Музеебызда Саха (Якутия) кунаклары

“Арча печән базарында”

Милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел уңаеннан оештырылган “Арча печән базарында” музеебыз үзенең сувенирларын тәкъдим итте.

Язгы өмәләр башланып китте

#добрыйтатарстан

#творидобро

#весенняянеделядобра

«Моңлы сазым» районкүләм әдәби-музыкаль бәйге

#добрыйтатарстан

#творидобро

#весенняянеделядобра

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 136 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла. Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
Музеебызда шулай ук ел саен апрель аенда сөекле шагыйребезне искә алып “Моңлы сазым”исемле иҗат бәйгесе оештырылып килә. Бүген, 22 апрель дә, “ Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды. Иҗади бәйге 3 номинациядә узды:
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (шигырь)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-укучыларның Г.Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләре; (иҗат)
“Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль бәйгедә 40 ка якын районыбызның иң көчле укучылары көч сынашты. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләртапшырылды.
Катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

21 апрель-Җирле үзидарә органнары  хезмәткәрләре көне

21 апрель-Җирле үзидарә органнары  хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча мәдәният йортында күргәзмә һәм фондтагы тарихи альбомнар тәкъдим ителде.

Җиһан безне берләштерә

11 нче апрельдән бирле музеебызның күргәзмәләр залында «Җиһан безне берләштерә» дип исемләнгән күргзәмә эшләп килә.  Арча районы укучылары күргәзмә белән һәрдаим таныша.

Квест «Мин Арча баласы»

«Мин Арча баласы» проекты кысаларында район балалары өчен «Арча укучылар сарае» белән берлектә интерактив квест оештырылды.

 

12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

12 апрель- Космонавтика көне, кешелек тарихыда истәлекле дата. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.
Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда , Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында, космос темасына багышланган , космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган “12 апрель – космонавтика көне” исемле күргәзмә оештырылды.
Арча спорт мәктәбендә “Космонавтика көне” уңаеннан оештырылган “Җиһангирлар бәйгесе”күңелле стартлар башланыр алдыннан да “12 апрель – космонавтика көне” исемле күчмә күргәзмә тәкъдим ителде.

Яз һәм космос янәшә

«Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.
Күк һәм галәм, Кояш һәм йолдызлар элекке кешеләрне меңнәрчә еллар дәвамында кызыктыра килгән.
Моннан 61 ел элек 12 апрельдә космонавт Юрий Гагарин космоска юл ача. Планетаның беренче космонавты легендар “Восток-1” космик корабле Бойконурда иртәнге сәгать 9 тулып 7 минутта кузгалып китә һәм 108 минут дәвамында тарихи очыш ясый.
Ә нәкъ 60 ел элек, 1962 елның 9 апрелендә СССР Югары Советы президиумының “Космонавтика көне” турында указы имзалана.
Яз һәм космос янәшә. Әлеге тарихи вакыйгалар уңаеннан “12 апрель – космонавтика көне” исемле күргәзмә оештырылды.
Әлеге күргәзмә ачылышында Казан милли тикшеренү университет профессоры, техник фәннәр докторы Саттаров Альберт Габделбәрович; Әлеге күргәзмәнең авторы, җиһан, космос турында күп кенә язмалар, китаплар авторы, заманында республикадагы данлыклы “Сәләт” лагерена нигез салучыларның берсе, Җиһангирлар инициатив төркеменең җитәчесе Хәлил Шәйхнур улы Гайнетдинов; Легендар шәхес, спорт остасы, космостан төшкәннән соң Гагаринны каршы алуда катнашкан якташыбыз Данил Сәләхетдинов; Татарстанның атказанган укытучысы Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы да катнашты.

«Сәхнәдә, сәхнәдә…» исемле китапны тәкъдим итү кичәсендә

Музеебызда “Сәхнәдә, сәхнәдә…” исемле китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Китап Арча төбәгеннән чыккан драмутр һәм артистларның иҗатына, тормыш юлына багышлана.

Китапның авторлары — Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Шәфигулла һәм “Җидегән чишмә” халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Районыбыз сәхнә талантларына бай. Галиәсгар Камал, Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйләҗ Казанский, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Айдар Фәйзрахманов, Раушания Фәйзуллина һәм башкаларның исеме бөтен татар дөньясына таныш.

Кичә барышында Түбән Атының “Балкыш”, Сикертәннең “Сердәш”, Кышкарның“Нур” халык театлары аерым әсәрләрдән өзекләрне сәхнәгә куйды. Ә  “Җидегән чишмә” халык театры якташыбыз Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштерде.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика