Безгә — 10 ел!

Бу көннәрдә «Казан арты» тарих-этнография музее ачылганга 10 ел тулды. Игътибарыгызга шул уңайдан оештырылган күргәзмә ачылышыннан фотоларны тәкъдим итәбез.

 

Кызыксынучан балалар

Вручение паспортов

12 декабря в музее «Казан арты» состоялось вручение паспортов юным гражданам Арского муниципального района при участии главы Арского района Нуриева Ильшата Габделфартовича, Героя РФ, полковника Сафина Дмитрия Анатольевича,  Героя Социалистического труда Габдрахмановой Стеллы Закиевны, Военного комиссара Бурганова Алмаза Агзямовича и других высокопочтенных гостей.

Сәхнәдә үткән гомер (2019 ел — Россиядә театр елы)

7 декабрьдә Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбендә районыбыз горурлыгы булган якташыбыз, шагыйрь, театр һәм цирк артисты, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булды. “Мин тормышка битараф түгел” дип исемләнгән очрашуда аның улы Алмаз, кызы Гөлназ һәм оныклары катнашты. Бу чарага килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Илдар Хаҗиның тормыш юлы һәм иҗаты”на багышланган  күчмә күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. Мәктәп директоры Лилия Борһанова җитәкчелегендәге укытучылар коллективы һәм укучылар кичәне оештыруга җаваплы караганнар, ныклап әзерләнгәннәр, күренекле сәхнә остасы Илдар Хаҗи турында бик күп мәгълүматлар туплаганнар. Очрашуда аның шигырьләрен укыдылар, үзләре өйрәнгән спектакльдән өзекләр күрсәттеләр.

Казан федераль университеты телевидениесенең техник директоры, шунда ук студентларга белем бирүче Алмаз Хаҗиев: “Әтием Илдар Хаҗи  бөтен гомерен яшьләрне тәрбияләүгә багышлады. Театр сәнгате аша халыкны тәрбияләп булуына чын күңелдән ышанып сәхнә әсәрләре язды, аларны режиссер буларак үзе үк сәхнәләштерде, һәм аларның күбесендә төп рольләрне башкарды. Төрле театрларда тәҗрибә туплаганнан соң яңа төзелә башлаган, СССРның төрле өлкәләреннән килгән халык тупланган Чаллы шәһәрендә беренчеләрдән булып үзешчәннәрнең драма түгәрәген оештырган һәм аның чын театр коллективына әверелүе өчен фидакарьләрчә хезмәт иткән. Бүгенге очрашуда миңа балаларның чыгышлары бик ошады, әтинең балачагы күз алдына килде. Туган ягында аны онытмаганнары, олылап искә алганнары өчен  зур рәхмәтемне җиткерәм”,- дип сөйләде.

Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Гөлназ очрашуга балалары белән кайткан. “Әти-әниебез безгә кечкенәдән татар теленә мәхәббәт тәрбияләделәр. Мине төрек лицеена укырга бирделәр, бүгенге көндә мин төрек фирмасында тәрҗемәче булып эшлим, алдан күреп шундый белем биргәннәре өчен аларга олы рәхмәтлемен. Әти театр сәнгате аша кешеләргә төрле яклап тәрбия бирү, туган телебезне саклау өчен көрәште. Балалар, сез дә әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны хөрмәт итегез. Мин бүген сезгә әтинең иҗаты белән бәйле сәхнә костюмын, портретларын, төрле елларда төшкән фотоларын, үзе катнашкан һәм сәхнәләштергән спектакльләрнең афишаларын һәм буклетларын бүләк итәм. Әти башлангыч белем алган бу мәктәптә, ә кайберләре Арча шәһәрендәге музейда саклансын иде,”- дигән теләкләрен белдерде.

Кем соң ул, Илдар Хаҗи? Очрашуның башыннан ахырына кадәр укучылар аның турында истәлекләрен яңарттылар, шушы мәктәпне тәмамлаган авылдашлары турында яңа мәгълүматлар алдылар.

Илдар Мөбарәк улы Хаҗиев 1946 елның 10 апрелендә Саба районы Керәнне авылында тимер юлчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Мөбарәк ага, төп эше тимер юлда булса да, ишле гаиләне туйдырыр өчен, буш вакытларында итек басу, умартачылык кебек эшләр белән дә шөгыльләнә. Илдарга 4 яшь чагында алар Арча районының разъезд Курса станциясенә күчеп киләләр. Илдар шунда 1953 елда мәктәпкә укырга керә. Мәктәптәге кичәләр, концертлар аның катнашыннан башка үтмәгән. Кемнән дә булса берәр җыр ишеттеме, аны шундук отып ала һәм сәгатьләр буе эченнән көйләп, шыңшып йөри торган була. Кичләрен яшьләр авыл клубына җыелып, күңел ачалар. Алар уйнаган тальян моңнары яшь малайның күңелен әллә нишләтеп җибәрә, аны канатландыра, ерак-еракларга ашкындыра. Ул радиодан җыр тыңларга мөмкин булган бер генә очракны да калдырмый. “Җыр тыңлавы бер хәл, анысы. Эх, шул атаклы җырчы – Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдиновларны үз күзең белән күрсәң иде ул! Ә аннан да бигрәк, шул радиода үзең җырлап карасаң икән ул!..Синең җырыңны бөтен авыл, әти дә, әни дә тыңласын иде! Вәт шәп булыр иде!” – дип хыяллана малай. Һәм аңа беркөнне шундый бер кыю фикер килә: “Ә нигә? Казан ерак түгел бит ул. Әнә, поездга утырдың да киттең… Ике сәгатьтән Казанда буласың. Ә анда инде радиокомитетны да эзләп табарга мөмкин”.

Илдар хыялланып кына калмый,  Горький урамындагы радиотапшырулар комитетын да эзләп таба. Керә, “Менә, менә, Гөлсем Сөләймановаларны, Рәшит Ваһаповларны күрәм”, дип өметләнеп йөргән малайны коридорда әдәби-музыкаль тапшырулар редакторы Ләбиб Айтуганов очрата.

— Энем, син кемне эзлисең?

— Мин, абый, җырларга килгән идем.

— Ә син кайсы районнан?

— Арча районыннан…

— Ә-ә, арчалылар җыр-моңга осталар инде алар… Ә нинди җырларны беләсең соң?

— “Комсомолка Нәфисә”, “Матур булсын”, абый. Тагын бер-ике җырны…

— Әйдә, тыңлап карыйк эле…

Ләбиб Айтуганов аны бүлмәгә алып керә, җырлата. Үзенең чишмә тавышын хәтерләткән саф теноры белән Илдар “Комсомолка Нәфисә”не җырлап бирә. Җыр Ләбиб Айтугановка ошый. Шул баруда ул радиога дүрт җырны “Комсомолка Нәфисә”, “Матур булсын”, “Кошлар кебек” һәм “Ай янында якты йолдыз” җырларын яздыра.

Илдарның хәтерендә балачактан тагын бер хатирә сакланып калган: 1958 елда, Казанга баргач, Ләбиб Айтуганов аны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына спектакльгә алып барган. Шунда Илдар үз гомерендә беренче тапкыр сәнгать осталарының чын спектаклен караган. Шул көнне ул, 12 яшьлек малай, үз күңеленә бер нәрсәне нык итеп беркетеп куйган, ул дөньяга нәкъ менә сәхнә сәнгате өчен туган, киләчәктә үз тормышын нәкъ менә театрга, сәхнәгә багышларга тиеш.

1961 елда Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Илдар Казан театр училищесына укырга керергә тели. Җырларын тыңлагач, Прозат Исәнбәт аңа: “Быел көндезге бүлеккә кабул итү юк, аннан соң син яшьрәк тә бит әле, киләсе елга кил, акыллым!”, -дип кайтарып җибәрә. Әтисе киңәшен тотып Илдар Юдинодагы тимер юлчылар училищесына укырга керә, ә кичләрен Казан театр училищесына укырга йөри. 1965 елда аны Совет Армиясенә хезмәткә алалар. Армиягә алынганнан соң инде шактый гомер үткән: артта – Украина, Карпат таулары юллары, Тернополь, Черновцы, Чертков шәһәрләрендәге хәрби хезмәт. Чертковта ул алты айлык хәрби авиация мәктәбендә укый һәм аны, хезмәтен дәвам итәр өчен, Чиләбе хәрби училищесына җибәрәләр. Ә монда, бәхеткә каршы, рус халык театры бар икән. Театр, сәхнә дигәндә Илдар йөрәге түзеп тора аламыни?! Ул театрның режиссерын эзләп таба һәм сөйләп бирә: үзенең Казанда театр училищесының кичке бүлегендә укуын, Казан театрларында практика үтүен. Аны рус телен үз ана теле кебек үк белмәсә дә, театрның икенче составына алалар. Театр коллективының Ю.Принценның Николай Островский әсәре буенча эшләнгән “Девятая Симфония” пьесасын куярга хәзерләнгән чагы иде. Илдарны әсәрнең төп герое Николай Островский роленә алмаш итеп куялар. Бу бик җаваплы роль була, чөнки соклангыч көчле рухлы, принципиаль шәхес, миллионнарча совет яшьләренең рухи идеалы булган патриот-язучының образын сәхнәдә гәүдәләндерү нинди генә талантлы артисттан да гаять зур тырышлык, белем, ихтыяр көче, рольгә керә белүне, күп хезмәт куюны сорый. Шуңа күрә Илдар, гәрчә дублер гына булса да, премьерага бик тырышып хәзерләнә, “Корыч ничек чыныкты”, “Давылда туганнар” романнарын тагын берничә кат укып чыга, үзен Островский урынына куеп, репетицияләр ясый. Менә премьера көне килеп җитә. Тантанага язучының хатыны Раиса Порфирьевна Островская да чакырыла. Нәкъ шунда режиссер Владлен Воронин әсәрдәге төп рольне беренче составтагы артистка түгел, ә дублерга, ягъни Казан артында туып-үскән татар егете Илдар Хаҗиевка уйнарга куша.

Илдар шуны хәтерли: залда аның үзе белән бергә хезмәт итә торган солдатлар. Нинди генә милләт вәкилләре юк, алар арасында рус, латыш, украин, казах, азербайҗан, татар һәм башкалар бар. Барысының да күзе аңа төбәлгән. Бигрәк тә Илдар-Островский үзенең тормыш турындагы атаклы сүзләрен әйткән вакытта, бөтен зал, тын да алмыйча, аны тыңлады:

“Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормышы. Ул аңа бары бер генә тапкыр бирелә һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк ки, соңыннан мәгънәсез үткән еллар өчен газапланырлык, ваклыклар һәм әшәкелекләр өчен үкенерлек, хурлыкта янарлык булмасын һәм үлгәндә “бөтен тормышым һәм көчем дөньядагы иң гүзәл гамәлгә — кешелек дөньясын әшәкелекләрдән коткаруга багышланды”- дип әйтерлек булсын!”.

Ә соңыннан көчле кул чабулар яңгырады. Раиса Порфирьевна сәхнәгә менеп Илдарны котлый: “Мин бик шат! Сез Николай Островскийның бөтен фикерләрен халыкка җиткерә алдыгыз! Рәхмәт сезгә!”,- ди. Спектакль турында Урал хәрби округы газетасы “Красный боец”ның 1968 елның 10 март санында “Зрители поверили: это – Островский!” дигән зур мәкалә һәм Илдарның Островский ролендәге рәсеме басылып чыга. Шушы уңышы өчен армия командованиесе Илдарны бер айлык отпуск белән бүләкли.

Армиядән кайткач, ул Казан театр училищесының актерлык факультетының өченче курсына,  көндезге бүлеккә укырга керә. Аны СССРның халык артистлары Габдулла Шамуков, Марсель Сәлимҗанов,  РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Рәшидә Җиһаншина, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рифкат Бикчәнтәев һәм башкалар укыта. Илдар анда, соңыннан татар сәхнәсенең даны булып әверелгән Илдар Хәйруллин,  Дамира Кузаева, Фирдәвес Хәйруллина, Сәлим Мифтахов, Айдар Хафизовлар белән бергә укый. Шул елларда төрле спектакльләрдә уйнап сәләтен сынап карый һәм үзешчән артистлар арасында үзенең булачак  тормыш иптәше Венераны очрата. Аяз Гыйләҗевның “Шомырт чәчәк атканда” спектаклендә Венера-Наилә, Илдар-Әндәрҗан ролендә уйный. Әндәрҗанның “Мин гашыйк сиңа, Наилә”- дигән сүзләрен Илдар аеруча илһамланып әйтә һәм үзе дә Венерасына чынлап гашыйк була. 1970 елда алар гаилә корып яши башлыйлар.  Аларның уллары Алмаз бүгенге көндә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, Казан федераль университетында эшли, ике уллары бар. Ә кызлары Гөлназ Яр Чаллы шәһәрендә яши. Төрек фирмасында тәрҗемәче булып эшли. Бер ул, бер кыз үстерәләр.

1970 елда 24 яшьлек Илдарны Минзәлә театрына эшкә җибәрәләр. Ул анда ике ел эшли, ә аннан соң бер ел Казан татар цирк коллективын оештыру өчен күп көч куя. 1973-1976 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. Ул бу елларда егермедән артык төрле характердагы образлар иҗат итә.

1976 елда Хаҗиевлар гаиләсе Чаллыга күченә. Килү белән аларга өч бүлмәле фатир бирәләр. Илдар Хаҗи “Энергетик” мәдәният сарае каршында яшьләрнең үзешчән татар театрын оештыру эшенә алына. Ул анда җитәкче дә, режиссер да, актер да була. Бер елдан театр коллективына “Халык театры” дигән исем бирелә. Үзе оештырган коллектив белән Илдар Хаҗи дистәләрчә пьесаларны сәхнәләштерә, шәһәр халкы арасында сәләтле оештыручы булып таныла. Башка шәһәрләргә һәм районнарга гастрольләргә чыгалар һәм шулай ук Галиәсгар Камал исемендәгн Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә дә чыгышлар ясыйлар. 1985 елда “Илдар Хаҗиев театры” Бөтенсоюз конкурсы лауреаты исеменә лаек була. 1991 елда Илдар Хаҗига, татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәте өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Илдар Хаҗи барысына әда өлгерергә тырыша. Чаллы шәһәрендә татар иҗтимагый үзәген җитәкли, Хаҗ кылып кайта, укучы балалар белән төрле кичәләр оештыра, Чаллы шәһәре сабантуйларында чыгышлар ясый.

Шекә авылында туып-үскән, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина: “Мин Илдар Хаҗины артист, режиссер булганы өчен генә түгел, милләтпәрвәр булганы өчен дә хөрмәт итәм. Күпме яшьләребезне ничә еллар дәвамында үз тирәсенә туплап тота, сәнгатькә юл ярырга өйрәтә”,- дип яза.

Алан авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов “Якташым Илдар Хаҗи Чаллы шәһәрендә төрле конкурслар, кызыклы чаралар үткәрүдә бик теләп катнаша һәм оештырып йөри иде. Җитәкчеләр аны хөрмәт иттеләр, аның сүзен тыңладылар. Мине дә эшкә алып, үзенең киңәшләрен биреп ярдәм итте. Бик озак еллар аралашып яшәдек. Ә инде ул куйган сәхнә әсәрләренең халык тарафыннан яратып каралуы, уңышлы куелышы аның үз эшенең остасы икәнен раслап килде. Илдар абыйның 50 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Аның турында газета-журналларда бик күп мәкаләләр басылды.

Соңгы елларда Венера апаның вафатыннан соң Илдар абыйның да сәламәтлеге нык какшады. 2005 елның 28 октябрендә Илдар Мөбарәк улы Хаҗиев вафат булды һәм Разъезд Курса стансасында җирләнде”,- дип искә ала.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, артист, режиссер, актив җәмәгать эшлеклесе Илдар Хаҗиның сәхнә костюмнары, грим өстәле һәм зур көзгесе, театр афишалары, аңа багышлап чыгарылган китаплар, гезета-журналларда басылган мәкаләләр, фотодокументлар саклана. Без якташыбыз Илдар Хаҗиның куйган хезмәтләре белән чиксез горурланабыз. Яшьләр аның тормыш юлын һәм иҗатын онытмасыннар иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Искә алу кичәсе

7 декабрьдә Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбендә районыбыз горурлыгы булган якташыбыз, шагыйрь, театр һәм цирк артисты, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булды. “Мин тормышка битараф түгел” дип исемләнгән очрашуда Казан шәһәреннән улы Алмаз, Яр Чаллыдан кызы Гөлназ һәм оныклары катнашты. Бу чарага килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Илдар Хаҗиның тормыш юлы һәм иҗаты”на багышланган  күчмә күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. Мәктәп директоры Лилия Борһанова җитәкчелегендәге укытучылар коллективы һәм укучылар кичәне оештыруга җаваплы караганнар, ныклап әзерләнгәннәр, күренекле сәхнә остасы Илдар Хаҗи турында бик күп мәгълүматлар туплаганнар. Очрашуда аның шигырьләрен укыдылар, үзләре өйрәнгән спектакльдән өзекләр күрсәттеләр. Искә алу кичәсе һәркемнең күңелендә уңай хисләр калдырды.

Шәфигулла Гарипов

Мәктәп музейлары

Арча мәктәпләрендә күчмә күргәзмәләр оештырган вакытта, алардагы музей эшчәнлеге белән дә таныштык.  Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә оештырылган музейда гимназиянең тарихы, бүгенге эшчәнлеге белән бәйле экспонатлар тупланган. Шулай ук халкыбызның үткәнен аңлату максатында тарихи истәлекләр дә куелган. Ә Арча шәһәренең 2 нче мәктәбендә Әфганстанда интернационал бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган  Марат Лотфуллинга багышланган почмак аеруча нык тәэсир итте. Шушы мәктәпне тәмамлаган  укучылар белән горурлану да, алар турында истәлекләрне саклау  һәм укучыларга аңлату юнәлешендә системалы эш алып барылганы күренеп тора. Киләчәктә мәктәп тарихы белән берләштереп аерым музей бүлмәсе җиһазлау буенча эш алып баралар.

                                                         Шәфигулла Гарипов

V Районара Мәһдиев укулары

Арча районы Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары үткәрелде. Кунак булып язучының кызы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр ханым Хәсәнова, Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова, Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровлар килгән иде. Һәр ел саен фәнни-гамәли конференциянең юнәлешләре билгеләнелә. Алар халкыбызның тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, укучыларда язучының иҗади мирасына карата кызыксынуны арттыру, фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстереп ныгыту, эш алымнары белән уртаклашу өчен оештырыла. Юнәлешләр укучылар һәм укытучылар өчен аерым темалар белән бирелә. Мәсәлән, укытучылар өчен “М.Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” темасы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу юнәлешнең бер өлешендә миңа да тыңлап утыру мөмкинлеге туды. Укытучылар дәрес үрнәкләре, фәнни-гамәле хезмәтләре, язучының иҗаты буенча мастер-класс, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар. Минем өчен иң куанычлысы, укытучылар арасында Мөхәммәт абыйның студентлары катнашуы булгандыр. М.Мәһдиевнең лекция барышында нинди алымнар кулланылуы да телгә алынып,  бераз хатирәләргә дә урын бирелде.

“Шигърият бакчасында” юнәлешендә укучылар язучының шәхесенә карата соклануларын, уй-кичерешләрен, иҗатында күтәрелгән темаларын яктыртып шигырьләр иҗат иткәннәр. Шигырь язу һәркемгә дә бирелә торган сәләт түгел дип уйлыйм. Бу юнәлештә катнашу өчен укучыга язучының әсәрләре, тормыш юлы белән якыннан танышырга, яктыртылган темаларны бүгенге көн белән чагыштырып, актуальлелегенә басым ясарга һәм шуннан соң туган фикерне шигырь юлына сала да белергә кирәк. Укучы язучының әсәрләрен дә искә ала, шунда ук аңа карата хисен дә белдерә. Алар тырышканнар, хис-тойгы, кичерешләрне үзләренең иҗат җимешләре аша башкаларга да ирештерә алдылар. Хәтта араларында моңарчы язган шигырьләре газеталарда басылган укучылар да бар иде.

“Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес”, “М.Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге”, “М.Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” кебек юнәлешләрдә дә укучылар югалып калмаганнар. Зур хезмәт башкарып, аны яклый да белделәр. Һәр юнәлешнең үз җиңүчеләре булып, диплом һәм истәлекле бүләкләргә дә ия булдылар.

Мәһдиев укуларын үткәрү өчен район мәгариф бүлеге һәм Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе коллективы зур тырышлык күрсәтә. Фәнни-гамәли конференция укучылар һәм укытучылар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция белән үрелеп баруы катнашучылар күңелендә әле озак сакланыр.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Изгелек җирдә ятмый

Музеебыз хезмәткәрләре «Инвалидлар декадасы» уңаеннан Арчаның «Өмет чаткысы»реабилитацион центрында булды. Анда тернәкләнүче балалар белән әңгәмә оештырылды һәм кечкенә генә бүләгебез тапшырылды.

Сәхнәдә Тукай образы          

                                                                        

Татар язучыларының Тукай образын гәүдәләндергән шигырь һәм поэмалары, роман һәм драмалары күп.  Театрларда сәхнәләштерү өчен махсус язылган әсәрләрнең билгеле булганнары – Әхмәт Фәйзинең “Тукай”, Ибраһим Нуруллинның “Тукай Петербургта” , Илдар Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән”, Риза Ишморатның  “И мөкатдәс моңлы сазым”, Туфан Миңнуллинның  “Без китәбез, сез каласыз”, Әхәт Гаффарның “Соңгы сәгать”, Рабит Батулланың “Сират күпере” пьесалары, аларда һәр автор Тукай тормышының аерым бер чорын чагылдырырга тырыша. Бу сәхнә әсәрләренең язмышлары төрле була, барысы да сәхнәдә уйналмый.

Әхмәт Фәйзинең 1938 елда язылган “Тукай” драмасы бөек шагыйрьгә әдәби һәйкәл була. Ул Тукайны яңа тормыш өчен көрәшче, социаль-демократларга, революционерларга теләктәшлек белдерүче итеп сүрәтли. Әсәр 1939 елда беренче тапкыр Шириаздан Сарымсаков тырышлыгы белән Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.

Театр коллективы “Тукай” трагедиясенең беренче вариантын бер ел эшли, ә ул елларда спектакльләр, күп дигәндә 2-3 ай гына әзерләнә. Репетицияләр башланыр алдыннан, Тукайны күргән-белгән кешеләр, аның иҗатташлары, замандашлары белән очрашулар уздырыла, аның иҗаты, тормышы турында яңа детальләр, әһәмиятле фактлар ачыклана. Шулай итеп пьесага яңа төсмерләр өстәлә, катнашучыларның характерлары ачыклана. Көндез куелган спектакльдә тамашачылар Тукай — Гафуровны үз итеп алалар, спектакль үзәгендәге Ибраһим Гафуров шагыйрь образын үсеш-үзгәрештә күрсәтергә тырыша.

“Тукай образын гаҗәп зур осталык белән уйнаучы яшь артист Гафуров иптәшнең һәм башка артистларның үз рольләрен бирелеп уйнаулары тамашачыларда көчле тәэсир калдырды. Безнең Тукай халык арасында үлми яши. Ул үзенең мәңгелек җырлары белән тере. Ә инде ул хәзер сөйгән халкы алдына сәхнәгә чыгып басты”,-дип яза Абдулла Алиш спектакльне карагач.

Ә кич белән Тукай ролен Камал III башкара. Алар икесе дә зур тырышлык куеп, берсен-берсе тулыландырып, үзара өйрәнеп беренче тапкыр Тукай образын сәхнәгә куючылар булып театр тарихына керделәр, ә “Тукай” спектакле татар театр сәнгате өчен аерым бер этап булып тора. Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулу уңаеннан 1961 елда Әхмәт Фәйзи әсәре кабат сәхнәгә куела. Бу юлы Тукай образын Дамир Хәйруллин һәм Наил Дунаев уйныйлар. Бу аларның, Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлап килүче актерларның, диплом эше була.

Шул ук елны “Тукай” драмасын Башкорт дәүләт академия театры да куя, аны режиссер Вәли Галимов сәхнәләштерә. Тукай ролен артист Габдулла Шамуков аерым талантлык белән башкара, шагыйрьдәге нечкәлек, үткерлек, иҗат талпынышларын тамашачыга аеруча осталык белән җиткерә. Әхмәт Фәйзи Тукай иҗатын, тормышын халык мәнфәгатьләреннән аерылмаслык итеп бәйли һәм шагыйрь һәлакәтен халыкның уртак кайгысына әйләндерә. Авторның төрле вариантларда язылган бу пьесасын тагын берничә тапкыр сәхнәләштерәләр.

1986 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” пьесасы сәхнәләштерелә. Анда Тукай образын башкарган Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов: “Тукайны мин беренче тапкыр 1976 елда уйнадым. Әхтәм Зариповның “Яз сулышы” телевизион спектакле иде ул. Аннан соң 1986 елда Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” драмасында Тукай ролен башкардым. “Яз сулышы”ннан соң, әзерлегем дә бар иде, шул ук вакытта яшьтән үк Тукай шигырьләрен яттан өйрәнеп беткән идем. Режиссер Марсель Сәлимҗанов миңа ышанды, таләпләр куймады, образ тудырганда каршылыклар булмады диярлек. Ул вакытта мин әле генә училищены тәмамлаган, яшь, тәҗрибәсез артист идем. Дулкынлану хисләре шул дәрәҗәдә көчле иде ки, телевизордан бу спектакльне беренче тапкыр күрсәткәндә, бүлмәдә берүзем бикләнеп, йотлыгып карадым һәм шул елны Мөхәммәт Мәһдиевнең уңай бәяләмәсе мине бик куандырды. Урамда хәзер дә танып, “Тукай” дип дәшәләр. Мин үзем дә гомер буе Тукайдан аерылмадым”,- дип истәлекләрен яңарта.

Шулай ук бу спектакльдә Тукай ролен Рамил Төхфәтуллин да башкара. “Аның образын башкарганда, мин үземнең бөтен сәләтемне, бөтен тырышлыгымны эшкә җигәргә тырыштым.. 1986 ел, 26 апрель, көндезге сәгать 12. Ул минем беренче ролем булды, тамашачы шунда мине беренче тапкыр күрде, ул вакытта миңа бары 19 яшь. Һәм мин аны Тукайның хәерхаһлы фатыйхасы дип кабул иттем. Шулай да Тукай белән тышкы охшашлык күбрәк Илдус абыйда иде. Минем Тукай бөтенләй башка. Рәсемнәрдә дә Тукай төрле бит. Сәхнәдә дә төрле. Грим салганда да моны исәпкә алалар иде.Ул спектакль минем өчен онытылмаслык вакыйга булды”, — дип горурланып яза Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында Г.Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан  куелган “Печән базары” драмасы һәм 125 еллык юбилеена “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасында Тукай образы һәм иҗаты чагылыш тапты. Рабит Батулла әсәре “Зәйтүнәкәй”дә Тукай ролен Рафил Галиуллин, “Печән базары”ндагы төрле яшьтәге шагыйрь ролен Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев,    Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин башкаралар.

Ул вакытны хәтердә яңартып Фәнис Кәлимуллин: “Печән базары” спектаклендә мин шагыйрь Тукайның шәхес булып өлгергән вакытын уйнадым. Рольне эшләр алдыннан Рабит Батулланың “Сират күпере” әсәре, замандашларының истәлекләре белән танышып чыктым. Спектакльдә миңа шушы роль бирелгәч мин үземне ничектер шул заманга кайтып килгән кебек хис иттем. Печән базарында йөргән, “Болгар” номерларындагы 40 нчы бүлмәдә булган, хәтта аның салкынлыгын тойган кебек булдым,” – ди.

“Шагыйрь мәхәббәте” операсында бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәм Зәйтүнә Мәүледованың мәхәббәте турында сөйләнә. Анда Тукай тормышының мизгелләре, аның шагыйрь булып формалашуы сүрәтләнә. Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис үз либреттосында Тукай биографиясендәге фактларны файдаланган, шуңа күрә дә әсәр табигый, җанлы килеп чыккан. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Шагыйрь мәхәббәте” операсында шагыйрьне Санкт Петербург Мариин театры солисты Әхмәт Әһәди башкарды, 2008 елда ул, “Ир-ат роле” номинациясендә “Алтын битлек” премиясенә лаек булды. Зәйтүнә партиясен Уфадан Әлфия Кәримова башкара. Билгеле булганча, композитор Резедә Ахиярова белән шагыйрь Ринат Харис тарафыннан иҗат ителгән әсәр шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышлап, сәхнәдә 2006 елның ноябрь аенда беренче тапкыр күрсәтелде.

Театр сәнгатендә Тукай образын тудыруга омтылышлар күп булганын күрдек. Киләчәктә дә бөек шагыйребезнең даһилыгын, халыкчанлыгын, язган әсәрләренең мәгънәләре вакыт узган саен ачыла гына баруын һәм бүгенге көндә дә актуаль булуын күрсәтү юнәлешендә театр белгечләре зур тырышлык куярлар әле.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Күргәзмә 2 нче мәктәптә

28-30 ноябрь көннәрендә Арча шәһәренең 2 нче гомүм белем бирү мәктәбендә “Казан арты” тарих-этнография музее оештырган күргәзмәләрне укучылар да, укытучылар да зур кызыксыну белән карадылар. Күргәзмәләр янында татар телендә алып барылган экскурсияләр вакытында укучылар районыбызда туып-үскән театр артистлары, драматурглар, режиссерларның һәркайсы турында, “Әлифба” авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов белән бәйле өстәмә мәгълүматлар алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. 2019 ел – Россиядә Театр елы билгеләнеп үтү уңаеннан музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Театр сәнгатен үстерүгә өлеш керткән якташларыбыз”, “Әлифба” музее тәкъдим иткән “Әлифба музее ачылуга – 20 ел” дип исемләнгән күргәзмәләрдә һәркем өчен кызыклы экспонатлар куелган иде. Укучыларга өстәмә белем бирү, туган телебезне өйрәнүгә ярдәм итү, сәхнә тормышы белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру максатында оештырылган бу күргәзмәләр һәркемгә файдалы булсын иде.

Шәфигулла Гарипов

 

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика