Гариф Ахуновка багышланган күргәзмә

Әдәбият-сәнгать бүлегендә Гариф Ахуновның 90 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә әдипнең автографлы китаплары, фоторәсемнәр, рәссам Эрот Зариповның язучыга һәм аның гаиләсенә багышлап ясаган рәсемнәре урын алган. Безнең фоторепортаж:

Мәрзия Фәйзуллина музеебызда

Казанбаш мәктәбендәге музей

Казанбаш мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее. Музейда Гариф Ахуновка багышланган махсус экспозиция бар, колхоз, авыл советы һәм мәктәп тарихларына нисбәтле бай экспонат, фоторәсемнәр тупланган. Музейның җитәкчесе — Фазлиева Резеда Ринат кызы.

“Бразилия агатлары” күргәзмәсе

4 сентябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Казан Кремле” музей-тыюлыгы фондларында сакланучы “Бразилия агатлары” күргәзмәсе ачылды. Тантанада укучылар, укытучылар, сәнгать сөючеләр катнашты. Хакимова Айзирә, Айбулат һәм Рәдис Харисовларның чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Күргәзмә 17 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Фоторепортаж:

Музеебыз кунагы

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат,  КПРФ лидеры Миргалимов Хафиз Гаяз улы булды.

 

Тукта, мизгел!

Игътибарыгызга Арчабызның әүвәлге фотоларын тәкъдим итәбез. Әгәр дә гаилә архивыгызда Арчаның, районыбызның, аның кешеләренең элекке фотолар бар икән, аны безнең музей фондына тәкъдим итә аласыз. Без, үз чиратыбызда, ул фотоның күчерелмәсен алабыз, ә төп нөсхәне (ягъни кулыгызда булган фотоны) сезгә кире кайтарабыз.

Җәмәгать оешмалары вәкилләре музеебызда

Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы «Казан арты» тарих-этнография музеенда район җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Фоторепортаж:

Районыбызның тарих-мәдәният истәлекләре: Хотнядага Петр һәм Павел чиркәве, Изге чишмә

«Мин сезгә тәүфыйк телим!» — Туфан Миңнуллинның арчалыларга васыяте

25 августта Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулды. Туфан ага 2012 елның 25 апрелендә Арча районында була, шул ук елның 3 нче маенда бакый дөньяга күчә. Сезгә аның Яңа Кырлай авылына соңгы килүендә сөйләгән чыгышыннан өзек тәкъдим итәбез. Аудионы журналист Нәсим Акмал язып алган.

Бу юл драматургның арчалыларга соңгы васыяте кебек: “Мин сезгә тәүфыйк телим! Бездән дә акыллырак булыгыз, бездән дә тәүфыйклырак булыгыз!”

Шушы минут ярымлык язмадагы кайбер җөмләләр шигарь булып яңгырый:

***

“Беркайчан да без үз телебене онытмаячакбыз! Без әле безнең телебезгә кабер казучыларның каберләре янында татар телендә сөйләшәчәкбез!”

***

«Татар теле дөньядагы бер генә халыкның да теленнән ким түгел!»

***

“Әгәр теге яки бу телдә «әти-әни» сүзен әйтә аласың икән, әгәр дә теге яки бу телдә «яратам» дип әйтә аласың икән, ул тел бөек!”

***

«Тукай безнең иманыбызны яңартып, юнәлешебезне билгели торган шәхес».

***

“Дәүләтләре булмаган илдә дәүләт ролен шәхесләр үти. Безнең Тукай татар халкының дәүләте.”

***

Баш мөхәррирләр музеебызда

“ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, “Идел”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Безнең мирас”, “Сабантуй”  журналларының баш мөхәррирләре Радик Сабиров, Гөлүсә Закирова, Ләбиб Лерон, Айдар Гыймадиев «Казан арты» тарих-этнография музеенда, аның әдәбият-сәнгать бүлегендә һәм Мөхәммәт Мәһдиев музей филиалында булды. Безнең фоторепортаж:

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика