Тукай клубын ачу тантанасыннан
Элекке «Матбугат йорты» бинасында, хәзер яңа төзекләндерелгән «Нугай» кунакханәсендә Тукай клубы ачылды. Клубны ачу тантанасында «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре, «Арча хәбәрләре» газетасы һәм «Арча» телерадиокомпаниясе журналистлары да катнашты. Безнең фоторепортаж:
Гариф Ахуновның тууына 90 ел
Бүген Арча халкы мәшһүр якташыбыз, язучы Гариф Ахуновны искә алды. Искә алу мәрәсиме Үзәк китапханәдән башланды. Биредә «Каурый каләм» әдәби берләшмәсе әгъзалары шагыйрь Рифат Корбан белән очрашты, соңрак җәмәгатьчелек әдипнең каберен зиярәт кылды. Гариф Ахунов урамында китапханәчеләр тарафыннан оештырылган «Әдәби мәйдан»да зыялылар янә язучының кылган гамәлләрен, иҗатын яд итте. Р.Корбан һәм районыбызда яшәүче каләм әһелләре үзләренең яңа гына табадан төшкән шигырьләре белән уртаклаштылар.
Наилә Ахунова Арчада
Бүген Арчага Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова килде. Шагыйрә музей хезмәткәрләре, «Арча» телерадиокомпаниясе журналистлары белән язучының туган нигезе булган Кечкенә Өчиле авылында, Казанбаш мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда, «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә булды. Соңыннан әти-әнисе һәм туганнарының каберләрен зиярәт кылды.
- Өчиле авылында Ахуновлар нигезе
- Өчиле чишмәсе
- Казанбаш мәктәбе укытучылары белән
- Казанбаш авылы
- Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда
- «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә
- Арча зиратында
Гариф Ахуновка багышланган күргәзмә
Әдәбият-сәнгать бүлегендә Гариф Ахуновның 90 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә әдипнең автографлы китаплары, фоторәсемнәр, рәссам Эрот Зариповның язучыга һәм аның гаиләсенә багышлап ясаган рәсемнәре урын алган. Безнең фоторепортаж:
Казанбаш мәктәбендәге музей
Казанбаш мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее. Музейда Гариф Ахуновка багышланган махсус экспозиция бар, колхоз, авыл советы һәм мәктәп тарихларына нисбәтле бай экспонат, фоторәсемнәр тупланган. Музейның җитәкчесе — Фазлиева Резеда Ринат кызы.
- Музей җитәкчесе Фазлиева Резеда Ринат кызы
- Җир бит мәңгелеккә бирелгән!!!
- Потребительләр уставының тәрҗемәсе, 1914 ел
- Атаклы имам Салихҗан әл-Барудиның «Фәтхет-тәҗвид» китабы
- ХIХ гасырда күчерелгән кулъязма китап
- Гариф Ахуновка багышланган экспозиция
- Казанбаш мәктәбе
- Атаклы колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Хәстиев Мирбат Бәдри улы
- Мөхәммәт Мәһдиев Казанбаш мәктәбендә укытучы
- Укытучы Мөхәммәт Мәһдиев Казанбаш мәктәбендә
- 1998 елның май аенда Гариф Ахунов Казанбаш мәктәбендә соңгы мәртәбә була. Нәкъ менә шушы урынга басып укучыларга хәер-фатыйха бирә
- Казанбаш авылы
“Бразилия агатлары” күргәзмәсе
4 сентябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Казан Кремле” музей-тыюлыгы фондларында сакланучы “Бразилия агатлары” күргәзмәсе ачылды. Тантанада укучылар, укытучылар, сәнгать сөючеләр катнашты. Хакимова Айзирә, Айбулат һәм Рәдис Харисовларның чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Күргәзмә 17 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Фоторепортаж:
Музеебыз кунагы
«Казан арты» тарих-этнография музеенда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат, КПРФ лидеры Миргалимов Хафиз Гаяз улы булды.
Тукта, мизгел!
Игътибарыгызга Арчабызның әүвәлге фотоларын тәкъдим итәбез. Әгәр дә гаилә архивыгызда Арчаның, районыбызның, аның кешеләренең элекке фотолар бар икән, аны безнең музей фондына тәкъдим итә аласыз. Без, үз чиратыбызда, ул фотоның күчерелмәсен алабыз, ә төп нөсхәне (ягъни кулыгызда булган фотоны) сезгә кире кайтарабыз.
Җәмәгать оешмалары вәкилләре музеебызда
Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы «Казан арты» тарих-этнография музеенда район җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Фоторепортаж: