“Батыр Курса”дан Мохтар карт…

Илебез тарихында күмәк хуҗалыклар буларак колхозлар төзелү бик авыр шартларда, күп каршылыклар аша алып барыла. Районыбыздагы авыллар арасында Югары Курсада колхоз кызу темплар белән төзелә һәм яңа төзелгән колхозга “Батыр Курса” дигән исем бирәләр. Колхозны төзүдә авыл активистлары, бигрәк тә Хәбибулла Мохтаров зур хезмәт куя. Ул елларда Казанда яшәүче Госман Бакиров (фронтовик язучы) көньяк районнардагы колхозлар белән танышканнан соң, авылга кайтып “Батыр Курса” колхозына керергә теләмәүчеләр белән эш алып бара. Җыелышларда колхоз тормышы турында чыгышлар ясый һәм нәтиҗәдә икеләнеп йөрүчеләр дә колхозга керәләр.

1931 елның 17 февралендә Казанда Татарстан Советларының IX съезды була. Анда “Батыр Курса” колхозыннан  күмәк хуҗалык ударнигы Хәбибулла Мохтаров та катнаша. Бу съездда Һади Такташ та була һәм ул съезд делегаты Хәбибулла Мохтаров белән очраша. Шагыйрь  1930-1931 елларда  “Киләчәккә хатлар” исемле поэмасының өч хатын язып өлгерә, ләкин поэма тәмамланмый кала.  Һади Такташның бу поэмасында түбәндәге юллар бар:

Мохтар бабай сөйли:

  • Мин, – ди – менә

Дошман булып йөрим үземә…

Элек чакта мин бер кеше идем.

Хәзер, малай, миндә ике “мин,”

Берсе менә аның коммун  яклы,

Икенчесе каршы, суккин сын!

 

***

Пример,

Бервакытны шулай, сабан өсте,

Кырдан бергә сабан сөрәбез,

Минем атым юаш булганлыктан

Бер малайга җигеп бирәбез.

Малай алда йөри, мин – артыннан,

Үзем йөрим, үзем сагалыйм,

Минем атка суга-нитә калса,

Тотып яңакларга чамалыйм…

Малай, дөрестән дә, сугып куйды,

Белмәмешкә башта салыштым,

Тагын суккан иде,

Түзәлмәдем,

Якасына барып ябыштым…

 

Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 1962 елда “Яңа тормыш” газетасында басылып чыккан “Мохтар картны юлда очраттым…” мәкаләсендә  билгеләп үтелгәнчә, шагыйрь Һади Такташ съезд вакытында “Батыр Курса” колхозыннан  ударник карт Хәбибулла Мохтаров белән әңгәмә корган. Мөхәммәт Мәһдиев, Курса аксакаллары истәлекләрен дә куәтләп, “Киләчәккә хатлар” поэмасындагы Мохтар карт образының прототибы Хәбибулла Мохтаров булган, дип фикер йөртә. Бу фаразга курсалылар да инана һәм моның белән горурлана.

Быел гыйнвар аенда татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташның тууына 120 ел тулуны билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Курса Почмак авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сания Әхмәтҗанова  “Гасыр кичкән мизгел” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итте:

Такташ чоры зольмәт чор ул дибез,

Тетрәнәбез искә алганда…

Чоры нинди – чордашлары шундый,

Тарих бизмәненә салганда.

Чоры нинди – җыры шундый булган:

Талкый җанны, изә бәгырьне,

Шагыйрь Такташ! Киләчәктән карап

Беләбезме синең кадерне?

Юкка гына “чор”  дип җорланмыйм мин:

“Киләчәккә хатлар”  минем өчен

Икеләтә бүген кадерле.

 

Мохтар карты белән… Әйе, әйе,

Ишетмәсәң-ишет: “Батыр Курса”

Колхозыннан булган Мохтар карт.

Такташ язган картны (!) искә алам:

Махраң булса, махраң борып тарт!

 

“Мохтар бабаң, ялгыз йокласа да,

Колхозын ул ташлап качмаган…”

диме  Шагыйрь? Шул-шул!

Нәкъ шул картлач,

Сүзләремә ышан-ышанма –

Колхоз оештырып йөргән чынлап,

Нәрсә диим, заман кушканга.

Карт ударник Хәбибулла агай,

Метрикәчә әйтсәк, Мохтаров,

Җылы түшәгеннән сөрелсә дә,

Калган үз колхозын коткарып.

 

Минем сүзем түгел, китап сүзе:

Нысыйп турылаган җаен да,

Күрешкәннәр, диләр, Такташ белән

Утыз бернең февраль аенда,

Башкалага корылтайга баргач…

Казан-кала белә дөресен.

Ә мин җайлап кына, курсаларга

Борыйм әле сүзнең сөрешен.

 

“Батыр Курса” калган маһир булып,

Мохтар картны әнә сатмаган!

Заман кыйшая дип кыйшаймаган –

Бердәмлеген гаярь яклаган.

Таркалганда күмәк хуҗалыклар,

Нигез ташын сүтеп сатмаган,

“Коммуна”сын бөтен саклаган.

*

“Үтерелгән пәйгамбәрләр “ каны,

Карт ударник Мохтар картлары,

Күмәк хуҗалыкны сөйрим диеп,

Күтәрәмгә калган атлары,

Хакланмаган кеше хаклары…

“Коммунизм кыры”н күрмәсә дә,

Әйтер сүзен йөрәк белән аңлап,

Зур шагыйрьнең олы ышанычын

Якташларым эштә аклады.

 

Мохтар картлар ул чак аз булмаган,

Һәр колхозда, һәрбер авылда.

Кем чыныккан, кем суынган-сынган

Сыйнфый көрәш дигән давылда.

 

Хәзер генә, бик белдекле багып,

Акыллыбаш булып йөргәч тә;

Киләчәктән карап, бер сүз белән

Чор-тарихка бәя биргәч тә,

Мокамайлар, шагыйрь Такташлары

Һәләкәткә тарган заман ул.

Җил искәннән ботак шартласа да,

Үзен хәтерләтә һаман ул.

Такташ сүзе чыңлый хәтеремдә:

“Ерткыч кара кошлар кан сорый…”

Шагыйрь тавышы – еллар күкрәгендә,

Гасырларны кичеп яңгырый.

 

Урта Курса мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее”нда  “Батыр Курса” колхозы турында  тарихи материаллар тупланган альбомнар саклана. Без шундагы мәгълүматларны өйрәнеп, Һади Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасында искә алынган Мохтар картның безнең якташыбыз булуына инандык. Колхозның аннан соңгы  тормышы турында түбәндәге язмалар бар.

1933-1934 елларда “Батыр Курса” колхозы районда иң алдынгы колхозлардан санала. Татарстан күләмендә алдынгы 30 колхоз турында китап чыгарыла, бу китапта “Батыр Курса” колхозы да мактап телгә алынган.

1933 елда Арча районыннан “Батыр Курса” колхозы гына Казанда оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә колхозның уңышларын күрсәткән экспонатлар белән катнаша. Бу күргәзмәдә колхозның яшелчәдән мул уңыш алуы үрнәк итеп куела, Халиков Шәймулла җитәкләгән яшелчә бригадасының хезмәт уңышлары күрсәтелә. Ул вакытта “Батыр Курса” колхозын урак машинасы белән бүләклиләр.

1931 елның 17 февралендә  Казанда оештырылган  корылтайның узуына быел 90 ел була. Анда  “Батыр Курса” колхозыннан берничә делегат катнашуы һәм күренекле язучы Һади Такташның иҗатында безнең районыбызның күренекле кешеләре искә алынуы белән без дә горурланабыз.

Якташларыбыз – Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреатлары

(Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Бу юллар Муса Җәлилнең 1943 елда язган “Җырларым” шигыреннән һәм ул шигырь:
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып,
– дип тәмамлана.

15 февральдә без шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу көнен билгеләп үтәбез. Бу дәрәҗәле исемнәр аңа озак елларга сузылган кимсетүләр, гаепләүләр, ныклап тикшерүләр аша һәм бары тик дусларының ныклы теләктәшлек күрсәтүләре , дөреслекне исбат итүләре нәтиҗәсендә генә бирелә. Муса Җәлил 38 яшендә Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән. Аның үлемсез шигырьләре һәм җырлары бик күп, ә язылмый калганнары…
Бу көнне районыбыз халкына, бигрәктә мәктәп укучыларына яхшы таныш булган Луиза Сабировна искә төшә. Ул бөтен гомерен районыбызның горурлыгы булган , Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызның тормыш юлларын, күрсәткән батырлыкларын өйрәнүгә багышлады. Луиза апа алдан сөйләшеп куеп, 15 февраль көнне Муса Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре тупланган “Моабит дәфтәрләре”н Татарстанның Милли музееннан Арчага алып кайта иде, ул истәлекле мизгелләрне күпләр хәтерлидер әле.
Муса Җәлилне искә алу көннәрендә без Татарстаның Габдулла Тукай исемендәге премиясеннән кала, икенче дәрәҗәдә булган Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булган якташларыбызны барлап, алар белән горурланып та алабыз. Төрле елларда өч райондашыбыз бу югары дәрәҗәле премиягә лаек булдылар, хәзер ул ике елга бер тапкыр тапшырыла.
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина 1985-1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, үз группасын оештыра. Ул 1986 елда үз репертуарындагы патриотик җырлар циклы өчен Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була.
2015 елда яшь язучы, бүгенге көндә “Казан утлары” һәм “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире, якташыбыз Рөстәм Галиуллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде.
2019 елда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең моңлы бер җырга тиң тормыш юлын һәм киң колачлы иҗади эшчәнлеген җентекләп өйрәнүче күренекле җәлилче-галимнәребезнең берсе – филология фәннәре кандидаты, танылган шагыйрь, прозаик, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Хәнәфи Бәдигыйга Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премия тапшырылды. Якташыбыз Хәнәфи Бәдигый 2020 елның 27 ноябрендә вафат булды, аның ”Дала бөркете”, “Муса Җәлил поэтикасы” китаплары бу премиягә лаек булуын озак еллар дәлилләп торырлар әле. “Дала бөркете” поэмасында Хәнәфи Бәдигый Муса Җәлилнең батырлыгы, безгә килеп ирешкән иҗаты киләчәк буынарга үрнәк буласына зур ышаныч белдерә.

Безнең өчен язган Җәлил
Бәхет, ирек турында.
Уйларыбыз яктырсын дип,
Туар таңнар нурында.
Гомер буена көрәшкән
Халык, хаклыкны яклап.
Ут эченә барып кергән
Илне дошманнан саклап.
Соңгы көрәшкә ташланган
Һич аямаган үзен.
Фашистларга, ядрә итеп,
Төбәгән ул һәр сүзен.
Әсирлеккә эләксә дә,
Данлы сугыш кырында,
Җырлары аша белдек без
Батырлыгы турында.
“Кичер, илем!” – дигән әрнеп,
Иле өчен сугышта.–
“Данлы үлем күммәде,– дип, –
Тәнне соңгы сулышта”.
Газапласа да фашистлар,
Лагерь, төрмә ташлары,
Тез чүкмәгән җәлилчеләр,
Киселсә дә башлары!
Җыры яши күңелләрдә,
Юк, беркем онытмады!
Үрнәк алалар, кабатлап,
Аларның оныклары:
“Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас”.

Күргәзмә янында

11 февраль көнне Арча мәдәният йортында Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан күргәзмә куелды. Аны Арча муниципаль районы мәдәният учреждениләренең 2020 ел өчен хисап җыелышанда катнашучылар зур кызыксыну белән карадылар. Мәдәният хезмәткәрләре һәм районыбызның төрле милләт вәкилләреннән торган ансамбльләр Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар белән якыннан таныштылар.

Кеше өлеше

Кеше өлеше – мәкалә. Автор исемнәр тарихы турында уйланып, нәтиҗәләр ясый. Авыл яки берәр җисемнең исеме каян килеп чыккан, нәрсәгә бәйле икәнлеген үзенчә раслый, мисаллар белән дәлилли. Мәсәлән: “күчтәнәч” “күчкән аш” сүзеннән түгел, ә русның “гостинец” сүзеннән алынган, ди ул. Төркиләштергәч – кочтинеч – күчтәнәч. “Урыс капкасы”на да аңлатма бирә. Аның ничә өлештән торуын, һәрберсенең бүленешен, кулланылышын аңлатып бирә. Авыл исемнәренең килеп чыгышына, шул җирлекнең тарихына басым ясый, укучыны эзләнергә этәргеч бирә.

Чыганак:

Мәһдиев, М.С. Әсәрләр: 10 томда / Мөхәммәт Мәһдиев; (төз. Г.Хәсәнова ). – Казан : Татар. кит. нәшр., 2019. 9 т.: публицистика, эсселәр, интервьюлар. – 2019. – 478 б.

Мәһдиев М. Кеше өлеше // Татарстан яшьләре. – 1992. –3 ноябрь.

Габидуллина Х.К.

Бер хатирә

Бер хатирә – мәкалә. Автор күңелендә сакланган хатирәләргә урын бирә: кайчандыр үзе белән тыгыз аралашкан колхоз рәисенең урып-җыю вакытында Казанга килеп, танылган авылдашының дәрәҗәле исеме өчен кайгыртып йөрүе хакында. Колхоз рәисе Президиум председателенә, ул ризалык белдермәгәч, Республика җитәкчесенә кадәр шул сорау белән мөрәҗәгать итә. Иҗат һәм сәнгать өлкәсендә зур хезмәт башкарган композиторның колхоз рәисе кайгыртуы аркасында ниндидер исем алуы билгесез. Әмма аның төп максаты – исән вакытында хезмәт кешесен тиешле дәрәҗәдә бәяләү, аның үрнәгендә яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

Чыганак:

Мәһдиев, М.С. Әсәрләр: 10 томда / Мөхәммәт Мәһдиев; (төз. Г.Хәсәнова ). – Казан : Татар. кит. нәшр., 2019. 9 т.: публицистика, эсселәр, интервьюлар. – 2019. – 478 б.

Мәһдиев М. Бер хатирә // Ватаным Татарстан. – 1993. – 26 май. — №103.

 Габидуллина Х.К.

Чөмә Елга кызы Роза Шәйхетдиновага 80 яшь! (9.02.1941)

2021 ел – Татарстан Республикасында

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Шагыйрь булмасам да шигырь язам,
Җырлар коям саф хисләремнән.
Илһам алам Арчам таңнарыннан,
Сафлык җыям ак кичләреннән.

Кайчагында җылы, якты була,
Кайчак елый минем шигырем.
Тормышымнан каләмемә күчкән
Үз хисләрем генә ул минем.

Бу шигырь юлларының авторы, районыбызның Чөмә Елга авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Роза Шәйхетдинова “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора. Арчабызда аны белмәгән кеше юк, кичәләрдә һәм очрашуларда актив катнаша, яңа иҗат иткән шигырьләре белән таныштыра.
СОКЛАНЫРЛЫК КАЛА СИН

Зифа буйлы купшы каеннарда,
Сагынып кайткан кошлар сайраша.
Матурлыгың күреп, туеп булмый,
Сокланырлык кала син, Арча.
Юлларда йөргәндә, юлдаш син,
Күңелдә йөрисең җыр булып.
Мәчетләрең моңлы азан әйтә,
Иман нуры агыла ургылып.
Синдә таңнар өмет белән туа,
Азан моңы башлый иртәне.
Татар сүзе яңгырый һәр тарафта,
Татар җыры җанны иркәли.
Сокланып та туя алмый халкың,
Тирә-ягың чәчәк, гөлбакча.
Тукай телен саклап яшисең син,
Татар горурлыгы син, Арча!!!

Роза Вәгыйз кызының берсеннән-берсе яратып укыла торган шигырьләре тупланып биш китабы дөнья күрде. Аларның барысын да автор үзенең теләкләрен язып музеебызга бүләк итте. Без, музей хезмәткәрләре, “Арча” радиосы белән берлектә тапшырулар алып барабыз. Аларны әзерләгәндә Роза Шәйхетдинованың иҗатына еш мөрәҗәгать итәбез. Аның шигырь китапларыннан сугыш чоры һәм аннан соңгы еллардагы авыл тормышына, балачак һәм мәктәп елларына, төрле бәйрәмнәргә, ел фасылларына, гомүмән, тормыштагы барлык темаларга да материал табарга мөмкин.
Мин сугыш елы баласы
Мин – сугыш елы баласы,
Күрмәгәннәр калмады.
Саташулы төшләр күреп
Аттыра идек таңнарны.
Шатлыкка бергә сөендек,
Уртаклаштык кайгыны.
Читән киртә, салам түбә –
Безнең буын байлыгы.
Мәктәпкә укырга киттек,
Чүпрәк букчалар асып.
Шул чүпрәк букчалардан
Ятимлек торды ташып.
Бишмәтләр кырык ямаулы,
Аннан да күп шәлнеке.
Бераз гына юнь булгандыр,
Әзерәк хәлленеке.
Чабата киеп укыдык,
Юкә башмак та кидек.
Барыбыз бер төсле булгач,
Шат һәм бәхетле идек.
Ашау-эчүне әйткән юк,
Тамаклар гел ач булды.
Беркемнән табып булмады
Умач уарлык онны.
Менә бер көндәлек таптым,
Яткан качып чормада.
Сер бирмичә яшәдек бит,
Шундый авыр чорда да.
Юк зарлану көндәлектә
Булган тик өмет кенә.
Яуда калган әтиләрне
Көттек тә, көттек кенә.
Көтә-көтә ятим үстек,
Өметләр өзелмәде.
Гомер көзләренә кердек,
Ярасы төзәлмәде.
Һәркем туган авылын сагынып яши. Роза апа да туган авылы Чөмә Елганы, ямьле Кесмәс буйларын, балачагы үткән урман-кырларны үз шигырьләрендә яратып искә ала.

ТӨШЛӘРЕМӘ КЕРӘ

Төшләремә керә туган авыл:

 Йолдызлары яна, балкый ай.

     Бик сагынам туган авылымны,

          Таба алмыйм кайчак кайтыр җай.

                           Бик кечкенә минем туган авыл,

                                                         Ике дистә генә йорты бар.

                     Әби- бабаеның хәлен белеп,

                     Кайтып тора бала, оныклар.

            Бар  эшемне ташлап, кай көннәрдә,

 Чыгып китәм ялгыз юлларга.

          Рәхмәт, язмыш, күңел ярсыганда,

         Кайтып килер авылым булганга.

                         Үз баласын сагына туган авыл,

                           Кулын изәп,  чакыра тал-тирәк.

                           Авылым бирә миңа илһамны да,

                    Язар өчен илһам, хис кирәк.

     Авылыма кайтып, юанам мин,

    Шатлыгымда, авыр чакларда.

 Күңелемне илһам урап ала,

        Чыгып бассам көмеш чыкларга.

ЧИТКӘ КИТКӘЧ БЕЛӘБЕЗ

Авылыма кайтып барам,

                                                 Сагынуга түзалмыйм.

    Җитез җилләр җилдерәләр,

   Артларыннан җиталмыйм.

                          Тормыш ямен, яшәү тәмен

                                                             Белдем туган җиремдә.

                                                             Игелекле, изге җиргә

                      Тамган минем тирем дә.

Читтәгеләр сагыналар,

                                                   Хәтта әче әремең.

      Читкә киткәч, беләбез шул,

Туган җирнең кадерен.

                     Һай, җиләкле тугайларым,

                Һай тургайлы күкләрем.

                         Чит җирләрдә сезне сагынып,

                   Җаны сыкрый күпләрнең.

 

Роза Шәйхетдинованың шигырьләре белән танышкач аның тормыш юлын тулысы белән күз алдына китереп, бүгенге көндә ниләр белән мавыгып яшәгәнен белеп була.

    Өч бәхетем

                                                    Өч бәхетем килеп керә,

 Бер ачылган ишектән.

    “Бәхет санлы буламыни,

    Кем бар аны ишеткән?”

                       Сез миңа шулай диярсез,

                   Бәхетнең юк бизмәне,

                   Исе, төсе юк бәхетнең,

                Юк бәхетнең бизәге.

Мин бәхетле бүген, диеп,

                                                 Юккамы әллә сөйлим?

Өч мәхәббәт җимешемне

                                                 Бәхет дими, ни диим?!

                  Исе, төсе юк югын да,

               Бәхет ул килә көлеп.

                          Сагыш кебек,хәсрәт кебек,

                    Килми ул җанны телеп.

Бәхетнең җылы нурында

                                                  Кайгы-хәсрәт тарала.

 Үзем тудырган бәхетләр,

                                                  Бәхетем – өч кыз балам.

                  Үстеләр инде, үстеләр

                  Газиз кыз балаларым.

                 Таяныр теләгем алар,

                Алтын баганаларым.

                                                                               ДУСЛАРГА

              Язасыңмы, дип сорыйсыз никтер,

   Үзем язмыйм, яза каләмем.

           Тутыкмасын гына серле каләм,

      Сезгә барыр назлы саләмем.

                             Сезгә барыр минем йөрәк серем,

                          Сезгә барыр күңелем җылысы.

                              Матур сүзләр кушып юлларына,

                        Бүләк итәм сезгә җырлысын.

Түзә каләм, һаман яза әле,

Калганы юк әле тукталып.

         Минем шулай тормыш сөюемне

     Кайдан белер иде соң халык?

                               Уй- хисләре мөлдерәпләр тулгач,

                                                          Тыеп буламыни күңелне?

                            Бернигә дә алыштыра алмыйм,

                              Шигырь- җырлы якты көнемне.

Түзә каләм, һаман яза әле,

  Тутыкмас ул, бар аның эше.

          Минем шулай тормыш сөюемне

   Кайдан белер иде соң кеше?

                                   Уй- хисләрем күңелемнән ташый,

                        Әйтер сүзем минем бар әле.

                                   Шигырьләрем аша җиткермәсәм,

                             Белерсезме соң минем хәлне?

       ШИГЫРЬ БИТ УЛ …

              Шигырь бит ул – шагыйрь җыры,

                                                 Җыр кайгыны тарата.

                                                  Ак күңелле, саф йөрәкле

                                                  Кешеләр җыр ярата.

                                  Мин шигырь, җырлар язарга

                                                               Яратам шуңа күрә:

                              Күңелләрне йомшарта ул,

                                                               Җанга тынычлык бирә.

         Шигырьләр – күңел көзгесе,

                                                   Бар үткәнем – аларда.

          Моң – хисләрем күчә минем,

                                                   Шигырьдәге юлларга.

                   Күңелдә илһам учагы

                   Дөрләгән чаклар була.

                      Һавада очкан кошлар да

                  Шигырь юлына куна.

 Ничек түзәсең язмыйча,

Күңелгә илһам килгәч.

     Шигырь җыр яратучының

                                                  Җанына шифа биргәч.

     Роза Вәгыйз кызы язган шигырьләрне укыйсы гына килеп тора, алардан  бәхетле яшәү өчен омтылыш аласың, тормыш сорауларына җавап табасың, киләчәк көннәргә юнәлеш табуда ярдәм күрәсең. Роза апа, Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз.

Күңел серем шигырьләремдә…

Мин Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинованы бик озак еллардан бирле беләм. Ул кайда гына эшләсә дә үз эшен җиренә җиткереп, намуслы хезмәт итте, үзенең пөхтәлеге, хезмәттәшләренә карата гаделлеге, эш сөючәнлеге белән аерылып торды. Район мәдәниятен үстерүгә 30 елдан артык гомерен багышлаган Роза Шәйхетдинова шигырьләр язып әдәбият сөючеләрне куандырып яшәргә дә вакыт таба, аның җырлары да сәхнәләрдән еш яңгырый. Һәрбер чыккан яңа китабын миңа да бүләк итеп барды, иҗаты белән якыннан танышканнан соң Роза апа Шәйхетдинованың тормыш юлын, аның кичергәннәрен һәркем үз күңеле аша үткәрәдер. Ул бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан үзенең шигырь юллары аша аның тормыш юлы белән таныштырасым килде.
Туган ягым минем урманлы як.
Ямьле Кесмәс буе төбәге.
Сандугачлы Чөмә-Елга авылы,
Чын дөресе аның, төгәле.
Җәлил туган айда,
Фәнис туган көнне туганмын мин.
Бәлки шуңа горурмын да.
Мәһдиев күк башны чөеп йөрим,
Туган якның болын, кырында.
(Минем туган ягым)

Кырык беренче ел баласы мин
Сугыш башланганчы туганмын.
Яу кырына киткән чакта әти,
Ярты гына яшьлек булганмын.
Атна буе ярсып елаганмын,
Сабый күңлем сизгәндер бәлки
Шул китүдән хәбәрсез югалды,
Яу кырыннан кайтмады әти.
(Әтиләрне көттек)

Әтиләрне көтеп гомер иттек,
Ятимлекнең салкын куенында,
Йөрәк әрни, бәгырь өзгәләнә,
Балачакларымны уйлыйм да.
Иртән күзне ачсам, әти көттем,
Әйтәлмаган әни, үлгән, дип
Ул үзе дә моңа ышанмаган,
Өметләнеп гомер иткән бит.
(Кызыл кар яугач)

Көттек-көттек, кайтмады ул,
Рәсеме генә калды.
Ятимлекне сугыш безнең
Йөрәккә уеп салды.
(Кайтмады ул)

Шуңа гел җаннар кыйнала,
Юктыр аның кабере.
Оҗмах түрендә булсын да,
Шунда булсын кадере.
(Юктыр аның кабере)

Әниемнең ак яулыгы,
Бәйләп тә каралмаган.
Тол күңеленең сагышы,
Һаман да таралмаган.
Ак яулыгы читләреннән
Чыккан көмеш чәчәләре.
Чем кара чәчен агарткан
Ялгыз үткән кичләре.
(Әниемнең ак яулыгы)

Түздең, әни, түздең барына да,
Бирешмәдең җилгә, давылга.
Миңа маяк булып яшәдең син
Зарланмадың тормыш авырга.
(Түздең, әнием)

Синдә белем алдык барыбыз да,
Авыр да, кырыс та елларда.
Мәктәбем, озаттың һәркемне,
Ышанычлы һәм озын юлларга
(Мәктәбем)

… Мәктәпкә эшкә килдем мин,
Сабыйларың янына.
Шул сабыйларның шау-шуы
Сеңеп калган җаныма.
Гомер көзләренә кергәч,
Хәлең белергә кайттык.
Бәхетле яшьлегем өчен
Зур рәхмәт сиңа, Салтык.
(Рәхмәт сиңа, Кама Тамагы)

Безне юллар очраштырды,
Син китәсең, мин кайтам.
Йокысыз төннәрдә сагынып,
Шул көнне уйлап ятам.

Сине көттем. Гаилә кордык,
Балаларыбыз туды…
Ямьле тормышны җимерде
Язмышның каты кулы.
Өч бала әтисе идең,
Сердәшем, терәгем дә.
Суларга төшеп югалган
Күк калдың йөрәгемдә.
(Безне юллар очраштырды)

Җитмеш сигезгә без шулай кердек…
Ул яңа ел сәер башланды.
Чал табигать чытык көзләр белән
Бутагандыр, дидек, кышларны.

Шушы кышның февраль ае,
Алып китте сине гомергә.
Кем уйлаган сине салырбыз, дип,
Җир куенына, салкын кабергә.
(Җитмеш сигезенче ел)

Синнән башка бу беренче язым,
Күңел моңсу, күздә – ачы яшь.
Гыйбрәт сөйләп, дуслар үгетлиләр,
Якыннарым бирәләр киңәш.
(Ринатыма)

Син дә ялгыз, мин дә, диеп,
Кәүсәләрен сыпырам.
Һич туктамый ташый күңел,
Киталмыйча тик торам.
Аксын, әйдә, күз яшьләрем,
Әйдә, ташысын күңел.
Кешеләр гаеп итсә дә,
Ул гаепләүче түгел.
(Ялгыз каен янында)

Бәхетнең җылы нурында
Кайгы-хәсрәт тарала.
Үзем тудырган бәхетләр,
Бәхетем – өч кыз балам.
Үстеләр инде, үстеләр
Газиз кыз балаларым.
Таяныр терәгем алар,
Алтын баганаларым.
(Өч бәхетем)

Үзе татлы, сүзе татлы,
Баламның баласы шул.
Әнисенең, әтисенең
Йөрәге парәсе ул.
(Үзе татлы, сүзе татлы)

Ишектән керә шаулашып,
Баламның балалары.
Онык кына түгел алар,
Җанымның дәвалары.
(Оныклар килгәндә)

Өч балама Әни булсам,
Дүрт оныкка Дәү әни.
Ике буын нәсел калгач,
Борчылмыйм да әллә ни.

Ялгыз үткән гомеремне
Аларга багышладым.
Өметне кыйблам иттем дә,
Яшәдем, ялгышмадым.
(Шатланып йөргән көнем)

Сукояр мин, Сукояр,
Шуңа якты күңелем.
Күңелем якты булганга
Озын минем гомерем.
(Мин – Сукояр)

Серләремне бүлешергә дә,
Юк бит сеңелем, апам.
Тормышны ялгызым тартып,
Бер көйгә яшәп ятам.
(Үзем генә күтәрдем)

Кеше көлдереп яшәмә,
Булмастайны да булдыр.
Иренмәсәң, хезмәт сөйсэң,
Тормышың җәннәт булыр.
Кояш кебек балкып яшә,
Һәркемгә биреп җылы.
Бу – минем ихлас теләгем,
Бу – минем күңел җыры.
(Яшим дисәң)

Киткәч, кире кайттым туган якка,
Горурланып яшим Арчамда.
Күңелемдә җырлы-моңлы Арчам,
Кайда йөрсәм, кая барсам да.
(Күңелемдә җырлы Арчам)
Көннән-көн үсә, ямьләнә
Мәгърифәтле Арчабыз.
Без – Арчаныкылар, диеп,
Горурлана барчабыз.
Монда яшәгән һәркемгә
Син Арчам, ныклы терәк.
Уйларда син, җырларда син,
И, мәгърифәтле төбәк!
(Мәгърифәтле Арчабыз)

Шигырь туа кай көннәрдә,
Алсу таң сызылганда,
Ялгызлыгымнан үртәлеп,
Күңелем сызлаганда.
(Язмыйча торып булмый)

Түзә каләм, һаман яза әле,
Тутыкмас ул, бар аның эше.
Минем шулай тормыш сөюемне
Кайдан белер иде соң кеше?
(Дусларга)

Сез – күңелем җимешләре,
Җырга кереп калыгыз.
Җыр тансыклаган күңелгә
Бүләк булып барыгыз.
(Шигырьләрем, сердәшләрем)

Әйтмәм, дигән идем үз яшемне,
Юбилей шул, әйтмичә булмый.
Миңа һаман унсигездер төсле,
Күңелем һич яшәүдән туймый.
(Гомер үрендә)

Туймадым эле яшәүдән,
Дөнья матур, дөнья киң.
Сугыш кына кабынмасын,
Илләр тыныч булсын, дим.
Мин – сугыш елы баласы,
Җанымда – газаплары.
Иминлектә үтсә иде,
Гомерем азаклары.
(Туймадым әле тормыштан)

Шигырь, җырлар язам әле,
Йөрим клуб, музейга.
Йөрәк кисәтә кайвакыт,
Син, дип, алай узынма.

Картлык алдында баш имик,
Үрнәк булыйк дус-ишкә.
Сау-сәламәт, горур булып,
Килеп җитик финишка.
(Картлыгым яшьлегендә)

Яшим әле бу тормышның
Бар матурлыгын тоеп.
Яшим әле матурлыктан
Шигырьләр, җырлар коеп.
(Үземнеке бары да)

Күңел серем ачкан шигырьләрем,
Күп куллардан әле үтәрсез.
Йөрәге саф, күңеле керсезләрнең
Чын дуслары булып китәрсез.
(Такыя үрдем)

Сагышымны бушатырга булышасың, каләмем

Төрле темаларга язылган шигырьләре тупланган “Ятимлек ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы” китаплары белән һәркемгә таныш булган Роза Шәйхетдинова бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без аның белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен белештек.
Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә күренекле язучылары белән дан тоткан Кесмәс ягында, татар әдәбиятына балалар язучысы Заһирә Гомәрованы биргән матур табигатьле Чөмә Елга авылында туган.
“Әти белән әни өйләнешеп нибары ел ярым гына торып калганнар, әтием Вәгыйз Бөек Ватан сугышына киткән, мин ул вакытта алты айлык бала булганмын. Әтием сугыштан кайтмады, хәбәрсез югалган, гомер буе көттек, эзләтеп карадык, аның турында бернинди мәгълүматыбыз да юк. Һай, үзәкләрне өзде дә соң ул ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр! Урманнан ботак-сатак төяп кайтканда арбаны вату, чикләвек җыеп кайтканда янчыгыбыз белән чикләвекләребезне алып калу, басуда бәрәңге алганнан соң, чиләккә 2 бәрәңге салганны күреп, бригадирның акыра-бакыра басу буйлап кууы, кешедән сатып алган утынны төяп алып чыгып китү һәм башка шуның кебек гаделсезлекләрне онытып булмый. Ашау-эчү, киенүгә килгәндә, әниемә бер генә бала булсам да, мин дә башкалар шикелле үк ач та булдым, ялангач та булдым. Авылыбызга урман якын булу гына безне ач үлемнән саклады бугай.
Балачагымдагы нәүмизләнеп ялгыз үсүем күңелемә тирән уелып калган. Урамыбыздагы өч ятим бала көн буе бергә уйныйбыз да, кич җиткәч алар өйләренә кайтып китәләр, аларның өйләрендә апалары, абыйлары бар. Мин урамда берүзем калам, әниләр басудан урак урып, арып-талып, караңгы төшкәч кенә кайталар. Мин өй нигезенә барып утырам да әнине көтәм, өйгә керергә куркам, черкиле кичләрдә бигрәк читен була, елап бетә идем.
Без, сугыш чоры балалары, беренче сыйныфтан башлап колхоз эшләрендә катнаштык, башак җыйдык, борчак утадык, пакус әйдәндердек, ашлык суктык, ашлык җилгәрдек, кош тизәге, көл җыйдык, көчебез җиткән бөтен эштә катнаштык. Минем 7 сыйныфны бетергәч, ВЛКСМ райкомы бүләкләгән мактау кәгазем әле дә саклана. Сикертән мәктәбендә укыганда мин бик актив идем, отряд советы, дружина советы председателе, класс старостасы, комсомол оешмасы секретаре булып сайландым”,– дип искә ала Роза апа балачагын.
Чөмә Елга башлангыч һәм Сикертән җидееллык мәктәбендә белем алганнан соң, Роза Шәйхетдинова Арча педагогия училищесына укырга керә һәм 1961 елда аны тәмамлаганнан соң, яшь белгечне Кама Тамагы районы Салтык мәктәбенә җибәрәләр һәм ул анда биш ел башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирә. Үз һөнәрен бик яратып башкара, шигырьләр язарга да вакыт таба, каникул вакытларында ике ел рәттән район газеталарында корректор, тәрҗемәче булып эшләп ала. Шул елларда аның шигырьләре газетада күпләп басыла. Кыз бала кайда эшли башласа, гадәттә шунда яшәргә дә кала. Ринат исемле егет аның язмышын үзгәртә, яшьләр гаилә корып яши башлыйлар. Ул еллар турында Роза апа: “Ринатым Кама Тамагы егете иде, өйләнешеп 4 ай шунда яшәгәч, әнием ялгыз булганлыктан, Арчага кайттык. 1966 елның көзе иде ул. Ул елларда да Арчабыз бик чиста, матур булып истә калган, сагынган булганмындыр инде. Ринат та Арчага тиз ияләште. Икебез дә эшкә мәдәният бүлегенә урнаштык, мин автоклуб мөдире, ә ул шунда шофер булып урнашты. Рус әбиендә квартирада торып, әни янына авылга кайтып-килеп эшләдек. Ринат аралашучан, тәртипле, кешелекле, ярдәмчел иде, әни белән дә килешеп, уртак тел табып яшәделәр. Без, бер күрүдә гашыйк булучылар, яратышып кавыштык, бер-беребезне хөрмәтләп, матур яшәдек, бик бәхетле идек. Кызларыбыз туды, Ринат балаларны бик яратты, исемнәренә кадәр үзе сайлап кушты. Әнине дә яныбызга алдык, килмим димәде, ялгыз яшәп интеккән булгандыр инде”,– дип баштан үткәннәрен сөйләде.

Тормыш үзенең зур сынавын бирә, 1978 елда Арча райкомында шофер булып эшләп йөргәндә авариягә очрап Ринат абый һәлак була. Ул көннәрне хәтердә яңартып: “Өч кыз бала, авыру әнием белән калдым. Һай, ул көннәрнең авырлыгы… Көн буе эштә үземне ничектер тотып йөри алсам да, кайткач  күңел ташый иде. Балаларга, әниемә күз яше күрсәтмәскә тырышып, паркка чыгып китәм. Шунда пар каеннарны кочаклап үкереп-үкереп елый идем, бу турыда язган шигырем дә бар. Ринатымнан башка бер көн дә яши алмас төсле идем, балаларым хакын хаклап, әкренләп үземне кулга алдым. Аларны паркка, күл буйларына алып бара, кышын чаңгы, чана шуарга алып чыга идем. Эшем дә бит әле минем күбесенчә кичке вакытта иде. Әтнә районы белән бергә вакыт, авылларга йөрүләр, тикшерүләр күп. Мәдәният эше кызык та, авыр да. Гел яшьләр арасында, җыр-музыка эчендә булгангадыр инде, эштәге авырлыкны бик сизмәдем дә шикелле, киресенчә ул минем күңелемә дәва булды. Әмма кичләрен концерт, смотрларга барганда парлылар барган юлдан, алар артыннан бара алмый идем. Банк урамыннан түгел, гел Горький урамыннан барып-кайтып йөрдем. Бик күп еллар шулай җәфаландым мин, ялгызлыгыма авыр ияләндем. Пар канатлы булып, тигезлек белән яшәү кеше гомеренең иң бәхетле, иң кадерле мизгеледер ул. Ләкин миңа аның бик аз өлеше генә эләкте. Ринатым белән без нибары 12 ел гына яшәп калдык, әмма ул бүләк иткән сау-сәламәт, игелекле балаларым белән бәхетле мин”,– дип олы хөрмәт белән Ринат абыйны искә алды.

Роза Шәйхетдинова 30 елдан артык районыбызның мәдәният бүлегендә тырышып эшли, башта күчмә клуб мөдире, 15 елын мәдәният бүлегенең кадрлар бүлеге инспекторы вазыйфасын башкарып лаеклы ялга чыкты. Озак еллар дәвамында башкарган намуслы хезмәтләре өчен Роза Вәгыйз кызы Татарстан мәдәният министрлыгының, конкурс һәм фестивальләр  оештыру комитетының, Арча район  хакимияте         һәм район мәдәният бүлегенең мактау грамоталары, 2020 елда “ТАССР төзелүгә 100ел”  истәлек билгесе белән бүләкләнде.

Бу еллар эчендә Роза Шәйхетдинова катнашында төрле мәдәни чараларны үткәрү өчен язылган сценарийлар, мәдәният хезмәткәрләре өчен чыгарылган методик ярдәмлекләрнең санын ачыклап, мәдәният йортлары, клублары һәм китапханәләре өчен  кадрларны сайлау һәм эшкә өйрәтү, аларда оештырылган чараларны контрольдә тоту һәм башка эшләрнең күләмен берничек тә бәяләп бетереп булмый. Аны Роза апа үзе генә белә торгандыр. Ә шуның арасында авыру әнине хөрмәтләү, Резидә, Гүзәл, Гөлшатның укуларын күзәтү, тормышка әзерләү, болар барысы да ялгыз хатын җилкәсендә булган, гомүмән, тормыш йөген тартып бару өчен көчле ихтыярлы, киң күңелле, сабыр, тыйнак булуы белән Роза апа бик күпләргә үрнәк.

Ул бүгенге көндә дә үзенең күңелендә булган хисләре, шатлыклы мизгелләре белән уртаклашу, тормыш авырлыклары килгән вакытлардагы сагышларын тарату өчен дә кулына каләм ала.

Кулымнан эш төшкән чакта,

Тия миңа ярдәмең.

Сагышымны бушатырга

Булышасың, каләмем.

И, каләмем, авыр сиңа,

Бөтен серне беләсең.

Мин елаганда елыйсың,

Мин көлгәндә көләсең.

Ак кәгазъ битенә күчсен,

Серләр, хисләр ташкыны.

Күңел хисен җыр итәргә,

Мин үзем дә ашкындым

      Роза апа, Сез барысына да ничек өлгердегез, дигән сорауга: “Арчага кайткач шигырьләремне газетага бирергә ояла идем, югыйсә, Кама Тамагында эшләгәндә язмаларым район газетасында гел басылып килде. Батырчылык итеп ике шигыремне “Арча хәбәрләре” газетасына биреп карадым, чыгардылар, ошатканнар. Редакторга шигырьләремнең шактый күп булуын, әрәм булып ятуларын әйттем. Ә ул миңа: “Газетага күп биреп булмый, китап итеп чыгармыйсызмы соң?”—дип, Гөлчирә Нәҗметдинова белән Миләүшә Шәйхетдиноваларның китапларын күрсәтте. Исрафил Рәхмәтулловичның шушы киңәше минем иҗат юлымны ачып җибәрде, китапларым чыккан саен аңа рәхмәт укыйм. Беренче китаптан калганнарын икенчегә дип, икенчедән калганнарын өченчегә дип, яңа иҗат иткәннәре белән тулыландырып тора-тора 5 китабым дөнья күрде. Аларны чыгаруда район хакимиятенең ярдәме бик зур булды. Шигырь яратучылар күп бит, аларны укып, үзләренең фикерләрен, җылы сүзләрен һәм рәхмәтләрен белдерүчеләргә мин дә олы рәхмәтемне белдерәм. Шигырьләрем авыл, табигать, туган телебез, Арчабыз, игенче хезмәте турында. Әти-әниемә, иремә балаларыма багышланганнары да бар, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга, халык язучысы, якташым Мөхәммәт Мәһдиевка багышланганнары да шактый урын алып тора.

Җырлар да язам, 15 ләп шигыремә көй язылды. “Арча таңнары”, “Сабантуй”, “Җиңү көне”, “Үтә гомер агымсудай” дигән шигырьләргә көй язылып, ул җырларны “Арча таңнары” вокаль ансамбле башкара, халык ярата. Көйләрне үзебезнең егетләр Нәзир Фәхретдинов, Илһам Вәлишин, Илфат Әскәровлар язалар.

Тормышны, табигатьне, авылымны, кешеләрне яратам. Чәчәкләр, гөлләр үстерәм, җиләккә, гөмбәгә йөрим. Газета-журналлар, әдәби китаплар укыйм, кроссворд, сканвордлар чишәм, үзем дә төзим, кыскасы, кул кушырып тик утырмыйм әле, тормыш гаме белән яшим”,– диде ул.

Роза Вәгыйз кызының шигырьләре тупланып чыккан китапларын һәркем яратып кабул итте. Бөтен тормыш юлын намуслы хезмәткә багышлаган, балаларына һәм оныкларына  дөрес тәрбия бирүгә зур өлеш керткән, үзенең шигырьләре аша татар теленең сакланышына һәм яшьләрдә туган телебезне өйрәнүгә омтылыш тудыруга  бәяләп бетергесез хезмәт башкарган Роза апа Шәйхетдинова белән без чиксез горурланабыз. Олы юбилеен билгеләп үткән көннәрдә без аңа ныклы сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының, туганнарының һәм дусларының кайгыртучанлыгын тоеп, яңа иҗат уңышлары белән безне сөендереп яшәвен телибез.

Без кемнәр?

Без кемнәр? – мәкалә. Кешенең кая туганлыгы ул аның шул төбәкнеке икәнлеген расламый, ди автор. Һәр якның күренекле шәхесләре бар, ләкин аның тамырлары шул җирлекнеке генә түгел, ә әти-әниләре, әби-бабайлар бөтенләй дә башка төбәктән булырга мөмкин. Шуңа күрә ниндидер кысалар белән генә чикләнергә, нәкъ шушы төбәк шәхесе дип кенә карарга ярамаганлыкны аңлата. Тарихчыларга өйрәнү өчен бу эш булып тора. Хәтта үзеңнең тамырларың кая барып тоташа? Бу сорауга җавап эзләр өчен һәр кеше нәсел шәҗәрәсен өйрәнергә, аларны барларга тиеш. Мәгърифәтчеләр искә алынамы? Аларның истәлек такталары яки музейлары булдырылганмы? Авторны шушы сораулар нык борчый. Ул мисалга Сатыш мәдрәсәсен китерә. Чөнки анда әтисе дә белем алган. «Без кемнәр?» – дигән сорауга җавап эзләп, аннан чыгу юлларын күрсәтә: тарихны өйрәнергә, музейларын төзергә. Бу эштә үзенең ярдәме тиячәген дә ассызыклый.

Мөхәммәт Мәһдиев – Татарстанның халык язучысы, галим кеше. Аның истәлегенә туган нигезенә, укыган мәктәбенә истәлек такталары куелды, музее эшли.

Мәһдиев, М.С. Әсәрләр: 10 томда / Мөхәммәт Мәһдиев ; (төз. Г. Хәсәнова). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. 9 т.: публицистика, эсселәр, интервьюлар. – 2019. – 478 б.

Чыганак: Мәһдиев М. Без – кемнәр? // Саба таңнары – 1991. – 19 март.

Габидуллина Х.К.

Төкле аягың белән

Төкле аягың белән – мәкалә. Илебезнең күп төбәгендә татар телендә газеталар басылып чыга. Ләкин Оренбург каласында бу эш бераз соңарган. Автор татар газетасы чыкмауда җитәкчеләрнең татар милләтенең бөеклеген, тарихын, мәдәниятын белеп бетермәүме, әллә онытуларымы дип борчыла. “Яңа вакыт” исеме астында чыга башлаган газетага Казан язучылары, журналистлары да теләктәшлек күрсәтеп, аның яшәешенә, үсешенә өлеш кертәчәкләре хәбәр ителә. Тарихка күз салсаң, “Вакыт” газетасы 1906 елда басылып чыга башлаган. Газета унике ел буе халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. 1918 елда Оренбург мөселман хәрби-революцион комитет тарафыннан газетаның матбага кәгазе конфисковать ителә. Шунлыктан татар газетасы чыгудан туктый. Ә яңа чыга башлаганы мондый язмышка дучар булмасмы?

Мәһдиев, М.С. Әсәрләр: 10 томда / Мөхәммәт Мәһдиев; ( төз. Г. Хәсәнова ). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. 9 т.: публицистика, эсселәр, интервьюлар. – 2019. – 478 б.

Чыганак: Мәһдиев М. Төкле аягың белән //Яңа вакыт (Оренбург). – 1991. – №1. – 26-31октябрь.

Габидуллина Х.К.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика