Бик гадел җитәкче иде

Бүген музеебызда кунакта Мирбат Хәстиевның авылдашлары язучы Рәфкать Низамиев, Казанбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Габдрахманова Луиза апа булды.

Алар “Мирбат Хәстиев: Социалистик Хезмәт Герое, колхоз рәисе, агроном” исемендәге күргәзмә белән якыннан таныштылар. Рәфкать абый күргәзмәне күрү белән аның дулкынлануы сизелде, күзләренә мөлдерәп яшь килде: “Мирбат Хәстиевның кул астында эшләдем. Бик гадел җитәкче иде. Армиядән кайткач, Мирбат абый миңа ферма мөдире булып эшләргә тәкъдим итте, ләкин мин бик юаш, фермада эшләүче туташлар һәм ханымнар мине тыңламаслар, миңа бер трактор бирегез,- дип үтендем. Тракторда эшләдем, склад мөдире булдым, авылда сөт җыйдым”,- дип үзенең истәлекләре белән бүлеште.

Луиза апа да шундый тулы күргәзмә ясаган өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Шулай ук бу күргәзмә белән Казанбаш мәктәбе укучыларын да Мирбат Хәстиевның тормыш юлы, шәхси документлары, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш колхоз рәисе  белән якыннанрак таныштырасы килү теләген белдерде.

Рәфкать Низамиев авылдашы Мирбат Хәстиевка багышлап шигырь дә иҗат иткән.

Искә төшәсез

 Социалистик Хезмәт Герое Мирбат ага Хәстиевның

 якты истәлегенә багышлыйм.

Бик тә якын күңелемә,

Хәстиевлар урамы.

Республикага билгеле иде,

Мирбат аганың даны.

 

Куйган хезмәтләре чиксез,

Мирбат аганың кылган.

Кыр эшләре чорында ул,

Кайтып кермәде кырдан.

 

Ул җитәкләгән чорларда,

Төзелешләр гөрләде.

Ферма, гаражлар төзелде,

Колхоз үргә үрләде.

 

Тимерчелектә тынмады

Сандалда  чүкеч чыңы.

Концерт шавы клубта,

Тынмады гармун моңы.

 

Механизатор идем мин,

Ул председатель чорда.

Йөк ташыдык, иген иктек,

Тырышып басу-кырда.

 

Төнлә эшләгәгән чагында,

Вакыт та акрын үтә.

Бер төнгә икешәр тапкыр,

Ул тикшереп тә китә.

 

Күтәрт әле, күльтине дип,

Торгызыр да ятканын.

Тикшерә иде аммиакның

Трубкадан акканын.

 

Менә шулай утыз өч ел,

Чит кешегә сизелми.

Җитәкләде ул колхозны

Ару-талуны белми.

 

Туган авылым исән булсын,

Уңышларга ирешсен.

Бу юллар аның рухына,

Дога булып ирешсен.

 

Мөхәммәт Мәһдиев музее

Арча районы Гөберчәк авылы – бөтендөнья татарлары өчен таныш авыл. Чөнки бу авылда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев туган. Язучының иҗади мирасы барланып, мәгълүматлар тупланып, туган авылында, төгәлрәк әйтсәк, туып-үскән йорты янәшәсендә агач бина төзелеп, 2000 елның 6 июлендә музее ачылды.

Үзе исән вакытта ук Мөхәммәт ага туган авылында тарихи музей оештыру теләге белән хыяллана. Анда ул авылының тарихи үткәне, сихри табигате һәм ниһаять, үзенең искиткеч әсәрләре белән яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә тели. Кызганыч, язучының ул вакыттагы теләге тормышка ашмый кала…

Музей ишекләрен ачып кергән һәркемне Мөхәммәт ага үзе каршы ала сыман. Ут белән яктыртылган язучының фотосы бинага керүчеләрне серле елмаю, сынаулы караш белән каршылый. Экспозицияләр өч залга урнаштырылган. Аларга күз салсак, язучының әсәрләреннән өзекләрне фоторәсемнәрдә яки картиналарда күрергә була; кечкенә Мөхәммәт үскәндәге йорт эче, ишек алды, әти-әнисенең шәхси әйберләре, студент вакыты, армия хезмәте һәм аннан соңгы чорын күзаллау өчен куелган экспонатлар язучының иҗади тормышын төрле яклап ача дип саныйм. Эшкә йөргән дипломаты, студент чагында кулланган агач чемоданы, документлар саклаган әнисенең тартмачыгы, әтисенең шәхси тамгасы уелган мәчет таягы, кулъязмалар, башка шәхси әйберләр музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Ел саен музей фонды язучы белән бәйле экспонатларга баеп тора. Бу эштә Мөхәммәт аганың гаиләсе, туганнары зур булышлык күрсәтә. Музей экспозицияләре белән төрле яшьтәгеләр кызыксына. Бигрәк тә студентлар, мәктәп укучылары язучының иҗатына еш мөрәҗәгать итеп, төрле конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алалар, курс һәм диплом эшләре яклыйлар. Димәк, М.Мәһдиевнең һәр әсәре игътибарга лаек һәм аларда күтәрелгән темалар бүген дә көн кадагында.

“Торналар төшкән җирдә” әсәрендә М.Мәһдиев туган авылының тарихын сурәтли. Андагы һәр герой үз исеме белән бирелә. Алар – сабыр холыклы, эшчән, тырыш, булдыклы кешеләр. Язучы аларның күңел матурлыгын, җаннарының сафлыгын, илаһилыгын күрсәтә. Әсәрдә ул авыл табигатенә нык соклана, хәтта урманның һәр почмагына игътибар бирә. Чөнки урман – авыл кешесен авырлыклардан, ачлыктан саклаган урын. Андагы байлык, хәзинә кешеләргә гомерлек дәва да, ярдәм дә булып тора. Әсәрдә сурәтләнүче аксакалларның киңәшләре, яшьләрнең кичке уеннары, шәл бәйләүче киленнәре, балаларны бер йодрыкта тота белүче, төрле яклап тәрбияләүче Зөлфиясе һәм башка геройлары укучыда зур соклану тудыра, кешелеклелек сыйфатларын арттыра, башкаларга булган карашны үзгәртә.

Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре аша укучы авыл тарихына сәяхәт кыла, җирнең тәмен, ямен белеп яшәгән геройларының хезмәт сөючән, тырыш, уңган икәнлегенә инана, гаҗәеп табигатенә соклана, торналар төшә торган басу-кырларда йөри, челтерәп аккан чишмә суын күзәтә ала. Язучы әсәрләрендә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын киң куллана, моңлы җырлары белән сәнгати яктан укучыны тәрбияли, яшьлеген сагына. Мөхәммәт ага, галим буларак, күптән онытылган яки иҗатлары өйрәнелмәгән шәхесләр турындагы мәгълүматларны да дөньяга казып чыгарган кеше.

Бүгенге көндә язучы, аның әсәрләрендәге геройлары, аларның прототиплары турында музей фондына өстәмә мәгълүматлар туплана. Моның өчен Мөхәммәт аганың сыйныфташлары, студентлары, авылдашлары белән очрашулар еш оештырыла.

“Гөберчәкнең бәрәңге сабагы исе башларны әйләндерә…”, – дип язды шагыйрә Сания Әхмәтҗанова музейның истәлек китабына. Әйе шул, Мәһдиевчә әйтсәк, безнең авылда һәрнәрсә башкачарак: яз кояшы кыланчык, җәй кояшы рәхимсез, сентябрь кояшы – әдәпле, мөлаем.

Халидә Габидуллина

М.Мәһдиев музее мөдире

2019 год Театра в России Театральное Приволжье

Татарстан Язучылар берлегенә – 85 ел

2019 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе булу бәхетенә ирешкән, Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев: “Мин Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу үзәгендә Татарстан Язучылар берлеге төзелүнең 85 еллыгына багышланган тантанада катнаштым. Бу бәйрәмдә язучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм каләм ияләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Тантанада чит өлкәләрдән килгән язучыларның катнашуы һәм чыгыш ясаулары, котлау телеграммаларын укулары, концерт номерлары миңа бик ошады. Барлык язучыларның бергә җыйналган вакытын беренче күрүем, райондашларыбыз һәм башка язучылар белән очрашу миндә киләчәктә иҗат эшчәнлегенә илһам уятты. Мин юбилей елында Язучылар берлегенә алынуым белән горурланам”,– диде. Зиннур Тимергалиев сүзләренә өстәп шуны әйтәсе килә, быел Субаш Аты авылында туып-үскән күренекле журналист Риман Гыйлемханов та Язучылар берлегенә кабул ителде.

Шагыйрь Рифат Җамал: “Бәйрәмнең оештырылуы бик ошады, ныклап уйланган. Экран аша татар әдипләренең истәлекләре яңгыратылды, театр артистлары аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Бүгенге көн язучылары да чыгыш ясады, гомүмән язучы халкы рәхәтләнеп аралашты, ял итте, киләчәктә иҗат итү өчен көч җыйды. Бәйрәмгә, районыбызда туып-үскән язучылар янына Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗановның килүе, һәрберебез белән күрешеп, хәлләребезне белешеп чыгуы, бәйрәм белән котлавы безгә икеләтә шатлык булды”, –дип  искә алды.

“Без Чаллыдан ике автобус белән килдек, якташым Галиәхмәт Шаһи дә бар иде. Бәйрәмгә 400 дән артык каләмдәшләребез, кунаклар катнашты. Театр елы буларак та истә калачак елда барлык язучыларның бергә җыйналып сөйләшүе истә калачак. Бергәләшеп фотога төшүләр, үзара аралашу онытылмаслык мизгелләр булды. Оештыручыларга бик рәхмәтлемен”, – диде драматург Булат Сәләхов.

“Язучылар – алар тел сагында торучылар. Бу тантана язучыларны олылау, хөрмәтләү булды. Бөек классикларны да искә алдылар. Бәйрәмдә минем башкарган хезмәтемә бәя буларак Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның үз кулыннан алу минем өчен аеруча куанычлы булды”,- дип горурлана шагыйрь, бик күп җырлар авторы Наил Касыйм.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: “Бәйрәмнең оештырылуын уңай бәялим. Мул сыйлы өстәлләр янында сөйләшү, аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, үзебезнең фикерләрне белдерергә дә мөмкинлек булды. Зал белән сәхнә арасында элемтә булу, күңелләргә якын кешеләрне күрү онытылмаслык хисләр калдырды. Наил Касыйм сәхнәгә менеп Фәрит Хәйруллович кулыннан бүләк  алганда, Арчалар өчен горурланып, шатланып утырдым”,- дип  искә ала очрашу мизгелләрен.

Ә Язучылар берлегенең тарихын искә төшерсәк, 1934 елның 25-29 июль көннәрендә Татарстан язучыларының беренче корылтае эшләде. 85 ел эчендә Татарстан Язучылар берлеге илдә барган вакыйгаларның үзәгендә кайный, бу еллар эчендә Язучылар берлегенең илебез, халкыбыз тормышында үз урыны, җәмгыять үсешенә керткән үз өлеше бар. Кешене яшәткән, алга илткән көч – ул аның әйбер, продукция җитештерүе генә түгел, бәлки нәкъ менә иҗади сәләткә ия булуы, сәнгатьчә матур итеп сөйли, яза белүе, җыр, көй тудыруы, рәсем төшерүе һәм шул сәнгать әсәрләренә карап соклана алуы.

Ташкичү авылында туып үскән якташыбыз Мәхмүт Галәү 1934 елда беренчеләрдән булып Язучылар берлегенә керә. Язучылар берлегенең һәрбер корылтаенда идарә составы һәм рәисе сайлана. Татарстан Язучылар берлеген төрле елларда безнең якташларыбыз да, халык язучылары Гомәр Бәширов һәм Гариф Ахунов җитәкләде.  Гомәр Бәширов 1954 елда булган өченче корылтайда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара. 1974 елның май аенда Татарстан әдипләренең сигезенче корылтаенда Гариф Ахуновны язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар һәм ул 1984 елның маена кадәр эшли.

Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә составында безнең якташларыбыз Фәрваз Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуриевлар сайландылар һәм татар әдәбияты үсешенең төрле юнәлешләренә җаваплы булдылар. Ә Вакыйф Нуриев 2007 елдан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләде. Хәзерге вакытта Вакыйф Нуриев, Рөстәм Галиуллин Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзалары булып торалар.

Якташларыбызның хезмәтләрен бәяләп, аларны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр һәм алар үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр. Язучылар берлегендә әгъза булып торган якташларыбыз: Татарстанның халык язучылары Гомәр Бәширов (Яңа Сала), Гариф Ахунов (Өчиле), Мөхәммәт Мәһдиев (Гөберчәк), язучы, критик, тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллин (Ишнарат), язучы, драматург Диас Вәлиев (Казанбаш), тарихи романнар авторы, драматург, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (Ташкичү), язучы, әдәбият галиме – педагог, журналист Альберт Яхин (Арча шәһәре), әдәбият галиме, педагог, язучы Хәй Хисмәтуллин (Кысна), язучы, журналист Рафаил Төхфәтуллин (Яңа Иябаш), шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман (Кызыл Яр), шагыйрь һәм прозаик Әнәс Галиев (Кушлавыч), балалар язучысы һәм мәгариф эшлеклесе Госман Бакиров (Югары Курса), балалар язучысы, шагыйрәЗаһирә Гомәрова (Чөмә елга), шагыйрь, авыл хуҗалыгы белгече Ринат Рәхимов (Урта Сәрдә), язучы, прозаик, журналист Радик Фәизов (Дусым), язучы, прозаик Гайсә Гатауллин (Казиле), язучы, галим Тәбриз Мөбәрәков (Мөрәле), әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Бәшир (Шекә), язучы,  прозаик, укытучы Гөлчәчәк Галиева (Сеҗе), драматург, режиссёр Гафур Каюмов (Яңа Сәрдә). Югарыда әйтеп үтелгән якташларыбыз бүген дә яратып укыла торган романнар, хикәя-повестьлар, сәхнә әсәрләре, шигырь-поэмалар иҗат иттеләр, фәнни хезмәтләр яздылар. Аларның күбесе төрле телләргә тәрҗемә ителде .

Татарстан Язучылар берлегендә безнең якташларыбыз язган әсәрләре бик күпләргә үрнәк булып тора. Алар арасында иң өлкәне, балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Фәйзуллина (Шушмабаш), шагыйрь, педагог Галиәхмәт Шаһи (Шура), шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Кәче), язучы һәм публицист Равил Вәлиев (Яңа Кенәр), шагыйрь, журналист, галим-педагог Хәнәфи Бәдигый (Мөрәле), җырчы, шагыйрь Илсур Хөснетдинов (Сикертән), язучы, журналист Риман Гыйлемханов (Субаш Аты), шагыйрь, галим, педагог Рифат Корбанов (Мирҗәм),  шагыйрь, бик күп җырлар авторы Наил Касыйм (Ашытбаш), язучы, галим-педагог Гүзәл Әдһәм (Наласа), язучы, журналист Вакыйф Нуриев (Сеҗе), шагыйрә, галим, укытучы  Сания Әхмәтҗанова (Курса Почмак),  язучы, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова (Казанбаш), шагыйрә, галим-педагог Чулпан Зариф (Арча шәһәре), язучы Зиннур Тимергалиев (Сөрде) һәм иң яшь язучыбыз, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин (Наласа) Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торалар һәм үзләренең иҗатлары белән даими шатландырып яшиләр. Алар үзләренең укучылары белән даими очрашып, аралашып, әдәбият-сәнгать алдында торган бурычлар турында сөйләшеп, аңлашып торалар. Районыбызның мәдәният йортларында, мәктәп һәм балалар бакчаларында, музейларда якташ язучылар белән очрашулар матур әдәбият сөючеләрдә онытылмас хисләр уята. Районыбызда яшь талантларны барлау, аларның иҗатларын үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла. Укучылар сарае, үзәк китапханә каршында әдәби түгәрәкләр эшли.

Талантлар туып тора, Татарстан язучылар берлегенә Арча районында туып — үскән якташларыбыз даими рәвештә кабул ителер һәм алар үзләренең кызыклы, мавыктыргыч, тәрбияви әсәрләре белән безне куандырырлар дип ышанабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

                 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Алабуга-Арча

Алабуга шәһәреннән килгән профсоюз вәкилләре музеебызда кунак булды.

Файдалы очрашу

Бүген музеебызның күргәзмәләр залында Арчада яшәүче Рафис Җаббаров һәм Рифат Фәйзрахманов белән очрашу булды. Очрашуда Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев, райондагы авыл хуҗалыгы тарихы, алдынгы игенче һәм терлекчеләр, аларга багышлап күргәзмәләр оештыру турында сөйләштек.

Өлкәннәргә хөрмәт

Октябрь аенда илкүләм Өлкәннәр көне уңаеннан музеебыз коллективы, «Музей — эксдесанды» акциясе кысаларында өлкәннәр белән очрашулар оештырды. Арчада яшәүче 1940 нчы елгы Гөберчәк авылы кызы Хабибуллина Минсәвәр Заһидуллинада кунакта булдык. Минсәвәр апаны өлкәннәр көне белән котладык. Шул уңайдан Минсәвәр апа музейга тормыш иптәше Самат абыйның гармунын һәм радиосын тапшырды. Без бу бүләкләрне музеебыз фондына бик теләп кабул иттек.

Шәкертләренә ул үрнәк!

Саба районы Яңа Мичән авылында Мөхәммәт Мәһдиевнең шәкерте Сафиуллин Ринат Исламович яши. Ул — ветеран укытучы. Ринат Исламович белән очрашкач, М.Мәһдиев турында истәлекләр барладык. Ул безгә Мөхәммәт аганың кеше буларак та, укытучы-галим буларак та нинди икәнлеген сөйләде. «Фронтовиклар» әсәрендәге геройларның прототиплары турында да хатирәләре белән бүлеште. Хәтта әсәрнең төп героеның берсе Гата Сәләхиев — прототибы Тәлгать Ибраһимов белән гаилә дуслары булып, аралашып яшәүләре хакында да белдек. Кыскасы, бик тә мәгълүматлы, итагатьле ветеран укытучы белән очраштык.

«Үзебезнеке…»

Өлкәннәр атналыгы уңаеннан «Музей — эксдесанты» исемендәге акциябез белән без үзебезнең музей хезмәткәребез Габделхәй абыйга килдек. Күңелле итеп сөйләштек, яңалыклар белән бүлештек. Габделхәй абыебыз катлаулы операция кичерде, хәзер Аллага шөкер аякта. Аңа исәнлек — саулык һәм тиз арада тернәкләнүен теләп калабыз.

Яхиннар нәселеннән

Мөхәммәт Мәһдиев 1948-1949 нчы елларда Саба районы Керәнне авыл мәктәбендә  балаларга белем бирә. Ул укыткан мәктәп бинасы бүген инде юк. Аның нигезе янәшәсендә авыл клубы төзелгән. Ә мәктәпнең бинасын фотоларда гына күреп була. М.Мәһдиев Керәннедә ике гаиләдә фатирда тора. Шулар хакында хәтерләүче Рәсимә апа Яхина белән очрашып сөйләштек. Аның булачак язучы турында матур хатирәләрен белдек. Рәсимә апа хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган терлекчесе, күп еллар авыл советында халык депутаты булып та эшләгән. III дәрәҗә Дан ордены иясе, күп кенә рәхмәт хатлары, грамоталар хуҗасы безгә үзенең Яхиннар нәселеннән икәнлеген аңлатты. Нәсел шәҗәресен яхшы белә, хәтере яхшы, үткәннәр турында истәлекләре байтак. Авылның ветераны белән безне Керәнне авыл клубы мөдире Нурфия Ахунова таныштырды. Нурфия дә авылның актив кешесе икән, бөтен өлкәннәрнең халәтен белә, аңлый, алар белән һәрдаим элемтәдә тора.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика