Сынатмаган Әкълимә

Шәфыйкова Әкълимә Заһидулла кызы 1926 елның 15 ноябрендә Гөберчәк авылында дөньяга килә. Балалык чоры колхозлашу елларына туры килгән кыз яшьтәшләре белән бергә төрле уеннар уйнап, табигатьнең ашарга яраклы үләнен ашап үсә. Тыныч кына барган тормыш икенче юнәлеш ала: Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышка авылның һәр йортның ир-аты китә. Әле кайчан гына кечкенә Әкълимә шушы көннән өлкәнәя. Авылда калган бабайлар, хатын-кызлар белән беррәттән кырда да, ындыр табагында да хезмәт куя. Тырышлыгы, тыйнаклыгы белән кайбер кызлардан аерылып торса да, ул сынатмый, өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куя. Кичләрен кул эше белән шөгыльләнә. Сугыштан соң Сурнар урманчылыгына эшкә урнаша. Кыз монда да үзенең уңганлыгын күрсәтә: 1955 елда Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, медальгә лаек була. Колхозда тавык фермасы ачылгач,шунда эшкә керә. Авыл егете Шәйхуллага кияүгә чыгып, бер кыз, дүрт малай үстерә.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

«Кыз-әбиләр»нең берсе булып яшәде

Мәрдәнова Минсара Шәймәрдән кызы 1929 елның 6 апрелендә Гөберчәк авылында туа. Әтисе-Шәймәрдән, әнисе-Сафия. Гаиләдә өч кыз үсәләр — Җофарбикә, Минсара, Минсәгыйрә. Бөек Ватан сугышы башланганда Минсара бик кечкенә, мәктәп яшендәге кыз бала була. Сугыш беркемне дә аермый, һәркем көченнән килгәнчә эшләргә, тылда көрәш алып барырга тиеш. Әтисе сугышка киткәч, тормыш йөген тарту икеләтә арта, чөнки гаиләдә башка ир заты юк. «Барысы да фронт өчен» девизы астында Минсара да яшьтәшләреннән калышмый: өлкәннәр белән беррәттән урагын да ура, кышын басуда кар да тота, урман да кисә, фермада да эшли. Кечкенә буйлы кыз бер эштән дә курыкмый, һәр җирдә үзенең уңган, тырыш булуын эше белән раслый. Әтисе сугыш кырыннан бары җиде ел үткәч кенә әйләнеп кайта. «Әти кайткач, безгә ачлык янамады, чөнки әти көтүче булып эшләде»,- дип искә алган Минсара апа. Тыйнак, сабыр, кече күңелле Минсара амбарда эшләгәндә ялгыш кулын имгәтә. 63 яшенә кадәр колхозда эшли, аннан соң лаеклы ялга туктый. «Кыз-әбиләр»нең берсе булып яшәде Минсара апа. Беркем белән дә сүзгә кермәде, олысын да, кечесен дә хөрмәт итеп, һәркемгә якты чырай, тәмле сүзе белән үрнәк була белде. Йорт-җирен чиста-пөхтә тотты, курчак өе диярсең. Апасы Җофарбикә белән дус-тату, бергә яшәде. Сәламәтлеге какшагач, Казандагы сеңлесе Минсәгыйрә тәрбиясендә булды. Кызганыч, аларның берсе дә исән түгел инде. Хәзерге яшь буынга шушы авылдашларыбыздан үрнәк алып, алар белән горурланып яшәргә язсын!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Тыныч булсын дөньялар

Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда бераз артка борылып карасаң, нәрсәләр эшләнгән, ниләргә әле кул җитмәгән дигән уй килә. Тыныч тормышта 75 ел яшәп, без Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның кайларда ятканлыкларын да белеп бетермибез түгелме? Бик күпләрнең әтиләре, уллары, абыйлары хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Куанычлы хәбәрләр дә бар. Эзләү төркемнәре булдырылды, эзтабарлар күпләрнең җәсаден табып, кая күмелгәнлекләрен яки туганнар каберлегенә күчереп күмелүләре хакында яңадан-яңа хәбәрләр биреп торалар. Ләкин…

Әтинең әтисе Харис бабам Минзин да бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. 1939 нчы елда армия сафларына алынып, кырык беренче елда сугышка керә. Сентябрь аена кадәр берничә генә хаты килә, шул көннән ул хәбәрсез. Бертуган энесе Мәскәү архивлары аркылы соңгы хаты килгән адрес буенча тикшертеп тә йөргән иде, ләкин файдасыз. Нишләтәсең? Күпләр шундый халәттә калды. Бүген инде сугыш кырында һәлак булучыларның балалары да күбесе вафат. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән буын сафы көннән-көн сирәгәя. Мәрхүмә Мәдинә апа Хәсәнова кайнар күз яше белән: “Их, әти диясе килгән чаклар күп булды. Әйтерлек кешебез генә кайтмады”, – дигән иде. Әти сүзенең мәгънәсен, тәмен әтисез үскән буын гына аңлыйдыр. Хәзерге балалар бу сүзне әйтүдән мәхрүм булмасыннар, дөньялар тыныч булсын иде.

Тыл ветераннары да авылыбызда юк дияргә була. Арча шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Рауза апа Шәйнурова исән-сау, ул – тыл ветераны. Ләкин Рауза апа да инде өлкән яшьтә. Сугыш чоры балаларыннан алынган истәлекләргә күз салсаң, анда сагыш, моң, кайнар күз яше һәм иң изге теләкләр язылган: сугышлар кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын, мул тормышның кадерен белеп яшик. Бу истәлекләр М.Мәһдиев музее фондында саклана.

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Мең дә бер проблема…” исемле язмасында мондый юллар бар: “Бөек Ватан сугышында үлгәннәрнең үз туфракларында истәлекләре юк… авылда аларга һәйкәл юк”. Мөхәммәт абыйның сиксәненче елларда язган сүзләренә каршы бүген авылда сугышта һәлак булучыларның исемлеге язылган урын булдырылды диеп әйтәсем килә. Ләкин анда, минем фикеремчә, бер хилафлык киткән. Исемлектә сугышчыларның фамилияләре тулысынча, ә исемнәренең баш хәрефләре генә язылган. Бер үк фамилияле берничә кеше булырга мөмкин, ә янында исемнәре дә язылса, тагы да яхшырак, аңлаешлырак булыр иде. Киләчәктә бу эшне төзәтеп куярлар дигән өмет бар. Бәлки исән кайтучы сугыш ветераннарының да һәр авылда исемнәрен мәңгеләштерергә кирәктер?

“Ә ак һәйкәл – авылның иң уртасында истәлек булып калкып торырга тиеш – ата-бабаң истәлеге, бөек батырлыгы истәлеге сиңа дәшеп торырга тиеш:

– Әй, син балам, оныгым минем! Дөньяда без дә бар идек! Син җирдә намуслы яшисеңме? Җир йөзендә тыныч яшәүнең кадерен беләсеңме?” – дип яза М.Мәһдиев сугышчылар исеменнән.

Чыннан да, һәр авылга һәйкәл куюны яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүнең иң яхшы ысулыдыр дип саныйм. Туган җиренең, туган иленең кадерен белергә, сакларга, баетырга, яратырга өндәп тора бит ул һәйкәлләр.Үткән тарихыңны белү, аны өйрәнү, истәлекләр барлау барыбызның да бурычы булып тора. Әлегә исән-сау булган әби-бабайлардан үткәннәре турында, авыл тарихын язып калсак, киләчәк буынга эш бераз җиңеләер иде сыман.

Гөберчәк авылыннан йөз уналты ир-егет сугышка китә. Хәтта бер көн эчендә егерме биш ир-ат берьюлы Масра басу юлыннан чыгып киткән вакытларны хәтерләүче әбиләребез дә инде бүген юк. Галимуллина Кәүсәрия апа сөйләгән иде: “Ике яшьлек туганым Хәсбиулланы күтәреп, аның әтисен басу капкасына кадәр озата бардык. Ата белән улның мәңгегә аерылу минутлары шунда булды. Минем кулдан әтисенә ыргылган бала, күз яшен эченә сыйдырган атаның кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый. Авылның яше-карты атларга утырган  авылдашларыбызны Масра басу юлыннан ачы сагыш белән ерак юлга озатты. Ләкин аларның күпләре кире кайтмады. Шулар арасында Хәсбиулланың да әтисе бар…”.

Гөберчәкнең алтмыш тугыз баһадиры туган нигезенә кайтмаган. Аларның кайберләре бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Исән-сау кайтканнарының да күбесе алган яраларыннан иртә вафат булды. Кызганыч, бүген авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Кәүсәрия апаның туганы, сугыш башланганда ике яшьлек булган Хәсбиулла да, әтисе армиягә киткәндә өч айлык булып калган әтием Кыям да, читән өстенә басып, әтисен сугышка озаткан Харис та бу дөньяда инде күптән юк. Алар исән булса, безгә әтисез, терәксез, яклаучысыз ничек тормыш кичергәннәрен, авырлыкларны үз тырышлыклары белән җиңеп, чын кеше булып тәрбияләнүләре хакында, авылга куелган һәйкәлләргә карата үз фикерләрен җиткерерләр иде.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Итекче Гарифулла

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга җыенганда сугышта катнашкан авылдашларның исемлеген кабат карап чыктым. Һәлак булучылар, сугыштан исән кайтучыларның да исемлеге бар. Аларның күбесе миңа таныш, аларны күзалдыма китереп, тормыш юлларын исемә төшереп утырам. Араларында Гарифулла абый Зиннатуллин да бар. Мин аны күпмедер дәрәҗәдә хәтерлим. Кечерәк кенә буйлы, башына һәрчак кәләпүш киеп йөрүче абыйның сигез кызы һәм бер улы барлыгын беләм.

Гарифулла абый 1907 елда туган. Ул – игезәк сыңары. Игезәге Галимулла, кызганыч, Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әтиләре Зиннатулла бабай итекче булган. Элек итекчеләрнең күбесе Башкортстан якларына чыгып итек басканнар. Шулар арасында авылдашыбыз Зиннәтулла агай да бар. Башкортстан якларында эшләгәндә булачак хатыны Гөлчирә белән танышып, аңа өйләнә. Өч малай туа. Башта туган игезәк малайларга, Гарифулла белән Галимулла, җиде яшь тулганда Зиннәтулла абый Беренче Бөек Ватан сугышына китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Авыр еллар булу сәбәпле, Гөлчирә апа бу балаларны берүзем аякка бастыра алмам дип, игезәкләрен Ленинград балалар йортына тапшыра. Гарифулла белән Галимулла шунда җиде класс белем ала. Малайлар балалар йортында мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, тырышлык һәм үҗәтлек белән белем алалар, активлыклары белән аерылып торалар һәм оештырылган хорда Гарифулла солист буларак җырлый да. Җиде класс белем алгач, туган авылларына кире әйләнеп кайталар. Гарифулла абый сулагай кеше, бик яхшы билгеләренә генә укый, рус телен су урынына эчә. Укуын дәвам иткән булса, ул бер галим яисә зур дәрәҗәле шәхес булыр иде. Кызганыч, илдә барган вәзгыять аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Гарифулла абый әтисенең һөнәрен үзләштерә һәм итек басу эшен дәвам итә, ул балта остасы да. Ике кызы, Галия белән Талия, авыл егетләренә кияүгә чыккач, аларга йортлар салырга булыша. Аның кулында балта әкияттәге кебек, үзе эшләгән сыман тоела. Чөнки балта белән бүрәнәне юнасы яки каезлыйсы, тәрәзә рамнарын ничек эшлисен ул яхшы белә. Хәтта йорт бурасын бураган вакытта төшкән фотосы да сакланган.

Гарифулла абый башкалар кебек гаилә кора. Улы Шәрифулла тугач, хатыны озак тормый, авырып вафат була. Ул арада Бөек Ватан сугышы башлана, Гарифулла белән Галимулла, энеләре Шәйдулла сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Гарифулланың улы Шәрифулла әбисе Гөлчирә тәрбиясендә кала. Галимулла абый 1942 елда, ә Шәйдулла абыйның 1943 елда һәлак булулары хакында хәбәр килә. Шулай итеп, бер ананың өрлектәй ике улы сугышта һәлак була.

Гарифулла абый 1944 елга кадәр сугыш эчендә була. Сталинград янында барган сугышта катнашып, каты яралана. Госпитальдә дәвалангач, аны өенә кайтарып җибәрәләр, чөнки бер як беләгенең ите буе белән умырыла, күз кабагында берничә осколка кыйпылчыклары кала. Врачлар аны алу мөмкин булмавын аңлаталар, Гарифулла абый шул кыйпылчыклар белән гомеренең соңгы сулышына кадәр яши.

Сугыштан кайткач, ул авыл кызы Шәмсиягә өйләнә. Шәмсия апаның да беренче ире фронтта һәлак булып, кызы Гөлчирә кала. Ике йөрәк кушылгач, тормыш алга бара, сигез кыз бер-бер артлы дөньяга килә, бер кызчыгы нәни вакытта ук вафат була.

Гарифулла абый гадилеге, әдәпле, ачык йөзле, киң күңелле, эш сөючәнлеге белән башкалардан аерылып торган дисәм бер дә ялгыш булмас. Шул ук вакытта ул шаянлыгы, тапкырлыгы белән дә күрше-тирәдәгеләрдән аерылган. Кече кызы Илсөянең истәлекләренә күз салсак аны аңлап була:

– Әтинең итек баскан вакыты. Ул итек басса да, башка эш белән шөгыльләнсә дә гел җырлый-җырлый эшли иде. Бервакыт шулай күрше кызы Сания белән аның янына кердек. Һәрвакыттагыча әти җырлый һәм безгә борылып карады да: “Ә-ә, Салих малае кунакка кергән икән. Абау, минем малай да бар”, –дигән була. Без пырхылдап көләбез. “Әти, нинди малай булыйк инде, без бит кызлар”, – дим. “Шулаймыни? Мин малайлар дип торам тагы”, – дип, ирен чите белән генә елмаеп шаярта. Безне үчекләргә, көлкеле мәзәкләр белән мавыктырып сөйләштерергә дә иренми иде ул.Әти үзе яхшы укыгач, бездән дә шуны таләп итте. Атна саен көндәлеккә кул куйдырасы бар. Ялгыш кына “3” ле билгесе эләксә, әтидән шулкадәр читенсенә идек, ул билгене каплап куеп, кул куйдыртырга тырышабыз. Ләкин әти эшнең нәрсәдә икәнлеген яхшы аңлый һәм безгә тырышып укырга, өстәмә белем алырга кирәклеген аңлата, икенче атнага билгеләрне яхшыртырга куша иде. Әти бик тә тәртипле кеше булды, кычкырып ачулана да белми иде ул. Бер кешегә начарлык эшләгәне булмады, сүзгә тапкыр, туган сорауларга аның һәрвакыт җавабы әзер.Гомере буе колхозда терлекчелек өлкәсендә эшләде. Пенсиягә чыккач та, эшеннән туктамады, тырыш хезмәтен югары бәяләделәр: “Татарстан АССРның атказанган колхозчысы” исеменә лаек булды. Ә әбиебез Башкортстан якларыннан булгангамы, миңа кечкенә вакытта башкорт биюен өйрәтте. Биюнең һәр элементын аңлата, ә җырларын матур итеп башкара иде. Аның моңлы тавышы абыебызга, әтиебезгә дә күчкән.

Әти гел урманда булды, әле печән чапты, әле утын әзерләде. Без, кызлары, һәрвакыт аның янәшәсендә булдык. Аның белән бергә уфалла арбасын да өстерәдек, өй эшләрен дә күмәкләп башкардык. Нинди генә темага тукталсаң да, аның белән озак вакытлы әңгәмә корып сөйләшергә, аңлашырга була, аның сөйләм теле бай, шигъри җанлы кеше иде. Сулагай кешеләрне талантлы була, диләр. Чыннан да, әтиебез нәкъ шундыйлардан.

Без гомер буе әтиебез белән горурланып яшибез. Аның өйрәткәннәрен истә тотабыз. Балаларыбызга, оныкларыбызга әти-әниебезнең тормыш юлын сөйләп, аларның хезмәтләре белән таныштырабыз. Аларның үрнәк кешеләр икәнлеген аңлатабыз. Әти белән әни шулкадәр тату яшәделәр, бер-берсен күз карашы белән аңлашалар иде. Шуңа күрә әтиебез вафат булгач, әни бер генә вакыт та әтине искә алмаган, аның турында сөйләшмәгән көне булмады. Ул аны бик юксынып, сагынып яшәде. Әти 72 яшендә вафат булды. Әниебез дә татар хатын-кызларына хас сыйфатларга ия иде. Аның тырышлыгы, өлгерлеге, дөньяны ярата белүе, җор телле булуы безне гел сокландырды. Ул колхозда төрле эштә эшләде. Үзенә йөкләнгән хезмәтне намус белән башкарды. Нигезебезнең тоткасы, ышанычлы терәге иде.

Истәлекләре белән Гарифулла абыйның кызы, 32 ел буе үзе укыган мәктәбендә укучыларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем биргән укытучым Әнисә Шәймуллина да бүлеште.

–Әтиебезнең яхшылыкларын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аның яшәү рәвеше, кешеләргә булган мөнәсәбәте, хезмәткә булган карашы бездә чагылыш таба дип уйлыйм.Сөйләм теле матур булган өлкән апабыз Гөлчирә гомере буе сатучы булып эшләп, Казан шәһәрендә яши. Әтиебез аны башкалар янында аерылып тормасын, бөтен балаларыбыз тигез булсын дип, бик якын күреп үстергән. Кызганыч, моңлы тавышлы Шәрифулла абыебыз колхозда эшләп, 60 яшендә вафат булды. Сабыр холыклы, шул ук вакытта шаянлыгы, шигъри җанлылыгы белән әтигә нык охшаган Талия апабыз күп еллар сыер сауды, хәтта алдынгы савымчы буларак, комсомол путевкасы беләнСочига да барган туганыбыз ул. Арабызда уңган-булганлыгы, чәчәк-гөлләр үстереп, матурлыкка мөкиббән китеп яшәгән Галия апабыз урманчылыкта эшләп, күп еллар колхозда сыер сауды, балалар бакчасында хезмәт куйды. Ике апабыз да туган авылыбызда яши. Тырыш Фәния апабыз гомер буе шәһәрдә сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ягымлы, салмак тавышлы, изге карашлы, мөлаем, укымышлы Әлфинур апабыз 29 ел балаларга Штерә авылында белем бирде. Әтинең тапкырлыгы, шигъри җанлы булуы аңа күбрәк күчкән. Аның язган шигырьләрен әле дә алып укыйбыз. Хәтта укучылары да кабат-кабат аның шигырьләрен сорап алалар. Кызганыч, аянычлы авыру аны 46 яшендә безнең арадан алып китте. Әлфинур апа белән Шәрифулла абыйның өстәл артында утырганда икесе генә җырлый торган җырлары бар иде. Алар гел ике тавышка моңлы итеп шул җырны башкардылар. Буй-сыны, чибәрлеге, пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып торган сеңлебез Флера пешекчелеккә укып, Казанда эшләде һәм шунда яши. Ачык йөзле, кешеләр белән аралашырга яратучы, ярдәмчел сеңлебез Илсия хисапчылык буенча белем алып, пенсия яшенә кадәр шул юнәлештә эшләде. Әти белән әнинең иң яхшы сыйфатларын үзебезгә өлге итеп яшибез. Туганлык җепләрен югалтмыйча, алар үрнәгендә гомер кичерәбез.

Гарифулла абыйның кызлары кыр казлары кебек тезелеп, безнең өй яныннан Сафый чишмәсенә суга йөрделәр. Аларга чишмә ерак, бер көянтә-чиләк су алып менгәнче без ике тапкыр чишмәгә төшәрлек вакыт үтә иде. Бервакыт мин чишмәгә төштем дә унбишәр литрлы ике чиләгемне су белән тутырып алдым. Карасам, артымда Әлфинур апа басып тора. Ул да суга төшкән. Миңа шулвакытта: “Сеңлем, бу зур чиләкләрең белән икенче суга йөрмә. Синең киләчәктә әни буласың бар, бу кадәр авырлыктагы суны кыз кешегә күтәрергә ярамый”, – диде. Ә миңа нәрсә, зур чиләк белән су ташысаң, күбрәк менә, эшең дә тизрәк бетә. Ләкин мин Әлфинур апаның сүзен тыңлап, бераздан кечерәк чиләкләр белән суга йөри башладым. Шул гади генә чиләкнең авырлыгы киләчәктә кыз бала сәламәтлегенә ничек йогынты ясаячагын кайгыртып әйткән икән бит Әлфинур апа. Мин аны яшьлегем белән бәлки, аңлап та бетермәгәнмендер, ләкин чит кеше баласын кайгыртучанлыгына бүген дә сокланам. Әлфинур апа күңелендә туган хисләрне шигырь юлларына тезгән, әйтер теләкләрен шулай җиткергән.

Гомеренең соңгы мизгелләрендә язган “Яшәү кирәк миңа, яшәү кирәк!” дигән шигырен укыйм. Шигырьнең һәр юлы Әлфинур апаның киләчәккә өметен, ышанычын белгертә, тормышка, туганнарына, әти-әнисенә, гаиләсенә булган хисләрен тасвирлый.

…Зур ышаныч белән йөзә кораб,

Барыр юлын маяк яктырта.

Ныклы терәк, өмет һәм ышаныч

Әйтерсең лә, көчен арттыра…

Бөек Ватан сугышында катнашып, үзеннән соң якты эз калдырган Гарифулла абый Зиннәтуллин үз тормыш юлы аша балаларына иң күркәм сыйфатларны сеңдергән. Авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәткән. Кешелекле булырга, хезмәт сөючән, гадел һәм ярдәмчел, акыллы булып яшәү, алда зур өмет уятып, нәсел дәвамчыларына якты киләчәк өчен өлге булган дип саныйм.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Балалар шагыйрәсенә – 90!

Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың берничә китабы,аның истәлегенә язылган хатирәләр җыелмасы саклана. Кече сыйныф укучылары өчен язылган хикәяләр, кызыклы шигырьләр Заһирә апаның кече күңеллелеге турында сөйли. УлАрча районы Чөмә-Елга авылында туа. Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесында белем ала. Шигърияткә мәхәббәте кече яшьтән башлана, шигырьләрне ул 6 класста укыганда яза башлый. Шул көннән башлап, гомеренең соңгы көненә кадәр ул иҗат дөньясында яши. Аның һәр күренешкә: очкан кошларга, аккан суга, искән җилгә, һавада йөзгән болытка яки юлны аркылы чыккан песигә дә әйтер сүзе бар. Ул аларны шигырь юллары белән җиткерә. Балалар теле белән, аларга аңлаешлы итеп. Хәтта укучылар өчен табышмаклар уйлап чыгара һәм аларны дәрес барышында киң куллана. Табышмаклар гади генә сүзләр ярдәмендә, предметның кулланылышын белгертеп, аның сыйфатларын чагылдырып бирелә. Мәсәлән, “Бәйләми дә, текми дә, каемый да, чикми дә. Энәләре үзендә, җитә диләр йөз меңгә”. Укучылар җавапны һәр сүзнең нинди хезмәт башкаруыннан чыгып табарга тиеш. Заһирә ханым балаларның психологиясен шулкадәр яхшы итеп өйрәнә, аның язган һәр әсәре – ул шигырьме яки хикәяме, аларның яшь үзенчәлеге исәпкә алып яза.

Заһирә Гомәрова музыкаль белем алып, Саба районы Эзмә авыл мәктәбендә эшләгәндә күп укучыны мандолинада уйнарга өйрәтә. Төрле музыка коралларында уйнаган укытучының бу һөнәрен авылдашлары да үз күрә, күпләр аннан үрнәк алып, мандолинада уйнарга өйрәнә. Бу турыда шагыйрә болай дип яза: “Минем укучыларым да музыкага гашыйк иде. Алар җырлый яки уйнарга өйрәнә, ярты авылны мандолинада уйнарга өйрәттем…”. Уен кораллары оркестры оештырып, кайларда гына чыгыш ясамыйлар. Зона фестивальләренә кадәр узып, телевидениедән дә чыгышлар ясыйлар. Бу турыда музей фондында сакланган истәлек фотоларыннан яки Заһирә Гомәрованың “Үзем турында үзем” мәкаләсенең күчермәләреннән дә укып белергә була.

Минем кулда нәкъ шул мәкаләнең күчермәсе. Анда язылган һәр җөмлә ниндидер бер хезмәт башкаруы турында хәбәр итә. Ул спектакльләрдә бик теләп уйнаган кеше икән. Хәтта язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә уйнап, төрле авыл сәхнәләрендә чыгышлар ясый.

Спорт өлкәсе дә Заһирә Гомәрова өчен ят түгел. “Минем бер кулым шашка уйный, берсе шахмат”, – дип яза ул. Һәр елны район, республика күләмендә 1 нче урынны яулаган укытучыга хәтта Сочига путевка да бүләк ителә. Укучыларын да спортның бу юнәлешенә өйрәтә. Ә шашка-шахматны яхшы уйнаган укучы бервакытта да югалып калмый, яхшы билгеләренә генә укый.

Заһирә Гомәрованың табигатькә, әйләнә-тирәгә булган мәхәббәте аны КДПИның химия һәм биология бүлегенә алып килә. Бу фәннәрне мәктәптә укытканда ул бакчачылык эшен җанландырып җибәрә. Башка мәктәп укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу өчен зур семинарлар үткәрүе шул хакта сөйли. Хәтта якташыбыз гаиләсе Эзмә авылында умарта асрау эшенә алына. Бу турыда балалар өчен “Хикмәтле нәрсә ул бал” шигырендә дә яза.

Бал калагын батырып ал,

Савытта кәрәзле бал.

Төрлесеннән татып кал,

Монысы суырткан бал.

Нинди генә хезмәт башкармасын, Заһирә ханым һәр фикерен шигъри юллар белән бәйләп бара. Берәм-берәм балалар өчен язылган шигырь-хикәяләр китаплары басылып чыга башлый. Мәсәлән: “Яшьлек таңы”, “Нәни врач”, “Иске ел кая китә”, “Мәктәп юлы”, “Йөгерек елга” һ.б. Ике дистәгә якын китап укучылар тарафына ирештерелә. Алар гади дә, эчкерсез һәм әдәп кагыйдәләре белән иҗат ителгән. Заһирә Гомәрованың һәр әсәре укучыны төрле яклап тәрбияли: дөньяны танып белергә өйрәтә, өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре уята, кош-кортларга, хайваннарга яхшы мөнәсәбәткә өнди, табигатьне яратырга өйрәтә, тәүфыйклы булып үсәргә һәм игелекле шәхес булып формалашырга ярдәм итә.

Заһирә Гомәрова Эзмә мәктәбендә 35 ел хезмәт куя, шул авылда гаилә корып, өч кызга гомер бирә, ләкин гомере буе туган җирен, авылын, аның челтерәп аккан суын, агарып беткән ташына кадәр сагынып яши. Бу хакта аның шигъриятендә дә сизелә. “Туган як” шигырендә ул сагышын белдерә, авыр елларда үссә дә туган җиренең көчен тоя, анда үскән агачлар шавы да аңа көч-дәрт өстәвен белдертә. “Яшәр идем гел генә, авылда, кырларымда. Авылымның кешеләрен яшәртеп җырларымда”, – дип яза ул.

Пенсиягә чыккач, кызлары янына Чаллы шәһәренә күченгәч тә, Заһирә ханым тик кенә ятмый. Шәһәрдә дә түгәрәкләр оештыра, мәктәп-китапханәләргә очрашуларга йөри, үзенең хезмәте, фикере белән уртаклаша, шигърияте белән һәркемне сөендерә, хәтта дәвалый.

2016 елда районыбыз тарафыннан Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланып “Без бит – Арча яклары” китабы 3 томда басылып чыкты. Шул китапларның икесендә Заһирә Гомәрованың шигырьләре, хикәяләре урын алган. Районыбыз халкы, якташлары аның белән горурланып яши.

Исән булса, шагыйрәгә 12 апрельдә 90 яшь тулыр иде. Заһирә Гомәрованың иҗатын укучылар да, өлкәннәр дә яратып укый. Хәтта укучылар арасында шагыйрәнең иҗаты буенча конкурслар үткәрелә.Туган авылының бер урамы аның исемен йөртә.

Шагыйрәлек сыйфатлары аның кызы Зәбидә апага да күчкән дип әйтсәм, ялгыш булмас. Чөнки музей фондында сакланучы бер язма бар. Ул гомере буе Гөберчәк башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән укытучы Кафия Гафарованыкы. Кафия Әкрәмовна Заһирә Гомәрованың кызы Зәбидә белән Арча педучилищесында бер группада укыган. “Ул һәрвакыт шигырь юллары белән сочинениеләр, сценарийлар яза иде. Без башта белмәдек, аңлап җиткермәдек. Ләкин соңрак Зәбидәнең әнисе шикелле шигырьләр иҗат иткәнен аңладык”, – дип яза Кафия Гафарова.

Заһирә Гомәрованың иҗаты югалмасын, өйрәнелсен һәм шигырь-хикәяләре киләчәк буын вәкилләрен куандырып, дөрес тәрбия алырга ярдәм итсен иде.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Үгез җигеп җир тырмалаган

Рәхимҗанова Разыя Шәймулла кызы 1929 елның 8 августенда Казаклар авылында гади гаиләдә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала, Сикертән җидеелык мәктәбенә 4 класска укырга бара. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь тулмаган була.

– Радиодан сугыш башланганны ишеткәч, башта ни уйларга да белмәдек. Абый ул вакытта армия сафларында хезмәт итә. Ул армия хезмәтеннән туры сугышка керде, 8 ел йөреп кайтты. Сугыш башланган көннән безнең балалык еллары туктап калды дисәң дә була. Көн туган саен ирләрне фронтка озаттылар. Басудагы, колхоздагы эшләр хатын-кыз, карт-коры һәм балаларга калды. 12 яшьтә генә булсам да мин әнигә ияреп басуга урак урырга йөрдем.

Бер генә дә исемнән чыкмый, салкын караңгы көз көне иде. Колхозга окоп казырга илле кеше кирәк диеп план биргәннәр. Кеше булмагачтыр, колхоз рәисе Зиннәт абый безне, укучыларны, окоп казырга җыеп алып китте. Райкомдагылар рәисне ачуланганнардыр, безне кире кайтарып җибәрделәр. Окоп казыр өчен без бик кечкенә идек шул.

Берара безне вагон төяргә җибәрделәр. 2 метрлы юан-юан агачларны төйийбез, 4 кешегә бер вагон. Шуны агач белән тутырырга кирәк. Бик авыр булды, җитмәсә тамак та ач, хәл юк. Кушкач эшләргә, вагоннарны тутырып җибәрергә кирәк. Эшләдек, сынатмадык.

7 классны бетергәч, урман кисәргә повестка бирделәр. Шул кәгазьне тотып, берүзем Курса урманчылыгына мендем. Миңа карап-карап тордылар да, яшьсенделәрме, пычкы кайрап тотырга куйдылар. Анысы да җиңел эш түгел иде. Кабат мин урман кисәргә бардым. Яшьсенделәр, бу юлы мин инде яшемне алдап, зурайтып күрсәттем. Урманны кистек, агачларны штабельләргә  сөйрәп алып килеп тезә идек. План үтәмәсәң, 400 грамм ипи талоны бирелми торган иде. Димәк, ач каласың. Ә бәрәңге булса, безнең өчен зур шатлык була иде. Урманны кыш көне кистек. Кышның нинди көне юк. Өстебездә дә әллә ни калын кием юк, салкын, җил-буран уйный. Агачларны кискәндә билдән кар ерып урманга керәсең, билгеләнгән агачларны кисеп егасың. Берара тирлисең, әзрәктән туңасын. Барысын да күрде инде безнең башлар. Без барысына да түздек.Урман кискән вакытта хәзерге Саба районы Керәнне, Симет авылларында фатирда торып эшләдек. Фатир хуҗаларыннан бет ияреп, бик азапландык. Юынып кына бетми иде ул. Аннары фатир хуҗасына эштән кайтканда мичкә ягарга дип утын эләктереп кайта идек.

Өч ел абый хәбәрсез булды. Бернинди хаты килмәде. Өйдә әнием һәм сеңлем бар. Сеңлем кечкенә булганлыктан, күбрәк эш минем җилкәгә төшә иде. Хәтта әни урынына да эшкә йөри идем. Кышын урман киссәк, җәен басуда булдык. Хәтта ат җигеп тә эшләргә туры килде. Кирәк булгач, барысына да өйрәнәсең икән ул. Авылда ат җигәрлек ирләр юк. Шуңа күрә атларны хатын-кызлар җикте. Йөк тарта, эшли ала торган атлар да бик сирәк калды. Шуңа күрә үгезләр җигәргә, алар белән басу тырмаларга да туры килде.

Сугыш беткән хәбәрне бригадир Хәерниса апай басуга килеп әйтте. Ә без ул вакытта үгезләр белән җир тырмалый идек. Сөенечле хәбәрне ишеткәч, барыбыз да бер мәлгә катып калдык, шуннан кемдер кычкырып елап җибәрде, кемдер шатлыктан сикергәләде. Ә мин үзем сөенергә дә, көенергә дә белмәдем, чөнки яңа елдан соң әтием үлгән иде, өч елдан бирле абый хәбәрсез. Әмма сугыш беткән дип, беркем дә басудагы эшне ташлап кайтып китмәде, чөнки чәчүне тәмамларга кирәк иде. Июнь башларыннан сугыштан исән калганнар кайта башлады. Август ае безнең гаиләгә дә шатлык алып килде: өч ел хәбәрсез булган абыебыз кайтты!

Алга таба бик әкренлек белән булса да, тормышлар яхшы якка үзгәрә башлады, ләкин сугыш салган йөрәк ярасы гына төзәлмәде, – дип сөйләгән Разыя апа үзенең яшьлек еллары турында кызы Гөлүсә Шәфыйковага.

Тыл һәм Хезмәт ветераны Разыя апа Гөберчәк авыл егете Гәрәй Рәхимҗанов белән гаилә корып, биш балага гомер биргәннәр. Разыя апай 1953 елда ук коммунистлар партиясенә алына. Колхозда тырышып эшли. 1974 елдан хат ташучыэшенә күчә. Пенсиягә чыккач та сигез ел шул хезмәтне башкара.

– Әни яшь вакытында клуб мөдире булып та эшләгән, – дип сөйләде Разыя апайның олы кызы Рәмзилә Рәхимҗанова. – Ике атнага бер спектакль өйрәнәбез һәм концерт куябыз, дип сөйли иде әни. Ул елларда клуб сәхнәләре шау итеп торган. Хәтта “Галиябану” спектаклендә әти белән әни төп рольләрдә уйнаганнар. Башка авылларга барып та спектакльләр күрсәткәннәр. Сүзгә дә оста иде ул. Клуб эшен бик яратып башкардым дип сөйли иде. Хәтта вафат булыр алдыннан яраткан шигырен дә хәтердән сөйләде. Шигыре комсомолка кыз турында. Аның аудиоязмасы да саклана. Без Гөберчәк клубында берәр спектакль өйрәнә башласак, әни мине орыша иде: “Бигрәк озак өйрәнәсез. Яхшылап өйрәнегез дә, тизрәк куегыз инде шуны”, – дип.

Сугыш вакытында фронттан килгән хатларны укырга өйдән-өйгә йөргәннәр, җаваплар язганнар. Аннары посылка итеп сугышчыларга оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәргәннәр. Ялгыз әбиләргә ярдәм иткәннәр: карларын көрәп, утынын ярып, чишмәдән суын алып кайтканнар.Әнине 1945 елда колхозга член итеп алганнар, ә сугыш чорында эшләгәнлегенә белешмә генә бирелде. Аннары әни ел саен Яңа ел бәйрәме үткәрә иде. Кайда диген? Өйдә. “Зират очы” балалары, күрше-тирә өйгә кереп, уртага чыршы бизәп куеп, әйлән-бәйлән уйныйлар иде. Кәгазьне бүрәнкә формасында төреп конфет, печенье, пряннек салып балаларга бүләк әзерлибез. Кыш бабай Альберт булса (күрше егете), Кар кызы булып әни үзе киенеп керә иде. Җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап, күңелле итеп бәйрәм үтә иде.

Разыя апайның бакчасында язын төрле сортлы алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелә. Кызганыч, Җиңүнең 75 еллыгын билгеләргә җыенганда ак яулыклы бу апалар буыны ак чәчәкле язларны күрә алмыйча көннән-көн сирәгәя. Разыя апа да бу дөньяда инде юк. Аларның батырлыгы, көчлелеге алдында баш иеп, рухларына дога гына кыла алабыз.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Кызыл атлас күлмәк киеп көткән ул

1904 елда Казаклар авылындагы итекче Гафур гаиләсендә туган Бәдерниса үзе чибәр, үзе оста җырлаучы кыз булып өлгерә. Гөберчәкнең Ризван исемле пәһлевандай егетенә кияүгә чыгарга теләк белдергәч, әллә әти-әнисе риза булмый, бирсәгездә, бирмәсәгез дә мин аңа кияүгә чыгам дип ул үз фикерен белдерә. Билгеле, каршылыклар алдында югалып кала торган кыз түгел, Бәдерниса яратканы белән гаилә кора.

Бәдернисаның дүрт баласы туып, бишенчегә авырлы вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Колхозда бригадир булып эшләгән Ризван сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. 37 яшьлек хатын өч баласын ияртеп, дүртенчесен кулына күтәреп, Тупы юлыннан ирен сугышка озата. Ризванның колхоздагы вазыйфасын Бәдерниса үзенә алып, бригадир булып эшли. Урак уру, көлтә ташу, җир сөрү, ул арада йөкләмә белән урман кисү, аны вагоннарга төяү, фермалардагы малларны ничек тә аякта калдыру эше – барысы да авылда калган карт-корыга, хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә төшә.

Бәдерниса бишенче баласын – Данилен тудыра. Биш бала белән тормыш итү, колхоз эшендә булу Бәдерниса өчен иң авыры булмый әле. 1945 елда иренең Белоруссия якларында батырларча һәлак булуы хакында язылган хат килгәч, хатын югалып кала. “Биш баланы ничек аякка бастырырга, шушы авыр, болгавыр заманда нинди юллар белән тормыш итәргә һәм кеше булып калырга?” – дигән сорау белән яши ул. Көн туса, Бәдерниса Тупы юлына күз сала, янәсе ире кайтып килмиме? Ул гомеренең соңгы сәгатенә кадәр шушы уй белән яши.

Биш бала да үсә. Авыл халкы тырыш бит ул. Черек бәрәңге, кычыткан ашап үскән балалар әниләре үрнәгендә тырыш, уңган булыпҗитешәләр. Сугыштан соңгы еллар да ачлык, фәкыйрьлек белән һәркемнең йөрәген телгәли. Бәдерниса тырыш, уңган хатын, йорт-җирне таза тота, абзарында малларын ишәйтә. Чөнки кул арасына керә башлаган балалары аңа төп терәк булып тора. Ул балаларына йон җегерләп, оекбаш-бияләй бәйли. Йон җегерләргә утырса, Тупы юлына карап, моңлы җырларын суза. Күңеле белән гел ирен каршылый. Хәтта кызыл төстәге атлас материалдан күлмәк тектерә. Янәсе, Ризваны кайтып керер дә, Бәдернисаны яңа күлмәктән күреп куаныр!

Ире исән вакытта төзелгән кара мунчада җитен эшкәртә торган станок сакланып калына. Бәдерниса шул станокта гел шак-шок килеп, уйларга бирелеп эшли. Көн җиллерәк булса, ашлык җилгәреп, аны авыл тегермәнендә тарттыра һәм камыр ризыгы пешерә. Хәтта гаилә альбомында Бәдерниса апаның ашлык җилгәргән вакытында төшереп алынган фотосына кадәр сакланган.

Бәдернисаның балалары бер-бер артлы буйга җитеп, читкә китә. Янында ире сугышка киткәч туган улы Данил кала. Кызганыч, улы 1972 елда авырып вафат була. Үзе вафат булганчыга кадәр моңлы җырын көйләп, юлга карап гомер кичерә. 1974 елда Бәдерниса вафат була.

Бүгенге көндә Ризван белән Бәдернисаның ике кызы исән-сау: Сания һәм Наилә. Нигезе дә буш түгел. Улы Муллаянның кызы Ризидә яңа йорт җиткерде. Димәк, нигез тарих белән бергә яши.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Зур йөрәкле ана!

Гөберчәк авылында тыл ветераннарыннан бары Рауза апа Шайнурова гына исән-сау. Ул сугыш чорының һәм аннан соңгы торгынлык елларын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Бүгенге көндә Рауза апа кызы Рәмзилә белән кияве Илфат гаиләсендә Арча станциясендә яши. Мин Рәмзиләдән әнисенең үткән тормышының кайбер мизгелләрен, ул күргән авыр елларның хатирәләре белән бүлешүен сорадым.

– Элегрәк әни ул елларны гел сөйли торган иде. Үзәгенә үткән, ачы, михнәтле еллар. Ул 1931 нче елның 7 февралендә Арча районы Түбән Пошалым авылында икенче бала булып дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч мәктәптә белем ала. Аннары Урта Пошалым мәктәбенә йөри башлый. Ләкин мәктәпкә озак йөрергә туры килми, балалыкларын авыр сугыш еллары ала. Иң беренче әтиләре Шайнурны Суслангерга озаталар. Ул киткәндә 4 бала, әби-бабай (алар үзләренеке түгел, чөнки әтисе Шайнурның да, әнисе Фатыйманың да әти-әниләре, барлык туганнары 1921 нче елгы ачлыкта үлеп бетәләр. Өйләнешкәннән соң, үзләренең балалары булмаган Әсхәдулла белән Гарифәбану исемле игелекле кешеләр яшьләрне йортка керткәннәр) кечкенә генә иске өйдә калалар.

Бабай Суслангерда урман кисү эшендә була. Ул чорда Фатыйма әби ике атнага бер сохарилар илтеп тора. Берникадәр вакыттан соң аны Түбән Тагил трактор заводына күчерәләр. Сугыш бетәргә берничә ай калганда ачтан кибеккән Шайнур бабай өенә әйләнеп кайта.

…Шайнур бабай сугышка алынгач, барлык авырлык абыйсы белән кечкенә Рауза өстенә төшә. Ул вакытта Түбән Пошалым “Татарстан №2” колхозы дип атала. Абыйсы да, үзе дә мәктәпкә йөрүне оныталар, бригадир ни кушса, шуны эшләргә колхозга чыгалар. Сугыш башланганда бер кайгысыз “сызыкташ” уйнап йөргән кыз тормыш арбасына төптән җигелә: әнисе белән кырда урак ура, көлтә бавы ишә, көлтә бәйли, амбарда сушилкага көлтә бирә, кышларын сугыштагы ватандашларга оекбаш-бияләй бәйли. Кышкы салкыннан сакланыр өчен аларга өй салырга дип әзерләгән бер өйлек агачны да турап ягарга туры килә. Бабай балаларны сакларга, туңдырмаска киңәш итә. “Исән кайта алсам, өйнең яңасы булыр,”– ди.

Балалар никадәр файда китерә алганнардыр, анысын белмим, ләкин алар колхозыннан 3 кенә кешене “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг” дигән Сталин медале белән бүләклиләр. Берсе аның безнең әниебез, икенчесе бертуган абыйсы – Шайнуров Мәсәгут, өченчесе Рәхимҗанова Әминә апалар була. Идарә йортына Арчадан вәкил килеп, медальне бик зурлап тапшыралар. Бүгенгесе көндә медале дә һәм аның таныклыгы да сакланмаган. Арча архивыннан алган белешмә генә бар.

Әни сугыш беткән дигән хәбәрне тау башында яшел чирәмдә кызлар белән уйнап йөргәндә ишетә. Алар бик тә сөенәләр, күпме сикергәннәрен, күпме “Ура” кычкырганнарын, кочаклашып берсен-берсе котлауларын әйтеп-аңлатып бетерә алмый. Ул вакытларны искә алганда күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Әнигә 1998 нче елда “Хезмәт ветераны”, 2002 нче елда “Тыл ветераны”дигән исемнәр бирелде.

Ул Гөберчәк авылына дүрт балага әни булып килгән кеше. Иң өлкән абыебыз Нигамәтулла безне машинасына утыртып урманга чикләвеккә алып менә иде. Безнең белән качышлы уйнарга яратты. Равил абый белән әни гел урманга печәнгә йөрделәр. Шунда кура җиләге җыеп төшәрләр иде. Равил абый кура җиләге бик ярата. Махсус җиләккә дип менмиләр, ә печән җыярга. Шул мәлдә җиләк тә җыялар. Ә Рәшит абый эштән кайтканда гел конфет, печенье, прянник алып кайта иде. Әни: “Улым, гел алып кайтма, әле өйдә бар бит”, – дисә, абый: “Әни, мин кайтканда кайтсыннар әле”, – дия иде. Кызганыч, Нигамәтулла, Рәшит абыйлар вакытсыз вафат булдылар. Икесе дә егерме тугыз яшьләрендә үлделәр. Нигамәтулла абый үлгәнлекне бер авылдашыбыз әнигә хуҗалыктан сөт җыйганда килеп әйтә. Һәм әни: “Улымның үлгәнлеген әйткәч, кемдер бер як колагыма китереп суккан шикелле булды”, – ди. Шул көннән әнинең колагы ныгып калды. Әти белән әни ике бала кайгысын кичергән кешеләр. Бүгенге көндә Равил абый, Ризидә апай, сеңлем Әлфия гел килеп әнинең хәлен белеп торалар. Рәхмәт аларга.

Рауза апаның яраткан кызы Ризидә дә истәлекләре белән бүлеште:

– Үз әниебез үлгәч, әтигә бик авыр була. Безне балалар йортына тапшырырга да тәкъдим итәләр. Ләкин әти моңа риза булмый. Иң кечкенәсе мин булганмын. Миңа ул вакытта җиде яшь. Өч абыем бар иде. Әти Рауза әнине өйгә алып кайтуга без барыбыз да аңа әни дип әйттек һәм ул үзе дә безне балаларым диде. Без аны, ул безне яратты. Әни бигрәк тә мине бик үз итте. Чөнки мин иң кечкенәсе, аннары кыз бала. Кечкенәдән һәрберебезне тәртипле булырга, эш сөяргә өйрәтте. Үзе бик тә пөхтә кеше ул, куйган һәр әйбер үз урынында тора. Нинди генә эшкә тотынсак та без бергә эшләдек. Чөнки әти Лесхоз урманчылыгында атналар буе өйгә кайта алмыйча эшли иде. Шуңа без гел әни янында булдык. Мәктәпкә әти-әниләр җыелышына да ул үзе йөрде. Әти бераз орышса да әни безне яклау ягында булды. Бервакытта да безгә тел-теш, җил-яңгыр тидертмәде. Кайбер аналар үз балаларын да җәберләргә, кимсетергә мөмкин. Ә безнең әниебез андый булмады. Кеше сүзенә колак салмады, үз күңеле кушканча безгә тиешле тәрбиясен бирә белде. Ике сеңлебез тугач та, ул безне тигез күрде. Алты бала да аның өчен кадерле, үзенеке булды. Бәлки әнинең авыр вакытлары да булгандыр, ләкин ул безгә бервакытта да аны сиздермәде, күрсәтмәде. Аннары әнинең әнисе Фатыйма әби мине гел үзләренә Түбән Пошалымга кунакка алып китә иде. Аның белән Күлтәс, Күәм авылларындагы балаларында, туганнарында кунак була идек. Фатыйма әби дә безне шулкадәр яратты. Бервакыт Фатыйма әби мине үзләренә Түбән Пошалымга кунака алып китте дә, Күлтәс авылына бардык. Мин елаганмын. “Ник елыйсың”, – дип сораганнар. Мин: “Әби, әйдә өйгә кайтыйк, боларның өстәлләрендә шикәрләре дә юк”, – дигәнмен. Әби шунда да мине көйләп, үзләренә алып кайткан.

Әнинең холкы йөзенә язылган: сабыр, акыллы, тәртипле һәм дә әдәпле. Ул бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде, биләмгә йөрмәде, пөхтәлек, тәртип булганны яратты һәм дә бездә, балаларында, бу сыйфатларны тәрбияли белде.

Әни белән җәен урманга печән чабарга йөрдек, бәйләргә өйрәтте. Кияүгә чыкканчы өйрәнергә кирәк дип хәтта чуенда пешкән бәрәңгене төерсез төяргә өйрәтте. Тәрәзә төбе саен яран гөле булыр иде. Гөлләр үстерергә яратты.

Бервакыт күрше кызы Халисә белән безнең өйдә утырабыз. Әни йон җегерли. “Әйдә, өйрәнегез, икегезнең дә кияүгә чыгасыгыз бар”, – дип безне йон җегерләргә өйрәтмәкче булды. Без икәүләшеп көлештек тә: “Кибеттә бар ич ул, сатып кына алырбыз”. – дидек. Бәйләргә өйрәнсәм дә, йон җегерләргә һич кенә дә өйрәнә алмадым.

Әти үлгәч, әни авырды. Шуңа күрә аны йортта ялгызын гына калдырмадык. Без ул вакытта барыбыз да тормышлы. Арчада яшәүче сеңлебез Рәмзилә белән киявебез Илфат әнине үзләре янына алып китте. Мин үзем гаиләм белән Сикертән авылында яшим. Әни безгә дә кунакка кайтты. Бер кайтканында әнине улым Айрат алып китәргә тиеш иде. Машина белән бергәләп минем эш урынына бардык һәм шунда мәңгелеккә аерылышабызмыни, икебез дә кочаклашып елаштык. Югыйсә, әни әллә кая да китми, Арчага гына. Үзебез гел янына барып торабыз, юк, аның анда китүе икебез өчен дә шулкадәр авыр булды, аңлатып та бетереп булмый ул мизгелне.

Хәл белешергә баргач: “Уем белән көн саен Арча белән Гөберчәк арасында инде мин, балам. Нигез ничек икән, язгы су кермәгәнме, кар суы каян ага, чүп үләне үсмәгәнме, хуҗалык күңелсез булып утырмыймы? Менә шуларны уйлыйм”. – диеп әйтә иде. Йортны, аның тирәлеген карап, чистартып торабыз. Нигезебез буш. Шундый булса да ул ялгыз түгел, без анда гел булабыз.

Әни күрше-күлән белән дә бик дус яшәде. Һәркем белән уртак тел таба белде. Пенсия яшенә җиткәнче әни ат җигеп, хуҗалыктан сөт җыйды. Елның нинди вакыты булмый, ул бервакытта да зарлана белмәде. Аннары авылым халкына мин бик тә рәхмәтле булып яшим. Чөнки авылдашлар бервакытта да безне кимсетмәде, аермады, бердәмлек көчле булды. Тагы шуны өстәп әйтәсем килә: сеңлебез Рәмзилә белән киявебез Илфатка зур-зур рәхмәтләр. Алар әнине бик кадерләп тәрбиялиләр: чиста урын-җир, тәмледән-тәмле ризык. Чөнки әниебез инде дүрт ел урын өстендә авырып ята. Алар аны шулкадәр яратып, хөрмәтлиләр, чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Үзләре дә шундый кадерле әти-әни булып гомер кичерсеннәр иде дип телим.

Рауза апа кадерле әни дә, әби дә, дәү әби дә. Әле генә оныгының улы туды. Үз вакытында тормышның авыр вакытларын күргән тыл ветеранына алда да шатлыклы вакыйгалар белән куанып яшәргә язсын иде дип телим.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Якташларыбыз – Тукай премиясе лауреатлары

#МузейнаяВесна2020

Һәр елның апрель аенда Татарстан Республикасы Президенты  Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт  бүләкләрен бирү турында карар кабул итә.  Бүләкләнүчеләргә  лаурет исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм аның таныклыгы тапшырыла. 1958 елдан башлап (1961-1965, 1975 елларда бирелмәгән)   районыбызда туып үскән алты якташыбыз төрле елларда  Тукай премиясе лауретлары булдылар.

1973 ел.  Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы  – язучы, “Чикләвек төше” повесте, “Хәзинә” романы өчен.

1976 ел.  Вәлиев  Диас  Назыйх  улы  – драматург, “Тормыш бүләк итәм” ( “Дарю тебе жизнь” ) пьесасы өчен.

1990 ел.  Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы – язучы, “Кеше китә – җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Бәхилләшү” повестьлары өчен.

1996 ел.  Бәширов Гомәр Бәшир улы – язучы, “И  язмыш,  язмыш…” китабы өчен.

2018 ел. Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм  Газизҗан улы ( Азнакай районы ) – “Таттелеком”  акционерлык  җәмгыятенең иҗат төркеме, мәдәният өлкәсендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырган һәм рухиятне торгызуга, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли хәзинәләрен һәм тарихи мирасын саклап калуга өлеш керткән өчен.

 

2019 ел. Фәйзрахманов Айдар Фәтхерахман улы – Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе , татар фольклор мирасын өйрәнү,  үстерү, популярлаштыру һәм аны  дөнья музыкасы мәйданына чыгару эшенә өлеш кертүе, үз авторлыгындагы “Олы юл” кичәләр циклы, нотага салып эшкәртелгән фодьклор әсәрләреннән төзелгән ике томлык “Онытырга мөмкин түгел” басмасы һәм үзе иҗат иткән җырлар һәм романслардан төзелгән “Яшәү барыбер кызык”, “Олы юл”, “Борчылма” җыентыклары өчен.

Районыбыз халкы  алар белән горурланып, киләчәктә дә бу олы бүләккә лаек булучылар булыр дигән ышаныч белән яши. Якташыбыз Наил Касыймның фикере белән тулысынча  килешәбез һәм өмет итәбез.

Казан арты горурланып яши,

Искә алып данлы улларын.

Нык ышанам: шул халыктан әле

Яңа Тукайларның туарын!..

                                          “Казан арты”тарих-этнография музее

                                       директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов

            Фотолар музей фондыннан

Бүген Ленин бабайның тууына 150 ел

Бу значокларны күргәч,  өлкәннәр яшьлеген искә  төшерер, мәктәптә укыган елларда октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнеп тырышып укуларын, хезмәт итә башлагач та күчмә вымпеллар, мактау грамоталары алган чакларын хәтерләрендә яңартырлар. Алар барысы да Володя Ульянов, Владимир Ильич Ленин белән  бәйле булды. Һәр дәреслектә аның тормыш юлы, аңа багышлап язылган әсәрләр бирелә иде, күп тиражлар белән китаплар  басылды, кинофильмнар төшерелде, спектакльләр куелды.

Туып-үскән шәһәре Симбирск (хәзерге Ульяновск), Казан шәһәрендә, Ленино-Кокушкинода һәм башка ул булган  урыннарда ачылган музейларга халык бик яратып йөрде, алар әле дә эшләрен дәвам итәләр. Безнең музейда да Ленинның төрле темаларга багышлап  язган хезмәтләре тупланган күптомлы китаплары, фотолар, значоклар һәм башка экспонатлар саклана.

Без  бүген, ягъни  22 апрель көнне , тууына 150 ел булу уңаеннан Ленин бабайны зур хөрмәт белән искә алабыз һәм халкыбыз күңелендә онытылмас дип ышанабыз.

“Казан арты”тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика