Хәнәфи Бәдигыйның иҗат кичәсе

Бүген Арча үзәк китапханәсендә шагыйрь һәм галим Хәнәфи Бәдигыйның иҗат кичәсе узды. Китапханәчеләр оештырган әлеге әдәби чарада «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә катнашты. Безнең фоторепортаж:

Яңа китапларны тәкъдим итү

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Казан арты» тарих-этнография музеенда “Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреатлары” китабын һәм “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзаларының “Шигъри тәлгәшләр”  дигән җыентыгын укучыларга тәкъдим итү кичәсен оештырды. Безнең фоторепортаж:

Арчада Гомәр Бәшировны искә алу

Арча шәһәрендә СССР Дәүләт премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Әлеге чарага язучының улы Зөфәр Бәширов, оныгы Гәүһәр Мәһдиева, туганы Җәүһәр Галимова кайтты. Зөфәр ага Бәширов музей фондына язучының Арчага мөнәсәбәтле фоторәсемнәрен һәм портретын бүләк итте. Безнең фото һәм видео репортаж:

Гомәр Бәшировның авылдашы Рөкыя Мөхәммәтҗанова: «Гомәр ага атабыз кебек шәхес иде…»

Зөфәр Бәширов: «Әтиемнең иҗатына бәя биргәндә әнием Кәримә ханымны истән чыгарырга ярамый»

Җәүһәр Галимова: «Мәктәптә, Бәширов иҗатын өйрәнгәндә, бу бит минем кода, минем аларда булганым бар, дип горурланып әйтәсем килде»

Ринат Фазлыйәхмәтов: «Беренче очрашуда ук Гомәр ага: «Ринат, син Арча егете түгел», — дигән иде»

Зөфәр Бәширов: «Әти бөтенесен җиренә җиткереп эшли торган иде»

Гәүһәр Хәсәнова: «Дәү әтине хатын-кыз бик ярата иде. Аның янында кызчыклардан алып әбиләргә кадәр үзләрен хатын-кыз итеп тойды»

Зиннәтов Миңнехан: «Элек Арчага кояш чыккач һәм баеганчы гына керткәннәр»

Тукай клубында Гомәр Бәшировны искә алу

Язучылар берлегенең Тукай клубында Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Әлеге күркәм кичәдә районыбыздан да вәкилләр катнашты. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре язучының китапларыннан, шәхси әйберләреннән күргәзмә оештырды. Безнең фоторепортаж:

Музейда яңа китап

Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, прозаик Зиннур Тимергалиев музейга үзенең яңа гына басылып чыккан беренче китабын бүләк итте.

Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу

Тукай клубында Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Чарада арчалар да катнашты. Фәрит Хуҗин фоторепортажы.

Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды, әдипнең шәхси әйберләреннән, китапларыннан күргәзмә оештырылды. Әлеге чарага язучының кызы ТР Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова да кайткан иде. Соңрак очрашу кичәсе Арча педагогика көллиятендә дәвам итте.

Тукай клубында Гариф Ахуновны искә алу

Язучылар берлегенең Тукай клубында Гариф Ахунов тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Әлеге күркәм кичәдә районыбыздан да вәкилләр катнашты. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Гариф Ахуновның китапларыннан, шәхси әйберләреннән  күргәзмә оештырды.

Хәй Хисмәтуллинның тууына 120 ел

Районыбызда әдәбият галиме, текстолог, педагог Хәй Хисмәтуллинны искә алу кичәсе булды. Әлеге кичәгә галимнең оныгы, физика-математика фәннәре кандидаты, РФА Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машина төзелеше институты галимәсе Наилә Хисмәтуллина да кайтты. Мөхтәрәм кунак музеебыз фондына бабасы Габделхәйнең (Хәй) басылып чыккан, хәзер китапханәләрдә бик аз санда гына сакланып калган китапларын, фоторәсемнәрен тапшырды. Искә алу кичәсе галимнең туган авылы Кысна, Ашытбаш мәктәпләрендә дәвам итте.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика