“Арча” җыры – Татарстан радиосында
Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк матур
Кош сайраган чагында.
Бу шигырь юллары бөтен татар халкы яратып тыңлый торган “Арча” җырыннан. Ә инде “Арча” җырына килсәк, Шамил абый кебек бу җырны әле беркемнең дә башкарганы юк. Арча шәһәрендә һәм авылларыбызда уздырыла торган чараларда, сабантуйларда, чит төбәкләрдә үткәрелә торган очрашулар вакытында “Арча” җыры башкарыла һәм аны һәркем үз итеп, яратып тыңлый. Ул чараларда Шамил Әхмәтҗанов үзе дә бик теләп катнаша, аның ягымлы, үзенчәлекле, көчле, аһәңле тавышы беркемне дә битараф калдырмый. “Арча” җыры дисәң Шамил абый, ә инде Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны әйтсәләр күңелләрдә “Арча” җыры яңгырый башлый.
Якташыбыз Шамил абый үзе: “Моннан 30 ел элек, 1989 елның ноябрь аенда “Арча” җырын Татарстан радиосына яздырткан идем һәм ул әле дә бик еш яңгырый. Шушы җыр аша мин туган ягыма сәлам җибәреп торам кебек һәм татар халык җыры буларак анда районыбызның тырыш халкына булган хөрмәт һәм горурлык хисләре чагыла кебек”.
23 декабрь көнне Арча мәдәният йортында “Арча батырларын данлый” дип исемләнгән районыбыз алдынгылары бәйрәме булды. Анда якташларыбыз Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов һәм Гөлзада Сафиуллина, фән докторлары Фәния Җамалиева һәм Гаптрәүф Нуриев, язучылар Хәнәфи Бәдигый, Риман Гыйлемханов, Рифат Җамал, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Сания Әхмәтҗанова, Рөстәм Галиуллин, журналистлар Әгъзәм Фәйзрахманов, Рамил Гарипов катнаштылар. Соңыннан түгәрәк өстәл янында сөйләшү вакытында да “Арча” җыры турында фикер алышу булды.
Бөтен гомерен Шамил Әхмәтҗанов белән аралашып яшәгән Гөлзада Сафиуллина: “Ул елларда Шамил абый башкаруында “Арча” җырын радиодан көнгә берничә тапкыр тапшыралар иде. Ул аны шул кадәр җиренә җиткереп, һәркемнең күңеленә үтәрлек итеп башкарды, бу җыр аның визит карточкасы булды. Шамил абый аны әле дә сәхнәдән егетләрчә башкарып тамашачыларның мәхәббәтен яулап тора. “Арча” җыры – ул мәңгелек җыр!”,- диде истәлекләрен яңартып.
“Без Шамил абый белән авылдашлар. Курса Почмакта гел очрашабыз, ул авылдашларга “Арча” җырын еш бүләк итә. Бу көннәрдә минем “Язмышлар такыясы” дип исемләнгән китабым дөнья күрде. Бу китабымда “Арча поезды” шигырьләр циклында Арча районында туып-үскән олы шәхесләргә багышланган шигырьләр арасында авылдашым Шамил Әхмәтҗановка багышланган “Сорнай моңы илчесе” шигыре бар. Кереш сүз итеп, дөнья дәрәҗәсендә югары бәяләнерлек җырлар тудырган маэстро, авылдашым – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка багышлыйм, дигән юлларны яздым,”- диде горурланып Сания Әхмәтҗанова.
Аның Шамил Әхмәтҗановка багышланган бу шигырь юлларында җырчының биографиясе дә, җырлаган җырлары, бөтен татар халкының аңа булган олы хөрмәте һәм ихтирамы чагыла. Хәзер без сезгә шул әсәрне тәкъдим итәбез:
Сорнай моңы илчесе
Бер чишмәнең суын эчеп үскән
Урамдашлар бит без, авылдашлар.
Бер туфракта яшьнәп, иртә язда
Күккә канат ачкан ябалдашлар.
Берләштерә безне уртак бер гамь:
Ата-баба йорты – туган авыл…
Талган канатларны имләр оя
Сиңа да ул хәзер, миңа да ул.
Хәтер күге тоныклана төшсә,
Зеңлап куя туганлыкның кылы:
Курса Почмак дигән төп нигезнең
Мин бер кызы булсам, син – бер улы.
Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашканда,
Сагыш тибә сагыну ярасында.
Тамчы-тамчы кояшкайлар шыта
Сөеп баккан көләч карашыңда.
Олпатларча тыйнак көлүеңнең
Гөлдерәве балачактан таныш.
Көтеп алган Коръән аятедәй,
Ишелеп туа җанга бәрхет тавыш.
***
Ана карынында сирпелгәндер
Тибрәнеше сиңа милли көйнең.
Канатларын сыйпап – чыныктырып,
Син аларны моң күгенә чөйдең.
Арча куенына тыйнак сеңгән
Тар “почмактан” чыгып, Акын кебек,
Бер очкыннан кабынып үрли-үрли,
Җанны ялмап алган ялкын кебек,
Илләр яулап, дөнья буйлап киттең…
“Идел кызы”, “Сәрвиназ”лар белән
Син Гыйракка кадәр барып җиттең.
“Уракчы кыз”, “Зиләйлүк”ләреңне
Мальта, Япониядә мәшһүр иттең.
Италия сине алкышлаган!
Киң мәйданда биш мең тамашачы
Ул көн үзен сиңа багышлаган.
Җырлагансың саф безнеңчә итеп…
Һәр җырыңны алган алар көтеп,
“Нинди моң бу!” диеп таңга калган.
Хатын-кызлар гына түгел, хәтта ирләр
“Уел”ыңнан уелып сулкылдаган.
***
Фронтларга киткән әткәйләрнең
Көен отып алып яшәттең син!
Яудан кайтмый калган солдатларның
Өзелеп калган моңын, сыйпап –ялгап.
Гүя яңабаштан яшьнәттең син!
Халкыбызның сирәк җыр мирасын
Моң-сүрәңне өреп яшәрттең син!
“Мин калыктым “Сорнай моңы” белән,
Бу – үз җырым минем” дигән идең…
Халык моңы, милли аһәңнәрдән
Тетрәндердең күпме күңел күген.
“Арча” көе меңнәр хәтерендә
“Шамил җыры” булып яши бүген.
Идел төбәгенең моң илчесе,
Диеп йөртә халкым сине, зурлап.
Остазлыгың яши дәвамында –
Калмадың тик фидакярча җырлап,
Шәкертләрең, кызларыңа бүлдең
Җыр байлыгың, аталарча барлап.
***
Яшерен серен эзләп таңга калам
Син мәкамен тапкан дога –җырның.
Туган якның хәтер түрләрендә
Гел мөнбәрле булсын синең урының.
Кан кардәшләр, гәрчә, булмасак та,
Су кардәшләр бит без, моң кардәшләр.
Татар җыры аксакалы, диеп,
Килер буын башын иеп дәшәр.
Шамил кебек җырчы улы барда,
Татар яшәр әле! Мең-мең яшәр!
Әйе, якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның “Арча” җырын радио аша тапшыра башлауга 30 ел вакыт узган. Ә ул җыр үзенең мәгънәсен, тәрбияви көчен бер дә югалтмый, еллар узган саен татар халкының бик күп күренекле шәхесләр биргән Арча төбәге белән кызыксынуын арттыра гына бара.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Якташлары белән горурланалар
19 декабрь көнне Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип исемләнгән кичә булды. Анда Байкал авылында туып-үскән шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны, Яңа Сәрдә авылында туып-үскән театр артисты, драматург, режиссер Гафур Каюмовны искә алдылар, аларның тормыш юллары һәм иҗатларына бәйле истәлекләрне яңарттылар.
Кичәгә районыбызның Шура авылында туып, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи үзенең иҗатташ дусты, композитор, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән кайткан иде. Укучылар Галиәхмәт Шаһиның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, балалар өчен язган җырларын башкардылар. Кичә барышында Галиәхмәт абый үзенең бала чагы, мәктәп еллары, иҗатының башланып китүе турында сөйләде, төрле елларда язылган шигырьләре белән таныштырды. “Миңа тормыш сынаулары аша узарга туры килде. Күз алдына китерегез, иртән уянганда ике күзем дә күрми иде, ә миңа 42 яшь. Чаллы, Казан, Мәскәү больницаларында дәваландым, нәтиҗәдә бер күзем аз гына күрә башлады. Өйгә кайткач күңелемдә шигырьләр туды, ләкин яза алмыйм. Миңа диктофон алып бирделәр, улым укудан кайткач аларны тыңлап, кәгазьгә төшерә иде. Шулай итеп минем беренче шигырьләрем язылды һәм бүгенгге көндә егермегә якын китабым дөнья күрде. Бик күп композиторлар, шул исәптән бүгенге кичәдә катнашучы иҗатташым Виталий Агапов та кырыктан артык шигыремә көй язып, күбесен үзе башкара да. Берничә ел элек күземә операция ясаттым, хәзер уңайрак күрәм инде”,- дип сөйләде Галиәхмәт абый.
Виталий Агапов һәм аның улы, Галиәхмәт Шаһиның җырларын башкардылар, укучылар һәм укытучылар, килгән авылдашлары аларны бик яратып кабул иттеләр. “Галиәхмәт абыйны мин бик хөрмәт итәм. Ул тормышта тыйнак һәм сабыр булуы, тормыш авырлыклары килгәндә югалып калмыйча яшәп һәм иҗат итеп, онытылмаслык эшләре белән истә калырлык шәхес. Аның 200 дән артык шигыренә язылган җырларын Резеда Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Әнвәр Нургалиев, Айгөл Сагынбаева, мин үзем һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара. Җырлары өчен ул бик күп дипломнар һәм грамоталар алды. Якташыгыз Илназ Бах көен язып үзе үк башкарган “Туганым” җыры өчен 2018 елда үткәрелгән “Татар җыры” фестивалендә алар “Алтын Барс” премиясе лауреатлары булдылар. Галиәхмәт Шаһиның шигырьләре үзләре үк җырлап торалар,”- диде горурланып Виталий Агапов. Авылдашы Рәмзия Гайфуллина үзе баянда уйнап “Шура авылы” җырын башкарды. Бу җырның сүзләрен Галиәхмәт абый, ә көен Рәмзия үзе язган.
Якташыбыз Галиәхмәт Шаһи август аенда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Мәктәп коллективы аны туган көне белән котладылар. Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның котлавын якташыбыз зур дулкынлану һәм горурлык хисләре белән кабул итте һәм олы рәхмәтен җиткерде.
Галиәхмәт Шаһиның иҗатын һәркем ярата. Аларда аның узган тормыш юлы, әти-әнисенә һәм туганнарына булган олы хөрмәт, туган авылы һәм аның кешеләре белән горурлану, билгеле инде беренче яшьлек мәхәббәте, олыгая барган саен фәлсәфи уйланулары чагыла. Аның шигырьләрен укыгач, алар белән бергә яшисең, ә җырга әйләнгәннәрен тыңлаганда, күңелләр ял итә.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге алып килгән күргәзмәдә Габделгазиз Монасыйпов, Гафур Каюмов, Галиәхмәт Шаһи турында күп мәгълүматлар алырга мөмкин иде. Шурабаш мәктәбе коллективы үзләренең якташлары белән горурланып яши. Укучылар яшьтән үк күренекле якташларының хезмәтләрен өйрәнеп, белеп үсәләр. Бу очрашу һәркем өчен файдалы булды.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Балаларда Яңа ел рухы
Язучыга багышлап…
Арча районы Сикертән мәктәбендә язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышланган V Районара Мәһдиев укулары узды. Кунак булып язучының кызы Гәүһәр ханым Хәсәнова, шулай ук Казаннан һәм Арчадан танылган шәхесләр килгән иде. Әлеге укулар халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, укучыларда язучының иҗади мирасына кызыксынуны арттыру, фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстереп ныгыту, эш алымнары белән уртаклашу өчен төрле юнәлешләрдә оештырыла. Юнәлешләр укучылар һәм укытучылар өчен аерым темалар белән бирелә. Мәсәлән, укытучылар өчен “М.Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” темасы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу юнәлешнең бер өлешендә миңа да тыңлап утыру мөмкинлеге туды. Укытучылар дәрес үрнәкләре, фәнни-гамәли хезмәтләре, язучының иҗаты буенча мастер-класс, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар. Минем өчен иң куанычлысы укытучылар арасында Мөхәммәт абыйның студентлары катнашуы булды. М.Мәһдиевнең лекция барышында нинди алымнар куллануы да телгә алынып, бераз хатирәләргә дә урын бирелде.
“Шигърият бакчасында”, “Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес”, “М.Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге”, “М.Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” кебек юнәлешләрдә дә укучылар югалып калмаганнар, зур хезмәт башкарып, аны яклый да белделәр. Һәр юнәлешнең җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татар эше илә мәшгуль рус…
Татар эше илә мәшгуль рус… – мәкалә татар әдәбиятына, мәдәнияткә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы Иван Николаевич Харитонов(1859-1954) турында. Кечкенә Иванны әтисе Тилле матбагасына өйрәнчек итеп урнаштыра. Тора-бара ул остара, татарлар соңыннан аны хөрмәт итеп “Харитон бабай” дип йөртәләр. Ул гарәп графикасын гадиләштергән кеше. Димәк, Харитон бабайның бу эш-гамәле татар әлифбасына реформа ясарга кирәклекне аңлата. 1912 елда Харитонов балалар өчен “Бүләк” исемле әлифба тудыра. Анда төсле рәсемнәр, кәләпүш кигән малайлар, калфак кигән кызлар әлифба укый. М.Мәһдиев фикеренчә, китап авторы татар балаларының мескен түгеллеген күрсәтеп, аларны Европа милләтләре дәрәҗәсендә күрергә теләгән. Үзенең хәрефләре белән балаларга дәшкән: “Сөекле балалар! Уку – яктылык, укымау – караңгы”. Әлифбасында гарәп графикасында язган шигырьне балаларга багышлый һәм Харитон бабай дип имза куя. Шушындый шигырьләр белән ул балаларны мавыктыра, китапка карата мәхәббәт тәрбияли. Ә китапның ахырында чукрак һәм телсезләр өчен әлифба бирелә. Харитон бабайның бу эшенә Г.Тукай да игътибар бирә һәм “Сабитның укырга өйрәнүе” дигән шигырь яза. Харитоновның басмаханәсендә Тукайның бик күп китаплары басылып чыга. Димәк, татар әдәбиятын халыкка җиткерү өстендә Харитонов бик зур хезмәт башкарган.
Татар укымышлылары белән И.Харитонов арасында каршылыклар да килеп чыга. И.Харитонов татарларның бәйрәмнәр белән артык мавыгуларын тәнкыйтьли. Ләкин Г.Тукай да сүзсез калмый, татарда ике генә бәйрәм – Рамазан һәм Корбан гаете булуын ассызыклый. Шулай булса да шагыйрь татарлар руслардан артта баруын, рус милләте галимнәренең кадерен белүләренә басым ясый.
И.Харитонов Коръән китабы бастырып чыгара һәм анда хаталар җибәрә. Бу турыда матбагада күп мәкаләләр басылып чыга, тәнкыйть сүзе күп яңгырый. Нәтиҗәдә, Харитон бабай суд каршына баса һәм җиңелә. Бу күренеш тә зур гыйбрәт ята. Рус милләтенең зыялы шәхесе татар зыялыларының китапларын бастырып дөньяга чыгарса, ике милләт арасында дуслык, тыгыз элемтә булдыруы күпләргә үрнәк булып тора. Ләкин ул заман зыялылары милләтенә кагылышлы бер генә хилафлыкны да күздән ычкындырмый, үз вакытында мәсьәләне хәл итеп бара белгән. Бу хәзерге буын зыялылары өчен үрнәк булып тора.
Мәкалә авторы хәзерге муллаларга мөрәҗәгать итә: гел бер үк вәгазь сөйләү халыкның саруын кайната, сәяси мәсьәләләрне дә алга куярга, бүгенге көнгә яраклы темаларны күтәрергә кирәк. М.Мәһдиев И.Харитонов татар шәхесләренең китапларын бастырып чыгарган басмаханә бинасына истәлек тактасы куюны кулай күрә. Татар милләтенең эше белән рус кешесе шөгыльләнү бер яктан аңа табыш китерсә, икенче яктан күп милләтле халыкка дуслык-татулыкка үрнәк формасын күрсәтә.
Чыганак: Мәһдиев М. Татар эше илә мәшгуль рус… // Мәгариф – 1992. — №3. Б.54-58.
Габидуллина Х.
Ни хәлең бар, Фатыйма?
Ни хәлең бар, Фатыйма? – мәкалә. М.Мәһдиев “Фронтовиклар” романы турында укытучылардан килгән хатларга җавап яза. Килгән сораулар да автор өчен “ачыш” булып тоела, геройларын кабат күздән кичерә. Әсәр белән танышкан укытучылар һәрберсе дип әйтерлек геройларны үз мәктәп укытучылары итеп кабул итә. Хәтта кайберәүләр үзләрен күрә сыман. Автор әйтүе буенча, укучы әсәрне мәкалә итеп түгел, ә әдәби әсәр итеп кабул итәргә тиеш. Димәк, язучы укучыны кызыксындыра алган һәм дә бөтен җирдә дә бер үк сыйфатка ия, характерлы укытучылар бар дигәнне аңлата. Автор фикеренчә, әсәрне уку нәтиҗәсендә кемнәрдер яшәү юнәлешен, эшләү алымнарын үзгәртергә дә мөмкин. Бу яхшы фал. Конкрет сораулар авторны уйга калдыра, күңелен күтәрә, кабат геройларының тормышы белән яшәп алырга мөмкинлек тудыра. “Рушад сезме? Инспекторыгызны таныдык: ул безнең районда яшәгән иде! Ни өчен геройларыгыз аракы эчәләр?” кебек сораулар авторны кабат уйга сала һәм аларга төгәл җавап бирүне таләп итә. Әсәрнең коеп куйган прототиплары юклыгын, авыл исемнәре һәр районда кабатлануын, әсәрне язганда нинди максат куюын да автор төгәл генә әйтә алмавын яшерми. Ләкин авторның әсәр барышында борчылуын да сизәргә мөмкин: мәктәпләрдә ир укытучылар кими бара. “Балалар егет укытучылардан егетлеккә, кыз укытучылардан нәфислеккә, нәзакәтлелеккә өйрәнәләр”, – ди ул. Шуның өчен мәктәпләрдә уңайлыклар, укытучыларга тулы эшләү мөмкинлеге тудырып, килгән яшь укытучыларны авыл җирлегендә калдыру ягын карарга кирәклеккә басым ясый.
Килгән хатлар арасында авторга ризасызлык белдерүчеләр дә байтак. Шуларның берсе Актаныш районы Әҗәкүл авылыннан З.Ә.: “Карт кызлар һәм тол хатыннарны мыскыллап язгансыз, хәтта әсәрнең дәвамын да укымаячакмын”, – дигән фикерен белдерә. М.Мәһдиев исә әсәрдәге мондый геройлар иң яраткан образлары икәнлеге турында, аларга карата мәхәббәте зур булуы хакында яза. Уфа ягыннан килгән бер хатның авторы Фатыйма исемле укытучы. Җырда да бу кыз исеме файдаланыла икән: “Уфа якларына карыйм, ни хәлең бар, Фатыйма?” Хәтта автор җавап мәкаләсен шушы кыз исеме белән атый. Һәм укытучылар алдына зур сораулар куя: педагоглык һөнәрен син дөрес сайладыңмы, педагог исеме белән горурланасыңмы, укучыларың сине яратамы?
Чыганак: Мәһдиев М. Ни хәлең бар, Фатыйма? // Совет мәктәбе – 1973. – №9.
Габидуллина Х.
Әлфия Авзалова истәлегенә
15 декабрьдә Арча мәдәният йортында Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара конкурсның сайлап алу туры узды. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Татар моңы Алиһәсе — Әлфия Авзалова” дип исемләнгән күргәзмәне бәйгедә катнашучылар һәм бәйрәмгә килүчеләр яратып карадылар. Бәйгенең бәяләү комиссиясе рәисе Зөлфия Нигъмәтҗанова –Авзалова әнисенең иҗатын зурлаганнары өчен рәхмәтен җиткерде.“Арчада туып-үскән артистларның өлкән буыны әнием белән дус булдылар, аралашып яшәделәр. Күргәзмәгә куелган истәлекләр күңелемә бик якын, күп хатирәләрне яңартты. Киләчәктә дә күрешеп яшәргә язсын”,- диде ул горурланып.
Исемнәрен кемнәр куйган?
“Казан арты” тарих-этнография музеенда беренче тапкыр “Казан арты укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Темасы да бик үзенчәлекле, кызыклы – “Тарихи мирас буларак Арча топонимнары”. Арча ягы топонимнарга бик тә бай район дип саныйм. Башка районннар да нәкъ шушы фикерне әйтәчәкләренә иманым камил. Мин килешәм. Һәр якның үзенә генә хас тарихы, атамалары бар һәм ул буыннан-буынга саклана.
Мин дә үземнең туган авылым топонимнарын күпмедер дәрәҗәдә өйрәнеп, аны башкаларга җиткерү максатыннан «Казан арты укулары”нда катнаштым. “М.Мәһдиев иҗатында һәм Гөберчәк авылы тарихындагы топонимнарның үткәне һәм бүгенге яшәеше” темасын алып, эзләнү-өйрәнү эшенә керештем.
Һәр елга, тау, басу-кырлар, урман, урам, чишмәләр төрле исемнәр алган. Ни өчен ул исем аларга атама буларак кулланылган? Бу сорауга җавап табар өчен мин өлкән яшьтәге авылдашларыма да мөрәҗәгать иттем. М.Мәһдиев язган 3-4 диаметр киңлегендәге күлләр язмышы бик тә зур кызыксыну уятты. Чөнки ул күлләр инде күптән юкка чыккан. Түгәрәк, Озынча, Шәкерт, Кызыл яр асты күлләре язучы әсәрендә дә искә алына. Бу күлләр язмышын мин Минсафин Миннехан, Әминов Васил абыйлардан сорашып белдем. Түгәрәк күл түп-түгәрәк формада булса, икенчесе озынча булып урнашып, Озынча исемен алган булып чыкты. Ә Кызыл яр асты күле кып-кызыл балчыклы урында барлыкка килгән. Шәкерт күле җир астыннан кайнап чыккан салкын сулы булып, бер пар кызылканат балыгына да үзендә яшәрлек көч биргән күл булган. Ә ни өчен Шәкерт күле? Бу сорауга өлкәннәребез төгәл җавап бирә алмаса да, Васил абый күлнең ничек юкка чыкканлыгы турында әйтә алды. “Көтү көткәндә без коенырга яраткан салкын сулы Шәкерт күле урман буеннан, басудан агып төшкән язгы сулы балчык белән капланды. Кызганыч, аның урынында хәзер чирәм генә. Ә башкалары урынында камышлык үсә”, – диде ул.
Безнең якның урманы элек-электән бик күп атамаларга бүленеп, халык күңелендә бүген дә яши. Мәсәлән: Юкәлек, Имәнлек, Ике нарат арасы, Нәринде, Тупы буе, Зиреклек, Кардон алды, Чыбыклы юлы, Чыршылык һ.б. Мин урманның матур атамаларына кагылышлы урыннарның бүгенге халәтен үз күзем белән күрү өчен махсус ирем Яхия белән урман буйлап йөреп, карап чыктым. Урманның бүленешләрен фотоларга төшереп, конференциядә катнашучылар да күрсен өчен презентация ясадым. Анда урман бүленеше, елгалар, күлләрнең урыннары, авылыбызның урамнар, чишмәләр, басу-кырлар, сулыклары да күрсәтелде. Өстәп, авылыбыздагы һәм аның тирәлегенә кагылышлы атамаларны кулланып, картасын ясап, башкаларга да күрү мөмкинлеге тудырдым.
Безне көзге урман үзенә аерым бер матурлык, сихрилек белән каршы алса, бераз гына күңелне дә төшерде. Чөнки Мөхәммәт ага әсәрендә язган урманның байлыгы каядыр яшеренгән, агачлар картайган, сынган, күп җирдә әрәмәлек. Урманның бер өлеше Кардон алды дип йөртелә. Мин кечкенә вакытта да шул исем иде, аллага шөкер исем бүген дә саклана. Ләкин яшәеше нык үзгәргән. Кардон алдында урман каравылчысының хуҗалыгы урнашкан урын бар иде. Җиләк җыярга менгәндә без шул йорт ишегалдына кереп, бераз ял итә, сиртмәле коесыннан су эчә идек. Кардон бакчасында агач үсентеләре дә үстерелде. Ә бүген анда яшь чыршылар аллеясы үсеп килә. Сиртмәле кое исән булса да, ул ташландык хәлгә килгән, янындагы рәшәткәләре череп ауган. Коедан бераз өске якта урманга килүчеләр ял итү өчен ясап куелган беседка да таушалган. Кемнәрдер аның такталарын каерган. Урман каравылчысының йорт-җире дә юк. Без килер алдыннан гына кабан дуңгызы шул тирәлектә кунакта булып киткәнен дә сиздек. Чөнки яңа гына актарылган җир булуы, аннан калган “күчтәнәчләр”гә күз төште. Күрәсең, ирем белән сөйләшеп килгәнне сизгәндер.
Урман эченә озын юллар кереп китә. Шуларның берсе Визир юлы дип атала. Ул урманны кварталларга бүлгән вакытта ук ачылган туры юл. Урманның зур бер өлешен кисеп, эчендә телефон чыбыгы юлы ачканнар һәм ул урын бүгенге көнгә кадәр Чыбыклы юл исемен саклый. Элек урманга колхоз һәм хуҗалык көтүләре керде, йөрде. Кызганыч, хәзер ни колхоз, ни авыл көтүе юк. Аннары кешеләр дә урманнан печән чапмый. Авылда һәр йортка газ кергән. Утын әзерләү дә бик сирәк күренеш. Урманның чытырманлыкка әйләнүендә бу да сәбәп булып тора дип саныйм. Гәрчә материал өчен агач билгеле бер күләмдә киселсә дә, урманны элеккеге халәтенә кайтару өчен зур хезмәт башкарырга кирәктер. Менә шушы гади генә факторлар урманның яшәешен нык үзгәрткәнлегенә инандым.
Авыл кешесе элек-электән чишмә суын кулланган. Хәзер генә ул һәр йортка су кертелгән. Элек чишмә суыннан башка яшәү күз алдына да китерелмәгән. Авылыбыз чишмәләргә бик бай. Аларның һәркайсы кеше исеме белән бәйле. Чөнки ул кешеләр чишмәнең яшәешенә зур көч керткән, аларны чистартып, карап торганнар. Гали, Габдрахман, Шакир, Сафый, Мөхәммәтша, Түбән оч чишмәләре элек мул сулы булып саналса, бүгенге көндә аларның кайберләре инеш суы астында калып юкка чыккан. Ә Заһир коесы Казыган тауның уң як ярыннан ага иде. Җир астыннан тибеп чыккан суга авылдашыбыз Заһир ага бура ясап, кыршаулап куя, аны һәрвакыт карап торган. Заһир коесы исеме алган урын, кызганыч, бүген юк. Чөнки йортларга су кертелү кайбер чишмә-коеларның бетүенә, каралмавына китерде. Су кертелү генә дә сәбәп түгелдер. Елдан-ел кешенең мондый урыннарга мөнәсәбәте үзгәрү, мәнсезлек кебек сыйфатларның өстен чыгуыдыр дип уйлыйм.
Авылыбызның Г.Ахунов исемен йөрткән урамның уртасында гасыр буе тарих саклаучы нараты бар. Ул Ибәт нараты дип йөртелә. Аның тамырларының бер өлеше ярдан чыгып тора. Ибәтулла исемле авылдашыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булып, туганнары авылда калмау сәбәпле, хуҗалык таркала. Ә Ибәтулла утырткан нарат бүген дә хуҗасын көткән сыман карт ботакларын җилдә селкетеп, моңсулык белән авылдашларына дәшә шикелле: “Гасырларга сузылган тарихыбызны саклыйк әле!”
1956 нчы елда колхоз басуының бер өлешенә алма агачлары утыртып Алма бакчасы булдырганнар. Ул агачлар берничә ел мул уңыш биреп, 1965 елда бакчасы сөрелеп, ашлык чәчелгән. Шул басу бүген дә Алма бакчасы басуы дигән исемен саклый.
М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрен искә төшерсәк, анда ул “Пауал тегермәне” дигән урын турында яза. Кесмәс елгасының бер өлешен буып, су тегермәне корганнар. Анда Чуриле урысы Павел Васильевич тегермәнче булып эшләгән. Татар халкы аны яратып, үз итеп Пауал дип йөрткән. Ул болын инде күптән сөрелгән, ләкин хуҗасының исемен бүген дә саклый.
Бу язмамда авылыбызга кагылышлы бик аз атамалар язмышын чагылдырдым. Ә аларның һәркайсын бөртекләп өйрәнеп, киң тукталып яза башласаң, зур күләмле фәнни хезмәт килеп чыга. Һәм ул шулай язылды да. Бу чыганаклар киләчәк буынга җиткерелергә тиеш. Ә атамаларның тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен әдәбиятка, тарихка, өлкәннәрнең сөйләвенә мөрәҗәгать итеп, язып калырга һәм сакларга кирәк.
“Казан арты укулары”нда районыбызның күп җирлегенә кагылышлы атамалар тарихы күрсәтелде, сөйләнде. Катнашучылар арасында мәктәп укучыларының актив булуы киләчәккә зур өмет уята.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире.
“Мөхәммәт абыйны онытмыйбыз”
– Элек язучылар Арча педагогия училищесына 15-20шәр булып кайттылар. Алар өчен ел саен җыелып кайту – традиция иде, анда олпат язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Гариф абыйлар һәм башкалар, – дип истәлекләре белән бүлеште күп еллар Арча педагогия училищесы директоры булып эшләгән, Арча шәһәрендә яшәүче Илдус Абдрахманович Сәгъдиев. – Язучылар кайтышка кибетләрдә аларның китаплары сатылып бетә. Студентлар да, укытучылар да язучылардан автографлар алып калырга тырыша иде. Язучылар нәрсәләр яза, нинди проблемаларны яктырта – укучылар шулар белән кызыксыналар иде. Укучы белән язучы арасында тыгыз элемтә яшәгән вакытлар. Ул заманның гадәтен хәзерге язучылар бетерделәр. Кайтсалар да, чакыру яки башка сәбәпләр белән кайталар. Ә Мөхәммәт абый үзе генә дә еш кайта иде. Элеккеге училищеның актлар залы юк, зур коридорга урындыклар тезеп, урын калмаса басып торып, язучы белән әңгәмә башлана иде. Ул студентлар каршына басып яки утырып сөйли иде, аңа трибуна да кирәкмәде. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны Мөхәммәт абыйга яудыралар гына, ә ул рәхәтлек кичереп, аларга җавап биреп утыра. Очрашулар беткәч, аның белән кунакханәдә төне буе да сөйләшеп сүз бетми. Кеше белән сөйләшергә бик тә яратты ул.
Укытучылары Рәмзия апа Вәлитова, Хәлим Искәндәровлар аның әдәбиятка кереп китүенә этәргеч ясаган кешеләр дип уйлыйм. Хәлим ага турында әсәрләрендә дә язды. Мөхәммәт абый “Без кырык беренче ел балалары” повестенда дәресләрнең ничек үтүе турында яза. Берара Рәмзия Вәлитова шул әсәрне укыгач, Мөхәммәт абыйга бераз үпкә дә белдергән шикелле иде. Укытучыны төрлечә сурәтләве Рәмзия ханымга бераз охшап бетмәгән. Студентлар аннан бу хакта сорагач, мин укытучыларны яратып кына яздым, дип җавап бирде.
Училищега соңгы тапкыр 1993 нче елда Рәмзия апаның 80, ә Сәләй Гататовичның 85 яшьлек юбилейларына Гариф абый белән кайттылар. Аудитория алдында укытучыларын мактап, юбилейлары белән котлагач, студентлар кунак язучыларның әсәрләре буенча бик күп сораулар яудырдылар һәм соңыннан Мөхәммәт абыйга аерым бер сорау бирделәр: “Тормышыгыз әйбәтме, ничек яшисез?”
– Тормышыбыз әйбәт, Лилия апагыз белән сүзгә килсәк, икенче бүлмәгә чыгып телевизор карыйм. Лилия апагыз бик әйбәт, ләкин Гарифның хатыны әйбәтрәк,– дип, шаяртырга да онытмый Мөхәммәт абый. Юмор хисенә бик бай кеше иде ул.
– Беренче тапкыр Мөхәммәт абый белән кайда очраштыгыз? Бу хакта хәтерлисезме?
– Әйе, 1969-1970 еллар тирәсе. Мин аны Арча педагогия училищесында күрдем. Мөхәммәт абый ул вакытта берәр чакыру белән кайттымы икән, әллә үзе теләпме, белмим. Педучилище директоры булып легендар шәхес Мөнәвир Гәрәевич эшли иде. Мин – математика укытучысы. Мөнәвир Гәрәевичны райкомга чакыртып алдылар һәм ул миңа Мөхәммәт абый белән йөрергә кушты. Ә Мөхәммәт абый иң беренче эш итеп училищеның подвалындагы бүлмәләрне күрергә теләвен әйтте. Анда чаңгылар куелган, хезмәт дәресләренә кирәкле әсбаплар һәм башка шундый әйберләр бүлмә саен урнаштырылган иде. Мин һәр бүлмәне ачып күрсәтәм, ни өчен кулланганын аңлатам, ә ул блокнотына нидер яза да яза. Карап бетергәч, Мөхәммәт абый миңа: “Беләсезме, сугыш чорында училище Үрнәк бистәсенә күчерелгән иде бит. Сугыш беткәч, укырга без кире үз бинабызга, Арчага, кайттык. Хәрби госпиталь итеп үзгәртелгән педучилище подвалының бу бүлмәләрендә үлгән немец солдатлары ята иде. Ә студентларга укырга кирәк. Без, малайлар, һәр солдат мәетен тотып, подвалдан чыгардык, арбага төяп, зиратка озаттык. Шулай итеп училищены мәетләрдән чистарттык. Аннары гына укый башладык. Тагы бер нәрсә сорыйм әле. Монда Гарифның ясаган Ленин, Сталин портретлары сакланмаганмы? Ул зур кәгазьгә аларның рәсемнәрен ясаган иде”. Мин бу хакта берни дә белми идем. Ул вакытта аларны Мөхәммәт абыйга күрсәтә алмадым. Соңыннан Мөнәвир Гәрәевичтан сорадым, ул: “Әйе, бар иде алар. Менә бит ул Гарифның хезмәте”, – дип, миңа портретлар күрсәтте. Ләкин шул рәсемнәрне саклый белмәдек. Бинадан бинага күчкәндәме хезмәтләр юкка чыкты. Кызганыч.
Мөхәммәт абый үзенең укучысы да, күп еллар хезмәттәше дә булып эшләгән Флёра Сафиуллина белән дә кайта иде. Флёра Садриевна мәгариф министрлыгыннан безнең педучилищеның дәүләт имтиханнары комиссиясенең рәисе итеп билгеләнгән иде. Мөхәммәт абый үлгәннән соң, имтиханнар бетүгә: “Илдус әфәнде (ул шулай эндәшә иде), әйдәгез, Мөхәммәт абый янына Гөберчәккә барып кайтыйк”, – дия иде ул. Машина белән Гөберчәк зиратына барабыз, кабере янында озак кына басып торабыз. Күңелдән аны искә алабыз. Флёра Садриевна Мөхәммәт абый турында: “Туры сүзле, үз фикерле кеше иде ул. Фикерен бернигә карамыйча, кадак каккан күк, әйтә торган шәхесләр бездә аз. Югарыдан ни әйтерләр икән дип торучылар бар. Ә Мөхәммәт абый андый түгел иде. Аның әзер докторлык диссертациясен дә төрле сәбәпләр аркасында яклатмыйча калдылар, шактый кыен ашаган кеше иде ул”, – дип искә алды. Мөхәммәт аганы укучылары да, хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итте. Ул заманнарда Габдрахман Әпсәләмовтан соң иң күп язган язучы – Мөхәммәт абый иде. Аның әдәбиятта күтәрелүен Гомәр Бәшировның кияве булгангадыр дип уйлаучылар да булды. Ләкин Мөхәммәт абый: “Мин дәү әтидән (Гомәр Бәшировка ул шулай эндәшкән – авт.) үрнәк алганмындыр, ләкин үз күңелем кушканны, халкыбызны күрсәтү, олылау максатыннан, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын ачу уңаеннан язам”, – дия иде. Аның бит сөйләшүе дә үзенә генә хас тавыш белән, тамак төбе беләнрәк, көлемсерәгән сыман, сөйкемле, чибәр кеше иде ул.
Җәйләрен Мөхәммәт абый белән Гөберчәккә кунакка да кайткалый идек. Апасы Равия һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, тәмле чәйләре белән сыйлап, кунак итә иде. Ә Гөберчәккә кайту юлы күп очракта Үрнәк аша, урман юлы белән үтә. “Сагынам шушы юлларны, кабат үтик әле”, – дип, махсус кайта иде ул. Юлдан кайтканда үзенең яшьлеген сагынып, укырга йөргән вакытларын искә төшереп, гел истәлекләргә бирелеп йөргән кеше иде ул Мөхәммәт абый. Нәкъ шул урман буйларында каршысына бүреләр очравы да, өем-өем кар көртләрен ерып укырга барган вакытлары аның гел исенә төшеп торгандыр. Ә кайвакыт Курса кырлары аша, Кесмәс елгасы буйлап та кайта идек.
Мөхәммәт абыйның башкалардан аерылып торган бер ягы бар иде, ул бервакытта да район хуҗаларына елышмады, гәрчә алар белән дус булса да. Аның өчен сөйләшергә, әңгәмә куертырга гади кешеләр, студентлар, укытучылар да җитә иде. Уку елы ахырында Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә имтиханнар кабул итү өчен педучилищега кайтты.
Бүгенге көндә дә Мөхәммәт Сөнгатовичны онытмыйбыз, китапларын һәрчак кабат-кабат укыйбыз. Педучилищеда эшләгән Фәридә Гайфуллина аның публицистик язмаларына анализ ясап, китап бастырып чыгарды. Ул аның студенты да әле. Мөхәммәт агадан белем алучылар районыбызда байтак. Алар һәрберсе мөгаллимнәрен искә алалар, укучыларына аның хакында сөйлиләр, әсәрләрен укыйлар, үзләре дә районыбызның мөхтәрәм вәкилләре булып яшиләр.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире.













































