызы, 10.04.1980, Олы Мәңгәр (Яңа Иябаш), КДПИның татар һәм инглиз телләре бүлеге, Татарстан телевиденисенең ТНВ каналында иртәнге тапшырулар бүлеге мөхәррире.
  1. Вафина Ләйсән Равил кызы, 21.03.1980, Арча шәһәре, КДПУның татар филологиясе факультеты, ТНВның хәбәрләр тапшыруы журналисты.
  1. Фәтхрахманов Рәшит Габделхак улы, 1962, Ташкичү, филология фәннәре кандидаты, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе.
  1. Гәрәева Лилия Фидарис кызы, 12.12.1977, Кышкар, КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты, “Сөембикә” журналының хатлар бүлеге житәкчесе.
  1. Газизов Ильяс Нурсил улы, 05.08.88. Арча, КГАУ, лесфак, “Basket” журналында хәбәрче.

Әгъзәм Фәйзрахманов: «Мин авылда югары белем алган беренче кеше»

Якташыбыз, Иске Йорт авылында туып-үскән журналист Әгъзәм ага Фәйзрахманов белән очраштык. Аның яшьлек еллары турында кайбер истәлекләре:

«Укучыларны тәрбияләр өчен мәктәп, гаилә генә җитми, музейларга да йөртергә кирәк»

Госман Бакировны искә алу кичәсе

Бүген Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировның тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. «Казан арты» музее хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдә язучының төрле елларда басылган китапларын, фоторәсемнәрен күрергә мөмкин иде. Очрашуга Госман аганың кызы, КДМУның терапия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Суфия Бакирова, оныгы Айдар да кайтты. Безнең фоторепортаж:

 

Якташ журналистлар Арчада

11 нче март көнне газета-журнал, радио һәм телевидение редакцияләрендә эшләүче  журналистлар, мөхәррир якташларыбыз Арчага җыелды. Аларны Арча муниципаль  район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте, журналистларның сорауларына җавап бирде, районның социал-икътисади хәле турында сөйләде. Аннары якташларыбыз Г.Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы, «Әлифба» музее, 3 нче татар мәктәбе-балалар бакчасы, «Арча» спорткомплексы, «Арча-Арена» боз сарае, Түбән Мәтәскәдәге фермер Айдар Сабиров хуҗалыгы, Түбән Атыдагы Дамир Хәлиуллинның теплицасы һәм сәнгать мәктәбе белән танышты. Арчада якташ журналистларның оешмасы булдырылды һәм аның җитәкчесе итеп «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов сайланды. Арча районында туып-үсеп, хәзер республикабызның төрле массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче каләм әһелләренең исемлеге яңадан тулысынча барланачак һәм алар турында мәгълүмат http://archamuzei.ru/ сайтына куелачак.

Яңа күргәзмә

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә “И, хатын-кыз! Син – бизәге җиремнең!” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә сезнең хозурыгызга Арча төбәге хатын-кыз язучы-шагыйрә һәм тәрҗемәчеләренең китаплары тәкъдим ителә.

Әхтәм Зарипов: «Тукай — чиксезлек…»

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр Әхтәм Зарипов белән очрашып, Арчада төшерелгән «Каргышлы балачак» фильмы турында сөйләштек. Әлеге фильмны төшерү тарихы ничек? Фильмны төшергәндә арчалылар ничек катнашты, аларның Тукайга, артистларга мөнәсәбәте ничек булды?  Тукай образ буларак фильмда тулысынча ачылганмы? Бу һәм башкалар хакында шагыйрь турында берничә фильм төшергән атаклы режиссёрның кайбер истәлекләре:

Гөлзада Сафиуллина: «Гимн безне бөек эшләргә рухландыра»

Арча гимнының язылу тарихы ничек? Ул кемнәр катнашында язылган? Гомумән, авыл, районнарга гимн кирәкме? Бу һәм башкалар хакында якташыбыз, Шекә авылы кызы, җырчы Гөлзада ханым Сафиуллина сөйләде.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика