Мари Илендәге Болгар

Узган атнада Мари Илендәге Мари-Төрек районының Болгар авылына җәяүле экскурсия-треккинг оештырдык. Ни өчен Болгар? Чөнки аңа Арча кантонының Носы һәм башка авыллары халкы нигез салган. Димәк, бу – безнең тарих. Икенчедән, җәяүле экскурсияләр — авыл тарихын, табигатен тоемларга, кешеләре белән аралышырга менә дигән мөмкинлек.

Шушмабаш авылы мәктәбенең физика укытучысы, тумышы белән Болгардан булган Рәис абый Сөнгатуллинны үзебез белән алып юлга кузгалдык. Носы буасы янында машиналарыбызны калдырып, сәфәребезне җәяү дәвам иттек.

Рәис Сөнгатуллин

Носы елгасы аша боз өстеннән генә чыктык. Бер чакрым чамасы ераклыкта зират күренде. Башка авыллар белән чагыштырганда ул бик кечкенә. Авыл да кечкенә – нибары бер урамнан гына тора. Тарихы да әлләни зур түгел: тиздән аңа йөз ел тулачак. Авылдан дөньяга мәгълүм шәхесләр чыкмаган. Халкы гомер бакый иген игеп, терлекчелек белән шөгыльләнеп һәм урман кисеп көн күргән. Берничә адым баргач, авыл башындагы шыксыз гына тимер “такта”дан “Болгары” дигән язуны укыйбыз.

Урамга кереп килүгә һәр йортның ишегалдындагы утын өеме игътибарыбызны җәлеп итте. Шулай итеп, безнең өчен тарих тәгәрмәче берничә дистә елга арка чигенде… Халкы сынатмый: “Түзәбез инде… Кыш буе утын да ташып, мич  тә якмагач нәрсә генә эшлисең?” – диләр.

Йортлар күбесе төзек, матур, нәкъ безнеңчә – татарча. Матур тәрәзә йөзлекләре һәм яран гөлләре нур өстенә нур өсти. Урам буенча барганда ташландык йортларның, буш нигезләрнең шактый булуы күңелне әрнетә.

 

Авыл ни өчен Болгар дип аталган?

Дөресен әйткәндә, бу сорауга “белмим” дип җавап бирүчеләр күбрәк. Имеш, күчеп киткән вакытта, Носы кешеләре сау булыгыз, дип кул болгаган да шуңа авыл Болгар дип аталган икән. Әлбәттә, бу халык уйлап чыгарган әкият-риваять кенә. Дөрес, кул болгап озатканнардыр, монысы шиксез. Әмма бу вакыйга авыл кадәр авылның исеме белән бәйлеме икән?!

Авылның үзәгендә хәзер бушлык. Барлык биналар да сүтелгән…

Хәзерге вакытта Татарстанда дүрт Болгар һәм бер Яңа Болгар авылы бар. Лениногорск, Түбән Кама, Югары Ослан һәм Әлмәт районнарындагы Болгар авылларына 1918-1920 елларда нигез салынган. Мәгълүм ки, бу – татар халкының дәүләтчелеге өчен көрәш, ТАССР оешкан еллар. Болгар дәүләте, шәһәре турындагы шанлы тарихның да хәтер төпкеленнән актарылган вакыт. Нәкъ менә шул елларда, аеруча Юныс Вәлидов Җир эшләре буенча халык комиссары булып эшләгән чорда, милли исем белән аталган яңа торак пункталар барлыкка килә. Чыңгыз (хәзерге Нагорный) бистәсе, Бакчасарай авыллары… Болары Татарстанда гына да алтау. Шуларның дүртесе 1920 елларда оешкан. Шулай итеп, яңа барлыкка килгән авылларга да борынгы дәүләтнең шаны, дәрәҗәсе иярмәсме, дип Болгар исемен кушкан булсалар кирәк.

 

Нигә җирне Мари Иленнән алганнар?

Авыл халкы үз тарихын азмы-күпме хәтерли булып чыкты. 1921 елда җирсезлектән, төзелеш өчен агач булмаудан тилмергән Носы халкы биләмә сорап Мари автономияле өлкәсе хакмиятенә мөрәҗәгать итә. Бу эшнең башында Салих дигән кеше торган икән. Күрше-тирәдәге татар авылларында да җиргә, урманга кытлык. Ә менә төньяктагы өскә авам дип торган мари урманын тырышып-тырмашып төпләсәң игенлек җирләре булырга мөмкин.

Рөхсәт алынгач, өч-дүрт чакрым читтә, Носы елгасының уң як кушылдыгы ярында яңа авыл төзергә уйлыйлар. Күченергә теләүчеләр беренче елны Носыда калып, булачак авыл урынына барып урман төпли, игенлек җирләр әзерли, елга буена мунчалар салып куя. Беренче булып Хәйрулла, Галләм, Гыйззәтулла гаиләләре күченеп яши башлый. Соңгырак аларга Носыда яшәүче тагын берничә гаилә һәм Апаз, Исмәил, Кенәр халкы да килеп кушыла.

1925 елда авылдагы 26 хуҗалыкта 126 кеше яши. 1930 елда башлангыч мәктәп оешып, анда бер укытучы белем биргән. 1931 елда 194 гектар сөрүлек җире, 15 аты булган “Болгар” колхозы төзелә. Беренче елда колхозга 16 хуҗалык, 92 кеше кергән. 1950 елларга кадәр колхоз рәисе булып Лотфулла Булатов эшләгән. Шулай итеп, сугышка кадәр җирсезлектән интеккән, утынга тилмергән Носы егетләре тырышлыгы белән кара урман эчендә яңа оешкан татар авылында тормыш кайный башлый.

Шул ук елларда Мари Илендәге кара урман эчендә Арча кантонының татар игенчеләре нигез салган Кече Носы, Кече Түнтәр, Исмәил, Мәмсинер, Кече Сәрдәбаш, Новый Мир авыллары да барлыкка килә. Анда күченгәннәр дә урман төпләп, җир эшкәртергә керешә.

Аргы якта ферма урыннары

 

Носы елгасы кушылдыгы буенда

Урман эченнән агым чыга торган Носы кушылдыгын буып күл дә ясап куйганнар. Заманында аннан ферма терлекләренә су эчергәннәр.

 

Портаз күпере, кирәмәт урманы…

Авылдан ерак түгел, төньякта Портаз байның (Мортаза булырга тиеш) утары булган. Соңрак байлык эзләп аның нигезен казып йөрүчеләр дә очраган икән. Ул 1920 елларда авылның НЭПманы булганмы, әллә якын-тирә авылда яшәп, элек-электән үк бу тирәдә җир-су биләгәнме? Бу турыда әлегә белмибез. Биредәге Портаз күперенең озак еллар халыкка хезмәт иткәне мәгълүм.

Авылның көньягында кирәмәт урманы бар. Кирәмәт дигәч тә мариларның серле-сихерле урыны яки борынгы зират урыны күз алдына килә. Бу урман буеннан авыл халкы җиләк җыярга яраткан.

Кое урыны

Авылдан ерак булмаган Таһир чишмәсе озак еллар халыкны эчә торган су белән тәэмин иткән. Дөрес, соңгы елларда артезиан коелар казыла башлагач чишмә юкка чыкса да, аны карап торган Таһир абзый турындагы якты, матур хәтирәләр халык күңелендә әле дә саклана. Авылны сулы иткән картның нигез урыны да билгеле.

 

“Татарстанга кертеп калдырмаганнар…”

Хәзер көндә Болгардагы 13 йортта гына кеше яши. Алар туган җирләрендә тырышып тырмашып хезмәт иткән, хәзер өлкәннәр, күбесе хезмәт ветераннары.

Шуларның берсе – хезмәт һәм сугыш ветераны Кәүсәрия апа Мифтахетдинованың өенә керәбез. Шаян, җор төлле әби. Төртмәле сүзләр белән «чеметеп» сөйләшергә ярата… 44 ел фермада сыер сауган ул. Ире (ярты гасыр берәг яшәгәннәр!) комбайнчы булып эшләгән, кышын урман хуҗалыгында хезмәт иткән.

Болгарның урманчы ирләре

“Сугыш елларында арба белән басуга тирес түккән, үгез җигеп җир сукалаган вакытларны бүгенгедәй хәтерлим. Төне буе көлтә ташыдык. Алабута, кычыткан ашадык. Ялантәпи басуга чыгып, кар-боз астыннан черек бәрәңге җыйдык. Базга төшеп, сөт эчеп менә идек тә, тагын эшкә йөгерә идек. Суслонгер ягында алты ай урман кистек. Надия, Рәшидә, Рәүфә, Кәүсәрия, ике Галияләр белән бергә бер йортта яшәдек. Иптәшем Хәйдәр, Мәхмүт, Вәзыйг исемле егетләр ат белән барып, без кискән урманны ташып торды. Аннары Нәгыймә исемле кыз белән икәү ат җигеп, Яшел Үзәнгә урман кисәргә бардык. Ат белән бүрәнә ташыдым, биек тауларны көч хәл белән төшә идем. Ат ябык, хәлсез… Үзем ач, көчсез… Шуннан авырып кайттым. Бу вакытта миңа әле 18 яшь тә тулмаган иде. Әтием Хөснетдин улы Мифтахетдин – Болгарныкы, әнием – Кече Әтнәнеке. Сугыштан инвалид булып кайтып, биредә үлде. Ул Болгарга Носыдан күченгән булган”, – дип истәлекләрен уртаклашты Кәүсәрия апа.

Роза һәм Шамил Мингазетдиновлар

 

 Болгар авылының алдынгы сыер савучылары «За мир» совхозы рәисе белән

 

 

Шамил Мингазетдинов Болгардан сөт ташый

Роза һәм Шамил Мингазетдиновлар йортына керәбез. Ачык йөзле, шәп кешеләр! Роза апа Носыда 8 сыйныф бетергәч тә туган авылы Болгарда 32 ел сыер сауган. Бабасы Шакирҗан 1920 елларда Носыдан күченгән. Әтисе Равил биредә туган. “Элек бай яшәдек. Колхозыбыз миллионер булды. Болгарда гына да ике көтү бар иде. Хәзер барысы да бетте… Кеп-кечкенә авылны Татарстанга кертеп калдырмаганнар. Татарлар бар урманга хуҗа булырлар, дип курыканнардыр инде… Носыда буш өйләр күп, дип бик чакырсалар да, туган нигезне ташлап бер дә китәсе килми шул. Ярый әле Татарстан бар. Берәр нәрсә кирәк булса шунда йөгерәбез, сөтләребезне дә Носыга төшерәбез”, – дип сөйли Роза апа.

Ире Шамил аз сүзле. Эш кешесе икәне йөзеннән балкый. Үзенең кайда эшләгәне турында да теш арасыннан көчкә сыгып чыгарды. Озак еллар шофер булып, Болгар сөтен район үзәгенә ташыган икән. Бүген дә тик ятмый. Абзар тутырып мал-туар асрый. Урамдагы ат арбасы, чаналар да шуныкы булып чыкты.

Терлекче булып эшләгән Нурислам Ситдиков

Озак еллар терлекче булып эшләгән Нурислам Ситдиков янына да кереп чыктык. “Болгарда кибет, медпункт, клуб, сыер, сарык фермалары, ат абзарлары бар иде. Заманында җир җимертеп эшләдек. Тырыш идек, шуңа да җитәкчеләр безне яратты. Хәзер берсе дә юк. Җәен атнага – ике, кышын бер мәртәбә кибет килә”, – дип сөйләде Нурислам ага.

Алдынгы механизатор Әлтәф Шакирҗанов

“За мир!” совхозының механизаторы Әлтәф Шакирҗанов урамда очрады. Кояш кызуы, ДТ тракторының корымы һәм басу тузаны каратут йөзенә шәп кенә сеңгән. Заманында алдынгылардан саналган ул. Кыр батыры… Тырыш ир… Үзе генә яшәсә дә маллар асрый. Үткәнне сагынып искә ала…

Авылның абыстае безнең белән күрешергә теләмәде. Әллә кәефе булмады, әллә башка сәбәп… Намаз вакытында да борчымадык югыйсә…

1950 елда “Болгар” колхозын “Новый мир”, “Верхний мир”, “Байкал” күмәк хуҗалыкларын берләштереп, “Новый мир” исеме белән генә атыйлар. 1959 елда 166 кешелек авыл халкы Киров исемендәге колхозга керә. 1969 елда авыл читенә сыер, дуңгыз, сарык фермалары төзелә. Ферма мөдире булып Маһиҗамал Галләмова эшли. Хезмәт хакын да акчалата ала башлыйлар. 1963 елда Болгар авылы “За мир” совхозына керә. Болгар перспективасыз авыллар исемлегенә керсә дә халкы тиз генә авылны ташлап китәргә ашыкмый. 1970 еллардан акрынлап кимү башлана. Халкы  119 кешегә кала. 2000 елда 27 хуҗалыкта 88 кеше яши.

 

Моннан тайга башлана…

Авылның бердән бер урамы буенча барып, урман буена килеп җитәбез. “Моннан тайга, кара урман башлана, дип сөйли торган иде әнием”, – дип әйтте безне озата килгән Рәис абый Сөнгатуллин. Дөрес, еллар узу белән урман сирәкләнгән, агач күпләп кискәнлектән олы тайга белән дә ара өзелгән. Болгарлар хәзер дә урмансыз яши алмый. Бурасы, утыны, җиләк-җимеше, чәйгә үләне дисеңме… Бары да урман хәзинәсе.

Тайга башланган урын

Авыл башындагы техника, арба, төрле корылмаларга бай хуҗалык аеруча игътибарыбызны җәлеп итте. Ул монда төп хуҗаларның берсе – урманчыныкы икән. Аны Болгарның 100 еллыгын оештырырга, читкә киткән авылдашларын да бирегә җыеп, зур бәйрәм ясарга уйлый, диделәр. Бирсен Ходай!

 

“Болгар каргалары”

Болгар тарихында авылның үз башлангыч мәктәбе 1930 һәм 1990 елларда булып, анда да кыска вакыт аралыгында гына эшләп кала. “Башта урман аша Новый мир авылының рус мәктәбенә укырга йөрдек. Беренче укытучыбыз Рәбига Николаева хәзер Хлебниково авылында яши, әле дә исән-сау. Аннан сигезьеллык белем алырга Носыга йөрдек. Урта белемне Шушмабашта алдык. Носы мәктәбендә безгә караш башкача булды. “Болгар каргалары” дип яратып әйтәләр иде. Башлангычны рус мәктәбендә бетереп, татарча юнләп яза белмәгән өчен дә эләкте. Әмма без үзебезнең дәрәҗәне төшермәдек. Носы халкы Болгардан башка яши алмый иде. Авылыбызның кибете иң байлардан саналды, чөнки ул Мәскәү карамагында булды. Носыда кытлык булганда, кирәк-яракны шуннан ташый идек. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә чыршыны да Болгардан китердек. Кыскасы, носылар белән дус һәм килешеп яшәдек һәм яшибез”, – дип сөйләде Рәис Сөнгатуллин.

Ленар Гобәйдуллин тексты һәм фотолары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өчиледән Гыйләҗ Казанский

1989 елда “Татарстан яшьләре” газетасында сәнгать фәннәре кандидаты Хәсән Гобәйдуллинның “Актер, җырчы, режиссер” исемле мәкаләсе басылган. Анда: “Әле “Нур” труппасы оештырылганчы ук, Уфаның прогрессив татар яшьләре театр өлкәсендә активлык күрсәтеп киләләр. Бигрәк тә приказчик Нәҗип Габдерәшитов зур тырышлык куя. Ул миңа биргән истәлегендә болай дип яза: “Һәвәскәрләр оешмасының җитәкчесе булуым сәбәпле, минем алдымда торган иң зур мәсьәләләрнең берсе – яхшы уйнаучылар табып, оешманы ныгыту иде. Казарменный дип аталган урамнан узарга туры килгәндә кечкенә генә кибеттә ит белән сату итүче бер чибәр егетне күрә идем. Бер көнне эштән бушагач һәвәскәрләр янына килүен үтендем. Ул исә:”Минем әллә ни эшем юк. Бер иптәшем гармун белән скрипкада уйный, ә мин җырлыйм. Шулай итеп икәү вакыт үткәрәбез”диде. Икенче көнне безнең түгәрәккә килеп, спектакльләрдә катнашырга теләге барлыгын белдерде. Без аңа “Беренче театр” комедиясендә асрау Биби ролен бирдек. Әлбәттә, хатын-кыз җитмәү сәбәпле. Ул исә бу рольне бик матур итеп башкарып чыкты” дип яза.

Бу мәкаләдә сүз Ибраһимов Гыйләҗетдин Ибраһим улы турында бара. Ул 1891 елда районыбызның Өчиле авылында туган. Дөрестән дә, актерлык хезмәтен 1908-1909 елларда Уфада башлый. Ул татар театрына нигез салучыларнаң берсе. 1912 елдан “Нур“ труппасында эшли. Гыйләҗ Казанский гражданнар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында хезмәт итә. 1922 елда Уфада “Үрнәк” труппасын төзи, 1924-1930 елларда Башкорт академия театрын оештыруда катнаша. Ул 1929-1930 елларда Урал шәһәрләрендә эшли. 1930 елда Казанга күчкәннән соң, Татар дәүләт академия театры артисты була. 1932-1935 елларда – Гыйләҗ Казанский Чистай театрында эшли, 1935елда Минзәлә театрына килә һәм 1938 елда шунда вафат була.

Ул чорларда, алда әйтелгәнчә, хатын-кызлар спектакльләрдә сирәк катнаша, күпчелек рольләрне ир-атлар башкара. Гыйләҗ үзенә бирелгән ирләр һәм хатын-кызлар рольләрен уңышлы башкара, тиз арада тамашачыларның ихтирамын яулый. Афишаларда ул фамилиясен Казан ягыннан булуы белән горурланып Казанскийга алыштыра.

Гыйләҗ Казанский  Мирхәйдәр Фәйзинең  “Кызганыч”ында – Заһит,  Галиәсгар Камалның “Бәхетсез егет”ендә – Закир, Нәҗрифбәй Вәзировның “Мөсибәте Фәхретдин”ендә – Фәхретдин, Алексей Островскийның “Яшенле яңгыр”ында – Борис, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында – Хәлил кебек драматик рольләрне башкара. Ул шулай ук Галиәсгар Камалның “Уйнаш”ында – Әхмәтҗан, Мөхәммәтша Бурагнуловның “Ашказар”ында – Кәүсәр бай, Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт”ендә — официант, Давыт Юлтыйның “Карагул”ында – Батюшка, Баязит Бикбаевның “Салават”ында — Әким, Гафур Коләхмәтовның “Яшь гомерендә”андә — Гали, Сәгыйть Рәмиевнең “Яшә Зөбзйдә, яшим мин”ендә — Сөләйман һәм башка берсеннән берсе катлаулы, үзенчәлекле рольләрне зур осталык, үзенә генә хас тоемлау белән башкара.

Шунысын дә әйтергә кирәк: Гыйләҗ Казанский, матур тавышлы җырчы артист буларак, музыкаль әсәрләрдә гел төп рольләрне башкара.  “Галиябану”да – Хәлил, “Таһир һәм Зөһрә”дә — Таһир рольләрен аңа ышанып тапшыралар һәм ул аларны югары дәрәҗәдә итеп башкара. Казанский аерым концертларда да бик теләп катнаша. Ул турыдан-туры эстрада артисты булуны максат итеп куймый, шулай да татар һәм башкорт көйләрен эстрадада  һәм радио аша да матур итеп башкара. Кыскасы, Гыйләҗ Казанский тулы канлы сәхнә тормышы белән яши.

Якташыбыз үзен режиссер буларак та сынап карый. “Нур” труппасы Фридрих Шиллерның “Мәкер вә мәхәббәт”ен 1917 елның 24 февралендә һәм 23 декабрендә тамашачы хөкеменә чыгара. Беренче кат бу пьесаны рус труппасы артисты Винарский, ә икенчесен Гыйләҗ Казанский сәхнәләшттерә һәм ул спектакльдә Фирдинанд ролен уйный.

1917 елның көзендә “Нур”га яшь артист Сөләйманов үзенең “Каторжан” исемле дүрт пәрдәле әсәрен тәкъдим итә. Казанскийга бу пьесада Каторжан роле тапшырыла. Артистка авыр кичерешләрне күрсәтергә, төрле кыяфәткә керергә туры килә. Якташыбызның бенифисына куйган әлеге спектакль шул кадәр уңышлы үтә ки, артистка иптәшләре һәм тамашачылар тарафыннан бер көмеш портсигар, бер алтын сәгать, бер кәрзин чәчәк, ике күлмәклек, шактый акча бирелә. Артистларга хөрмәт йөзеннән бүләк бирү ул вакытта гадәти бер күренеш була. Бигрәк тә юбилярга бүләк бирү мактаулы эш санала. Бу Уфа тамашачыларының Казанскийга булган мәхәббәтен чагылдыра. Чөнки ул революциягә кадәр үк “Нур”да эшләп киң тамашачыга танылган артист була. Бу турыда Башкортстанның дәүләт архивында бик әһәмиятле документлар булуы билгеле.

1919 елда Г.Казанский бишенче армия политидарәсе карамагында татар труппасы оештыра. Аның составына Гайшә Йосыпова – Әбдерәшитова, Мөхәррәм Мәһдиев, Шакир Шамильский, Габдулла Камал, Галләм Саттаров, Гәрәй Әхмәтов һәм  якташыбыз Әрнәш кызы Зөләйха Богданова кебек сәләтле артистлар керә. Алар төрле шәһәрләрдә хәрбиләргә хезмәт күрсәтәләр. Шул елларда сакланган афишада:”Народный дом”, 1919 ел. Дүшәмбе көн 5 октябрьдә бишенче армия хозурындагы мөселман секциясенең татар драма артистлары тарафыннан Петроград һәм Мәскәүдәге ач иптәшләребез файдасына куелачак спектакльләрнең программасы. “Кызыл һәм кара” (Ике фикер), 3 пәрдәдә, Гафур Коләхмәтов әсәре…”– дип язылган, “Кызыл” – “Яңа фикер” ролен Гыйләҗ Казанский үзе башкара” диелгән.

Ә икенче программада “1919 ел, 29 сентәбрдә, печатьниклар клубы бинасында… артист Гыйләҗ Казанский иптәш иштирәке белән спектакль куелачак.Тамашага куеладыр:

1.“Казанга сәяхәт” (көлке 2 пәрдәдә)

  1. “Бер сәгатьлек хатын”, фарс 1 пәрдәдә… Режиссер – Казанский”.

Гыйләҗ Казанский төрле урыннарда эшләп татар театрының үсешенә зур өлеш кертә. Күренекле артистлар белән бергә эшләгән вакытта ул һәр коллективның иҗат мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә, аларның һәрберсе чын мәгънәсендә профессиональ театрга әйләнә.  Гыйләҗ Казанскийның актер осталыгы, режиссерлык таланты ачыла, грим салу, театр рәссамына ярдәм итү кебек эшләрне дә ул зур төгәллек белән башкара.

Оештыруда ул катнашкан, хезмәт иткән театрларның барысы да бүгенге көндә дә уңышлы эшлиләр, тарихи үткәннәрен барлаганда һәр театр коллективында  Гыйләҗ Казанский исемен олы ихтирам белән искә алалар.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә Гыйләҗ Казанский һәм аның белән бер чорда эшләгән Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богдановаларның  иҗатларына багышланган экспозиция эшли. Алар турында  мәгълүматлар туплауны дәвам итәбез. Театр сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән театр артисты, җырчы, режиссер Гыйләҗ Казанскийның башкарган хезмәтләре  онытылмасын иде.

“Казан арты” тарих-этнография музееның

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә

25 ноябрь көнне Казан арты милли мәгариф белем үзәге – МБГБУ “Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе”ндә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре оештырган “Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән якташларыбыз”, “Әлифба музее ачылуга – 20 ел” дип исемләнгән күргәзмәләр эшли башлады. Музей хезмәткәрләре күргәзмәләр янында кызыклы экскурсияләр оештырдылар. 4 нче сыйныф укучыларының Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзекләр күрсәтүләре үзенә күрә бер яңалык булды. Күргәзмәне укучылар да, укытучылар да, мәктәпкә килгән кунаклар да яратып карадылар. Күргәзмә 28 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

                                                              Шәфигулла Гарипов                                         

 

 

 

 

 

Болгарга рәхим итегез!

Әнидән башка тормышның яме булмый.

Ноябрь аеның соңгы ялы Әниләр көне итеп билгеләнеп үтелә.Әнидән башка тормышның яме булмый. Шуңа күрә әниләребезнең кадерен бүген белик, аларны хөрмәт итик. Гөберчәк авылы әниләре һәм кызлары бу бәйрәмне М.Мәһдиев музеенда  билгеләп үттеләр. Хөрмәткә лаек апалар әниләргә багышлап шигырьләр иҗат иттеләр, сорауларга җаваплар таптылар, рәсемнәр ясадылар. Хәтта Рузия Мәҗитова, Рая Хәбирова  кызлары Галия белән Әлфинәгә йон эрләү серләрен ачтылар.. Ә Гөлүсә Шәфыйкова  бәйрәм өстәленә куела торган салфеткаларны төрлечә кую мөмкинлеген күрсәтте. Ә ул арада Галия белән Әлфинә әниләрнең барысына да бүләк әзерләп, матур итеп яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Бәйрәм мизгелләре һәр катнашучының күңелендә озак сакланыр.

Халидә Габидуллина

Волонтеры в музее

Активисты центра «ФОРПОСТ» ознакомились с выставками «Хезмәткә хөрмәт»(посвященной Вахитову Мирзаяну), «Тарихтан гүзәл караш»(Надия Фахретдинова)

Күчмә күргәзмә эшен дәвам итә

21 ноябрь көнне Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә 2019 ел – Россиядә театр елы уңаеннан оештырылган күргәзмә янында югары класс укучылары өчен экскурсияләр дәвам итте. Төрле елларда үзләренең гомерләрен театр сәхнәсе тормышына багышлаган райондашларыбыз турында гимназия укучылары күп мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.  Гимназиядә укучы 5-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре дә,  җыелышка килгәч, күргәзмә белән таныштылар.

                                                                                     Шәфигулла Гарипов

Марсель белән горурланабыз

16 ноябрь көнне Арча шәһәренең Үзәк китапханәсендә Марсель Шәрәповның “Бәхет юллыйм” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Ул тирә-як районнардан килгән кунакларның, хезмәттәшләренең, туганнарының, каләмдәшләренең котлауларын кабул итте. Җырлар белән аралашып барган бу кичә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Шәфигулла Гарипов

«Тарихтан гүзәл караш» (Рәссам Надия Фәхретдинова иҗаты)

Надия Фәхретдинова – Казан кызы. Казан сәнгать училищесын ике тапкыр – бутафор һәм педагог рәссам белгечлеге буенча тәмамлаган. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында декоратор булып эшләгән.

1990 елларда татарның чын тарихын, шанлы үткәнен чагылдырган беренче китаплар пәйда була. Надия Фәхретдинова, шуларны укып, тарих буенча белемнәрен баета һәм үзе тарих китапларын бизи башлый.  Татарстан китап нәшриятендә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы турында балалар өчен нәшер ителгән китапларда Надиянең байтак рәсемнәрен күрергә була. Шунысы мөһим, рәссам Н.Фәхретдинова ул рәсемнәрне галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Равил Фәхретдинов белән киңәшеп иҗат итте. Бер үк ваыктта рәссам бу галимнәрнең үзләренең тарих китапларын да бизәде.

Рәссам Н.Фәхретдинованың иҗат галереясендә Сөембикә-ханбикә, Кол Шәриф, Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи, Алтын Урдада хакимлек иткән Җанибәк хан, Казан ханы Мөхәммәт Әмин һәм башка танылган шәхесләребез бар.

Надиянең кылкаләме астыннан чыккан иллюстрацияләр арасында XVI гасыр Казан ханлыгы  турындагы балалар китабы өчен иҗат ителгән, ханлыкның тормыш-көнкүрешен, һөнәрләрен, бәйрәм-мәҗлесләрен гәүдәләндергән рәсемнәрне аерып әйтү кирәк. Рәссам теманы җентекләп өйрәнгән һәм рәсемнәрне бик тәфсилләп, һәр детальгә зур әһәмият биреп, нечкәләп башкарып чыккан. Әйтергә кирәк, автор борынгы әби-бабаларыбызның тегү-чигү, чүлмәк ясау, сату-алу кебек һөнәрләрен, йорт интерьерларын, гадәт-йолаларын күрсәтеп кенә калмаган, бүгенге көндә гыйбрәт булырлык мәгълүмат та җиткергән. Мәсәлән, мәдрәсәдә шәкертләрнең гыйлемгә өйрәнгән мәлен сурәтләгән рәсемдә кыз-шәкертләрнең сабакны ир-ат мөгаллимнән өйрәнүен күрәбез. Н.Фәхретдинова бу рәсемен Иран миниатюрасы үрнәгендә иҗат итүе турында әйтә.

Рәссамның пейзажлары да зур игътибарга лаек. Андагы якты ихлас милли төсләр күңелне иркәли. Пейзажлар иҗат иткәндә дә, Надия татар халкының борыңгы архитектурасын – мәчетләребезне, тарихи биналарыбызны кертергә омтыла.

Рәссамның бөтен иҗаты татар халкына мәхәббәт вә хөрмәт белән сугарылган һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия.

Надия Фәхретдинова — Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Республика һәм Россия күләмендә зур күргәзмәләрдә даими катнашып килә. Аның шанлы үткәннәребезгә багышланган нәфис сурәтләре татар җәмәгатьчелегендә дә, сәнгать белгечләрендә дә зур кызыксыну уята.

Истәлекләр бүлешү

Рафис Һадиевич Мирзаян Вахитовка багышланган күргәзмә белән танышты, үзенең истәлекләре белән бүлеште.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика