Марсель Фәйзрахмановның хезмәтләре дәвам итә (20.10.1941 – 12.04.2011)

“Арча егетләре” Халык җыр ансамбле башкаруында “Арча кичләре” җырын һәркем яратып тыңлый. Аның сүзләрен якташыбыз, Кызыл Яр авылында туып-үскән Мостафа Ногман, ә көен композитор Сара Садыйкова язган. Бу җырны тыңлагач, ансамбльнең җитәкчесе Марсель Фәтхрахман улы Фәйзрахманов искә төшә. Аның безнең арадан китүенә дә ун елдан артык вакыт узды. Марсель абыйга 20 октябрьдә 80 яшь тулган булыр иде, без аны сагынып искә алабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 2010 елда басылып чыккан “Арча егетләре” Халык җыр ансамбленең оешу тарихы һәм эшчәнлегенә багышланган китап саклана. Аны музейга ансамбль җитәкчесе Марсель Фәйзрахмановның тормыш иптәше Суфия Мансур кызы тапшырды һәм анда: “40 елдан артык “Арча егетләре” Халык җыр ансамбле җитәкчесе булып эшләгән, аны җаны-тәне белән яшәтүгә көч куйган тормыш иптәшемнең истәлекләрен, репертуарда булган кайбер җырларын эченә алган хезмәтен Арча әдәбият һәм сәнгать музеена бүләк итәм. Хәләл җефете Фәйзрахманова Суфия Мансуровна”, – дип язылган. Безнең музейда шулай ук Марсель Фәйзрахмановның “Баян өчен эшкәртелгән мәктәп җырлары”, “Башлангыч музыка белеме” китаплары һәм “Егетләр китә солдатка” кичәсенең сценарие, фотолары, бүләкләнүе турында документлары саклана һәм даими тулыланып бара.

Марсель Фәтхрахман улы Фәйзрахманов 1941 елның 20 октябрендә районыбызның Урта Бирәзә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Ул 1959 елда Арчаның икенче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1960 елларда Казанның бишенче номерлы техник училищесында укый. 1960-1962 елларда заводта бишенче разрядлы электрик булып эшли. Шушы елларда Казанның Горький клубында оештырылган хорда җырлый. Аның әтисе Фәтхрахман бик оста гармунчы, әнисе Бибинур бик оста җырчы була. Алардан килгәндер, балаларының барысы да гармун, баянда уйнап җырлыйлар.

1962-1965 елларда Марсель Фәйзрахманов Казахстан даласында армия хезмәтендә була. Өч ел хезмәт итү вакытында баянны кулыннан төшерми. Солдат хезмәте бетәренә өч ай кала Казан Ләүләт педагогия институтының музыка факультетына имтихан биреп укырга керә. Казан Дәүләт педагогия институтын  тәмамлап 1969 елның 15 августында Арча педагогия училищесында эшли башлый. Марсель Фәйзрахманов җыр, хор, соло, баян, сольфеджио, музыка теориясе дәресләре укыта. 1972-1975 елларда музыка укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, 1992-2002 елларда музыка бүлегенең теоретик фәннәр секциясе мөдире, класс җитәкчесе буларак дүрт группаны зур тормышка озата.

1970-1971 елларда Марсель Фәйзрахманов Арча педучилищесында “Егетләр” вокаль ансамбле оештыра. 1971 елның 23 февраленә багышланган тантанада Арча педучилищесының актлар залында ансамбль “Солдатлар” җырын башкара. Бу көн “Егетләр” ансамбленең туган көне булып исәпләнә. Аның җитәкчелегендәге ансамбль “Арча гимны”, “Килегез, сез, Арча якларына”, “Син йөрәктә минем, Арча”, “Арча кичләре”, “Җиңүчеләр булдыгыз”,  “Туган җиреңнән китмә”, “Арча көллияте”, “Әнкәй җирдә иң зур кеше”, “Җиләкле җәй”, “Хәлимә” һәм башка җырлары белән бөтен татар дөньясына танылды. Бүгенге көндә дә бу җырларны радио һәм телевидение аша еш ишетәбез һәм горурланып тыңлыйбыз. 40 елдан артык эшләү дәверендә ансамбльдә 400 дән артык егет һәм кыз тәрбияләнә, алар анда алган күнекмәләрен Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә эшләгәндә кулланалар һәм зур дәрәҗәләргә ирешәләр.

Бу ансамбль 1982 елда Болгариядә үткән “Бәхетле яшьлек” халыкара фестивале лауреаты, 1977-1993 елларда I-II-III бөтенсоюз фестивале лауреаты, тагын бик күп фестивальләр, сморт-конкурслар лауреатлары булдылар, Павлодар, Ташкент, Ульяновск, Оренбург, Магнитогорск, Йошкар-Ола, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь, күп тапкырлар Казан шәһәре һәм Татарстан авылларында чыгышлар ясадылар. Кайда гына чыгыш ясасалар да  алар үзләренең берсеннән -берсе үзгә милли киемнәре, бары тик үзләренә генә хас хәрәкәтләре белән аерылып тордылар. Ансамбльнең һәрбер чыгышы тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде. 1979 елда бу ансамбльгә “Халык коллективы” исеме бирелә. “Егетләр” ансамбленең 3 кино-концерты, 2001 елда аудиокассетасы, 2006 һәм 2010 елларда компакт-дисклары чыгарылды.

Арча педагогия көллиятенең югары категорияле музыка укытучысы, җырлар авторы Марсель Фәтхрахман улы укыту һәм тәрбия эшендә ирешкән уңышлары, үзе оештырган ансамбльнең хезмәт нәтиҗәләре өчен РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны исемнәренә лаек булды, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Тормыш иптәше Суфия Мансур кызы безнең музей белән даими элемтәдә тора. Ул үзе дә озак еллар зур тырышлык куеп Арча педагогия көллиятендә математика һәм аны укыту методикасы фәннәрен укытты. Суфия Мансур кызы бүгенге көндә уллары Алмаз һәм Марат гаиләләре кайгыртуында, хөрмәтендә яши, оныкларын тәрбияләүдә булыша.

Марсель Фәйзрахманов 50 ел элек оештырган “Арча егетләре” Халык җыр ансамбле Арча көллиятендә бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә, районыбызда үткәрелгән төрле чараларның бизәге буларак чыгышлар ясый. Хәзер ансамбльне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыка укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова җитәкли. Марсель Фәйзрахманов нигез салган ансамбль тагын да зур уңышларга ирешсен, якташыбызның башкарган хезмәтләре онытылмасын, язган җырлары гел яңгырап торсын.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

“Коръән-аһәң нуры”

«Казан арты» тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында «Казан Кремле» дәүләт тарих- архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасыннан “Коръән-аһәң нуры”  күргәзмәсе гарәп текстының тарихи  әһәмиятле һәм сәнгатьчә бизәлгән кулъязмалары һәм басмаларының бай Коръән коллекциясе урнаштырылды.

«Казан Кремле» музей- тыюлыгы Коръәннәренең уникаль коллекциясе 1995 елда, Кол Шәриф мәчетенә нигез ташы салынгач, формалаша башлый. Шул вакыттан башлап җирле халык, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар-мөселманнар булачак мәчеткә Коръәннең гарәп текстының инкыйлабтан соңгы басмаларын,  аның татар телендә язылган аңлатмаларын һәм Коръән фәннәре буенча дини китапларны бүләк итеп тапшыралар. Бу традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. “Коръән-аһәң нуры”  дигән бай эчтәлекле күргәзмә оештырыла. Бүгенге көндә «Казан арты» тарих-этнография музеенда күргәзмә ачылды һәм эшли башлады. Һәрберегезне музейда көтеп калабыз! Килегез, күрегез, якыннан танышыгыз!

Әтиләр – гаилә терәге

( 17 октябрь — Әтиләр көне уңаеннан)

   

Күп еллардан бирле дөньяның  иллеләп илендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Рәсәйнең кайбер төбәкләрендә дә, мәсәлән, Волгоград, Курск, Липецк, Ульян өлкәләрендә Әтиләр көне 2005 елдан, Санкт Петербургта 2011 елдан бәйрәм ителә. Россия Президенты Владимир Путин Әтиләр көнен билгеләп үтү турында Указны имзалады. Карар нигезендә, аны октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтәчәкләр. Указда әйтелгәнчә, бу көн гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә аталарның әһәмиятен арттыру максатыннан булдырылган. Указ 4 октябрьдән үз көченә керде. Быел Әтиләр көне 17октябрьдә билгеләп үтелә.  

Бу бик дөрес карар, әтиләр дә әниләребез кебек бик кадерле булырга тиеш бит. Әтиләрнең гаиләдәге дәрәҗәсен тагын да күтәрү өчен бу бәйрәм бик тә кирәк иде. Әтиләр көне гаилә турында тагы да ныклап уйлану, бу көн балалар белән вакытны кызыклырак, файдалырак итеп үткәрү өчен өстәмә мөмкинлек бирә. Бу бәйрәм гаиләдә әтиләрнең ролен тагын да күтәрәчәк, әтиләр һәм балалар өчен аңлашу, аралашып яшәү бик әһәмиятле булуын искә төшереп, көн дә әтиләрнең балаларга игътибары кирәклеген дә искәртәчәк.

Бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үткән якташыбыз, шагыйрь, өч бала әтисе  Рифат Җамал “Туган өй” шигырендә әти-әни, туган нигез турында уйлана.

Әти-әни исән чакта,

Кайтасың йөгерә-йөгерә.

Әти-әни китеп баргач,

Төшләргә генә керә.

***

Туган өй бары бер генә.

Әти-әни торган өй.

Әти-әни китеп баргач,

Кала бары моңсу көй.

***

Әй, әтием, син киткәчтен

Инде күпме ялгышым.

Бу ялгышлар булмас иде,

Булса синең каешың.

Бу бәйрәм әтиләре сугыштан кайта алмаган балалар өчен берникадәр моңсулык тудырыр, алар  әтиләрен искә төшереп хатирәләрен яңартырлар. Арчада яшәп иҗат итүче, бик күп шигырь китаплары авторы Роза ШәйхетдинованыңӘтиләрне көттек” шигыре әтисенә багышлана.

Кырык беренче ел баласы мин,

Сугыш башланганчы туганмын.

Яу кырына киткән чакта әти,

Ярты гына яшьлек булганмын.

Атна буе ярсып елаганмын,

Сабый күңелем сизгәндер бәлки.

Шул китүдән хәбәрсез югалды,

Яу кырыннан кайтмады әти.

Әтисезләр, ятим сабыйлар без,

Күңелебез булды гел китек.

Кемнең әтисенә әти диеп,

Эндәшергә белми интектек.

Чит кешегә “әти” димәгәнне,

Каян белсен инде сабыйлар.

Кемнең әтисе бар, кем кайсына дәшә,

Алар шуны бүлә, сайлыйлар.

Дусның әтисенә “әти” дидек,

“Әти” дидек күрше абыйга.

Тәти күлмәк, баллы конфет түгел,

Әти кирәк иде сабыйга.

Агач аякларын шыгырдатып,

Йөрүчедән күзне алмадык.

Сыңар кулы белән улын кочкан,

Әтиләргә кызыгып карадык.

…Кулсыз кайтса, бер кул җитәр,

Аяксызмы? Таяклап йөрер.

Кайтсын гына газиз әти кеше,

Күзсез булса, җитәкләп йөртер…

Мәңге кайтмас газиз әтиләрне

Хыялларда без шулай йөрттек.

Олы юлдан кайткан ир-ат күрсәк,

Әтидер, дип, каршы йөгердек.

Өметебез киселә иде дә,

Елый идек шунда тын гына.

Ятим сабый чаклар искә төшсә,

Тамакларга төер тыгыла.

Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Кашаповның “Сугыш чоры балалары” шигыре дә шулай ук әтиләрен сагынып яшәгән балаларның истәлекләрен яңарта.

Сугыш чоры балалары без дә,

Язмыш безне шулай тудырды.

Күрәчәкне күрми калып булмый,

Әллә тәкъдиребез шулдырмы?

 

Сугыш чоры балалары без дә,

Әткәйләрдән туып калганнар.

Имән кебек таза ир-егетләр

Яу кырында башын салганнар.

 

Сугыш чоры балалары без дә,

Шуңа шаһит булып яшәдек.

Сагыш, ачлык, кайгы ишек какты,

Тешне кысып түздек, дәшмәдек.

 

Сугыш чоры балалары без дә,

Хәзер инде үзебез өлкәннәр.

Нишлисең бит, ятим үсмәс идек,

Кайткан булса өзелеп көткәннәр.

 

Өлкәннәрдә бары изге хисләр,

Олы теләк барлык яшьләргә.

Тыныч тормыш балалары булып

Яшәргә дә сезгә, яшәргә!

Бу көн әтиләр өчен  истәлекле булачак, үз балаларыннан котлаулар, рәхмәт сүзләре ишетү бик әһәмиятле һәм куанычлы да. Бу бәйрәм әти булган кешегә киләчәктә дә әйбәт, кайгыртучан әти, балаларының әнисен хөрмәт итүче ир-ат булып гомер итәргә кирәклеген аңлатып, зур җаваплылык та йөкли.

Якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Әткәй гармун уйный” шигырендә әтисе белән горурлану, әтиле балачагы турында фикерләрен җиткергән.

Бер ялгызың калып, башың кырын салып,

Гармун дускаеңны сайратасың, әткәй.

Синең белән бергә җиһан уйга чума,

Җанны кузгатасың, елатасың, әткәй.

 

Балачакның рәхәт, җылы мизгелләре

Шаян көй чыңында сыена кочагыңа.

Яшьлек язларының алсу аһәңнәре

Дәртле очкын өсти хисләр учагына.

 

Моңсуланып китә нигә, әткәй йөзең,

Нинди гамьле уйлар кичә күңелеңнән…

Тау ташкыны булып, дәрьялардай тулып,

Җан авазың тетрәп таша бәгыреңнән.

 

Сөю сагышын да, бәхет агышын да,

Кавышу-хушлашуны тамчы-тамчы җыйган.

Юк, моң түгел, әткәй, гармун күрегеңә

Бөтен дөньясына әйтер сүзең сыйган.

Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч һәм иң якын кеше булып тора. Үзенең шигырьләре белән танылган Марсель Шәрәпов “Әтием” шигырендә шул изге хисләрен, әтиләрнең исән чакта кадерләрен белергә кирәклеген  һәркемгә җиткерергә тели.

Әти, бәгърем, бүген синең туган көнең,

Әллә шуңа микән бик моңая күңелем,

Әни белән төшкән рәсемеңә карыйм,

Һич булмаса баян белән җырлап алыйм.

Бик яшь идем, бакыйлыкка киттең, әти,

Армиядә идем ул чакта:

Аягымда – солдат итеге,

Күңелемнең бер почмагы, әти,

Тәүге тапкыр шунда кителде…

“Әткәң үлде” – нинди авыр хәбәр,

Бармы икән моннан авыры?!

Син, әтием, бик яшь идең бит,

Язмыш нигә иртә аерды?

Гомер буе аттай эшләдең,

Орден, медаль – синең түшләрең,

Тырышлыгың чиксез булганга,

Мактау тактасыннан төшмәдең…

Марш-бросокка рота җыенды,

Старшина – хохол Харченко.

“Смирно” диеп, һаваны ярды,

Ә аннан соң яныма килде.

Авыр хәбәр миңа җиткерде.

Башын иеп: “Әткәң… – дип әйтте.-

Сиңа бүген хезмәт юк”, – диде…

Күзләремә яшьләр килсә дә,

Әткәемнең сүзе исемдә –

“Күңелеңне бер дә төшермә,

Авыр чаклар, улым, тиз үтә”.

Автоматым кысып тоттым да

Рота белән алга ыргылдым,

Казах даласының комын ярып,

Финиш лентасына сарылдым.

Ун чакрымны ничек үткәнмен,

Куллар сөялләнеп беткәнен,

Портянканың чишелеп киткәнен

Сизмичә, гел алга чапканмын…

Бу җиңүем булды беренче,

Шөкер, булмады ул соңгысы.

Җиңү арты җиңү яулыймын,

Мин аларны сиңа багышлыйм.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында: “Күптән түгел илебез Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Әтиләр көне гамәлгә куелды һәм халык тарафыннан гаять уңай кабул ителде. Шуңа өстәмә буларак, гаиләнең һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында, Татарстанда яңа дәүләт бүләге – “Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге” медален гамәлгә кую турында карар кабул ителде”, – дип белдерде.

Әтиләр хезмәт урыннарында гаиләне тәэмин итү өчен тырышып эшлиләр, балалар тәрбияләүдә актив катнашалар. Быел Әтиләр көне Россия күләмендә беренче тапкыр зурлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтеннән яңа шигырьләр һәм җырлар туар, әсәрләр язылыр.  Киләсе елларда да Әтиләр көне уңышлы дәвам итәр дип уйлыйбыз.

Кадерле Әтиләребез! Бу изге сүзгә лаеклы булып, гаиләдә үрнәк ир, балаларыгызның иң яраткан кешесе булып гаилә тигезлегендә сау сәламәт булып  гомер итүегезне телибез. Сез балаларыгыз туганга сөенеп, алар мәктәптә укыганда да, зур тормышка аяк басканда да үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов.

«Татар радиосы» бездә кунакта. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Татар халкы яратып тыңлый торган “Татар радиосы” хезмәткәрләре музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булып музей белән таныштылар һәм монда булган күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Радионың баш мөхәррире  булып Яңа Кенәр авылында туып-үскән якташыбыз Рамил Шәрәфиев эшләве безнең өчен зур куаныч. “Минем берничә ел элек бу музейда булганым бар иде, үзебездә эшләүче Айзирә һәи Диләрәгә дә күрсәтәсем килде. Айзирә дә Яңа Кенәр кызы бит”, — диде Рамил алар белән таныштырып. Дөрестән дә Айзирә Яңа Кенәрнең хөрмәтле укытучылары Марзия һәм Фәрит Вафиннар гаиләсеннән. Өлкәннәр иҗатына багышланган күргәзмәдә Айзирә дәү әтисенең “Елмаю бүләк итәм” дигән китабын күреп үзенең горурлануын белдерде.

Радио хезмәткәрләре буларак алар музейдагы экспонатлар белән кызыксындылар, үзләре дә өстәмә мәгълүматлар бирделәр.

                                                                           Шәфигулла Гарипов

“Әдәби хәзинә” проекты дәвам итә. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законын үтәү юнәлешендә “Әдәби хәзинә” проектын тормышка ашырып килә. Язучылар турындагы бу тапшыруларны ТНВ каналы аша бөтен дөнья татарлары да күзәтеп бара. Безнең районда туып-үскән 12 язучы : Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Фәрваз Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанова, Гафур Каюмов, Вакыйф Нуриев турындагы “Әдәби хәзинә” тапшырулары күрсәтелде инде. Аларда язучыларның туган авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре, мәктәп укучылары башкаруында аларның әсәрләреннән өзекләр уку, видеофильмнардан өзекләр, мәктәп музейларында булган кызыклы экспонатлар кулланыла. Бу тапшыруларда районыбызда туган телнең сакланышына зур әһәмият бирелүе күрсәтелә.

Телевидениенең ТНВ каналы музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә галим, фән докторы, шагыйрь Рифат Җамалның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап чираттагы “Әдәби хәзинә” тапшыруын төшерде. Зөлфирә Мөхәммәдиева һәм Әлфирә Мәһдиева җитәкчелегендәге телевидение хезмәткәрләре  якташыбызның 70 яшьлек юбилеена багышлап куелган күргәзмәне, музей фондында саклана торган газета-журнал материалларын, фотоларын, шәхси документларын  тапшыру өчен файдаландылар. Рифат Җамал үзе дә күргәзмәгә куелган китапларын, фотоларын кулланып чыгыш ясады. “Без бүген туган авылым Мирҗәмдә, үзем укыган Носы мәктәбендә булдык. Анда бу тапшыру өчен бик күп мәгълүматлар тупланды. Музей хезмәткәрләренә минем иҗатым турында материаллар туплап барулары өчен рәхмәтемне белдерәм”, – диде горурланып якташыбыз Рифат Җамал. Бу тапшыру тиздән күрсәтеләчәк, һәркем аны яратып карар дип уйлыйбыз.

     “Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Музеебызда сәнгать сөюче балалар кунак булды

Габделфәт Сафинның туган көне!

         Без, музей хезмәткәрләре, “Арча” радиосы белән берлектә “Без бит – Арча яклары” тапшырулары алып барабыз. Аларда якташыбыз Габделфәт Сафин башкаруында “Туган җирем Татарстан”, “Татар иле”, “Татар халкы”, “Саумы, Казан!”, “Казан җыры”, “Татар биюе” һәм башка җырларны еш яңгыратабыз. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бу җырларны бигрәк тә яратып кулландык.

      Габделфәт Сафин Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган “Ак күлмәгем” җыры белән танылды, аның “Әле дә син бар әле дөньяда”, “Чияләр”, “Чыгарсыңмы каршы алырга?”, “Көтәсеңдер, әнкәй”, “Әнкәйгә хат”, “Әткәй күпере”, “Һаман яратам”, “Хыянәт”, “Ялгыз парлылыр”, “Соңгы кыңгырау”, “Уфалла арбасы” һәм башка җырлары тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Якташыбыз бу җырларны башкарып төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләр яулый, аларны туплап аудио-видео дисклар чыгара. Габделфәт Сафин илебезнең кайсы төбәгендә чыгыш ясаса да, аның концертларында  заллар тулы була, һәр чыгышы көчле алкышларга күмелә.

11 октябрьдә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты, “Акчарлак” нәшрият йорты директоры Сафин Габделфәт Габдрахман улы туган көнен билгеләп үтә. Без якташыбызны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балалары һәм оныкларының игелекләрен күреп, Рүзилә ханым белән тигез гомер итүләрен телибез. Киләчәктә дә  халкыбызны үзенең җырлары белән сөендереп яшәсен иде.

    “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Музеебызга кадерле бүләк. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Юллар сине иркен Россиянең

Кай җиренә алып бармасын,

Күрсәң әгәр алган әйбереңдә

Казан заводлары тамгасын,

Урап ала шунда горур хисләр,

Кайнар шатлык таша йөрәктән, –

Үсеп баргач туган республикаң

Бар өлкәләр белән беррәттән.

Якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Мостафа Ногманның бу шигыре “Горур хисләр” дип атала. Авторның 1953 елда язган уй-фикерләре бүгенге көнгә бик туры килә. Татарстан Республикасы Россия регионнары арасында иң танылган төбәкләрнең берсе.

2022 елда Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан без музеебыз өчен бик кадерле булган бүләк кабул иттек. Якташыбызның 1954 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгын  музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә “Казан арты” тарих-этнография музееның “Мөхәммәт Мәһдиев музее” филиалы җитәкчесе Халидә Габидуллина тапшырды. Китап “Апрель җилләре” дип исемләнгән һәм анда Мостафа Ногманның Бөек Ватан сугышы елларында  һәм аннан соң язылган шигырьләре тупланган.  Якташыбызның “Әниемә” шигыре Бөек җиңү көненә багышланган.

Алтын нурларын уйнатып,

Сызылып таң атып килә,

Бик сагынып көткән улың

Фронттан кайтып килә.

 

Ут эченә кергәндә дә

Син булдың уйларымда,

Салават күпере булдың

Сугышчан юлларымда.

 

Дошман явын туздырганда

Талмады беләкләрем,

Үтәлде синең “Дошманны

Җиң!” – дигән теләкләрең.

 

Дөньяда бар нәрсәләрдән

Син газиз миңа, анам,

Гөрләшеп гомер итәргә

Яныңа кайтып барам.

1945 ел

Бу китап музеебызда кадерле экспонат буларак  Мостафа Ногманга багышланган экспозициядә урын алды.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Якташыбыз Илсур Хөснетдиновка 75 яшь. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

…Иярле ат, кыңгыраулы дуга –

                                                                                             Безнең яшьлек иртәсе.

                                                                                            Шул атларга утырып,

                                                                                       Сөйгән ярың белән

                                                                                                 Еракларга килә китәсе…

       Сәхнәдән, радиодан яки телевидениедән якташыбыз Рөстәм Закиров башкаруында “Ташлама син мине, ташлама”, Эльвира Хәйруллинаның “Бәхет дагасы”, Зөфәр Хәйретдиновның “Шомырт бәйләме”, Зөһрә Сәхәбиева  башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Әни” җыры яңгырагач, бу җырларның сүзләренең яки көенең авторы дип Илсур Хөснетдиновны әйтәләр. Якташыбыз Илсур Хөснетдин популяр җыр текстлары авторы, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор, аларны үзе башкаручы җырчы булып та танылды. Күренекле артистлар яки үзе башкаруында “Кайтам әле Сикертәнгә”, “Кайтам, әнкәй, яныңа”, “Кичер, әнкәй, ачуланма!”, “Гармун моңы”, “Киткән кошлар кире кайтырмы?”, “Серле гөлем”, “Чабата, тула оек”, “Әйдәгез биергә” һәм башка бик күп җырлар авторы ул. Якташыбызның 150 дән артык җыр текстлары тупланган “Бәхет дагасы” китабыннан аларны табарга мөмкин һәм анда бик уңайлы итеп һәрберсенең  ноталары да бирелгән.

Илсур Хөснетдиновның әниләргә багышланган шигырьләре күп, алар барысы да җырга әйләнгән һәм яратып башкарыла.

Әнием, син мине көттеңме?

Кайтмый диеп, елап беттеңме?

Кайтам инде, әнкәм, яныңа,

Түзеп булмый йөрәк януга.

               Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,

               Тапсам иде шуның чарасын.

               Әйтеп карыйм әле күккүк, кәккүк дуска,

               Җәй җитүгә кире санасын.

      Шагыйрь Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә  районыбызның Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлагач, Казакъстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Аннан кайткач 1963-1964 елларда Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан Илсур Хөснетдинов Казанда: башта ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988-1994 елларда “Казан” совхозында директор. Шул ук вакытта читтән торып Казан авыл хуҗалыгы  институтын тәмамлый. 1995-2000 елларда ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлана һәм шунда эшли. 2000-2002 елларда “Салмачы” акционерлык җәмгыятенең  генераль директоры хезмәтендә була. Питрәч районы “Салмачы” агрофирмасында җитәкче булып эшләгәндә читтән торып Мәскәү шәһәренең Тимирязов исемендәге академиясендә укый, авыл хуҗалыгы фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклый, соңыннан экономика фәннәре буенча да кандидатлык диссертациясе яклауга ирешә. Ул авыл хуҗалыгы тармагында яхшы оештыручы, хезмәт кешесен олылый белүче, спортны, милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне үзәккә куеп эшләүче җитәкче буларак танылды.

Илсур Хөснетдинов – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1998 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Аның  туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре җырга әйләнеп, сәнгать осталары  һәм үзешчәннәр тарафыннан яратып башкарылалар.

          Татарстан

Идел дулкыннары бәрелә ярга,

Туган ягым балкый – таң ата.

Кая гына барып торсам да мин,

Юллар мине сиңа алып кайта.

 

Татарстан – Татарстан!

Балкый кояш, Идел тирбәлә,

Җирдә күкрәп балаларың үсә,

Көчле рухың белән иркәлә.

 

Гасырлардан килгән безнең буын –

Бик тирәндә синең тамырлар.

Син үстергән уллар утта янмас,

Йолдыз булып күктә янырлар.

 

Нур сибәсең бүген, Татарстан,

Дөньядагы барлык халыкка.

Җир йөзендә кал син, ия булып,

Халкым дигән иң зур байлыкка.

Бүгенге көндә Илсур Гайнетдин улы Казан шәһәрендә хатыны Светлана һәм кызы Анжела тәрбиясендә  яши. Үзенең җырларының онытылмавын, күренекле артистлар тарафыннан башкарылуын, киләчәктә дә иҗатының дәвамлы булачагын тоеп гомер итә.

        Туган туфрак

Туган ягым синең кадереңне

Читкә киткәч, күбрәк аңладым;

Күренмиме диеп болыннарым,

Артларыма борылып карадым.

 

Һич китмәде минем колагымнан

Лепер-лепер усак шаулавы,

Язларымның шаян җырчылары –

Сабаннарда тургай сайравы.

 

Әниемнең әлли-бәлли дигән

Бишек җырларын мин сагындым.

Таңнар аткан чакта кошлар кебек

Урамнарга чыгып кагындым.

 

Өзелеп сагынуларның гомерлеккә

Йөрәгемдә калды ярасы.

Туган туфрак, синнән беркайчан да

Аерылмасын адәм баласы.

Бу көннәрдә Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Без аны юбилее белән котлыйбыз, аңа иң мөһиме сәламәтлек, гаилә иминлеге, балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп, туганнарының, дусларының хөрмәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов.

Өлкәннәрнең кадерен белик. 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Һәр елны 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм ул 10 көн дәвам итә. Бу көннәрдә өлкән яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар үзләренең гомер  юлларын, кылган эш-гамәлләрен хәтерләрендә яңарталар,  үзләре хезмәт иткән оешмалардан тәбрикләүләр  алып сөенәләр, ә иң мөһиме балалары һәм оныкларыннан  котлаулар кабул итәләр. Соңгы елларда бик аралашып булмый, күбрәк телефон аша сөйләшәбез, хезмәттәшләр белән  очрашулар да кичектерелеп тора. Шуңа күрә дә өлкәннәргә, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә игътибарлы булырга кирәк.

Өлкәннәр белән өйләр ямьле, алар булганда гаиләдә – җылылык, җанлылык, өйдә күп еллардан бирле куелган билгеле бер тәртип яшәп килә. Кызганыч, яшьләрнең кайберләре моның шулай икәнен өлкәннәрнең үзләрен югалткач кына аңлыйлар. Әти-әниләр исән чакта алар янында ешрак булырга, җылы сүз һәм тәмле күчтәнәчләр белән сөендереп, аларга мөмкин булган кадәр булышып яшәргә һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк.

Казанбаш авылында яшәп иҗат итүче Гөлара Шәрипованың  “Моңайма әле, әнкәй!” шигырендәге фикер белән барыбыз  да  килешер.

Безнең өчен иң-иң матуры син,

Карт түгелсең бер дә, яшь әле.

Син булмасаң күктә кояш сүнәр,

Нурлар чәчеп мәңге яшә әле.

           Картаямын диеп һич уфтанма,

           Чал чәчләрең – аклык билгесе.

           Әни җаным, син бит – безнең өчен

           Тиңе булмас тормыш өлгесе

Бу көннәрдә катлаулы тормыш юлы узган, үз җилкәләрендә сугыш афәтләрен кичергән, Ватаныбызның көчен һәм дәрәҗәсен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән чал чәчле абый-апалар, әби-бабайлар турында күп язалар һәм сөйлиләр.  Шактый олы яшьтә булуларына карамастан өлкәннәребез яшьләргә үрнәк булып, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып яшиләр. Өлкәннәребез иҗат итәргә дә вакыт табалар,  шигырьләр, үткән тормышлары турында хикәяләр, сәхнә әсәрләре язалар.   Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә ачылган “Тормыш сынауларын уздык без…” дип исемләнгән күргәзмәдә  өлкәннәребезнең иҗатлары тупланган китаплар  белән танышырга мөмкин.  “Мин – Арча баласы” проектын  дәвам итеп оештырылган  “Мин Арчаны беләм”  квестында катнашкан укучылар  күргәзмәне карарга да өлгерделәр инде.

Субаш Аты авылында туып үскән  Рәис абый Сафин, бүгенге көндә Казанда яши һәм  шигырьләре аша үзенең уйларын һәркемгә җиткерергә тели:

 Еллар үтәр, картлык җитәр,

Шундый көнгә килерсең:

Улларыңда, кызларыңда

Гамәлеңне күрерсең.

          Үз-үзеңә хәйран калып,

           Шатланырсың, көләрсең…

           Кылганнарың котсыз булса,

           “Ник яшәдем?” – диярсең…

       Рәис абыйның бу фикере яшьләргә әйтелгән. Әйе, ник яшәдем дип әйтерлек булмасын иде. Ә өлкәннәребез бу 10 көндә генә түгел, һәр көнне балалары, оныклары, туганнары, дусларының кайгыртуын тоеп яшәсеннәр.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика