«Моңлы сазым» районкүләм әдәби-музыкаль бәйге

#добрыйтатарстан

#творидобро

#весенняянеделядобра

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 136 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла. Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
Музеебызда шулай ук ел саен апрель аенда сөекле шагыйребезне искә алып “Моңлы сазым”исемле иҗат бәйгесе оештырылып килә. Бүген, 22 апрель дә, “ Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды. Иҗади бәйге 3 номинациядә узды:
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (шигырь)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-укучыларның Г.Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләре; (иҗат)
“Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль бәйгедә 40 ка якын районыбызның иң көчле укучылары көч сынашты. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләртапшырылды.
Катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

21 апрель-Җирле үзидарә органнары  хезмәткәрләре көне

21 апрель-Җирле үзидарә органнары  хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча мәдәният йортында күргәзмә һәм фондтагы тарихи альбомнар тәкъдим ителде.

Җиһан безне берләштерә

11 нче апрельдән бирле музеебызның күргәзмәләр залында «Җиһан безне берләштерә» дип исемләнгән күргзәмә эшләп килә.  Арча районы укучылары күргәзмә белән һәрдаим таныша.

Квест «Мин Арча баласы»

«Мин Арча баласы» проекты кысаларында район балалары өчен «Арча укучылар сарае» белән берлектә интерактив квест оештырылды.

 

12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

12 апрель- Космонавтика көне, кешелек тарихыда истәлекле дата. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.
Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда , Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында, космос темасына багышланган , космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган “12 апрель – космонавтика көне” исемле күргәзмә оештырылды.
Арча спорт мәктәбендә “Космонавтика көне” уңаеннан оештырылган “Җиһангирлар бәйгесе”күңелле стартлар башланыр алдыннан да “12 апрель – космонавтика көне” исемле күчмә күргәзмә тәкъдим ителде.

Яз һәм космос янәшә

«Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.
Күк һәм галәм, Кояш һәм йолдызлар элекке кешеләрне меңнәрчә еллар дәвамында кызыктыра килгән.
Моннан 61 ел элек 12 апрельдә космонавт Юрий Гагарин космоска юл ача. Планетаның беренче космонавты легендар “Восток-1” космик корабле Бойконурда иртәнге сәгать 9 тулып 7 минутта кузгалып китә һәм 108 минут дәвамында тарихи очыш ясый.
Ә нәкъ 60 ел элек, 1962 елның 9 апрелендә СССР Югары Советы президиумының “Космонавтика көне” турында указы имзалана.
Яз һәм космос янәшә. Әлеге тарихи вакыйгалар уңаеннан “12 апрель – космонавтика көне” исемле күргәзмә оештырылды.
Әлеге күргәзмә ачылышында Казан милли тикшеренү университет профессоры, техник фәннәр докторы Саттаров Альберт Габделбәрович; Әлеге күргәзмәнең авторы, җиһан, космос турында күп кенә язмалар, китаплар авторы, заманында республикадагы данлыклы “Сәләт” лагерена нигез салучыларның берсе, Җиһангирлар инициатив төркеменең җитәчесе Хәлил Шәйхнур улы Гайнетдинов; Легендар шәхес, спорт остасы, космостан төшкәннән соң Гагаринны каршы алуда катнашкан якташыбыз Данил Сәләхетдинов; Татарстанның атказанган укытучысы Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы да катнашты.

«Сәхнәдә, сәхнәдә…» исемле китапны тәкъдим итү кичәсендә

Музеебызда “Сәхнәдә, сәхнәдә…” исемле китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Китап Арча төбәгеннән чыккан драмутр һәм артистларның иҗатына, тормыш юлына багышлана.

Китапның авторлары — Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Шәфигулла һәм “Җидегән чишмә” халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Районыбыз сәхнә талантларына бай. Галиәсгар Камал, Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйләҗ Казанский, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Айдар Фәйзрахманов, Раушания Фәйзуллина һәм башкаларның исеме бөтен татар дөньясына таныш.

Кичә барышында Түбән Атының “Балкыш”, Сикертәннең “Сердәш”, Кышкарның“Нур” халык театлары аерым әсәрләрдән өзекләрне сәхнәгә куйды. Ә  “Җидегән чишмә” халык театры якташыбыз Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштерде.

“Гомерем мизгелләре”. Очрашу кичәсе.

Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш, үз-үзен аямыйча башкарган  фидакарь хезмәтләре өчен дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнгән, олы исем — Социалистик Хезмәт Героена  лаек булган шәхесләребез  белән бик нык горурланабыз. Дөрестән дә, герой, каһарман исеме аларга тикмәгә генә бирелмәгән.

Бүген музеебызда тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә — бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән,  гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән герой-якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе оештырдык.

Кичәдә Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының тормыш иптәше Дания апа, килене Алима, Арча муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе Мифтахутдинова Надия Равил кызы, райондашыбыз, умартачы, Илсур Шәйхетдиновны якыннан белгән  Мөхәммәдиев Ядкәрь Зөфәр улы, “Алифба” музее җитәкчесе Тазиев Дамир Гыйлемшәех улы, Гайнетдинов Хәлил Шәйхенур улы катнашты. Арча педагогоия көллияте студентлары чарага  үзләренең моңлы җырлары, мәгънәле шигырьләре белән ямь өстәделәр. Музей хезмәткәрләре Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының “Гомерем мизгелләре” китабыннан өзекләр тәкъдим иттеләр.

Чыннан да героебыз Илсур Шәйхетдинов  турында бик күп мәгълүмат белдек, истәлекләр тупладык. Эшне чын күңелдән бирелеп башкарсаң, һәр заманда да уңышка ирешеп була, күңел тарткан хезмәтне сайларга кирәк, аның нәтиҗәсе булмый калмый. Дөрестән дә, якташыбыз Илсур Шәйхетдиновка герой исеме тикмәгә генә бирелмәгән. Үзенең сәламәтлеген, яшьлеген кызганмыйча, зур дәрәҗәләргә ирешкән, бүгенге матур тормышыбыз өчен тырышкан шәхесебез ул  безнең!

Якташыбызны котлыйбыз!

Бүген Татарстанның Атказанган артисты, драматург Булат Саләховның 70 яшьлек юбилее. Якташыбызны гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Без, арчалылар, Сезнең белән горурланабыз, сәнгатькә керткән зур өлешегез өчен каршыгызда баш иябез!

«Миннән дә халкыма мирас булып калсын»

Бүген без Рузалия Насибуллинаның “Мирас булып калсын” исемле китабын тәкъдим иттек.

Татар халкының элеккеге заманнардан безнең көннәргә кадәр сакланган бәйрәмнәре, йолалары,  кабатланмас гореф-гадәтләре бар. Алар халыкта милли горурлык, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә. Тәкъдим ителгән китап та бу юнәлештәге хезмәтләрнең нәтиҗәсе. Халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен  яктырткан китап безгә  күптәннән кирәк иде. Һәм менә, ниһаять Рузалия Ибраһим кызы әлеге хыялыбызны тормышка ашырды. “Мирас булып калсын” исемле китабы 2021 елда дөнья күрде.

Бүгенге җылы очрашу кичәсе Ташкичү авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Өммегөлсем” фольклор коллективының “Су буенда кер чайкау”  фольклор күренеше белән башланып китте. Шулай ук Арча ветераннар советы рәисе Хамидуллина Рамзия Шәрип кызы, “ Каурый каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Файзрахманова Халидә Габдулхак кызы, Ташкичү төп гомум белем бирү мәктәбе директоры Сабирҗанова Гөлия Радик  кызы, Плодосовхоз  клубы мөдире Гарифуллина Нәсимә Гайнетдин кызы, Рузалия Ибраһим кызының укучылары, хезмәттәшләре, районыбызның татар теле укытучылары, китапханәчеләре, клуб хезмәткәрләре, Арча педагогия көллияте студентлары  да катнашты, алар һәрберсе үзләренең ихлас теләкләрен теләп, “Мирас булып калсын” исемле китап турында төпле фикерләрен әйттеләр. “Алифба” музее җитәкчесе Тазиев Дамир, сәхнә ветераннары  Шәвәлиев Рәшит, Хәйретдинов Фарук абыйларның моңлы җырлары , “Өммегөлсем” фольклор коллективының “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” күренеше бүгенге кичәгә ямь өстәде. Яңа Кенәр авылы  китапханәчеләре Рузалия Насибуллинаның “Исәннәр бер күрешә” мелодраммасыннан өзек тәкъдим иттеләр.

Китап авторы Рузалия ханым: «Бу китап мәдәният, музей  хезмәткәрләренә, фольклор коллективы җитәкчеләренә ярдәмлек булыр дип ышанам. Шушы вакытта гына мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм. Миннән дә халкыма мирас булып калсын» , — дип кичәне йомгаклап, үзенең теләкләрен җиткерде

Милли йолаларыбызны,  бәйрәмнәребезне үткәрү тәртипләрен күрсәтеп сценарийлар язу бик зур хезмәт сорый. Рузалия апа шуларны туплап, барлап  китап чыгаруга алына һәм булдырып та чыга. Еллар үтәр, буыннар алмашыныр, бу китап мәңге яшәр, китапханәләребездә, музейларыбызда, өйләребездәге китап киштәләрендә сакланыр, гореф-гадәтләребезне сакларга, үстерергә кирәклекне искәртеп торыр. Арча халкы өчен, һәркем өчен зур горурлык бу китап. Рәхмәт Рузалия апа, Сезгә  яңа иҗат уңышлары телибез.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика