“Табигатьтә бәйрәм!”

Гөберчәк авыл балалары белән язгы табигать кочагында булып кайттык. Һәр авылның үз гореф-гадәтләре, йолалары була. Кайбер авылларда 1 май көнне йомырка җыю бәйрәме бар. Ә безнең авылда бу бәйрәм никтер гадәткә кермәгән. Шулай булса да, йомыркаларны төрле төскә буяп, һәр бала үзе белән алып килде. Һәм иптәшләре белән бүлеште. Түгәрәккә җыйналган балалар учакта пешкән бәрәңге белән сыйланды, төрле уеннарда катнашып, күңелле ял иттеләр.

Фронттан килгән хат

9 май – Җиңү көне якынлашкан саен һәркемнең күңелендә хатирәләр яңара. Музеебызга  тапшырылган хатларны укып без дә бик күп гаиләләрнең, дусларның язмышларын ачыклыйбыз.

Миннебаев Галиәхмәт Миннебай улы 1924 елда Апаз авылында туа.  Галиәхмәт абый белән Газиз абый бергә үскәннәр, педучилищеда бергә укыганнар. 1941 нче елның 21 июнендә алар Арча педучилищесын тәмамлыйлар, укып бетергәч икесен дә Балтач районына эшкә җибәргәннәр.  Галиәхмәт абый Балтач районының Чутай авылында укыткан. Ул 1942 елда Балтач районыннан сугышка китә. Фронттагы батырлыклары өчен 3 Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 нчы елда туган ягына кайта, аннан соң Галиәхмәт абый Пөшәңгәр, Шекә, Апаз мәктәпләрендә укыта, озак еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, тарих фәне укыта. 1993 елда вафат була.

“Без мәктәптә укыганда Галиәхмәт абый завуч иде. Башлангыч класста укыганда ул классларга кереп, бездән тапкырлау таблицаларын яттан сөйләтә иде. Тәбәнәк кенә буйлы, гел указка һәм журнал тотып йөргәне күз алдында тора. 9 майда Җиңү көнендә укучылар белән обелиск янына җыелгач, Кызыл Йолдыз орденнерын ничек алуларын күп тапкырлар сөйләгәне булды.

Галиәхмәт абый минем этием Фаяз белән бик дус иделәр. Бик тыныч, әкрен генә сөйләшә торган иде ул. Сугыш турында, анда күргәннәрен, кичергәннәрен исенә төшереп сөйләгәнен без бик кызыксынып тыңлый идек”,- дип искә ала музей хезмәткәре Зәбирә Габтелхакова.

Күптән түгел Галиәхмәт абыйның Арча шәһәрендә гомер итүче кызы Венера Газизуллина әтисенең балачак һәм яшьлек дусты Газиз Миннебаевның озак еллар Галиәхмәт абыйда сакланган хатын китерде.       Газиз абый үзе сугышта үлеп калган. Фронттан язылган бу хат аның әнисе Хәдичә, әтисе Шәфиев Миннебай абыйларга язылган:

”Исәнмесез! Кадерле әти һәм әни, сезгә фронт кырларыннан  гвардеецларча кайнар сагынычлы сәлам язып калучы улыгыз Газиз. Шулай ук сәлам Һәдия, Фәнзилә, Язилә сеңлемә, Сабирҗан энемә, Рәхимә апага, башка туганнарга, яшьләргә, мине сораучыларга аермыйча сагынычлы, кайнар сәлам. Үзем таза-сау.

Сездән 5 ай буе бер хат та алганым юк иде. Бүген вокурат 5 ай тулганда сездән бер юлы  2 хат алдым. 18-19 май көнне язган хатыгызны 6 июнь көнне алып укыдым, ни язган, барыда мәгълүм булды.Сезнең хәлне дә белер көн булыр икән. Әти өчен бик кайгыра идем, ул өйдә булгач ярый әле. Мин сезгә язган идем инде, 18 марттан 5 апрельгә кадәр сугышта булып, ял итәргә чыккан идек. Хәзер дә әле ялда. 80 км ераклыкта өйрәнеп ятабыз. Минем өчен кайгырмагыз. Тамак тук. Минем өчен кайгырып елауның бер нәрсәгә дә кирәге юк аның. Елау ул көчсезлек билгесе генә. Менә озакламый җиңеп, илгә кайтырбыз.

Мин Рамил белән Москвада 18 февральдә очрашкан идем, шуннан 23 февральгә кадәр бергә Смоленский областенә килдек. Ул икенче частьта иде. Ул Шушмабаш Касимов Камил белән икенче частька эләкте, без икенче часть белән киттек. 23 дә мин аннан аерылдым. Шушмабаш                          малаеның хаты килсә, сорап язсыннар, ул белергә тиеш аны. Хат килмәгән өчен кайгырырга ярамый. Миңа да 2 ай буе хат  салмый торырга туры килде.  Карточка сораткансыз, монда карточка төшереп ята торган урын түгел, үзегез беләсез нинди вакыт, нинди обстановкада ял итүне. Яшьтием Габтерәүф cугышка кергән икән, аның адресын җибәрегез.

Үзегезнең һәм авыл хәлләрен әйтеп хат языгыз. Минем яңа точный адрес: Полевая почта, 54328 Б., Миннебаеву Газизу М. Алу белән хат языгыз. Һаман язып булмас, кәгазь дә вакыт та юк. Кайнар сагынычлы сәлам белән: Миннебаев, 6 июнь –1943ел”.

Әйе, сугыш кемнәрне генә аермаган, Галиәхмәт һәм Газиз абыйларны да бүтән күрештермәгән. Газиз абыйның әти-әнисе, туганнары гомер буе аны көтеп яшәгәннәр. Сеңлесе Һәдия апа озак еллар Апаз балалар бакчасында тәрбияче, Язилә апа Апаз мәктәбендә укытучы булып эшләделәр. Бу буын сугышта үлеп калган туганнары өчен дә хезмәт итте. Сугышлар кабатланмасын иде.

 

                                                                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Әй язмыш, язмыш…

Сугыш ул — бик куркыныч нәрсә,

   Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

          Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

          Тол аналар, ятим балалар.

Бүген 30 нчы апрель көнне музеебызда бик күп ятимнәрнең берсе,  ятимлекнең ачы сагышын, михнәтләрен тулысынча татыган, тормыш дигән тирән дәрьяда упкыннарга батмыйча, гомер юлында югалып калмаган, авыр сынаулар алдында сынмаган-сыгылмаган, көчле рухлы, хәзерге вакытта отставкадагы подполковник Гатауллин Вәлиулла Шәйхулла улының тормыш юлына багышланган кичә уздырылды.

Шулай ук тормыш иптәше Хәсибә апаның яшь буынга тәрбия бирү максатыннан, Вәлиулла абыйның авыр тормыш юлын чагылдырган истәлек-китап ясавы, Арча халкы өчен, безнең өчен зур горурлык!

 

«Бәхетләрне язмыш кисмәсен»- үзешчән шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдинова белән очрашу

Наласа авылында яшәүче, шигырьләр, хикәяләр язу остасы Гөлчирә Нәҗметдинова белән очрашу булып узды. Очрашу барышында күп сорауларга җаваплар табылды, авторның шигырьләре укылып, моңлы көйләр дә тыңланды.

Ана шатлыгы

Бүген, 25апрельдә, Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында Чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент, шагыйрә Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четинның туган көне.  Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аңа 50 яшь тулу уңаеннан тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә куелды. Анда якташыбызның китаплары, фәнни хезмәтләре, шәхси документлары, фотолары куелган. Күргәзмәне карарга аның Арчада яшәүче әнисе Гөлфәмә Зарипова, хезмәттәше Мәрзия Нурмиева, туганнары килделәр. Гөлфәмә апа: “Күргәзмәдә кызымның гаиләсе, башкарган хезмәтләре, бергә эшләгән иптәшләре турындагы документларын күргәч бик дулкынландым, шул ук вакытта  кызымның ирешкән уңышлары белән горурланам да”,- диде.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Әкият геройларына рәсем конкурсы

Г.Тукай — татар милләтенең бөек шагыйре. Аның әсәрләре белән һәр бала кече яшьтән таныша, җырларын көйли. Гөберчәк авылы балалары да шагыйрьнең  бигрәк тә әкиятләрен яратып укыйлар, хәтердән сөйлиләр. Әкият геройларын рәсемгә төшерәләр. «Шүрәле», «Су анасы», «Акбай», «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырьләренең геройларын ак кәгазьгә төшереп, музейга бүләк иттеләр.

Тукай иҗаты һәм театр

Бүген әдәбия-сәнгать бүлегендә «Тукай иҗаты һәм театр» дигән темага ачык һавада экскурсия оештырылды.

Библиотөн-2019

Арчада «Библиотөн-2019″/»Библионочь-2019» Бөтенроссия акцисе Казансу буеча тәгаенләнгән маршрут буенча узды. Экскурсиядә Пугачев, солдат, алтын җирләре, эвакогоспиталь юлы, «С» күле серләре, Керосин һәм Арча таулары,Арча манарасы, капкасы, күпере, чишмәләре, Казансу экологиясе, гидрографиясе, бер мең кешелек хор тарихы һәм башкалар турында белергә мөмкин иде…

Татар халкын Төркиядә танытучы якташыбыз

Ап-ак чәчәктә, күр, өрек агачы!..

                                                             Ә күңелгә тансык үз алмагачым.

       Төркиядә Карс шәһәренең Кавказ университетында Чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четинның олы юбилее, бу көннәрдә аңа 50 яшь тула. 2015 елда “Башкортстан кызы” журналының әдәбият елы уңаеннан үткәрелгән “Әни йөрәге” шигырь бәйгесендә “Сагыштан чыккан юллар” номинациясендә җиңүче, 2018 елда “Елның иң яхшы галиме” дипломына лаек булган якташыбызның  фәнни хезмәтләре һәм әдәби иҗаты бәяләп бетергесез. Ул безнең музеебызга үзенең язган һәм тәрҗемә иткән китаплары, катнашкан конференцияләре турында мәгълүматлар җибәрде, аларның исемлеген карап чыгу өчен генә дә күп вакыт кирәк. Гаяз Исхакый хикәяләренең төрек теленә тәрҗемәсе, “Татар халкының гореф-гадәтләре” китабы, Парижда Садри Максуди укыган университет каршында һәм аның кызы Бөтендөнья Татарлар Берлеге рәисе Гёнул Пултар белән, фәнни хезмәтләрен язган Сәгыйть Рәмиевнең кызы Фирдәүс ханым белән төшкән фотолары, газета-журналларда чыккан мәкаләләре безнең музеебызда саклана. Татарстан һәм Төркия арасында дуслык җепләрен ныгытучы якташыбыз белән без горурланабыз.

Чулпан Әфрәим кызы Зарипова 1969 елның 25 апрелендә районыбызның Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туган, әтисе Әфрәим физика, әнисе Гөлфәмә биология укытучысы. Чулпан мәктәпкә керәсе елны аларның гаиләләре  Арчага күченә. Ул Арча шәһәренең беренче номерлы урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында язучы Радик Фәизов җитәкчелегендәге “Тукай якташы” исемле әдәби түгәрәккә йөри, Чулпан гомере буе Радик Фәизовка рәхмәтле була, Татарстан телевидениесе тапшыруларында катнаша. Аның татар һәм рус телендә язган шигырьләре матбугатта күренә башлый. 1987–1992 елларда Казан дәүләт педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә укый, аны тәмамлаган елны аспирантурага кабул ителә. Ул Сәгыйть Рәмиев иҗатын әдәби, фәнни яктан өйрәнә, 1995 елда Сәгыйть Рәмиев иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1995-1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетында татар халык авыз иҗаты, ХХ гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрыкъ әдәбиятыннан студентларга лекцияләр укый. Аның шигырьләре һәм мәкаләләре газета-журналларда басыла, ул Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә еш катнаша, татар әдәбияты кафедрасы каршында оештырылган “Илһам” иҗат оешмасын җитәкли.

1999 елда алар төрек егете Йосыф белән гаилә коралар, үзлегеннән төрек телен тирәнтен өйрәнә, тиешле сынауларын үтә. 2002 елдан Мугла шәһәрендәге университетта Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлегендә доцент булып, 2012 елдан Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында эшли.

Чулпан Зарифның шигырьләре, мәкаләләре татар, рус, төрек телләрендә газета-журналларда басыла. 2003 елда «Кояшка юл тота кәрваным”, 2013 елда “Апельсиновая осень” шигырьләр җыентыгы, 2005 елда “Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан…” исемле Сәгыйть Рәмиев иҗатына карата яңа мәгълүматлар, истәлекләр һәм моңарчы басылмаган фоторәсемнәр тупланган җыентыгы чыгара. Бүгенге көндә Чулпан Зариф Татарстан һәм Эгей Язучылар берлекләре әгъзасы.  “ …Бүген татар шигъриятендә Чулпан Зарифның үз урыны, үз юлы бар. Ул татар шигыренә Көнчыгышның гүзәл поэтикасын кабат алып кайта, бу поэтика белән бергә яңа образлар, яңа кичерешләр, яңа аһәң алып кайта.”,- дип язган Галимҗан Гыйльманов.

Чулпан Зарипова-Четинның татар, төрек, әзербайҗан, рус телләрендә язылган мәкаләләре арасында “Татар әдәбияты һәм шигыре турында”, “Казан татарларының кыска җырларында хатын-кызларның аянычлы язмышы”, “Казан татарларының легендаларында гаилә мөнәсәбәтләре”, “Казан татарларында һәм төрекләрдә кыска җырларда хат язышу” һәм башка язмалары булу халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын башка милләт вәкилләренә таныту булып тора. “Студентларга да дипломнарын татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты буенча яздырам. Татар-төрек мөнәсәбәтләрендә мәдәният һәм фәннең алга киткәнлеген күреп торабыз, мин моңа бик сөенәм. Үзем дә Казанда башлаган юлымны дәвам итеп, татар әдәбияты, бигрәк тә татар халык авыз иҗаты өстендә эшлим, төркилек белән бәйле фәнни чараларда катнашырга тырышам”,- ди ул үзенең эшчәнлеге турында. Соңгы елларда Чулпан Зарипова-Четин Төркиядә һәм башка илләрдә, шул исәптән Татарстанда, Чаллыда үткәрелгән симпозиумнарда, конференцияләрдә катнашуы турында тулы мәгълүматлар җибәрде, Арча кызы чыгышларын ничек язып өлгерә икән дип гаҗәпләндек.

“Минем ирем — төрек егете, ләкин ул да, улым Ильяс та татарча бик әйбәт беләләр. Улымны тугач та татар теленә күнектердем, теле татарча ачылды. Улым белән татарча сөйләшкәнне ишетеп, бигрәк тә Татарстанга кайтып, халкыбызны якыннан таныганнан соң, ирем дә татарчаны өйрәнде. Минемчә, татар кешесе баласын татар итеп үстерә ала. Моның өчен теләк кенә кирәк. Улымны кечкенәдән китапка күнектердем. Казанга һәр кайтуыбызда аңа күп итеп китаплар алып китәбез. Баламның ике халыкның да күркәм, матур гореф-гадәтләрен белеп үсүенә игътибар итәргә тырышам”,- дип сөйли Чулпан, менә кемнән үрнәк алырга кирәк.

Мин үзем дә, Чулпанның әнисе Гөлфәмә Шәрип кызы белән, Арчаның 3 нче мәктәбендә бергә эшләдек. Ул бик тырыш укытучы булды, безнең музей белән   даими  элемтәдә тора. “Безнең гаиләдә дүрт бала: Ландыш, Чулпан, Миләүшә, Рамил. Әтиләре Әфрәим дә, мин дә балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләргә   тырыштык, барысы да югары белем алдылар, тормышта үз урыннарын таптылар. Чулпан кечкенәдән  әдәбият һәм телләр өйрәнү белән кызыксынды. Куйган максатына ирешү өчен бөтен тырышлыгын куя, Төркиядә яши башлагач аңа ничек авыр булганын мин үзем генә аңлыйм.Чит ил университетында шундый дәрәҗәләргә ирешү өчен бик тырышты. Ире Йосыф та бик ярдәмчел һәм үзара аңлашып яшиләр”,- дип горурлана Гөлфәмә апа.

Югары гыйльми дәрәҗәләргә ия булган, шул ук вакытта шигырьләр язарга да вакыт тапкан якташыбыз Чулпан Зарифны олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек, тугандаш халыкларның дуслыгын ныгытуда уңышлар телибез.

 

                                                                                         “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

      Фотолар музей архивыннан

Я — Гражданин России!

Сегодня в нашем музее состоялось вручение паспортов юным гражданам Арского района. Проведение данного мероприятия в преддверие 133-летия со дня рождения великого деятеля татарской литературы, нашего земляка -Габдуллы Тукая было радостнее вдвойне.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика