“Мин сезнең авылдашыгыз…”

Төшке аш вакытында ят номер белән телефоным чылтырады. Кайвакыт телефон бер генә мәртәбә чылтырап туктый. Мондый шалтыратучыларны мошенниклар дип әйтәләр. Шуңа күрә телефонны кайвакыт алмыйм. Ә бу юлы телефон озак чылтырады. Алдым. “Исәнмесез, бу Гөберчәкме?“– ди шалтыратучы. “Исәнмесез. Әйе. Гөберчәк. Ә сезгә кем кирәк?” – дим мин дә. “Миңа Халидә кирәк иде”, – ди тавыш. “Мин инде ул. Сез кем соң?” “Мин – Красноярск өлкәсе, Назарово шәһәрендә яшәүче авылдашыгыз Флера апагыз”. Мин бер мизгелгә шаккатып, тын да алмыйча басып тордым. Әллә кайларда яшәүче ханым минем телефон номерен кайдан тапты икән? Исемемне дә төгәл әйтә. Менә сиңа, мә. Мине чит җирләрдә белмиләр дип яшә син!

Флера апа саф татарча сөйләшә. Шунысына сокландым.

-1949 елда әнием Саҗидә биш баласын алып Ерак Көнчыгыш якларына вербовка белән чыгып киткән. Тормыш, күрәсең, бик авыр булгандыр. Миңа ул вакытта алты яшь тирәсе, иң өлкәнебезгә уналты яшь булган. Әтиебез Заһретдин сугыш чорында хәрби заводта эшләп кайтып, 1945 елда вафат булган. Ул авылда җирләнгән.  Мин – Мөсәгыйть оныгы. Без элегрәк авылга машина белән кайтып килә торган идек. Галия апаларда кунак булып, зиратларга кереп, авылны күреп кайта идек. Хәзер олыгайдык, алай кайтып йөреп булмый. Иртә белән торуга телевизорны кушып куям, ТНВ планета каналын көне буе карыйбыз. Сагынуларны шуның белән басабыз. Яшь барган саен туган яклар сагындыра, җан тартыла. Ирем Саба районыныкы. Ярый әле әни әйткәнне тыңладым, татар егетенә кияүгә чыктым, – ди Флера апа шатлыклы хисләр белән. – Казанда да туганнарыбыз күп. Алар белән дә аралашып яшәдек. Үзебезнекеләр бит! Мөхәммәт абыйның әсәрләрен укып яшибез, берничә китабын сатып алып килдек. Ул безнең гаиләнең читкә чыгып китүе хакында да язган. Китапларны балаларыбыз да укый. Ләкин гаиләбез турыда язган китабы бездә юк.

Флера апаның сөйләгәннәреннән чыгып, Мөхәммәт абыйның әсәрләре берәм-берәм күз алдыннан үтте. Һәм “Ачы тәҗрибә” әсәрендә андый гаиләләр хакында язуы искә төште. Ул әсәрне тиз генә кулыма алып, актарырга тотындым. Чыннан да, бу әсәрдә Заһретдин (әсәрдә аны автор Заһри дип кенә яза, элек исем кыскартып сөйләшүләр еш очраган) гаиләсенең авылдан ничек чыгып китүе хакында язылган. Флера апаның нәкъ шул әсәрне кулына тотып укыйсы, ул китапны балаларына-оныкларына мирас итеп калдырсы килгән ахры дип уйладым. Бу турыда аңа хәбәр биргәч, ул китапны каян табып булуын да сорашты. “Ачы тәҗрибә” әсәре 2019 елда басылып чыккан Мөхәммәт Мәһдиевнең ун томлыгының бишенче китабына кертелгән. Хәтта битләренә кадәр Флера апага әйттем. Ул нык куанды. Җәй көне ире туган ягы Саба районына кайтачагын, китапны сатып алачагын белдерде. Менә нәкъ шул вакытта ул үзләренең гаилә тарихы яәзылган китапны кулына алачак һәм кадерләп саклар диеп уйлыйм.

Флера апа белән сөйләшкәч, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәүче Әлфия апа Галимова күз алдыма килде. Ул да бит Мөсәгыйть бай нәселеннән. Авыл кешеләре турында истәлек-хатирәләр барлаганда Әлфия апа бабасы турында байтак мәгълүмат туплап биргән иде. Менә ул бабасы турында нәрсәләр яза:

-Үткен карашлы, зирәк акыллы Мөсәгыйть бай авылның старостасы булып тора. Үз гомерендә ул ике мәртәбә өйләнә: беренче никахтан биш, икенчесеннән өч баласы туа. Бабайның биләмәләре авылның югары очында була: ашлык тулы амбарлар, келәтләр, ат, сыер абзарлары… Димәк, бик тырыш кеше булган дигән сүз. Гаилә игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. Мөсәгыйть бабай бик кырыс, тәртип яраткан. Балаларын да шул юнәлештә тәрбияләгән. Хезмәт сөючән, тормышның кадерен белергә өйрәнеп үскән Мөсәгыйть балалары бервакытта да югалып калмаганнар, һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Бабайның ике никахыннан туган балалар үзара дус-тату, аралашалар, олыгайгач та яхшы мөнәсәбәттә яшиләр. Илебездә барган вакыйгалар – Беренче бөтендөнья, гражданнар сугышы, революция, ачлык еллары, колхозлашу бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Җитмәсә, авыл мулласы белән староста арасындагы мөнәсәбәт тә киеренкеләнә. Вакыйгалар агышы бабайның байлыгына да кагыла. Мөсәгыйть бабайның икенче хатыныннан туган Галия, Гыйльмулла Заһретдин булган. Гыйльмулла абый Иске Му авылында колхоз рәисе булып эшли. Гаилә корып, балалар үстерә. Колхоз рәисе булса да, алар бик фәкыйрь яшиләр, чөнки репрессия елларының шаукымы көчле була. Колхозлар оешканда бабайның малы колхозга алына. Малайларына булышу мөмкинлеге булмаган. Күрәсең. Кешеләр авылдан читкә күченеп киткән чорда Гыйльмулла абый да гаиләсе белән чыгып китә. Ә Заһретдин абый вафат булгач, хатыны Саҗидә апа биш баласын ачтан үтермәс өчен, чөнки алар да бик юклык белән яшәгәннәр, читкә китә. Шулай алар исән калганнар. Ә Мөсәгыйть бабай вафат булган, аны авыл зиратына җирләгәннәр.

Мөсәгыйть байның балалары арасында иң олысы Галия апа. Ул – Әлфия Нәкыйп кызының дәү әнисе. Гомер юлында бик күпне күргән хатын. Ире Бөек Ватан сугышында һәлак булып, биш бала белән тол кала. Балаларын үз үрнәгендә хезмәт белән тәрбияләп үстерә. Һәркайсы тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файда китерү өстендә эшли, балалар үстерә. Авылда Галия апа ак әби булып саналды. Ул бик тә дини кеше икәнен хәтерлим. Сап-сары бүрәнәле агач йортта яшәгән Галия апа янына әбием белән баргалап йөргән чаклар истә. Әбием белән, сугыш аркасында тол калган хатын, аларның сөйләшү темасы бер иде, нык аралашып яшәделәр. Ак әбинең ике яклы, ап-ак олы мичле йорты, яшел чирәмле ишек алды бүген дә күз алдында тора. Галия апа әтисенең шөгылен нәсел мирасы итеп, умартачылык эшен дәвам итә. Уңган, тырыш, чиста-пөхтә, мөлаем Галия Мөсәгыйть кызы телефоннан миңа чылтыраткан Флера апаларны кунак итеп, туганлык җепләрен беркетеп торучы кеше булган. Белүемчә, Мөсәгыйть байның нәсел дәвамчылары бүген авылда юк. Ләкин истәлекләр барлаучы, хатирәләр яңартучылары читтә яшиләр, зиратка кайтып, үлгәннәрне искә алып, каберләрен чистартып, чардуганнарын буяп китәләр.

Чит җирләрдә яшәүче авылдашым белән берничә минут эчендә  телефоннан сөйләшү күңелдә никадәр хатирәләрне яңартты. Быел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Флера апа шушыңа тере мисал булып санала дип уйлыйм. Гомерен чит җирләрдә үткәреп тә туган телен онытмаган, аңа хыянәт итмичә, саф татарча сөйләшкән сугыш чоры баласы Флера Заһретдин кызы туган телне мирас итеп балаларына, оныкларына калдырачагына иманым камил. Мондый кешеләребез күп булып, туган телебез саклансын, баесын, югалмасын иде дигән теләктә калам.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Эх күңелле балачак… (1 июнь-балаларны яклау көне)

«1 июнь-балаларны яклау көне» уңаеннан «Казансу» паркында тарихи квест үткәрелде

Балалар — безнең киләчәгебез («Доброе слово другу» #1июняРТ)

«Доброе слово другу»

#1июняРТ


Мәктәпләребез – белем учагы

                                                                2021 ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

 

 

 

                                           Авылымның күрке,

                                           Изге белем йорты.

                                                                     Мәктәбем син минем, мәктәбем.

                                            Синдә белем алдык,

                                            Хәтта сизми калдык

                                                             Дүрт ел вакыт үтеп киткәнен.

                                            Газиз әнкәй кебек,

                                            Яратып һәм сөеп

                                                                Белем бирде безгә апабыз.

                                            Озын юллар үтеп,

                                            Үсеп буйга җитеп,

                                                               Сезнең ышанычны акларбыз.

                                            Сау бул!, – дип дәшәмен

                                            Кадерле мәктәбем.

                                            Синдә узды безнең балачак.

                                            Үтсә дә күп еллар,

                                            Синдә укыган чорлар

                                            Күңелләрдә мәңге калачак!

                                             Нур булып балкыйсың,

                                      Авылым үрендә.

                                             Мәктәбем – гөлбакчам,

                                             Син йөрәк түремдә!

                                             Күңлемдә ихтирам

                                             Һәм рәхмәт хисләре.

                                             Беркайчан онтылмас

                                                                                                                                                                                     Пешәнгер мәктәбе!, – дип язган үзе укыган башлангыч мәктәп турында Рания Галәветдинова. Әйе, бу көннәрдә кемдер  башлангыч, тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый һәм укуларын башка мәктәптә дәвам итә. Ә инде унберенче сыйныфны тәмамлаучылар югары уку йортларына керә, кайберләре эшкә урнашып, читтән торып белем алуны дәвам итә.

      Май аеның соңгы көннәре мәктәпләрдә укучы һәркем өчен, ә инде чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бигрәк тә җаваплы чор. Бу көннәрдә белем учакларында дәресләргә дәшеп соңгы кыңгырау чыңлады. Укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә зур сынауга әйләнгән 2020-2021 уку елы тәмамланды. Уку елы дәвамында мәктәп сыйныфларында да, дистанцион рәвештә дә белем бирү дәвам итте. Шаулап узган “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән соң тугызынчы һәм унберенче  сыйныф укучылары өчен имтиханнар бирү башланды. Уку елы тәмамланган вакыт үзенә күрә бер шатлыклы да моңсу да мизгел. Быел табигать тә аларны котлады кебек, сирень һәм шомырт агачлары шау чәчәктә, хәтта тюльпаннар да өлгереп укучыларны бәйрәм белән котлады. Ул көнне ак алъяпкычлар япкан, чәчәк букетлары тоткан кызларны, пөхтә итеп киенгән егетләрне күреп һәркем мәктәптә укыган елларын искә төшереп сыйныфташларын, бер парта артында утырган дусларын, укытучыларын искә төшереп мәктәп елларындагы хатирәләрен яңарткандыр.

      Хезмәт ветераны  Миләүшә ШәйхетдиноваСоңгы  кыңгырау” шигырендә үзе укыткан укучыларын күңелендә яңартып, алар белән бергә узган мизгелләрне искә төшереп түбәндәге фикерен җиткергән.

                                                         Саубуллашу булмый очрашмыйча,

                                    Очрашу да әле тиз кебек.

                                       Әллә унбер, әллә бер генә,

                                      Үтмәде бит никтер сизелеп.

                                   Ак кәгазьгә таяк сыза сабый,

                            Тотам нәни кулын иелеп.

                                  Һәрбер хәреф, һәрбер сүзенә

                                         Мин карыймын аның сөенеп.

                                            Шул ук класс, шул ук парталар да,

                                         Сабыйлар да шул ук кебекләр.

                                         Күңелемдә сабый булып калган,

                                  Саубуллаша үсмер егетләр.

                        Ак юл телим сезгә, бәхет телим,

                  Күңелемнең изге җырлары.

                   Зур тормышка сезне чакыра

                         Кыңгырауның соңгы чыңнары.

       Күптән түгел безнең арабыздан киткән якташыбыз, шагыйрь, укытучы- галим, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигый үзенең  “Мәктәбем” шигырен язып үзе укыган Мөрәле, Сеҗе мәктәпләренә мәдхия укыган.

                                                           Һәр көн иртән каршылыйсың безне,

                                          Тирә-ягың матур нур чәчә.

                                          Гүя синең якты тәрәзәләр,

                                          Хуш килдегез, диеп эндәшә.

                                                         Ераклардан балкый таныш утлар,

                                          Ул бит безнең күңел кояшы.

                                          Маяк булып, мәңге сүнми яна,

                                          Мин һәркемнең тугры юлдашы.

                                                         Танымаслык булып үзгәргәнсең,

                                           Хәзер монда бар да өр-яңа.

                                             Ә шулай да без укыган мәктәп

                                           Иң кадерлесе ул дөньяда.

                                     Аерса да тормыш дулкыннары,

                                            Тик онытылмый мәктәп еллары.

                                          Алып кайта таныш сукмакларга

                                           Ераклардан гомер юллары.

      Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар биреп, үзләре теләгән һөнәрне сайлап укуларын дәвам итү турында уйласалар, калган балалар ялларын төрле юнәлешләрдәге лагерьларда ял итеп, авылга әби-бабайлары янына кайтып булышып, балык тотып, су коенып, комда кызынып үткәрәчәкләр. Иң мөһиме һәр бала сентябрьгә кадәр көч һәм энергия туплап өлгерсен иде. Шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи “Авылга” шигырендә нәкъ әнә шул турыда язган.

                                                Хуш, мәктәп, дип көзгә кадәр

                                    Таралыштык өйләргә.

                                        Җәйдә нәрсә эшләгәнне

                                  Сентябрьдә сөйләргә.

                             Кем лагерьга, кем Кырымга,

                 Кемдер Дубайга китә.

               Мине әтинең авылы,

         Анда әбием көтә.

                          Нигә миңа чит-ят җирләр?

                                                Монда да шул ук кояш.

                                                Ул әле оста рәссам дә,

                                                 Кулында төрле гуашь.

                 Әби белән җиләклектә

                Икәү җыярбыз җиләк.

                Авылда эш бетә мени,

                   Тик булсын гына теләк.

      Укучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә җәй көннәрендә сау-сәламәт булып, уйлаган эшләрен тормышка ашырып, киләсе уку елында да белем учагы булган мәктәпләребездә очрашып белем алуны дәвам итәргә язсын. Аларның барысын да уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз, уңышлы яллар телибез.

Аның иҗаты – тормыш мәктәбе

20 май көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда язучы, журналист Радик Фәизовның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Аның иҗаты – тормыш мәктәбе” дип исемләнгән искә алу кичәсе булды. Язучының тормыш иптәше Дамира апа һәм кызы Светлана алдан ук килеп музейда урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар. Дамира апа Радик абый Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле һәрбер экспонатны кулына алып карап күңелендәге истәлекләрен яңартты. “Мине, Арчада медсестралар курсын бетергәч, Радикның туган авылы Дусымга эшкә җибәрделәр. Без шунда танышып гаилә кордык, аннан соң Магнитагорскийда яшәдек, 1965 елда Арчага кайтып урнаштык. Мин озак еллар балалар бакчасында мөдир булып, ә Радик район газетасында тырышып эшләдек. Ул миңа да, кызларыбыз Венера, Светлана, Лирага да бик игътибарлы булды, яратты. Без дә аңа эшендә дә, иҗат белән шөгыльләнергә дә мөмкин булганча ярдәм иттек. Күргәзмәгә куелган китапларына кертелгән, газета-журналларда басылган һәрбер хикәясе, юморескалары миңа бик якын, алар белән беренче булып мин танышып бара идем. “Яшьлек юллары”, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” китаплары басылып чыккач Радикның шатлануы, туганнарга һәм дусларына бүләк итүе әле дә күз алдымнан китми. Аннан соң да һәрбер чыккан китабы аның өчен зур куаныч булды. Мин “Ике әни” әсәрен укып әле дә аның яшьлеген, сугыш елларында күргән авырлыкларын искә төшереп Радикның түземлегенә, кеше буларак нык, чиста күңелле, ярдәмчел булып калуына сокланам. Менә бүген күп еллар дәвамында Радикның башкарган хезмәтләрен бергә туплап күргәзмә оештырганыгыз өчен музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм,”– ди Дамира апа күргәзмә янында.

Искә алу кичәсе музей хезмәткәре Алисә Галимҗанова башкаруында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры белән башланды. Аннан соң Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музей-филиалы җитәкчесе Халидә Габидуллина моннан 20 ел элек шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимов тарафыннан язылган шигырен сөйләде. Ул аны якташы, якын дусты Радик Фәизовның 70 яшьлек юбилеена багышлап язган булган. Кичәдә Вәзыйх Рәхимовның тормыш иптәше Саҗидә апаның катнашуы безнең өчен зур куаныч булды.

Арча педагогия көллиятендә урнашкан “Әлифба” музей филиалы җитәкчесе Дамир Таҗиев, Радик абыйның үз куллары белән язган автобиографиясе белән таныштырды. Радик Фәизов сугыш чоры баласы. Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышы бик күп балаларның балачагын урлый, аларны вакытсыз олыгаерга мәҗбүр итә. Радик Фәизовның “Ике әни” автобиографик повестенда сугыш еллары турында күп мәгълүматлар бирелгән. Музей хезмәткәрләре Гөлүсә Хаҗиева шушы әсәрнең “Үз әниебез” хикәясеннән, Ирина Синичкина әтисенең сугышка китү вакыйгасын сүрәтләгән өзекләр белән таныштырдылар. Кичәгә килгән, шул чор авырлыкларын күргән күренекле шәхесләребез, сугыш чоры балалары, бу чыгышларны күз яшьләре белән тыңладылар.

Авылдашы, сыйныфташы, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сабиров Наил Закир улы Радик абыйны бик якыннан белгән. “Без ун ел бергә укыдык, яхшы укучылар буларак безне укытучы итеп калдырдылар. Аннан соң икебез дә югары белем алдык, гомер буе үзебез дә, гаиләләребез дә дус, тату булып яшәдек. Радик чын тормыш кешеләре турында мәкаләләр язды, берсеннән-берсе кызыклы хикәяләре белән танылып Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Ул олпат язучылар белән аралашты. Мәктәптә укыганда ук аның язучы булачагын укытучылар әйтә килделәр, Радик башта шигырьләр язды, аннан проза әсәрләре белән мавыкты. Аны авылдашларыбыз да бик хөрмәт иттеләр. Туган авылым Дусымның мәдәният йортында Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей ачтык һәм ул уңышлы эшләп килә”,– дип сөйләде сыйныфташы турында хатирәләрен яңартып.

Дусым авылы мәдәният йорты директоры, “Радик Фәизов” музее җитәкчесе Гөлшат Раупова авылдашлары Радик Фәизовны олылап килгән һәм ул музейда төрле юнәлешләрдә уңышлы эш алып барулары турында сөйләде.

Радик Фәизов 1965 елдан 1992 елга кадәр районыбызның “Коммунизмга”, ә аннан соң “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшли. Очрашуда аның белән бергә эшләгән, озак еллар газетаның редакторы булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгат Гомәров, бүгенге көндә газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин һәм редакциянең хатлар бүлегендә эшләгән Сәетҗан Хәкимҗанов катнаштылар. Алар Радик Фәизовның үзенә һәм хезмәттәшләренә бик таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел булуын искә алып төрле кызыклы вакыйгалар сөйләделәр.

Радик абый Фәизов әдәби китаплар күп укыган, газета яңалыклары белән танышып барган, үзәк китапханәнең даими укучысы булган. Арча үзәк китапханәләр системасы директоры Эльвира Вафина шул хакта сөйләде, үзенең дә Радик абыйның иҗаты белән кызыксынып баруын белдерде. Китапханә хезмәткәрләре “Галәм кызы” фантастик хикәясен сәхнәләштереп, ә Рилә Габдрахманова “Туган авылым” җырын башкарып Радик Фәизовка карата булган олы ихтирамнарын һәм хөрмәтләрен белдерделәр.

Радик Хәбибрахман улы озак еллар укучылар һәм яшьләр белән “Тукай якташлары” әдәби түгәрәге алып барган. Бик күпләр аның ярдәмендә язучы буларак танылганнар. Язучы, галимә, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе Гүзәл Әдһәм шуларның берсе буларак кичәдә катнашты. Ул Радик абыйны мәктәп елларыннан ук белүен, беренче мәкаләләренең район газетасында басылып чыгуына аның зур ярдәме булуын әйтеп үтте. Язучының “Тимер чәчәк” әсәре белән танышканнан соң, бигрәк тә телевидение аша бу әсәрне сәхнәләштереп күрсәткәннән соң остазының иҗаты белән кызыксынуы турында сөйләде.”Мин бу кичәгә бик теләр кайттым. Арча педагогия көллиятендә укыганда Радик абый белән еш очрашырга туры килде. Ул миңа, сеңлем, яз, синдә өмет бар, дия иде. Радик абыйның тормыш иптәше Дамира апаны күрү дә насыйп булды”,– диде ул горурланып. Гүзәл Әдһәм үзенең беренче язган хикәясен сөйләде, ә улы Айзат Шакиров бәйрәмдә катнашучыларга татар халкының онытылмас җырларын бүләк итте.

Арчада яшәп озак еллар дәвамында Радик Фәизовны якыннан белгән, үзе дә сугыш чоры авырлыкларын күреп үскән хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев:” Радик Хәбибрахман улы мин белгән шәхесләр арасында иң уңай сыйфатларга ия булган, чын мәгънәсендә дустым дип атый торган кеше иде. Аның белән без төрле темаларга әңгәмә кора идек, үзенең тирән белемле булуы, кешеләрне тыңлый белүе белән аерылып торды. Ул шахмат уйнарга яратты, китапханә хезмәткәрләре күрсәткән өзекне карагач, аның белән озаклап шахмат уйнаган мизгелләр искә төште. Аның әсәрләрен мин әле дә кабат-кабат укыйм. Минем уйлавымча, киләчәк буыннар да аның әсәрләре аша тарихи чынбарлыкны өйрәнерләр”,– дип якын дустын искә алды.

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова укытучы булып эшләгәндә Радик Фәизов әсәрләрен укучыларга өйрәтүе, язучының үзе катнашында ачык дәресләр, тәрбия чаралары үткәрүе турында истәлекләрен яңартты. Радик абый башлаган эшнең дәвамлы булуы, яшьләрнең иҗатка тартылуларын әйтеп үтте.

Радик Хәбибрахман улының кызы Светлана килгән кунакларның чыгышларын тыңлаганнан соң аларга һәм музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде. “Әнием Дамира да, минем кыз туганнарым Венера белән Лира да әтиебез белән горурланып яшибез. Ул кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәт итте, гаиләбезне олылап, барыбызга да терәк булып яшәде. Бүгенге көндә әнием белән бергә яшибез, аның турында сөйләшмәгән көнебез юктыр. Музейга килгән саен аның белән очрашкан кебек булам, киңәшеп тә алам”, – дип күңелен бушатты һәм “Ике әни” повестеннән өзек укып кичәдә катнашучыларны да уйланырга мәҗбүр итте.

Кичәне йомгаклап “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова: “Язучы, күренекле журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге иясе Радик Фәизовны искә алу кичәсен без “Аның иҗаты – тормыш мәктәбе” дип атадык. Дөрестән дә Радик Фәизовның үзенең тормыш юлы да катлаулы һәм төрле вакыйгаларга бай. Аның язган әсәрләре дә тирә-ягыбызда булган тырыш хезмәт кешеләре турында язылган. Ул аларны тормыштагы куанычлы да, кызганыч та булып кешеләр хәтерендә сакланып калган мизгелләрне, киләчәк буыннарга әйтеп калдыру максатында язган. Радик Фәизовның язганнарын укып һәркем үзе җавап таба алмаган сорауларга аңлатма таба ала. Чөнки аның язмалары уйланырга да, хыялланырга да, кирәгенчә тәрбияләнергә дә мөмкинлек бирә. Бүгенге кичәдә катнашкан Арча педагогия көллияте студентлары киләчәктә Радик абыйның иҗатын балаларга өйрәтү өчен бик күп мәгълүматлар алганнардыр. Без, музей хезмәткәрләре, Радик Фәизовның иҗатын өйрәнүне , аның турында истәлекләр туплауны дәвам итәрбез”,– диде һәм кичәдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

 

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сакланучы “Истәлек язмалары” китабында: “Арчада әдәбият һәм сәнгать музее ачылу – бу бит гаять зур, кирәкле эш. Үзебезнең төбәктән чыккан язучылар һәм сәнгать эшлеклеләрен мәңгеләштерә бит ул. Безне гасырларга, оныкларга алып бара. Бу дөньяда безнең эзне калдыра”,– дип язган Радик Фәизов.

Казан арты” тарих-этногрыия музее -директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

“Аның иҗаты – тормыш мәктәбе”

Буген якташыбыз, үзенең тормышчан, юмористик, фантастик хикәяләре белән татар әдәбиятында үзенең онытылмас эзен калдырган Радик Хәбибрахман улы Фәизовны искә алу кичәсе булды. “Аның иҗаты – тормыш мәктәбе” дип исемләнгән очрашу кичәсенә Радик Фәизовның туганнары, аны якыннан белгән, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары җыйналды. Һәрберсе язучы, якташыбыз турында якты истәлекләре белән уртаклашты. Кичәбез кунакларына  Радик Фәизовның әсәрләреннән күңелгә үтеп керерлек өзекләр музей, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан җиткерелде.

18 май – Халыкара музейлар көне

Монда ниләр генә җыелмаган:

        Сукыр лампа, бишек, шөшлеләр…

Авыл өйләренең чормалары,

Әйтерсең лә музей төслеләр.

    Бер почмакта җиз самовар тора,

Медальләрен тузан каплаган.

          Күпме җырлар җырлап онытылган,

 Күңел аның җырын саклаган.

        Яңа чорның җырчылары да башка,

                                          Газга чәйнек кенә куябыз.

           Тормыш тора капма-каршылыктан,

 Нидер тапсак, нидер җуябыз.

 Киштә ярыгына кыстырылган

 Бер төргәк кәгазьне сүткәлим.

           Бабам язган, тик мин укый белмим,

Моның өчен кемгә үпкәлим?

 Икебез дә татар, Рәсәй мине

Әвәләде белмим кем итеп?

       Ахыры аңа тынгы бирмәгәндер

   Бабам киеп йөргән күн итек.

        Казан җирен басып алып, Иван

    Күн итеген аның салдырган.

             Бар байлыгын талап татар халкын

  Тишек чабатага калдырган.

     Вакыт монда гүя туктап тора,

     Катлам-катлам еллар тузаны.

   Узган гомер кая китә дисәм,

                                            Чормаларда икән узганы.

 

Районыбызның Шура авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһиның “Чормада” шигырен укыгач, һәркем балачагын, туып-үскән йортын, бигрәк тә элек кулланышта булган әйберләр саклана торган чорманы күз алдына китереп уйланып та, моңланып та алыр. Ул әйберләрнең күпчелеген бүгенге көндә музейларда гына очратып була. Без, музей хезмәткәрләре буларак, килгән кунакларыбызның андый экспонатлар янында туктап бу безнең өйдә дә бар иде, әти-әниләребез шуларны кулланып безгә ашарга пешерделәр, киемнәр тектеләр, тормыш-көнкүрештә кулландылар дип сөйләгәннәрен еш ишетәбез.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Музей тарихи, табигый, техник һәм башка экспонатларны, сәнгать әсәрләрен җыя, туплый, саклый һәм күргәзмәгә куеп халык хозурына тәкъдим итә торган махсус оешма һәм әлеге экспонатлар тупланган урын, бүлмә, бина”,– дигән фикер әйтелгән.

1977 елдан башлап 18 майда – Халыкара  музейлар көне, музей хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Безнең районда Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта шагыйрьнең музей-йорты, Яңа Кырлайда Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы,  Арча шәһәрендә “Казан арты” тарих-этнография музее, аның филиаллары буларак Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев  һәм Арча педагогия көллиятендә “Әлифба” музее, Яңа Сала мәктәбендә Гомәр Бәширов, Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов, Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани, Күлтәс авылында Шәмсетдин Күлтәси, районыбыз мәктәпләрендә туган якны өйрәнү музейлары  төбәгебезнең тарихи һәм мәдәни мирасын барлау, саклау һәм халыкка җиткерү өстендә максатчан эш алып баралар.

Музейлар элек-электән яшь буынга рухи, патриотик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе бирү вазифасын үти. Киң карашлы, үз эшенә нык бирелгән педагоглар укучыларын музейга еш алып киләләр. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштыралар. Мондый чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә, дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала.

 

Арча шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче шагыйрә Роза Шәйхетдинова “Музейларда” шигыре белән, музейдагы экспонатларны үз күзләре белән күргән кеше буларак, яшьләргә аңлатып кадырырга тели:

                                              Без идек ул, без идек шул,

                                             Чабата, башмак кигән.

 Нигә икән бу фәкыйрьлек

                                             Безнең буынга тигән?

                                              Аякларда хәзер түфли,

Бик тиз генә тузмыйлар.

   Чабата, башмакны саклый

 Хәтер йорты – музейлар.

     Музей түрләрен “бизиләр”

                                              Без кигән чабаталар.

 Күзләребез нурын алган

 Җиделе, унлы лампалар.

      Без йоклаган тал бишекләр,

                                              Яткан кабык арбалар,

    Безнең чор тарихы булып,

                                              Музейларда калалар.

 Ай-һай, авыр иде ул чак,

                                              Игенченең хезмәте.

  Бу коточкыч хезмәтне дә

                                              Заманыбыз үзгәртте.

Музейларда гына хәзер

                                               Тубаллар, чабагачлар.

    Киле һәм ярма яргычлар,

                                                Өчаяк, табагачлар.

         Музейлар саклыйлар шулай

Күгәргән, каралганны.

Тарих өчен кирәклене,

Тишелгән, ямалганны.

  Патефон, керосинкалар,

  Җиз һәм агач табаклар…

Гасырлар серен ачалар

                                               Андый экспонатлар.

  Дәверләр хәтере булып,

  Саклана анда тарихлар.

      Андый “тере” дәлилләрне

                                             Сакламый бит архивлар.

         Музей хезмәткәрләре бәяләп бетергесез хезмәт башкара, музейга килүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен искә алып төрле темаларга кызыклы экскурсияләр, музей дәресләре оештыралар, бәйрәмнәргә, күренекле шәхесләребезнең юбилей даталарына карата бай эчтәлекле күргәзмәләр куялар, халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, туган тел турында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәләр. Гомүмән, музейларда экспозицияләргә куелган һәм фондларда саклана торган экспонатларны халыкка күрсәтү, аларның тарихы белән таныштыру, кызыклы мәгълүматлар бирү юнәлешендә интернет ресурслар киң кулланыла, “Арча” радиосы һәм “Арча хәбәрләре” газетасы, ТНВ телевидениесе аша хәбәрләр бирелеп барыла.

Музейлар көне уңаеннан барлык музей хезмәткәрләрен, экспонатлар җыйнауда катнашкан райондашларыбызны халыкара музейлар көне белән котлыйбыз, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

 

    “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Алардан үрнәк алабыз

                           

15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бәхетле гаилә булып яшәү өчен икең өчен  дә өйләнешкән көннән башлап уйларның да, хыялларның да, максатларның да бертөрле булуы, гомүмән, аңлашып яшәү, бер-береңне хөрмәт итү, юл куя һәм сабыр итә белү кирәк. Мәхәббәт җимеше буларак туган балаларны тәрбияләүдә уртак караш, бер-береңә ярдәм итү, алар үсә барган саен аларны аңлау, уңай якларына сөенеп, ялгышлары булса бергәләп төзәтеп яшәү гаиләнең төп кагыйдәләредер.

Якташ язучыларыбызның автобиографик әсәрләрен укып аларның  гаиләләре белән танышкач шуңа инанасың, дөрестән дә бердәм гаилә үрнәге буларак кабул итәсең. Әдәби әсәрләр уку гаиләләрне саклауга, килеп чыккан каршылыкларны чишүгә ярдәм итә, киләчәктә яшәү өчен ышаныч тудыра. Кәримә апа һәм Гомәр абый Бәшировлар, Гөлшаһидә апа һәм Гариф абый Ахуновлар, Динә апа һәм Диас Вәлиевләр, Лилия апа һәм Мөхәммәт Мәһдиевләр үзләренең гаилә тормышлары, балалары һәм оныклары турында киләчәк буыннар өчен әдәби әсәрләр язып калдырганнар. Әле бик күп язучыларның гаиләләре турында шушы ук фикерне әйтергә мөмкин.

Мин үзем әйтеп үтелгән гаиләләр белән сирәк кенә булса да аралашып яшәгән кеше буларак, аларны олы  хөрмәт белән искә алам . Яшьләр өчен үрнәк булып яшәү өчен көч табу,  аларга иҗат итәргә дә ярдәм иткәндер.

 

Язучының иҗатына багышлап…

 

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә үзенең мавыктыргыч хикәяләре, повестьлары, юморескалары белән әдәбият сөючеләрнең ихтирамын яулаган язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Анда Радик абыйның тормыш иптәше Дамира апаның музейга тапшырган материаллары төп урынны алып тора. Күргәзмәне караган һәркем язучының  карандаш белән язган кулъязмаларын, әсәрләренең кат-кат эшкәртелгән каралама вариантларын зур кызыксыну белән карыйлар. Аның музей фондында булган китаплары, газета-журналларда басылган бик күп сандагы мәкаләләре, шәхси документлары, фотолары белән якыннан танышырга мөмкин.

Радик Хәбибрахман улының кызы Светлана күргәзмә белән танышканнан соң музей хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. “Әнием Дамира да, минем кыз туганнарым Венера белән Лира да әтиебез белән горурланып яшибез. Ул кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәт итте, гаиләбезне олылап, барыбызга да терәк булып яшәде. Бүгенге көндә әнием белән бергә яшибез, аның турында сөйләшмәгән көнебез юктыр. Музейга килгән саен аның белән очрашкан кебек булам,  киңәшеп тә алам”, – дип күңелен бушатты ул.

15 майда Радик Фәизовның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. Аның әсәрләрен укып һәркем үзе җавап таба алмаган сорауларга аңлатма таба ала. Чөнки аның язмалары уйланырга да, хыялланырга да, кирәгенчә тәрбияләнергә дә мөмкинлек бирә.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика