Кашапов Миннәхмәт Кашафетдин улы

Кашапов Миннәхмәт Кашафетдин улы 1930 елның 30 октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Урта Тәкәнеш авылында гаиләдә җиденче бала булып туа. 4 классны тәмамларга да өлгермичә, көтүче булып эшли. Иптәшләре 8 класста укыганда ул 5 класска укырга бара. Тырышлыгы көчле булу, аңа мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамларга мөмкинлек бирә. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 50 ел төрле өлкәләрдә – бухгалтер, экономист, агроном, партия оешмасы секретаре, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, КПССның Сарман райкомы беренче секретаре, Республикабызның икмәк инспекциясе җитәкчесе, Авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып хезмәт итә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш муниципаль районы хакимиятенең атаклы әдип Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиясе лауреаты. М.К.Кашапов Хабаровск краеның Амур флотилиясе базасында 1954 елда оештырылган 3 айлык хәрби сборда М.С.Мәһдиев белән бергә укый. Шул хакта истәлекләр яза, соңрак мемориаль музей хезмәткәре Халидә Габидуллина һәм язучының туганнары белән эләмтәдә яши. “Сагышлы мәхәббәт”, “Шәхесләр: язмышлар балкышы”, “Язмышым сукмагы буйлап” исемле китаплар авторы. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши.

Әдәбият:

 Кашапов М.  Авыл энциклопедиясен тудыручы / Шәхесләр: язмышлар балкышы. Очерклар. – Казан: “Идел-Пресс” нәшрияты, 2013. – Б.64-96.

Галимова Җәүһәр Баһман кызы

Галимова Җәүһәр Баһман кызы 1959 елның 8 апрелендә Татарстанның Арча районы Култәс авылында туган. Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең бертуган апасы Равиянең кызы. Башлангыч белемне Гөберчәк авылында алып, аннан соң Сикертән сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Арчада 2 нче номерлы мәктәпнең рус классында укый. 1976-1981 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында белем ала. Диплом алгач, Казанның Островский урамында урнашкан 11 нче рус мәкәбендә эшли. 1981 елны Ютазы районы Урыссу егете, фармацевт Ренат Галимовка тормышка чыга. 1982 елдан КХТИ китапханәсендә (хәзер КНИТУ) эшли. 1990 елдан – сектор, 1990 елдан бүлек житәкчесе. Татарстан hәм Россиянең Мактау хатлары, грамоталары алып, Хезмәт ветераны булды. Хәзерге көндә дә шушы уку йортында хезмәт итә. Чулпан, Надир hәм Наилә исемле балалары, 7 оныгы бар. Җәүһәр Баһман кызы Гөберчәк авылында Мәһдиевләр йортын, каралты-курасын саклап-карап тора, җәй көннәрен шунда уздыра.

Истәлекләр барлаганда…

Иске Муй авылында Мөхәммәт Мәһдиевнең укучысы Фәнис ага Гыйбадуллин белән очраштым. Ул гомере буе авылда яшәгән. Туган авылында башлангыч белем алып Курса Почмак мәктәбендә җидееллыкны тәмамлап, Казанбаш урта мәктәбенә укырга бара. Мөхәммәт ага алар сыйныфына тарих фәненнән белем бирә. Очрашу барышында Фәнис абый укытучысының асыл сыйфатларына басым ясап, аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Габдулла Тукай турында замандашлары

Габдулла Тукай турында замандашлары – мәкалә. Автор Г.Тукайны якыннан белгән, аңа киемнәр тегеп бирүче авылдашы, тегүче Гатиятулла бабай турында бәян итә. Автор, аның сөйләгәннәре дөреслегенә ышану өчен, кайбер китапларны яңадан укый. Хәтта Тукайга теккән киемнең бәясенә кадәр сораша. Гатият бабай Г.Тукайга кепка, костюм тегеп биргән тагын бер Гөберчәк кешесе, М.Мәһдиевнең герое Кәшфинең атасы Хәлиулла агай турында да белә. Язучы бу мәкаләсе аша укучыда кызыксындыру хисе уята: икенче тегүче кем ул? Аның тормышы, язмышы ничек булган?

Чыганак: Мәһдиев М. Габдулла Тукай турында замандашлары //Идел. – 2009. – №10; Габидуллина Х. Аның геройлары – безнең авыл кешеләре! // Татарстан яшьләре.– 2015. – 17 декабрь. – Б.10.

Әдәбият: Мәһдиев М. Сызып ак нур белән. – Казан.– 2014. – Б.17-19.

Габидуллина Х.

 

Авыл алга карый

Авыл алга карый – мәкалә. Автор авыл тормышындагы проблемаларны өйрәнеп, мәкалә язар өчен, туган ягына кайта. Якташларының “Куйбышев” исемендәге колхозгадагы (Гөберчәк, Казаклар, Чөмә-Елга, Сикертән авыллары) үзгәрешләргә мөнәсәбәтен ачыклый, аларның шәхси тормышларына күз сала. Салих Шәймуллин, Диләрә Әхмәдуллина, Васил Әминев, Борһан Хәбибуллин кебек авылдашлары турында яза. Авылдагы гореф-гадәтләрнең үтәлеше турында колхоз рәисе Вагыйзь Газимовтан белешә. Автор: “Нинди игътибар кирәк хезмәт кешесенә?”– дигән сорауны куя һәм шунда ук җавабын да табарга омтыла.

Чыганак: Мәһдиев М. Авыл алга карый // Социалистик Татарстан. – 1982. – №192.– 21 август.

Габидуллина Х.

Татар телен белмәгәч

Татар телен белмәгәч – көлдергеч. М.Мәһдиев бу язмасы белән баланың туган теленә мөнәсәбәтен ачыклый, татар теленә карата мәхәббәт уята, уйландыра да, көлдерә дә. Күчтәнәч-бүләк бирү ысулы белән татар телен өйрәтү өчен иң кулай алым, дип Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә”сен мисалга китерә. Әдип ана телен өйрәтү өчен төрле алымнар куллану кирәклегенә басым ясый.

Чыганак: Мәһдиев М. Татар телен белмәгәч…//Салават күпере.– 1994. – №11.

Габидуллина Х.

Шигырь җаен белмәгәч…

Шигырь җаен белмәгәч… – көлдергеч. Язучының кече яшьтәге балалар өчен язган көлдергечләре тәрбияви максатка көйләнгән. М.Мәһдиев, алар аша балаларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләп, дөрес итеп сөйләшергә, тирә-як мөхиткә игътибарлы булырга өйрәтә. Көлдергеч ахырында сорау да куя: “Ә шигырьнең дөрес укылышы ничек, нәни дуслар?”. Уйлану өчен җирлек тудыру – язучының бер алымы, дип карарга кирәк.

Чыганак: Мәһдиев М. Шигырь җаен белмәгәч…// Салават күпере. – 1994. – №11. Габидуллина Х.

Малифотон, тыраңгай…

Малифотон, тыраңгай… – көлдергеч. М.Мәһдиевнең улы Искәндәр кечкенә вакытта кайбер авазларны дөрес әйтми. Әдип, улының сүзләрен кулланып, балалар өчен көлдергечләр яза һәм аларны “Салават күпере” журналында бастырып чыгара.

М.Мәһдиев, кечкенә балалар сөйләмендә була торган бу халәтне, шушы көлдергеч аша тәрбиячеләргә, әти-әниләргә кулланып, баланың сөйләшүен дөресләү, чиста сөйләмгә ирешү максатын куя.

Чыганак: Мәһдиев М. Малитофон, тыраңгай… // Салават күпере. – 1994. – №11.

Габидуллина Х.

Кесә төбеннән

Кесә төбеннән – истәлек-мәкалә. Язучы “Фронтавиклар” әсәрендәге геройларның кайберләре үзенә бик ошаганлыгын яшермичә укучыга җиткерә. Кемнәрнеңдер әсәрдә үзләрен күрүе, геройларга охшаш кешеләрнең барлыкка килүе турында да әйтә. Студент кызларның зачетка ничек итеп әзерләнүләренә кадәр яза. Бу турыда сөйләшүләрне кызы Гәүһәр ничек анализлавын да бәян итә.

Чыганак: Мәһдиев М. Кесә төбеннән… // Мәгърифәт. (билгесез-90 нчы еллар тирәсе). Габидуллина Х.

Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы

Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1891 елда туа. М.Мәһдиевнең әнисе. Мәгърифәтче Таип Яхиннар нәселеннән. Аның турында укымышлы, бала җанлы, тәбәнәк буйлы, киң күңелле, юмарт хатын иде, дип искә алалар. 1915 елда Сөнгатулла кияүгә чыга, Гөберчәктә яши башлый. Авыл балаларына белем бирә, үзен хөрмәт итеп, “Абыстай” дип кенә атаганнар. Игезәк Рашат-Мөршидә, Мөхәммәтрашат, Габдерәшит (1918-2001), Рәкыйга (1921-1946), Рауза (1924-1990), Равия (1926-2001), Мөхәммәт (1929-1995) исемле балалары дөньяга килә. 1971 елның 6 ноябрендә бакый дөньяга күчә.

Әдәбият: Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан, 2016. – Б.75-87.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика