Без дә сөендек
Бу көннәрдә балалар язучысы Борис Вайнер Татарстан Республикасының Гавриил Державин исемендәге премия лауреаты булды. Бу олы бүләк аңа шигырьләре һәм тәрҗемә әсәрләре тупланган “Негде яблоку упасть!”, пьесасы һәм татар әкиятләренең рус теленә тәрҗемәләре бирелгән “Алмазная гора” китаплары, балалар әдәбиятына керткән хезмәтләре өчен бирелде. Тормыш иптәше, шагыйрә Наилә Ахунова: “ Борис бик күп юнәлештә иҗат итә, бигрәктә балалар өчен чыгарылган китаплары бик күп. Әтием, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, аның иҗатын өйрәнеп бара иде, киләчәктә уңышлары булачагына ышанып яшәде. Борис үзенең тырышлыгы, вакытны әрәмгә уздырмыйча эшли белүе нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешә. 14 июль– безнең гаиләбез өчен бик истәлекле көн булды”,– дип шатлыгы белән уртаклашты.
Рәгыйб Усман улы истәлегенә
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына
ТАССР төзелүгә 100 ел
Районыбызның Каратай авылында 1924 елның 25 апрелендә туган Халитов Рәгыйб Усман улы яшьтән үк укытучы булырга хыяллана. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Ләкин семьяда биш бала, тормышны алып бару авыр булу сәбәпле, ул икенче курстан Сеҗе башлангыч мәктәбендә укыта башлый.
1942 елның 2 сентябрендә Рәгыйбне , Яңа Кенәрнең унбер егете белән бергә армиягә алалар. Ул Иваново өлкәсе Ковров шәһәре тирәсендәге кавалерия полкына эләгә. Сталинград янындагы сугышлардан соң, көч тупларга, тулыланырга чыккан 5 нче Дон казаклары корпусына караган 87 запас полк була ул. “Өч дивизиянең һәрберсендә атлар бар иде. Кайда пехотаның хәле авыр – шунда кавалерия керә. Фронтны өзәргә дә атлы кавалерия кулланыла иде”, – дип искә ала Рәгыйб Усман улы ул көннәрне.
Әмма фронт хәлләренең үзгәрүчән булуын кайсы гына солдат белми дә, кайсы гына солдат үз җилкәсендә татымый. Беркөнне аларны стройга тезәләр дә, җиде һәм аннан югарырак класслы белемгә ия булган солдатларның алгарак чыгып басуын сорыйлар. Аларны радистлыкка укыталар, ләкин 35 кешедән морзе алфавитын үзләштергән 13 кеше генә кала бу төркемдә, алар арасында якташыбыз да була. Шуннан соң Рәгыйб Усманов икенче Украина фронтына кергән корпус штабында хезмәт итә башлый. Корсун-Шевченко операциясендә катнаша, бу сугышлар вакытында немецларның тулы бер дивизиясе чолгап алына. Украина аша Молдавиягә таба бару, Яссы-Кишинёв операциясендә катнашу, аннан Румыниягә үтү – фронт юллары шундый була радист Рәгыйп Халитовның.
“Тормыш елгасы тигез генә акмый шул. Фронтта исә хәлләр бик тә тиз үзгәрде Мин радиограмманы штабка илткәндә “Мессершмет”тан бомбага тоттылар, аның ярчыклары мине бик каты яралады. Күчмә госпитальдә ятарга туры килде, терелеп чыккач, тагын шул ук хезмәт.
Бу вакытта инде немецлар чигенә, безнең гаскәрләр аларны чит илләр территориясендә җиңеп бара иде. Әмма сугыш каршылыксыз гына буламы соң? Венгриянең гусар полкы да немецлар яклы булып сугыша. Әнә шул полк белән кылычка-кылыч килгәндә, мин тагын яраландым. Бу юлы инде беренчесеннән күпкә авыррак иде минем хәлем. Култык таягына таяна-таяна Мәскәү аша үтеп, Башкортстанның Раевкасына кадәр юл үтеп, Аксаковода ясалган операциядән соң палатада ятканда Җиңү көнен каршыладым. Өченче группа инвалидлык алып, култык таягы ярдәмендә туган авылым Каратайга кайтып төштем”,- дип тыйнак кына итеп сөйли фронтовик сугышта күргәннәрен.
Ул Будапешт шәһәре тирәсендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз 1945 елның гыйнвар аенда II дәрәҗә Ватан сугышы орденына кабат тәкъдим ителгән була, бу олы бүләк аңа 1947 елда гына тапшырыла. Ул шулай ук “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләренә лаек була, алар янына юбилейлар уңаеннан чыгарылган, сугыш ветераннарына бирелә торганнары өстәлеп килә. Рәгыйб абый еллар үткән саен сугыш кырында ятып калган яшьтәшләрен, дусларын дулкынланып хәтерендә яңарта. Үзенең сугыштан исән кайтып мәгариф өлкәсендә, дәүләт органнарында зур эшләр башкаруын, хөкүмәтебезнең олы бүләкләренә лаек булуын горурланып искә ала.
Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Халитов туган авылы Каратайга әйләнеп кайта һәм Апаз, Мирҗәм, Ильдус, Иске Ашыт мәктәпләрендә физкультура, Югары Оры мәктәбендә математика укыта. Аннан соң “Кызыл Юл” районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Шул елларда Арча педагогия училищесын, аннан соң Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
“Рәгыйбнең РОНОда инспектор булып эшләгән чагы. Мин эшләгән Носы мәктәбен тикшерергә килгән. Мәктәп директоры Нәкыйп Миннебаев белән тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсенә килеп керделәр. Шул вакытта Рәгыйбкә күзем төште, өстендә каракүл якалы пальто, кызыл шарф. Күзем төште генә бит Рәгыйбкә. Ай, мин әйтәм, шундый егетләр очрамый бит әле миңа дип уйладым.
Юраганым туры килде, укулар тәмамланды, мин туган авылым Күлтәскә кайтып китәргә җыенам. Хәдичә исемле укытучы белән клубтан кайтып киләбез. Безгә укытучы Мансур белән Рәгыйб очрадылар. Шулай сөйләшә торгач, без Рәгыйб белән икәү генә калдык. Ул минем белән ныклап танышырга теләк белдерде. Аралаша торгач, мин аның тормыш итү өчен үз фикере булган, булдыклы егет икәненә инандым. Ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, мин ризалаштым. 1952 елның 8 мартында бергә гаилә корып яши башладык һәм Яңа Кенәргә күчеп килдек”,– дип искә алды Фәния апа яшьлек елларын.
1929 елның 9 апрелендә Күлтәс авылында туган Фәния Рәхимҗан кызы бөтен гомерен Яңа Кенәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлый. Ә Рәгыйб Усман улы мәгариф бүлегендә инспектор, мәгариф бүлеге җитәкчесе, сигезьеллык интернат-мәктәп директоры, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры, Яңа Кенәр авыл Советы рәисе вазыйфаларын намус белән башкара. Алар икесе дә хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булдылар.
Фәния апа сүзен дәвам итеп: “Ике балабыз булды, олысы Рөстәм, икенчесе Ләлә. Ни кызганыч, Рөстәм вафат булды, киленебез Елена һәм оныкларыбыз безне олылап, булышып яшиләр. Кызыбыз Ләлә дә гаиләсе белән Арчада гомер итәләр. Хәлебезне белеп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп торалар. Рәгыйб сабыр, акыллы булды, бик матур яшәдек. Бер-беребезне хөрмәт итеп, үзара ышанып, булганына канәгать булып, балаларыбыз һәм оныкларыбызның уңышларына соенеп гомер итәбез”,– дип сөйләгән иде. Бу материалларны туплаганда без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, 67 ел олы мәхәббәтләрен саклап гомер иткән гаилә белән танышуыбызга бик шат булган идек, Фәния апа белән Рәгыйб абый бер-берсен тулыландырып, матур итеп яшиләр, менә шундый тату гаиләләрдән яшьләр үрнәк алсыннар иде дип соклануыбызны да белдергән идек.
Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә СССРның һәм РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли конференция оештырыла. Анда ветеранның үзенең тормыш иптәше Фәния апа белән катнашып, укучыларга сугышта күргәннәрен, тыныч тормыштагы хезмәте турында сөйли алуы һәркем өчен сокландыргыч үрнәк булып истә калачак.
Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте, 9 май көнне сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб Усман улы да районыбыз җитәкчеләреннән, балалары һәм оныкларыннан, туганнары һәм хезмәттәшләреннән котлаулар кабул иткән. Ул күптән түгел үзен ялгыз калдырып киткән Фәния апаны да сагынып искә алган.
Хәзер инде районыбыз халкы, бигрәктә Яңа Кенәрдә яшәүчеләр, гомүмән Рәгыйб Усман улын якыннан белгән һәркем, аны олылап, хөрмәт белән искә ала. Рәгыйб абый Хәлитов 2020 елның 10 июлендә 96 яшендә вафат булды. Яңа Кенәрдә Рәгыйб Усман улы Халитов җитәкчелегендә төзелгән мәктәпләр, мәдәният йорты, яңа мәчет һәм башкалар аның халык өчен башкарган изге эшләре булып, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Халитов Рәгыйб Усман улын хәтерләребездә яңартып торырлар.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Зиннәтова Мәрфуга Зәйнулла кызы
Зиннәтова Мәрфуга Зәйнулла кызы 1905 елда хәзерге Арча районы Казанбаш авылында дөньяга килә. Мәдрәсәдә гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Кечкенә гәүдәле кыз озын чәчләрен тарап, ике толымга үреп куя торган булган. Гражданнар сугышы, ачлык елларына туры килгән яшь җилкенчәк кыз әнисенә гел булышып, хуҗалык эшләренә өйрәнә. Колхозлар оешкан чорны да үз күзе белән күргән Мәрфуга Гөберчәк авылының Галимулла исемле егетенә кияүгә чыгып, өч кыз тудыра. Бөек Ватан сугышына 1941 елда ук киткән ире Галимулла 1942 елда һәлак була. Өч кыз, кайнана белән кечкенә генә йортта калган Мәрфуга сабыр холыклы булуы белән кайгы-сагышын сиздерми тормыш йөген тарта. Унөч ел буе колхоз атларын тәрбияли. Ягарга утын булмагач, саламнан көлтә ясап, мичкә шуны яга торган була. Кызларын да кешеләрдән ким-хур итмәс өчен бар көчен куя: төннәрен тегә, бәйли, көндезен колхоз эшендә була. .
“Кимә ката, ки чабата, быел яуган карларга.
Хәтер калыр сүз әйтмәсәң, быел сөйгән ярларга”, — дип җырларга яраткан Мәрфуга бар кайгысын шул җыр белән баса. Кызларын мәктәптә укытып чыгара, икесе читкә китсә, бер кызы авылга кияүгә чыга. Төп терәге булган балаларына хәер-фатихасын биреп яшәгән Мәрфуга сүзгә тапкыр, җор телле булган, кайвакыт рифма белән сөйләшкән. Шаянлыгы белән хатын-кызлар арасында аерылып торган тол хатын гомеренең соңгы көненә кадәр иренә тугры калып, ялгыз яшәгән. Соңгы көннәрен Казанда яшәүче кызы тәрбиясендә булып, 1995 елның 1 январенда вафат булган Мәрфуга апаны бүген дә сагынып искә алалар, аның гореф-гадәтләрен сакларга тырышып, рухына дога кылалар.
Вафин Сәгыйдулла
Вафин Сәгыйдулла хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1931 елның 15 августенда гади колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышына кадәр вафат булып, ятим үсәләр. 7 класс белем ала. Әтисез тормыш йөге кечкенә Сәгыйдулланың җилкәсенә бик иртә төшә. Ярый үрнәк алырлык апа, абыйлары булган аның. Сугыш башланганда ун яшьлек малай әнисенә ияреп кырга бара, анда җиргә коелган башак җыя, гектарлаган кырда көлтә бәйли, борчак утый, ындыр табагына көлтә кайтара. Туйганчы ашыйсы, юньле кием киясе килгән малай күпме генә тырышып эшләсә дә теләгенә ирешә алмый. Юклык һаман үзен сиздереп тора. Ләкин үҗәтлек дигән сыйфат малайда көчәя, теләгенә, куйган максатына ирешү өчен көченнән килгәннең барын да эшли. Башкалар белән беррәттән урманга да йөри. Анда төрле үләннәр, ашарга һәм сатып аз гына булса да гаиләгә керем булсын өчен гөмбә, чикләвек җыя. Кечкенәдән урман белән дуслашкан Сәгыйдулла гомер буе дуслыгына хыянәт итми. Әз генә буш вакыты булса, урманга китә. Агач эшенә өйрәнеп, чын балта остасына әйләнә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Сәгыйдулла авылның уңган, чибәр кызы Хәтимәгә өйләнеп, өч балага гомер бүләк итә. Ул балаларын да урман белән дуслаштыра, һәрвакыт үзе белән йөртә. Колхоз басуында су сиптерүдә, күп еллар терлекчелектә сыер саудыру эшендә хезмәт куя. Урманның һәр өлешен: аланын, сазлыгын, җиләкле яки чикләвекле урыннарын яхшы белә. Ул тозлаган гөмбәне һәр авылдашы мактап ашый. Тырыш, көчле рухлы, әдәп һәм әхлак тәрбиясе алган, татар халык авыз иҗатын сөйләмендә еш кулланган, аралашучан, һәркемне тигез күргән бала җанлы Сәгыйдулла абый 2000 елда вафат була.
Кайчандыр бер телем икмәк булса, тамак туяр иде дип йөргән сугыш чоры баласы тыныч тормышта яшәр өчен үзеннән көч керткән, кечкенә булса да өлкәннәр белән бер рәткә басып, басу-кырда эшләгән, әтисез үскән авылдашыбыз Сәгыйдулла Вафинның үткән тормыш һәм хезмәт юлы яшьләр өчен өлге, күпләргә үрнәк.
Халидә Габидуллина,
Гөберчәк авылы
Якташыбыз Рөстәм Бакировка 85 яшь
Районыбыз халкына, бигрәк тә аның белән бергә эшләгән укытучыларга яхшы таныш булган, Урта Курса авылында туып-үскән Бакиров Рөстәм Хәбибулла улына 15 июльдә 85 яшь тула. Ул мәгърифәтче, фронтовик язучы Госман Бакировның абыйсы Хәбибулла абыйның улы. Рөстәм абый олы яшьтә булуына карамастан, безнең белән телефон аша үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрен яңартты. Аның әдәби телдә матур итеп сөйләвенә, хәтеренең әйбәт булуына, шул яшьтә дә бүгенге тормыштан хәббәрдәр булып гомер итүенә куануыбызны белдердек.
Рөстәм Бакиров 1943 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1950 елда Югары Курса җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлап, Сеҗе урта мәктәбенең сигезенче сыйныфына укырга бара. 1953 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1957 елда комсомол юлламасы белән Павлодар өлкәсендә чирәм җирләрне үзләштерү эшендә катнаша. Тырыш хезмәте өчен, ВЛКСМ ның Казахстан Өлкә комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Ул елларны искә төшереп: ”Физика-математика факультетында укып йөргән чак, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашу өчен группалар җыю турында хәбәр ишеттек. Бергә укыган авылдашым Нәкыйп Гайнуллин белән гариза бирдек. Июль башларында авылга чакыру килде һәм без Павлодар өлкәсенең Бишнарат районында чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаштык, нинди эш кушсалар, шуны башкардык”, – дип искә ала Рөстәм абый.
1958 елда институтны тәмамлагач, Арча районы Казанбаш урта мәктәбенә физика һәм электротехника укытучысы итеп билгеләнә. Казанбашта узган яшьлек елларын сагынып: ”Мәктәптә өч елга якын Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә эшләдек. Кешелекле, ачык, һәр кешенең хәленә кереп сөйләшә, бик әйбәт иде ул. Без аның белән бик дус булдык. Урта Курсага да килеп китә иде, соңыннан Казанда да очрашып яшәдек.
Ә иң истә калганы, ул вакытта әнисе Рәбига апа да Казанбашта яши иде бит. Озын тәнәфесләрдә, Мөхәммәт: ”Әйдә, Рөстәм, безгә, әни алып керергә кушты”, – дип үзләренә дәшә иде. Ә Рәбига апа: ” Әйдә, балакаем, синең әти-әниләрең монда түгел”, – дип каршы ала, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый иде. Рәбига апа минем хәтеремдә бик изге күңелле кеше буларак кереп калган.
Казанбашта яшәгәндә минем үз фикерләрем туа башлады, район газетасына беренче мәкаләләремне җибәрдем, ул вакытта мөхәррир булып эшләгән Шакир Гаффаров та, ә аннан соң Ринат Таҗиев та бу эшемне бик хупладылар. Ринат Таҗиев: ” Рөстәм, әйдә яз син, яз, булдырасың”, – дип мактый иде. Иң беренче үземә ошаган хикәям дә Казанбашта язылды. Ни кызганыч, район, республика газеталарында басылган мәкаләләремне, башлап язган хикәяләремне саклап бара белмәгәнмен”, – дип искә ала Рөстәм абый.
1961 елда Рөстәм Бакиров Югары Курса сигезъеллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп күчерелә. Шушы чорда тырыш хезмәтләре өчен күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, районның Мактау тактасына кертелә. 25 ел дәвамында укытучы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. Ул елларда үзенең укыту һәм тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, төрле газеталарда Рөстәм абыйның 100 дән артык мәкаләләре басылып чыга. Казанда безнең белән очрашу вакытында Рөстәм абый: “Госман абый минем узу сәләтемне күрептер инде, сәләтең бар, иренмичә эшлә, минем арттан бар дип мактап ала иде, язганнарымны укып киңәшләрен биреп , булышып яшәде”,–дип олы хөрмәт белән Госман Бакировны искә алды.
1982 елда Бакировлар гаиләсе Казан шәһәренә күченә. Рөстәм Бакиров “Медфизприбор” фәнни тикшеренү берләшмәсендә инженер-метролог, ә аннан соң бүлек җитәкчесе булып эшләп, 1996 елда лаеклы ялга чыга. Рөстәм абый иҗат эшен көчәйтә, бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. “Уеннан-уймак”, “Кадерле бүләк”, “Бәхетле балачак”, “Бүректәге чеби” дип исемләнгән китаплары чыга. Рөстәм Бакиров хикәяләрендә үзе күргәннәрен, мәктәп, авыл тормышы, гаилә, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында яза. Аның мавыктыргыч хикәяләрен укып бик күп балалар тормышка икенче күз белән карый башлап, уңай тәрбия үрнәкләрен үзләренә юлдаш итеп алганнардыр.
Безнең “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин: “Мин мәктәптә укыганда Рөстәм абый мәктәп директоры иде, безгә физика фәнен укытты. Ул һәркегә бик таләпчән һәм шул ук вакытта кешелекле, оста оештыручы, укытучыларның хезмәтенә хөрмәт белән караучы, ярдәмчел булган. Безгә физикадан тирән белем бирде, тормыш итү күнекмәләре тәрбияләде. Рөстәм абый татар телен өйрәнүгә һәм матур әдәбият укуга кызыксыну уята белде. Дәресләрендә, үзе язган хикәяләрдән булгандыр инде, өзекләр сөйләп тәрбияләп тә ала торган иде”,– дип мәктәп елларын искә төшерде.
Рөстәм абый радиодан, телевизордан Арча районы, Кесмәс елгасы буендагы авыллар, бигрәктә туган авылы Югары Курса турындагы тапшыруларны яратып тыңлап бара икән. Туган ягы белән горурланып , уңай үзгәрешләргә куанып, үзен дә, башкарган хезмәтләрен дә онытмауларына сөенеп яши ул.
“Мин бик бәхетле картлык кичерәм. Улым Рәдис, киленем һәм оныкларым белән үз йортыбызда яшибез. Кызыбыз Лилия гаиләсе белән Казанда яши, хәлемне белеп, кайгыртып торалар. Хатыным Фәнзия башта сәүдә системасында эшләде, ә Казанга килгәч хисапчы вазыйфасын башкарды. Безнең арадан иртә китте, бик әйбәт кеше иде. Минем уңышларымда аның тырышлыгы, ярдәме бик зур, сагынып искә алып яшим.
Инде мин төрле авырулар кичердем, күбрәк телефон аша хәбәрләшәбез. Казанда гомер итүче апам Фәния, Арчада яшәүче бертуган абыем Гыйниятнең кызы Гөлшат Хәнәфиева, Урта Курса, Югары Курса авылларындагы, Арчадагы, Казандагы туганнарым белән аралашып яшибез. Туганнарыбыз белән бик тату булдык, күбесе укытучылар, бүгенге көндә дә мәктәптә белем бирүче туганнарыбыз бик күп. Безнең Бакировлар нәселе берсеннән-берсе тырыш укытучы туганнарыбыз белән район күләмендә гел макталып килде, мин дә алар белән чиксез горурланам һәм аларның уңышларына сөенеп яшим ”, – ди шатланып Рөстәм абый.
Рөстәм Хәбибулла улына хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелә: хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале һәм бик күп мактау кәгазьләре. Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Рөстәм абыйның китаплары, газета-журналларда чыккан мәкаләләре, фотолары һәм документлары саклана.
Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, бик күп хикәяләр авторы, якташыбыз Рөстәм Хәбибулла улы Бакировны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, балаларының, туганнары һәм дусларының олы ихтирамын һәм игътибарын тоеп, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып гомер итүен телибез.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
“Төшемдә биш ипи күрдем…”
Коркачык авылында яшәүче авылдашым Минсәгыйрә апа Фазуллина, мин хәлләрен белешеп, хатирәләре белән уртаклашуын үтенеп чылтыраткач, телефоннан (коронавирус сәбәпле, күрешеп сөйләшә алмадык) менә ниләр сөйләде:
– Мин кырынгычы елда туган бала. Миңа кадәр апа бар. Әти сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Башта ул Суслонгерга эләгә. Әни төенчеген төйнәп, Суслонгерга алты мәртәбә бара. Әти анда башкалар кебек ачлыкка чыдый алмыйча газап чигә. Күпмедер вакыттан соң фронтка озатыла.
Безнең йортыбыз авыл зиратына терәлеп тора иде. Әтәчебез зират коймасына менеп кычкырганын әле дә хәтерлим. Әнием Миннегөл урман буендагы фермада дуңгызлар карады. Әтине фронтка алгач, өйгә өч мәртәбә төшеп балаларны карап булмый дип (ферма белән авыл арасы өч чакрым), өйнең ишегенә аркылы такта кадаклап, ферма өенә күченә. Үзе корсаклы булып кала. Мин ферманың салам түбәле абзарлары өстендә йөргәнемне, кояшта кызынып утырган вакытларны хәтерлим. Ачлык, юклык көчле заман. Ләкин без сыер сөте эчеп үстек, ач булмадык. Фермага төрле авыллардан үлгән малларны китерәләр иде. Әни шуларны тунап, иттарткычтан чыгарып, казанда пешерә дә дуңгызларга ашата. Хәтта авылдан фермага үләксә сорап ачлыкка тилмергән кешеләр менә торган булганнар. Әнине ферма мөдире гыйлем абый беркемгә берни бирмәскә дип кисәтеп куя. Үләксә ашап, агулануларыннан да курыккандыр.
Бервакыт әнинең тулгагы башлана. Гыйлем абый абзарның бер өлешенә кочагы белән салам кертеп ташлый да: “Дуңгызларга яраган, сиңа гына ярар әле, шушы саламда бәбиләрсең”, – ди. Әни авырта-авырта үлгән ике сыерның тиресен туный. Ә инде авыртуына чыдый алмагач, бер атчыны авылга кендек әбисенә төшереп җибәрәләр, ләкин анысы сүз тыңламый, менми. Шуннан ферма мөдире атчыга: “Кәнсәләргә чакырдылар, сине алмага килдем дип әйтсәң, кендек әбиең синнән алда чанага чыгып утырыр”, – ди. Атчы кабат теге әбигә барып, өйрәтелгән сүзләрне әйтә. Кендек әбисе шундук ат чанасына сикереп кереп утыра. Шуннан атчы аны фермага алып менә. Шулай итеп, энем Харис туды. Әтидән ул вакытта бернинди дә хәбәр юк иде, әни бик борчылып яшәде.
Сугыш беткән хәбәрне ишеткәч, әни йөрәксенеп кире авылга – туган йортыбызга кайтты. Ә эшләвен барыбер шул фермада дәвам итте. Әти 1947 елда гына кайтып төште. Аның кайтуы безнең өчен зур шатлык булса, үзе өчен газапларның башы гына булган. Без, балалар, әсирлектә булуның нәрсә икәнен аңламаганбыз да. Атна саен аны Чуриле район үзәгенә сорау алуга чакырталар, аннан кыйнап кайтаралар. Әти болай да өйдә артыгын сөйләшми иде, сораудан кайткач, бөтенләй дә сөйләшмәс булды. “Изменник Родины” исеме белән генә йөрттеләр аны. Мин авыл мәктәбендә дүрт класс укыдым. Безне Хәбибуллин Мөхәммәт абый укытты. Бер бала укырга килмәсә, дәрестән соң укытучыбыз теге баланың өенә бара, ни өчен килмәгән, ярдәм кирәкмиме? Шулкадәр игътибарлы, яхшы, көчле мөгаллим иде ул. Математиканы яхшы аңлата иде. Мин ул фәнне бик яраттым һәм шул гомерем буе кирәк булды. Мәктәптә укыганда тимурчылык эше белән актив шөгыльләндек. Без гел классташыбыз Рәфыйкның әнисенә булыша торган идек. Әсма апаның өстәл өстендә гел күәс чиләге торды. Кызлар идәннәрен юып чистартса, малайлар ишегалды себереп, утыннарын ярып, өеп куялар. Чишмәдән су алып менәбез, шул арада Әсма апа безгә коймак болгатып, пешереп тә сыйлый. Менә шул гадәтен без, балалар, бик яраттык.
Әти хуҗалык көтүе көтте, мин аның өченче класста укыганда ук хисапчысы булдым: хуҗалыктан ничә сыер көтүгә чыга, сарыгы күпме, әтинең хезмәте өчен кеше күпме бәрәңге яки акча тиешлеген бер дәфтәргә чутлап куям. Әти шул список белән ай ахырында хуҗалыктан тиешлесен җыеп ала иде. Бишенче классны укыгач, мин мәктәптә укудан туктадым. Әнием Миннегөл бик тырыш, җитез хатын. Ул урман кешесе иде. Гел урманда булып, кура җиләге, балан, чикләвек җыя. Авылдашлар белән бергә менеп китә, ялгыз төшә иде. Чөнки ул урманда кычкырып йөргән кешене бик яратмады. Кешеләр дә әйтә иде: “Бергә менәбез, урманга кергәч юк була”, — дип. Балаларны җыеп урманга китсә, кичен балаң кайттымы дип үзе балаларны барлый торган иде. Әни кызу характерлы, әйтсә өзеп кенә куя, сүзсез дә каласың, ә әти артыгын сөйләшми, эшли. Сугыш, әсирлек турында да сөйләмәде, курыккандыр дип уйлыйм. Әти белән әни 1958 елда яңа нигезгә йорт төзеделәр.
Без үскәндә үк кызлар белән малайлар арасында чын дуслык бар иде. Безнең оч малайлары кызларны башка оч малайларыннан гел саклыйлар иде. Бик дус булып үстек, бердәм идек.
Үсә төшкәч, югары фермага мин дә сыер саварга мендем. Көнгә өч мәртәбә менеп-төшеп аяклар чегәннеке кебек кап-кара була. Менсәк тә, төшсәк тә гел җырлап йөрдек. Унсигез кыз бергә эшләдек. Бик күңелле иде ул чаклар. Хатыннар арасыннан Әкълимә апай бар иде. Ул урманга кереп китсә, аннан яңгырап аның моңлы тавышы ишетелә иде. Бик матур җырлый иде ул. Ферма урман белән тоташ. Буш вакыт булса, бөтенебез шунда керәбез: җиләк ашыйбыз, какы, шыерт, бәбчек кебек үләннәр белән сыйланабыз. Умарталык та шунда гына. Төнге каравылга чиратлап калып, көтүчеләргә булыша идек. Гарифулла абый каравылчы, Фәрхетдин абый ветсанитар булып эшләделәр. Алар икесе дә гел уфалла арбасы тартып йөрделәр. Бервакытта да вакытны бушка үткәрмәделәр, төшкәндә я печән, я утын төяп кайталар иде. Тормыш җанлы тырыш кешеләр белән эшләдек.
Ул кырык литрлы сөт бидоннарын җилкәдә генә йөрттек. Ничек көчле булганбыз!? Хәзер аптырыйм. Ул сөтле бидоннарны түбәнлектәге бассейнга төшерәбез, капкачы ачылып китсә, бассейн сөт белән тула. Сөтнең өстен генә җыеп алабыз да, он белән туглап, боламык пешереп сыйланабыз. Ул сөтне Иске Масра сөт заводына ат белән илтәләр. Бидоннары кайткач, шаңдагы кайнар сулар белән аларны юабыз, унике сыерны кул белән көнгә өч мәртәбә савабыз. Берәрсенең кунакка барасы булса, алдан сөйләшеп, сыерларын бүлешеп савабыз, икенче юлы икенче кыз шулай китә. Ул Җәмилә, Мауа, Фәрзәнә, Рәйсә, Газизә, Фәвия, Шәмсенур һ.б. Бөтенебез бер тирә яшьтәге кызлар идек. Эх, күңелле, яшь чаклар. Бик сагынам ул чорларны. Аннары бердәмлек тә көчле заман. Бәрәңгене күмергә тыгып пешерәсең, тагы кемдә нәрсә бар – уртак ашый идек. Оялу, тарсыну безнең авыл яшьләренеке түгел. Кая барсак та шулай булды. Ул фермадан кайткач, хәтта өйгә кереп ашап та торылмый, кием генә алмашасың да, туры клубка. Тузан туздырып биибез, төрле уеннар уйныйбыз, җырлыйбыз. Илгизәр абый клуб мөдире. Ул җәй көне дә киез итек киеп, тузанга батып бии торган иде. Чаллыдан килеп эшләүче китапханәче Мәдинә безнең егетләр белән бердәм, тату, актив булганлыгыбызга исе китә иде инде. Яшьләр ул чорда бихисап һәм бик актив иде.
Кечерәк вакытта бер гадәт бар иде: ятим балаларга урлашырга булышабыз. Бервакыт конюшняга бардык. Анда салам өелеп тора. Ә Фәтхерахманның өендә саламы юк. Әтисе сугышта һәлак булган, әнисе Гәрифә апай белән генә яшиләр. Конюшня мөдире Шәвәли агай айгырларга башак бирергә кереп киткәнне генә карап торабыз да, тиз-тиз саламны йомарлап, чанага төйибез, Фәтхерахманга шуны биреп кайтарабыз. Бу чын урлашу түгел, ә ярдәмләшү кебегрәк иде инде. 1966 елда Казаклар авылы янында төзелгән яңа фермага төштек. Анда зур терлекче йорты бар иде. Телевизорның чыккан гына чоры, фермада бар. Казаклар, Гөберчәк кешеләре терлекчеләр йортына җыелып, телевизордан “Анам кыры” дигән спектакль карыйлар иде. Ул спектакль еш күрсәтелде..
Зариф абый Минзин фуражир, Гыйльмулла абый ферма мөдире булып эшләделәр. Гыйльмулла абый безгә шулкадәр ышаныч белдергән, шаккатарлык. Малларны үзебез үлчибез, чутлап, Гыйльмулла абыйга яздырабыз. Ул һәрберсен журналга теркәп куя, ул арада без малларыбызга тиешле рационны төзибез. Кемгә күпме тия? Менә Мөхәммәт абый Хәбибуллин укыткан математика фәне шулвакытта бик кирәк булды. Кайберәүләрнеке әзрәк сыман тоелса, нигә алай дип сорыйбыз. Үткенлек тә, осталык, дуслык контроле дә көчле иде.
Җәен кабат югары фермага күченә идек. Чегәннәр кебек эшләдек. Ул чорларда әти колхоз атларын да карады, умарталыкта каравылчы булып та эшләде. Аерылган кортларга тубаллар куялар, корт керсә, мин әтигә булышу нияте белән, шуларны күтәреп корт өенә ташыйм, ояларга сала идем. Кәрәзле бал белән дә сыйланган чаклар еш булды.
Яшь җилкенчәк вакыт үтеп китте, яшьтәшләр гаилә корып, балалар үстерә башладылар. Минем дә күрше авылда сөйләшеп йөргән егетем бар иде. Ләкин ул тәкъдим ясаганда мин риза булмадым, ул читкә китеп барды. Бервакыт өйгә өч ир заты керде. Алар инде алдан әни белән сөйләшеп куйган булганнар икән. Мине бер авылдагы иргә димлиләр. Ярар, авырлык белән генә ризалаштым. Колхоз рәисе минем өчен фермада вечер оештырды, аннары туй булды. Кияү йортындагы беренче төндә үк төш күрдем: биш ипи бирделәр. Әхә, мин әйтәм, мин монда биш айдан артык тормыйм икән. Ир кисәген көн саен чана белән генә кайтарып аударалар, лаякыл исерек бәндә булып чыкты. Биш айны ничек тә түздем, фермада эшләдем. Шуннан ничек кирәк, кайтып киттем. Ярый шулвакытта башымны алып качканмын. Гомерем исерек белән үтәр иде. Билгеле, минем кияүдән кайтканны әни яратмады. “Төкергән төкерекне беркем дә алып капмый”, – гына диде. Энем Фәнис белән барып әйберләремне төяп кайткач, мин Коркачыкка чыгып киттем. Шунда илле бер ел гомер кичерәм. Шул көннәрдән бирле күпме сулар аккан, никадәр гомер юлы үтелгән. Коркачыкта да фермада эшләдем. Энем Харисның (бу абзый турында газетаның 2018 елның 27 сентябрь санында “Ипинең нигә кадере юк?” исемле мәкаләмдә язган идем) өч малае туды. Әкренләп алар миңа ярдәм итә башладылар. Авылдашым Мансур абый Билалов (ул вакытта Мансур абый колхоз рәисе булып эшләде) миңа терәк булды. ”Ярдәм кирәк булса, читенсенмә, әйт”, – дия иде ул. Менә шулай, сеңлем, гомер үтте, сиксән яшькә җиттем. Тормышның агын да, карасын да күп күрергә туры килде. Эшкә батыр, кыю булдым. Бернинди хезмәттән дә куркып тормадым, ирләр эше дип тә әйтмәдем. Үз-үзеңне якларга, сынатмаска, өлгер булырга, югалып калмаска, сүзеңдә тора белергә тормыш сынаулары өйрәтте. Күрше-күлән белән бик дус-тату яшибез. Кирәк чакта алар да ярдәм кулы суза. Күбрәк Харис энемнең малайлары ярдәм итә. Ел саен алар белән авыл зиратына, туганнарга кайтып киләбез. Туган якның җиле дә йомшак, тузаны да тәмле исле, табигате дә күңелгә якын. Туган нигез инде юк, үскән йортыбыз да бетте. Урыны буш тора. Шундый булса да күңел туган авылга тарта. Үзем исән чакта әти һәм әни ягыннан булган туганнарны җыеп, Коръән укытырга телим. Миннән соңгы буын туганнарым үз тамырларын белсен, онытмасын иде дигән теләгемне тормышка ашырасым килә”, – дип сөйләде авылдашым Минсәгыйрә апа Фазуллина.
Минсәгыйрә апаның курку белмәс, сүзен өзеп әйтә торган ханым икәнлегенә гади генә сөйләшү аралыгында гына да инанасың, тырыш һәм мөлаем икәнлеген аңлыйсың. Хәтта чит кешеләргә әйтергә ярамаган эч серләрен, авылда яшерен генә үткән кайбер вакыйгаларны да сөйләп үтте. Аның сөйләр сүзе күп. Димәк, тормыш юлы эзсез үтмәгән. Сугыш чорында үскән авылдашым җәмгыятькә зур файда китереп, үзенең фидакарь хезмәте белән башкаларга үрнәк булып тора.
Минсәгыйрә апа! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Сезгә алдагы тормышыгызда бары сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.
Халидә Габидуллина,
Арча районы, Гөберчәк авылы.
Ат җитмәс җиргә хат җитәр…
“Сәлам хаты китердем”, — дигән сүзләрне элек еш ишеттек. Кемнән диген, хат ташучы авызыннан. Һәр авылның үз хат ташучысы бар иде. Хәзерге заманда күпләребез телефон, интернет челтәре аша аралашабыз. Хат алышулар, котлау открыткалары язу хәзер модада түгел дип баралар. Ә бит кулыңа хат килеп керсә, тизрәк конвертын ачып, нәрсә язылганлыгын беләсе килә. Кызыксыну көчле, тиз-тиз күз йөртеп, укып чыгасың. Ләкин аңга сеңдерү өчен хатны иркен вакытта кабат-кабат укыйсың. Җавап язасы булса, өйдә конверт бармы икән дигән сорау килеп баса. Менә шулвакытта хат ташучы кирәк…
Гөберчәк авылында күп еллар хат ташучы булып Габидә Вафина эшли. 1936 елда бу хезмәткә алынган Габидә апага авылдашларына төрле хәбәрләр китерергә туры килгән, никадәр газета-журнал өләшкән. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорында канатлы ак алъяпкычын кигән хат ташучыны куркынып каршы алганнар (бу хакта Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә яза). Чөнки ул кемнәргәдер повестка китерсә, икенчеләренә кайгылы хәбәр җиткергән. Габидә апага иң авыры авылдашларына кара пичәтле хат китерү булгандыр. Үзе дә шул сугыш аркасында ирсез калган хатын буларак, ул һәркемнең күңел халәтен аңлаган. Кайгылы кешеләр белән бергә елаган, ләкин аларны сабырлык дигән сыйфат көчле рухлы булырга өйрәткән. Габидә апа – сынауларга каршы барып, баш имичә горур булып кала алган буын вәкиле. Ирсез тормыш алып бару бер дә җиңел булмагандыр. Балаларны да кеше итү, аларны олы тормышка чыгару зур тырышлык сораган. Кышын кар, язын-көзен пычрак ерып йөрү дә хат ташучы апаның күңелен төшермәгән, киләчәккә якты хыяллар, зур өметләр белән алга омтылдырган.
Габидә апа — үз хезмәтен намус белән башкарган Арча районы Казиле авылы кызы. Яшьли әнисез калып, тормыш арбасына иртә җигелгән кеше буларак, ул тырыш хезмәте белән авылдашлары арасында хөрмәт казанган кеше. Балалары кул арасына керә башлагач, ул аларны да бу эшкә өйрәтә. Газетаның башына хуҗалык исемен язып, кызлары шуларны таратырга чыгып киткәндә үзе колхоз басуына эшкә китә. Күпләрнең эч серләрен сыйдырган, кешелекле, киң күңелле хатын башкалар белән беррәттән урагын да ура, ындыр табагында да эшли. Хәтта звено башлыгы итеп билгеләнгәч, җаваплылык күпкә арткан чорда да бирешми. Эшне җиренә җиткереп башкара. Габидә апа яшьтән бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәнә. Тормыш таләбе шундый була. Ул чиккән кулъяулык, тәрәзә-карават читләре күз явын алырлык рәсемнәр белән бизәлгән. Бу эшкә ул кызларын да өйрәтә. Ачлык елларында да һөнәре аңа зур ярдәм күрсәтә, чөнки кешеләргә тегү тегеп, чигү чигеп бирә, шәл бәйләп сата. Аның акчасына көнкүрешкә кирәкле әйберләрне ала. Карлы-буранлы кыш суыгы да, яз-көзнең юпьшек көннәре дә хат ташучыбызга киртә куя алмый. Габидә апа 1973 елның ахырында гына бу хезмәтеннән туктап, лаеклы ялга чыга. Аннан эстафетаны Разыя апа Рәхимҗанова ала. Ул күтәреп йөргән сумка хатлар, открыткалар, газета-журналлар белән шыплап тулган була. Чөнки матбугатка елдан-ел күбрәк язылалар һәм хатларның да иң күп килгән чоры. Разыя апа шулай ук кешеләр белән уртак тел табып, һәркемнең җаеннан торып хезмәт куйган кеше. Ул эшләгән чорда солдат хатлары, посылкалар да күп килә. Көн дә улыннан хат-хәбәр көткән ана өчен хат ташучыдан да кадерле кеше юк сыман.
Разыя апа сугыш чорында урман кисеп, вагон төяп, кырда эшләп чыныккан кеше. Авырлыкларга баш имичә елның буранлы яки яңгырлы вакыты булуга карамастан, матбугатны үз вакытында халыкка җиткерә. Һәркемнең хәл-әхвәлен сорашып, гозерләрен үтәп, намус белән эшләгән, аралашучан, киң күңелле, тузанлы озын юллар үткән Разыя Рәхимҗановага хат ташу эшендә балалары зур ярдәм күрсәтә һәм ул 1987 елга кадәр эшли. Бу эшне үзе лаеклы ялга туктагач, ышанычлы кулларга, кызы Гөлүсәгә тапшыра.
Өлкәннәргә пенсия акчасы өләшү, һәркемнең җаен табу аның өчен зур кыенлык тудырмый, чөнки ул кечкенәдән әнисенә ияреп газета тараткач, авылдашларның бөтенесен таный, белә. Гөлүсә дә эшен җиренә җиткереп башкара. Үзе дә көндәлек матбугат белән танышып бара. Язылу вакытында кызыклы рубрикаларны әйтеп, кешедә кызыксыну уята белә, язылучыларның санын арттыра. Ул авылдашларыбызның күңелен рухи азык белән баета. 1998 елда Гөлүсә Шәфыйкова, декрет ялына чыгу сәбәпле, хат ташучы хезмәтен Әлфинур Сәетовага тапшыра.
Көн саен басыла торган матбугат халыкка үз вакытында җиткерелергә тиешлекне ул да аңлый. Шуңа күрә эшенә җаваплы карый. Ә хәзер егерме елдан артык бу хезмәтне Гөлназ Мәҗитова башкара. Аны бигрәк тә өлкән буын бик көтеп ала, чөнки пенсия китерә.
Ул алар янына кергәч, хәлләрен белешә, дөнья яңалыклары белән таныштыра, газ-ут акчаларын барлап ала. Кыскасы, хат ташучының хезмәте күп төрле эштән гыйбарәт. Кызганыч, матбугатка хәзер аз язылалар, чөнки кайберләренең бәяләре “тешли”. Шундый булса да, авыл халкы газета-журналларсыз тормый. Кайбер басмаларны берничә айга гына булса да язылып алдыралар. Элеккеге хезмәт белән бүгенге хат ташучыларның хезмәтен чагыштырсаң, җир белән күк арасы сыман, аерма зур. Газета-журналларны районнан китереп бирәләр, атнаның берничә көнен генә эшлиләр, хатларның килүе дә сирәк күренеш.
Гөлназ Мәҗитова өч авылга – Сикертән, Казаклар, Гөберчәккә хезмәт күрсәтә. Авыл араларын йөгерә-йөгерә үткән хат ташучыбызның йөзе һәрчак көләч, күңеле күтәренке. Киләчәктә дә матбугат белән араны өзмичә, яңалыклар, күңелле хәбәрләр белән танышырга язсын. Хат ташучыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, күп язылучылар телим.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
12 июль – Россиядә почта көне.
Ул калдырган эзләр… (РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор Салих Хисмәтулла улы Хисмәтуллинны искә алу, 11.07.1914 – 04.02.1980)
ТАССР төзелүгә 100 ел
Арча районына 90 ел
Синең алда бөтен дөнья
Бу планета синең йортың.
Кем көчле, дип сорама син,
Ерак юллар урама син.
Син кара да кулларыңа
Күр аларның җирдә эзен.
Җавап килер уйларыңа
Иң көчле син – Кеше үзең.
Нәби Дәүли
Бу шигырь үз тырышлыгы белән тормышта юл ярган, җирдә намуслы хезмәтенең истәлекләрен калдырган Салих абый Хисмәтуллинга атап язылган кебек. Әлеге шигырь юллары озак еллар Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры булып эшләгән Салих Хисмәтуллинның көндәлек дәфтәреннән алынды. 1970 елның язгы чәчү чорында агитбригада чыгышларында сөйләү өчен шигырьләр һәм мәзәкләр тупланган язмаларны музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә кызы Рәшидә тапшырган иде.
Салих Хисмәтулла улы Хисмәтуллин 1914 елның 11 июлендә хәзерге Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Ул җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесының кларнет классына укырга керә. Ләкин Бөек Ватан сугышы аңа музыка училищесын тәмамларга мөмкинлек бирми. Сугыштан кайткач, ул Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында эшли башлый һәм бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлый.
Салих Хисмәтуллин элеккеге Тукай районында үзешчән сәнгатьне үстерү буенча зур хезмәт куя. 1953 елда ул оештырган район җыр һәм бию ансамбле республика конкурсында беренче урынны ала. Бу ансамбль үзешчән коллективлар арасында беренчеләрдән булып унисон тавыштан ике һәм өч тавышлы җырга күчә. 1957 елны бу коллектив Мәскәү шәһәрендә оештырылган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнаша.
Салих Хисмәтуллин – үзешчән композитор да. Аның тарафыннан 20 дән артык җыр язылган. Шулар арасында “Татарстаным”, “Ямьле Кенәр буйлары”, “Колхозчылар җыры” кебек җырлар бар. Татар халкының шаян җыры “Дүдәк”не Салих Хисмәтуллин хор өчен эшкәрткән. Фидакарь һәм намуслы хезмәтенә югары бәя бирелеп Салих Хисмәтуллин РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, Почет билгесе ордены белән бүләкләнә.
Салих ага Хисмәтуллин беренчеләрдән булып Кызыл юл районында үзешчәннәрне туплап җыр-бию ансамбле оештыра. Яңа Кенәрдә чыга торган “Кызыл юл” район газетасында Рафаил Төхфәтуллинның “Ансамбльнең яңа уңышлары” дип исемләнгән мәкаләсендә: “Кызыл юл районы культура йорты каршында оештырылган җыр һәм бию ансамбле концертларын район хезмәт ияләре көтеп алалар, яратып һәм горурланып тыңлыйлар. Бу горурлык, барыннан да бигрәк, шуның өчен туа: тырыш һәм эзләнүчән коллектив үзенең һәр чыгышында халыкка яңа җырлар, яңа көйләр алып килә; ансамбльдәге сәнгать сөюче яшь талантлар яңага, чын осталыкка омтылалар.
Хор башкаруындагы беренче номерда ук дәртле, марш стилендәге яңа җыр яңгырый. “Ватан чакыра” исемле бу көйне, “Ямьле Кенәр буйлары”, “Колхозчылар җыры” кебек көйләре белән үзен танытып килүче, ансамбльнең художество җитәкчесе Салих иптәш Хисмәтуллин язган. Ансамбльнең репертуарында моннан башка да яңа җырлар бар.
Аерым башкаручылар да үзләренең репертуарларын баетканнар, камилләштергәннәр. Ансамбльнең биюләрендә нәфис гармониянең һәм җитезлекнең элеккеге чыгышларга караганда тагын да артуын тамашачылар көчле алкышлар белән каршыладылар.
Авыл үзешчән сәнгать көчләре республика смотрының оештыру комитеты бу ансамбльне Мәскәүгә җибәрергә булды,”- дип җыр-бию ансамбленең эшенә югары бәя биргән.
Ветеран укытучы, заманында Кызыл юл районы мәгариф бүлегендә методик кабинет мөдире, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән Мортазина Әкълимә Хәсби кызы Яңа Кенәр авылында туган һәм бүгенге көндә дә шунда яши. Ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, үзешчән композитор Салих Хисмәтуллин җитәкләгән җыр-бию ансамблендә җырчы була. Без, музей хезмәткәрләре, Яңа Кенәрдә Әкълимә апа белән очрашу вакытында ул Салих абый Хисмәтуллин һәм ансамбль турында истәлекләрен сөйләде: «Минем Кызыл юл районы ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән чагым. Салих абыйга ансамбльне туплауда ярдәм иттем, үзем дә актив катнаштым. Ул оештырган ансамбльдә мин “Ямьле Кенәр буйлары” җырын башлап җырладым. 1957 елда Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашырга әзерләнгән чор, Казан шәһәрендәге репетицияләр, костюмнар тектерү үзе бер төш кебек. Мәскәүдә узган йомгаклау концертын карарга Никита Сергеевич Хрущевның һәм башка хөкүмәт җитәкчеләренең килгәне истә калды. Безне, гомүмән, Татарстаннан килгән барлык делегацияне бик зурлап каршы алдылар, Мәскәүнең театрларында һәм зур мәдәният йортларында чыгышларыбызны оештырдылар”. Шуны да әйтергә кирәк, Әкълимә апа бүгенге көндә дә исән-сау, Салих абый Хисмәтуллин белән бергә аралашып эшләгән вакытларын сагынып яши.
Салих Хисмәтуллинның Яңа Кенәр авылында яшәүче кызы Рәшидә: “Армиягә алынгач әти хәрби ансамбльдә кларнетта уйнаган, күренекле артист Любовь Орлова уйнаган “Волга-Волга”, “Цирк”, “Веселые ребята” фильмнарында ансамбль составында әти дә төшкән. Әни дә, авылыбыз халкы да аны шушы фильмнарда күргәннәрен сөйлиләр иде. Әти сугыштан ишетү сәләтен өлешчә югалтып кайтты, инвалидлык артыннан да йөрмәде, ул бик тыйнак һәм сабыр кеше иде. Әтинең Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры буларак һәм җыр-бию ансамблен оештыруга куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Ул сәхнәдә концертлар алып бару өчен үзе яраткан шигырьләрен туплап барды, аларның күбесен яттан сөйләде. Үзенең чыгышлары аша халыкны тәрбияләргә тырышты. Үзешчән композитор буларак язган егермедән артык җыры халыкка таралу алды, аларның күбесе бүген дә яратып башкарыла. Әнием Нурания белән безгә ныклы тәрбия бирделәр, сеңлем Рафилә, энем Рәшит һәм миңа югары белем биреп, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләделәр”,– дип истәлекләрен яңартты.
Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызда үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән Салих абый Хисмәтуллин 1980 елда вафат була. Яңа Кенәрдә Салих Хисмәтуллин исемен йөртүче урам бар. Яңа Кенәр укучылар иҗат йортында, “Казан арты” тарих этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аңа багышланган экспозицияләр куелган, музей фондында аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле фотолар, документлар һәм җырларының язмалары саклана.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Нәсел җебен өйрәнүче
Мөхәммәт Мәһдиев музеена килүче кунакларның ниндие генә юк. Бүгенге кунак Санкт-Петербургтан ук кайткан – Ренат Зиннәтуллин. Ул төп чыгышы белән Яшел Үзән шәһәреннән, хәрби кеше. Тамырлары Казаннан, ә бабайларының нәселе Мәһдигә барып тоташа. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, бабайларының чыгышын, туган-тумачаларын төгәл барлау максаты белән Ренат хатыны Лилия, уллары Камил, Данис белән былтыр ук музейга кайтты. Ул вакытта аның мәгълүматы бик аз иде. Музей фондындагы мәгълүматлар белән тулыландырып, өстәмә материаллар табып, ул әнисе ягыннан ике йөздән артык нәсел кешесен барлап, кайберләренең фотолары һәм тулы мәгълүматлары белән әзер шәҗәрә ясап алып кайткан. Анда язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев тә бар. Чөнки Ренат — Мөхәммәт аганың әтисе Сөнгатулланың бертуганы Хәлилнең оныкчыгының малае. Ренат ясаган шәҗәрә кәгазен таратып карарга да байтак урын кирәк. Янында шатлык хисләре кичергән әнисе Земфира ханым, яраткан улы Данис, бертуганының кызы Алисә белән кайткан Ренатның бу хезмәте һәммәбезгә үрнәк.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.