Музейда кунаклар бар
6 август көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә Киров өлкәсеннән Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның сеңлесе Хәмидәнең оныкчыгы Маргарита Кононова үзенең әнисе Дания, ире Александр, Арчада яшәүче туганы Әлфия килделәр. Ул безгә үзе язган “Татарская наследница РАСПУСТИВШИЙСЯ ЦВЕТОК” исемле китабын бүләк итте. Анда Гомәр абый Бәширов, аның әти-әнисе, апасы Өммекамал, абыйсы Хәмзә, сеңлесе Хәмидә гаиләләре турында өстәмә мәгълүматлар бирелгән, һәрберсенең шәҗәрәләре төзелгән, фотолары куелган. Маргарита бу китапка урнаштырыр өчен материалларны безнең музейдан да алган иде. Хәмидә апа гаиләсе белән Киров өлкәсендә яшәгән. Маргарита журналист буларак Гомәр Бәширов һәм башка туганнары турында материаллар туплавын дәвам итәчәген белдерде.
Шәфигулла Гарипов
Кайтам сиңа, Арчам!
Агач исемнәре йөрткән төбәк
Бар микән ул – белә алмадым.
“Арча” – төрек сүзе “артыш” икән! –
Күпме яшәп шуны аңладым.
Ул ылыслы куак булып үсә,
Күп булгандыр, хәзер аз калган…
Кырым, Кавказ якларыннан килеп,
Ул Арчага исем кушалган!
Җылы як артышы бездә кайдан –
Әллә җылы җилләр исәме?
Халык бездә җылы табигатьле
Әллә инде шуңа үсәме?
Тау башлары, чиста һава кирәк –
Үсәр микән артыш бакчада?..
Рухи чисталык та кирәктер шул,
Шуңа да ул үсә Арчада!
Артышларны күрми китмәгез сез,
Булган чакта Арча ягында.
Ә аларның агач кадәрлесе
Үсә бары минем авылда!
Сигез-тугыз метр чамасы ул,
Биек түгел карап торышка.
Китап яза: “Шулай үсәр өчен,
Җиде йөз ел кирәк артышка!..”
Зур Арчага исем кушкан агач,
Бәлки, шулдыр – уйлап карасаң?..
Шул артышны исән саклыйк диеп,
Шигыремдә бүген сугам чаң!
Артыш исән – димәк, Арча исән!
Саклыйк бергә, диеп, сугам чаң!
Ашытбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, бик күп җырлар авторы, шагыйрь Наил Касыймның “Артыш” шигырен укыгач, Арчабызга соклану тагын да арта. 90 ел элек оешкан районыбызның үзәге булган Арча шәһәрендә берсеннән-берсе матур итеп эшләнгән күпкатлы йортлар, мәктәп һәм балалар бакчалары, спорт корылмалары, мәдәният учакларын, халыкка ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган паркларны якыннан күргәч шәһәребез белән горурлану тагын да көчәя генә бара. Соңгы елларда Арчаның үзәгендә төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. Совет мәйданында төзекләндерелгән Советлар Союзы Геройлары һәм Халык язучылары аллеялары, һәйкәлләр, төрле төсләр белән бизәлгән фонтан, ял итү урыннары, урам кинотеатры, районыбыз үсеше турында мәгълүматлар тупланган стендлар һәркемдә соклану уята
Тиздән үзенең 65 яшьлек бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенучы якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Наил Касыймның иҗатында Арча шәһәренә, районыбызның уңган халкына багышланган шигырьләре күп һәм аларның җырга әйләнгәннәре дә бар.
Арчам
Арча урманнары куе кара
Арча урманнары аланлы.
Кайта алмасам да тоеп яшим:
Сагынасыңдыр моңлы балаңны.
Арча кырларында – арыш, бодай,
Арча кырлары ул тургайлы.
Онытылып тыңлыйм шул тургайны,
Сизә булыр күңел тулганны!
Арча тавы биек, ак мәчетле
Яңгырый азан ерак-еракка.
Арча тавы – Тукай менгән тау ул,
Иман чәчә һәрбер тарафка!
Кырларың да, урман-суларың да
Күз алдымда кая барсам да.
Җанга шифа, йөрәккә ял алам
Бары синдә – гүзәл Арчамда!
Наил Касыйм Арча районында туып-үскән язучылар белән горурланып яши, аларның иҗатын бик теләп өйрәнә, алар белән аралашып яшәгән булуына сөенә һәм якташларыбыздан үрнәк алып иҗат итә.
Казан арты
“Казан арты” дигән сүзне
Әйтү җитә татар халкына:
Кул сузалар танып, әйтерсең лә,
Барлык татар Казан артыннан!
Казан арты, синдә яше-карты
Шигырь сөя, җырлый, гармунчы.
Санап кына бетерерлек түгел –
Берүзеңнән күпме язучы!
Тукай, Камал, Гомәр, Сибгат, Гариф,
Мөхәммәт, Мәрҗани…– күп алар.
Һәркайсына һәйкәл куеп була,
Бар да Казан арты –Арчалар!
Казан арты, бар соң нинди серләр
Синең ямьле, нурлы җиреңдә?
Әллә синдә чәчеп үстерәләр
Шагыйрьләрне, моңны, җырны да?
Әйтерләр күк:”Нигә сездә генә?
Бездә дә бар сезгә торырлык”!
Шигъри теләгем дә – йөрәкләрдә
Уятырга теләү горурлык!
Горурлык ул – тирән яткан зур көч,
Түгел минлек, түгел мактану…
Мин шикләнәм: халкын сөймәгәннең
Дөреслекне җирдә яклавын!
Гүзәл табигатьле күп җирләр бар,
Нигә юк соң аннан талантлар?..
Ямьле җирдә тору аз, күрәсең,
Горурлыктан мәллә канатлар?!
Казан арты горурланып яши,
Искә алып данлы улларын.
Нык ышанам, шул халыктан эле
Яңа Тукайларның туарын!..
Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, халык шагыйрьләре: Илдар Юзеев, Равиль Фәйзуллин һәм башка язучылар Наил Касыйм иҗатын күзәтеп бардылар, киңәшләрен бирделәр.Олпат язучыларның ышанычын аклап Наил Касыйм иҗат итә, үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Без якташыбыз Наил Касыймга иҗат уңышлары телибез, аннан Арчабыз һәм туган ягыбыз турында яңа шинырьләр һәм җырлар көтәбез, аның иҗаты уңышлы булсын, каләме язсын да язсын!
Кайтам сиңа, Арчам!
Синең турындагы җырны, Арчам,
Җырламый мин түзмим, кая барсам…
Җырлар ягы, моңнар ягы, Арчам,
Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам!
Кушымта:
Суза Арча поездлары
Гудокларын, гудокларын.
Сорый алар:”Туган якны
Онытмадың?…”
Чаба Арча поездлары,
Җырлар җырлап, кырлар буйлап
Кайтып киләм, Арчам,
Сине уйлап!
Арча, Арча – данлы Казан арты! –
Кыз-улларың белә дөнья халкы.
Талантлы син, илһам канатлы син,
Берүзеңдә күпме йолдыз балкый!
Туган ягым минем, ямьле Арчам! –
Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам.
Туган ягым минем, гүзәл Арчам! –
Кайтмас идем, синсез яши алсам…
Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Көчле рухлы сугыш чоры баласы
Әсхәдуллин Гыйльмулла Әсхәдулла улы 1929 елның 24 маенда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында ишле балалы, бик ярлы гаиләдә дөньяга килә. Дини белемле әнисе Өммикамал зур тырышлык белән (ире белән такта ярып, чабата үреп базарда сата) балаларын ачлыктан саклап кала. Гыйльмулланың әтисе бик яшь килеш йөрәк авыруыннан үлеп китә. Ул булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бер класста укый. Йортта кечкенә сеңлесеннән башка кыз туганы булмау сәбәпле, малай һәр эшкә намус белән карый, теләсә нинди хезмәтне авырсынмыйча башкара. Тормышлары авыр булуга карамастан, Гыйльмулла көр күңелле, кешелекле, тәртипле булып үсә. Бөек Ватан сугышында бертуган абыйсы Хөрмәтулла һәлак була. Гыйльмулла яшьтәшләре белән яздан көзгә кадәр басуда җир тырмалап, ындырга көлтәләр ташый, кышын кар тотып, тимурчылык эше белән шөгыльләнә. 1947-1950 елларда армия сафында хезмәт итә. Хезмәттән чыныгып, егәр егет булып өлгереп кайта. Кайткач, колхозга эшкә кала һәм бригадир итеп билгеләнә. Пөхтә, чиста, төгәл, кырыс, ләкин гадел Гыйльмулла һәр эшнең җиренә җиткерелеп эшләвенә ирешә һәм кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. 1965-1980 еллар аралыгында ферма мөдире булып эшли. Фермада эшләгән вакытта коллективны нык тота, эш күрсәткечләрен югары күтәрә. 1953 елда бер балалы Галия исемле хатынга өйләнә. Галиясенең кызы Мәдинәне бик тә ярата, аның көеннән торып, күңелен күрә белә. Оныгы тугач та, аны кулыннан төшерми, уйный, сөя, ярата. Бала җанлы, кече күңелле, көчле рухлы Гыйльмулла йорт-җирен чиста тота, хатыны Галиядән дә шуны таләп итә, маллар асрый, өр-яңа йорт салып чыга. Үзе балта остасы буларак, авылдашларына да ярдәм күрсәтә. Төгәллек өчен дип ясаган аерым таягы булып, хәтта утын әрдәнәсен дә шуның белән тигез итеп өеп куя. Бу кешенең сәнгати яктан иҗади сәләте турында сөйли. Урманның аерым урыннарында печән чаба, гомумән алганда, ул урманны нык ярата. Шунда ялгызы калып, урман белән серләшә. Ферма мөдире булып эшләгәндә эшчеләрне кирәк икән ачулана, кирәксә, яклап чыга белә. Кешегә ышанычы зур була һәм эшләгән кешене хөрмәт итә, коммунистик законнар белән яши. Кызганыч, бик яшьли 1984 елның 11 сентябрендә инфаркттан үлеп китә. М.Мәһдиев әсәрендә 5 малай, 1 кыз дип шушы гаилә турында яза: Хөрмәтулла, Нурулла, Гыйльмулла, Мөхәммәт, Равил, Минзада. Язучы сыйныфташы турында бары җылы фикердә булуын гына ассызыклый. Бүгенге көндә Гыйльмулла Әсхәдуллинның нигезе калмаса да, аның кызы, оныгы, оныкчыклары, туганнары бар. Алар күңелендә ул бары якты эз калдырган кеше.
Халидә Габидуллина
Гармунчы егет
Сәгыйдуллин Саяр Сәгыйдулла улы 1936 елда дөньяга килә. Әнисе Гыйльмениса иреннән аерылып туган авылына кайтып урнаша һәм Саярны ялгызы үстерә.Гөберчәкнең башлангыч мәктәбендә, җидееллык белемне Сикертәндә ала. Кечкенәдән әнисенә ярдәм итеп үскән, ирләр эшенә үзлегеннән яки күрше-тирә абыйларыннан күреп өйрәнгән егет балта остасына әйләнә. Сугыш башланганда биш яшьлек булган Саяр әнисенә ияреп басуга йөри. Бераз үсә төшкәч, урак вакытында кырда башак җыеп, көлтәләр ташый. Кечкенәдән авыл атлары янына “кунак”ка йөргән малай 1950 елда Иваново шәһәренә урман кисәргә бара. Анда ул агачларны урманнан ат белән ташый. Уңган, сер бирергә яратмаган авылдашыбыз бик матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган. Шул сәләтләре белән авыл кызы Фәвияне үзенә караткан да инде. Алты ел аның белән очрашып йөреп, армия хезмәтеннән кайткач, өйләнә. Алты балага гомер бирә. Гармунын кулыннан төшермәгән Саяр ага балаларын уйнап биетергә яраткан. Моңлы кеше булган ул. Әтисез үтелгән гомер, тормыш авырлыгы да аның моңлылыгына нигез булгандыр. Казанга барып, шоферлыкка укып кайта һәм кулына документ алган көннән колхозда шофер булып егерме дүрт ел эшли. Эшләү дәверендә нинди генә авырлыклар белән очрашмаган да, никадәр юл үтмәгән. Саяр ага һәрчак өстәлдә мул ризык торуын яраткан, авыр елларда да сыерын бетермәгән, хуҗалыгын ныгыткан. Сөт һәм каймакны үз иткән авылдашыбыз балаларын укытып, дөрес тәрбия бирә, аларны хезмәт белән тәрбияли. Балалары башлы-күзле булып, һәркайсы үз оясын кора. Оныклар туып, матур гына эшләп, яшәп ятканда Саяр Сәгыйдуллинга инсульт була. Тугыз ел урын өстендә ята. Хатыны, балалары тәрбиясендә була ул. Кызганыч, үлем сорап килми, Саяр абый 2000 елның 20 июлендә вафат була. Хатыны Фәвия апа тигез тормыш чорын сагынып яши, истәлекләре белән бүлешә, ире рухына көн дә дога кыла.
Халидә Габидуллина
Районыбыз оешуга 90 ел
Рухи таулар Ватаны, син, Арча!
Сүнмәс яшьлек Ватаны, син, Арча!
Дан — шөһрәтләр Ватаны, син, Арча!
Ватанымның ал таңы, син, Арча!
1930 елның 10 августында ТАССРда административ берәмлек буларак кантоннар үзгәртелеп 46 район төзелә, бу документта тугызынчы номерда Арча районы да күрсәтелгән. Бүген Татарстанда иң зур районнарның берсе булган Арча районы оешуга 90 ел. Шул уңайдан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Арча ягы – данлы төбәк” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә Арча районының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче китаплар, төрле елларда чыгарылган буклетлар, газета-журналларда чыккан мәкаләләр, фотолар, Арча районында җитәкче булып эшләгән шәхесләр турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Якташыбыз Вәзыйх Рәхимовка – 85 яшь (2.08.1935 – 27.03.2007)
ТАССР төзелүгә 100 ел
Арча районы оешуга 90 ел
Арча кайда, Арча кайда
Арча ул тау башында,
Казаннардан кайткан чакта
Көлеп тора каршыңда.
Төзүче, хәбәрче, үзешчән шагыйрь, якташыбыз Вәзыйх Рәхимов “Арча” дип исемләнгән шигырендә үзе яратып яшәгән Арчага карап соклануын белдергән. Аңа быел 2 август көнне 85 яшь тулган булыр иде. Ул 1935 елда Әтнә районының Кышлау авылында колхозчы гаиләсендә туган. Алар гаиләдә алты бала тәрбияләнәләр, барлык балалар да Шакиров фамилиясендә булган, ә Вәзих абый әтисе исеменнән алынып Рәхимов фамилиясен йөртә. Шуңа күрә дә ул кайбер документларда Шакиров буларак та әйтелгән. Ул үз авылларында җидееллык, ә аннан соң Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. Вәзыйх абыйның теләге әлбәттә укуын дәвам итү була. Ләкин тормыш авыр булу сәбәпле Мәскәү шәһәренә барып укырга кергәннән соң, аны ташларга туры килә. Ул анда төрле эшләрдә эшли, аннары аны язмышы төзелешкә алып килә. Мәскәү шәһәрендә хәрби хезмәткә алына, аннан Ленинград янына күчерелә һәм Казахстанда хәрби хезмәтен тәмамлый.
Бүгенге көндә Арча станциясендә яшәүче тормыш иптәше Саҗидә апа белән алар Казахстанда танышкан булалар. Яшьлек елларын искә алып Саҗидә апа: “Мин Казахстанда үскән кыз. Вәзыйх солдат хезмәтен үткәндә, без аның белән тыныштык. Буш вакытларында ялга чыккач, ул мине киноларга, төрле кичәләргә чакыра иде. Мин, ул акчаны каян ала икән дип, бик гаҗәпләнә идем. Ә ул шигырьләр язып, аларны төрле газеталарга җибәреп, шуннан килгән гонорар хисабына миңа хөрмәт хисләрен аңлаткан икән. Без өйләнешеп гаилә кордык, Казахстанның Биштүбә посёлогында яшәгәндә ике улыбыз: Әлфәт һәм Әсхәт туды. Вәзыйх төзелештә ташчы, бригадир, соңыннан мастер, прораб булып эшләде. Аны һөнәр училищесына чакырып алдылар, ул анда дүрт ел буе яшьләргә төзелеш серләрен өйрәтте, ләкин аның күңеле гел төзелешкә тартылды.
Вәзыйхның бик тә туган якка кайтасы килде һәм без 1967 елда гаиләбез белән Арчага күченеп кайттык. Ул вакытта районда төзелешнең киң таралган чагы иде. Вәзыйх “Татагропромстрой” берләшмәсенең Арча хуҗалыкара төзү оешмасында прораб булып эшләде һәм ул үзгәртелгәннән соң МСО да эшләп, лаеклы ялга китте. Безнең Вәзыйх 45 ел эшләп, гади төзүчедән прораб дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде, ул елларда аның катнашында бик күп яңа объектлар төзелде. Аның хезмәтен хөкүмәтебез дә зурлап бәяләде: бик күп мактау грамоталары әле дә саклана, 1975 елда аңа РСФСРның атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде. Һәр яңа төзелешне куллануга тапшырган саен ул канатланып, хисләнеп йөри иде. Шул көннәрдә анда эшләүчеләр турында я яңа бер мәкалә, я сокланып укырлык бер шигыре туа торган иде.
Арчага кайткач кызыбыз Римма туды. Әти кеше буларак, Вәзыйх балаларны бик яратты, аларның укулары белән кызыксына, уңышлары булса куана, гел ярдәм итеп тора иде, мин гомүмән андый тәртипле ир-атны белмим”,– дип горурланып искә ала Саҗидә апа.
Вәзыйх Рәхимов илленче еллар башында ук яза башлап, аның әсәрләре “Үсү юлы” альманахында, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” һәм башка газеталарда, Татарстан китап нәшрияты чыгарган җыентыкларда, “Чаян”, “Азат хатын”, “Идел” журналларында дөнья күрде. Кайбер шигырьләре рус һәм казах теленә дә тәрҗемә ителгән.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 1949-1957 елларда ТАССРның Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшләгән язучы Газиз Иделленең 1954 елның 14 декабрендә язылган хаты саклана. 60 ел элек язылган бу хатта: “Хөрмәтле иптәш Рәхимов! Хатыгызны һәм ике шигырегезне алдым. Укырга керүең белән котлыйм. Бик-бик яхшы эшләгәнсең. Укы, тырыш, белемеңне күтәр, бу – гомүмән кирәк, ә шагыйрь булырга омтылган яшь кеше өчен – бигрәк тә!
Әльманахыбызның 7 нче китабы чыкты. Анда сезнең ике шигырегез урнаштырылган. Сезгә бер китап җибәрәм. Алгач та белдереп хат язарсыз. Хәзер 9 нчы китапны туплап ятабыз. Әле редколлегия утырышы булганы юк. Шул сәбәпле өзеп әйтә алмыйм. Соңгы ике бәләкәй шигырегез миңа ошады – матур, оригиналь. Укуыңда, иҗатыңда уңышлар теләп, Газиз Иделле. 14 декабрь, 1954 ел.”
Бу хат якташыбыз Вәзыйх Рәхимовка адресланган. Яшьләр өчен чыгарыла торган “Үсү юлы” альманахының 7 нче санында аның “Сарбай” дип исемләнгән мәсәле басылган була:
Йокымсырап ята Сарбай
Келәт янында.
Очып төште песнәк шулчак
Аның алдына.
–Туган,– диде ул, – гафу ит
Борчуым өчен:
Нигә соң икәү: “Көчек” һәм
“Эт” синең исем?
Сарбай әйтте:
–Мин көчлеләр
Алдында – көчек.
Ә көчсезләр алдында – эт,
Менә бит ничек.
Минем хуҗам да, песнәк дус,
Гаҗәп бер агай:
Кечкенәгә – бюрократ,
Зурга – ялагай.
Музейда саклана торган икенче хат 1954-1958 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә эшләгән шагыйрь Әхмәт Юныстан килгән.“Хөрмәтле иптәш Рәхимов! Сезнең алданрак җибәргән бер шигырегез альманахның 8 нче номерына кертелгән. Ә соңгылары өстендә бераз эшлисе булыр әле. Сүз “Кулъяулык”, “Сукмак”, “Күл буенда” дигән шигырьләр турында бара. “Сукмак” шигыре тел ягыннан матур, җылы итеп язылган. Әйтелгәннәр буенча эшләп, төзәтеп чыккач, яңадан җибәрерсең. Сәлам белән, Әхмәт Юныс , 31 август-1955 ел”.65 ел элек язылган хатлардан күренгәнчә, өлкән язучылар башлап каләм тибрәтә башлаучы яшьләр иҗатына бик игътибарлы булганнар һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузганнар. Вәзыйх Рәхимов Әхмәт Юныс тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләрне төзәтеп җибәргәннән соң “Үсү юлы” яшьләр альманахында берничә шигыре басылып чыга:
Кулъяулык
Исеңдәдер әле, йөрәк дустым,
Ил чигенә минем китүем,
Киткән чакта чиккән ал кулъяулык
Синең миңа бүләк итүең.
Саклыйм аны куен кесәмдә мин
Истәлегең итеп әле дә,
Арыш, бодай, солы башаклары,
Чиккәнсең син аңа, Язилә.
Шунысы гаҗәп, бүләк итә идең
Чәчәк рәсеме төшкән кулъяулык,
Бусы нигә яңа үрнәк белән
Эшләнгән соң? – йөрдем уйланып.
Ниһаять, мин бүген кул эшенең
Серенә төшендем, аппагым,
Хәтерләтеп торсын өчен булган
Киң кырларын туган якларның.
Вәзыйх Рәхимов шулай ук районыбыз тормышын яктырткан бик күп мәкаләләр, фельетоннар, шигырьләр дә язды. Ул район газетасы оештырган “Иң яхшы хикәя, очерк, шигырь, репортаж” дигән конкурсларда 50 нче еллардан бирле катнаша, һәм ул конкурсларда һәрвакыт җиңүче итеп таныла. Аның куен дәфтәрендә менә шундый юллар бар: ”…Конкурста катнашкан авторларның әсәрләрен тикшереп чыкканнан соң, конкурс комиссиясе, беренче бүләккә лаеклы әсәр булмаганлыктан, аны беркемгә дә бирмәскә дигән карарга килде. Вәзыйх Рәхимовның “Буранлы төндә”, “Икенче очрашу” дигән поэмалары 2 нче дәрәҗә бүләккә лаеклы дип табылдылар”.
Язучы Радик Фәизов аның иҗаты турында: ”Вәзыйхның язган шигырьләре дә, мин шулай әйтер идем, аның үзе кебек үк төзүчеләр. Аларга изге һәм якты максат: тормышыбызны үзгәртергә, ямьләндерергә омтылыш, ваемсызлык-тәртипсезлекләрдән пошыну, аларны кабул итмәү салынган. Һәм гомере буена әнә шундый, һәркайсына тирән мәгънә, фәнни итеп әйтсәк, социаль нагрузка салынган шигырьләр язды ул. Шундый үткер шигырьләре белән сәхнәләрдә, телевизор экраннарында да халык алдында чыгышлар ясады. Аның әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый”,– дип язды.
Өчәү без
Россиянең атказанган
Исемен кемнәр алган?
Күптер алар…ә без өчәү
Бер авылдан – Кышлаудан.
Беребез… клуб мөдире,
Сафиуллин Нургали!
Туганда ук елап түгел,
Гармун уйнап туган ди.
Икенчебез…укытучы,
Закиров Камил иде;
Тик иртә китте тормыштан,
Арабызда юк инде.
Өченчесе мин- абзагыз,
Бу юлларны язамын.
Гомер буе йортлар салдым,
Бүген исә ялдамын.
Россиядә атказанган
Ничә кеше,ничә мең?
Ә Кышлаудан өч кеше без:
Камил, Нургали һәм мин.
Якташыбыз Вәзыйх Рәхимовны районыбыз халкы яхшы хәтерли, аның язмаларын укып барган өлкәннәр аның иҗатына югары бәя бирәләр. “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Вәзыйх абыйның кулъязмалары, газета һәм журналларда басылган шигырьләре, хикәяләре, кызыклы язмалары, төрле төзелешләрне ачу күренешләрен сүрәтләгән фотолары , бергә эшләгән кешеләрнең хатирәләре саклана. Аның тормыш иптәше Саҗидә апа, балалары һәм оныклары музей белән даими элемтәдә торалар. Музей хезмәткәрләре Вәзыйх Рәхимовның шигырьләрен, газета-журналларда басылган мәкаләләрен туплап “Тик яхшы сүз яхшылыкка бара әйдәп” дип исемләнгән китап чыгардылар. Вәзыйх абыйның гаиләсенә, туганнарына, дусларына һәм якташларына истәлек булган бу китап “Арча МСО”сы ширкәте директоры Зиннур Нурулла улы Гарифуллинның кайгыртуы һәм матди ярдәме белән дөнья күрде. Китапка язган кереш сүзендә ул: “Миңа да Вәзыйх Рәхим улы белән бергә эшләргә туры килде. Төзелеш документларын ничек тутырырга, төзүчеләр белән уртак тел табарга, аларга карата уңай мөнәсәбәттә булырга, ә иң мөһиме кешенең хезмәтен бәяләргә өйрәтте. Кирәк вакытта ул тәнкыйтьләп тә , кызыклы вакыйгалар һәм үз шигырьләрен сөйләп тәрбияләп тә ала иде. РСФСР ның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимовның иҗаты саклансын һәм киләчәк буыннарны тәрбияләүдә ярдәм итсен иде”,– дип язган.
Саҗидә апа бүгенгесе көндә оныгы Лилия белән бергә яши, балалары һәм оныклары аны олылап, хөрмәт күрсәтеп, ярдәм итеп торалар. Саҗидә апа 50 ел бергә гомер иткән Вәзыйх абыйның башкарган хезмәтләрен искә төшереп, иҗатын барлап, үзенә багышланган шигырьләрен кат-кат укып, аны сагынып һәм горурланып яши.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Сугыш чоры баласы
Сөнгатуллина Җәмилә Әскәр кызы хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1937 елның 21 июлендә гади колхозчы гаиләсендә ишле балалы гаиләдә туа. Әтисе өлкән кеше буларак, Бөек Ватан сугышына алынмый. Ләкин кешеләр җыеп окоп казырга йөри. Әтисе шулай чыгып киткән вакытларны Җәмилә апа әле дә хәтерли. Сугыш беткән елны кечкенә Җәмилә Гөберчәк башлангыч мәктәбенә укырга керә һәм җидееллык белемне Сикертән мәктәбендә ала. Кечкенәдән әти-әнисе әйткән сүзне тыңлап, өй тирәсендәге эшләрне өйрәнеп үсә. Үрнәк алырлык апа-абыйлары булганда кыз ачлыкка да, юклыкка да ияләшә. Ләкин әти-әнисенең тырышлыгы белән алар башка балалар янәшәсендә ач булып авыртмаганнар, кияргә кием юк дип төшенкелеккә бирелмәгәннәр. Өлкәнрәк апалары тегү эшен өйрәнеп, булган тукымадан кием-салым тегеп киергән. Алабута, кычыткан һәм башка ашарга яраклы үләннәр дә аларга ачлыктан сакланып калырга булышкан. Ләкин сугыш һәм аннан соңгы чорда бу үләннәрне дә үз тирәлегеңнән генә җыеп ашарга яраган. Чөнки бөтен кешенең дә тамак туйдырасы, ашыйсы килгән чор. Чибәр, моңлы тавышлы Җәмилә 1952 елда колхозда бозаулар карый башлый. Авыл егете Мансур белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Бригада эшендә дә хезмәт куя. Бер генә эштә дә сынатмаган, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган Җәмилә Сөнгатуллина балаларын да хезмәт белән тәрбияли. Ләкин тыныч, имин тормышта тигезлеге югала, ире вафат була. Шундый булса да ул бирешми, кайгыларга баш ими. Балалары гаилә кора, оныклар тәрбияләшә. Ә бүген ул дәү әби дә – оныкчыклары бар. Җәмилә апа булган тормышына сөенеп, онык-оныкчыкларга шатланып улы Дамир белән яши. Ә үткәннәр хәтердә генә саклансын, Җәмилә апаның гомере озын булып, күп еллар кадерле кеше булып яшәргә язсын!
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
Сигез кыз әнисе
Зиннәтова Шәмсия Фәтхетдин кызы 1917 елның 19 маенда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында туа. Мәдрәсәдә уку мөмкинлеге булмау сәбәпле, үзлегеннән кушарга, санарга, латинча язарга өйрәнә. Унбер яшендә дөм ятим кала, чөнки әти-әнисе бер атна аерма белән вафат булалар. Кечкенә кыз Казанда яшәүче апасы Гыйльминур тәрбиясендә була. Шәһәрдә яшәгәндә берничә һөнәр өйрәнә һәм ипи пешерүче, тегүче, чәчтарашханәче булып эшли, кияүгә чыга. Бөек Ватан сугышы чорында гаиләсе белән шәһәрдә яши. Ире сугышта һәлак булгач, кызы белән кабат авылга кайтырга туры килә. Зиннәтуллин Гарифулла белән яңа гаилә корып, сигез кыз тәрбияләп, аларга белем һәм дөрес тәрбия бирә. Кызларын кечкенәдән барлык хуҗалык эшләренә өйрәтеп үстерә. Үзе колхозда басу каравылчысы (элек авыл җирендә казлар күп асралган. Аларны басудан гел куып торганнар), бригадада төрле эшкә йөри. Үзенә йөкләнгән хезмәтне намус белән башкара.
Ул татар хатын-кызларына хас сыйфатларга ия. Аның тырышлыгы, өлгерлеге, дөньяны ярата белүе, җор телле булуы балаларын, авылдашларын сокландыра. Нигезенең тоткасы, ышанычлы терәге булып яшәгәндә пар канаты дөнья куя. Кызларының гаилә корып, балалар үстергәненә сөенеп яшәгәндә арада иң мөлаем, уңган, тырыш, шигъри җанлы укытучы кызы Әлфинуры авырып вафат була. Язмышның мондый борылышын көтмәгән ана кайгысын йөрәк түренә салып, сабырлык белән яши. Тормышны яраткан Шәмсия Зиннәтова ягымлы елмаюы, төпле киңәшләре белән балаларына үрнәк булып тора. Һәрчак ачык йөз белән аларны каршы ала, тәмле ризыклары белән сыйлый. Күрше-тирәсе белән аралашып, дустанә яши. Хуҗалыгында маллар асрап, бакчасында яшелчә үстерә. Төп нигездә кызы Әнисә һәм кияве Равил, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә. Кызганыч, авылдашыбыз 2002 елда вафат булып, авыл зиратына җирләнә. Кызлары, оныклары, оныкчыклары аны бүген дә сагынып искә ала, аның рухына дога кыла, ул өйрәткәнчә яшәргә тырыша.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Тугры хатын
Хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында Абрар гаиләсендә 1914 елда Зәкиябану исемле кыз туа. Кечкенә кызчыкка теләгәнчә белем алу мөмкинлеге булмый. Ачлык елларына туры килгән балалык еллары күңеленә уелып калган Зәкиябану хуҗалыктагы эшләргә булышып үсә. Яшьтән авыл егете Габдуллага кияүгә чыга һәм балалар таба. Колхозның бригада эшләрендә йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Ирен ике яшьлек улы Хәсбиулланы күтәреп, кызын җитәкләп, Масра басу юлыннан сугышка озата. Ләкин ире фронтка түгел, ә Суслонгерга эләгә. Аның янына авылдашлары барган вакытта Зәкиябану да бара. Күпмедер вакыттан соң фронттан хатлар килә башлый. Балалары белән тормыш йөген сөйрәгән хатын 1944 елда иренең һәлак булуы хакында хәбәр ала. Утыз яшьлек тол хатын иске, кечкенә йортта кала һәм гомере буе ирен көтеп яши.
Уракка балалары белән бергә йөри, төннәрен күлмәк-ыштаннар ямаган хатын кайгыга бирешми. Үзенең үҗәт һәм кырыс характеры белән хуҗалыгын алып бара, балаларын укыта, дөрес тәрбия бирә. Эшчән, кара озын чәчле Зәкиябану урманга йөрергә ярата, чөнки сугыш вакытында ашарга да, кияргә дә юк вакытлар. Ә урман кешене ачлыктан саклап калган урын. Урманда төрле үлән, җиләк, чикләвек һәм өй миченә ягарга корган агач ботаклары бар. Ләкин урман каравылчысы ул заманнарда урманны нык саклаган. Корган ботак җыеп алып чыккан кешеләргә я штраф салган, я булмаса кире урманга керткән, ферма яки ындыр табагына илттергән. Ягар өчен саламны кырдан кышын кар ерып алып кайтсалар, язын черек бәрәңге җыеп ашаганнар. Черек ашап агуланучылар да ул вакытта күбәйгән. Ә Зәкиябануның балалары үсә төшкәч, хуҗалык эшләрен алып бару бераз җиңеләя. Улы тракторчылар курсында белем ала, колхозда күп еллар тракторда эшли. Килене Җүәйрә белән уртак тел табып, оныкларын үстерешә. Оныкларына оекбаш-бияләйләр бәйләп киертә, камыр ризыклары пешереп сыйлый, бигрәк тә ипине хуш исле итеп пешерә.Оныкларының михербанлы, шәфкатьле булып үсүләрен тели. Олыгайгач та көзен урманнан чикләвек җыярга ярата. 1994 елның 13 декабрендә улы һәм килене тәрбиясендә яшәгән, сугыш чорында үзенең фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан Зәкиябану вафат була.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Авылның хат ташучысы
Вафина Габидә Гатаулла кызы 1914 елның 23 февралендә хәзерге Арча районы Казиле авылында туа. Балачагы илдә барган сугыш һәм ачлык елларына туры килә. Кыз 14 яшеннән ятим кала, әнисе вафат була. Кечкенәдән хуҗалык эшләренә өйрәнеп үскән кыз, язмыш сынавы каршында сыгылмый, барлык эшне дә җиренә җиткереп башкара. Кыз яшьтән бәйләү һөнәрен үзләштереп, кешеләргә оекбаш-бияләй бәйләп бирә торган булган. Ә аның урынына ашарга яки кием тегәргә тукыма юнәткән. Чигү, тегү эшен дә оста башкарган, шәлләр бәйләп саткан. Аларның сәке асты тулы йон булган, чөнки кеше йон китереп биргән, ә Габидә, җитез кыз буларак, һәр кешенең гозерен үз вакытында үтәү өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән. 1936 елда Гөберчәк авылы егете Нигамәткә кияүгә чыгып, өч балага гомер бирә. Ире Фин сугышында катнаша һәм аннан исән-сау әйләнеп кайта. Ләкин ире сугышта вакытта дүрт яшьлек улы вафат була. Бөек Ватан сугышы башлануга Нигамәте фронтка китеп бара. Аннан берничә хат килә. Хәтта кызы Диләрә туганны Габидәсе язганнан гына белгән иренә кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Габидә 1936 елдан хат ташучы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, канатлы ак алъяпкычын кигән Габидәне һәр кеше куркынып каршы ала, чөнки кемгәдер сугышка китәргә повестка яки һәлак булган дигән язу килә. Габидә өчен иң авыры повестка бирү түгел, ә гаиләгә килгән кара пичәтле хатны тапшыру. Үзе дә шундый хат алган хатын буларак, кешенең кичерешләрен үзе аша үткәрә, алар белән бергә кайгыра, елый торган була. Ул хат ташу эше белән генә чикләнми, Габидә башкалар белән беррәттән урагын да ура, ындыр табагында да эшли. Урак вакытында кешеләрне звеноларга бүлеп эшләткәннәр. Габидәне бер звеноның башлыгы итеп куялар. Җаваплы эшне ул башкалар белән уртак тел табып, тырышып башкара. 39 ел буе хат ташучы булып эшләү дәверендә Габидә Вафина нинди генә авырлыклар белән очрашмасын, бервакытта да төшенкелеккә бирелми, һәрчак аралашып, фикерләшеп эшләргә ярата. Тол хатын хуҗалыгында тәртипле мохит булдыра, балаларын да тиешле дәрәҗәдә тәрбияли. Сылу гәүдәле Габидә балалары белән берлектә кышлык утынын да, малларына печәнен дә әзерли. Ул киң күңелле, кешелекле, әдәпле һәм гореф-гадәтләрне һәрчак саклаучы кеше буларак, кызлары Диләрә һәм Миңниса күңелендә матур хатирәләр белән генә саклана. Вакытны бушка үткәрергә яратмаган хат ташучы оныкларын да хезмәт белән тәрбияли. Ул чисталык, пөхтәлек һәм төгәллекне ярата. Кызы Диләрә һәм кияве Равил тәрбиясендә яшәгән, тылда хезмәт куйган Габидә апа 2001 елның 14 июнендә вафат булып, авыл зиратына җирләнә. Аның хакындагы истәлекләрне балалары, оныклары, күрше-күлән бүген дә күңелләрендә яңарталар. Габидә апа үзенең уңганлыгы, көчле рухлы, михербанлы һәм әдәпле, сабыр булуы белән безгә үрнәк кеше.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе