Ат җитмәс җиргә хат җитәр…

“Сәлам хаты китердем”, — дигән сүзләрне элек еш ишеттек. Кемнән диген, хат ташучы авызыннан. Һәр авылның үз хат ташучысы бар иде. Хәзерге заманда күпләребез телефон, интернет челтәре аша аралашабыз. Хат алышулар, котлау открыткалары язу хәзер модада түгел дип баралар. Ә бит кулыңа хат килеп керсә, тизрәк конвертын ачып, нәрсә язылганлыгын беләсе килә. Кызыксыну көчле, тиз-тиз күз йөртеп, укып чыгасың. Ләкин аңга сеңдерү өчен хатны иркен вакытта кабат-кабат укыйсың. Җавап язасы булса, өйдә конверт бармы икән дигән сорау килеп баса. Менә шулвакытта хат ташучы кирәк…

Гөберчәк авылында күп еллар хат ташучы булып Габидә Вафина эшли. 1936 елда бу хезмәткә алынган Габидә апага авылдашларына төрле хәбәрләр китерергә туры килгән, никадәр газета-журнал өләшкән. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорында канатлы ак алъяпкычын кигән хат ташучыны куркынып каршы алганнар (бу хакта Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә яза). Чөнки ул кемнәргәдер повестка китерсә, икенчеләренә кайгылы хәбәр җиткергән. Габидә апага иң авыры авылдашларына кара пичәтле хат китерү булгандыр. Үзе дә шул сугыш аркасында ирсез калган хатын буларак, ул һәркемнең күңел халәтен аңлаган. Кайгылы кешеләр белән бергә елаган, ләкин аларны сабырлык дигән сыйфат көчле рухлы булырга өйрәткән. Габидә апа – сынауларга каршы барып, баш имичә горур булып кала алган буын вәкиле. Ирсез тормыш алып бару бер дә җиңел булмагандыр. Балаларны да кеше итү, аларны олы тормышка чыгару зур тырышлык сораган. Кышын кар, язын-көзен пычрак ерып йөрү дә хат ташучы апаның күңелен төшермәгән, киләчәккә якты хыяллар, зур өметләр белән алга омтылдырган.

Габидә апа — үз хезмәтен намус белән башкарган Арча районы Казиле авылы кызы. Яшьли әнисез калып, тормыш арбасына иртә җигелгән кеше буларак, ул тырыш хезмәте белән авылдашлары арасында хөрмәт казанган кеше. Балалары кул арасына керә башлагач, ул аларны да бу эшкә өйрәтә. Газетаның башына хуҗалык исемен язып, кызлары шуларны таратырга чыгып киткәндә үзе колхоз басуына эшкә китә. Күпләрнең эч серләрен сыйдырган, кешелекле, киң күңелле хатын башкалар белән беррәттән урагын да ура, ындыр табагында да эшли. Хәтта звено башлыгы итеп билгеләнгәч, җаваплылык күпкә арткан чорда да бирешми. Эшне җиренә җиткереп башкара. Габидә апа яшьтән бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәнә. Тормыш таләбе шундый була. Ул чиккән кулъяулык, тәрәзә-карават читләре күз явын алырлык рәсемнәр белән бизәлгән. Бу эшкә ул кызларын да өйрәтә. Ачлык елларында да һөнәре аңа зур ярдәм күрсәтә, чөнки кешеләргә тегү тегеп, чигү чигеп бирә, шәл бәйләп сата. Аның акчасына көнкүрешкә кирәкле әйберләрне ала. Карлы-буранлы кыш суыгы да, яз-көзнең юпьшек көннәре дә хат ташучыбызга киртә куя алмый. Габидә апа 1973 елның ахырында  гына бу хезмәтеннән туктап, лаеклы ялга чыга. Аннан эстафетаны Разыя апа Рәхимҗанова ала. Ул күтәреп йөргән сумка хатлар, открыткалар, газета-журналлар белән шыплап тулган була. Чөнки матбугатка елдан-ел күбрәк язылалар һәм хатларның да иң күп килгән чоры. Разыя апа шулай ук кешеләр белән уртак тел табып, һәркемнең җаеннан торып хезмәт куйган кеше. Ул эшләгән чорда солдат хатлары, посылкалар да күп килә. Көн дә улыннан хат-хәбәр көткән ана өчен хат ташучыдан да кадерле кеше юк сыман.

Разыя апа сугыш чорында урман кисеп, вагон төяп, кырда эшләп чыныккан кеше. Авырлыкларга баш имичә елның буранлы яки яңгырлы вакыты булуга карамастан, матбугатны үз вакытында халыкка җиткерә. Һәркемнең хәл-әхвәлен сорашып, гозерләрен үтәп, намус белән эшләгән, аралашучан, киң күңелле, тузанлы озын юллар үткән Разыя Рәхимҗановага хат ташу эшендә балалары зур ярдәм күрсәтә һәм ул 1987 елга кадәр эшли. Бу эшне үзе лаеклы ялга туктагач, ышанычлы кулларга, кызы Гөлүсәгә тапшыра.

Өлкәннәргә пенсия акчасы өләшү, һәркемнең җаен табу аның өчен зур кыенлык тудырмый, чөнки ул кечкенәдән әнисенә ияреп газета тараткач, авылдашларның бөтенесен таный, белә. Гөлүсә дә эшен җиренә җиткереп башкара. Үзе дә көндәлек матбугат белән танышып бара. Язылу вакытында кызыклы рубрикаларны әйтеп, кешедә кызыксыну уята белә, язылучыларның санын арттыра. Ул авылдашларыбызның күңелен рухи азык белән баета. 1998 елда Гөлүсә Шәфыйкова, декрет ялына чыгу сәбәпле, хат ташучы хезмәтен Әлфинур Сәетовага тапшыра.

Көн саен басыла торган матбугат халыкка үз вакытында җиткерелергә тиешлекне ул да аңлый. Шуңа күрә эшенә җаваплы карый. Ә хәзер егерме елдан артык бу хезмәтне Гөлназ Мәҗитова башкара. Аны бигрәк тә өлкән буын бик көтеп ала, чөнки пенсия китерә.

Ул алар янына кергәч, хәлләрен белешә, дөнья яңалыклары белән таныштыра, газ-ут акчаларын барлап ала. Кыскасы, хат ташучының хезмәте күп төрле эштән гыйбарәт. Кызганыч, матбугатка хәзер аз язылалар, чөнки кайберләренең бәяләре “тешли”. Шундый булса да, авыл халкы газета-журналларсыз тормый. Кайбер басмаларны берничә айга гына булса да язылып алдыралар. Элеккеге хезмәт белән бүгенге хат ташучыларның хезмәтен чагыштырсаң, җир белән күк арасы сыман, аерма зур. Газета-журналларны районнан китереп бирәләр, атнаның берничә көнен генә эшлиләр, хатларның килүе дә сирәк күренеш.

Гөлназ Мәҗитова өч авылга – Сикертән, Казаклар, Гөберчәккә хезмәт күрсәтә. Авыл араларын йөгерә-йөгерә үткән хат ташучыбызның йөзе һәрчак көләч, күңеле күтәренке. Киләчәктә дә матбугат белән араны өзмичә, яңалыклар, күңелле хәбәрләр белән танышырга язсын. Хат ташучыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, күп язылучылар телим.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

12 июль – Россиядә почта көне.

Ул калдырган эзләр… (РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор Салих Хисмәтулла улы Хисмәтуллинны искә алу, 11.07.1914 – 04.02.1980)

ТАССР төзелүгә 100 ел

                                                                              Арча районына 90 ел

 

Синең алда бөтен дөнья

Бу планета синең йортың.

Кем көчле, дип сорама син,

Ерак юллар урама син.

Син кара да кулларыңа

Күр аларның җирдә эзен.

Җавап килер уйларыңа

Иң көчле син  – Кеше үзең.

Нәби Дәүли

 

 

Бу шигырь үз тырышлыгы белән тормышта юл ярган, җирдә намуслы хезмәтенең истәлекләрен калдырган Салих абый Хисмәтуллинга атап язылган кебек. Әлеге шигырь юллары озак еллар Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры булып эшләгән Салих Хисмәтуллинның көндәлек дәфтәреннән алынды. 1970 елның язгы чәчү чорында агитбригада чыгышларында сөйләү өчен шигырьләр һәм мәзәкләр тупланган язмаларны музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә кызы Рәшидә тапшырган иде.

Салих Хисмәтулла улы Хисмәтуллин 1914 елның 11 июлендә хәзерге Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Ул җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесының кларнет классына укырга керә. Ләкин Бөек Ватан сугышы аңа музыка училищесын тәмамларга мөмкинлек бирми. Сугыштан кайткач, ул Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында эшли башлый һәм бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлый.

Салих Хисмәтуллин элеккеге Тукай районында үзешчән сәнгатьне үстерү буенча зур хезмәт куя. 1953 елда ул оештырган район җыр һәм бию ансамбле республика конкурсында беренче урынны ала. Бу ансамбль үзешчән коллективлар арасында беренчеләрдән булып унисон тавыштан ике һәм өч тавышлы җырга күчә. 1957 елны бу коллектив Мәскәү шәһәрендә оештырылган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнаша.

Салих Хисмәтуллин  – үзешчән композитор да. Аның тарафыннан 20 дән артык җыр язылган. Шулар арасында “Татарстаным”, “Ямьле Кенәр буйлары”, “Колхозчылар җыры” кебек җырлар бар. Татар халкының шаян җыры “Дүдәк”не Салих Хисмәтуллин хор өчен эшкәрткән. Фидакарь һәм намуслы хезмәтенә югары бәя бирелеп Салих Хисмәтуллин РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, Почет билгесе ордены белән бүләкләнә.

Салих ага Хисмәтуллин беренчеләрдән булып  Кызыл юл районында үзешчәннәрне туплап җыр-бию ансамбле оештыра. Яңа Кенәрдә чыга торган “Кызыл юл” район газетасында Рафаил Төхфәтуллинның “Ансамбльнең яңа уңышлары” дип исемләнгән мәкаләсендә: “Кызыл юл районы культура йорты каршында оештырылган җыр һәм бию ансамбле концертларын район хезмәт ияләре көтеп алалар, яратып һәм горурланып тыңлыйлар. Бу горурлык, барыннан да бигрәк, шуның өчен туа: тырыш һәм эзләнүчән коллектив үзенең һәр чыгышында халыкка яңа җырлар, яңа көйләр алып килә; ансамбльдәге сәнгать сөюче яшь талантлар яңага, чын осталыкка омтылалар.

Хор башкаруындагы беренче номерда ук дәртле, марш стилендәге яңа җыр яңгырый. “Ватан чакыра” исемле бу көйне, “Ямьле Кенәр буйлары”, “Колхозчылар җыры” кебек көйләре белән үзен танытып килүче, ансамбльнең художество җитәкчесе Салих иптәш Хисмәтуллин язган. Ансамбльнең репертуарында моннан башка да яңа җырлар бар.

Аерым башкаручылар да үзләренең репертуарларын баетканнар, камилләштергәннәр. Ансамбльнең биюләрендә нәфис гармониянең һәм җитезлекнең элеккеге чыгышларга караганда тагын да артуын тамашачылар көчле алкышлар белән каршыладылар.

Авыл үзешчән сәнгать көчләре республика смотрының оештыру комитеты бу ансамбльне Мәскәүгә җибәрергә булды,”- дип җыр-бию ансамбленең эшенә югары бәя биргән.

Ветеран укытучы, заманында Кызыл юл районы мәгариф бүлегендә методик кабинет мөдире,  ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән Мортазина Әкълимә Хәсби кызы Яңа Кенәр авылында туган һәм бүгенге көндә дә шунда яши. Ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, үзешчән композитор Салих Хисмәтуллин җитәкләгән җыр-бию ансамблендә җырчы була. Без, музей хезмәткәрләре, Яңа Кенәрдә Әкълимә апа белән очрашу вакытында ул Салих абый Хисмәтуллин һәм ансамбль турында истәлекләрен сөйләде: «Минем Кызыл юл районы ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән чагым. Салих абыйга  ансамбльне туплауда ярдәм иттем, үзем дә актив катнаштым. Ул оештырган ансамбльдә мин “Ямьле Кенәр буйлары” җырын башлап җырладым. 1957 елда Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашырга әзерләнгән чор, Казан шәһәрендәге репетицияләр, костюмнар тектерү үзе бер төш кебек. Мәскәүдә узган йомгаклау концертын карарга Никита Сергеевич Хрущевның һәм башка хөкүмәт җитәкчеләренең килгәне истә калды. Безне, гомүмән, Татарстаннан килгән барлык делегацияне бик зурлап каршы алдылар, Мәскәүнең театрларында һәм зур мәдәният йортларында чыгышларыбызны оештырдылар”. Шуны да әйтергә кирәк, Әкълимә апа бүгенге көндә дә исән-сау, Салих абый Хисмәтуллин белән бергә аралашып эшләгән  вакытларын сагынып яши.

Салих Хисмәтуллинның Яңа Кенәр авылында яшәүче кызы Рәшидә: “Армиягә алынгач әти хәрби ансамбльдә кларнетта уйнаган, күренекле артист Любовь Орлова уйнаган “Волга-Волга”, “Цирк”, “Веселые ребята” фильмнарында ансамбль составында  әти дә төшкән. Әни дә, авылыбыз халкы да аны шушы фильмнарда күргәннәрен сөйлиләр иде. Әти сугыштан ишетү сәләтен өлешчә югалтып кайтты, инвалидлык артыннан да йөрмәде, ул бик тыйнак һәм сабыр кеше иде. Әтинең Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры буларак һәм җыр-бию ансамблен оештыруга куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Ул сәхнәдә концертлар алып бару өчен үзе яраткан шигырьләрен туплап барды, аларның күбесен яттан сөйләде. Үзенең чыгышлары аша халыкны тәрбияләргә тырышты. Үзешчән композитор буларак язган егермедән артык җыры халыкка таралу алды, аларның  күбесе бүген дә яратып башкарыла. Әнием Нурания белән безгә ныклы тәрбия бирделәр, сеңлем Рафилә, энем Рәшит һәм миңа югары белем биреп, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләделәр”,– дип истәлекләрен яңартты.

Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызда үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән Салих абый Хисмәтуллин 1980 елда вафат була. Яңа Кенәрдә Салих Хисмәтуллин исемен йөртүче урам бар. Яңа Кенәр укучылар иҗат йортында, “Казан арты” тарих этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аңа багышланган экспозицияләр куелган, музей фондында аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле фотолар, документлар һәм җырларының язмалары саклана.

                                                                      “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                        директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Нәсел җебен өйрәнүче

Мөхәммәт Мәһдиев музеена килүче кунакларның ниндие генә юк. Бүгенге кунак Санкт-Петербургтан ук кайткан – Ренат Зиннәтуллин. Ул төп чыгышы белән Яшел Үзән шәһәреннән, хәрби кеше. Тамырлары Казаннан, ә бабайларының нәселе Мәһдигә барып тоташа. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, бабайларының чыгышын, туган-тумачаларын төгәл барлау максаты белән Ренат хатыны Лилия, уллары Камил, Данис белән былтыр ук музейга кайтты. Ул вакытта аның мәгълүматы бик аз иде. Музей фондындагы мәгълүматлар белән тулыландырып, өстәмә материаллар табып, ул әнисе ягыннан ике йөздән артык нәсел кешесен барлап, кайберләренең фотолары һәм тулы мәгълүматлары белән әзер шәҗәрә ясап алып кайткан. Анда язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев тә бар. Чөнки Ренат — Мөхәммәт аганың әтисе Сөнгатулланың бертуганы Хәлилнең оныкчыгының малае. Ренат ясаган шәҗәрә кәгазен таратып карарга да байтак урын кирәк. Янында шатлык хисләре кичергән әнисе Земфира ханым, яраткан улы Данис, бертуганының кызы Алисә белән кайткан Ренатның бу хезмәте һәммәбезгә үрнәк.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Музейга 20 яшь!

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә ачылган музейның эшли башлавына 20 ел.

1996 елда махсус музей бинасы төзелеп, 2000 елның 6 июлендә язучының туып-үскән нигезе янәшәсендә музее ачыла. Музей ачылышында мөхтәрәм кунаклар катнаша: язучының хатыны Лилия ханым Мәһдиева-Бәширова, гаиләсе белән кызы Гәүһәр Хәсәнова, улы Искәндәр, бертуган апасы Равия Сөнгатуллина, абыйсы Рәшит ага, язучылардан Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Вакыйф Нуриев, Гөлшаһидә Ахунова, Лена Шакирҗан, җырчылар Фән Вәлиәхмәтов, Әлфис Кыямов, Арча район хакимияте, Татарстан Берләштерелгән дәүләт музее директоры Геннадий Муханов һәм авыл халкы. Музейның экспозициясен Татарстан Берләштерелгән дәүләт музееның аерым иҗат группасы төзи. Алар Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрен кабат-кабат укып, экспозиция тудыралар. Шулардан баш рәссам Фаил Зыязов, Алсу Хәйруллина, Флүрә Дәминоваларны әйтеп үтәргә кирәк.

Музейның беренче директоры Илнур Әһлиуллин эшне башлап җибәрә. Экспозициягә ике йөзгә якын предмет куела. Алар язучының балалык, үсмер һәм студент, укытучы, язучылык чорын ача, галим буларак мәгълүматлар куела, шәхси һәм иҗади тормышына киң урын бирелә, әсәрләреннән өзекләр фотолар, картиналар белән күрсәтелә, татар авылының яшәешен аңларга мөмкинлек тудырыла, илебездә булган вакыйгалар сурәтләнә.

Музей экспозициясе өч залга урнаштырыла. Бинаның ишеген ачып кергән һәркемне Мөхәммәт ага серле караш белән каршы ала, аларга үзенең иҗатында, тормышында булган кайбер мизгелләрне сөйли дә сыман.

Икенче залның бер өлеше Гөберчәк авылы тарихын сурәтләсә, татар халкының өй эче интерьерын да күрергә мөмкин, язучының әти-әнисенең төп чыгышлары, эш-гамәлләре, язмышлары сурәтләнә. Ишегалдындагы корыган алмагач кәүсәсе кеше язмышын сурәтли сыман. “Репрессия еллары” М.Мәһдиевнең әтисе күргәннәрне халыкка җиткерсә, өченче залдагы “Бөек Ватан сугышы” экспозициясе илдә барган зур көрәшне аңлата, сугышта катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат җиткерә. Бу экспозиция яшь буында патриотик хисләр тәрбияли. “Шәхси әйберләр”дә язучының кул җылысын саклаучы экспонатлар белән танышырга мөмкин: зур кызыксыну тудырган, Мөхәммәт аганың Арча педучилищесына укырга йөргән агач чемоданы, язган каләмнәре, хатлары, кулъязмалары, китаплары бар. Алар барысы бербөтен булып язучының эш-гамәлен, тормышын, иҗатын күзалларга ярдәм итә.

Музейда истәлек китабы бар. Һәркем ул китапка үз фикерен, теләген яза ала. Анда кемнәр генә язмаган да, нинди генә фикер җиткерелмәгән: гаҗәпләнү, соклану, ярату, сагыш, сагыну…

Мөхәммәт Мәһдиев музееның ачылып эшли башлавына егерме ел. Мин, Халидә Габидуллина, бу музейда унсигез ел эшлим. Шушы чорда фонд бик нык баеды: меңгә якын экспонат җыелды. Бу эштә әдипнең гаиләсе, туганнары, дуслары, язучы-шагыйрьләр, авылдашлар һәм кызыксынучылар ярдәм итә. Татар авылында кулланышта булган кайбер кызыклы әйберләрне музейга читтән килүчеләр дә тәкъдим итә. Мөхәммәт Мәһдиевнең шәкертләре аның турындагы матур истәлек-хатирәләре белән уртаклашалар, аның кешелек сыйфатларын мисалга китерәләр.”Мөхәммәт абый болай дип әйтте, тегесен киңәш итте”, – дип искә алучылар бихисап.

Музей кысаларында язучыга багышланган төрле кичәләр, мастер-класслар оештырыла, әдәби дәресләр үткәрелә. Экскурсия барышында төрле темаларга басым ясала. Мәсәлән: гомере буе табигать белән бәйләнештә булган Мөхәммәт аганың әсәрләрендә сурәтләнгән табигатькә күзәтү ясала, фотолары күрсәтелә, үткәне һәм бүгенгесе турында мәгълүмат җиткерелә. Мөхәммәт абый әсәрләрендә туган авылында, янәшәсендәге атамаларга еш мөрәҗәгать итә. Аларның урыннары билгеләнеп, картасы ясалды. Яшь буын вәкиле бу хакта белеп бетерми, шуңа күрә алар хакында мәктәп укучыларына аерым дәресләр үткәрелә. Табигать белән гармониядә булу һәркем өчен дә файдалы.

М.Мәһдиев геройларының күбесе шушы җирлектән алынган. Аларның туганнары, балалары, оныклары, күршеләре исән-сау. Шул нисбәттән музей фондына алар турында да өстәмә мәгълүматлар туплана.

Язучыбыз Татарстан АССРның 100, Арча районы төзелүгә 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыклары аралыгында яшәп иҗат иткән шәхес. Шуңа күрә әсәрләрендә шул чор вакыйгаларын күрергә, геройларының яшәешен аңларга мөмкин. Аның геройлары – әдәпле, тәртипле, тырыш кешеләр. Алар эчкерсезлек, ярдәмчел һәм гаделлекне алга сөрүче буын вәкилләре. Мөхәммәт ага аларны үзенчә хөрмәт итеп яраткан, вакыйгалар агышында кешелеклелек сыйфатларын ачып бирә алган. Мунча ягарга яратучы Камәр, ЧТЗ тракторында бөтен авыл халкын шаккатырган Кәшфи, дөнья гизгән Насыйбулла, ат җене кагылган Хәкимулласы безнең өчен дә якын, таныш кешеләр. Алар бүген дә каяндыр килеп чыгарлар да шул чор мизгелләрен сөйләрләр, вакыйгалар агышына төреп алырлар шикелле. Безгә әдәп-әхлак тәрбиясе бирерләр, гореф-гадәтләрне яңартырлар кебек. Бер буын вәкиле әсәр герое итеп сурәтләнсә, аларның бала-оныклары бүгенге тормышта көн күрә. Мөхәммәт абый исән булса, бәлки шушы ике буын кешеләрен гәүдәләндереп, яшәеш мөмкинлекләрен, хезмәтләрен чагыштырып бер әсәр язар иде.

Язучының замандашлары, сабакташлары, авылдашлары, үзе турындагы истәлек мәкаләләре язылды һәм аларның бер өлеше “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китапка тупланып, басылып чыкты. 2019 елның сентябрь аенда кызыксынучылар белән язучы эшләгән яки укыган урыннарның кайберләрендә булып, Мөхәммәт абыйның янәшәсендә йөргән күк булдык, аның белән серләштек, сокландык һәм үткәннәргә кайтып килдек. Әсәрләрендәге аерым урыннарны күрдек, андагы мохит белән таныштык. Әдәби автоэкскурсиядә язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова, туганы Җәүһәр Галимованың истәлекләре алган мәгълүматларны тагы да баетты. Язучы турында күбрәк истәлекләр барлау максатыннан мин Саба районындагы берничә авылда булып кайттым: Керәнне, Түбән Симет, Яңа Мичән авылларында. Саба ягы халкы да Мөхәммәт аганы онытмый, искә ала, хатирәләре белән бүлешә. Шушы сәяхәтләрдә алган яңа мәгълүматлар экскурсия барышында кулланылалар.

Мөхәммәт Мәһдиев музееның эшчәнлеге белән бик күпләр кызыксына. Алар дөньяның төрле почмагына сибелгән: Финляндия, Америка, Төркия кебек чит илләр, Русиянең төрле өлкә-шәһәрләреннән. Хәтта “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары да язучының тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынып, музейда булдылар. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, мәшһүр язучылар, әдипнең шәкертләре, театр артистлары музейда булу зур куаныч тудыра. Мөхәммәт аганың әсәр геройларының прототипларын күрергә, алар белән аралашырга, тормыш юллары белән якыннан танышырга теләүчеләр дә бихисап.

Музейда мәктәп укучылары еш булалар. Алар төрле теманы яктырткан рәсемнәр ясыйлар, үткәрелгән интерактив, квест уеннарда әти-әниләре белән катнашалар, мәктәптә үткәрелгән Мәһдиев укуларына әзерләнәләр, фондта булган тарих һәм яңа экспонатлар белән кызыксыналар.

Музейның киләчәге якты, матур булсын, фонды тагы да баесын, язучы турында саллырак мәгълүматлар тупланып өйрәнелсен, ул йөргән эзләр суынмасын, кызыксынучылар артып торсын дигән теләктә калам.

Халидә Габидуллина,

 М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Халык язучылары аллеясы

15 ел элек, 2005 елда Арчада Халык язучылары аллеясы ачылган иде. Соңгы вакытта Арча шәһәренең үзәгендә төзекләндерү эшләре башкарганда алар яңартылды. Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камал бюстларында алар турында кыскача мәгълүматлар бирелгән, һәрберсе янында уңайлы утыргычлар урнаштырылган.

53 ел элек…

Арча районына 90 ел

 

1967 елда узган Арча сабантуен 1966-1973 елларда Арча районы мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова һәм Арча мәдәният йорты директоры Нургаян Имаметдинов алып барганнар. Телефон аша сөйләшкән вакытта Клара Мәрдән кызы: “Ул вакытта сабантуе чын халык бәйрәме иде. Халык уеннары, бигрәк тә татарча көрәш чын күңелдән, истә калырлык итеп оештырыла, аларның барышын хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез күзәтә, җиңүчеләрне билгели. Үзешчәннәр арасында терлекчеләр дә, механизаторлар да, район интеллигенциясе дә чыгышлар ясап үз осталыкларын күрсәтә. Гомүмән Арча сабантуе язгы чәчү беткәннән соң, печәнгә төшәр алдыннан  рәхәтләнеп ял итеп ала торган бәйрәм иде,” – дип истәлекләрен сөйләде. Ул безгә шул елда оештырылган Арча сабантуе фотосын җибәрде. Бәйрәм хәзерге Арча шәһәре стадионы урынында булган.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Рәхимова Әлфия Зиатдин кызы

 

   Әй бу кәһәрләнгән сугыш чоры.

     Урладың бит бар шатлыгын.

     Гамсезлеген бала чакның.

     Ачлык, ялангачлыктан башка

     Күрмәдек яхшы чакны…

                            Газизова Мәрьям

 

Дөрестән дә, авыр сугыш еллары балачакның, яшьлекнең матур елларын урлый, күпләренең сәламәтлекләрен какшата, гаиләләрне ятим итә. Шундый тормыш юлын узган, сугыш чоры баласы, китапханәче булып эшләгән Рәхимова Әлфия Зыятдин кызы (1939) белән очраштык, күнелендә сакланган авыр хатирәләрне янәдән искә алдык.  Ул Чистай районы Каргалы авылы кызы. Урта белем алып, Алабуга техникумына китапханәчелеккә укырга керә. Укуын тәмамлагач,  эшкә бүленеш буенча Арчага эшкә кайта, Урта Сәрдә дә китапханәдә эшли башлый. Менә шул авылның Хәдис исемле егетенә кияүгә чыга. 1966 елда Арча станциясеннән йорт алып шунда яши башлыйлар. Әлфия апа 1994 елда пенсиягә чыкканчы, китапханәче булып хезмәт итә.

Яшьлеге авыр сугыш юлларына туры килә, ач-ялангыч булалар,  мәктәпкә әнисенең күтәртмәле чабатасын киеп белем алырга йөри.

“Ач. Ипигә тилмерәбез. Ашны кычыткан белән пешерә идек. Ул бит төнлә үсәргә ярата. “Кеше торганчы барыгыз, кеше чыкканчы җыегыз!” – дип, әби безне бик иртә кычыткан җыярга уята иде. Әле ул кычыткан каламы, юкмы? Шундук җыеп бетерә торганнар иде…

Көзләрен, игеннәрне җыеп алгач, әнием Миңнегаянны өчәр айга урман кисәргә җибәрәләр иде. Шул елларны, урман кискәндә, әнинең башына агач ботагы төшеп, чак кына үлми калды. Кан эчендә яткан әнине фатирга алып кайталар. Берничә көннән яңадан урман кисәргә җибәрәләр.

Тиф авыруыннан соң әниемнең еш кына биле сызлады, аяклары йөри алмас булып кала иде. Әби көянтә-чиләк белән ат тизәге алып кайтып, эссе мунча ләүкәсенә озын ләгәнгә салып, әнине шул тизәккә яткыра иде. Әни 2-3 көннән янә эшкә чыгып китә иде. Җәй көннәрендә кырмыска оясы алып кайтып, шаулап торган кайнар суга салып, бераз суынгач шунда утырта иде әнине. Файдасы яхшы була торган иде. Сугыштан соң да  ат белән тракторларга ягулык ташыды. Шуның өстенә бер көн уразасын, намазын калдырмады әнием. 90 яшькә кадәр яшәде.

И-и-и… Ачка тилмергән вакытлар бик күп булды… Шулай да, әни белән әби сәдака бирергә ярата иде. Ипи салалар, шуның берсен бер карчыкка дога кылдырыйк, дип биреп җибәрә торганнар иде”, — дип елый-елый искә ала ул сугыш чорындагы балачагын.  Әтиләре Зиатдинны 1941 елда сугышка алалар, 3 бала белән әниләре , карт әбисе ятим кала. Әниләре шушы балаларны, гаиләне туендыру өчен армый –талмый  көне-төне хезмәт куя, хәтта сәламәтлеген дә кызганмый.  Балаларны әниләре эштә булгач, әбиләре карап тәрбияләп тора. “Әтием белән әнием күргән авырлыкларны язып та, сөйләп тә бетерлек түгел”,- дип акрын гына әйтеп куя Әлфия апа.

Әтисе Зыятдин сугышта хәбәрсез югала аның. Соңрак Бриянск урманында урманында чолганышта калып, немецларга әсирлеккә эләккәне ачыклана.  концлагерьда булганы ачыклана. Исән-сау кайта дигән хәбәрне ишеткәч, әнисе хат ташучыга сөенчегә бер сарык бирә. 1945 елда әсирләрне алмашкан вакытта Зыятдин Америкага эләгеп, шунда крестьян булып эшли. 1947 елда гына туган иленә әйләнеп кайта. Әмма аларга “пленный гаиләсе” дигән тамга сугыла.  Шул сәбәпле, әтисен допроска  еш кына төнге сәгать икедә килеп ала, иртән генә кайтара торган булалар. “Шулкадәр кыйнап кайтаралар иде: көне буе немецләрдән алган ярадан түгел, тыныч тормышта үзебезнекеләр кыйнаудан сызлана иде. Бер төнне алдагы тешләрен мылтык түтәсе белән коеп тешергәннәр иде. Әтинең елый-елый “Ник исән калдым икән, ник сугышта гына үлмәдем икән” ,- дип ярсып, рәнҗеп елаулары бүгенгедәй күз алдымда. Сталин үлгәннән соң гына әтине акладылар, безне эзәрлекләми башладылар”, – дип күз яшьләрен сөртеп искә ала ул сугыштан соңгы авыр  балачагын. Әтисе Зыятдин абый кеченәдән ятим калып балалар йортында тәрбияләнеп үсә. Каргалыга кайта. 18 яшьтә 16 яшьлек ир-атсыз (әтисен сәнәкчеләр сугышында кадап үтерәләр) гаиләдә үскән әнисе Миңнегаян  апага өйләнә. Менә шундый кызганыч язмышлы кешеләр булалар Әлфия апаның әти-әнисе.

Рәхимова Әлфия Зиатдин кызының үткән тормышында караңгы, кайгылы көннәре күп булса да, бүгенге көне матур һәм якты аның. Хәдис абый белән бергәләп 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Әлфия апа Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дин сабаклары алып, үзе мәдрәсәдә укыта, 2 тапкыр Хаҗга барып кайткан. Бугенге көндә барсына да шөкер итеп, матур итеп яши бирәләр.

Гарипова Фагыйлә Әсхәдулла кызы

Гарипова Фагыйлә Әсхәдулла кызы 1914 елда хәзерге Арча районы Кече Төрнәле авылында дөньяга килә. Бик яшьли әнисез калган кыз үги әни тәрбиясендә үсә. Балалык, үсмер чорлары бары авырлыклар белән генә күңеленә сеңә. 1934 елда Гөберчәк авыл егете Гафарга кияүгә чыгып, балалар таба. Ирен Бөек Ватан сугышына озата. Шул чорда ачлык, фәкыйрьлек, авыр тормыш йөге Гариповлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Фагыйлә урак урып, башак җыя, язын шытып чыккан ашарга яраклы үләннәр җыеп, гаиләсен туендырырга тырыша, кырда калган черек бәрәңге дә җыя. Ире сугыштан кайткач, язгы-көзге чәчү вакытында пешекче булып эшли. Биш малайга гомер биргән хатын бик тырыш, чиста-пөхтә, төгәл кеше буларак, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Дини гореф-гадәтләрне саклап, намазын калдырмыйча, ел саен ураза тоткан Фагыйлә тик утыруны өнәми, йонын җегерләп балаларына оекбаш-бияләй бәйли, оста итеп камыр ризыгы пешерә, урманнан җиләк, чикләвек җыярга да ярата. Киң күңелле, туган җанлы хатын өенә кем генә кермәсен, аларны үзенең кайнар чәе, пешкән ипие белән сыйлый, тәрәзә төбе тутырып гөлләр үстерә. Матурлыкны, зәвекны аңлаган Фагыйлә Гарипова шәһәр тормышын бик хөрмәт итә, сәләтле, кыю йөрәкле, шул ук вакытта бераз кырыс та була белгән хатын һәрчак ап-ак, үтүкләнгән яулык кияргә ярата. Гайбәт сөйләүчеләрне үзеннән ерак тота, авылда үзе якын иткән кайберәүләр белән аерым аралаша, кызу холыклы хатын чисталыкны, һәрнәрсәнең үз урынында булуын ярата, буш бер генә савытны да калдырмыйча сулар тутырып куярга гадәтләнә. Таләпчәнлеге белән улларын да эш белән тәрбияли. Өч сеңлесе белән һәрчак элемтә торган, беркемне дә борчымыйча бер көн генә авырып, 1993 елда вафат булган. Аның турындагы истәлекләрне килене Кафия Әкрәм кызы барлады, балалары, оныклары, оныкчыклары Фагыйлә апаны һәрчак искә алып, сагыналар.

Заһидуллина Фагыйлә Заһидулла кызы

Заһидуллина Фагыйлә Заһидулла кызы 1924 елда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында дөньяга килә. Балалык еллары колхозлашу елларына туры килгән кыз яшьтәшләреннән калышмый, язын кычыткан, кузгалак ише үлән җыйса, кышын кул эшенә өйрәнә. Бөек Ватан сугышы чорында Югары фермада эшли, авыл хатын-кызлары белән окоп казырга да бара. Тамак туйганчы ашарга, алмашка кием булмаган чорны зур түземлек белән үтә. Сугыштан яраланып кайткан Иске Кырлай авыл егетенә кияүгә чыга, ләкин озак та үтми, авырлы килеш Фагыйлә төп нигезгә әйләнеп кайта, чөнки ире сугышта алган яраларыннан вафат була. 26 яшендә тол калган хатын улы Габдулланы тудыра һәм әнисе Хәтимә апа белән аны үстерәләр. Язмыш сынауларына бирешмичә, Фагыйлә тормыш йөген зур сабырлык белән үтә. Бертуган сеңлесе, моңлы тавышлы Фаһирә дә кияүгә чыгып, кыз таба. Ләкин авырып үлеп китә. Фагыйлә аның кызы Розаны да үзенә алып, үз кызыдай үстерә. Әнисе сукырая, үзе бригада эшенә йөри. Сабыр, ләкин үткен, үз сүзен өзеп әйтә торган хатын ирсез тормыш алып барса да, бер генә дә зарланмый. Башкалар рәтеннән хуҗалыгын нык тота, куяннар тотып, шәл бәйли. Аларны сатып, гаилә бюджетына керем кертә. Пешерергә дә яраткан Фагыйлә кич утыруларга йөреп, оекбаш-бияләйләр, хәтта кофталар да бәйли. Һәр ел саен ураза тота, Коръән ашлары үткәрә, күрше-күлән, туганнары белән бары яхшы мөнәсәбәттә аралаша. Эшкә батыр, йөзгә чибәр Фагыйлә оынкларын да тзрбияләшә, аларга гореф-гадәтләрне өйрәтә. Үзе дә улы, килене тәрбиясендә ак яулыклы әби, әни булып кадер-хөрмәттә яши. 2005 елда ул вафат була. Ләкин аны балалары, оныклары бервакытта да онытмыйлар, искә алып, рухына дога кылалар, аны сагынып яшиләр.

Вафина Хәтимә Шәфигулла кызы

Вафина Хәтимә Шәфигулла кызы хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1932 елның 19 маенда гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул 7 класс белем ала. Яшь кыз җитез, уңган булып өлгерә. Ләкин яшьүсмер чоры Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Әнисенә ияреп уракка йөри, яшьтәшләре белән башак җыя, көлтә бәйли, ындыр табагында эшли. Язын шытып чыккан үлән, басуда калган черек бәрәңге җыю да эләгә. Ләкин күңел көрлеген югалтмый, киләчәкнең яхшы булачагына ышанып яши. Сугыш чорында чыныгып үскән кызны Пермь якларына урман кисәргә дә җибәрәләр. Ул анда да сынатмый, куелган норманы үти, тырышлыгы белән башкаларга үрнәк була. Шуннан кайткач, 1958 елда авыл егете Сәгыйдуллага кияүгә чыгып, өч балага гомер бүләк итә. Урманда кадр булып та эшләргә өлгерә, Югары фермада бозаулар карый. Йомшак күңелле, ярдәмчел, кешелекле Хәтимә Вафина кул эшләрен дә үз итә, пешерергә дә ярата, тәрәзә саен гөлләр үстерә. СМУдан килгән төзүчеләр янында да хезмәт куя. Балаларына тиешле белем, тәрбия биреп, хуҗалыгын да чиста-пөхтә тота. Күрше тирәсендәге балаларны да ярата. Ишегалдына кереп уйнарга яраткан нарасыйларның күңелләрен күчтәнәчләре белән күтәрә белә. Туганлык җепләрен дә югалтмый, һәрчак аралашып, ярдәмләшеп яши. Балаларын олы тормышка чыгарып, оныклар үстерешә. Ирен соңгы юлга озатып, үзе 2010 елда вафат була. Хәтимә апаның яхшылыкларын балалары гына түгел, ә авылдашлары, күрше-күлән дә сагынып искә ала.Ул Бөек Җиңүнең 65, 70 еллыклары уңаеннан медальләр белән дә бүләкләнә.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика