Колхозның уңган кызы

– Үз вакытында “Колхозның уңган кызы” исеменә лаек булган кеше мин, – дип сүз башлады Җүәйрә апа. –1937 нче елда Гөберчәк авылында Галимулла һәм Мәрфуга гаиләсендә туганмын.Без өч кыз үстек: Фирдәүсә, мин, Хөмәйрә. Әтиебез Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булды. Ятимлек ачысын күреп, әниебезгә терәк булып, эшләп үстек, ул вакытның бөтен авырлыгын үз җилкәбездә кичердек.

Җүәйрә апа Сикертән мәктәбендә җиде класс белем ала һәм колхозда эшкә кала. Яшь кыз яшьтәшләре белән эшли дә, кичләрен су буенда күңелле кичәләрдә катнаша. Ул тавык фермасында эшли. Минсәгыйрә Минсафина белән тавыклар тәрбияләп, планнарны арттырып үтиләр. Колхозда куяннар фермасын бетергәч, анда эшләгән Тәнзилә апа Әминова белән дә бергә эшләргә туры килә аңа. Тырыш кызның хезмәте үз нәтиҗәсен озак көттерми, Тәнзилә апа белән Җүәйрә апаны бүләклиләр. Хәтта кызның уңганлыгын, тырышлыгын исәпкә алып, коммунистлар партиясенә дә кабул итәләр. “Бик актив идем, бер генә кушкан эштән дә йөз чөермәдем, барысына да җитешергә тырыштым. Җыелышларда колхоз рәисе Габделбәр Фәйзрахманов мине гел мактый иде: “Эзеннән китте бу кыз, бик тырыш, уңган”, — ди. Әнисе Мәрфуга апа бик җитез хатын булган.

Элек һәр авылда колхоз радиолары булган. Колхозда нинди яңалык бар, кемнәр эшкә чыкмаган, ә кемнәр тырышып хезмәт куйган – һәрбер эшкә анализ ясап, сөйли торган булганнар һәм концерт номерлары да яңгыратканнар. Шулвакытта Җүәйрә апаны гел мактап, аны башкаларга үрнәк итеп куйганнар. Җитәкчеләрнең мондый юл белән эшләве үзенә күрә кемнәр өчендер стимул булып торса, кайберәүләргә бераз шелтә дәэләккән. Җүәйрә апа Гөберчәк авылы егете Хәсбиуллага кияүгә чыга, дөньяга өч бала китереп, аларны тәрбияләп, укытып, олы тормышка чыгаралар. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булып, ятим үскән Хәсбиулла бик тырыш, тыныч холыклы кеше була. “Акыл иясе иде ул. Кулыннан бар эш тә килә иде. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән ул. Өй салганда тәрәзәләр, аның йөзлекләрен, түшәм-сайгакларны үзе ясады. Өйнең һәр почмагында аның кул җылысы саклана.Кулына нәрсә тотса да, нәтиҗәсе гел күз алдында булды. 26 ел кайнана белән бергә яшәдек”, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Тавык фермасы бетерелгәч, Җүәйрә апа бозаулар карарга керә. Аларның төрлеләрен караган ул. Фәрзәнә, Рузия, Газизә, Нурания апалар белән бергә эшли. Өлкәннәрдән тәҗрибә ала. “Кышын фермаларда суык булыр иде. Бозаулар кечкенә, сөт эчә торганнары да җитәрлек. Шул вакытларда Фәрзәнә яннарына кереп, бозауларны йөгертә торган иде. Туңмасыннар, хәрәкәтләнсеннәр диеп шулай эшли иде ул. Бозауларыбыз да аның сүзен тыңлап, уйнап чабарлар иде. Әз генә кәефләре китсә, табиб Закир абый Хәкимҗанов һәрвакыт янда булды, кирәкле уколларын ясап, даруларын бирә торган иде. Эшләгәндә авыр булса да түздек, күңелле вакытлары да бар иде инде аның. Ирем белән илле ел бергә яшәдек. Байлык артыннан кумадык, булганына шөкер итеп, риза була белеп яшәдек. Балаларыбыз да өй тирәсендә, абзардагы малларны карап, бакча эшләрендә булышып, эшләп үстеләр. Һәркайсы үз гаиләсе, балалары белән. Өйдә улым Илгиз белән яшим. Аның да кулыннан килмәгән эше юк. Бер тик тормый, гел хәрәкәттә. Эштән кайткач, агач эше белән мавыга, бакчадагы эшләрне дә ярата. Кызларым гел кайтып, хәлне белеп торалар”, – дип искә алды һәркайсын Җүәйрә апа.

Җүәйрә апа белән моңарчы да очрашканым бар иде. Ул вакытта миңа үзе язган шигырьләрен биргән иде. Мин кызыксынып, аның язганнарын баскан җирдән укып чыгып, сораган идем: “Син боларны ничек язасың?”

– Кайвакытта уйларга бирелеп утырам, борчулар да килмәде түгел. Менә шундый вакытта күңелемдә шигырь юллары йөгереп уза. Аларны тиз генә кәгазь битенә төшермәсәң, онытылып та китәләр. Бервакыт йокларга яттым. Берни турында да уйламадым, борчылмадым, ә шулай да күңелемдә үзеннән-үзе сүз тезмәләре йөгерә башлады. Торып языйм дисәм, шул арада онытылып та китте. Әллә төш күрдемме икән дип тә уйлап куйдым. Юк, күзләрем бит ачык. Кире урыныма ятыйм әле, бәлки яңадан килерләр, язармын дип уйладым. Нишләптер кире килмәделәр. Сөйләшкәндә рифма белән сөйләшә торган идем. Аның ничек шулай әйтелгәнен аңлата да алмыйм. Аллаһы тәгаләнең кодрәтедер инде ул.

Җүәйрә апаның кызы Ленария белән ун ел буе бергә укыдык. Әтисе шикелле тыныч холыклы, сабыр, тырыш кыз ул. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә гаиләсе белән яши. Мин аннан да әнисе турында сораштым, чөнки Җүәйрә апа үзе турында бик әйтеп бетерәсе килмиме, әллә инде читенсенә, әллә мактану булыр дип ояла, белмим, артыгын сөйләми. Шуңа күрә геройларымның балаларына мөрәҗәгать итәм. Ленария сөйли: “Әни вакыты белән кистереп кенә әйтеп куя, аптырап каласың. Бу сүзләрне әни әйттеме икән дип. Чөнки ул аз сүзле кеше. Әбиебез бик кырыс кешеиде. Әни аның белән уртак телне таба белде. Аз сүзлелеге, бәлки, бәхәсләрдән саклап калгандыр. Сабырлыгы да күзгә ташлана. Аннары тавык фермасында эшләгәндә әни янына бара идек. Анда усал әтәчләр күп иде, алар безне чукыйлар, без чыркылдашабыз, әни шулвакытта җайлап кына әтәчләрне куып җибәрә, ә без урамга чыгып йөгерәбез. Һәрнәрсәнең җаен белеп, ипләп кенә эшләргә яратты ул. Әти дә акрын, аз сүзле, ипле кеше иде. Безгә бер кычкырып та эндәшми иде ул”.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Афәрин, Гөлүсә!

Яшьләребезне китап укымый, интернет дөньясына  чумганнар дияргә яратабыз. Монда хаклык та бар билгеле. Ләкин яшьләрнең барысын да бер калыпка салырга ярамый. Мисалга юристлык һөнәренә укучы Гөлүсә Рәүпованы китерер идем. Ул кечкенәдән Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатына гашыйк булып, аның һәр әсәрен укып чыккан. Бүгенге көндә дә аның иҗатына кагылышлы мәгълүматлар белән кызыксына. Язучы турында күбрәк белү максатыннан ул үзенең кыз туганы белән М.Мәһдиев музеена килде. Кызлар экспозиция белән якыннан танышкач, үзләрен тагын да бәхетле итеп санауларын әйттеләр, уй-фикерләрен музейның истәлек китабына да яздылар.

 

«Ахун» чишмәсен чистарту

Күңелле экскурсия

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 курс студентлары музеебызда булып киттеләр. Эчтәлекле экскурсия тыңлап фикер алыштылар, үзләренә файдалы мәгълүмат алдылар.

Онытылмаслык мизгелләр

14 сентябрьдә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп  “Татар кызы–2019 “ бәйгесендә катнанашучы кызлар  музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Районыбызда туып-үскән язучыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре турында белүләре, татар телендә әйбәт сөйләшүләре, үзара җылы мөнәсәбәтләре, зәвыклы милли киемнәре белән алар бездә онытылмаслык  истәлекләр  калдырдылар.

          “Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

«Татар кызы — 2019» Арчада кунакта

«Татар кызы — 2019» бәйгесенең ярымфиналында катнашучы, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән чибәр кызлары «Музей йорт»та кунакта булдылар.

 

Ул балаларны ярата

Орнашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәре янындагы  Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче Флера Мәрданова яңа чыккан “Әкиятләр” китабын музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырды. Төрле тәрбияви темаларга язылган әкиятләргә төсле рәсемнәр ясалып, матур итеп бизәлеп чыгарылган бу китап һәр баланы кызыктырырлык. Аны кулына алган һәр бала ахырынача укып чыкмыйча түзә алмас.

Якташыбыз Флера Мәрданова Түбән Мәтәскә мәктәбендә укучылар белән очрашып “Әкиятләр” китабын һәр балага бүләк итте. Укучыларның шатлыгын күреп, язучы буларак ул бик сөенде, татар телебезне сакларга һәм баета барырга кирәклеген төшендерергә тырышты.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Һәркем кызыксына

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә килүчеләр язучы, тәрҗемәче  Гәүһәр Хәсәнованың юбилее уңаеннан, тормыш юлы һәм иҗатына багышлап оештырылган күргәзмәсен яратып карыйлар. Аның әтисенең иҗатын барлап чыгарган һәм үзе тәрҗемә иткән әсәрләре тупланган китапларын, фотолар, газета-журналларда чыккан мәкаләләрне кызыксынып өйрәнәләр.

«Мәрхәмәтле Җир»

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

   Туган җир, Туган як — безнең өчен иң якын, иң кадерле. Аның чисталыгын саклау һәркемнең изге бурычы. Музей хезмәткәрләре “Осенняя неделя добра” акциясе уңаеннан музей территориясен җыештыру оештырды. Анда һәркем теләп катнашты.

Әдәби автомарафон «Әтием эзләреннән…»

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан  “Әтием эзләреннән…” исеме астында әдәби автомарафон оештырды. Мәртәбәле кунаклар арасында  язучы М.Мәһдиевның кызы Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова, язучының бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нуриев, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Риман Гыйлемханов бар иде. Шулай ук бу сәяхәттә Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә катнашты.

Автомарафон музеебызның  әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге күргәзмәне караудан,  Арча үзәгендәге язучылар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәк салудан башланып китте.  Киләсе тукталыш М.Мәһдиев укыткан Казанбаш мәктәбендә булды. Нәкъ тә шушы авылда Мөхәммәт Мәһдиев үзенең булачак тормыш иптәше Лилия ханымны очрата, аларның кызлары Гәүһәр дөньяга килә . Камалов Ришат Ренатович җитәкчелегендәге мәктәп коллективы кунакларны зур әзерлек белән каршы алды. Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров Гәүһәр ханымны юбилее белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бөек Ватан сугышы елларында М.Мәһдиев укыган Арча педагогия училищесы урнашкан Үрнәк авылында да тукталыш ясалды. Арча аграр- сәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Камалутдинов Рифкать Рафаил улы күргәзмә белән таныштырды, кунаклар хәтирәләре белән дә уртаклаштылар. Язучының әсәрләрендә телгә алынган наратлар янында басып тору безнең өчен үзе бер дулкынландыргыч мизгел иде.

Сәяхәтебезне дәвам итеп, басу-кырлар аркылы М.Мәһдиевның хезмәт юлы башланган Сеҗе мәктәбенә юл алдык. Табигатнең матурлыгына хозурланып, Мөхәммәт аганың әсәрләрен янәдән бер искә төшердек. Укытучылар да, укучылар да язучы турындагы истәлекләрне саклыйлар, аның белән горурланалар.

Сикертән мәктәбендә безне “яшь Мөхәммәт” каршы алды, укучылар язучының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп, һәрберебезне дә сокландырдылар.

Гөберчәк авылында М.Мәһдиевнең каберенә зиярат кылдык. М.Мәһдиев музеенда автомарафончыларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы каршы алды.

Автомарафонда катнашучыларны һәр мәктәп коллективы да ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Мәктәпләрдә язучыга багышлап төзелгән күргәзмәләр булу, балаларның аның иҗатын белүләре һәм кызыксынулары һәрберебезнең дә күңеленә хуш килде.

Үзенең юбилей көне уңаеннан Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева район халкы исеменнән күпсанлы котлаулар кабул итте һәм автомарафонны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бу сәяхәтне оештыручы М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыямовнага һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика