“3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне”
Һәр кеше куркыныч хәлләргә юлыкса үз-үзен саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш. Бүген музеебызда «Терроризм-җәмгыятькә янау!» дигән тема астында Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 7В сыйныф укучылары белән эчтәлекле әңгәмә үткәрелде. Музей хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ПДН бүлегенең инспекторы, өлкән лейтенант Мөхәммәтгалиева Энҗе Фәнис кызы, полиция лейтенанты Вәлиуллина Алинә Фоат кызы террорзим, куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту турында тулы мәгълүмат бирделәр.
Туган тел дәреслекләре
Илебез халкы 1 сентябрь– Белем көнен бәйрәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, укучыларны, ата-аналарны, хәтта әби-бабайларны да шатландыра, уйландыра, һәркемне дә балачагына, мәктәп елларына алып кайта торган бәйрәм бүген. Иртәдән үк матур итеп киенгән, кулларына чәчәк букетлары тоткан балаларны күргәч күңелләр күтәрелеп китте.
Белем көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Якташларыбыз төзегән дәреслекләр” дип исемләнгән күргәзмә урнаштырылды. Быел, 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелүен исәпкә алып без анда төрле елларда туган телебезне өйрәтүдә кулланылган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен, укытучыларга тәкъдим ителгән методик ярдәмлекләрне тупладык. Безнең якташларыбыз Хәй Хисмәтуллин, Наҗия Саттарова, Мәрьям Хәсәнова, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин, Хәнәфи Бәдигый һәм башкалар катнашында төзелгән дәреслекләрне кулланып бик күп еллар дәвамында милләттәшләребез туган телебезне тирәнтен өйрәнгәннәр.
Белем “Әлифба” дан башлана. Ярты гасыр дәвамында татар һәм башка милләт балаларына туган телебездә укырга һәм дөрес итеп язарга өйрәткән “Әлифба” китаплары, язарга өйрәтү дәфтәрләре, башлангыч сыйныфлар өчен уку һәм татар теле дәреслекләре иҗат иткән Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың бәяләп бетергесез хезмәтләре белән күргәзмәдә якыннан танышырга мөмкин.
Күрәзмәне караучылар үзләре укыган дәреслекләрне танырлар, райондашларыбызның бу юнәлештә дә актив булганнарын белерләр. Бүген мәктәпләребездә туган телебезне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Һәркем үз туган телен белергә, балаларына һәм оныкларына өйрәтеп калдырырга тиеш. Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын иде.
Шәфигулла Гарипов
Безне мәктәпләрдә көтәләр
Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучылар һәм килгән кунаклар “Казан арты” тарих-этнография музее тәкъдим иткән күргәзмәне кызыксынып карадылар. Алар 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә якташ язучыларыбызның һәм тел галимнәренең туган тел турындагы фикерләре белән таныштылар. Укытучылыр анда үз мәктәпләрен тәмамлаучыларны, авылдашларын күреп горурландылар, безнең өчен дә кызыклы булган өстәмә мәгълүматлар сөйләделәр. Ә иң сөенечлесе, яңа уку елы башланып киткәч, бу күргәзмә белән үз мәктәпләренә чакырдылар.
30 август — Татарстан Республикасы көне
Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 30 август — Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә эшли. Анда Республикабызда һәм Казан шәһәрендәге уңай үзгәрешләр турында мәгълүматлар алырга, кызыклы китаплар белән танышырга мөмкин.
Сикертән авылында Татарстанның халык драматургы Галиәсгар Камал музее ачылды.
Арча муниципаль районы Сикертән авылында татар драматургиясенең йөзек кашы Галиәсгар Камал музее ачылды. Авылдашлар ярдәмендә, хуҗалык җитәкчесе Сәләхов Шәйдулла Имамович җитәкчелегендә төзелгән тарихи йорт ишекләрен ачты.
Бәйрәм чарасында ТР мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улы, Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Мөхәмәтова Алсу Фирдәүс кызы котлау сүзләрен җиткереп, мәдәният министрлыгы, район башлыгының бүләкләрен, рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Ачылыш тантанасыннан соң барлык кунаклар бәйрәм концерты карап хозурланып, Галиәсгар Камал музеена экскурсия ясадылар. Ачылыш кичәсендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчеләре, артистлары да катнашты.
Моннан 75 элек язылган истәлекләр
“Арча хәбәрләре” газетасының 6 август санында “Туганнары хәбәр бирсенннәр иде” дип исемләнгән мәкалә басылган иде. Аның авторы Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы Марс Яһудин 2015 елның 25 маенда музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булган иде һәм менә мәкаләне укыгач шул көн истәлекләре яңарды. Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин белән язучылар, журналистлар, артистлар, барысы 26 кешедән торган төркем белән очрашу безнең өчен бик зур истәлек буларак хәтердә калды. Анда якташларыбыздан Галиәхмәт Шаһи һәм Булат Сәлаховның булулары икеләтә куаныч булган иде. Без районыбызның күренекле шәхесләре турында сөйләгәндә кунакларыбыз аларны яхшы белүләрен, үзара аралашып һәм ярдәмләшеп яшәүләре турында сөйләделәр. Үз иҗатлары белән таныштырып, китапларын, җырлары тупланган дискларын бүләк иттеләр.
Безнең музейга кергән һәркемне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган экспозиция каршы ала. Марс Яһудин керү белән андагы экспонатлар белән танышты һәм: “Минем әтием, Нәфыйк Яһудин, 1946 елда Кушлавычта Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулуны билгеләп үтүне оештыруга җаваплы итеп билгеләнгән булган. Әти ул вакытта Әтнә районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән. Ул Кушлавыч авылы кешеләренең сөйләгәннәрен язып алган, мин ул язмаларны әтиемнең архивыннан таптым һәм үземнең китабыма керттем”, – дип сөйләгән иде. Марс Яһудин үзенең “Казлар очар су күреп” китабын музейга бүләк итте, анда әтисенең “Аның Тукай буласын белмәгәннәр” дип исемләнгән язмалары да урын алган.
Бу язмада Нәфыйк Яһудин авылга килгәч тә очраган аерым кешеләрнең, аларның исемнәре күрсәтелмәгән, фронтовик язучы Әнәс Галиевнең әтисе, ул вакыттагы Кушлавыч авылының мулласы Касыйм хәзрәт һәм аның хатыны Асия абыстайның, 72 яшьтәге Зиннәт абый Ситдыйковның Тукай турында сөйләгәннәре бирелгән.
***
Кушлавыч авылының кешеләре ачык йөзле һәм күңелле кешеләр икән. Менә авылга җитәр-җитмәстән үк миңа олы гына яшьтәге бер апа очрады. Ул сыерын һәм сарыкларын кардан әрчелгән үләнгә чыгарган.
Тукай турында сорау биргәч тә апаем кинәт җанланып китте. Башта мин уен-көлке белән генә:
- Апай, бу авылдагы Тукай дигән кешене беләсезме сез? – дип сорадым.
Ләкин ул җитди һәм ипле генә уйланып җавап бирде:
- Тукай… Ул бит, энем, бу авылда күптән тормый инде. Ул патша заманында ук үлгән бит. Һай, ул үлмәгән булса-а! Тагын әллә нәрсәләр язып бетергән булыр иде.
***
1946 елда, моннан 75 ел элек, Тукайның туган авылы Кушлавычта Нәфыйк Яһудинга ниләр сөйләделәр икән, ул истәлекләр һәркем өчен дә кызыклы булыр. “Казлар оча су күреп” китабы белән “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә танышырга мөмкин.
Шәфигулла Гарипов
Әйдәгез, бергәләп карыйк
Бүген , 19 август – Бөтендөнья фотография көне. Беренче фотосүрәт ясау мөмкинлеген 1839 елның 19 августында ачыклыйлар. Фотоларда тарих саклана һәм киләчәк буыннарга барып җитә. Шул уңайдан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә кызыклы экспонатлар булып сакланган фотоларны тәкъдим итәбез.
Шәфигулла Гарипов
Якташыбыз Наил Касыймның туган көне
Һәркемгә яхшы таныш булган “Су буенда учак яна”, “Ак яулыклы әнием “, “Их, Арча читекләре!”, “Туй күлмәге”, “Ашытбашым” һәм башка яраткан җырларыбызның сүзләрен язган якташыбыз Наил Касыйм бүген туган көнен билгеләп үтә.
Наил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында районыбызның Ашытбаш авылында туа. 1970 елда Ашытбаш сигезъеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. Ул 1972-1977 елларда Казан төзелеш институтында укый һәм 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992-97 елларда Наил Касыйм Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә, 1997-1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара. 2005 елдан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында бүлек мөдире булып эшли, бүгенге көндә лаеклы ялда.
Кайда гына яшәсә дә, нинди генэ эштә эшләсә дә, Наил Касыймның шигърияткә мәхәббәте сүрелми. Ул татар поэзиясендә җырчы шагыйрь буларак танылу ала. Наил Касыймның җырларының сүзләре “Яраткан җырлар” җыентыгында һәм башка китапларда, газета-журналларда даими басылып килә. 1993 елда “Су буенда учак яна”, 1996 елда “Күңелем каршыңда тезләнде…”, 2013 елда “Күңелем кояшы”, ә 2020 елда шигырьләре һәм җырлары тупланган “Су буенда учак яна “ дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре һәм тамашачыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән аеруча популяр җырлары тупланган бу китапны әдәбият һәм сәнгать сөючеләр бик җылы кабул иттеләр. Аның шигырьләренә язылган җырлар күренекле артистлар башкаруында төрле конкурсларда һәм бәйгеләрдә югары бәяләнә, халык тарафыннан яратып кабул ителә.
Наил Касыйм – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 елда татар әдәбиятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпъеллык иҗади эшчәнлеге өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем, 2017 елда Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе бирелде. Бүгенге көндә Наил Касыйм гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши һәм иҗат итә.
Август ае – җәй ахыры,
Ә көзнең инде башы.
Сүрелә башлый, сүрелә
Алтын таҗ – җәй кояшы.
Йолдызлы келәм эчендә
Асыл таштай тулган ай!
Август – айларның патшасы!
Август ул – мин туган ай…
дип яза Наил Касыйм үзенең туган көне турында.
Наил Касыймның шигырь килеш үк җыр булып яңгыраган әсәрләре дә, зур фәлсәфи мәгънәгә ия кыска шигырьләре дә бик күп. Киләчәктә дә Наил Касыйм безне, әдәбият сөючеләрне һәрдаим куандырып торыр, каләме бертуктамый язар да язар дип ышанабыз. Ихлас күңелдән якташыбыз Наил Касыймны гомер бәйрәме булган туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, яңа иҗат уңышлары телибез.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Бүген Вакыйф Нуриев туган
Бүген язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән якташыбыз Нуриев Вакыйф Вәкил улының туган көне.
Ул 1958 елның 17 августында районыбызның Сеҗе авылында туа.Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Бишенче курста укыган вакытта “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли, 1980 елда университетны тәмамлагач, корреспондент була. Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.1987-1990 елларда Вакыйф Нуриев – Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире була. 1990 елда аны яңа оешып килгән “Шәһри Казан” редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. 2000-2007 елларда “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналларының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып сайланды. Ә бүгенге көндә Вакыйф Нуриев “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.
1980 еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф Нуриев “Сабантуй”, “Шәһри Казан” газеталарында, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Чаян” журналларында басылган бик күп кызыклы хикәяләр авторы. 1991 елда аның “Бүре кадәр бүрек” дигән хикәяләр җыентыгы, 2003 елда “Җәйгә кайда рәхәт?”, 2005 елда “Ана догасы”, 2007 елда “Җиденче палата”, 2003 елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган “Татар балалар әдәбияты”, 2012 елда рус телендә “Седьмая палата”, 2018 елда “Ни хәлең бар, балам?..” китаплары дөнья күрде. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши һәм иҗатын дәвам итә.
Вакыйф Нуриев үзен беркайчан да, беркемнән дә өстен куймый, гадилеге, журналист буларак һәркем белән уртак тел таба белүе белән аерылып тора. Районыбыз мәктәпләрендә, китапханәләрендә аны көтеп алалар, очрашулырда ул бик теләп катнаша. Туган авылы белән даими элемтәдә тора, Сеҗе авылы халкының хөрмәтле кешесе ул. Ул үзенең “Әбиемә – әфлисун” повестенда, Кесмәс ягы язучыларына хас булганча: “И туган як! Муенына – камыт, иңенә ыңгырчак суктырса да, кәҗәләнми эшләп йөргән талымсыз атларың, юеш танаулы мәхлук бозауларың, син килгәндә капка астына кереп кача, киткәндә артыңнан өреп кала торган мактанчык көчекләрең, яз җылысын тансыклаган иркә мәчеләрең истән чыкмый”,- дип яза.
Без якташыбызны туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының, туганнарының, дусларының ихтирамын һәм игътибарын тоеп гомер итүен, киләчәктә дә безне яңа әсәрләре белән куандырып яшәвен телибез.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Музеебыз ишекләре һәркемгә ачык
Бүген музеебызда “Өмет чаткысы”нда тәрбияләнүче сәламәтлекләре чикле балалар экскурсиядә булдылар. Арча тарихы, музейдагы экспонатлар белән якыннанрак танышырга теләүләре музей хезмәткәрләрендә соклану уятты. Һәрбер бала экскурсияне игътибар белән тыңлады.