Илдар Хаҗины искә алу
Артист, драматург, режиссер Илдар Хаҗиның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсеннән фоторепортаж
«Тукай баттл»
Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел була. Шул уңайдан музеебызда «Тукай баттл” интеллектуал уены оештырылды. Арчабызның ветераннар, китапханәчеләр, яшьләр командасы көч сынашты. Ярышта катнашучыларның Г. Тукай иҗатына, тормыш юлына битараф булмаулары яхшы күренеш. Шулай булса да, сорауларга җавап биргәндә бераз уйланырга мәҗбүр булды катнашучылар. Китапханәчеләр беренче урынны алды.
Тукайны искә алып…
Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны?!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син – шагыйрьләр солтаны!..
Мостафа Ногман
Апрель – Тукай ае. Бу айда ул дөньяга килгән, бу айда ул бакыйлыкка күчкән. Еллар үтә барган саен, Тукаебызның исеме дә югарырак күтәрелә бара. 1913 елның 15 апреле – халкыбызның бөек шагыйре, якташыбыз Габдулла Тукайның вафат булган көне. Татарстанның халык язучысы, СССР Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты Гомәр Бәширов 1949 елның 15 апрелендә аны искә алып: “Тукай шигырьләрен тыныч кына тыңлый алмыйм. Ул – татарның Пушкины. Бөек Пушкин рус халкының даһи сыйфатларын биргән кебек, Тукай да үз халкының иң гүзәл сыйфатларын җырлап узган. Аның кебек халыкчан, аның кебек үзендә туган халкының иң үзенчәлекле, иң гүзәл сыйфатларын гәүдәләндерә алган бүтән шагыйрь яки язучыны мин белмим. Нинди бәхет Тукайның булуы һәм нинди зур фаҗига аның шулай вакытсыз, шундый аяныч хәлдә һәлак булуы! Гомер узган саен, Тукайның кыйммәте ныграк сизелә бара, ул безгә ел саен якыная, халыкның аңа мәхәббәте көчәя бара. Яшәсен Тукай!”,– ди “Күңел дәфтәре” китабындагы истәлекләрендә.
“Тукай дөньяда 27 яшь кенә яшәде, ләкин ул аны зур итеп, мәгънәле итеп яшәде. Иҗтимагый һәм сәяси тормышның ул катнашмаган бер генә өлкәсе дә булмагандыр: Тукай газета чыгара, Тукай театрга, актёрларга, мәктәпләргә булыша, ул халык авыз иҗатын җыя, ул фольклор хакында лекцияләр укый, тирән фәнни эчтәлекләре, нәфис формалары белән алар әле бүген дә халык җырларын бәяләүнең югары үрнәге булып калалар.
Барыннан да бигрәк ул яза, яза, өзлексез яза. Әйтерсең лә, гомеренең кыска, вакытының аз икәнен тоеп, уйлаганын әйтеп бетерергә ашыга”,– дип язган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов.
Ә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең: “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән, шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара”,– дигән фикере бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын олылау булып яңгырый.
Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның Тукаебыз турында: “Гомер бара, буыннар алмашына, ләкин халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, ул язып калдырган әсәрләр безгә якыная гына бара.
Без Тукаебыз булганга бәхетле. Һәрберебез кече яшьтән үк балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә сөекле шагыйребезнең “Бала белән күбәләк”, “Эшкә өндәү”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл”шигырьләрен, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен укып һәм ятлап үсәбез.
Еллар узган саен, Габдулла Тукайның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, үткән тарихыбызны әледән-әле искә төшереп тора. Хәзерге заманда аның шигырьләре безнең чор өчен язылган кебек, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә тормышның һәр өлкәсендә туган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Габдулла Тукайның һәрбер шигыре яшәүгә этәргеч бирә, тырышып хезмәт итәргә, намуслы булырга, яңа иҗат уңышларына өнди”,– дип әйткән сүзләре Габдулла Тукайның онытылмас шәхес булуын күрсәтә.
Габдулла Тукай турында һәр язучы үзенең уй-фикерләрен әдәбият сөючеләргә җиткереп килә. Аның турында роман, повестьлар, сәхнә әсәрләре языла, шигырьләр һәм җырлар иҗат ителә. Апрель аенда без Тукайны искә алабыз, иҗатын барлыйбыз, төрле очрашулар, бәйгеләр оештырабыз. Шагыйрь Хәнәфи Бәдигый “Сыену” шигырендә әйткәнчә, без Тукай белән киңәшәбез:
Табалмаса татар үз-үзенә
Сыену урыны
Һәм юаныч үксез җанына,
Сафланырга килә
Мәшһүр илһамчысы,
Бөек шагыйрь,
Пәйгамбәре – Тукай янына!
Шәфигулла Гарипов
Музейда кунак бар
Бүген музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күренекле композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская булды . Ул әнисенең җырларының ноталары бирелгән “Ил кызы”, күренекле шәхесләрнең Сара апа турындагы истәлекләре һәм аңа багышлап язган әсәрләре тупланган “На пути к вечности…” китапларын бүләк итте.
Сара Садыйкова Һәм Гомәр Бәширов бергәләп иҗат иткән “Җидегән чишмә” җыры турындагы истәлекләрен яңартып Әлфия апа: “Мәңге онытылмаслык җыр булды ул, өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып башкаралар.Менә әле биредә иң беренче чыгарылган грампластинкасын күреп тагын да сөендем”,– диде.
Фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманга багышланган экспозиция белән танышкач, кунагыбыз аның белән дә әнисенең бик күп җырлар иҗат итүен билгеләп үтте.
Истәлекле кичә
Туган телебез сагында торган, татар халкының милли бизәкләрен шигырь, хикәяләр аша халыкка җиткергән якташыбыз, Чөмә-Елга авылында туып, балалар шагыйрәсе, язучы югарылыгына күтәрелгән укытучы Заһирә Гомәрованың тууына 12 апрельдә 91 ел булыр иде. Бөек Ватан сугышы чорында Арча педагогия училищесында белем алып, Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлап, гомер буе авыл балаларына белем орлыклары салган Заһирә Гомәрова балалар психологиясен тирәнтен өйрәнгән. Аларны нык яраткан һәм яшь үзенчәлеген исәпкә алып, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, хәтта пьесалар да язган. Язган материалларын һәрвакыт белем биргән вакытта кулланып, үзенчәлекле дәресләр үткәргән. Музыкаль белем алып, авылдашларын мандолинада уйнарга өйрәткән. Район, республика күләмендә үткәрелгән шашка-шахмат ярышларында аңа тиңнәр булмаган. Сикертән мәктәбендә балалар шагыйрәсенең тууына 91 ел тулу уңаеннан “Бер минут әрәмгә үтмәсен” исемле искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә “Казан арты” тарих-этнография музееның директор урынбасары, музейның “Әдәбият һәм сәнгать” бүлеге җитәкчесе Шафигулла Гарипов катнашты. Ул Заһирә Гомәрова турында музей фондына җыелган материаллар белән таныштырды. Шагыйрәнең китапларына күзәтү ясап, газета-журналларда чыккан мәгълүматлар турында сөйләде. “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Тазиев сугыш чоры баласы Заһирә Гомәрованың Арча педагогия училищесында ничек белем алуы, ул чорның авырлыклары хакында сөйләп, туган телебезнең аһәңенә басым ясады.
Заһирә Гомәрованың уртанчы кызы Зәбидә дә Арча педагогия училищесында белем алып, гомер буе мәктәптә эшләгән кеше. Аның белән бер группада укыган ветеран укытучы Кафия Гафарова Зәбидә белән укыган чорларын искә төшерде. “Зәбидә нинди генә кичә үткәрелсә дә, актив катнашты һәм гел шигырьләр сөйли иде. Без аның әнисе Заһирә Гомәрованың, соңрак үзе иҗат иткән шигырьләр сөйләвен соңрак белдек. Ул гади, тырыш, иҗади авыл кыз иде. Сценарий язганда да үз шигырьләрен кулланды”, – дип искә алды Кафия Әкрәмовна.
Истәлекләр барлаганда Заһирә Гомәрованың Мөхәммәт Мәһдиев белән бер чорда педучилищеда белем алуын, хәтта Саба районы Керәнне, Эзмә авылларында эшләгәндә М.Мәһдиев белән “Кыз урлау”, “Ташкыннар”, “Башмагым” спектакльләрендә бергә уйнауларын да белдек.
Укучылар да шагыйрәнең иң үтемле, кызыклы, мәгънәле шигырьләрен сөйләделәр, җыр-бию белән кичәнең музыкаль бизәлешен баеттылар. Хәтта Заһирә Гомәрованың табышмакларын да әйтеп, җаваплар таптылар. Кичәне М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина мәктәп коллективы белән оештырды һәм алып барды.
Тырыш хезмәте белән шахматчы, мандолиначы, бакчачы, хикәяләр язу остасы, балалар шагыйрәсе булган Заһирә Гомәрова үз укучысын табып, максатын аңлап иҗат иткән шәхес. Аның иҗаты туган телебезгә, халкыбызга хезмәт итә. Шигърияте һәркемне уңай якка тәрбияләсен, мәгънәле хикәяләре нигезендә яшьләребез үссен иде. Шагыйрәнең иҗатын, туган телебезне онытмыйча, бер минутны әрәмгә үткәрмичә яшик!
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Якташыбыз Илдар Хаҗиның тууына 75 ел
Саклый күрик милли горурлыкны,
Телебезне саклыйк, туганнар!
Динебезне, кыйблабызны бирмик!
Үлми бары шундый булганнар.
Исем генә түгел, җисемебез
Җавап бирсен милли асылга.
Һәм әйтерлек булсын намусыңа:
– Хезмәт итәм ,– диеп, – халкыма.
Илдар Хаҗи
10 апрель көнне артист, режиссер, драматург, актив җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хаҗиев Илдар Мөбарәк улының тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алабыз. Илдар Хаҗи Саба районының Керәнне авылында туган, аңа 4 яшь вакытта аларның гаиләсе районыбызның Курса разъезды станциясенә күченә, ул шунда башлангыч белем ала һәм Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Якташыбыз театр училищесын тәмамлаганнан соң Минзәлә, Кәрим Тинчурин исемендәге театрларда, берничә ел татар циркында эшли. Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗ заводы төзелә башлагач, “Энергетик” мәдәният йортында халык театры оештыра, үзе дә сәхнә әсәрләре яза һәм сәхнәләштерә. Кайда гына эшләсә дә спектакльләрдә берсеннән берсе кызыклы образлар иҗат итә һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Ул күп юнәлешләрдә иҗат итүче шәхес буларак барысына да өлгерә, аны һәркайда хөрмәт итәләр. Зур тәҗрибә туплаган, мәдәниятны үстерүгә зур планнар корган якташыбыз Илдар Хаҗи көтмәгәндә, нибары 59 яшендә вафат була.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Илдар Хаҗиның тууына 75 тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды. Анда аның портретлары, башкарган рольләре сүрәтләнгән картиналар, сәхнә костюмнары, грим өстәле һәм зур көзгесе, театр афишалары, иҗаты турында китаплар, газета-журналларда басылган мәкаләләр, фотодокументлар белән танышырга мөмкин.
Тукайга киемне кемнәр теккән?
Мөхәммәт Мәһдиев “Габдулла Тукай турында замандашлары” мәкаләсендә Гөберчәк авылында туып, шунда яшәгән авылдашларыбызның шагыйрь белән якыннан аралашуы, аңа киемнәр тегеп бирүе хакында яза. Гатиятулла Шәрәфиев – шундый осталарның берсе. Авылда аны, исемен кыскартып, Гатият дип кенә йөрткәннәр. Ятимлектә үсә ул. Аннары бәхет эзләп ерак җирләргә чыгып китә һәм Җаек шәһәренә барып урнаша. Шәһәрнең оста куллы тегүчесе Хәкимҗан аны үзенә сыендыра һәм егетне тегүче һөнәренә өйрәтә. Гатиятулла Шәрәфиев шул елларда Габдулла Тукай белән таныша, аның белән аралаша. Шагыйрь, үзе тукыма алып биреп, остадан киемнәр тектерә.
Мөхәммәт Мәһдиев тегүче авылдашыбызның өенә махсус барып, аннан Г.Тукай белән ничек танышуы, аралашуы хакында сораша, мәгълүматлар язып ала. Ә сөйләшергә яраткан Гатият абзый язучының сорауларына иркенләп җавап бирә. Кыю йөрәкле, һәрнәрсәне төгәллек белән сөйләргә яраткан тегүчебез танылган артист Габдулла Кариев белән дә аралашуы һәм дус булуы хакында сөйли.
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә “Җиде аршинлы бүрәнә белән…” дигән бүлек бар. Шунда автор Гөберчәк тегүчеләре хакында яза: “Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. “Аклар” – пәлтә, бүрек, костюм, мундир, тужурка, “каралар” толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. Культурныйлар һәм гади тегүчеләр…”.
Аңлашыла ки, Гатият абзый “ак” тегүчеләр сафына керә. Ул Габдулла Тукайга тужурка тегеп бирә. Гатият олы гәүдәле, кечкенә генә ап-ак сакаллы, “көрәк” кадәрле зур куллы кеше була. Ул һәрвакыт башына кәләпүш, өстенә үзе теккән күлмәк киеп йөргән. Авылның оста көрәшчесе дә булган әле Гатиятулла. Ул башкалардан юмартлыгы белән дә аерылып торган, урамнан үтеп киткән сабыйларга күчтәнәчләр бирергә яраткан. Гатиятулла күрше-тирәдәгеләрнең чалгыларын янап, кирәк булса, таптап биргән. Гомумән,
кешеләргә бик ярдәм иткән, аларга эшләргә һәрвакыт уңайлы булсын дип тырышкан ак сакаллы карт. Урманнарның чамасыз киселүенә, табигатьнең үзгәрүенә, ярлылануына эче пошкан аның. Гөберчәк авылы элек урманга терәлеп үк торган, вакытлар узу белән, агачларны кисеп, җирен сөргәннәр. Шулай итеп колхоз басуларын зурайтканнар.
Гатиятулла ага бик матур һәм моңлы итеп җырларга да яраткан. Кичләрен, капка төбенә чыгып, тальянында татар халык көйләрен сузган. Төрле такмаклар чыгарырга да оста булган ул. Сәләтле, матур итеп җырларга һәм сөйләргә яраткан, нык хәтерле, ләкин укый-яза белмәгән авылдашыбыз капка төбенә чыгып утырса, аның яныннан кеше өзелмәгән. Ул еш кына Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевлар турында мавыктыргыч истәлекләрен сөйләгән. Бөек шагыйребезнең әсәрләрен ишетсә, йотлыгып тыңлаган. “Китапларда Габдулла Тукайның бер фотосы бар. Ул анда кулына газета тотып төшкән, ә өс киемен мин тегеп биргән идем”, – дип искә алырга яраткан Гатиятулла ага.
Гөберчәктә Бөек Ватан сугышына кадәр тегү артеле оеша. Гатиятне шунда эшкә чакыралар, әмма ул риза булмый, колхоз эшенә бара. Күбрәк әвеслектә хезмәт куя, салам кибәннәрен очлау буенча аннан да җитезрәк һәм остарак кеше булмый.
Гатият ага 1962 елда вафат була. М.Мәһдиев: ”Малайлары сугышта үлеп беткәннәр, бер генә онык та юк“, – дип яза. Әмма язучы аның кече улы Гыйлемхан турында искә алмый. 1927 елгы Гыйлемхан Миңкамал белән гаилә кора, уллары Гайнулла дөньяга килә. Гыйлемхан аганың да, Гайнулла абыйның да тальянда өздереп уйнаганнарын мин үзем дә хәтерлим. Гыйлемхан абый минем әтинең өченче буын туганы да иде әле. Алар аралашып, туганлык җепләрен өзмичә яшәде. Элек кунакка йөрешүләр дә еш иде бит. Ул вакытта мин кечкенә кызчык булсам да, әлеге нурлы йөзле кешеләр хәтеремә нык уелып калган. Кызганыч, бу абзыйлар Гатият аганың һөнәрен дәвам итмәгән. Бабаларыннан калган тегү машинасын Гайнулла абый һәм аның хатыны Әнисә апа саклаган. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев:
“Музейга тапшырам, бу бик тә истәлекле тегү машинасы!” – дип, аны хуҗаларыннан сорап алган һәм Гөберчәк авылыннан алып киткән. Кыйммәтле ядкяр музейга барып җиткәнме, анда сакланамы – монысы әлегә безгә мәгълүм түгел.
Тукайга кием теккән машина әле дә текелди.
Революциягә кадәр Казан байларында тегүче булган авылдашларыбыз Һидиятулла Хәйруллин белән Хәлил Хәбибуллин да Габдулла Тукайны яхшы хәтерләп, бу хакта Мөхәммәт Мәһдиевкә сөйләгәннәр. Киң күңелле, балалар яратучы Һидиятулла агай Гөберчәккә кайтып гаилә кора, балалар үстерә. Зур гәүдәле, сакал-мыеклы, кара кысалы күзлек кигән авылдашыбыз Гөберчәкнең тегү артелендә хезмәт итә. Анда яшь һәм тәҗрибәсез хатын-кызларны тегүчелек һөнәренә өйрәтүе мәгълүм.
1891 елда туган Хәлил Хәбибуллин, Казан баенда тегүчелек эшенең бар нечкәлекләренә өйрәнеп, үзенә тегү машинасы сатып ала. Габдулла Тукайга костюм, кепка тегеп бирә ул. Байда эшләп, байтак акча туплый һәм авылга җигүле ат белән кайтып төшә. Репрессия елларында Хәлилгә барлык мал-мөлкәтеннән, аеруча яраткан атыннан, колак кагарга туры килә. Оста тегүче буларак, хуҗалыгы нык, абзары тулы мал-туары була аның. “Син бай кеше, кулак!” – дип, Хәлил Хәбибуллинның Г.Тукайга кием теккән машинасын, хуҗалыгындагы барлык әйберләрен тартып алалар. Хәлил тегү тегеп эшләп алган акчасына яхшы токымлы Әрмәс кушаматлы ат сатып алган була. Аны да колхозга алалар. Бу атны, бик аз гына вакыт колхозга хезмәт иткәннән соң, суялар. Конфискация вакытында өйдә бердәнбер әйбер – кайчы кала. Аны да Хәлилнең хатыны Бибиниса бала имезеп утыра торган утыргычның киез астына яшереп кала. Әлбәттә, ялтырап торган, авыр тимердән эшләнгән кайчы Габдулла Тукайга теккән киемнәрнең материясен кискән кайчы була. Бу кайчы Хәйбиннар гаиләсендә 2010 нчы елларга кадәр саклана. Хәлилнең 1930 нчы елларда алып киткән барлык мал-мөлкәтен дә сатып бетерәләр. Тегү машинасын исә Хәлилнең бертуганы булган
Зәйнәпнең ире Галимулла сатып ала һәм хуҗасына кайтарып бирә. Ә Хәлил машина өчен бурычны киемнәр тегеп түли.
Кызу холыклы, пөхтәлек һәм төгәллекне үз иткән Хәлил зур бер түрәгә кием тегеп бирә. Бераздан аны “югары”га чакыртып алалар. Репрессия еллары була бу. Шулай итеп, Хәлил гаиләсе белән саубуллашып чыгып китә. НКВД вәкиленә тегелгән киемнең җөе дә күренмәгән була. Аны әлеге киемне ничек итеп тегүе хакында сорашырга чакырган булганнар икән!
Талантлы авылдашыбыз бер генә минутны да бушка үткәрми, хатыны Бибинисаны да тегәргә өйрәтә. Үзе ял иткән арада тегү машинасында хатыны эшли. Ике бала тәрбияләп үстерә алар. Балаларга да тегү эшенең бар нечкәлеген өйрәтә Хәлил. Авылдагы тегү артелендә озак еллар оста буларак хезмәт итә ул. Артельдәге күпме хатын-кыз аннан тегүчелек һөнәренә өйрәнде икән?! Бакча эшен дә яратып башкара. Хәлил аганың гомере 1975 елда өзелә. Совет чорында да ислам диненә тугры калып, биш вакыт намаз укыган, азан әйткән мөхтәрәм авылдашыбызның урыны җәннәттә булсын!
Кайчандыр Габдулла Тукайга кием теккән Хәлил абзыйның тегү машинасы бүген дә Хәйбиннар гаиләсендә саклана. Саклана гына түгел, ә һаман да элеккечә үк текелдәп тора. Хәлилдән соң улы Мөхәммәтнур тегүчелек белән шөгыльләнсә, бүген аннан онык һәм оныкчыклары файдалана.
Шунысын да искәртик: Тәскирә Габделкадыйр кызы Хәйбина (1921-2018) – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романындагы герой Асиянең прототибы. Ә Мөхәммәтнур Хәлил улы Хәйбин (1924-2006) – Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган колхозчысы, М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Исәнме, Кәшфи абый!” повестендагы төп геройның прототибы. Оста тегүче һәм механизатор, тракторчылар бригадиры Мөхәммәтнур ага хатыны Тәскирә апа белән җиде бала тәрбияләп үстерде. Хәйбиннар Мәһдиевләр гаиләсе белән дустанә яшәгән. Язучы авылга кайткан вакытта аларга кермичә, хатирәләре белән бүлешмичә китмәгән. Хәтта бер
кайтуында Г.Тукайның шигырьләр китабын бүләк иткән. Кызганыч, язучы аңа култамга куймаган. Бу китап хәзерге көндә М.Мәһдиев музеенда саклана.
Бөек шагыйрь яшәгән чорның оста тегүчесеннән мирас булып калган тегү машинасының Гөберчәктә әле дә халыкка хезмәт итүе безнең өчен зур горурлык! Мөхәммәт Мәһдиев: “Гөберчәк авылы – элек-электән һөнәрчеләр авылы”, – дип язып калдырган. Тегүче авылдашларымның игелекле хезмәтләре моны янә бер мәртәбә раслый.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе