Участники семинара — специалисты муниципальных модельных библиотек РТ в Музее «Казан арты»

КФУ студентлары музеебызда

«Казан арты» музееның бүгенге кунаклары — КФУ ның география һәм экология факультеты студентлары. Төркемнең күпчелеген Төркмәнстаннан килеп укучы студентлар тәшкил итә.

 

Хәтер шәме-2022

Арчада Хәтер көне уңаеннан сугышта һәлак булган әби-бабаларыбызны искә алдык, рухларына багышлап дога кылдык. Соңрак «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдык.       22 июнь иртәсендә, канкойгыч сугыш башлануга 81 ел тула.

Сабантуй — чал тарихлы милли бәйрәмебез

Милли бәйрәмебез — Сабантуеның күңелле мизгелләре.

Тарихта калган еллар

 

Музеебызда «Тарихта калган еллар» исемле китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

Арчаның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты Татарстан күләмендә генә түгел, СССР күләмендә иң алдынгы комбинат булып хисапланган. Бирегә Камчаткадан башлап, Балтыйк буе республикаларыннан, Урта Азиядән почта аша заказлар килгән. ТАССРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимов җитәкләгән әлеге оешма 600 кешесе, 17 машинасы, 20дән артык кабул итү пункты булган, ил күләмендә танылган предприятиегә әверелә. Тире иләү цехы, модалар ательесы, көнкүреш йорты һәм күп кенә объектлар ачыла, авылларда кабул итү пунктлары, остаханәләр булдырыла.

Җыентыкта «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Фотоларда – Арча тарихы» проекты буенча тупланган фотолар һәм Арча КБОсы тарихы тәкъдим ителә.

Авторлары – ветеран укытучы Гаффарова Әминә һәм музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин.

Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә — 1100 ел

Бүген мөнәҗәтләр әйтү бәйгесендә татар дини әдәбиятына һәм язма мәдәниятебезгә багышланган күргәзмә белән катнаштык. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Заманында әлеге китапларны безнең әби-бабаларыбыз бик яратып укыган.

Музей төне — 2022

Быелгы #музейтөне акциясе Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм татар әдәбияты тарихына багышланды. Музейга килгән укучылар XIX гасыр — XX йөз башындагы татар басма һәм кулъязма әдәбияты белән танышты. Аннары экскурсия Арча урамында һәм музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә дәвам итте. Монда укучылар Социалистик Хезмәт Геройлары, Татар халык язучылары аллеяларында булды, Сызгановлар урамы, Арчаның борынгы архитектурасы турында күп мәгълүмат белде. Музейда исә татар мәгърифәтчеләренең, Гомәр Бәширов һәм Гариф Ахуновның шәхси әйберләрен күрделәр.

19 май – Пионерия туган көн

Йөз ел элек, 1922 елның 19 маенда, СССРда пионерлар оешмасы төзелә. Төрле елларда аның тәрбияләнүчеләре белемсезлеккә каршы көрәшергә булыштылар, госпитальләрдә кизү тордылар, фронтовикларның гаиләләренә булыштылар, өмәләрдә һәм массакүләм чараларда катнаштылар. Шул уңайдан Арчаның мәдәният йортында уздырылган чарада бездә катнаштык һәм үзебезнең күргәзмәбезне тәкъдим иттек.

Делегация в музее

18 мая у нас гостях побывала делегация в составе сотрудников и обучающихся ФГБОУ ВО «Российский государственный педагогический университет имени А.И. Герцена»

Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ветераннар, рәхмәт сезгә, аяз күк өчен!

9 Май – безгә тынычлык һәм ирек яулаган әби-бабаларыбызга тирән рәхмәт сүзләре җиткерү, алар өчен горурлык хисләре кичерү бәйрәме! Ул – тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә дошманнарны җиңгән батырларны искә алу көне! Миллионлаган гомерләр хисабына яулап алынган тынычлыкны саклау-безнең изге бурыч.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ветераннар,
Рәхмәт сезгә, аяз күк өчен!
Рәхмәт сезгә, алсу таңнар өчен!
Рәхмәт сезгә, тыныч көн өчен!
Рәхмәт, сезгә — имин төн өчен!

Быел Гомәр Бәшировның «Намус» романы басылып чыкканга 75 ел! Әлеге әсәр дөньяның 40ка якын теленә тәрҗемә итәлгән. Гомәр Бәширов бу әсәре өчен СССРдагы иң югары премия — Сталин премиясенә лаек була. Шул уңайдан, Җиңү парады башланыр алдыннан, әлеге әсәрдән өзек күрсәттек. Олы хөрмәтебезне белдереп Советлар Союзы Геройларыбыз һәм якташ Язучыларыбыз аллеясына чәчәкләр салдык.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика