Исемнәрен кемнәр куйган?

“Казан арты” тарих-этнография музеенда беренче тапкыр “Казан арты укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Темасы да бик үзенчәлекле, кызыклы – “Тарихи мирас буларак Арча топонимнары”. Арча ягы топонимнарга бик тә бай район дип саныйм. Башка районннар да нәкъ шушы фикерне әйтәчәкләренә иманым камил. Мин килешәм. Һәр якның үзенә генә хас тарихы, атамалары бар һәм ул буыннан-буынга саклана.

Мин дә үземнең туган авылым топонимнарын күпмедер дәрәҗәдә өйрәнеп, аны башкаларга җиткерү максатыннан «Казан арты укулары”нда катнаштым. “М.Мәһдиев иҗатында һәм Гөберчәк авылы тарихындагы топонимнарның үткәне һәм бүгенге яшәеше” темасын алып, эзләнү-өйрәнү эшенә керештем.

Һәр елга, тау, басу-кырлар, урман, урам, чишмәләр төрле исемнәр алган. Ни өчен ул исем аларга атама буларак кулланылган? Бу сорауга җавап табар өчен мин өлкән яшьтәге авылдашларыма да мөрәҗәгать иттем. М.Мәһдиев язган 3-4 диаметр киңлегендәге күлләр язмышы бик тә зур кызыксыну уятты. Чөнки ул күлләр инде күптән юкка чыккан. Түгәрәк, Озынча, Шәкерт, Кызыл яр асты күлләре язучы әсәрендә дә искә алына. Бу күлләр язмышын мин Минсафин Миннехан, Әминов Васил абыйлардан сорашып белдем. Түгәрәк күл түп-түгәрәк формада булса, икенчесе озынча булып урнашып, Озынча исемен алган булып чыкты. Ә Кызыл яр асты күле кып-кызыл балчыклы урында барлыкка килгән. Шәкерт күле җир астыннан кайнап чыккан салкын сулы булып, бер пар кызылканат балыгына да үзендә яшәрлек көч биргән күл булган. Ә ни өчен Шәкерт күле? Бу сорауга өлкәннәребез төгәл җавап бирә алмаса да, Васил абый күлнең ничек юкка чыкканлыгы турында әйтә алды. “Көтү көткәндә без коенырга яраткан салкын сулы Шәкерт күле урман буеннан, басудан агып төшкән язгы сулы балчык белән капланды. Кызганыч, аның урынында хәзер чирәм генә. Ә башкалары урынында камышлык үсә”, – диде ул.

Безнең якның урманы элек-электән бик күп атамаларга бүленеп, халык күңелендә бүген дә яши. Мәсәлән: Юкәлек, Имәнлек, Ике нарат арасы, Нәринде, Тупы буе, Зиреклек, Кардон алды, Чыбыклы юлы, Чыршылык һ.б. Мин урманның матур атамаларына кагылышлы урыннарның бүгенге халәтен үз күзем белән күрү өчен махсус ирем Яхия белән урман буйлап йөреп, карап чыктым. Урманның бүленешләрен фотоларга төшереп, конференциядә катнашучылар да күрсен өчен презентация ясадым. Анда урман бүленеше, елгалар, күлләрнең урыннары, авылыбызның урамнар, чишмәләр, басу-кырлар, сулыклары да күрсәтелде. Өстәп, авылыбыздагы һәм аның тирәлегенә кагылышлы атамаларны кулланып, картасын ясап, башкаларга да күрү мөмкинлеге тудырдым.

Безне көзге урман үзенә аерым бер матурлык, сихрилек белән каршы алса, бераз гына күңелне дә төшерде. Чөнки Мөхәммәт ага әсәрендә язган урманның байлыгы каядыр яшеренгән, агачлар картайган, сынган, күп җирдә әрәмәлек. Урманның бер өлеше Кардон алды дип йөртелә. Мин кечкенә вакытта да шул исем иде, аллага шөкер исем бүген дә саклана. Ләкин яшәеше нык үзгәргән. Кардон алдында урман каравылчысының хуҗалыгы урнашкан урын бар иде. Җиләк җыярга менгәндә без шул йорт ишегалдына кереп, бераз ял итә, сиртмәле коесыннан су эчә идек. Кардон бакчасында агач үсентеләре дә үстерелде. Ә бүген анда яшь чыршылар аллеясы үсеп килә. Сиртмәле кое исән булса да, ул ташландык хәлгә килгән, янындагы рәшәткәләре череп ауган. Коедан бераз өске якта урманга килүчеләр ял итү өчен ясап куелган беседка да таушалган. Кемнәрдер аның такталарын каерган. Урман каравылчысының йорт-җире дә юк. Без килер алдыннан гына кабан дуңгызы шул тирәлектә кунакта булып киткәнен дә сиздек. Чөнки яңа гына актарылган җир булуы, аннан калган “күчтәнәчләр”гә күз төште. Күрәсең, ирем белән сөйләшеп килгәнне сизгәндер.

Урман эченә озын юллар кереп китә. Шуларның берсе Визир юлы дип атала. Ул урманны кварталларга бүлгән вакытта ук ачылган туры юл. Урманның зур бер өлешен кисеп, эчендә телефон чыбыгы юлы ачканнар һәм ул урын бүгенге көнгә кадәр Чыбыклы юл исемен саклый. Элек урманга колхоз һәм хуҗалык көтүләре керде, йөрде. Кызганыч, хәзер ни колхоз, ни авыл көтүе юк. Аннары кешеләр дә урманнан печән чапмый. Авылда һәр йортка газ кергән. Утын әзерләү дә бик сирәк күренеш. Урманның чытырманлыкка әйләнүендә бу да сәбәп булып тора дип саныйм. Гәрчә материал өчен агач билгеле бер күләмдә киселсә дә, урманны элеккеге халәтенә кайтару өчен зур хезмәт башкарырга кирәктер. Менә шушы гади генә факторлар урманның яшәешен нык үзгәрткәнлегенә инандым.

Авыл кешесе элек-электән чишмә суын кулланган. Хәзер генә ул һәр йортка су кертелгән. Элек чишмә суыннан башка яшәү күз алдына да китерелмәгән. Авылыбыз чишмәләргә бик бай. Аларның һәркайсы кеше исеме белән бәйле. Чөнки ул кешеләр чишмәнең яшәешенә зур көч керткән, аларны чистартып, карап торганнар. Гали, Габдрахман, Шакир, Сафый, Мөхәммәтша, Түбән оч чишмәләре элек мул сулы булып саналса, бүгенге көндә аларның кайберләре инеш суы астында калып юкка чыккан. Ә Заһир коесы Казыган тауның уң як ярыннан ага иде. Җир астыннан тибеп чыккан суга авылдашыбыз Заһир ага бура ясап, кыршаулап куя, аны һәрвакыт карап торган. Заһир коесы исеме алган урын, кызганыч, бүген юк. Чөнки йортларга су кертелү кайбер чишмә-коеларның бетүенә, каралмавына китерде. Су кертелү генә дә сәбәп түгелдер. Елдан-ел кешенең мондый урыннарга мөнәсәбәте үзгәрү, мәнсезлек кебек сыйфатларның өстен чыгуыдыр дип уйлыйм.

Авылыбызның Г.Ахунов исемен йөрткән урамның уртасында гасыр буе тарих саклаучы нараты бар. Ул Ибәт нараты дип йөртелә. Аның тамырларының бер өлеше ярдан чыгып тора. Ибәтулла исемле авылдашыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булып, туганнары авылда калмау сәбәпле, хуҗалык таркала. Ә Ибәтулла утырткан нарат бүген дә хуҗасын көткән сыман карт ботакларын җилдә селкетеп, моңсулык белән авылдашларына дәшә шикелле: “Гасырларга сузылган тарихыбызны саклыйк әле!”

1956 нчы елда колхоз басуының бер өлешенә алма агачлары утыртып Алма бакчасы булдырганнар. Ул агачлар берничә ел мул уңыш биреп, 1965 елда бакчасы сөрелеп, ашлык чәчелгән. Шул басу бүген дә Алма бакчасы басуы дигән исемен саклый.

М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрен искә төшерсәк, анда ул “Пауал тегермәне” дигән урын турында яза. Кесмәс елгасының бер өлешен буып, су тегермәне корганнар. Анда Чуриле урысы Павел Васильевич тегермәнче булып эшләгән. Татар халкы аны яратып, үз итеп Пауал дип йөрткән. Ул болын инде күптән сөрелгән, ләкин хуҗасының исемен бүген дә саклый.

Бу язмамда авылыбызга кагылышлы бик аз атамалар язмышын чагылдырдым. Ә аларның һәркайсын бөртекләп өйрәнеп, киң тукталып яза башласаң, зур күләмле фәнни хезмәт килеп чыга. Һәм ул шулай язылды да. Бу чыганаклар киләчәк буынга җиткерелергә тиеш. Ә атамаларның тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен әдәбиятка, тарихка, өлкәннәрнең сөйләвенә мөрәҗәгать итеп, язып калырга һәм сакларга кирәк.

“Казан арты укулары”нда районыбызның күп җирлегенә кагылышлы атамалар тарихы күрсәтелде, сөйләнде. Катнашучылар арасында мәктәп укучыларының актив булуы киләчәккә зур өмет уята.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

“Мөхәммәт абыйны онытмыйбыз”

– Элек язучылар Арча педагогия училищесына 15-20шәр булып кайттылар. Алар өчен ел саен җыелып кайту – традиция иде, анда олпат язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Гариф абыйлар һәм башкалар, – дип истәлекләре белән бүлеште күп еллар Арча педагогия училищесы директоры булып эшләгән, Арча шәһәрендә яшәүче Илдус Абдрахманович Сәгъдиев. – Язучылар кайтышка кибетләрдә аларның китаплары сатылып бетә. Студентлар да, укытучылар да язучылардан автографлар алып калырга тырыша иде. Язучылар нәрсәләр яза, нинди проблемаларны яктырта – укучылар шулар белән кызыксыналар иде. Укучы белән язучы арасында тыгыз элемтә яшәгән вакытлар. Ул заманның гадәтен хәзерге язучылар бетерделәр. Кайтсалар да, чакыру яки башка сәбәпләр белән кайталар. Ә Мөхәммәт абый үзе генә дә еш кайта иде. Элеккеге училищеның актлар залы юк, зур коридорга урындыклар тезеп, урын калмаса басып торып, язучы белән әңгәмә башлана иде. Ул студентлар каршына басып яки утырып сөйли иде, аңа трибуна да кирәкмәде. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны Мөхәммәт абыйга яудыралар гына, ә ул рәхәтлек кичереп, аларга җавап биреп утыра. Очрашулар беткәч, аның белән кунакханәдә төне буе да сөйләшеп сүз бетми. Кеше белән сөйләшергә бик тә яратты ул.

Укытучылары Рәмзия апа Вәлитова, Хәлим Искәндәровлар аның әдәбиятка кереп китүенә этәргеч ясаган кешеләр дип уйлыйм. Хәлим ага турында әсәрләрендә дә язды. Мөхәммәт абый “Без кырык беренче ел балалары” повестенда дәресләрнең ничек үтүе турында яза. Берара Рәмзия Вәлитова шул әсәрне укыгач, Мөхәммәт абыйга бераз үпкә дә белдергән шикелле иде. Укытучыны төрлечә сурәтләве Рәмзия ханымга бераз охшап бетмәгән. Студентлар аннан бу хакта сорагач, мин укытучыларны яратып кына яздым, дип җавап бирде.

Училищега соңгы тапкыр 1993 нче елда Рәмзия апаның 80, ә Сәләй Гататовичның 85 яшьлек юбилейларына Гариф абый белән кайттылар. Аудитория алдында укытучыларын мактап, юбилейлары белән котлагач, студентлар кунак язучыларның әсәрләре буенча бик күп сораулар яудырдылар һәм соңыннан Мөхәммәт абыйга аерым бер сорау бирделәр: “Тормышыгыз әйбәтме, ничек яшисез?”

– Тормышыбыз әйбәт, Лилия апагыз белән сүзгә килсәк, икенче бүлмәгә чыгып телевизор карыйм. Лилия апагыз бик әйбәт, ләкин Гарифның хатыны әйбәтрәк,– дип, шаяртырга да онытмый Мөхәммәт абый. Юмор хисенә бик бай кеше иде ул.

– Беренче тапкыр Мөхәммәт абый белән кайда очраштыгыз? Бу хакта хәтерлисезме?

– Әйе, 1969-1970 еллар тирәсе. Мин аны Арча педагогия училищесында күрдем. Мөхәммәт абый ул вакытта берәр чакыру белән кайттымы икән, әллә үзе теләпме, белмим. Педучилище директоры булып легендар шәхес Мөнәвир Гәрәевич эшли иде. Мин – математика укытучысы. Мөнәвир Гәрәевичны райкомга чакыртып алдылар һәм ул миңа Мөхәммәт абый белән йөрергә кушты. Ә Мөхәммәт абый иң беренче эш итеп училищеның подвалындагы бүлмәләрне күрергә теләвен әйтте. Анда чаңгылар куелган, хезмәт дәресләренә кирәкле әсбаплар һәм башка шундый әйберләр бүлмә саен урнаштырылган иде. Мин һәр бүлмәне ачып күрсәтәм, ни өчен кулланганын аңлатам, ә ул блокнотына нидер яза да яза. Карап бетергәч, Мөхәммәт абый миңа: “Беләсезме, сугыш чорында училище Үрнәк бистәсенә күчерелгән иде бит. Сугыш беткәч, укырга без кире үз бинабызга, Арчага, кайттык. Хәрби госпиталь итеп үзгәртелгән педучилище подвалының бу бүлмәләрендә үлгән немец солдатлары ята иде. Ә студентларга укырга кирәк. Без, малайлар, һәр солдат мәетен тотып, подвалдан чыгардык, арбага төяп, зиратка озаттык. Шулай итеп училищены мәетләрдән чистарттык. Аннары гына укый башладык. Тагы бер нәрсә сорыйм әле. Монда Гарифның ясаган Ленин, Сталин портретлары сакланмаганмы? Ул зур кәгазьгә аларның рәсемнәрен ясаган иде”. Мин бу хакта берни дә белми идем. Ул вакытта аларны Мөхәммәт абыйга күрсәтә алмадым. Соңыннан Мөнәвир Гәрәевичтан сорадым, ул: “Әйе, бар иде алар. Менә бит ул Гарифның хезмәте”, – дип, миңа портретлар күрсәтте. Ләкин шул рәсемнәрне саклый белмәдек. Бинадан бинага күчкәндәме хезмәтләр юкка чыкты. Кызганыч.

Мөхәммәт абый үзенең укучысы да, күп еллар хезмәттәше дә булып эшләгән Флёра Сафиуллина белән дә кайта иде. Флёра Садриевна мәгариф министрлыгыннан безнең педучилищеның дәүләт имтиханнары комиссиясенең рәисе итеп билгеләнгән иде. Мөхәммәт абый үлгәннән соң, имтиханнар бетүгә: “Илдус әфәнде (ул шулай эндәшә иде), әйдәгез, Мөхәммәт абый янына Гөберчәккә барып кайтыйк”, – дия иде ул. Машина белән Гөберчәк зиратына барабыз, кабере янында озак кына басып торабыз. Күңелдән аны искә алабыз. Флёра Садриевна Мөхәммәт абый турында: “Туры сүзле, үз фикерле кеше иде ул. Фикерен бернигә карамыйча, кадак каккан күк, әйтә торган шәхесләр бездә аз. Югарыдан ни әйтерләр икән дип торучылар бар. Ә Мөхәммәт абый андый түгел иде. Аның әзер докторлык диссертациясен дә төрле сәбәпләр аркасында яклатмыйча калдылар, шактый кыен ашаган кеше иде ул”, – дип искә алды. Мөхәммәт аганы укучылары да, хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итте. Ул заманнарда Габдрахман Әпсәләмовтан соң иң күп язган язучы – Мөхәммәт абый иде. Аның әдәбиятта күтәрелүен Гомәр Бәшировның кияве булгангадыр дип уйлаучылар да булды. Ләкин Мөхәммәт абый: “Мин дәү әтидән (Гомәр Бәшировка ул шулай эндәшкән – авт.) үрнәк алганмындыр, ләкин үз күңелем кушканны, халкыбызны күрсәтү, олылау максатыннан, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын ачу уңаеннан язам”, – дия иде. Аның бит сөйләшүе дә үзенә генә хас тавыш белән, тамак төбе беләнрәк, көлемсерәгән сыман, сөйкемле, чибәр кеше иде ул.

Җәйләрен Мөхәммәт абый белән Гөберчәккә кунакка да кайткалый идек. Апасы Равия һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, тәмле чәйләре белән сыйлап, кунак итә иде. Ә Гөберчәккә кайту юлы күп очракта Үрнәк аша, урман юлы белән үтә. “Сагынам шушы юлларны, кабат үтик әле”, – дип, махсус кайта иде ул. Юлдан кайтканда үзенең яшьлеген сагынып, укырга йөргән вакытларын искә төшереп, гел истәлекләргә бирелеп йөргән кеше иде ул Мөхәммәт абый. Нәкъ шул урман буйларында каршысына бүреләр очравы да, өем-өем кар көртләрен ерып укырга барган вакытлары аның гел исенә төшеп торгандыр. Ә кайвакыт Курса кырлары аша, Кесмәс елгасы буйлап та кайта идек.

Мөхәммәт абыйның башкалардан аерылып торган бер ягы бар иде, ул бервакытта да район хуҗаларына елышмады, гәрчә алар белән дус булса да. Аның өчен сөйләшергә, әңгәмә куертырга гади кешеләр, студентлар, укытучылар да җитә иде. Уку елы ахырында Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә имтиханнар кабул итү өчен педучилищега кайтты.

Бүгенге көндә дә Мөхәммәт Сөнгатовичны онытмыйбыз, китапларын һәрчак кабат-кабат укыйбыз. Педучилищеда эшләгән Фәридә Гайфуллина аның публицистик язмаларына анализ ясап, китап бастырып чыгарды. Ул аның студенты да әле. Мөхәммәт агадан белем алучылар районыбызда байтак. Алар һәрберсе мөгаллимнәрен искә алалар, укучыларына аның хакында сөйлиләр, әсәрләрен укыйлар, үзләре дә районыбызның мөхтәрәм вәкилләре булып яшиләр.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

Югары оч чишмәсе

Югары оч чишмәсе – исеменнән аңлашылганча, бу чишмә Иске Масра авылының иң югары очында челтерәп ага. Аны Тарлау елгасының Югары Масра очыннан югары очта яшәүче Юрис абый Газизов авылга китергән. Күрер күзгә бик ямьле булмаган, нәзек кенә торбадан агучы бу чишмәнең суын ике гаилә генә кулланса да, авылның яме булып ага да ага ул.

Гөлия Гыйбадуллина

Илфар чишмәсе

Илфар чишмәсе – Иске Масра авылының 1 нче май урамында яшәүче Илфар Нәбиуллин һәм Мәүлит Исламов ясаган чишмә. Фермага баручы чишмә суы торбасын тишеп, үзләре янында чишмә булдырды алар. Аның янына күле дә бар. Анда казлар коена, үрдәкләр йөзә; язын шомырт агачлары тирә-юньне тагын да ямьләндереп, ап-ак чәчәккә күмелә.

Гөлия Гыйбадуллина

Радик чишмәсе

Радик чишмәсе – Тарлау елганың мул сулы ярыннан Иске Масрада яшәүче Радик абый Фәизов та үзенчә файдаланды: торба сузып, үз яннарында чишмә булдырды.  Йортлары яныннан гына акрын гына агучы бу чишмәне авыл халкы аның исеме белән атый. Суыннан берничә гаилә файдалана.

Гөлия Гыйбадуллина

Упыйк чишмәсе

Упыйк чишмәсе – Иске Масрада үзенчәлекле бер гаилә бар: беркем белән аралашмыйлар, авыл кибетенән файдаланмыйлар, сайлауларга да йөрмиләр, аларның хәтта чишмәләре дә үзләренеке генә. Бу гаиләнең башлыгы – Рәфыйк Исмәгыйлев. Тарлау елганың бер урынын чистартып, үзләренә чишмә чыгарды ул, улак куйды. Кышын да, җәен дә суны шуннан гына алар гаиләсе, ул чишмәдән башка берәү дә файдалана алмый. Әлеге кешегә бәйләнешле рәвештә Упыйк чишмәсе дип атыйлар бу су чыганагын. Эчү бәхетенә ирешкән кешеләр бик тәмле диләр аның суын.

Гөлия Гыйбадуллина

Муллахмәт чишмәсе

Муллахмәт чишмәсе – Иске Масрада Тарлау елгадан бәреп чыккан суны, торба белән колхоз фермасына китергәннәр. Ничек кенә әле: авылның буеннан буена сузып. Еллар үтеп, коелар казый башлагач,әлеге суның фермага кирәге калмый.Зират очындагылар моннан үзләренчә файдаланалар: торбаны өзеп, чишмә ясыйлар. Бу эшнең идеясен Муллахмәт абый Нәгыймов тәкъдим итә һәм башлап та йөри. Шушы мәсьәләгә бәйле рәвештә чишмәне Муллахмәт чишмәсе дип атыйлар. Бу чишмәнең яны элек бик пычрак һәм чүпле була иде. Укучы балалар җыештыра башлагач, биредә яшәүчеләр оялдылар, ахрысы, чишмә яны хәзер күзгә күренеп чистарды.

Гөлия Гыйбадуллина

Мәликә чишмәсе

Мәликә чишмәсе –Иске Масрада тау астыннан агып чыгып, сөзәк ярдан улак аша агып төшә. Әлеге чишмәнең “тууы” шул исемдәге әби белән бәйле икән. Өе инеш буенда урнашкан Мәликә әби Нотфуллина әлеге чишмәне карап, тәрбияләп торган. Инештә ташу вакытында бу чишмә күмелә һәм ләм белән каплана. Әби үзе хәзер исән булмаса да, шул тирәдә яшәүчеләр бу чишмәне карап-тәрбияләп торалар, кышын баскычлар ясыйлар. Ә чишмә буендагы туфракгөлләр үстерер өчен бик яхшы.

Гөлия Гыйбадуллина

Завод чишмәсе

Завод чишмәсе (Күл чишмәсе) – Иске Масра авылы үзәгендәге иң мул сулы чишмә.Тарлау елгысының текә ярыннан юл ярган. Бу чишмәне узган гасырның 50 нче елларында сөт заводы өчен юан торба белән авылга китергәннәр.Ул сөт суыту бассейнына су тутыру хезмәтен үтәгән. Соңыннан, завод Арчага күчерелгәч, әлеге бассейн тирәнәйтелгән, киңәйтелгән һәм чишмә суыннан күл барлыкка китергән. Инде ничә еллар бертуктамый ага да ага ул. Әтием Марсил Идиятов күл буенатал агачлары утырткан иде, алар хәзер тирә-юньне ямьләндереп үсәләр. Авылга кайткан кунаклар бу чишмәнең инде гасырга якын мул сулы булуы белән горурлана, юлга да үзләре белән алалар. Суы озак вакытлар бозылмыйча саклана. Күл һәм чишмә тирәсен шул тирәдә яшәүчеләр даими чистартып тора. Авылдашыбыз Фидаил Фатыхов хәтта балыклар да җибәрде аңа. Алар хәзер ишәйделәр, йөзгәннәрен карап тору үзе бер куаныч.

Гөлия Гыйбадуллина

Музейда тәҗрибә уртаклашу

Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбендә укучыларга халкыбызның үткәне турында мәгълүматлар бирү өчен музей почмагы оештырылган. Элек кулланылган эш кораллары, көн-күреш әйберләре тиешле тәртиптә урнаштырылган, аларның һәрберсе турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Бездә, музей хезмәткәрләре буларак, андагы тарихи экспонатлар зур кызыксыну уятты.

Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика