Галиәхмәт абый булдыра

Районыбызның Шура авылында туып-үскән  шагыйрь, бик күп җырлар   авторы  Галиәхмәт Шаһи белән телефон аша даими  хәбәрләшеп торабыз. Сәбәбе дә табылып кына тора, я шигырьләре газета-журналларда  басылып чыга, я күренекле артистлар башкаруында җырларын ишетәбез. Менә әле дә  куанычлы хәбәр алдык, әдәбияттагы һәм җыр сәнгатендәге казанышлары өчен ул Татарстан Республикасының Язучылар берлеге һәм Тукай муниципаль районы булдырган Фәннур Сафин исемендәге премиягә лаек булган. Әйе, аның башкарган хезмәтләренә лаеклы хөрмәт  булган бу.

“Миңа һәм башка лауреатларга  бүләкне 27 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында тантаналы шартларда тапшырдылар.  Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә Казаннан да  язучылар килгән иде, алар минем иҗатыма карата уңай фикерләрен җиткерделәр. Башта район мәктәпләрендә булдык, укучыларның татар телендә әйбәт сөйләшүләрен, шигырьләрне сәнгатьле укуларын күреп күңелем сөенде, иҗатымны дәвам итү өчен өстәмә көч иңгән кебек булды”, – дип шатлыгы белән уртаклашты Галиәхмәт абый. Улы Рим да әтисе белән горурланып, якташыбызның  бүләкләрен күрсәтеп  фото җибәрде.

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Галиәхмәт абыйга ныклы сәламәтлек һәм яңа иҗат уңышлары телибез.

Мөхәммәт Мәһдиевне искә алганда…

“Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл”, — дип яза Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев. Чыккан, халык язучысы чыккан һәм ул туган авылы Гөберчәкне бөтендөньяга танытты. Авылдашыбыз Мөхәммәт Мәһдиев зур дәрәҗәле исем алганчы, сикәлтәле, катлаулы гомер юлы уза. Бу турыда Мөхәммәт аганың кызы Гәүһәр Хәсәнова тарафыннан барланып, 2019 елда басылып чыккан ун томлыкның 6 нчы томында язылган. “Ачы тәҗрибә” әсәренең икенче өлешен язучы язып бетерергә өлгерми. Кызы кулъязмаларны барлап, күп өлешен шушы китапка кертте. Андагы мәгълүмат шулкадәр күңелгә тия, никадәр авыр мизгелләр, алар арасында билгеле, күңелле сәхифәләр дә бар. Әсәр белән танышкач, язучының тормыш һәм иҗат юлы биек киртәләр, зур сынаулар аша барганлыгына кабат инанасың. Әтисе турында язылган бәхетле мизгелләр күңелне күтәрсә, аны эзәрлекләүләр, гел тикшереп торулар, йорт кирәк-яракларын конфискацияләүләр – авыр тойгылар калдыра. Конфискация вакытында хәтта өтерге, чүкеч, борау шикелле вак-төяккә кадәр алынган. Аларның исемлеге төзелгән. Кечкенә Мөхәммәтнең хәтеренә алар мәңгелеккә уелган.

Мөхәммәт Мәһдиев – китап укучыларга рухи байлык, күп әсәрләр калдырган язучы. Аның әсәрләрендә күтәрелгән һәр тема бүген дә актуальлеген югалтмый. Мәсәлән, табигатьнең пычрануы, агачларның киселүе, телебезнең чуарлануы, кулланышы – һәрбарчасы язучының иҗатында чагылыш таба. “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә һәр йорт хуҗасы белән якыннан таныш булып, аларның эш-гамәлләрен, тормыш-көнкүрешләрен, кәсепләрен язуына гаҗәпләнәсең. Ул авылдашларыбызның нинди проблемалар белән яшәвен, килеш-килбәтләрен ачып бирә. Зирәк акыллы, дөнья гизгән, Мөхәммәт аганың күршесе Насыйбулла абыйны гына алыйк. Ул язучы йөреп чыккан урыннарда инде күптән булган, кайбер урыннарда ялгыз үсеп утырган агачларны, биек тауларның барлыгын әйтеп, Насыйбулла абзый язучыны шаккатыра. Авыл балаларын бер йодрыкка җыйнап китап укучы, шул ук вакытта аларны кешеләрнең бакчасында үскән яшелчәләр белән сыйлаучы Зөлфияне карыйк. Ул җитез, тырыш, үткен кыз. Аның язмышы авыл тарихының бер өлеше булып тора дип уйлыйм.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә атамаларга еш мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә атамалар “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә киң урын ала. Ул урман бүленешенә, күлләр, елгалар, юлларга зур игътибар бирә. Аларның кайда, ничек урнашуларын күрсәтә. Мәсәлән, язучы язган кечкенә күлләр. Алар өлкәннәребез әйтүенчә, күптән юк. Аларның урыннарында я камышлык, я балчык өелгән. Урманның эченә кереп, хозурланып йөрү дә нык кимегән, чөнки кай якка гына керсәң дә, чытырманлык. Көтүләр йөрми, печәне чабылмый. Шуңа күрә урман эчендә иркенләп, курыкмыйча йөрү бүген мөмкин түгел. Шәхсән үзем урман эченә бераз кереп карадым, мин кечкенә вакытта әти белән чикләвекле урыннарга йөргән җиргә керү бераз куркыныч. Юлга чыксаң я төлке, я кабан дуңгызы очрарга мөмкин, еланнар ишәйде. Җиргә утырып җиләк җыю өчен кыюлыгыңны эшкә җигәргә кирәк дип уйлыйм. Урманның бер өлеше Кардон дип атала. Анда урман каравылчысы, технигы гаиләләре белән яшәгәннәр. Кардонның зур алма бакчасы да бүген юк, хәтта йорт, каралты-кура да сүтеп алынган. Ул урыннарда агачлар үскән.

Авылыбызның нәкъ уртасыннан инеш суы ага. Аның суы урман эчендәге, 16 кварталдагы сазлыктан бүленеп чыга. Шул суга кечкенә чишмә сулары кушылып, авыл аша уза. Ул Кесмәс елгасына кушыла.

М.Мәһдиев “Мәңгелек яз” романы, “Исәнме, Кәшфи абый!” повестенда гади авыл тормышы, аның эчкерсез, эшлекле кешеләре турында яза. Туган нигезен саклап, туган җирендә хезмәт куйган Кәшфи бүген үлеп баручы авылларга өлге сыман. Чөнки ул туган җирендә яши, эшли, гомер кичерә. Киләчәктә нигезе таркалмасын өчен хәтта бала алуы да күпләр өчен үрнәк. Мөхәммәт ага шулкадәр геройларын яратып, аларны төрле халәтләргә куеп тасвирлый, аларның бөтен сыйфатларын ачып бирә сыман, хезмәтләренең уңышлары, уңышсызлыкларын күрсәтә. Әсәрне укый-укый үзең дә шул мөхиттә яшәгән кебек буласың.

Язучы кайчандыр: “Минем туган аем гына түгел, туган елым да төгәл генә билгеле түгел”, — дип яза. Аның кабер ташына 1929 ел дип язылган. Шул ел белән исәпләсәк, былтыр аңа 90 яшь тулган булыр иде. Ә дәреслекләрдә ул 1930 ел дип языла. Андый булса, быел 1 декабрьдә аның юбилее булыр иде. Кайсы гына айда яки елда тууына карамастан, ул безнең яраткан язучыбыз булып кала, без аның иҗатын өйрәнүебезне дәвам итәбез.

“Казан арты” тарих-этнография музее белән берлектә М.Мәһдиев энциклопедиясе төзелә. Аңа байтак материал тупланды һәм алар “Казан арты”музее сайтында электрон вариантта куелып барыла. Бу эш һаман да дәвам итә. Киләчәктә бик тә бай, кирәкле хезмәт булачак дип уйлыйм. Мөхәммәт Мәһдиев музеенда килгән кунакларга язучының үз тавышы белән яздырылган әсәрләреннән өзекләр тыңларга, иҗади тормышына багышланган Әхтәм Зарипов эшләгән документаль фильм белән танышырга, “Әдәби хәзинә” тапшыруын да карарга мөмкин. Кызыксынучыларга Ринат Мөхәммәдиевнең “Кеше китә – җыры кала” исемле истәлек китабын да сатып алу мөмкинлеге бар. Бу китапта язучы турында истәлекләр тупланган һәм аның әсәрләре урнаштырылган.

Без, әдәбият сөючеләр, язучыбызны онытмыйбыз, яшь буын вәкилләренә аның әсәрләре нигезендә белем һәм тәрбия бирергә тырышабыз.

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда кунаклар

1-декабрь-Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне. Шул уңайдан музейга язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова, туганы Җәүһәр Галимова, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлинә Гыймадова кунакка кайтты. «Ватаным татарстан» газетасы язучының иҗаты турында видеоматериал әзерли. Ә ул мәгълүматны газетаның сайтыннан карарга булачак.

Музейда бәйрәм рухы

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне итеп билгеләнеп үтелә. Һәркемнең әнисе кадерле һәм газиз. Шуңа күрә аларны саклыйк, яклыйк, яратыйк.

Әниләрдә – тормыш матурлыгы,

Әниләр ул һәрчак өй яме.

Әни дигән өч хәрефле сүздә

Тирән мәгънә һәм яшәү яме!

Бәйрәм уңаеннан М.Мәһдиев музеенда “Әни диеп язып куйдым” исемендә матур кичә үткәрелде. Кичәдә кызлар әниләре белән катнашты. Бәйрәм кунаклары үз һөнәрләрен күрсәтте, осталыклары белән бүлеште, әниләргә багышланган җырлар җырланды. Кызларыбыз  яраткан әниләренә бүләкләр әзерләп бирде. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә әнисе турында язылган бүлек белән дә танышты. Кичә күңелле дә, файдалы да үтте.

Бездә бүген “Каз өмәсе”

“Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатын-кызны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе минем әни, икенчесе Нәкыя”, – дип яза М.Мәһдиев.

Авылларда каз өмәсе оештыру – татар халкының иң матур йолаларының берседер дип уйлыйм. Элек авыл халкы үз хуҗалыгында каз асрап, аны тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәргә утыртып, бибиләр чыгарткан, бәбкәләрне кояшның җылы нуры астында яшел чирәмдә йөртеп, кош-корттан саклаган.

Һәр йомшак мамыклы биби сары томшыгы белән чирәм йолкый, ә әти-әнисе ысылдап, чит-ятларны якын китермичә бәбкәләрен саклый. Җир өстенә кар яткач, казлар өлгерә һәм өмәләр гөрли. Өмәгә каз йолка белгән хатын-кызлар чакырылган, өйрәнчеккә яшь кызлар да җыелган. Каз йолкуның элек-электән кагыйдәләре сакланган: каз суелгач, хәрам каурыйлары аерым алынган. Баш-аякларны пешекләп чистартканнар. Ә мамыгын башта каурый, аннары гына йомшак мамык өлешен сыдырып алганнар. Каурыен сыдырып, бер өлешеннән май канаты ясасалар, бер өлешен икенче елда да казлар ишле булсын дигән теләк беләнкеше йөри торган сукмакка сипкәннәр. Эч-башларының эшен тәмамлагач, казларны бәйләп, чишмәдә юганнар. Анда юып кайткач, каз маена манып, яңа пешкән коймак белән чәй эчкәннәр. Өлгер хуҗабикәләр кичкә бәлеш, аш пешереп, өмәчеләрне сыйлаган.

Быел үземнең хуҗалыкта да казлар үсте. Элеккеге кебек йорт казлары түгел, гәрчә күп еллар йорт казлары асрасак та, бибиләрне сатып алып үстердек. Берәмләп утырасы килмәде, гаиләбездә киңәшләштек тә өмә оештырырга булдык. “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре белән берлектә өмә үткәрдек. Кызларыбыз күбесе авыл кызы. Шуңа күрә каз йолку процессы белән таныш, беләләр. Өмәчеләргә мастер класс та булыр диеп, мәдәният ветераны, үзе дә ел саен хуҗалыгында казлар үстерүче Халидә апа Әхмәдиеваны чакырдым. Өмәгә килгән кызларыбыз белән ишек алдында каңгылдап йөргән казларны берәм-берәм тотып, йола буенча уң аягын өскә калдырып, бәйләдек һәм суючыга тапшырдык.

Каз йолку өлеше бигрәк күңелле үтте. Хуҗа Насретдин әйтмешли: “Белгәннәр белмәгәннәрне өйрәтте”. Мамык алганда “Каз канаты” җырын суздык, Зәйнәп Фәрхетдинованың шул теманы яктырткан җырын да тыңладык, бераз гына ял өчен күңелле уеннар да уйнадык. Халидә апа каз йолку серләренең нечкәлекләрен сөйли-сөйли эшләде. Каз йолкынып бетте, эч-башы пешекләнеп чистартылды. Каурыйдан май канаты ясадык, калганнарын юлга чәчергә дип әзерләдек, мамыгыннан мендәрләр тутырдык. Кызларыбызның көянтәләренә казларны элдек тә, чишмә буена юл алдык. Кыр казлары кебек кызларыбыз җитез адымнар белән, Альберт Гобәевнең гармун моңына кушылып, “Авыл көе”н җырлый-җырлый чишмәгә төште. Сыдырылган каурыйлар сукмакка сибелде: “Икенче елга да казларыбыз мул, симез, дөньялар тыныч, кешеләр сәламәт булсын”, — дигән теләкләр теләдек.

Су буеннан кайткан кызларны туганыбыз Халидә апа Садриева яңа пешкән коймак,  бәлешбелән көтеп тора иде. Каз маена манып, коймак белән сыйландык, яңа пешкән бәлеш тә бик тәмле булды.

Каз йолкучы кызларның күңелләре көр, шат, чөнки татар халкының иң матур йоласы башкарылды. “Киләсе елларда да өмәләрдә катнашырга язсын, хуҗаларга уңышлар телибез“, – дип кунаклар таралыштылар.

Каз өмәсе

Каз канаты

“Каз канаты каурый-каурый…”

Безнең кызлар җыр суза.

Мөхәммәтле Гөберчәктә, бүген,

“Каз өмәсе” шәп уза.

Борынгы гореф-гадәтләр

Саклана шулай итеп.

Кунаклар да бик күп килгән

Бәйрәмне зурлап көтеп.

Халидәләрнең казлары

Нәкъ ун бала үстергән.

“Казан арты” уңганнары

Инде йолкып өлгергән.

Гөберчәкнең урамнары

Ап-ак карга төренгән.

Көянтәгә казлар элгән

Кызлар матур киенгән.

Авыл халкы озатып кала,

Егетләр дә ияргән.

Бала-чага каурый сибә,

Бәйрәм чынга әйләнгән.

“Сапый” чишмәсендә, кызлар,

Кулларыгыз туңмасын.

Ел да шулай дәвам итсен,

Йолалар онытылмасын.

Шәфигулла Гарипов

29 ноябрь – Әниләр көне

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәйрәмнәрнең барлык кешегә дә кагылганы, иң якыны, иң яктысы, иң җылысы – Әниләр көне. Чөнки әни булу – дөньядагы иң изге, иң җаваплы, иң мактаулы исем. Россиядә бу бәйрәм рәсми рәвештә 1998 елдан, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Аның максаты – хатын-кызның, әни кешенең дәрәҗәсен күтәрү, тормыштагы кыйммәтен аңлату.

Әниләр көне

Бәйрәмнәрнең иң олысы –

Әниләр көне бүген.

Килик-күрик, хәлен белик,

Үзгәртик күңел күген.

Алар бездән берни көтми,

Ягымлы сүз, ачык йөз.

Хезмәт иткән, гомер үткән,

Әниләр көтә тыныч көз.

Гомер көзе нинди була,

Балаларга бәйле ул.

Бүгенге бәйрәмдә аңа

Иң кирәкле кеше бул.

Балалары нинди булган

Әниләр бүген сизә.

Сынатмыйк әле, без

Хөрмәт күрсәтик  Сезгә.

Онытырга тиеш түгел,

Бер кем дә үз анасын.

Күңелләргә гөнаһ алмыйк,

Аллам үзе сакласын.

 

 Әниләргә без – бала

Әниләрнең бар теләге:

–Балам бәхетле булсын,

Кешелекле булып үссен,

Файдалы эшләр кылсын.

Ялгыш юлга китмәсен дип,

Саклый тормыш көткәндә.

Догаларын укып кала

Юлга чыгып киткәндә.

Ач йөридер балам диеп

Кайгыра ул кайтмасаң,

Борчыла, ашаудан кала

Хәбәр бирми башласаң.

Без бит инде зур үстек дип,

Үзебезне алдыйбыз.

Әниләрнең чын кадерен

Бераз соңрак аңлыйбыз.

Ничә яшьтә булсак та бит

Әниләргә без, бала…

Әни йөрәген аңларсың,

Бала үстереп кара.

 

Әнине сагынганда…

 

Әни! Сине төштә күрсәм,

Хәлең ничек, балам, диясең.

Беләм  әни,  безнең өчен

Шатланасыңдыр да, көясең.

Син киткән ел майда кояш иде,

Хәзер язын никтер күңелсез.

Илле елдан артык сынап киләм,

Үзгә язлар килә бит синсез.

Әйе, без дә үсеп җиттек, әни,

Үз юлыннан  бара  барчабыз.

Син өйрәткән киңәшләрне тотып

Тормыш йөген җайлап тартабыз.

Балалар бар, хәтта оныкчыклар,

Тормышлар  мул, бик  рәхәт.

Безгә дөрес тәрбия биргән өчен,

Әни, сиңа мең рәхмәт.

Әни! Сине һаман төштә күрәм,

Ике чиләк  синең кулыңда.

Урам коесыннан су ташыйсың,

Изге теләкләрдер уеңда…

 

Хөрмәтле әниләребез!  Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән өчен Сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр. Сез исән вакытта, елның һәр көне Әниләр көне булырга тиеш. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен бик зур рәхмәт. Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез.

Шәфигулла Гарипов

Бүген якташыбызның туган көне

Язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, “Казан утлары” һәм “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире  Галиуллин Рөстәм Госман улына бүген, 26 ноябрьдә, 33 яшь.

Якташыбызның Наласа мәктәбендә укыган елларда язган мәкаләләре, шаян хикәяләре, студент елларының иҗат әсәрләре басылган газета-журналлар, беренче китаплары булган “Гипнозчы малай”, “Юлларда җил ак иде”, рус телендә язылган “Одиночество” китаплары, язучы һәм тарихчы, педагог Таҗеддин Ялчыгол турында “Васыять” дип исемләнгән тарихи романы, Тәүфикъ Әйдинең барлык әсәрләре тупланган дүрт томлыгы, русчадан татарчага тәрҗемә иткән Василий Аксёнов, Анатолий Егин, Рауль Мирхәйдәров, Рөстәм Вәлиев һәм Айдар Сәхибзадәнең әсәрләре,  яшь авторның истәлекле бүләкләре буларак “Казан арты” тарих-этногрфия музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана.

Рөстәм Галиуллин кайда гына эшләсә дә туган авылы халкы, Наласа мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашуларга вакыт таба. Ул районыбызда үткәрелгән әдәби чараларда  актив катнаша һәм чыгышлар ясый.  Рөстәм Госман улы иҗат юлын  сайлаган яшьләргә бик теләп ярдәм итә.  Ул үзе дә, беренчеләрдән булып, публицистика  өлкәсендәге уңышлары өчен  Арча муниципаль районында булдырылган һәм  тантаналы шартларда тапшырылып  килә торган  Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге премиясенә  булып лаек булган иде. Музеебызда булган һәркемнең аның иҗаты белән таныш булуын күрү безнең өчен зур куаныч. Мәктәп укучылары “Гипнозчы малай”  китабындагы хикәяләренең эчтәлеген сөйләп күрсәтеп безне сөендерәләр. Дөрестән дә,  Рөстәм Галиуллин язган әсәрләрне яратып укыйлар, аның иҗаты турында һәркем уңай фикерләрен җиткереп килә.

Якташыбызны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге һәм иҗат уңышлары телибез. Без Сезнең белән чиксез горурланабыз, ирешкән  уңышларыңа сөенәбез һәм яңа әдәби әсәрләр көтәбез.

Тарих эзләре — квест уен

М.Мәһдиев музеенда ТАССР төзелүгә 100, Арча районы оешуга 90, Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан “Тарих эзләре буйлап” квест уены оештырылды. Чарада укучылар әниләре белән бергә катнаштылар. Алар музейдагы экспозицияләргә тукталыш ясап, биремнәр үтәделәр. Араларында бәйрәмнәргә кагылышлы сораулар бар иде. Мәсәлән: ТАССР кайчан барлыкка килгән? Бөек Ватан сугышында синең гаиләңнән кемнәр катнашкан? Арча районында нинди истәлекле урыннарны беләсең? Һәр тукталыш укучылар өчен әһәмиятле дә, файдалы да булды. Алар мәктәптә алган белемнәрен сынап карадылар, яңа мәгълүматлар белән таныштылар. Ә әниләре бирелгән сүзләрдән шигырьләр иҗат итеп, сәләтләрен күрсәттеләр, кайбер экспонатларга характеристика бирделәр, “Фотоларда — авылым тарихы” күргәзмәсе аша балаларына авылдашларыбызның тормыш-көнкүрешләре турында сөйләделәр.

100 ел элек булган котлау (ТАССРның 100 еллыгына)

 Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан тарих битләрен барлыйбыз. 1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия  Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының “Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы” Декреты имзалана. Бер гасыр дәвамында ТАССРда булган вакыйгаларны без тарихи документлардан өйрәнеп,  әдәби әсәрләрдән укып, фильмнар карап күз алдына китерәбез.

Якташ язучыларыбызның “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә тупланып барылган әсәрләрендә дә республикабызның үткәне чагылыш тапкан. Илебездә барган гражданнар сугышын гади солдат, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын газета корреспонденты буларак, революциядән соңгы үзгәрешләрне милиционер, тикшерүче, газета хәбәрчесе, төрле журналларда хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе һәм биш ел аның рәисе, ә аннан соң калган гомерен профессиональ язучы буларак республика тарихындагы вакыйгаларны күзәткән һәм үзенең әсәрләрендә чагылдырган якташыбыз Гомәр Бәшировның  әсәрләрен укыгач, ТАССРның 100 еллык үзгәрешләрен тулысынча күзалларга була.

Татар әдәбиятында яратып укыла торган әсәрләре белән танылган, СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1980 елда, ягъни моннан 40 ел элек, язган  “Татарстанның туган көне” хикәясе республикабызның туган көненә багышлана.

***

      Җәйнең матур бер иртәсендә безнең полкны урман аланына чыгарып тезделәр. Күкрәгенә кызыл тасма таккан полк комиссары Сибгатуллин тантаналы атлап алга чыгып басты.

  • Иптәшләр, кызыл сугышчылар! Мин сезне Татарстан Автономияле Совет

Социалистик Җөмһүрияте оештырылу белән тәбрик итәм! – диде.

Без, куанышып, өч мәртәбә “ура” кычкырдык. Бөтен урманны яңгыратып оркестр уйнап җибәрде.

Күптән түгел генә армия сафларына алынган яшь кызылармеецлар аңына бу тарихи вакыйга әнә шулай килеп керде. Шуннан соң безнең тормышыбызга берсе артыннан берсе төрле яңалыклар өстәлә башлады. Элек өйгә хат җибәргәндә адресына: “Казан губернасы, Казан өязе…” – дип башлый идек. Хәзер инде иң башта “Татарстан республикасы…” – дип яза торган булдык. Солдат уенына барышлый да, уеннан кайтышлый да, җырга бөтен яшьлек дәртебезне салып, аяк баскан көйгә “Көзге ачы җилләрдә”не әйттерәбез. Үз телебездә газеталар, журналлар укыйбыз. Политруклар безгә үз телебездә Совет хөкүмәте чыгарган яңа законнарны, Ленин сүзләрен, гражданнар сугышындагы хәлләрне аңлаталар.

Ләкин Автономияле Совет Социалистик Республикасының гражданины булу өстебезгә зур җаваплылык та өсти иде. Туган илне төрле яктан дошман яулары камап алган еллар иде ул. Яңа гына оешкан Татарстан үзенең иң ышанычлы батыр улларын тугандаш халыкларга ярдәмгә җибәрде. Без, Татарстан егетләре, руслар, латышлар, белоруслар белән, башкорт, чуваш һәм башка халыкларның уллары белән бергәләп, Украина халкын дошманнан азат итәр өчен авыр сугышларга ташландык. Без сугыша-сугыша чал Днепрны кичтек, мәшһүр Каховка бәрелешләрендә катнаштык. Исегездәме ярты дөньяны әйләнгән данлы җыр!

Каховка, Каховка, родная винтовка…

Горячая пуля, лети!

Иркутск и Варшава, Орел и Каховка –

Этапы большого пути…

      Совет властеның язмышын хәл иткән менә шул тарихи сугышларда якташларыбыз белән бергә мин дә катнаштым.

Ул елларда “халыклар дуслыгы” дигән сүзләр телгә кермәгән иде әле. Әмма сүзе булмаса да, дуслык хисе безнең күңелләребездә иде. Тавриданың көзге-кышкы кырыс далаларында акларга каршы, Махно бандаларына каршы көнне-төнне белмичә сугышып йөргәндә, Украина халкы безне үз туганы кебек каршы алды, җылы өендә урын бирде, тамагыбызны туйдырды. Оксаналар, Мариналар яраларыбызны бәйләде. Кырым капкасын бикләп торган атаклы Перекопка атакага ташланганда, язмышларыбыз кыл өстендә калган чакларда, без, төрле халыкларның сугышчы уллары, һәркайчан иңгә-иң торып сугыштык, кыенлыкларны бергә үткәрдек. Халыклар дуслыгының нинди бөек көч булуын мин тирәнтен әнә шунда аңладым.

Ул легендар елларны хәзер мин дулкынланып искә алам, үзебезнең буын белән, яшьтәшләрем, кордашларым белән чын күңелдән горурланам. Алдыбызга революция куйган бөек вазифаларны безнең буын намус белән үтәде. Минем кордашларым туган илнең беренче дәшүе белән кайсы Колчакка, кайсы басмачыларга, кайсы кара барон Врангельгә каршы яшь лачын ярсуы белән ташланды. Алар беркайда да сынатмадылар, бөек Ватанга биргән антларына, халыклар дуслыгына соңгы сулышларына кадәр тугрылыклы булып калдылар.

Бу көннәрдә данлыклы алтмыш яшен тутырган республикабызның беренче көннәре әнә шулай башланган иде.

 ***

      Әлеге хикәядән күренгәнчә, моннан 100 ел элек  булган бу истәлекле көн 19 яшьлек Гомәр Бәшировның күңелендә яңа барлыкка килгән ТАССР өчен горурлану да, халкыбызның киләчәге өчен шатлану мизгеле булып та истә калган. Ул аны Республикабызның 60 еллык юбилее уңаеннан яза, һәм ул 100 ел элек яңгыраган бу котлау сүзләрендә халкыбызның уңышларга ирешәчәген алдан билгели. Дөрестән дә Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россиядә һәм бөтен дөньяда танылып яши һәм киләчәге тагын да уңышлы булсын иде.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика