Әфганстан – төзәлмәс яра
Бүгенге кичәгә “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе, “Кызыл Йолдыз”ордены, Хәрби казанышлары өчен орден , “Батырлык” медале бүләкләнүче Сергей Баһаветдинов, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче, майор Данаиль Сабиров, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче Марат Сөнгатуллин, “Хәрби казанышлары өчен”, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче Рафис Галипов катнашты.
Әфган сугышында Татарстанннан 11,500 дән артык кеше катнаша, 296 кеше сугышта үлә. 546 солдат һәм офицер яралана, шуларның 204е инвалид булып кала. 2344 татарстанлы орден һәм медальләргә лаек була.
Районнан 150 солдат Әфганстан җирендә хәрби хезмәт үтә. Өчесе туган нигезләренә әйләнеп кайта алмый. Менә алар Әфган сугышы корбаннары:
- Аглиуллин Васил (1966-1985) – танк йөртүче, Пөшәңгәр авылыннан
- Бикбаев Фанис (1961-1981) — разведчик, Починок-Поник авылыннан
- Лотфуллин Марат (1967- 1987) – танкны коралландыручы, Норильск шәһәре, Арчада күмелгән.
Кайтканнарның да 40 nан артыгы я авыртып, я юл фаҗигасенә очрап, я гаилә кора алмыйча ялгыз өйдә әрәм булды…. Бугенге көндә Арча районында 107 әфганчы яши.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына. Алар тарихта эзле…
Татарстаныбыз олы юбилейга әзерләнә, ТАССР төзелүгә 100 ел була. Бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче Татарстан тарихы, шул тарихны тудырган кешеләр язмышы, аларның киләчәк буыннарга килеп җиткән күркәм эшләре турында сөйләргә, язарга кирәк.
1920 елның 27 маенда В.И.Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя. Шул ук елны ТАССРда республиканың башкарма комитет органнары формалаша. Тормышның төрле өлкәләре белән идарә итү бурычы наркоматларга йөкләнә, Наркомзем, Наркомпрод, Наркомсобес, Наркомтруд, Наркомюст һәм башкалар төзелә. Бер документта шундый сүзләр бар: “Татарстанның Социаль тәэминат наркоматында беренче нарком булып Исхаков дигән кеше эшләгән”.
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 1999 елда “Тимерханның күргән-кичергәннәре” документаль повесте басылып чыкты. Өч повестьтан торган бу әсәр сугыш һәм хезмәт ветераны, 1962– 1977елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе, 1977-1986 елларда Казанда Социаль тәэминат министрының урынбасары, лаеклы ялга чыккач шул министрлыкның музеен төзегән Борһанов Тимерхан Борһан улының тормыш һәм хезмәт юлына багышланган. Музейны оештырганда ул үзе эшләгән министрлыкның җитәкчеләре турында мәгълүматлар туплаган. Бу китапта: “Тикшерә торгач, Исхаковның халык комиссары булып Арча кантоны башкарма комитеты рәисе эшенә билгеләнгәне ачыкланды. Димәк, аны өлкән яшьтәге кешеләрдән кем дә булса белә торгандыр. Тимерханның келт итеп исенә төште: язучы Гомәр Бәширов егерменче еллар башында Арча кантонында эшләгән бит. Ул белми калмас Исхаковны. Тик ул бит хәзер инде туксан яшендә, хәтере ничегрәк икән?
Китте Тимерхан Гомәр абыйны эзләп Язучылар союзына. Адресын белеште. Новаторлар урамында яши икән. Анда барды. Гомәр ага аны шатланып, якты йөз белән каршы алды. Кырлай музеен салышып, киңәшләрен биреп йөргән чактагыдан бер дә үзгәрмәгән. Хәтере дә шәп булып чыкты аның.
– Бәрәкалла, син түгелме соң бу, Тимерхан? – диде ул, яктырып. Тимерханның музей төзү уе белән йөргәнен белгәч, тагын да ныграк сөенде.
– Бәрәкалла, бик изге эш белән йөрисең икән? Мин сиңа ничек ярдәм итә алам инде?
– Сез, Гомәр ага, Арча кантонында башкарма комитет рәисе булып эшләгән Исхаковны беләсезме?
– Беләм, белмәгән кая! Түбән Мәтәскә егете иде бит ул. Безнең Арча районыныкы. Уртача буйлы, төскә-биткә чибәр, мыек йөртә, бик тә пөхтә киенә, тырыш, эшне бөтен көчен-дәртен куеп эшли. Аны егерменче еллар азагында милләтчелектә гаепләделәр шикелле. Ул бит син эшләгән министрлыкта нарком булды бугай. Ул чагында сезнең министрлыкны наркомат дип йөртәләр иде”,- дигән юллар бар.
Дөрестән дә, 1920 елның 25 сентябреннән 1921 елның 29 июненә кадәр Исхаков Вәли Исхак улы ТАССР социаль тәэминат наркомында халык комиссары булып эшли. Безнең музейда аның ТАССРның беренче съездында шул вазифага сайлануы турында таныклыкның күчермәсе һәм башка документлар саклана. Билгеле булганча, 1921 ел Идел буенда корылык һәм иген уңышының аз булуы билгеле. Социаль тәэминат наркомына тәүлекләр буе эшләргә туры килә. Ачлыкка каршы көрәшү өчен Казан шәһәрендә тулай тораклар, авылдан килгән крестьяннар өчен 350 кешелек кабул итү пункты, шуларга өстәп тукландыру оешмалары ачыла. Балаларга азык-төлек өләшү өчен врачлар белән тупланган махсус поездлар җибәрелә. Бу поездларда балаларны теркәү, аларның сәламәтлеген тикшерү һәм тукландыру оештырылган. Көн саен бишәр мең бала шундый ярдәм ала, ләкин әле ул җитәрлек булмый. Республикада инвалидлар, өлкәннәр, балалар өчен интернатлар ачыла, һөнәргә өйрәтү мастерскойлары булдырыла, һәм тагын ярдәмгә мохтаҗ булганнар өчен төрле юнәлештә эш алып барыла. Бу эшләрнең барысының да башында Вәли Исхаков тора. Архив документларында Вәли Исхаковның үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән, бөтен эш тәҗрибәсен кулланып башкаруы турында әйтелә.
Энергиясе ташып торган якташыбызның хезмәт юлы 1921-1922 елларда Грозный шәһәрендә эшче-крестьян инспекциясе башлыгы, юстиция бүлеге мөдире, 1922-1924 елларда ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары, 1924-1925 елларда Татсовнархоз рәисе урынбасары, 1925-1926 елларда ТАССР эчке сәүдә халык комиссары, 1926-1927 елларда ТАССР халык комиссарлары Советының Дәүләт планы сәүдә-кооператив секциясе рәисе, 1927-1929 елларда ТАССР Дәүләт планы комиссиясе рәисе вазифаларын башкара.
Архивта Исхаковка Мәскәүгә барыр өчен бирелгән командировка бланкасы саклана. Ул РСФСР халык комиссарлары Советына Татарстанның беренче бишъеллыгы планын төзү өчен бара. Әнә нинди белемле, тәҗрибәле кеше була ул Вәли Исхаков. Ләкин ул автобиографиясендәге анкеталарда “Белеме” дигән графада: “Бер мәктәптә дә укымадым. Казан байларында малайлыкта хезмәтче булып йөрдем. Үзлегемнән укырга туры килде”,- дип язган. Шунда ук Вәли Исхак улы Исхаковның (тулы исеме Габделвәли) 1889 елның 15 сентябрендә Казан губернасы, Арча кантоны Түбән Мәтәскә авылында тууы, 1919 елдан ВКП(б) члены булуы турында мәгълүмат бирелгән. Башкарган хезмәтләреннән күренгәнчә үзлегеннән алган белемен һәм тормыш тәҗрибәсен кулланып, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклап, бүгенге яңа аталыш белән әйткәндә якташыбыз өч министрлыкта җитәкчелек иткән, һәм тагын бик күп җаваплы вазифалар башкарган. Вәли Исхаков 1920-1930 елларда республика күләмендә танылган шәхесләрнең берсе була.
Бу юлларны дулкынланмый, тетрәнми укып та булмый хәтта. Шундый кешедән дә “халык дошманы” ясап кулга алсыннар әле. Уйлар һаман тынгы бирми: нигә дошман ясаганнар соң аннан? Нигә? Баксаң “Милләтче Солтангалиев” белән элемтәдә булган икән. 1928 нче елны Мәскәүдә командировкада чакта, аның Солтангалиев белән очрашуы зур бер гаеп итеп саналган. Ә Мирсәет Солтангалиев судта бу турыда: “Исхаков белән безнең арада бервакытта да милли мәсьәлә турында сөйләшү булмады. Әгәр беләсегез килсә, Исхаков – чын коммунист ул”, — ди. Әмма файдасыз.
Аларның гаиләсен – хатыны Бибинур апаны, уллары – моннан берничә ел элек кенә вафат булган Ирекле абыйны, энесе Азат абыйны да декабрь суыкларында фатирларыннан куып чыгаралар. Суд карары белән Вәли абый төньякка сөрелә. Чамадан тыш авыр физик хезмәт аның сәламәтлеген какшата. Биш елга сузылган коточкыч михнәтле концлагерь срогын тутыргач, тагын ун еллык Вологда өлкәсе. Аннан сәламәтлеге какшау сәбәпле, Мари республикасының Катлесала бистәсе, II группа инвалид… 1942 дә улы Азатны сугышка алалар, ул анда һәлак була. Ирекле абый исә, урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авиация институтына укырга керә. Анкетадагы “Туганнарыгыз кайда?” – дигән сорауга ул: “Берни дә белмим”,- дип яза. Аллаһ рәхмәте белән, ихтимал, аны шул язу коткаргандыр да. Юкса, институтка алмаган булырлар иде, яки, “халык дошманы” баласы дип, куып чыгарырлар иде. Еллары нинди булган бит! Бәхетледер, моны белмиләр һәм ул институттан инженер дипломы алып чыгып, лаеклы ялга киткәнче, әтисен юк иткән җәмгыятькә намуслы хезмәт итә.
Гариф Ахунов бу әсәрендә: “Вәли Исхаков, зыялы булганы өчен, җәһәннәм газаплары күргән татар, 60 яшендә якты дөнья белән саубуллаша. Хатыны Бибинур 95 яшендә дөнья куя. Бибинур ханым, югыйсә, күпме газаплар күрде, күпме ирсез яшәде, гөнаһсызга утыртылган ире белән фронтта һәлак булган улының хәсрәтләрен башыннан кичерде, ничә еллар “халык дошманы” хатыны булып яшәде. Чыдаса да чыдый икән адәм баласы”,- дип яза.
Якташыбыз Вәли Исхаков суд карары белән, дөрес хөкем ителмәгән буларак 1957 елда аклана.Исән вакытта авылдашлары белән элемтәдә тора, Казан шәһәрендә еш була, элеккеге танышлары белән аралашып яши. Түбән Мәтәскә авылында туып-үскән Бибинур апа да үзенең һәм Вәли абыйның туганнары белән аралашып яшәгән.
Бу язманы әзерләгәндә Түбән Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбе музеенда тупланган материаллар да кулланылды, музей җитәкчесе Лилия Закирова зур ярдәм итте. Киләчәк буыннар тарихта эзләрен калдырган шәхесләрне онытмасыннар иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
ТАССРның 100 еллыгына. Якташыбыз Рәбига Шакированы искә алу
Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән якташыбыз Шакирова Рәбига Нигъмәтҗан кызы районыбызның Яңа Кенәр авылында 1910 елның 10 февралендә дөньяга килә. Аның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясарга мөмкин булган күргәзмә оештырылды.
Хезмәт юлы:
1929-1931 – Әтнә районының Шурабаш мәктәбендә укытучы,
1931-1934 – Казан театр училищесы студенты,
1934-1937 – Казандагы татар “Эшче” театры артисты,
1937-1977 – Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты.
Уйнаган рольләре:
Александр Островский, “Гаепсездән гаеплеләр”– Галчиха,
Александр Островский, “Соңгы мәхәббәт” – Людмила,
Александр Островский, “Бирнәсез кыз” – Огудалова,
Шәриф Камал, “Козгыннар оясы” – Фәхринисәнең әнисе,
Кәрим Тинчурин, “Зәңгәр шәл” – икенче хатын,
Гадел Кутуй, “Шатлык җыры” – Ана,
Максим Горький, “Васа Железнова” – Рошаева,
Нәкый Исәнбәт, “Рәйхан” – Мәпә,
Мирхәйләр Фәйзи, “Галиябану” – Галиябану,
Узеир Гаджибеков, “Аршин мал алан”– Җиһан,
Николай Гоголь, “Өйләнү”– Фекла,
Александр Корнейчук, “Балан куаклыгы”– Ага Щука, соңыннан Ковшин,
Юныс Әминов, “Язылмаган законнар” – Майлыбикә,
Бранислав Нушич, “Иң гади кеше” – Мария,
Сәхип Җамал, “Кара чәчәкләр”– Биби,
Туфан Миңнуллин, “Безнең авыл кешеләре” – Гыйлмиҗиһан,
Сәет Шәкүров, “Мәхәббәт газабы” – Гадилә түти,
Әсгать Мирзаһитов “Куендагы елан” – Тәттә,
Сабир Өметбаев, Шәрифҗанов һәм Аллутдинов, “Көйсез килен” –Күркәмбану һәм башкалар.
Рәбига Шакирова сәхнәдә тирән хисле, ялкынлы, лирикага бай, юмарт табигатьле, татар теленең музыкаль аһәңлелеген халыкка җиткерә алды. Сәхнәдә аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте урынлы һәм тормышчан. Ул тудырган образларга сокланмыйча мөмкин түгел. Актриса иҗатындагы төп үзенчәлек – ул кешеләр табигатенең акыл көченә ышану, аны зурлау, хөрмәтләү. Хәтта тискәре рольләрне уйнарга туры килгәндә дә аның уңышлары нигезендә шул нәрсә ята. Монда, билгеле, гомер буе бергә хезмәт иткән, һәр образны тудырганда өлкән дустыңның һәм укытучыңның иңен сизү күп ярдәм иткәндер. Чөнки Рәбига Шакирова үзенең сәхнә тормышын режиссер Сабир Өметбаевтан башка күз алдына да китерә алмый. Аның иҗат биографиясе тулысы белән шушы театрга бәйләнә, ул аны булдыру, яшәтү өчен тырыша, аның иҗат йөзен тудыруда күп көч куя.
Уйналган рольләрнең һәркайсы кадерле, кайсысын гына искә төшереп : “Рәбига апа бу спектакль кайчан һәм ничек уйналды?” дип сора, ул аның елын һәм эчтәлеген һич ялгышмый сезгә әйтеп бирер. Театр тормышындагы һәр вакыйга аның йөрәгендә сакланып, аныкына әверелгәннәр.Театрдагы эш принциплары тулысы белән Рәбига Шакирова иҗатында үз чагылышын тапкан дисәк, һичшиксез ялгышмабыз. Ул иҗат иткән образлар театр тарихы битләрендә аерым урын билиләр.
Совет хөкүмәте тарафыннан аның хезмәте югары бәяләнә, хезмәттәге уңышлары өчен аңа 1957 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә.1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать дакадасында “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. 1957-1963 елларда Минзәлә шәһәр советы һәм район советы депутаты итеп сайлана. Рәбига Шакирова авыллардагы үзешчән сәнгать коллективларына бик теләп булыша.
Артистканың 40 ел гомере тоташтан шушы театрда, һич тә арттырып әйтмичә, тәгәрмәч өстендә үтә. Бер урыннан икенче урынга йөргәндә ул чор артистлары хәтта атлы транспорт белән дә кирәгенчә тәэмин ителмиләр. Ләкин аларның илһамлы рухларын бернинди авырлыклар да сындыра алмый. Кыенлыкларга тарыган чакларында да Рәбига апа Шакирова хезмәттәшләренә һәм тамашачыларга сабырлык, түземлек өлгесе булып калырга тырыша. Менә шуңа күрә дә, кайда гына булмасын, нинди генә спектакльдә уйнамасын, халык аның чыгышын һәрвакыт яратып кабул итә, үзенең сөекле кызын алкышлар белән күмә. Аның башкарган рольләрен саный китсәң алар җитмештән арта, шуларның уннан артыгы рус һәм Европа классиклары әсәрләрендәге персонажлар. Халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгән якташыбызның иҗади хезмәте генә түгел, шәхси тормышы да бик күпләргә үрнәк булып тора.Үзенең мәхәббәтен Минзәлә театрында тапкан Рәбига Шакирова Татарстанның халык артисты Мөхит Кичубаев белән гаилә тормышы корып 42 ел бергә гомер итәләр һәм дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Мөхит абый тормышны тирәнтен аңлаган, 1941-1943 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, ярты ел буе госпитальдә яраланып яткан кеше буларак һәр көннең кадерен белеп яши, үзен аямыйча иҗат итә. Рәбига апа да, Мөхит абый да, аларның ике балалары да безнең арабызда юк инде. Уллары Илдус, кызлары Илһамия Минзәлә шәһәрендә яшиләр. Озак еллар Казан шәһәрендә инженер-архитектор булып эшләгән Илһамия Мөхит кызы Кичубаева бүгенге көндә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының музеен җитәкли. Әти-әнисе турында истәлекләрен яңартып: “Әни бик акыллы, ярдәмчел, туган җанлы кеше иде. Әти белән бик килешеп, уртак тел табып яшәделәр, сәхнәдә бер-берсен тулыландырып, булышып эшләделәр. Дуслары бик күп иде, аралашырга, киңәшергә яраттылар. Әнинең берничә ел укытучы булып эшләве гомер буе сизелеп торды, яшь артистларга бик теләп ярдәм итте, алар безгә дөрес тәрбия бирделәр. Әниебез 1997 елның 17 октябрендә вафат булды. Озак еллар бергә эшләгән РСФСРның атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина әниебезнең хезмәтен бәяләп: “Театрның әнисе үлде”,- диде. Безнең әти-әнине театр коллективы онытмый, аларның юбилей даталарын зурлап үткәрәләр”,- дип искә ала кызлары Илһамия апа. Рәбига Шакированың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне, истәлекләр туплауны дәвам итәрбез.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Кадерле кунаклар
М.Мәһдиев музеенда еш кына зур дәрәҗәле шәхесләр кунакта була. Бүген дә шундый кунаклар язучының иҗади мирасы белән якыннан таныштылар. Араларында Г.Камалның энесе Габдрахман Камал II нең улы Искәндәр Камал, 27 ел «Куйбышев» исемендәге колхозны җитәкләгән Габделбәр Фәйзрахмановның кызы Роза Динмөхәммәтова, «Ак Барс агрокомплексы» җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов һәм башкалар бар. Музейда алган кичерешләре, уй-фикерләре белән уртаклашып, М.Мәһдиев турында үзләре белгән истәлекләре белән дә бүлештеләр.
Музейның нәни кунаклары
Бүген музеебыз кунаклары Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар игътибар белән Арчаның уткәне белән танышты, музейда урнашкан һәрбер экспонатның исемнәрен, ни өчен һәм ничек кулланылышта булганын белеп киттеләр. Экскурсия тәмамланганнан соң балаларга «Ә син нәрсә истә калдырдың?» дигән викторина тәкъдим ителде һәм күчтәнәчкә мультфильм карадылар.
Тарихка күз салсак
“Замандашы булуым белән бәхетле!”
– Мөхәммәт абый белән дуслар булдык. Ул мине бик якын итте, – дип сүзен башлады Наил Газизович Габдрахманович язучы Мөхәммәт Мәһдиев турында. – Авылын бик тә ярата иде ул. Гомере буе туган авылын сагынып, шул темага багышланган әсәрләр язып яшәде. Мин Арчада роно мөдире булып эшләгән вакытта аны мәктәпләргә очрашуга чакырам, ә ул бик теләп кайта иде. “Шәһәр шаукымыннан арыйм, мин шушы очрашуларда ял итәм. Ә шәһәргә килсәң, безгә керми китмә”, – дия иде Мөхәммәт абый. Очрашулар беткәч, Арчада йөрибез, ә кичен, әлбәттә, Гөберчәккә барабыз. Ишегалдындагы шалашында ял итеп, сөйләшеп, төне буе истәлекләр бүлешеп, вакыт үткәнен сизми дә калабыз. Авыл темасын күтәрсәң, мөкиббән китә иде Мөхәммәт абый.
Төне буе сөйләшеп утырган шалашы минем күңелгә бик ятып бетмәде. Олпат язучының ял итү урыны башкачарак булырга тиеш дип, мин аңа яңа беседка төзергә кирәк дигән фикерне җиткердем. Педучилищеда агач белән эшләү остасы Габделбәр Галиевич бар иде. Ул беседканы бизәкләп, матур итеп эшләп бирде. Мөхәммәт абыйның соңгы еллары иде инде ул, мин дә аның белән ул беседкада бер тапкыр гына утырып сөйләшә алдым. Вафатына бер ел кала, көзен, Мөхәммәт абый Арчага кайтты. Аның белән авылларны әйләнеп кайттык. Укытучылар көне иде ул. Бәйрәм башланганчы минем эш кабинетында бераз сөйләшеп утырдык. Шунда шкафтан үзенең “Әдәбият һәм чынбарлык” дигән китабын алып, бер битенә “Наил Габдрахмановка, Арчада үткәрелгән бер көннең истәлеге. Быел җәйләр үтеп китте, киләсе җәйләр җитәрме? Киләсе җәйнең рәхәтен күрергә Ходай насыйп итәрме?“ – дип язып куйды. Ул җырларга ярата иде, бәйрәмдә дә җырлады. Гаиләсе янына кайткач та, менә укытучылар бәйрәмендә җырладым дип, шул хакта мактанып утырган әле. “И-и, әти, авызыңда тешең юк, ничек анда җырлый алдың син дип, кызым бераз орышып та алды” дигән хәбәрен соңрак җиткерде.
Август аенда укытучылар өчен җыен үткәрү гадәте бар иде. Укытучылар арасында Мөхәммәт абый укытканнары да бар. Шуңа да укытучылар җыенына кайтырга яратты ул. Соңгы елларында улы Искәндәр белән кайткалады. Шул вакыттан бирле Искәндәр белән дә, кызы Гәүһәр, туганы Җәүһәр белән дә гел элемтәдә торабыз, аралашабыз. Ел саен сабантуйга кайтырга яратты. Бу бәйрәмдә авылдашлары, замандашлары белән очрашу, аралашу, бәйрәмне карау аңа зур ләззәт биргәндер дип уйлыйм.
Ул язучы гына түгел, ә галим дә иде бит әле. Аның белмәгән нәрсәсе булмагандыр. Мөхәммәт абыйның китапларын кабат-кабат укып та армыйсың, ниндидер сорауларга җавап та табасың, укыганнан соң, күңелгә рәхәтлек иңә. Моңсу, күңелсез, эч пошкан вакытларда китапларын укысаң, күңел күтәрелә. Аның һәр әйткән яки язган сүзе галим буларак язылган дип уйлыйм. Мөхәммәт абыйның галим булуы безнең өчен, бигрәк тә укытучыларга, бик файдалы булды. Ул теләсә ни вакытта кайтып, лекция укый ала иде. Аның өчен президиум өстәле дә кирәкми. Ул утырып яки басып, аудитория каршында сәгатьләр буе сөйли ала иде. Аны, дымга сусаган үлән шикелле, һәркем йотлыгып тыңлый ала. Һәр сөйләгән сүзе гыйльми эшкә тиң кебек. Галим буларак та, язучы буларак та башкалардан гадилеге белән өстен булгандыр дип беләм.
“Мөхәммәт абый, синең инде язмаган авылдашың калмады, аларның уңай һәм тискәре якларын да юмор белән яздың. Авылдашларыңның фикерләре ниндиерәк соң?” – дип сорагач, ул көлеп: “Минем бәхетем шунда – авылдашларым китап укымыйлар”, – диде. Геройларының язмышлары, тормышлары хакында сорагач та, гаҗәпләнә иде. “Каян бөтенесен укып бетереп барасың”, – дия иде ул. “Фронтовиклар” әсәрендәге геройларның прототипларын танып, фәлән кешеме ул дип тә сорыйм. Ул көлеп кенә, бар инде бераз диеп, төгәл җаваптан бераз читләшә иде. Геройлары җирлектән булса да, ул үз фантазиясе яки башка кеше язмышы белән кушып, аны баета, бераз үзгәртә. Шулай булса да, прототипларын танып була иде. “Фронтовиклар” дигәннән, минем армиядә булган вакыт. Мөхәммәт абыйның бу әсәре журналда басылып чыккан. Әни шуларны җыеп барган да, мин армиядән кайткач, син укытучы кеше, моны укырга тиеш дип, кулыма тоттырды. Наласа мәктәбендә укытканда хезмәттәшләремә дә тәкъдим иттем, барысы да йотлыгып, чират торып укыдылар. Аннан аның русчага тәрҗемәсе чыкты, анысын да укыдык. Мөхәммәт абыйның “Летят гуси” әсәре басылды, аны да бөтен укытучылар коллективы укып чыктык. Татарчасы, “Каз канатлары” романы, соңыннан гына басылды, гәрчә ул алдан язылган булса да.
Ул инде авылны язып бетердем, “Бәхилләшү”не шуңа күрә дә яздым диде. Соңгы елларында да тик ятмады, матбугатта аның саллы-саллы мәкаләләре чыга торды. Педучилище директоры булып эшләгән вакытта укытучыларның күбесе рус телле иде. Алар татар әдәбияты белән бик таныш түгелләр. Шул укытучылар пенсиягә чыккач, Мөхәммәт абыйның китапларын укый башлаганнар һәм миңа ничек без бу язучыны белмәдек, укымадык икән диделәр. Сез үз вакытында күп нәрсәне югалткансыз дидем.
Авырган вакытында да янына хәл белергә бардык. Безнең киләсен белгәч: “Инде мин сезне иртәдән бирле тәрәзә төбенә утырып көтә башладым, ниһаять, килдегез”, – дип каршылады. Ә без аның янына шәһәрдәге эшләрне бетергәч кенә керә алдык шул. Мөхәммәт абый белән бер заманда яшәп, аралашып яшәвем белән мин бик тә бәхетле. Ул – безне, без аны хөрмәт итеп яшәдек, әсәрләрен яратып укыдык, укыйбыз.
Халидә Габидуллина
М.Мәһдиев музее мөдире