Без – Тукайлы халык
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, ел саен күргәзмәләр оештыра идек. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар урнаштырылган бу күргәзмәләрне укучылар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән карадылар. Быел әлегә андый мөмкинлекләр чикләнде, ә шулай да төрле урыннарда оештырылган күргәзмәләрнең фотоларына күзәтү ясап, без- Тукайлы халык дип горурланып алыйк әле.
Ач кешеләргә ярдәм кулы сузучы Каймә апа!
Ялт иткән йортта ачык йөз, тәмле чәй белән каршы алды безне Каймә апа. Муллагалиева Каймә Габдулхай кызы 1932 елның 9 мартында Арча районы Өтнә авылында туып үскән. Башлангыч белемне 4 нче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә ала, аннан соң 7 нче сыйныфка кадәр Әзәк мәктәбендә укуын дәвам итә. Кайгы өстенә, кайгы килә гаиләгә. Әтисе Габделхәй Каймә апа туганнан соң 7 көннән соң үлеп китә. Яз көннәре күпер өстеннән су ага, аларны ерып җибәрүче булмаган. 1927 нче елгы абыйсы суга агып китә, шул елдан соң 7 ел авырып урын өстендә ята.
Үткән тормышы, күргән авырлыклары турында хатирәләрен яңартасы килмәсә дә, акрын гына сөйләп китте: “Балачагым, яшьлегем бик авыр елларга туры килде. Бөтен тормышны әнием белән бергәләп алып бардык. Үзәккә үткән ачлык, ялангачлык… Җитмәсә хөкүмәткә 44 кг ит, 200 данә йомырка, 250 литр сөт, 2 кг сарык ите, 1 кг сарык йоны, 200 сум культсбор тапшырырга кирәк. Менә шуларны түләп азапланып яшәдек. Өйдә ашарга юк, бер мич бәрәңгесе өчен 7 нче сыйныфка кадәр тырыша-тырыша укыдым. Кычыткан, алабута жыеп ашадык, аларны чабып, ваклап түгәрәкләп суда пешерә идек, аннан сепарат сөте белән ашый идек. Куе сөтне хөкүмәткә тапшырасы. Сыер асрый алган гаилә ул чорда бик бәхетле. Юкә яфрагы ашадык, ул эчне бик киптерә. Без өч кыз бик дуслар, бик ябык, хәлсез идек. Полиэтиленнан ничек яктылык күренә, менә шулай эчәгедән кычыткан үткәне күренә, без бер-беребездән шуны карыйбыз. Кызык та, кызганыч та хәлләр… Кышын суык үзәккә үтә: салам түбәле, иске өй, ягарга утын юк, әрем җыябыз; кияргә кием юк, әни белән икебезгә иске итек, шуны ертык сөлгеләр белән урап чиратлашып киябез”. 7 нче сыйныфны тулысынча укырга насыйп булмый Каймә апага, 11 яшьлек кызны урман кисәргә җибәрәләр, ләкин аны 15 көннән, кечерәк әле син дип, куып кайтаралар, ә менә сугыш вакытында Лаеш урманында үтмәс кул пычкысы белән 56 кубометр утын кисүдән котыла алмый Каймә апа. “Чәчү чәчәргә кеше юк, төнге сменага 4 кызны чыгардылар. Ашлык кына салмыйлар, 1кг ашлык, 1кг ашлама да салалар. Олы 70-80 кг капчыкларны төяп, бушатканда асларга сиеп җибәрә идек. Йөрергә хәл юк. Басуга эшкә: чүп утарга, борчак җыярга чыгаралар», — дип елый-елый искә алды Каймә апа.
“Председатель килеп әнигә котыра: “Малаен кайчан ката инде, окоп казырга җибәрергә кирәк сине, сыерынны колхозга алырбыз”-дип үзәккә үткәне, бүгенгедәй исемдә”, — ди Каймә апа моңсу гына уйга бирелеп. Шушындый кыен заманда, авырган баласын караучы ялгыз хатынга ничек шундый сүзләр әйтергә теле әйләнде икән бу явыз кешенең?.. Абыйсы 1943 елның март аенда үлеп китә, ул вакытта суык 44 градус. Кабер казырга ирләр юк, авылда бары ач хатын-кызлар. 10 хатын-кыз 3 көн кабер казыйлар. Көнгә һәрберсенә 1 әр бәрәңге уып аш пешереп ашаталар. Абыйсы ул вакытта тире белән сөяккә генә калып ябыгып беткән була, үлгәннән соң исләнеп бетә. Шуннан соң әнисен окоп казырга җибәрәләр. Күрше Фазулла бабалары сыерны колзозга бирдертми. Менә шул вакытта 9 яшьлек Каймә, ындырдан көлтә ташып сыерны туйдыра. Фазулла бабай аңа ярдәм итә, киленнәре сыерны сава. Кайма апа кечкенәдән усал, ләкин тырыш, эшчән бала булып үсә. Арыш көлтәсен кечкенә, хәлсез куллары белән ташып сыер туйдыра, хәтта запас да туплый. 1 айга якын 9 яшьлек бала үзе генә көн күрә, сыерын асрый. Сугыш беткәч тә тормышлар бик авыр була. 58 нче статья белән куркытып бик күп кешеләрне төрмәләргә ябалар. Каймә апаның әнисен дә алып китәләр, 15 көн ябып сорау алалар. Имеш, Сталинны яманлап сүз әйткән. Авылдагы Гыйният абый Кайма апаның әнисен утыртырга маташалар дип, милиция идарәсенә алып төшә. “Өскә кияргә кием юк. Укытучы Гыйният абый иске, ертык телогрейканың җиңен кисеп, итек итеп киертте, калган өлешен өскә кидем. Ул мине милиция идарәсендә калдырды. “Әнине бирегез!” — дип елыйм. Начальник янына керттеләр, ул кара диванга чалкан яткан, наганы белән уйнап ята. Мине күргәч, эче катып көлде, аннан шоколад бирде. “Халык дошманын яшерә. Атам мин аны», — дип күзләрен акайтып кычкырып җибәрде. Әнине алып керделәр, әни беткән, хәлсез; аны азаплаганнар. Бик каты кысып сорау алганнар. Әнинең аягына ябышып елап җибәрдем, бер милиция мине тартып алмакчы була. Мин елыйм. “Әйттемме, әйттемме, атам”, — дип куркытып әнигә җикеренәләр. Әнием шулвакыт акрын гына: “Колхоз председателенең җир өстенә килгәне юк”, — дип әйтә. Хәлсез, бетерешкән анага, хәерче киемнәргә төренгән балага карап торалар. Әллә жәлләп, әллә уңай җавап алып булмас моннан дип, милиция идарәсенең биек баскычыннан әни белән икебезне тибеп торып төшерделәр, әнием белән тәгәрәп төшкәннәрем әле дә хәтердә», — дип өзгәләнде Каймә апа.
Сугыштан соң Каймә апаны мәҗбүри амбар мөдире итеп куялар. Аңа кадәр анда эшләгән 6 кеше төрмәдә утырган була, мин җиденчесе булам инде дип, елый-елый эшкә урнаша. Аңа авыз ачып сүз әйтергә дә бирмиләр ул вакытларда. Өтнәдән Тыңламас(Александровка) дигән авылдан өй сатып алып шунда яши башлыйлар. Тыңламаста элек ике йөзләп хуҗалык булган. Анда бер бай хатын яшәгән, аның зур бакчасы булган. Австрия пленныйлары барлык эшләрне эшләгәннәр. Сугыш вакытында, сугыштан соң да халкыбыз өчен бик авыр, азаплы еллар була. Ә менә сугышка кадәр дә халкым тыныч, матур тормышта яшәмәгән. Кайма апа монашка әби сөйләгән гыйбрәтле хәлләрне безгә дә җиткерде: “Монашкалар чиркәүдә яшиләр. Бәбиләгән яшь хатыннарны байларның эт балаларын имезергә мәҗбүр иткәннәр. Шайтан хәтта дин әһәлләрен дә кайвакыт вәс-вәсәгә сала. Поплар кайтып гел күңел ачканнар, тәреләргә ут яндырып йөри торган булалар. Ул вакытта шундый закон: егет белән кыз өйләнешкәч, беренче кичне кыз поп белән үткәрергә тиеш була. Бер яңа гаилә коручылар моңа каршы чыга һәм аларны тереләй күмгәннәр”. Ул кабер Каймә апа эшләгән амбар кырыеннан 10 метр ераклыкта урнашкан, шунда үскән каен агачына кыз белән егет исемнәренең баш хәрефләре язылган була.
Каймә апаны амбар мөдире булып эшләгәндә гел тикшереп торалар. Шулай булса да ач кешеләрне кыерсытмый, аларга аз гына булса да өлеш чыгара. Аналары ташлап киткән балаларга да ярдәм итә. Амбар янына һәрвакыт ачлар килә, амбар ярыкларынннан коелган бөртекләрне берәр учлап җыючыларны да күрмәмешкә салыша торган була. Ындыр табагында Казаннан эшчеләр килеп эшләгән. Аларга үгез, сарык суялар. Каймә апа бик авыр, ач яшәгән кешеләргә, җитәкчеләргә әйтмичә генә, бераз үпкә-бавыр бирә. Менә шулай итеп, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, гади халыкка ярдәм итүе, батыр йөрәкле, гадел булуы һәркемне сокландыра. Шундый яхшы, эшен җиренә җиткереп башкаручы Каймә апаны район җитәкчеләре дә хөрмәтли һәм йортын Арчага күчереп салырга да ярдәм итәләр. (Тыңламас авылы таркалу сәбәпле) Каймә апа 46 ел склад мөдире булып хезмәт куя: авылда амбар мөдире булып, ипи пешерү заводында, КСМ да 15 әр ел, базада – 1 ел. Менә шундый авыр тормыш юлы үтеп, үзендә яшәргә, эшләргә көч тапкан сугыш чоры баласы Каймә апа бүген зур хөрмәткә лаек. Бүгенге көндә бердәнбер кызы Мәүҗидә, кияве Рәшиднең ярдәмен, күнел җылысын тоеп Арча шәһәрендә гомер итә. Шулай ук оныклары Ләйсән, Лилия, кияүләре, оныкчыклары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Очрашуыбыз Каймә апаның Арча турындагы шигыре белән тәмамланды:
Арчам матур, Арчам зур
Арча — безнең йөрәк ул.
Авыр булган вакытлар да
Таянырга терәк бул!
«Казан арты» тарих-этнография музееның этнография бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева
Ачлык елы баласы
Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы Арча районы Чөмә-Елга авылында 1921 елның 14 июнендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында алса, 7 еллык мәктәпне Сеҗе авылында тәмамлый. Авыл хуҗалыгы буенча Әтнәдә бухгалтерлык курслары тәмамлап, колхозга кайта. Анда сәркәтип, хисапчы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, Тәскирә апа Сикертән авыл советында сәркәтип булып эшли. Сугышка китүче ир-егетләрне военкоматка илтә.»Сугыш чорында иң авыры ачлык кына да түгел, ә килгән кара пичәтле кәгазьләрне гаиләләргә тапшыру. «Барысы да фронт өчен!» дигән девиз астында эшләдек»,- дип искә ала иде тыл һәм хезмәт ветераны Тәскирә апа. Сугыш чорында ул пекарняда ипи пешерүче дә булып эшли. Ул вакытларны хәтта язучы М.Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә дә яза. Чөнки Тәскирә апаның бертуган энесе Рафаэль М.Мәһдиев белән бер класста укый, дуслар булалар.
Тәскирә апа Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәмәтнур белән гаилә корып, 60 ел тигез гомер кичерәләр. Сугыш китергән михнәтләр,ачы хәсрәтләр турында Тәскирә апа кайнар күз яшьләре белән искә ала иде.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
Күпне күргән
Минзина Сәлимә Нәбиулла кызы Арча районы Гөберчәк авылында 1918 елның 16 маенда гади гаиләдә дөньяга килә. Әтисе бик яшьли үлеп, Сәлимә ятим кала. Әнисе Гайшә икенче ир белән гаилә коргач, кечкенә кызга яшәү тагы да авырлаша. Җитмәсә күзләре күрмәс була. 16 яшенә кадәр күз авыруы белән интегә. Үсеп буйга җиткәч, авыл егете Хариска кияүгә чыга. Бер кыз, бер ул үстерәләр. Ләкин улы Кыямга өч ай вакытта ирен армиягә алалар һәи Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда берничә хаты килгәннән соң Харисның хәбәрсез югалуы турында кара пичәтле кәгазь килә. Кулында ике баласы, ирсез тормыш, сугыш афәте тулы гаиләне җимерә. Сугыш чорында мәктәптә концерт оештыралар. Халык җыела. Концерт барган вакытта матча сынып,идәннәр мәктәпнең подвалына төшеп китә. Менә шунда Сәлимәнең биш яшьлек кызы матча астында калып үлә. Сугыш кешегә нинди генә кайгы-хәсрәт китермәгән, никадәр сагыш өстәгән. Әбием Сәлимәнең тормыш юлы китап язарлык. Сугыш чорындагы авырлыклар, ачлык, фәкыйрьлек, җитмәсә бала хәсрәте, тол калу — татар хатын-кызы барысына да түзгән һәм түзә…
Безнең яшьтәшләр әле бүген дә әби пешергән балан бәлешен сагынып искә ала. Аның бәйләгән оекбаш-бияләйләре, шәлләре гомер буе безнең тәнне,күңелне җылытты. Без аны бүген дә сагынып искә алабыз. Аның рухына дога кылабыз…
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
Алар сафы көн саен кимеп бара
Шәймуллина Хәнифә Сәгыйть кызы — Арча районы Гөберчәк авылында 1926 елның 18 ноябрендә гади крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
Бөек Ватан сугышы башланганда Хәнифә мәктәп укучысы була. Сугышка әтисе Сәгыйть, абыйсы Сабит китә. Әтисе Суслонгерда газап чигә, ә Сабит Ленинград шәһәре янында барган сугышларда катнашып, орден-медальләргә ия була.
Хәнифә апа сугыш вакытында урман кисү эшендә катнаша, Шәмәрдәндә вагонга йөк төяргә дә еш бара. «Язын нинди үлән чыга башлый, шуны җыеп ашый торган идек. Черек бәрәңге дә ашадык, әз генә он булса, умачлы аш пешердек», — дип сөйли иде Хәнифә апа. Кызганыч, Хәнифә апа Шәймуллина Бөек Җиңүнең 75 еллыгын күрә алмады. Алар сафы көн саен кимеп бара.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
Без алар белән горурланып яшибез!
1906 елның 8 декабрендә Арча районы Чөмә-Елга авылында Сәгыйдәбану исемле кыз туа. Әтисе Таҗетдин китаплар белән сәүдә итә. Кыз бик яшьли әнисез кала. Әтисе аны мәдрәсәдә укытып, белемле итә. 1927 елда Сәгыйдәбану Гөберчәк егете Хуҗаәхмәткә кияүгә чыгып балалар үстерә. Бервакытта да бишвакыт намазын калдырмый, ураза тота. Бөек Ватан сугышы башлангач, ире сугышка китә. Сәгыйдәбану колхозның бөтен эшендә дә катнаша. «Урак урганда Рәсимәмне таптым. Шулвакытта бер атна уразам тотылмый калды», — дип борчыла ул. Гарәп, латин, кириллица графикасы белән укый-яза, тегү, чигү, туку кебек хезмәтләр башкара, кәгазьдән(оригами) оныкларына күгәрченнәр, чәчәкләр ясап шаккатыра. Коръәнне көйләп укый, авырган кешеләрне өшкерә, бәет-мөнәҗәтләр көйләргә дә ярата. Ире сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Сәгыйдәбану сугыш чорының бар авырлыгын авылдашлары белән бергә күтәрә. 1987 елда вафат була. Батыр йөрәкле, сабыр, тырыш авылдаш хатын-кызларыбыз Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Без алар белән горурланып яшибез!
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
«Әби дә, әни дә булды ул безгә…»
Бикмуллина Гатикә Нурислам кызы Арча районы Гөберчәк авылында туа. Гатикә апаның гомер юлында күп вакыйгалар кичелгән: егерме беренче елгы ачлык, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы торгынлык еллары…
Авыл егете Бикмуллага кияүгә чыгып, дүрт бала таба. Ләкин сугыш шул балаларны тигез тормышта үстерергә мөмкинлек бирми. Бикмулла абзый сугышта һәлак була. Ачлык, иске йорт-җир, тормыш авырлыгы, дүрт бала Гатикә җилкәсенә кала. Колхозның барлык эшендә катнашып, тырышлык һәм үҗәтлек белән дүрт баланы да аякка бастыра. Тишек чабата, ямаулы күлмәк, иске бишмәт киеп яшәсәләр дә килгән сынаулар алдында тез чүкмичә, алга барган бу буын кешесе, киләчәккә өмет белән яшәгән. Гатикә апаның һәр баласы тормыш корып яши башлый. Ләкин… тагы язмыш сынавы. Килене бик яшьли вафат була, ике нарасый кыз кала:Җәүһәрия, Гәүһәрия. Шушы кызларга ул кабат Әни була. Аларны улы Наил белән тәрбияләп үстерә: тиешле белемен, тәрбиясен бирә. «Әби дә, әни дә булды ул безгә, — дип искә ала ике кыз әбиләре турында сөйләшкәндә. — Бервакытта да зарланмады, уфтанмады, караңгы чырай күрсәтмәде. Әби Коръән укыды, безне олы юлга хәер-догасы белән чыгарды. Хәтта оныкчыкларын да күрде, алар белән уйнарга-шаярырга яратты. Җылы оекбаш-бияләйләр бәйләде, тәмлк ризыклар пешерде. Безне дә өйрәтте. Догалар укыды, хатын-кызның күркәм сыйфатларын үзендә булдырган Әбиебез безнең өчен бик кадерле, аны нык сагынабыз, рухына дога кылабыз», — ди Гәүһәрия. Чыннан да, язмышның нинди генә сынаулары килсә дә, татар хатын-кызлары тез чүкмәгән, баш имәгән, тырыш, тәвәккәл, максатчан булып кала белгән. Бөек Җиңүне якынайту өчен дә алар үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
Сынатмаган Әкълимә
Шәфыйкова Әкълимә Заһидулла кызы 1926 елның 15 ноябрендә Гөберчәк авылында дөньяга килә. Балалык чоры колхозлашу елларына туры килгән кыз яшьтәшләре белән бергә төрле уеннар уйнап, табигатьнең ашарга яраклы үләнен ашап үсә. Тыныч кына барган тормыш икенче юнәлеш ала: Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышка авылның һәр йортның ир-аты китә. Әле кайчан гына кечкенә Әкълимә шушы көннән өлкәнәя. Авылда калган бабайлар, хатын-кызлар белән беррәттән кырда да, ындыр табагында да хезмәт куя. Тырышлыгы, тыйнаклыгы белән кайбер кызлардан аерылып торса да, ул сынатмый, өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куя. Кичләрен кул эше белән шөгыльләнә. Сугыштан соң Сурнар урманчылыгына эшкә урнаша. Кыз монда да үзенең уңганлыгын күрсәтә: 1955 елда Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, медальгә лаек була. Колхозда тавык фермасы ачылгач,шунда эшкә керә. Авыл егете Шәйхуллага кияүгә чыгып, бер кыз, дүрт малай үстерә.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
«Кыз-әбиләр»нең берсе булып яшәде
Мәрдәнова Минсара Шәймәрдән кызы 1929 елның 6 апрелендә Гөберчәк авылында туа. Әтисе-Шәймәрдән, әнисе-Сафия. Гаиләдә өч кыз үсәләр — Җофарбикә, Минсара, Минсәгыйрә. Бөек Ватан сугышы башланганда Минсара бик кечкенә, мәктәп яшендәге кыз бала була. Сугыш беркемне дә аермый, һәркем көченнән килгәнчә эшләргә, тылда көрәш алып барырга тиеш. Әтисе сугышка киткәч, тормыш йөген тарту икеләтә арта, чөнки гаиләдә башка ир заты юк. «Барысы да фронт өчен» девизы астында Минсара да яшьтәшләреннән калышмый: өлкәннәр белән беррәттән урагын да ура, кышын басуда кар да тота, урман да кисә, фермада да эшли. Кечкенә буйлы кыз бер эштән дә курыкмый, һәр җирдә үзенең уңган, тырыш булуын эше белән раслый. Әтисе сугыш кырыннан бары җиде ел үткәч кенә әйләнеп кайта. «Әти кайткач, безгә ачлык янамады, чөнки әти көтүче булып эшләде»,- дип искә алган Минсара апа. Тыйнак, сабыр, кече күңелле Минсара амбарда эшләгәндә ялгыш кулын имгәтә. 63 яшенә кадәр колхозда эшли, аннан соң лаеклы ялга туктый. «Кыз-әбиләр»нең берсе булып яшәде Минсара апа. Беркем белән дә сүзгә кермәде, олысын да, кечесен дә хөрмәт итеп, һәркемгә якты чырай, тәмле сүзе белән үрнәк була белде. Йорт-җирен чиста-пөхтә тотты, курчак өе диярсең. Апасы Җофарбикә белән дус-тату, бергә яшәде. Сәламәтлеге какшагач, Казандагы сеңлесе Минсәгыйрә тәрбиясендә булды. Кызганыч, аларның берсе дә исән түгел инде. Хәзерге яшь буынга шушы авылдашларыбыздан үрнәк алып, алар белән горурланып яшәргә язсын!
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
Тыныч булсын дөньялар
Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда бераз артка борылып карасаң, нәрсәләр эшләнгән, ниләргә әле кул җитмәгән дигән уй килә. Тыныч тормышта 75 ел яшәп, без Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның кайларда ятканлыкларын да белеп бетермибез түгелме? Бик күпләрнең әтиләре, уллары, абыйлары хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Куанычлы хәбәрләр дә бар. Эзләү төркемнәре булдырылды, эзтабарлар күпләрнең җәсаден табып, кая күмелгәнлекләрен яки туганнар каберлегенә күчереп күмелүләре хакында яңадан-яңа хәбәрләр биреп торалар. Ләкин…
Әтинең әтисе Харис бабам Минзин да бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. 1939 нчы елда армия сафларына алынып, кырык беренче елда сугышка керә. Сентябрь аена кадәр берничә генә хаты килә, шул көннән ул хәбәрсез. Бертуган энесе Мәскәү архивлары аркылы соңгы хаты килгән адрес буенча тикшертеп тә йөргән иде, ләкин файдасыз. Нишләтәсең? Күпләр шундый халәттә калды. Бүген инде сугыш кырында һәлак булучыларның балалары да күбесе вафат. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән буын сафы көннән-көн сирәгәя. Мәрхүмә Мәдинә апа Хәсәнова кайнар күз яше белән: “Их, әти диясе килгән чаклар күп булды. Әйтерлек кешебез генә кайтмады”, – дигән иде. Әти сүзенең мәгънәсен, тәмен әтисез үскән буын гына аңлыйдыр. Хәзерге балалар бу сүзне әйтүдән мәхрүм булмасыннар, дөньялар тыныч булсын иде.
Тыл ветераннары да авылыбызда юк дияргә була. Арча шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Рауза апа Шәйнурова исән-сау, ул – тыл ветераны. Ләкин Рауза апа да инде өлкән яшьтә. Сугыш чоры балаларыннан алынган истәлекләргә күз салсаң, анда сагыш, моң, кайнар күз яше һәм иң изге теләкләр язылган: сугышлар кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын, мул тормышның кадерен белеп яшик. Бу истәлекләр М.Мәһдиев музее фондында саклана.
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Мең дә бер проблема…” исемле язмасында мондый юллар бар: “Бөек Ватан сугышында үлгәннәрнең үз туфракларында истәлекләре юк… авылда аларга һәйкәл юк”. Мөхәммәт абыйның сиксәненче елларда язган сүзләренә каршы бүген авылда сугышта һәлак булучыларның исемлеге язылган урын булдырылды диеп әйтәсем килә. Ләкин анда, минем фикеремчә, бер хилафлык киткән. Исемлектә сугышчыларның фамилияләре тулысынча, ә исемнәренең баш хәрефләре генә язылган. Бер үк фамилияле берничә кеше булырга мөмкин, ә янында исемнәре дә язылса, тагы да яхшырак, аңлаешлырак булыр иде. Киләчәктә бу эшне төзәтеп куярлар дигән өмет бар. Бәлки исән кайтучы сугыш ветераннарының да һәр авылда исемнәрен мәңгеләштерергә кирәктер?
“Ә ак һәйкәл – авылның иң уртасында истәлек булып калкып торырга тиеш – ата-бабаң истәлеге, бөек батырлыгы истәлеге сиңа дәшеп торырга тиеш:
– Әй, син балам, оныгым минем! Дөньяда без дә бар идек! Син җирдә намуслы яшисеңме? Җир йөзендә тыныч яшәүнең кадерен беләсеңме?” – дип яза М.Мәһдиев сугышчылар исеменнән.
Чыннан да, һәр авылга һәйкәл куюны яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүнең иң яхшы ысулыдыр дип саныйм. Туган җиренең, туган иленең кадерен белергә, сакларга, баетырга, яратырга өндәп тора бит ул һәйкәлләр.Үткән тарихыңны белү, аны өйрәнү, истәлекләр барлау барыбызның да бурычы булып тора. Әлегә исән-сау булган әби-бабайлардан үткәннәре турында, авыл тарихын язып калсак, киләчәк буынга эш бераз җиңеләер иде сыман.
Гөберчәк авылыннан йөз уналты ир-егет сугышка китә. Хәтта бер көн эчендә егерме биш ир-ат берьюлы Масра басу юлыннан чыгып киткән вакытларны хәтерләүче әбиләребез дә инде бүген юк. Галимуллина Кәүсәрия апа сөйләгән иде: “Ике яшьлек туганым Хәсбиулланы күтәреп, аның әтисен басу капкасына кадәр озата бардык. Ата белән улның мәңгегә аерылу минутлары шунда булды. Минем кулдан әтисенә ыргылган бала, күз яшен эченә сыйдырган атаның кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый. Авылның яше-карты атларга утырган авылдашларыбызны Масра басу юлыннан ачы сагыш белән ерак юлга озатты. Ләкин аларның күпләре кире кайтмады. Шулар арасында Хәсбиулланың да әтисе бар…”.
Гөберчәкнең алтмыш тугыз баһадиры туган нигезенә кайтмаган. Аларның кайберләре бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Исән-сау кайтканнарының да күбесе алган яраларыннан иртә вафат булды. Кызганыч, бүген авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Кәүсәрия апаның туганы, сугыш башланганда ике яшьлек булган Хәсбиулла да, әтисе армиягә киткәндә өч айлык булып калган әтием Кыям да, читән өстенә басып, әтисен сугышка озаткан Харис та бу дөньяда инде күптән юк. Алар исән булса, безгә әтисез, терәксез, яклаучысыз ничек тормыш кичергәннәрен, авырлыкларны үз тырышлыклары белән җиңеп, чын кеше булып тәрбияләнүләре хакында, авылга куелган һәйкәлләргә карата үз фикерләрен җиткерерләр иде.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.