Яшь экскурсоводлар Казан шәһәрендәге Г.Тукайның әдәби музеенда булдылар
«Әлифба” музееның яшь экскурсоводлары Казан шәһәрендәге Г.Тукайның әдәби музеенда булдылар. Татар архитектурасы үрнәге булган Шамил бай йортында урнашкан Тукай музее ХХ гасыр башындагы милли мәдәниятне ачык чагылдыра, бөек шагыйребезнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә иң яхшы чыганакларның берсе булып тора.
Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев белән очрашу
Музеебызда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев белән очрашу узды. Галим соңгы елларда авыллар тарихын язу юнәлешендәге эшчәнлеге, нәсел шәҗәрәләрен төзү тәҗрибәсе һәм Каенсар авылындагы мөһим тарихи вакыйгалар хакында сөйләде.
Гостям мы всегда рады!
Сегодня ученики Лесхозской СОШ познакомились с экспозициями музея, с выставкой картин заслуженного деятеля искусств РТ Гаимова Р.Х., а также прослушали лекцию на тему «Космос нас объединяет».
Яшьлегемә кайтыр идем
Октябрь аенда илкүләм Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан музеебызда “Яшьлегемә кайтыр идем” исемле җылы очрашу кичәсе узды.
“Казан арты” музей коллективы өлкәннәр белән тыгыз элемтәдә яши, бер генә чара да аларның төпле киңәшләре, җылы чыгышларыннан башка үтми, ә менә буген чәй табыны янында аралаштык, истәлекләрне барладык! Арча районы ветераннар Советы рәисе Хәмидуллина Рамзия Шәрип кызы, Арча районы хатын-кызлар Советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы, “Казан арты” музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы өлкәннәребезгә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Кичәдә районыбыз тарихына багышланган сорауларга җаваплар эзләдек, күренекле шәхесләрне искә алдык. Туган як турындагы җырлар чараның әһәмиятен тагы да арттырды.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Якыннарыгызның яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәгез. Көннәрегез якты һәм матур булсын, күңелегездә тынычлык хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә яшьлек дәрте мәңге сүнмәсен.
Тәрбиячеләр музейда
Казан шәһәренең Совет районы 115 нче балалар бакчасы коллективы музейда кунакта булып киттеләр.
«Туган ил кайдан башлана?»
В рамках проекта «Туган ил кайдан башлана?» заведующая отделом этнографии Гелюся Хазиева для учеников МБУ «АСОШ N6» провела лекцию на тему «Общая характеристика Арского муниципального района».













































