Якташ язучыларыбыз иҗаты

Әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “2015 – әдәбият елы” дигән күргәзмә эшли. Анда бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбызның әсәрләре тупланган. Безнең фоторепортаж:

Музеебызда Мәдәният министры

20 август көнне «Казан арты» тарих-этнография музеенда Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Безнең фоторепортаж:

Ленино-Кокушкинога сәфәр. Фоторепортаж

Кичә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында урнашкан В.И.Ленин музей-йортына сәфәр кылдык, андагы хезмәттәшләребезнең эш тәҗрибәләрен өйрәндек. Әлеге тарихи урын Владимир Ильич Ленинның балалык еллары белән бәйле һәм булачак юлбашчы беренче сөргенгә дә бирегә җибәрелгән. Музей территориясендәге биналар, табигать күренешләре, экспозицияләрдән кайбер фоторәсемнәрне сезнең дә игътибарыгызга тәкъдим итәбез:

Вәзыйх Рәхимовка 80 яшь. Фоторепортаж

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда журналист, шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимовны искә алу кичәсе узды. Кичәдә әдипнең шигырьләре укылды, аның турында хатирәләр яңартылды. Ә иң мөһиме — укучыларга шагыйрьнең «Тик яхшы сүз яхшылыкка бара әйдәп» дип исемләнгән тәүге китабы тәкъдим ителде. Китапның иганәчесе “Арча МСО”сы ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин, төзүчесе — музей хезмәткәрләре. Игътибарыгызга берничә фото тәкъдим итәбез:

Казан Сабан туеннан фоторепортаж

1 августта «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре башкалабыз Казанның “Каенлык” аланында узган республика Сабан туе бәйрәмендә катнашты. Арчалылар һәм башка район һөнәрчеләре, мәдәният хезмәткәрләренең Сабантуйда тәкъдим иткән этномәдәни мирасы, йолалары һәм традицион һөнәрчелеге тасвирланган фотолар белән музейга килеп танышырга мөмкин. Берничә фотоны сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез:

Диас Вәлиевның иҗатына багышланган күргәзмә

Әдәбият елы уңаеннан музейның әдәбият-сәнгать бүлегендә 1938 елның 1 июлендә Казанбаш авылында туган якташыбыз, язучы, драматург Диас Вәлиевның иҗатына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә язучының китаплары, кулъязмалары, фотосүрәтләр, спектакльләрнең афишалары, шәхси әйберләре куелган.

Диас Вәлиевның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларны музейда көтеп калабыз.

Марзия Фәйзуллинага 85 яшь

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Шушмабаш авылында туган, хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз, балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марзия Фәйзуллинага 85 яшь тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.

Җиңү — 70. Әдәбият-сәнгать бүлегендәге күргәзмәдән

Заһирә Гомәрованың тууына 85 ел

Гөберчәк авылында якташыбыз, балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың тууына  85 ел булуны билгеләп үттек. Кичәдә шагыйрәнең авылдашы Фирдия Гафиятова да катнашты. «Гомере заяга узмаган » күргәзмә дә эшләде. М.Мәһдиев музее

Сания апада кунакта

Сугыш чоры баласы Минзина Сания Шәйхи кызында кунакта. Яше өлкән булса да, ул тик утырырга яратмый. Сания ханым гел кул эшләре белән шөгыльләнә, балалары һәм оныкларының куанычы , горурлыгы булып ул Гөберчәк авылында яши. М.Мәһдиев музее

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика