Күргәзмәбез белән кызыксынучылар күп

Яңа күргәзмә көтелә

Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стэлла Зәкиевнаның кызы Светлана Хәбировна музеебызда булды. Мирбат Хәстиевка багышланган күргәзмә белән танышты, алга таба аның белән Стэлла Зәкиевнага багышланган күргәзмә оештыру турында сөйләштек.

Әрнәш кызы Зөләйха. 2019 ел – Театр елы

Татар профессиональ театрының формалашу тарихы төрле шәһәрләрдәге иң яхшы һәвәскәрләрне бергә туплау рәвешендә оешкан “Сәйяр” труппасы белән бәйле. “Сәйяр” ул һәр яңа әсәрне беренчеләрдән булып сәхнәгә күтәргән, төрле яклардагы табигый талантларны үзенә тарта барган, үз чоры таләпләре яктылыгында спектакльләр иҗат итеп, ил күләмендә тамашачының олы мәхәббәтен казанган труппа. Ул күчмә коллектив буларак оеша, 1908 елда бу труппага “Сәйяр” исемен “күчеп йөрүче йолдыз” мәгънәсендә Габдулла Кариевка дусты Габдулла Тукай тәкъдим иткән.

Менә шушы труппада якташларыбыз, татар театрының беренче артистлары Зөләйха Богданова һәм Нәгыймә Таҗдаровалар үзләренең беренче сәхнә адымнарын ясаганнар, зур тормыш мәктәбе узганнар, тәҗрибә туплап сәхнә йолдызларына әйләнгәннәр. Күренекле якташыбыз, драма артисткасы, режиссер Зөләйха Богданованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез .

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябрендә Казан губернасы Казан өязенең Әрнәш авылында туа. Ул сәхнә эшчәнлеген 1910 елда Габдулла Кариев һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән “Сәйяр” труппасында башлап җибәрә.  Галиәсгар  Камалның “Бәхетсез егет” спектаклендә — Гайни, “Беренче театр”ында – Факиһә, “Уйнаш”та – Мәгълүфә образларын үзенчәлекле итеп башкаруы белән беренче көннәрдән үк аерылып тора, аның сәхнә образларының социаль ягын ачуда зур сәләте һәм таланты сокландыра.

Зөләйха Богданова 1912-1918 елларда Уфа шәһәренең “Нур” труппасында эшли. Аның Жан-Батист Мольер пьесасы “Саран Хәмит” тә – Нәзифә, Гариф Богдановның “Хуҗа һәм приказчик”ында – пешекче хатын көлкеле образларын, Галиәсгар Камалның “Ир туганнар”ында — Гөлҗамал, Фатих Әмирханның “Тигезсезләр”ендә – Сәлимә драматик образларын, Мирхәйдәр Фәйзинең “Кызганыч”ында – Мәгълүфә, Галиәсгар Камалның “Каениш”ендә  — Бәдигыльҗамал  һәм башка рольләрен тамашачы җылы һәм яратып кабул иткән. Якташыбыз Зөләйха Богданова шулай ук, рус һәм бөтендөнья классиклары әсәрләрендә дә тамашачы күңелендә истә калырлык образлар тудырган: Александр Островскийның “Яшенле яңгыр”ында – Кабаниха, “Гаепсездән гаеплеләр”ендә – Галчиха, Максим Горькийның “Тормыш төбендә”сендә – Квашня, Фридрих Шилерның “Мәкер вә мәхәббәт”ендә – фрау Миллер һәм Леди Мильфорт, һәм тагын бик күп рольләр башкара. Зөләйха апа сәхнәдә үзен иркен тотуы, уйнаган рольләренең бөтен нечкәлеген, характерын ачып бирүе, бергә уйнаган артистларга уңайлык тудыруы һәм алар белән уртак тел табып уйнавы белән аерылып торган.

Гражданнар сугышы вакытында Зөләйха Богданова фронт театр группаларында уйный. Ә 1920 елдан,  ул Уфа шәһәрендә “Үрнәк” татар театр труппасында һәм 1923-1924 елларда Казанда – булачак Татар дәүләт академия  театрында хезмәт итә. 1924-1926 елларда күп кенә профессиональ артистларны республика районнарына үзешчән колхоз-совхоз театрлары оештыру өчен җибәрәләр. Алар арасында Зөләйха Богданова да була.

Ул 1924 елдан Габдулла Кариев исемендәге Буа татар театры артисткасы, 1926 -1949 елларда, Буа театрына нигез салучы һәм беренче җитәкчесе Барый Тарханов Казанга киткәннән башлап,  Буа колхоз-совхоз театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры, 1949 елда театр ябылгач,   1949-1950 елларда Буа районы мәдәният йортында үзешчән театр җитәкчесе булып эшли. Зөләйха Богданова ул елларда театрны оештыра, җитәкчелек итә, аның артисты да,  режиссеры да була. Театр коллективы куйган спектакльләр зур уңыш белән бара, тамашачыларның ихтирамын яулый,  Бөтенсоюз конкурсларында мактаулы исемнәргә лаек була.

Гомере буе Буада яшәп, театрны яраткан Фатыйх Исхаковның балаларына сөйләгән истәлекләреннән: «Әти театр турында хисләнеп, яратып сөйли торган иде. Ул сугыш алды елларында мәдәният йортында оештырылган драма түгәрәгенә йөргән, ә аның җитәкчесе Зөләйха Богданова була. Зөләйха апаның  бер күзе зарарланган була. Утынга кадалган пуля була, ул мич якканда шартлап, Зөләйха апаның күзен яралаган. Үзешчән артистларның театр тормышы кич, эштән соң башлана, әти ул вакытта парикмахер булып эшли иде. Алар атлар белән дә, җәяүләп тә төрле авылларга барып спектакльләр куйганнар. Зөләйха апа җитәкчелегендә “Зәңгәр шәл”, “Ташкыннар” һәм башка зур күләмле спектакльләрне дә уйнаганнарын хәтерлим. Шул вакытларда сәхнәдә төшкән фотолары бездә әле дә саклана. Буа дәүләт драма театры 1918-1949 елларда әйбәт кенә эшләп килгән, 2007 елдан татар театры буларак эшчәнлеген яңартты. Без әтиебезнең дә хезмәте кергән, 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Буа театры белән горурланабыз.”

Якташыбыз Зөләйха Богданова төрле характерлы образларны да, көлкеле яки драматик рольләрне дә бердәй оста башкаручы актриса булган. Ул шулай ук чит ил һәм рус классикасын да җитди образларны да уйнаган. Зөләйха Богдановага татар театрын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1926 елда ТАССРның Хезмәт Батыры исеме бирелгән. Арча шәһәренә кергән Айван авылында яңа төзелә торган урамга исемнәрен мәңгеләштерү максатында Зөләйха Богданова, Нәгыймә Таҗдарова исемнәре кушылган. Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Зөләйха Богданованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция куелган. 2019 ел – Театр елы уңаеннан оештырылган күргәзмәгә аның иҗаты белән бәйле өстәмә материаллар тупланды.

Якташыбыз Зөләйха Богданова 1950 елда вафат булган һәм Буа шәһәрендә җирләнгән. Татар театры оешкан елларда үзеннән бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле театр артисткасы Зөләйха апа Богданованың хезмәтләре югалмасын иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Татарча диктант яздык

Бүген Бөтендөнья татарча диктан акциясенә кушылдык.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең төзелүенә 85 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә эшли. Биредә төрле елларда Язучылар берлеге әгъзасы булып торган һәм бүгенге көндә Язучылар берлегендә булган якташ язучыларыбызның иҗатлары турында кызыклы мәгълүматлар тупланган.

Паспорт тапшыру

Бүген музеебызда кулларына Россия гражданлыгын раслаучы таныклык — паспорт алырга әзер булган Арча районыннан егетләр һәм кызлар җыелды.

Рәхим итегез!

Музеебызда кунак бар

Бу көннәрдә районыбызда яшәп иҗат итүче Марсель Шәрәповның шатлыгы зур. Аның “Бәхет юллыйм!” дип исемләнгән, яңа шигырьләрен, хикәяләрен һәм “Алма бакчасында” пьесасын үз эченә алган китабы дөнья күрде. Ул музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә килеп сөенече белән уртаклашты һәм яңа китабын бүләк итте. Марсель Шәрәповның музейга бүләк иткән “Әткәй тальяны” китабына кертелгән шигырьләре безгә бик ошаган иде.

“Бу китабым беренчесенә кергән шигырьләрне кабатламый. Прозада һәм сәхнә әсәрен язып карап та үземне сынап карадым. Китап укучылар “Бәхет юллыйм!”ны да яратып кабул итәрләр дип уйлыйм”,- диде ул һәм алдагы иҗат планнары белән дә уртаклашты.

Елыйсылар килгән чакта көлә белсәң,

   Матурлыкны, гүзәллекне көн дә күрсэң,

  Гүзәлләргә сокланудан шигырь үрсәң,

Гомеркәйнең асылына тиз төшенсәң,

      Авырлыктан курыкмыйча сынмый түзсәң,

  Яманлыкны яхшылыкка көн дә төрсәң,-

   Такыр булса булсын синең чалбар кесәң,

   Тулы булыр синең тормыш, бәхет касәң!

      Менә шундый тирән эчтәлекле шигырьләр язучы Марсель Шәрәповка ныклы сәламәтлек, иҗатында уңышлар телибез. Марсель, каләмең тутыкмасын, язсын да язсын!

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Бик гадел җитәкче иде

Бүген музеебызда кунакта Мирбат Хәстиевның авылдашлары язучы Рәфкать Низамиев, Казанбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Габдрахманова Луиза апа булды.

Алар “Мирбат Хәстиев: Социалистик Хезмәт Герое, колхоз рәисе, агроном” исемендәге күргәзмә белән якыннан таныштылар. Рәфкать абый күргәзмәне күрү белән аның дулкынлануы сизелде, күзләренә мөлдерәп яшь килде: “Мирбат Хәстиевның кул астында эшләдем. Бик гадел җитәкче иде. Армиядән кайткач, Мирбат абый миңа ферма мөдире булып эшләргә тәкъдим итте, ләкин мин бик юаш, фермада эшләүче туташлар һәм ханымнар мине тыңламаслар, миңа бер трактор бирегез,- дип үтендем. Тракторда эшләдем, склад мөдире булдым, авылда сөт җыйдым”,- дип үзенең истәлекләре белән бүлеште.

Луиза апа да шундый тулы күргәзмә ясаган өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Шулай ук бу күргәзмә белән Казанбаш мәктәбе укучыларын да Мирбат Хәстиевның тормыш юлы, шәхси документлары, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш колхоз рәисе  белән якыннанрак таныштырасы килү теләген белдерде.

Рәфкать Низамиев авылдашы Мирбат Хәстиевка багышлап шигырь дә иҗат иткән.

Искә төшәсез

 Социалистик Хезмәт Герое Мирбат ага Хәстиевның

 якты истәлегенә багышлыйм.

Бик тә якын күңелемә,

Хәстиевлар урамы.

Республикага билгеле иде,

Мирбат аганың даны.

 

Куйган хезмәтләре чиксез,

Мирбат аганың кылган.

Кыр эшләре чорында ул,

Кайтып кермәде кырдан.

 

Ул җитәкләгән чорларда,

Төзелешләр гөрләде.

Ферма, гаражлар төзелде,

Колхоз үргә үрләде.

 

Тимерчелектә тынмады

Сандалда  чүкеч чыңы.

Концерт шавы клубта,

Тынмады гармун моңы.

 

Механизатор идем мин,

Ул председатель чорда.

Йөк ташыдык, иген иктек,

Тырышып басу-кырда.

 

Төнлә эшләгәгән чагында,

Вакыт та акрын үтә.

Бер төнгә икешәр тапкыр,

Ул тикшереп тә китә.

 

Күтәрт әле, күльтине дип,

Торгызыр да ятканын.

Тикшерә иде аммиакның

Трубкадан акканын.

 

Менә шулай утыз өч ел,

Чит кешегә сизелми.

Җитәкләде ул колхозны

Ару-талуны белми.

 

Туган авылым исән булсын,

Уңышларга ирешсен.

Бу юллар аның рухына,

Дога булып ирешсен.

 

Мөхәммәт Мәһдиев музее

Арча районы Гөберчәк авылы – бөтендөнья татарлары өчен таныш авыл. Чөнки бу авылда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев туган. Язучының иҗади мирасы барланып, мәгълүматлар тупланып, туган авылында, төгәлрәк әйтсәк, туып-үскән йорты янәшәсендә агач бина төзелеп, 2000 елның 6 июлендә музее ачылды.

Үзе исән вакытта ук Мөхәммәт ага туган авылында тарихи музей оештыру теләге белән хыяллана. Анда ул авылының тарихи үткәне, сихри табигате һәм ниһаять, үзенең искиткеч әсәрләре белән яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә тели. Кызганыч, язучының ул вакыттагы теләге тормышка ашмый кала…

Музей ишекләрен ачып кергән һәркемне Мөхәммәт ага үзе каршы ала сыман. Ут белән яктыртылган язучының фотосы бинага керүчеләрне серле елмаю, сынаулы караш белән каршылый. Экспозицияләр өч залга урнаштырылган. Аларга күз салсак, язучының әсәрләреннән өзекләрне фоторәсемнәрдә яки картиналарда күрергә була; кечкенә Мөхәммәт үскәндәге йорт эче, ишек алды, әти-әнисенең шәхси әйберләре, студент вакыты, армия хезмәте һәм аннан соңгы чорын күзаллау өчен куелган экспонатлар язучының иҗади тормышын төрле яклап ача дип саныйм. Эшкә йөргән дипломаты, студент чагында кулланган агач чемоданы, документлар саклаган әнисенең тартмачыгы, әтисенең шәхси тамгасы уелган мәчет таягы, кулъязмалар, башка шәхси әйберләр музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Ел саен музей фонды язучы белән бәйле экспонатларга баеп тора. Бу эштә Мөхәммәт аганың гаиләсе, туганнары зур булышлык күрсәтә. Музей экспозицияләре белән төрле яшьтәгеләр кызыксына. Бигрәк тә студентлар, мәктәп укучылары язучының иҗатына еш мөрәҗәгать итеп, төрле конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алалар, курс һәм диплом эшләре яклыйлар. Димәк, М.Мәһдиевнең һәр әсәре игътибарга лаек һәм аларда күтәрелгән темалар бүген дә көн кадагында.

“Торналар төшкән җирдә” әсәрендә М.Мәһдиев туган авылының тарихын сурәтли. Андагы һәр герой үз исеме белән бирелә. Алар – сабыр холыклы, эшчән, тырыш, булдыклы кешеләр. Язучы аларның күңел матурлыгын, җаннарының сафлыгын, илаһилыгын күрсәтә. Әсәрдә ул авыл табигатенә нык соклана, хәтта урманның һәр почмагына игътибар бирә. Чөнки урман – авыл кешесен авырлыклардан, ачлыктан саклаган урын. Андагы байлык, хәзинә кешеләргә гомерлек дәва да, ярдәм дә булып тора. Әсәрдә сурәтләнүче аксакалларның киңәшләре, яшьләрнең кичке уеннары, шәл бәйләүче киленнәре, балаларны бер йодрыкта тота белүче, төрле яклап тәрбияләүче Зөлфиясе һәм башка геройлары укучыда зур соклану тудыра, кешелеклелек сыйфатларын арттыра, башкаларга булган карашны үзгәртә.

Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре аша укучы авыл тарихына сәяхәт кыла, җирнең тәмен, ямен белеп яшәгән геройларының хезмәт сөючән, тырыш, уңган икәнлегенә инана, гаҗәеп табигатенә соклана, торналар төшә торган басу-кырларда йөри, челтерәп аккан чишмә суын күзәтә ала. Язучы әсәрләрендә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын киң куллана, моңлы җырлары белән сәнгати яктан укучыны тәрбияли, яшьлеген сагына. Мөхәммәт ага, галим буларак, күптән онытылган яки иҗатлары өйрәнелмәгән шәхесләр турындагы мәгълүматларны да дөньяга казып чыгарган кеше.

Бүгенге көндә язучы, аның әсәрләрендәге геройлары, аларның прототиплары турында музей фондына өстәмә мәгълүматлар туплана. Моның өчен Мөхәммәт аганың сыйныфташлары, студентлары, авылдашлары белән очрашулар еш оештырыла.

“Гөберчәкнең бәрәңге сабагы исе башларны әйләндерә…”, – дип язды шагыйрә Сания Әхмәтҗанова музейның истәлек китабына. Әйе шул, Мәһдиевчә әйтсәк, безнең авылда һәрнәрсә башкачарак: яз кояшы кыланчык, җәй кояшы рәхимсез, сентябрь кояшы – әдәпле, мөлаем.

Халидә Габидуллина

М.Мәһдиев музее мөдире

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика