Муса Җәлил — татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

Бүген Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.

Муса Җәлил… бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты  М. Җәлилнең исеме, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле. Ул  – безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы. Аның исеме, шигырьләре мәңгелек,  ул һәрвакыт халык күңелендә яши.  Әйе, шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Аның исеме мәңгеләштерелде. Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды , музейлар ачылды. Муса Җәлил исеме пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, җырларда  чагылдырылды. Шагыйрьнең батырлыгы турында төрле милләт вәкилләре яза. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә,  халык күңеленә алтын хәрефләр белән язылган. Муса Җәлил тормышын, иҗатын күп кенә галимнәр, язучылар өйрәнде һәм өйрәнә. Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!

 

 

Мастер-класс

«Пушкин картасы» программасы кысаларында Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте укучыларына “Татар орнаментында ләлә чәчәге” исемле эчтәлекле лекция оештырылды. Укучыларга татар милли орнаметларының үзенчәлеге турында күп мәгълүмат җиткерелде. Лекциябез ахырында милли бизәкле заманча брелок ясатылды. Һәрбер укучы мастер-класста чын күңелдән катнашты.

Сталинград сугышы һәрчак хәтердә!

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 елга якын вакыт узса да, аның илебез һәм дөнья тарихында уелып калган сәхифәләре бик күп. Кешелек Мәскәү өчен сугышны, Ленинград оборонасын, Курск дугасы сугышын, Днепрны кичүне беркайчан да онытмас. Шундый бәрелешләрнең берсе – 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы.
Сталинрад өчен барган аяусыз бәрелешләрдә Татарстан ул-егетләре дә каһарманнарча сугыша. Аларның кырыктан артыгы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шуларның берсе – 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры генерал Гани Сафиуллин. Дошманга һөҗүм ясауда аның үз тактикасы була. Немец хәрбиләренең: «Сафиуллинныкылар!” – дип котлары очып торган. Чөнки аның егетләре дошманга һәрвакыт көтмәгән вакытта, көтмәгән урыннан ташлана торган була. Арча районы Иске Кишет авылында туып үскән Гани Сафиуллинның Сталинград сугышындагы иң зур батырлыгы – немецларның 371 нче җәяүле дивизиясен тулысынча тар-мар итеп, аның Мориц фон Дреббер җитәкчелегендәге штабын кулга төшерүе. Бу – Сталинград янында кулга алынган беренче немец генералы була.
Сафиуллин дивизиясе Сталинград сугышында фашистларның 18000 солдатын, 68 танкын, 22 очкычын, 3 бронепоездын, 400 дән артык минометын кулга төшерә, 100 дән артык танк һәм автомобилен юкка чыгара. Бу батырлыклары өчен якташыбыз Сафиуллин Гани Биккенә улына Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Аның әсәрләрендә гасыр тарихы. В его произведениях вековая история

#РРЦпоподдержкеСОНКО

#АрскКультура

“Казан арты”  музеенда Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфлары өчен Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәре буенча экскурсия-сәяхәт үткәрелде. Музей хезмәткәрләре тарафыннан әсәрдән халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары чагылдырылган  өзекләр уйналды. Г.Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына тулы күзәтү ясалды. Экскурсия – сәяхәт Халык язучысына багышланган эчтәлекле күргәзмә карау белән тәмамланды.  

Әлеге чара  Арча муниципаль районы Ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен бирелгән  Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулаган “Туган ягым — яшел бишек ” проекты кысаларында үтте.

 

Сегодня в музее «Казан арты»  для учеников гимназических классов Арского педагогического колледжа была проведена  экскурсия-путешествие по произведению  народного писателя Г.Баширова “Туган ягым-яшел бишек”.  Музейные сотрудники инсценировали отрывки, в которых раскрываются обычаи и традиции татар, пригласили ребят принять участие в народных играх. В завершении  путешествия был проведен обзор выставки, раскрывающей жизнь и творчество великого классика татарской литературы.

Мероприятие прошло  в рамках проекта « Я здесь живу и край мне этот дорог».  Данный проект получил поддержку в конкурсе на предоставление грантов Республики Татарстан на развитие гражданского общества 2022 г.  Арский историко-этнографический музей «Казан арты» реализует  проект  совместно с местной общественной организацией Ветеранов (пенсионеров) Арского муниципального района.

«Холокост – трагедия, которая не должна повториться»

В музее «Казан арты» были проведены часы истории «Холокост – трагедия, которая не должна повториться» для учащихся  Арских школ. Мероприятие было приурочено 78-летию освобождения солдатами Красной Армии заключенных концлагеря Освенцим. В ходе мероприятия учащиеся познакомились с трагической историей Холокоста, просмотрели фильм «Ужасы Освенцима». Большой интерес вызвала и выставка, посвященная ВОВ.

Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел!

Бүген Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көнгә якын камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел!

Арча районыннан да Ленинград блокадасын өзүдә күп якташларыбыз катнаша.
Шуларның берсе — Минһаҗев Мубаракша. Музейда үткәрелгән кичәбездә мәктәп укучылары аның тормыш юлы, музей фондында сакланган шәхси документлары белән якынрак таныштылар.

Минһаҗев Мубаракша Минһаҗетдин улы 1912 елның 12 декабрендә Татарстанның Кызыл юл районы (хәзерге Арча районы) Каратай авылында туа. Аны 1941 елның җәендә сугышка алалар.

Минһаҗев Мубаракша 1942 елның гыйнварында Ленинград блокадасын өзүдә катнаша, Ладога күле буенда бик озак оборонада торалар. Һәм ниһаять, Ленинград фашист гаскәрләреннән азат ителә. Ул берничә тапкыр яраланып госпитальгә эләгә. Госпитальдә дәваланып чыкканннан соң, яңадан фронтка китеп бара.

Минһаҗев Мубаракша Минһаҗетдин улы сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп, япон, фин сугышларында катнашып, исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. Ул “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” һәм “Ленинград саклавы өчен” медале белән сугышта ук бүләкләнә.

Минһаҗев Мубаракша сугыштан соң тракторист, җәен комбайнер булып эшли. Пенсиягә чыккач та яраткан эшен ташламый, үзенә алмашчылар әзерли. Бала вакытта мәдрәсәдә догалар өйрәнү, гомер буе биш вакыт намазны калдырмау, аңа көчле рухлы, сәламәт булырга ярдәм иткәндер. Дин иреге кергәннән соң ул бик күп еллар Апаз, Каратай һәм күрше авылларда муллалык вазыйфасын башкара. Минһаҗев Мубаракша 92 яшендә вафат була.

Туган ягым – яшел бишек

Арчаның 7 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә I Районара Бәширов укулары уздырылды. Укучыларга, килгән кунакларга музеебызда оештырылган “Туган ягым – яшел бишек” исемле эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде. Музей хезмәткәрләре жюри составында да катнаштылар.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее

Татар дөньясында иң мәшһүр әдип, күренекле якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 122 ел.

Әдип иҗаты гаять бай, фәлсәфи һәм күпкырлы. Сезгә әлеге хәзинәдән кайбер җәүһәрләрне тәкъдим итәбез:

📝 Иҗат итү ул бит язу гына түгел, ул үсү дә.

📝 Язар идем мин, иптәшләр, йөрәгем белән язар идем.

📝 Кайчагында иптәшләр арасында иптәшләр булмау кешене азаплый, борчый…

📝 Язучы һәрбер язган нәрсәсен үзе бирелеп, сөеп язарга тиеш. Шул вакытта гына ул чын иҗат җимеше бирә алыр.

📝 Дөньяны гел ал чәчәкләргә күмеп кенә карау – бик зур ахмаклык. Бертуктаусыз «Ура» кычкырып тору да шулай ук.

📝 Тормыш һаман уза… Озакламый миңа 40 тулыр… Ашыгырга кирәк. Тизрәк язарга тотынырга кирәк. Минем язасыларым бик күп бит әле.

📝 Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый. Әгәр аны, тегеннән-моннан гына эләктереп алып, чит-ят ояга ябып куялар икән, ул, шыксыз үрдәк баласы шикелле, зар елый.

📝 Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк.

📸 Фотода Гомәр Бәширов абыйсы Хәмзә белән. Казан, 1964 ел.
Әлеге фото музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана.

Яңа ел ялларының күңелле мизгелләре

Музейларга рәхим итегез!

Менә 2022 нче елның соңгы сәгатьләре дә якынлаша. Еллар бер-бер артлы үтеп тора, һәр ел күңелләрдә үзенчәлекле эз калдыра. Яңа ел дигәч, күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы да, нәтиҗәләр ясау, шулай ук өметле киләчәк белән кавышу хисләре дә уяна. Яңа ел шундый үзенчәлекле, тылсымлы бәйрәм. Һәркем Яңа елда могҗиза көтә.

Бәйрәм вакытларында музейларга йөрү- менә дигән ял итү чарасы. “Казан арты” музеенда совет чоры уенчыкларыннан ясалган күргәзмә белән танышырга, Яңа ел фотозонасында фотосессия ясарга да мөмкинлек булачак.

Музейларга рәхим итегез!
Бәйрәм көннәрендә “Казан арты” музееның эш сәгатьләре:
3, 4, 5, 6 гыйнвар — сәг.9:00 -15:00.

Шулай ук Арча шәһәренең Үзәк стадионында Совет чоры рухында бизәлгән гаҗәеп Музей-йортка тылсымлы бәйрәм рухын тоярга чакырабыз! Туганнарыгызга котлау открыткасы язу мөмкинлеге булачак! Күңелле музыка, яхшы кәеф, әкияти мохит һәркемгә дәрт һәм күтәренке рух бүләк итәчәк! Барыгызны да Үзәк стадионда урнашкан Музей-йортта көтеп калабыз!

Музей-йортның эш сәгатьләре:
3, 4, 5, 6, 7 гыйнвар – сәг.18:30 — 20:30.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика