Ватан бер генә

Ватан бер генә – мәкалә. Татарлар Русия җирләрен чит ил дошманнарыннан саклауда һәрвакыт батырлык күрсәтеп килгән. Язучы М.Мәһдиев тарих мәгълүматлары аша татарларның Грюнвальд сугышы вакытында да тиз йөрешле дала атлары белән рыцарьларга көтмәгәндә һөҗүм итүләрен һәм аларны туктатуларын белә. Ул вакыттагы “Аң”, “Шура” журналлары бу хакта халыкка мәгълүмат җиткерә. Хәтта Наполеон татарларга мөрәҗәгать белән чыга: ул татарларның Ватанына мәхәббәтләре көчле булуын җиткерә. Русия мөселманнарына каршы мөнәсәбәттәге мәкаләләрне еш бастыручы “Казанский телеграф” газетасы да Ватан өчен сугышта татарларның бердәм булуын таный. Мондый күренешкә Г.Тукай да игътибар итә. Димәк, бердәмлек, татулык татар халкының канына электән салынган. Шул чор татар басмалары да бу хакта дәшмичә кала алмый. Ватанның милләте юк, син кайсы милләт кешесе булуына карамастан, Ватаныңа тугры булырга, аны дошманнардан сакларга, патриот булырга тиешсең. Ләкин Казан жандармериясе татарларның бу дәрәҗәдә ватанпәрвәрлегендә берәр хәйлә юкмы икән диеп шикләнә һәм күзәтү оештырыла. Язылган һәр мәкалә, һәр әдәби әсәр жандармерия тарафыннан тикшерелә, җентекләп өйрәнелә башлый. Бу хакта Г.Тукай да үз фикерен шигырь юллары белән халыкка җиткерә. Ләкин ни генә булмасын, татар халкы беркайда да югалмый, Ватанын сатмый, төрле милләт вәкиле белән дус-тату булып, кулны-кулга тотып эшли, яши, көрәшә. Моны 1812 һәм 1941-1945 нче елгы сугышлар да раслады. Димәк, автор әйткәнчә, Ватан – кеше өчен бер генә… Ватан уртак, анда яшәгән кешеләрнең хокуклары тигез дигән сүз.

Чыганак: Мәһдиев М. Ватан – бер генә…// Мәдәни җомга. – 2012 ел. – 7 сентябрь.

Габидуллина Х.

Әнкәй

Әнкәй – кечкенә хикәядә килен белән кайнана арасындагы мөгалләмә темасы. Чит йортка килгән килен кеше кайнанага “әнкәй” дип дәшәргә ияләнә алмавы ул гадәти күренеш. Чит анага андый сүзне әйтү ят кебек, чөнки җир йөзендә бала өчен әни ул бер генә. Ләкин иреңне яратасың икән, аның әнисен дә хөрмәт итәргә тиеш буласың. Бу тормышның язылмаган кануны. Хикәядә гәүдәләндерелгән килен – Ләләгә ире “әнкәй” дип әйтү өчен көндәлек бурыч куя: ун мәртәбә бу сүзне әйтергә. Ләлә төрле юллар белән “әнкәй” сүзен кулланырга тырыша, чөнки көндәлек бурыч үтәлмәсә, әтиләренә кунакка бару кичектереләчәк. Мондый юл белән Каюм килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәтне ныгыта һәм киләчәктәге тормышларына тыныч, төпле нигез кора.

Чыганак: Мәһдиев М. // Сайланма әсәрләр: 5 томда, төз.Г.Хәсәнова. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2009. – 431 б; Мәһдиев М. Әнкәй // Шәһри Казан. – 2015, 10 апрель, №37.

 Габидуллина Х.

Шәймуллин Салих

Шәймуллин Салих (1930-1994) – М.Мәһдиевнең күршесендә туып-үскән егет. Гомер буе шофёр булып эшләгән. Җор телле, шаян, тапкыр, такмаклар чыгарып җырларга яратучы, тырыш, эшчән, Куйбышев исемендәге колхозга беренче тапкыр йөк машинасы алып кайтучы Салихка язучы үз мәкаләләрендә дә урын бирә. Чөнки ул аның замандашы, күршесе, әңгәмәдәше булып яшәгән. М.Мәһдиевне авыл, колхоз яңалыклары белән һәрдаим таныштырып, язучыга язар өчен җирлек биргән кеше. Салих Шәймуллинның әнисе Камәр түти, туганнары язучының “Торналар төшкән җирдә”, “Каз канаты” әсәрләренә герой итеп алынган. Автор киләчәк буын вәкиле авылдашларын белергә, авыл тарихы белән кызыксынырга тиешлекне аңлатырга тели.

Әдәбият: Габидуллина Х. Буыннар язмышы // Татарстан яшьләре. – 2019. – 28 февраль.; Габидуллина Х. Моңсу хикәя // Арча хәбәрләре. – 2019. – 22март.; Мәһдиев М. Авыл алга карый // Социалистик Татарстан. – 1984. – 21 август.– №192.
Габидуллина Х.

«Мәрфугатти — урман карчыгы»

«Мәрфугатти — урман карчыгы», — дип язды М.Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә. Йөз яшьтән күбрәк гомер кичергән Мәрфуга — ачы язмыш хуҗасы. Өч улы Бөек Ватан сугышында бер-бер артлы һәлак булып, унбер оныгы ятим кала. Балаларын югалту хәсрәтен ул бары тик  хезмәт белән генә онытып торган. Киленнәренә дә зур терәк һәм ярдәмче булып яшәгән. Оныкларының чын кеше булып үсүләрен теләгән.  Мәрфуга апа кырыс, ләкин гадел кеше булган. Дәү әниләре турында аның оныкчыклары Наилә Әхмәдиева, Энҗе Абдуллина бары җылы фикердә. Мәрфуга апаның төп нигездә яшәгән оныгы Харис абый Мөхәммәт Мәһдиев белән еш аралашкан кеше. Ул гомер буе механизатор булып эшләгән. Язучыга үзенең истәлек-хатирәләре белән дә ярдәм иткән. М.Мәһдиев аңа үзенең култамгасы белән «Ут чәчәге» китабын бүләк итә. Еллар үтү белән бу китап музей фондына алынды. Мәрфуга апаның оныкчыклары М.Мәһдиев музеена килеп, әтиләре Харис абыйга бирелгән китапны кабат күздән кичерделәр һәм күңелләрендә үткәннәрне яңарттылар. Мәрфуга апа, әтиләре Харис абый һәм дә бик күпләрне дәвалаган әниләре Миңсәгыйрә апа турында да истәлекләр сөйләделәр.

Кызыклы экскурсия

17 июнь көнне Арча шәһәренең  алтынчы мәктәбе каршында эшләүче җәйге “Акчарлак” лагеренда ял итүче балалар ике төркемгә бүленеп музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Алар Габдулла Тукай әкиятләре буенча әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, балаларның тирән белемле булулары ачыкланды. Һәр бала әти-әниләренең  авылында туып-үскән язучылар белән кызыксындылар, аларны белүләрен күрсәттеләр. Үзләре катнашында үткәрелгән экскурсияләр барышында укучылар язучыларыбыз һәм сәнгать эшлеклеләре турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Очрашу “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Балаларны алып килгән лагерь тәрбиячеләренә һәм Арча педагогия көллиятенең практика үтүче студентларына рәхмәтебезне белдерәбез.

Татар театры артистлары Мөхәммәт Мәһдиев нигезендә

Г.Камалның туган авылында «Көтелмәгән кунак» фильмының дәвамын төшерәләр. М.Мәһдиевтә белем алган Нурания Җамали җитәкчелегендәге Г.Камал, Чаллы, Әлмәт театрларының артистлары —  бу фильмның актерлары. Фирая Әкбәрова, Илдус Әхмәтҗанов, Хәлимә Искәндәрова, Инсаф Фәхретдинов М.Мәһдиев музеенда булырга да өлгерделәр. Илдус Әхмәтҗанов Мөхәммәт ага белән бәйле булган истәлек-хатирәләре белән дә уртаклашты.Язучының туган ягы белән якыннан танышу аларга зур ләззәт һәм рухи байлык өсти.

Барда-җыенда безнең күргәзмә

15 июнь көнне Пермь өлкәсе Барда районында музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге “Барда-җыен”да катнашучыларга “2019 – Россиядә Театр елы” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте.

Дуслык күпере

                                                                         Гашыйк булырсыз ла Барда якка,

                                                                                     Туган якны безнең күрсәгез.

                                                                     Сәфәрләргә чыгып, безгә керми,

                                                                  Кунак булмый узып китмәгез.

                                                                                           Наил Габдушев

 

15 июнь көнне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җитәкчелегендәге делегация шушы шигырьдә макталган Барда районында кунакта булды. Быел Барда җыены Пермь өлкәсе сабантуе буларак зурлап үткәрелде. Безнең делегация Барда муниципаль районы башлыгы Хәлил Газбуллович Алапанов җитәкчелегендә Пермьнән килгән дәрәҗәле кунакларны чәк-чәк белән каршы алды, колгага Арчаның сабантуй сөлгеләрен бәйләү күренешен оештырды, һәрберсенә “Арча сабантуе” дип язылган сувенир сөлгеләр бүләк итте. Гармунчылар ансамбле һәм  егетләр, кызлар оештырган татар биюләре кунаклар күңеленә хуш килде.  Алар шулай ук “Казан арты” тарих-этнография музее оештырган “2019 ел – Россиядә Театр елы” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.

Бәйрәмгә килүчеләр күргәзмәдә Арча районында туып-үскән театр артистлары, драматурглар, режиссерлар белән танышканда Габдулла Тукайның портретын, “Театр” шигырен, аның әкият геройларын, яннарында чын шүрәленең шаярып йөрүен күргәч сөекле Тукаебызның бабасы Зиннәтулла Әмировның Кышкар мәдрәсәсендә белем алуы һәм Өчиле авылында 1864-1909 елларда муллалык итүе белән горурланып алдылар. Әйе, Бардада Зиннәтулла хәзрәтне дә, аның оныгы Габдулла Тукайны да зур ихтирам белән хәтерләрендә саклыйлар. Тукай паркында куелган шагыйрьнең бюсты, Барда гимназиясенең Тукай исемен йөртүе, үзәк китапханәдә Г.Тукай музее булу шуны дәлилли. Арча-Барда дуслыгы 1993 елдан бирле дәвам итә, аның төп сәбәпчесе, билгеле булганча Габдулла Тукай. Сөекле шагыйребез безне аралаштыра да, күрештерә дә, берләштерә дә.

Бәйрәм Пермь өлкәсенең һәрбер районыннан, Татарстан һәм Башкортстаннан, шулай ук Барданың үз оешмаларыннан килгән кунакларның парады белән башланды. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Барда районы татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Сәлим Назин һәрвакыт безнең белән аралашырга вакыт таба, Барда җыенын башлап җибәргәндә: “Бәйрәмне ачу тантанасын Арчада күреп кайткач шулай оештыра башлаган идек. Хәзер инде елдан-ел осталык арта, районыбызның балалары, яшьләре катнашында менә нинди әдәби-музыкаль күренешләр күрсәтелә”, — ди ул горурланып. Әйе, карап өлгереп булмый, мәйдан тулы биючеләр, төрле милләтләрнең дуслыгын чагылдыралар, сабантуй элементларын күрсәтәләр. Бәйрәмгә килүчеләрне Барда районы җитәкчелеге, килгән кунаклар котладылар. Татарстан Республикасы исеменнән Рамил Гарифҗанов Барда-җыенда катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның котлавын җиткерде.

Барда-җыенда ат чабышлары игътибар үзәгендә, аны бөтен халык карый, чөнки ул үзәк мәйданда үткәрелә, концерт номерлары белән аралашып бара. Ә көрәш, төрле спорт ярышы, милли уеннар аерым урыннарда үткәрелә, балалар өчен махсус мәйданнар эшли.

Мәйданга  Татарстан һәм Башкортстаннан килгән кунаклар өчен “Дуслык күпере” дип исемләнгән  аерым сәхнә куелган иде. Ике тугандаш халыкның сәхнә осталары үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән Барда-җыенга килгән халыкны ял иттерделәр.Безнең районнан килгән “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле, “Ләйсән” халык вокаль ансамбле, “Талисман” бию коллективы, аерым җырчылардан Сөмбел Заһидуллина, Дамир Гасыймов, Рәмзия Гайфуллина, Рузәл Галимовларның чыгышлары, сүз остасы Фәния Хәнәфиеваның концертны матур итеп алып баруы һәркемгә ошады. Район мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Мөхетдинов ике сәхнәдәге чыгышларны оста итеп оештырырга  да, фотога төшерергә дә, кунакларның күңелен күрергә дә өлгерде. Чөнки безнең сәнгать осталарыбыз Барда-җыенының үзәк сәхнәсендә дә чыгыш ясап, килгән кунакларның күңелләрен күтәрделәр, бәйрәмгә ямь өстәделәр, аларның җырлары, башкарган биюләре милләттәшләребез күңелендә озак сакланыр әле.

“Дуслык күпере” сәхнәсе янында Арча уңганнары җитештергән сувенирларны сату гөрләп барды. Бәйрәмгә килүчеләр Рәмзия Галимзянованың күз явын алырдай милли бизәкле түбәтәйләрен,  Альбина Зиятдинованың үзенчәлекле итеп тегелгән, барлык хатын-кызлар яратып кия торган яулыкларын, Гөлгенә Хәсәнова һәм  Ләйлә Гариповаларның  чиккән калфакларын бик теләп алдылар.

Безнең белән бәйрәмдә якташларыбыз: журналист, Республиканың “Тукай фонды” җитәкчесе, Г.Тукайның туганы Риман Гыйлемханов, язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриевлар  катнаштылар, төрле очрашулар оештырдылар, 500 данә “Казан утлары” журналын бәйрәм истәлеге итеп тараттылар.

Киләчәктә дә Барда районы белән дуслык җепләре өзелмәсен, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә булган яңалыкларны уртаклашу юнәлешендә бергәләп эшләсәк иде.

                                                                             “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                               директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Рамил Мөхетдинов фотолары

Әтнәлеләр бездә

Музеебызның кечкенә кунаклары Әтнә районы Түбән Көек авылыннан.

Гомер көзендәге куаныч

Арчаның Кесмәс елгасы буена урнашкан авылларда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗат иткән яки итүче бик күп шәхесләр бар. Татарстан республикасының халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең исемен телгә алу гына да җитәдер дип уйлыйм. Габделнасыйр Курсави, Галиәсгар Камал, Гөлчәчәк Галиева, Шамил Әхмәтҗанов һәм башка шундыйлар – алар безнекеләр. Һәркемнең горурлыгы, мактанычы, үрнәк алырлык шәхесләр. Профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүчеләр янында үзешчәннәр булуы да зур куаныч. Димәк, иҗат итү эше тукталмый, уй-фикерләр, хис-кичерешләр я җырларда, я булмаса шигърияттә, прозада чагылыш таба. Шундыйларның берсе – Чөмә-Елга авылында туып, гомеренең күп өлешен Арча бистәсендә үткәрүче, шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр язучы Роза ханым Шәйхетдинова. Ул әйтәсе килгән фикерен күбрәк шигърият аша укучыга җиткерә. Аның белән мин еш очрашам. Ул якташлары өчен зур горурлык. Балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың авылдашы булуы белән ул үзен бәхетле кеше дип саный. Андыйларның дәвамчысы, яшьләр өчен үрнәк шәхес булуы безне куандыра.
– Игенче хезмәтеннән башка кешелек дөньясы яши алмас иде, — диеп сүзен башлады бер очрашуымда якташым, үзешчән шагыйрә, биш китап авторы Роза ханым Шәйхетдинова. – Шуңа күрә дә һәр китабыма кертелгән шигырьләр арасында бу хезмәт кешесенә багышланганнары да бар. Ә “Гомер такыясы” китабыма игенчегә, җир хуҗаларына кагылышлы бик күп шигырьләрем кертелде. Аларның бетмәс-төкәнмәс хезмәтләре нәтиҗәсендә генә илгә байлык килә, ә хезмәтләре бик катлаулы, хәтта маҗаралы дисәм дә ялгыш булмас. Мин үзем – авыл баласы. Игенченең хезмәте нидән гыйбәрәт икәнен яхшы беләм. Сугыш чорында туып-үсүем, аннан соңгы торгынлык елларындагы бар авырлыкны үз җилкәмдә татуым игенчегә карата зур хөрмәт хисләре тәрбияләде. Шуңа күрә минем өчен ипинең бер валчыгы да бик кадерле.
Роза Шәйхетдинова миңа очрашу барышында өр-яңа “Гомер такыясы” исемле китабын бүләк итте. Китабын актарып, карап, укып утырам. Чыннан да, авторның иң изге хезмәт кешесе – игенчегә багышлаган, хезмәтенә сокланган, аның алдында баш июен тасвирлаган “Игенче”, “Игенчегә һәйкәл куйыйк”, “Игенче изге җандыр” кебек шигырләре бар. Авыл баласы гына беләдер: әрем исен, таң белән кошлар сайравын, гөрләвекләрнең ниндидер көй чыгарган сыман акрын гына агуын, назлы җилләр исүен, челтерәп аккан яшьлек чишмәләре тавышын, күкнең серлелеген, кырда ничек иген үсүен. Роза апаның шундый хисләр дулкынында язылган шигырьләре ирексездән күзләргә яшь китерә, күңел сабырлыгының чиген үтеп, уйлар дәрьясына чумдыра, яшьлек дөньясына кайтара. Ипинең кадере тагы да күбрәк арта сыман.
Гомеренең биш елын мәгърифәткә, утыз елын мәдәниятка багышлаган еллары Роза Вагыйзовнага зур тәҗрибә сандыгы тупларга ярдәм итсә, Ходайдан бирелгән иҗади сәләте аңа олыгаеп барган көннәрендә шигырь яратучылар дөньясына кертеп, биш китап бастырып чыгарырлык көч һәм илһам биргән. Эшләгән вакытында язган һәр шигыре кичә сценарийларда кулланылса, бүгенге көндә алар “Язмыш ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы” китапларына кертелгән. Ни куаныч, Роза ханымның шигъриятендә төрле темаларны яктыртучы иҗат җимешләрен күрергә була. Соңгы китабына район китапханәсендә тәкъдим итү кичәсе зурлап үткәрелде. Бу кичәгә Роза апаның замандашлары, аның кул астында мәдәни тормыш кагыйдәләрен өйрәнеп, тәҗрибәсен уртаклашып, бүгенге көндә дә мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләре, якташлары, шигърият яратучылар килгән иде. Ә иң зур терәге – аның өч кызы, оныклары. Ире күптән вафат булып, өч кызны тырыш хезмәте, дөрес тәрбиясе белән аякка бастырган ул. Тормышның ачысын-төчесен күргән бу ханым сынмый-сыгылмый шигырьләр дөньясы белән алга атлый.
Кичәдә районның ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов түбәндәге фикерләрен белдерде:
– Роза ханымның бу китабына кертелгән шигырьләрне сокланып укып чыктым. Кыска гына вакыт эчендә аның биш китабы дөнья күрде. Әле басылып чыккан “Гомер такыясы” китабында тормышның һәр чорына багышланган шигырьләрне күрергә була. Үзе үскән чордагы күтәртмәле чабатаны да онытмаган. Бүгенге көндә музей диварларында гына күрергә була торган бу киемне Роза ханым киеп үскән. “Нур сибүче бер бизәге булсаң иде дөньяның”, – диеп яза ул. Чыннан да, безгә шигърияте аша ул үзе нур сибә. Шигырьләре көй сорый, үзешчән композиторлар аның шигырьләренә инде никадәр җыр тудырдылар. Аларны халыкка җиткерү өстендә эшлиләр. Туган ягына булган бетмәс мәхәббәте иҗатында киң чагыла.
Бик күп еллар Арча педагогия училищесының директоры булып эшләгән Илдус Сәгъдиев тә фикерләре белән бүлеште: “Авыр чорда үскән кеше ул Роза Вагыйзовна. Тормышны бар яктан белә, шуңа күрә шигъриятендә сагыш та, моң да, сагыну, соклану кебек хисләр дә күзәтелә. Миңа бигрәк тә аның туган авылга багышланган шигырьләре охшый. Минем туган авылым инде күптән бетте. Ә Роза ханымның бу темага язылган шигырьләрен укыгач, мин үзем туып-үскән авылымда чишмә суыннан авыз иткән күк булам, кошларның моңлы сайрауларын, иген шаулавын ишетәм, балачагыма кайтам сыман”.
“Ачы язмыш юлы үтмәгән кеше язучы була алмый”, – диеп яза М.Мәһдиев. Чыннан да, аның сүзләрендә зур хаклык бар. Роза ханымның да язмыш юлы бал-майда гына үтмәгән. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булып, ятимлек ачысын күтәргән, гаилә коргач та ире Ринат белән унике ел гына торып кала. Ире юл фаҗигасында һәлак була. Дүрт айлык ир баласының үлемен кичерә, җиде ел урын өстендә яткан әнисен кадерләп соңгы юлга озата. Кызларына югары белем алырга ярдәм итеп, аларны олы тормышка чыгара, гомер буе хезмәт итеп яши. Тормыштагы көчле тетрәнүләр, дулкынланулар аны шигърият дөньясына китерә. Аның иҗатында юксыну, сагыну, сагыш-моң бар, ләкин алар зар итеп кабул ителми. Ә авторның күңел кичерешләрен сурәтли. Күңеле нечкә, яралы, ләкин мәрхәмәтле. Аның бер генә минут та буш торганы юк. Бер карыйсың ул бакчада казына, икенче караганда кроссвордлар чишә, җиләк-гөмбә җыя, кирәк икән тегә-бәйли, китап-журналлар укый. Шунда ук шигырьләр иҗат итә һәм мәкаләләр яза.
Роза Шәйхетдинованың якташы, язучы Мөхәммәт Мәһдиевкә, аның иҗатына багышлап язган шигырьләре дә бихисап. Шигырьләрендә ул аны сагына, торналары кайта торган басуларга күз сала, язучының рухын саклаучы авылы Гөберчәкне дә онытмый. Җиденче сыйныфта укыганда беренче тапкыр күргән булачак язучының әсәрләрен бүген дә ул яратып укый. Хәтта Гөберчәк авылына кергәндә куелган элмә тактада да Роза ханымның “Гөберчәк” шигыреннән өзек куелган.

Гөберчәгем – җир җәннәте,
Шифалы искән җиле.
Килегез, күреп китәрсез,
Торналар төшкән җирне.

Роза ханым киләчәктә дә укучыларын яңа иҗат җимешләре белән куандырыр дигән теләктә калам. Гомер такыясы бары тик шатлыклы, куанычлы, матур хәбәрләр белән генә үрелеп торсын!

Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире,
Арча районы, Гөберчәк авылы.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика