Үткәнебезне өйрәнәләр

19 апрель көнне Арчаның 3 нче мәктәбендә районыбызның башлангыч сыйныф укучылары катнашында III-районкүләм фәнни-практик конференция узды. “Туган якны өйрәнүдә милли эзләнүләр” проекты нигезендә үтүче конференциянең быелгы темасы “Туган ягым тарихында мәктәбем эзләре” иде. Укучылар эзләнү — проект эшләрен яза белүләрен һәм иптәшләренә җиткерә белү сәләтләрен күрсәттеләр.

Ул музеебызны якын итә

Районыбызның Алан авылында туып-үскән якташыбыз, артист, драматург, режиссер, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык артисты, Дамир Сиразиев исемендәге театраль премия лауреаты, “Тирәкләр шаулый җилдә” трагикомедиясендәге актёр иҗат иткән Ризван образы “Иң яхшы актёрлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” премиясенең җиңүчесе Булат Сәләхов Арча шәһәренә кайткач, музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булырга да вакыт таба. Бу килүендә ул “Театр яктылыкка, нурга илтә!” күргәзмәсе белән танышты. Районыбызда туып-үскән театр артистларының, драматург һәм режиссерларның тормыш юллары һәм иҗатларын туплап барган өчен рәхмәтен белдерде. Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында бергә эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хаҗига багышлаган экспозицияне карап, аның хезмәтләрен  яшьләргә күрсәтергә кирәклеген әйтте. “Минем артист булып китүемдә Илдар абыйның роле зур булды. Без аның белән озак еллар бергә эшләдек.Аның бизәнү өстәлен күргәч үзен күргән кебек булдым. Ул Чаллыда театр сәнгатен үстерүгә бик зур өлеш кертте.Бүгенге көндә безнең Чаллы татар дәүләт драма театрында тагын бер якташым, Арчаның беренче номерлы урта мәктәбендә укыган, Казан театр училищесын тәмамлаган Зөлфия Галиуллина эшли. 7 май көнне Арча мәдәният йортында минем әсәрем буенча куелган “Яратылмый калган ярлар”  спектаклендә Зөлфия дә, мин дә уйнаячакмын. Сезне дә көтеп калабыз”,- дип сөйләде Булат Сәләхов.

Ул якташыбыз Габдулла Тукайның “Шагыйрь” шигырен сөйләп безгә зур бүләк ясады, ә без аңа районыбызда туып-үскән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре белән Арчада булган очрашу вакытында төшкән фотоларны, “Арча ягы шаярулары” китабын бүләк иттек.

                                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

      Ленар Гобәйдуллин фотолары

Тукай безнең күңелләрдә

Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасыннан килгән балалар Тукай әсәрләрендәге әкияти геройлар белән очрашты. Балалар үзләре Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлап сөйләделәр, «Туган тел» җырын җырладылар, «Тукай әкиятләренә ияреп…» дигән исем астындагы рәсем күргәзмәсе белән таныштылар.

Ул лаеклы кандидат

Халкыбыз Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу көнен билгеләп узарга җыена. 26 апрельдә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары да билгеле булачак. Быел берсеннән-берсе лаеклы 15 кандидатура күрсәтелгән. Алар арасында районыбызның Урта Бирәзә авылында туып-үскән, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, 27 ел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшләгән, ә 2002 елдан Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахмановның да булуы безнең өчен аеруча куанычлы. Ул Татар фольклор мирасына керткән өлеше, “Олы юл” әдәби-музыкаль кичәләр циклы, “Онытырга мөмкин түгел” һәм “Яшәү барыбер кызык”, “Олы юл”, “Борчылма” җыентыклары өчен тәкъдим ителгән.

Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән ансамбль халкыбызның җыр-моңнарын, биюләрен, төрле музыка уен коралларын, милли киемнәребезне бөтен дөньяга таныту өчен зур хезмәт куя. Алар чыгыш ясаган илләрне санап бетереп булмый. Без үзебез ансамбль Арчага килгәч тә, Казанга барып та аларның чыгышларын карап сокланабыз. Коллективтагы һәр артист җырлый да, бии дә, музыка коралында да уйный, ә Айдар Фәйзрахмановның алар белән бергә җырлавы, биюләрдә катнашып алуы аеруча күңелгә якын булып китә. Йөрәккә үтәрлек, җаннарыбызны кузгатырлык шигырьләр укуы белән дә якташыбыз тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Иң әһәмиятлесе, бик күп яшьләребез ансамбльдә эшләп тәҗрибә туплыйлар, зур сәхнәдә үзләрен уңышлы күрсәтеп киләләр.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Айдар Фәйзрахмановның югарыда саналып үткән китаплары, аудио-видео дисклары, фотолар, афишалар, сәхнә костюмы кадерле экспонатлар буларак саклана. Бу көннәрдә музейга килүче һәркем аңа багышланган экспозицияне карагач, Айдар Фәйзрахманов Тукай премиясенә лаеклы кандидат, диләр. Якташыбыз районыбызда туып-үскән Тукай премиясе лауреатлары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Диас Вәлиевләрнең дәвамчысы буларак Татарстан Республикасының бу олы бүләгенә лаек булса, районыбыз халкы зур горурлык хисләре кичерер.

                                                                                           “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                            директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Фотолар музей архивыннан

«Шигъри гомер»

Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән килгән укучылар якташыбыз, балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәровага багышланган “Шигъри гомер” исемле күргәзмә белән таныштылар. Укучылар “Гомере әрәмгә үтмәгән” дигән мәгълүмати сәгатьтә катнашып, шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күп истәлекләр белделәр, аның китапларын карап, шигырьләрен укып, көлдергечләренә, кечкенә хикәяләренә дә игътибарны юнәлттеләр.

Театр елы дәвам итә

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Театр елы уңаеннан “Районыбызның халык театрлары” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Анда Арча районы мәдәният йортының “Җидегән чишмә”, Иске Ашыт мәдәният йортының “Саяра”, Кышкар авыл клубының “Нур”, Сикертән күпфункцияле үзәгенең “Сердәш” халык театрларының оешу тарихы, сәхнәләштергән спектакльләре, аларның афишалары, фотолары һәм видеоязмалары белән танышырга мөмкин.

                                                                                         “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

          Фотолар музей архивыннан

Җиңү парадында катнашкан…

Җиңү көне якынлаша, бу көннәрдә Мәскәү телевидениесе аша Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан узачак парадка әзерлек барышын күрсәтәләр. Әлеге тантанада илебез күләмендәге хәрби әзерлектә  ирешелгән уңышларны да, 1941-1945 елларда халкыбызның батырлыгын күрсәткән эпизодларны да күрсәтәчәкләр. Бу уңайдан 1945 елның  Җиңү парадында  һәм шулай ук 1995 елда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышлап үткәрелгән парадта катнашу бәхетенә ирешкән якташыбыз Мәхмүт Миргали улы Вәлиевнең сугышчан юлын искә төшерәбез һәм аның белән горурланып хәтерләрдә яңартабыз.

Мәхмүт Вәлиев 1921 елның 2 гыйнварында элеккеге Балтач районы Хәсәншәех авылында туа. 1936 елда Карадуган тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлый. Ул үзенең яшь чагын искә алып:»Күп балалы гаиләдә иң өлкәне мин идем, миннән соң  Рая, Динә, Әнәс, Инсан, Таһир, Диләрә. Бик ярлы яшәдек, әти-әнигә булышырга кирәк иде, каникулларда аяк киемнәре ямадым, сатучы булып эшли идем. Җиденче классны бетергәч, сигезенче класста укый башлаган идем, әти Казахстанның Кызыл Орда шәһәрендә яшәүче танышлары белән сөйләшеп шунда җибәрде. Алар мине үзләренә кабул иттеләр, яшелчә базасына балта остасы булып урнаштым. Тимер юл техникумына имтиханнар тапшырдым, паровоз машинисты булырга укый башладым. Ләкин беренче курсны тәмамлап авылга кайткач, әти гаиләгә якынрак урнашуымны теләде һәм мин Балтачта  райплан бүлегендә эшли башладым. 1941 елда безнең гаилә Арчага күчеп килде»,- дип яза.

1941 елның май аенда Балтач военкоматы Мәхмүт Вәлиевне  Кызыл Армия сафларына ала. Тугыз класс белемле буларак, ул Ульяновск шәһәренең танк училищесына җибәрелә. Училищеда ике ел укып, офицер булып чыгарга тиеш була, ләкин бер айдан сугыш башлану сәбәпле, аларның уку срогын кыскарталар. Мәхмүт ага сигез айдан урта һәм авыр танклар йөртүче һөнәрен алып, сержант дәрәҗәсендә училищены тәмамлый. Аны Ульяновск шәһәрендә оештырылган 120 нче аерым танк бригадасына хәрби хезмәткә билгелиләр. Мәхмүт абыйлар Горький шәһәрендә танклар һәм башка кораллар белән коралланып, 1942 елның июнендә сугышка китәләр. Алар беренче сугышчан чыныгуны 1942 елның 8 августында Мәскәү өлкәсендәге Куплово дигән авыл янында алалар, Ветрово авылын азат итүдә катнашалар. Ул Англиянең “Малютка” исемле танкында механик-водитель була, сугышның өченче көнендә танклары дошман снаряды тиеп ватыла, алар танктан исән-сау чыгып, дошманга каршы сугышуларын дәвам итәләр. Танкның яраксыз хәлгә килүе, ә яңа танкны вакытында ала алмау сәбәпле, Мәхмүт абыйны шул танк бригадасының разведка взводына билгелиләр. Кыска гына вакытта ул разведка серләренә өйрәнә һәм сугыш тәмамланганчы Мәскәү өлкәсеннән Кенигсбергка кадәр сугышчан юлны шул танк бригадасының разведка взводында уза. Разведчикларның бурычы танклар керәсе дошман җирен өйрәнү – танкка каршы чокырларны, мина кырын үтү юлларын белү, дошман көчләрен ачыклау. Кирәк вакытта “тел” дә алып кайталар, танк бригадасының сугыштагы уңышы алар тапкан мәгълүматларга бик нык бәйле була.

Курку белмәс якташыбыз, разведчик Мәскәү янындагы Бургово авылы янында барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен беренче зур хәрби бүләккә – “Батырлык өчен” медаленә лаек була, 1943 елда Букань авылы янындагы сугышта дошман көчләре турында бик кыйммәтле мәгълүматлар тапканы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә, шул ук елда Смоленск өлкәсен азат итү сугышларында оста разведчик булганы өчен солдатлар арасында бик дәрәҗәле булган “Отличный разведчик” билгесенә лаек була.

1944 елда Белоруссиянең Витебск, Орша шәһәрләре азат ителә. Бу сугышлардагы батырлыгы һәм бик кыйммәтле мәгълүматлар биргән немец “тел”ен кулга төшергәне өчен Мәхмүт абый II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Аларның танк бригадасы Минск шәһәре янында чолганышта калган немец гаскәрләрен тар-мар итүдә актив катнаша, ә Каунас шәһәрен алгандагы батырлыгы өчен Мәхмүт абый Верховный башкомандующий Сталинның Рәхмәт хатына лаек була. Сугыш барышында Иосиф Сталинның мондый Рәхмәт хатлары Мәхмүт абыйда алты данәгә җыела.

Сугыш дәвам итә, Мәхмүт абый Вәлиев хезмәт иткән 120 нче “Орша” танк бригадасы Литваны азат итүдәге авыр сугышларда аеруча батырлык күрсәтә. Әлеге сугышлардагы шәхси батырлыгы өчен Мәхмүт абый I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1944 елның августында 120 нче танк бригадасы көнчыгыш Пруссия чикләренә килеп җитә. Дошманның бик нык ныгытылган үз җирләрендә сугыш алып бару өчен оборона корылмаларын белү, дошман турында, аның көчләре, урнашуы турында мәгълүматлар алу өчен унике кешелек разведка отряды төзелә. Ул отрядның командиры итеп татар егете, якташыбыз Вәлиев Мәхмүт билгеләнә. Бу отряд сугышчылары дошман җиренә аяк баскан совет солдатларының иң беренчеләре була. Әлеге разведка отряды дошман турында бик кыйммәтле мәгълүмат алып кайта һәм 120 нче танк бригадасы көнчыгыш Пруссия җирендә үзенең уңышлы һөҗүмен башлый. Бу сугыштагы батырлыгы өчен Мәхмүт абый III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Кенигсберг шәһәре өчен барган сугыштагы батырлыгы өчен Мәхмүт абый “Кенигсбергны алган өчен” медале, аннан соң “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Мәхмүт Вәлиев дүрт тапкыр яралана,  ике тапкыр контузия ала, ләкин дәваланып чыккач, һәрвакыт сугышчан иптәшләре сафына – 120 нче танк бригадасына кайта. Аның характерында нәселдән килгән кыюлык, тәвәкәллек ярылып ята. Аның бабасы Сәфәргалиев Вәли-Миннебай 1904-1905 елгы рус-япон сугышында катнашкан, андагы хезмәтен бәяләп, авылга кайткач аңа өстәмә җир дә биргәннәр. Әтисе Миргали абый 1916-1917 елларда Германия белән сугышта катнаша, яралана. Австриядә пленда була, 1917 елгы февраль революциясеннән соң туган авылына кайта. 1918-1921 елларда Кызыл Армия сафларында гражданнар сугышында катнаша, Колчакка һәм Юденичка каршы сугыша. Якташыбыз Мәхмүт абый да аларның үрнәгендә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр, Рәхмәт хатлары алган.

Сугыш тәмамлангач, 120 нче гвардияче, Кызыл байраклы, Кутузов орденлы “Орша” танк бригадасыннан иң батыр өч солдатны 1945 елның 24 июнендә үтәчәк Җиңү парадына тәкъдим итәләр, шуларның берсе – якташыбыз старшина Вәлиев Мәхмүт абый була. Мәскәү янында бер ай күнегүләр үтеп, Кызыл мәйдандагы тарихи парадта катнашуы белән ул чиксез горурлана. Алар Сталин җитәкчелегендә зур хәрбиләр, маршаллар һәм хөкүмәт әгъзалары торган дәүләт трибунасы каршыннан үзләренең бригада командиры генерал-лейтенант Бурденко җитәкчелегендә 3 нче Белоруссия фронтының җыелма танк полкы составында үтәләр.

Мәхмүт абый сугыштан кайтканнан соң, бер еллык совет-партия мәктәбен тәмамлап, төрле хуҗалык-административ эшләрдә эшли, читтән торып юридик институт бетерә. Хокук саклау органнарында һәм административ эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыга. Мәхмүт Вәлиев 1995 елда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган Җиңү парадында да катнаша. Ул 2017 елда вафат булды һәм Арча зиратына җирләнде.

Озак еллар Арчада җитәкче органнарда эшләгән энесе Инсан, район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган Таһир Вәлиевләр: «Мәхмүт абыебыз гомере буе тырышып эшләде, Казанда яшәделәр. Сугышта күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйли иде, укучылар алдында үзенең батырлыклары турында чыгышлар ясады. Хәсәншәех авылына еш кайтып йөрде, анда дусты Готыф Әхмәтов белән аралашырга яратты. Балачак хатирәләрен искә төшереп, әби-бабаларыбыз турында истәлекләрне яңартып сөйләшеп утыра идек,»- дип  искә алдылар.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Мәхмүт Вәлиевнең сугышчан юлы һәм аннан соңгы тормышы белән бәйле экспонатлар саклана. Без яшьләргә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында мәгълүматлар җиткерүне дәвам итәрбез.

                                                                                 «Казан арты» тарих-этнография музее

                                                                                  директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Чисталык сагында

Интерактив уеннар

Әти-әниләр, балалар өчен «Интерактив уеннар» оештырылды. Балалар әти-әниләре, ә алары балалар өчен җан аттылар. Максат: уеннар аша хәтер яхшырту, тизлекне көчәйтү, күзәтүчәнлекне үстерү, башны эшләтү, уйлау сәләтен үстерү кебек сыйфатларны камилләштерү йөзеннән үткәрелде.

Нигез сакчысы

Җиһанга яз килде. Көзен йортларына зур йозак элеп киткән апа-әбиләр дә туган авылларына, туган нигезләренә кайта башладылар. Шулар арасында язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең бертуган Равия апасының кызы Җәүһәр Галимова да бар. Ул көзнең салкын җилләре көйдерә башлагач, шәһәренә китә дә, кояш көлеп , җирне җылыта башлагач, туган нигезенә кайта. Гаиләсе белән шәһәрдә яшәсә дә, эш урыны шунда булса да, һәр атна ахырында авылына юл тота ул. “Чишмәләрен, һавасын сагынып кайтам авылымның”, – ди Җәүһәр ханым. Сагынмыйча, шушы җирдә, шушы туфракта туып-үскән кыз ла ул! Ничек инде туган нигезеңне, туган җиреңне сагынмыйсың ди. Сагыну, туган җиргә тартылу синең ничә яшьтә булуыңа карамыйдыр .

Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла абый 1916 елда төзегән йорт капка-коймадан бераз эчкәрәк салынган. Йорт тирәлегендә агач-куаклар үсә. Чәчәкләр, яшелчә үстерергә дә урын җитәрлек. Өй түрендә сиреньнәр ел саен хуш ис таратып чәчәк аталар. Мөхәммәт ага утырткан миләш тә мул уңыш бирә. Миләш агачының тәлгәшләре кыш буена кошларга азык биреп торса, алмагачлары язын ап-ак чәчәк диңгезенә әйләнә. Хәтта язучы бер әсәрендә укучыны үзенең туган нигезенә, чәчәк бакчасына кунакка дәшә. Июнь, июль, август айларының матурлыгын аерып-аерып күрсәтә. Җәйнең кайсы гына вакытында безнең яннан узсагыз да, барыбер кермичә китмәгез, дип дәшә ул. Андагы матурлык белән хозурланырга чакыра. Ләкин матурлыкны булдырырга, сакларга, тәрбияләргә дә кирәк бит. Нәкъ шушы эш белән шөгыльләнә дә инде язучының сеңелесе. Һәр яз саен өй тирәлеген көздән калган чүп-чардан чистарта, яшь куаклар утырта, казый, тырмалый дигәндәй,тәрәзә төбе саен яран гөлләре үстерә. Аның әбисе Рабига апа гомере буе яраннар үстергән. Аның шау чәчәккә күмелеп утырган гөлләре һәркемдә соклану хисе уята алган. Шул гадәтне Җәүһәр апа да дәвам итә. “Йортның һәр почмагы кадерле миңа, — дип сөйли Җәүһәр апа. —  Аларга карап, мин балачагыма кайтып киләм, бәбкә үләнле ишегалдында яланаяк йөргән чаклар сагындыра, Мөхәммәт абыйның өй тирәлегендәге печәнне чабып, аннан шалаш корып куюлары юксындыра,тәрәзәләргә күз салсаң, бабайның кул хезмәте сокландыра. Чөнки тәрәзә йөзлекләрен Сөнгатулла бабай ничек куйган, алар шул килеш сакланалар. Әби үстергән яраннарны да бетерәсе килми, һәр яз саен аларны яшәртәм. Әнинең кул җылысын саклаучы әйберләрдә өй эчендә байтак. Аның мандалинасы, кулланган китаплары һәрчак күз алдында тора. Фоторәсемнәр дә балачакны, яшьлекне искә төшерә. Өй стеналары да безнең нәселнең фаҗигасын саклый, шул чор авырлыкларына түзеп, күпме күз яшен күргән бит алар. Ятимлек ачысын да, халык дошманы дигән кара тамганы да, ач килеш мәктәпкә укырга киткән балаларының үзәк өзгеч карашларын да саклыйлар алар. Күршеләребезнең яхшы булуыбезнең өчен зур сөенеч. Кайсы гына як күршегә карама, һәркайсы мөлаем, ачык чырайлы, ярдәмчел. Гомумән, авылдашларыбыз — яхшы күңелле, хезмәт сөючән, тырыш кешеләр”.

Язучының нигезен саклаучы Җәүһәр ханым абыйсының музеенда да еш була, фондны баету өчен һәрчак мәгълүматлар биреп, алар турында белешмәләр туплый.

Әле күптән түгел өй чормасыннан табып, Сөнгатулла бабасы кулланган уфалла арбасының тәгәрмәчләрен, әбисе кигән читекләрен, Мөхәммәт аганың китапларын, фотоларын музей фондына бүләк итте. Язучы турында сораулар туса, мин һәрчак аңа мөрәҗәгать итәм. Ул минем өчен зур белешмә учагы сыман, чөнки кайвакыт шулкадәр тиз арада өстәмә мәгълүмат кирәк була, мин аның янына өенә керәм, сорауларыма җавап алам.

Музейга килгән кунаклар язучының үскән нигезен, аның йөргәнсукмакларын, утырткан агачларын күрәселәре килә. Шул вакытта мин аларны Җәүһәр апа янына, Мөхәммәт ага туган нигезгә алып керәм. Ул һәркемне ачык чырай белән каршы ала, Мөхәммәт абый белән булган вакыйгаларны барлап, йорт эчен күрсәтеп, андагы кайбер истәлекләре белән уртаклаша.Язучы туган нигезгә истәлек тактасы да куелган.

“Шушы язу гына да миңа зур йөкләмә булып тора. Димәк, мин Мөхәммәт абый һәм үзем үскән нигезне сакларга, булган мирасны балаларыма, оныкларыма тапшырырга тиешмен дип саныйм”, – ди ул.

Җәүһәр апа Галимованың быел бик матур юбилее. Мин аңа нык сәламәтлек, рухи байлык, куанычлы һәм бәрәкәтле тормыш телим.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәекчесе,

Гөберчәк авылы.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика