Благое дело

Сегодня наш музей посетили Благотворительный фонд «Родники мира». Они приехали знакомиться с узорами и орнаментами, которые присущи нашему краю. Одним из основных видов деятельности фонда является проведение мастер-классов. Гостями были: Забегина, Новикова, Титова, Назарова.

Наши мастера с удовольствием показали свои умения и заготовки. На сегодняшнем мероприятии принимали участие: Альбина, Гульгена, Факия.

Татьяна Вениаминовна  и её коллеги пригласили коллектив музея и мастеров к себе на мастер-классы.

Күңелле экскурсия

Бүген 27 нче май Арчаның икенче, өченче номерлы һәм Пөшәңгәр авылы мәктәпләреннән укучылар музеебызда экскурсиядә булды.

Минзәлә театрында безнең якташыбыз

 

Россиядә Театр елы  дәвам итә. Үзләренең тормышларын театр белән бәйләгән якташларыбызның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

Музеебызның фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин Минзәлә шәһәрендә булып озак еллар Минзәлә театрында эшләгән якташыбыз Рәбига Шакирова турында материаллар, фотолар алып кайтты. Без үзебез дә аның кызы, башта Казан шәһәрендә инженер-архитектор булып эшләгән, бүгенге көндә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының  музеен җитәкләүче Илһамия Мөхит кызы Кичубаева белән элемтәгә кердек. Ул безгә әти-әнисе турында бик күп мәгълүматләр бирде.   Тупланган материалларга нигезләнеп Рәбига Шакирова турындагы истәлекләрне тәкъдим итәбез.

Рәбига Нигъмәтҗан кызы Шакирова 1910 елның 10 февралендә районыбызның Яңа Кенәр авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Тормыш аны үзенең муллыгы белән иркәләмәгән, ул бәләкәйдән көннәрен анасы янында кырда – эштә уздыра. Бала чагында Рәбигага башлангыч мәктәптә укырга насыйп булмый. Авыр тормыш кичергән, очын-очка көчкә ялгап барган әти-әнисе гаиләдәге тугыз баланың һәркайсын буыннары да ныгып җитмәс борын нинди дә булса эшкә урнаштыру ягын карыйлар. Сигез яшендә Рәбиганы да мулла йортына бала караучы итеп бирәләр. Анда ул дүрт ел эшли, шул вакытта абыстайда сабак алып хәреф танырга, азмы-күпме укырга өйрәнә. Кечкенәдән табигатьне тирән хис итә алучан, аның һәр үзгәрешен йөрәге белән тоя һәм шуңа шатлана ала торган бу кыз һәр нәрсәнең серенә төшенергә омтыла, уйланырга ярата. 1924 елда, 14 яшьлек кыз комсомолга языла һәм Күлле Киме авылында ачылган җидееллык мәктәпкә укырга керә. Җәйге ял вакытларында балалар бакчасында эшләп өс-башын карый. Шулай итеп, уку дәверендә дә ул хезмәттән аерылып тормый. Җиденче классны тәмамлагач, ул чактагы Әтнә районының Шурабаш авылында башлангыч мәктәптә ике ел укытучы булып эшли. Матур тавышлы, җырны, музыканы сөйгән, әдәбият өчен җанын фида кылырга әзер торган Рәбига сәхнә турында, артистка булу турында хыяллана. Көннәрнең берсендә Сөләйман Валеев — Сульва җитәкчелегендә бер бригада артистлар спектакль белән авылга килеп төшәләр. Массовка күренешендә уйнар өчен сәхнәгә авыл яшьләрен чакыралар. Алар арасында Рәбига да була. Профессиональ актерлар Рәбигада сәхнә сәләтен сиземлиләр һәм Казанда сәнгать училищесына керергә киңәш итәләр. Һәм күп тә үтми ул инде бу театр училищесының студенткасы була. Монда укыган еллар бер көндәй сизелми дә узып китә. Шул вакыттан ук инде Рәбиганың дөнья матурлыгын аңлап, сәнгатьнең көчен тану сәләте формалаша.

Уку йортын ул 1934 елда  бик яхшы билгеләренә тәмамлап чыга һәм Казандагы татар “Эшче” театрында эшли башлый. “Ләкин минем иҗат юлым аннан чак кына иртәрәк, җидееллык мәктәптә укыган елларымда ук башланды. Мин шул чакта ук инде үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри һәм сәхнәләрдә чыгышлар ясый идем. Ә инде театрда эшли башлагач, күптәнге хыялым тормышка ашканлыгын күреп, үземне җирдәге иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп санадым”,- дип искә ала Рәбига апа. Аның әлеге театрда эшләве 1934-1937 елларга туры килә. Театр ябылгач, Татарстан сәнгать эшләре идарәсе Рәбига Шакированы Минзәлә колхоз-совхоз театрына күчерә. Иҗат эшчәнлеген дәвам итү белән бер рәттән ул кассир-казначей, костюмерша, хәтта сәхнә эшчесе вазифаларын да башкара. Спектакльләр башланыр алдыннан артистлар үзләре үк, шул исәптән Рәбига апа да билетлар сату, эскәмиялэргә номерлар ябыштыру шикелле эшләр белән дә шөгыльләнәләр.

Татар театр сәхнәсендә аның тарафыннан чиксез ихтирам ителгән артистлар арасында искиткеч тиз үзгәрүчән табигатьле,  талантлы Нәгыймә Таҗдарова, ялкынлы һәм киң диапазонлы актер Хәлил Әбҗәлилов, рольләрнең музыкаль яңгырашын, аның эчке хәрәкәтен тирән тоючан Шакир Шамильский, лирик актерлар Галия Кайбицкая һәм Ситдыйк Айдаров, чишмәдәй саф һәм нәфис Галимә Ибрагимовалар була. Бу актерлардагы уңай сыйфатлар Рәбига Шакированың сәхнә телендә, сәхнә почеркында үз чагылышын таба. Ул сәхнәдә тирән хисле, ялкынлы, лирикага бай, юмарт табигатьле, татар теленең музыкаль аһәңлелеген, үзе әйтмешли, көлтә-көлтә итеп, халыкка җиткерә алды. Сәхнәдә аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте урынлы һәм тормышчан. Ул тудырган образларга сокланмыйча мөмкин түгел. Актриса иҗатындагы төп үзенчәлек – ул кешеләр табигатенең акыл көченә ышану, аны зурлау, хөрмәтләү. Хәтта тискәре рольләрне уйнарга туры килгәндә дә аның уңышлары  нигезендә шул нәрсә ята.

Монда, билгеле, гомер буе бергә хезмәт иткән, һәр образны тудырганда өлкән дустыңның һәм укытучыңның иңен сизү күп ярдәм иткәндер. Чөнки Рәбига Шакирова үзенең сәхнә тормышын режиссер Сабир Өметбаевтан башка күз алдына да китерә алмый. Аның иҗат биографиясе тулысы белән шушы театрга бәйләнә, ул аны булдыру, яшәтү өчен тырыша, аның иҗат йөзен тудыруда күп көч куя.

Бөек Ватан сугышы елларында Рәбига Шакирова Муса Җәлилнең ярдәме турында: “Муса Җәлил хәрби — политик курсларда укып йөргән чорда, мин культура йорты директоры булып эшли идем. Билгеле инде сугыш чорында да халыкка культура хезмәте күрсәтергә күп көч куя идек.

Сугыш башында ук, барлык яшь егетләр сугышка китеп беткәч, спектакльләрдә ирләр ролен башкаручыларга кытлык туды.  Шуңа күрә политик курсларның җитәкчеләреннән, безгә — культура йортына, татар солдат- курсантларын җибәрүне сорап үтендек. Моннан алда гына бу курстан берсе телефоннан шалтыратты, монда булган татар егетләренең культура йортына килеп, төрле эшләрдә катнашырга теләкләре булуын әйтте. Соңыннан мин аның Муса икәнен белдем.

Бер көнне шулай, бер бүлмәгә җыелып, репетиция ясап утыра идек, бер төркем татар  егетләре — курсантлар килеп керде. Безнең күзләр дүрт булды.: сөенечебезнең  иге-чиге юк иде. Шуларның берсе: “Җитәкчеләре үзем – Муса Җәлил булам. Мине бу егетләргә баш итеп сезнең карамакка җибәрделәр, -ди бу миңа. – Ләкин  кичке сәгать унга кадәр генә, әйдә, әйтегез, безгә нәрсә эшләргә!”. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч Муса һәм егетләр рольләрне бүлә башладылар. Без моңа бик сөендек. Рәбига Таканаева дигән кызыбыз, хәтта, биеп тә алды. Без өч пәрдәлек “Дүрт хикмәтле төен” дигән комедия әзерләдек.  Мин – баш рольдә, Муса – егет ролен башкарды. Алар клубка озак кына йөрделәр, бер кичне  авылга да барып спектакль куеп кайттык. Концерт программасы әзерләп халык алдында чыгышлар ясый идек.

Муса һәм башка курсантларны фронтка җибәрү вакыты җиткәч без бергәләп саубуллашу концерты куйдык. Бу концертта Муса үзенең “Минзәлә истәлеге” шигырен дә укыды.  Муса һәм аның иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт урнашкан иде. Шуңа күрә алар белән саубуллашу безгә җиңел булмады. Хушлашу билгесе итеп шагыйрь минем “истәлек” дәфтәремә  түбәндәге юлларны язып калдырды:

Онытылмасын яшьлек, онытылмасын,

Онытылмасын тормыш таңыбыз,

Туган көндәй безнең истә торсын

“Курсант” булып йөргән чагыбыз.”

       Уйналган рольләрнең һәркайсы кадерле,  кайсысын гына искә төшереп : “Рәбига апа бу спектакль кайчан һәм ничек уйналды?” дип сорасалар, ул аның елын һәм эчтәлеген һич ялгышмый  әйтеп бирә торган була. Театр тормышындагы һәр вакыйга аның йөрәгендә сакланып, аныкына әверелгәннәр.Ул иҗат иткән образлар театр тарихы битләрендә аерым урын билиләр. Алар арасында Александр Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”ендә Галчиха, “Соңгы мәхәббәт”тә Людмила, “Бирнәсез кыз”да  Огудалова, Шәриф Камалның “Козгыннар оясы”нда Фәхринисәнең әнисе, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә икенче хатын, Гадел Кутуйның “Шатлык җыры”нда  Ана, Максим Горькийның “Васа Железнова”сында – Рошаева, Нәкый Исәнбәтнең “Рәйхан”ында Мәпә, Мирхәйләр Фәйзинең “Галиябану”ында Галиябану, Хаджибековның “Аршин мал алан”ында Җиһан, Николай Гогольнең “Өйләнү”ендә Фекла, Александр Корнейчукның “Балан куаклыгы”нда башта Ага Щука, соңыннан Ковшин, Юныс Әминовның “Язылмаган законнар”ында — Майлыбикә, Югославия язучысы Бранислав Нушичның “Иң гади кеше”сендә — Мария, Сәхип Җамалның “Кара чәчәкләр”ендә – Биби, Туфан  Миңнуллинның “Безнең авыл кешеләре”ндә  — Гыйлмиҗиһан”, Сәет Шәкүровның “Мәхәббәт газабы”нда Гадилә түти, Әсгать Мирзаһитовның “Куендагы елан”ында  Тәттә,  һәм соңгы роле  Сабир Өметбаев, Шәрифҗанов һәм Аллутдиновларның  “Көйсез килен” музыкаль комедиясендә Күркәмбану һәм башка бик күп образлар.

Совет хөкүмәте тарафыннан аның хезмәте югары бәяләнә, хезмәттәге уңышлары өчен аңа 1957 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать дакадасында  “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. 1957-1963 елларда Минзәлә шәһәр советы һәм район советы депутаты итеп сайлана. Рәбига Шакирова авыллардагы үзешчән сәнгать коллективларына бик теләп булыша.

Артистканың 40 ел гомере тоташтан шушы театрда, һич тә арттырып әйтмичә, тәгәрмәч өстендә үтә. Бер урыннан икенче урынга йөргәндә ул чор артистлары хәтта атлы транспорт белән дә кирәгенчә тәэмин ителмиләр. Ләкин аларның илһамлы рухларын бернинди авырлыклар да сындыра алмый. Кыенлыкларга тарыган чакларында да Рәбига апа Шакирова хезмәттәшләренә һәм тамашачыларга сабырлык, түземлек өлгесе булып калырга тырыша. Менә шуңа күрә дә, кайда гына булмасын, нинди генә спектакльдә уйнамасын, халык аның чыгышын һәрвакыт яратып кабул итә, үзенең сөекле кызын алкышлар белән күмә. Аның башкарган рольләрен саный китсәң алар җитмештән арта, шуларның уннан артыгы рус һәм Европа классиклары әсәрләрендәге персонажлар. Халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгән якташыбызның  иҗади хезмәте генә түгел, шәхси тормышы да бик күпләргә үрнәк булып тора.Үзенең мәхәббәтен Минзәлә театрында тапкан Рәбига Шакирова Татарстанның халык артисты Мөхит Кичубаев белән гаилә тормышы корып 42 ел бергә гомер итәләр һәм дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Мөхит абый тормышны тирәнтен аңлаган, 1941-1943 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, ярты ел буе госпитальдә яраланып яткан кеше буларак һәр көннең кадерен белеп яши, үзен аямыйча иҗат итә. Рәбига апа да, Мөхит абый да,  аларның  ике балалары да безнең арабызда юк инде. Уллары Илдус, кызлары Илһамия  Минзәлә шәһәрендә яшиләр. Әти-әнисе турында истәлекләрен яңартып: “Әни бик акыллы, ярдәмчел, туган җанлы  кеше иде. Әти белән бик килешеп, уртак тел табып яшәделәр, сәхнәдә бер-берсен тулыландырып, булышып эшләделәр. Дуслары бик күп иде, аралашырга, киңәшергә яраттылар. Әнинең берничә ел укытучы булып эшләве гомер буе сизелеп торды, яшь артистларга бик теләп ярдәм итте, алар безгә дөрес тәрбия бирделәр. Яңа Кенәрдән әбине, әнинең апасын Минзәләгә алып килеп тәрбияләделәр. Әниебез 1997 елның 17 октябрендә вафат булды. Озак еллар бергә эшләгән РСФСРның атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина әниебезнең хезмәтен бәяләп: “Театрның әнисе үлде“,- диде. Безнең әти-әнине театр коллективы онытмый, аларның  юбилей даталарын зурлап үткәрәләр”,- дип искә ала кызлары Илһамия апа.

Киләчәктә Рәбига Шакирова башкарган рольләрне барлауны,  истәлекләр туплауны дәвам итәрбез. Без үзеннән соң театр сәнгатендә тирән эз калдырган, яшьләргә үз тәҗрибәсен өйрәткән  якташыбыз булу белән горурланабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Истәлекләр дәрьясында

– Элек язучылар Арча педагогия училищесына 15-20 шәр булып кайттылар. Алар өчен ел саен җыелып кайту – традиция иде, анда олпат язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Гариф абыйлар һәм башкалар, – дип истәлекләре белән бүлеште Илдус Абдрахманович. – Язучылар кайтышка аларның кибетләрдә китаплары бетә, студентлар да, укытучылар да язучылардан автографлар алып калырга тырыштылар. Язучылар нәрсәләр яза, нинди проблемаларны яктырта – укучылар шулар белән кызыксыналар иде. Укучы белән язучы арасында тыгыз элемтә яшәгән вакытлар. Ул вакытның гадәтен хәзерге язучылар бетерделәр. Кайтсалар да, чакыру яки башка сәбәпләр белән кайталар. Ә Мөхәммәт абый үзе генә дә еш кайта иде. Элеккеге училищеның актлар залы юк, зур коридорга урындыклар тезеп, урын калмаса басып торып, язучы белән әңгәмә башлана иде. Ул сәхнә формасында эшләнгән урынга утыра, аңа трибуна да кирәкми. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны Мөхәммәт абыйга яудыралар гына, ә ул рәхәтлек кичереп, аларга җавап биреп утыра. Очрашулар беткәч, аның белән кунакханәдә төне буе да сөйләшеп сүз бетми. Кеше белән сөйләшергә бик тә яратты ул.

Укытучылары Рәмзия апа Вәлитова, Хәлим Искәндәровлар аның әдәбиятка кереп китүенә этәргеч ясаган кешеләр дип уйлыйм. Хәлим ага турында әсәрләрендә дә язды. Мөхәммәт абый “Без кырык беренче ел балалары” повестенда дәресләрнең ничек үтүе турында яза. Берара Рәмзия Вәлитова шул әсәрне укыгач, Мөхәммәт абыйга бераз үпкә дә белдергән шикелле иде. Студентлар аннан бу хакта сорагач, мин аны яратып кына яздым, дип җавап бирде Мөхәммәт абый.Чөнки Гөберчәктән Үрнәккә(сугыш вакытында педучилище Үрнәк совхозына күчерелгән була) кадәр җәяү үтеп, арып килеп җиткәннәр инде алар. Йокымсырап дәрестә утырганнар.

Училищега соңгы тапкыр 1993 нче елда Рәмзия апаның 80, ә Сәләй Гататовичның 85 яшьлек юбилейларына Гариф абый белән кайттылар. Аудитория алдында укытучыларын мактап, юбилейлары белән котлагач, студентлар кунак язучыларның әсәрләре буенча бик күп сораулар яудырдылар һәм соңыннан Мөхәммәт абыйга аерым бер сорау бирделәр: “Тормышыгыз әйбәтме, ничек яшисез?”

– Тормышыбыз әйбәт, Лилия апагыз белән сүзгә килсәк, икенче бүлмәгә чыгып телевизор карыйм. Лилия апагыз бик әйбәт, ләкин Гарифның хатыны әйбәтрәк,– дип, шаяртырга да онытмый Мөхәммәт абый. Юмор хисенә бик бай кеше иде ул.

– Беренче тапкыр Мөхәммәт абый белән кайда очраштыгыз? Бу хакта хәтерлисезме?

– Әйе, 1969-1970 еллар тирәсе. Мин аны Арча педагогия училищесында күрдем. Мөхәммәт абый ул вакытта берәр чакыру белән кайттымы икән, әллә үзе теләпме, белмим. Педучилище директоры булып легендар шәхес Мөнәвир Гәрәевич эшли иде. Мин – математика укытучысы. Мөнәвир Гәрәевичны райкомга чакыртып алдылар һәмул миңа Мөхәммәт абый белән йөрергә кушты. Ә Мөхәммәт абый иң беренче эш итеп училищеның подвалындагы бүлмәләрне күрергә теләвен әйтте. Анда чаңгылар куелган, хезмәт дәресләренә кирәкле әсбаплар һәм башка шундый әйберләр бүлмә саен урнаштырылган иде. Мин һәр бүлмәне ачып күрсәтәм, ни өчен кулланганын аңлатам, ә ул блокнотына нидер яза да яза. Карап бетергәч, Мөхәммәт абый миңа: “Беләсезме, сугыш чорында училище Үрнәк бистәсенә күчерелгән иде бит. Сугыш беткәч, укырга без кире үз бинабызга кайттык, Арчага. Хәрби госпиталь итеп үзгәртелгән педучилище подвалының бу бүлмәләрендә үлгән немец солдатлары ята иде. Ә безгә укырга кирәк. Без, малайлар, һәр солдат мәетен тотып, подвалдан чыгардык, арбага төяп, зиратка озаттык. Шулай итеп училищены мәетләрдән чистарттык. Аннары гына укый башладык. Тагы бер нәрсә сорыйм әле. Монда Гарифның ясаган Ленин, Сталин портретлары сакланмаганмы? Ул зур кәгазьгә аларның рәсемнәрен ясаган иде”. Мин бу хакта берни дә белми идем. Ул вакытта мин аларны  Мөхәммәт абыйга күрсәтә алмадым. Соңыннан Мөнәвир Гәрәевичтан сорадым, ул: “Әйе, бар иде алар. Менә бит ул Гарифның хезмәте”, – дип, миңа портретлар күрсәтте. Ләкин шул рәсемнәрне саклый белмәдек. Бинадан бинага күчкәндәме хезмәтләр юкка чыкты. Кызганыч.

Мөхәммәт абый үзенең укучысы да, күп еллар хезмәттәше дә булып эшләгән Флёра Сафиуллина белән дә кайта иде. Флёра Садриевна мәгариф министрлыгыннан безнең педучилищеның дәүләт имтиханнары комиссиясенең рәисе итеп билгеләнгән иде. Мөхәммәт абый үлгәннән соң, имтиханнар бетүгә: “Илдус әфәнде (ул шулай эндәшә иде), әйдәгез, Мөхәммәт абый янына Гөберчәккә барып кайтыйк”, – дия иде ул. Машина белән Гөберчәк зиратына барабыз, кабере янында озак кына басып торабыз. Күңелдән аны искә алабыз. Флёра Садриевна Мөхәммәт абый турында: “Туры сүзле, үз фикерле, үз фикерен бернигә карамыйча, кадак каккан күк, әйтә торган шәхесләр бездә аз. Югарыдан ни әйтерләр икән дип торучылар бар. Ә Мөхәммәт абый андый түгел иде. Аның әзер докторлык диссертациясен дә төрле сәбәпләр аркасында яклатмыйча калдылар, шактый кыен ашаган кеше иде ул”, – дип искә алды. Мөхәммәт аганы укучылары да, хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итте. Ул заманнарда Габдрахман Әпсәләмовтан соң иң күп язган язучы – Мөхәммәт абый иде. Аның әдәбиятта күтәрелүен Гомәр Бәшировның кияве булгангадыр дип уйлаучылар да булды. Ләкин Мөхәммәт абый: “Мин дәү әтидән (Гомәр Бәшировны ул шулай әйткән – авт.) үрнәк алганмындыр, ләкин үз күңелем кушканны, халкыбызны күрсәтү, олылау максатыннан, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын ачу уңаеннан язам”, – дия иде. Аның бит сөйләшүе дә үзенә генә хас тавыш белән, тамак төбе беләнрәк, көлемсерәгән сыман сөйләшә, сөйкемле, чибәр кеше иде ул.

Җәйләрен Мөхәммәт абый белән Гөберчәккә кунакка да кайткалый идек. Апасы Равия һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, тәмле чәйләре белән сыйлап, кунак итә иде. Ә Гөберчәккә кайту юлы күп очракта Үрнәк аша, урман юлы белән үтә. “Сагынам шушы юлларны, кабат үтик әле”, – дип, махсус кайта иде ул. Юлдан кайтканда үзенең яшьлеген сагынып, укырга йөргән вакытларын искә төшереп, гел истәлекләргә бирелеп йөргән кеше иде ул  Мөхәммәт абый. Нәкъ шул урман буйларында каршысына бүреләр очравы да, өем-өем кар көртләрен ерып укырга барган вакытлары гел исенә төшеп торган аның. Ә кайвакыт Курса кырлары аша, Кесмәс елгасы буйлап та кайта идек.

Мөхәммәт абыйның башкалардан аерылып торган бер ягы бар иде, ул бервакытта да район хуҗаларына елышмады, аның өчен сөйләшергә, әңгәмә куертырга гади кешеләр, студентлар, укытучылар да җитә иде. Гәрчә хуҗаларыбыз белән ул дус булса да. Уку елы ахырында Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә имтиханнар кабул итү өчен педучилищега кайта торган иде. Бүгенге көндә дә аны онытмыйбыз, китапларын һәрчак кабат-кабат укыйбыз. Педучилищеда эшләгән Фәридә Гайфуллина аның публицистик язмаларына анализ ясап, китап бастырып чыгарды. Ул аның студенты да әле. Мөхәммәт агадан белем алучылар районыбызда байтак. Алар һәрберсе мөгаллимнәрен искә алалар, укучыларына аның хакында сөйлиләр, әсәрләрен укыйлар, үзләре дә районыбызның мөхтәрәм вәкилләре булып яшиләр.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

Ул уникаль шәхес иде

–Мөхәммәт абый белән дуслар булдык. Ул мине бик якын итте, – дип сөйләде Наил Газизович язучы турында. –Авылын бик тә ярата торган кеше иде ул. Гомере буе туган авылын сагынып, шул темага багышланган әсәрләр язып яшәде. Мин РОНО мөдире булып эшләгән вакытта аны мәктәпләргә очрашуга чакырам, ә ул бик теләп кайта иде. “Шәһәр шаукымыннан арам, мин очрашуларда ял итәм. Ә шәһәргә килсәң, безгә керми китмә”, – дия иде Мөхәммәт абый. Очрашулар беткәч, Арчада, ә кичен, әлбәттә, Курса авылларын урап, Кесмәс елгасы буйлап Гөберчәккә барабыз. Ишегалдындагы шалашында ял итеп, сөйләшеп, төне буе истәлекләр бүлешеп, вакыт үткәнен сизми дә калабыз. Әңгәмәгә апасы Равия ханым да кушыла иде. Чөнки уртак белгән кешеләребез дә байтак. Тимерче авылында Мөхәммәт абыйның туганы Гәндәлиф апа тормышта иде. Мин ул апаны беләм. Чөнки авылларыбыз янәшә, аралашып яши идек. Мөхәммәт абый туганын белүемә дә гаҗәпләнгән иде. Менә шундый урында уртак сөйләшү, фикерләшү туа да иде инде. Авыл темасын күтәрсәң, мөкиббән китә иде Мөхәммәт абый. Шуңа күрә “Бәхилләшү” әсәрендә ул: “Миңа да яшәү, иҗат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк. Миңа көзен сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк”, – дип язды да инде. Шәһәр кешесе синең салам эскертләрен белми дә, аңламый да. Ә авыл егетенә, Мөхәммәт абыйга, шул эскертләр дә көч-куәт биргән, кадерле булган. Төне буе сөйләшеп утырган шалашы минем күңелгә бик ятып бетмәде. Олпат язучының ял итү урыны башкачарак булырга тиеш дип, мин аңа яңа беседка төзергә кирәк дигән фикерне җиткердем. Педучилищеда агач белән эшләү остасы Габделбәр Галиевич эшли иде. Ул беседканы бизәкләп, матур итеп эшләп бирде. Мөхәммәт абыйның соңгы еллары иде инде ул, мин дә аның белән ул беседкада бер тапкыр гына утырып сөйләшә алдым. Вафатына бер ел кала, көзен, Мөхәммәт абый Арчага кайтты. Аның белән авылларны әйләнеп кайттык. Укытучылар көне иде ул. Бәйрәм башланганчы минем эш кабинетында бераз сөйләшеп утырдык. Шунда шкафтан үзенең “Әдәбият һәм чынбарлык” дигән китабын алып, бер битенә “Наил Габдрахмановка, Арчада үткәрелгән бер көннең истәлеге. Быел җәйләр үтеп китте, киләсе җәйләр җитәрме? Киләсе җәйнең рәхәтен күрергә Ходай насыйп итәрме?“ – дип язып куйды. Ул җырларга ярата иде, бәйрәмдә дә җырлады. Шул хакта гаиләсе янына кайткач та, мактанып утырган әле, менә укытучылар бәйрәмендә җырладым, дип. И, әти, авызыңда тешең юк, ничек анда җырлый алдың, син, дип кызым бераз орышып та алды, дигән хәбәрен соңрак җиткергән иде.

Август аенда укытучылар өчен җыен үткәрү гадәте бар иде. Укытучылар арасында Мөхәммәт абый укытканнары да бар. Шуңа да укытучылар җыенына кайтырга яратты ул. Соңгы елларында улы Искәндәр белән кайткалады. Шул вакыттан бирле Искәндәр белән дә, кызы Гәүһәр, туганы Җәүһәр белән дә гел элемтәдә торабыз, аралашабыз. Ел саен сабантуйга кайтырга яратты. Бу бәйрәмдә авылдашлары, замандашлары белән очрашу, аралашу, бәйрәмне карау аңа зур ләззәт биргәндер дип уйлыйм.

–Мөхәммәт аганы язучы буларак кына түгел, ә галим икәнлеген дә онытмаска кирәк. Ул эзләнүләр аша, архив материалларын өйрәнеп, күп кенә татар милләтенең зур шәхесләре турындагы материалларны дөньяга чыгарган кеше. Аның мәкаләләре үз вакытында матбугатта бер тапкыр гына басылып чыкканнар да, хәзер аны кызы Гәүһәр Хәсәнова барысын җыйнап, “Сызып ак нур белән” исемле китап итеп чыгарды. Мөхәммәт абыйның галимлеге турында сез ни әйтә аласыз?

–Аның белмәгән әйберсе булмагандыр. Аның кадәр гыйлем иясе, акыллы кеше бармы икән? Мөхәммәт абыйның китапларын кабат-кабат укып та армыйсың, ниндидер сорауларга җавап та табасың, укыганнан соң, күңелгә рәхәтлек иңә. Моңсу, күңелсез, эч пошкан чорда китапларын укысаң, күңел күтәрелә. Аның һәр әйткән яки язган сүзе галим буларак язылган дип уйлыйм. Мөхәммәт абыйның галим булуы безнең өчен, бигрәк тә укытучыларга, бик файдалы булды. Ул теләсә ни вакытта кайтып, лекция укый ала иде. Аның өчен президиум өстәле дә кирәкми. Ул утыра яки басып аудитория каршында сәгатьләр буе сөйли ала иде. Аны, дымга сусаган үлән шикелле, һәркем йотлыгып тыңлый ала. Һәр сөйләгән сүзе гыйльми эшкә тиң кебек. Галим буларак та, язучы буларак та башкалардан гадилеге белән өстен булгандыр дип беләм. Мөхәммәт абый уникаль шәхес иде.

–Мөхәммәт абыйдан сораганнар: авылдашларың синең язучы икәнлегеңне беләләрме, китапларыңны укыйлармы, дип.

–Әйе, ул турыда миңа да әйткәне булды аның. Мөхәммәт абый, синең инде язмаган авылдашың калмады, аларның уңай һәм тискәре якларын да юмор белән яздың. Авылдашларыңның фикерләре ниндиерәк соң дигәч, ул көлеп миңа: минем бәхетем шунда – авылдашларым китап укымыйлар, диде. Геройларының язмышлары, тормышлары хакында сорагач та, гаҗәпләнә иде. Каян бөтенесен укып бетереп барасың, дия иде ул. “Фронтовиклар” әсәрендәге геройларның прототипларын танып, фәлән кешеме ул дип тә сорыйм. Ул көлеп кенә, бар инде бераз диеп төгәл җаваптан бераз читләшә иде. Геройлары җирлектән булса да, ул үз фантазиясе яки башка кеше язмышы белән кушып, аны баета, бераз үзгәртә. Шулай булса да, прототипларын танып була иде. “Фронтовиклар” дигәннән, минем армиядә булган вакыт. Мөхәммәт абыйның бу әсәре журналда басылып чыккан. Әни шуларны җыеп барган да, мин армиядән кайткач, син укытучы кеше, моны укырга тиеш дип, минем кулга тоттырды. Наласа мәктәбендә укытканда хезмәттәшләремә дә тәкъдим иттем, барысы да йотлыгып, чират торып укыдылар. Аннан аның русчага тәрҗемәсе чыкты, анысын да укыдык. Мөхәммәт абыйның “Летят гуси” әсәре басылды, аны да бөтен укытучылар коллективы укып чыктык, татарчасы, “Каз канатлары” романы,соңыннан гына басылды, гәрчә ул алдан язылган булса да.

–Музей фондында “Сөембикә” журналының редакциясенә килгән хат саклана. Анда Сөембикә исемле ханым Мөхәммәт абыйга шушы әсәрдәге төп герой Рушад ул сезме дип турыдан-туры сорап бирә. Ә Мөхәммәт ага аңа җавабында: әгәр дә мин үземне яки туганнарымны гына язсам, әсәр тулы булмас иде, ди. Чынлап та, геройларның күбесе җыелма образлар, ләкин тану мөмкинлеге зур. Әгәр дә язучы исән булса, бүген ул ни турында язар иде дип уйлыйсыз?

–Ул инде авылны язып бетердем, “Бәхилләшү”не шуңа күрә дә яздым, диде. Соңгы елларында да тик ятмады, гел матбугатта аның саллы-саллы мәкаләләре чыга торды. Педучилище директоры булып эшләгән вакытта укытучыларның күбесе рус телле иде. Алар татар әдәбияты белән бик таныш түгелләр. Шул укытучылар пенсиягә чыккач, Мөхәммәт абыйның китапларын укый башлаганнар һәм миңа әйтәләр, ничек без бу язучыны белмәдек, укымадык икән, диләр. Сез үз вакытында күп нәрсәне югалткансыз, дидем.

–Мөхәммәт абый шигърияткә, драматургиягә дә бераз кереп караган кеше. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

–Әйе, пьесалары бар. “Без кырык беренче ел балалары” әсәрен дә тинчуринлылар сәхнәгә куйдылар. Ветераннар өчен алар Арчага кайтып бу әсәрне күрсәттеләр. “Борчулы өч көн” пьесасы да сәхнәгә куелды. Туфаннар белән очрашкач, нихәл, драматург, диеп эндәшәләр миңа дип искә ала иде. Мөхәммәт абый драматургиягә чит кеше керергә тиеш түгел икән дип тә язып чыкты. Күп нәрсәгә чикләү булган шәхес шул ул. Вакытында “халык дошманы“ улы исемен йөрткән кеше бит. Авырган вакытында да янына хәл белергә бардык. Безнең киләсен белгәч: “Инде мин сезне иртәдән бирле тәрәзә төбенә утырып көтә башладым, ниһаять, килдегез”, – дип каршылады. Ә без, аның янына, шәһәрдәге эшләрне бетергәч кенә керә алдык шул. Көткән кешегә бер минут вакыт та бик озак булып тоела. Безнең белән бик теләп сөйләшеп утырды.

Мөхәммәт абый белән бер заманда яшәп, аралашып яшәвем белән мин бик тә бәхетле. Ул безне, без аны хөрмәт итеп яшәдек, әсәрләрен яратып укыдык, укыйбыз, ә хәзер бер генә теләк: Мөхәммәт абый тыныч йокласын!

–Амин!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

Якташыбыз – юмор остасы

Тотып алдырмадым,

Борып салдырмадым.

Илледә дә, хәтта алтмышта.

Шуңа һәркөн

Ихлас күңелемнән

Рәхмәтләр укыймын язмышка.

Менә инде бүген

Алтмыш тугызны да

Йомгаклап та куйган икәнмен.

Җитмештә дә әле,

Алла бирсә,

Борып салдырмаска исәбем.

— дип  шаярып яза Иске Төрнәле авылында туып-үскән якташыбыз Рәис Гайнетдинов үзенең “Борып салдырмаска исәбем” дигән шигырендә. Инде аңа шигырьдә язылганча 69 гына түгел, быел 26 апрельдә Рәис Габделхак улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәис абый бик күп кызыклы шигырьләр, юмористик хикәяләр авторы. Аның 2009 елда “Ышанмасаң, ышан!..”, 2016 елда “Елмаеп яшик әле”, 2019 елда “Булгандырмы, юктырмы…” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты. Китапларның исеменнән күренгәнчә аларның эче тулы Рәис абыйның тормышында очраган кызыклы вакыйгалар, шаян хәлләр.

Музей хезмәткәрләре буларак, без, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәп, актив иҗат итүче якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов белән даими элемтәдә торабыз.  Ул үзенең тормыш юлы турында:  “Мин 1939 елның 26 апрелендә Арча районының Иске Төрнәле авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Габделхак, әнием Каймә шул авылдан, ата-анасыз үсеп, ике ятим бергә гаилә корып, дөньяга дүрт бала тудырганнар. Әти 1941 елда Совет Армиясенә алынып, 1942 елда Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалды. Балачагым сугыш һәм аннан соңгы авыр бөлгенлек елларында узды. 1946 елда укый башлап,  туган авылда 7 сыйныфны тәмамладым. Җиде чакрым ераклыктагы Урта Пошалым авылына җәяү йөреп, урта белемгә ия булдым. Бер ел Казанда техник училищеда укып, Әлмәт шәһәренең Миңлебай газ эшкәртү заводында компрессорлар машинисты булып эшли башладым. 1959-1962 елларда армия сафларында чик сакчысы хезмәтен башкарып кайткач, шул ук заводта эшемне дәвам итеп, Мәскәү нефть институтының Әлмәт кичке факультетын тәмамладым.

1968-1976 елларда Әлмәт шәһәренең “Татспецстрой” трестында инженер, бүлек җитәкчесе, идарә башлыгы урынбасары, “Строймеханизация” трестының партком секретаре хезмәтен башкардым. 1976-1983 елларда Коммунистлар партиясенең Әлмәт шәһәр комитетында бүлек мөдире һәм икенче секретарь вазифаларын башкардым. 1983 елдан “Татнефть” берләшмәсенең Әлмәт автомобиль юллары идарәсен җитәкләдем, 1999 елдан – лаеклы ялда.

Хатыным Илкинә белән 55 ел бергә гомер кичереп, Радик һәм Рамил атлы ике малай үстердек. Алар югары белем алып, үз гаиләләрен корып, безгә 6 онык, ике оныкчык бүләк иттеләр инде. Хәзерге көндә шулар өчен куанып яшибез.

Кече яшьтән үк иң яраткан шөгыльләремнең берсе шигырьләр, хикәяләр, юморескалар язу булды. Дүртенче сыйныфта укыганда ук “Коммунизм юлы” дип аталган беренче шигырем Арча районы гәзитендә басылды.  Күп язмаларым шәһәр һәм республикабыз гәзит-журналларында, бигрәк тә сатира һәм юмор журналы “Чаян”да басылып, еш кына радио аша укылып киләләр. 2009 елда “Ышанмасаң, ышан” дип аталган сатира һәм юмордан торган беренче китабым, аннан соң башкалары дөнья күрде”,- дип горурланып сөйләде.

“Скорый”га утырдым

Телевизордан еш карап

Тау чаңгычыларына,

Көнләшеп куйдым аларның

Оста шууларына.

Ә мин алардан киммени,

Дигән уй килде башка.

Кирәк-яракларны алып,

Киттем беркөн тау якка.

Менә, тау башына менеп,

Карап торам ис китеп:

Бар да ут өергән кебек,

Китәләр таудан төшеп.

Алардан калышмас өчен

Төшеп киттем күз йомып.

Аска төшкәч, кайтып киттем

“Скорыйга” утырып.

 

Ни дигән сүз?

            Фәтхетдин бабай белән Фәүзия җиңги үзләренең алтын туйларын үткәрәләр икән. Мәҗлесне алып баручы тамада кич буе бер сүзсез утырган Фәтхетдинне телгә китерү теләге белән:

     — Абзый, әйт әле, син Фәүзия апаны яшь чакта ни өчен яраттың да, хәзер ни өчен яратасың?-дип сорый.

      Беркавым уйланып утырганнан соң Фәтхетдин карт тамак кырып ала һәм:

     — Ни өчен дип, яшь чакта ул бик чибәр иде, шуңа яратканмындыр, хәзер мин аны теге ние өчен яратам,- дип куя.

      Мәҗлестәгеләр тәгәрәшә-тәгәрәшә көлеп туктауга, тамада янә сорап куя:

      — Ние өчен дигәнең ни өчен була соң ул, абзый?

      — Ние шул, теге субсидия белән пенсиясе инде, — дип сүзен тәмамлаган ди Фәтхетдин карт.

 

Гомерем көзенә кергәч

Халкыбызда бер әйтем бар:

Ир-ат өч гамәл үтәргә

Тиеш үз гомерендә:

Йорт салып, агач утыртып,

Балалар үстерергә.

Күп көч куеп, мин аларның

Барысын да үтәдем.

Башта агач утырттым,

Хәтта бакча үстердем.

Балаларга килгәндә дә

Маһы бирмәдек бугай:

Хатынкаем бер-бер артлы

Алып кайтты өч малай.

Ныклап тырышкач, йортның да

Менә дигәнен салдым.

Өч гамәлне дә үтәгәч,

Чын күңелдән куандым.

Әмма ләкин, яши торгач,

Уйга калдым бер вакыт:

Ир-атка бу йөкләмәләр

Булмыйлар микән артык?

Чөнки тудырган балалар

Үсеп буйга җиттеләр.

Бер-бер артлы гаилә корып,

Таралышып беттеләр.

Ә бакчаны хатын белән

Икәүләп эшкәртәбез,

Утыртабыз, чүп йолкыйбыз,

Җәй буе су сибәбез.

Салган йорт та үзем белән

Бергә картаеп килә:

Я түшәменнән су тама,

Я бер җире кителә…

Ул вак-төякләргә бәлки

Булыр иде түзәргә.

Ә газ, ут, су, телефонга,

Җиргә миңа түләргә.

Бу тормыш бик сәер икән,

Башта гамәлен бирә.

Аннары гомере буена

Ирне ат кебек җигә.

Әйтемне уйлаучы, шаять,

Үзе ир-ат булмаган.

Гомерем көзенә кергәч,

Шул турында уйланам.

 

Менә шундый мавыктыргыч шаян  хикәяләр һәм шигырьләр язган   Рәис абый Гайнетдинов хезмәттәге уңышлары өчен “Почет билгесе” орденына һәм “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлмәт шәһәре төзелешенә һәм үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, кайда гына эшләсә дә һәркем өчен үрнәк, яшьләргә остаз булган, әдәбият һәм сәнгать белән шөгыльләнергә вакыт тапкан, туган авылы Иске Төрнәле халкы белән даими аралашып яши торган якташыбыз белән без чиксез горурланабыз һәм киләчәктә дә Рәис абыйдан  кызыклы  әсәрләр көтеп калабыз.

«Казан арты» тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Мөхәммәтле Гөберчәк

Хезмәттәшебез Халидә Габидуллинаның “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китабын халыкка тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Бу кичәдә бик күп кунаклар: “Казан арты” музее коллективы, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Гөлфия Мансур кызы, М.Мәһдиевнең апасы Равиянең кызы Җәүһәр Галимова, Арча китапханәсеннән Хәнәфиева Илсияр Васил кызы, Галимова Әлфия Нәкыйп кызы,  язучы Роза Шәйхетдинова, М. Мәһдиевны якыннан белгән, аның белән аралашкан, шушы китаптагы язма геройлары, Гөберчәк авыл халкы катнашты.

Халидә апаның М.Мәһдиев турында истәлекләрне җыйнап, китап чыгаруы авыл халкы өчен, Арча халкы өчен, һәркем өчен зур горурлык. Мөхәммәт Мәһдиевне якыннан белгән, аның белән аралашкан иптәшләренең, бергә уйнап үскән балачак дусларының, сыйныфташларының истәлекләрен барлап, шундый эчтәлекле, бик күп мәгълүмат туплаган китап бастырып чыгара алуыгыз сезнең зур хезмәтегез. Кичәдә катнашучы һәркем китап авторына үзенең җылы сүзләрен, матур фикерләрен, “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китапка сөенү хисләрен чын йөрәктән белдерделәр.

«Музейлар төне — 2019»

“Музейлар төне” уңаеннан Арча шәһәре буенча җәяүле экскурсия оештырылды. Музеебызның актив ветераннары Рәмзия Шәриповна эвакогоспиталь турында, Әминә Гаязовна КБО тарихын сөйләделәр. “Казан арты” музееның туган якны өйрәнү мөдире Ленар Илгиз улы Арча тарихы турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Шулай ук “Казан арты” музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе Шәфигулла Зәйнулла улы Арча ягы язучылары, “Әдәбият һәм сәнгать” музее турында истәлекләрне халыкка җиткерде.

Мәхәббәт тарихлары

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 2 курс студентлары Зөһрә Кәримова җитәкчелегендә  музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Гаилә көне буларак Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Диас Вәлиев һәм башка язучыларның гаиләләре,  аеруча  аларның мәхәббәт тарихлары турында кызыксынып тыңладылар һәм бик күп сораулар бирделәр. 2019- Театр елы уңаеннан якташ драматурглар, режиссерлар, артистларга багышлап эшләнгән өстәмә экспозицияләрне яратып карадылар, һәрберсе турында  кирәкле мәгълүматлар алдылар.

“Казан арты” тарих-этнография музееның

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Олы рәхмәт әйттеләр

Бүген Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары музеебызда кунакта булды. Ленар Илгиз улы тарафыннан тирәнтен эчтәлекле экскурсия тыңладылар.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика