Этнодиктант-2018

Данлыклы юбилейны каршылап

Данлыклы юбилейны каршылап – мәкалә. Һәр мәктәп укучысына уку елын югары өлгереш белән тәмамлау максаты куела. Аерым бәйрәмнәр уңаеннан атналык ярышлар, конкурслар үткәрү укучы өчен өстәмә тырышлык, активлык сорый торган чара. Бу үз өстеңдә күбрәк эшләүне таләп итә. Автор үзе эшләгән мәктәп укытучылары һәм укучыларының активлыгын, тырышлыгын мисаллар белән күрсәтә. Мондый чаралар өчен укытучы өстәмә рәвештә эзләнергә һәм андый эш юнәлешен укучысына да җиткереп, аларны төрле яклап үстерергә, коллективта үз-үзләрен тотарга өйрәтергә тиеш була. Бу киләчәктәге зур тормыш мәшәкатьләре алдында укучыга югалып калмаска, дөрес юл табарга да ярдәм итәчәк. Юбилейлар элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак. Шуңа күрә укучы һәрвакыт активлыгын югалтмыйча, тарихны онытмыйча белем алырга тиеш.

Чыганак: Мәһдиев М. Данлыклы юбилейны каршылап // Яңа тормыш. – 1958. – 17 октябрь. Габидуллина Х.

Яшьләр өмәсе

Яшьләр өмәсе – мәкалә. 1918 елның 29 октябре – комсомол оешмасының туган көне. Бу оешмага керү өчен аның максат-бурычларын өйрәнергә, уставын белергә кирәк иде. Һәр пионерны яше җиткәч, комсомол оешмасының вәкиле итеп кабул итәләр. Алар – бөтен җирдә дә актив, намуслы, үрнәк кешеләр булырга омтылучы яшьләр. Комсомолның кырык еллыгындагы яшьләр дә шундый ук сыйфатка ия булган. Алар төрле өмәләрдә катнашып, башкаларга ярдәм дә иткән һәм үрнәк тә булып торган.

Чыганак: Мәһдиев М. Яшьләр өмәсе // Яңа тормыш. – 1958. – 24 октябрь.

Габидуллина Х.

Уку елына керешкәндә

Уку елына керешкәндә – мәкалә. 1 сентябрь – бөтен илебездә мәктәп ишекләре киң итеп ачылган көн. Ә аңарчы мәктәп биналарында, билгеле, ремонт эшләре башкарыла, укыту елына хәзерлек бара. Язмада Казанбаш мәктәбенең яңа уку елын нинди хәзерлек белән каршы алулары хакында бәян ителә. Балалар күп булу сәбәпле, укыту эше ике сменада бара. Бу эшне бүгенге көндә дә күпме генә яңа мәктәпләр төзесәләр дә, әлегә чишеп бетерә алмыйлар. Ике сменалы укыту барышында укытучы күп авырлыклар белән очрашачагы көн кебек ачык, чөнки бер үк укытучының дәресләре ике сменада да булырга мөмкин, үз укучылары белән өстәмә эшләү вакыты кими. Димәк, ниндидер тәрбия эшләре кичектерелә дигән сүз яки түгәрәкләрдә шөгыльләнү кысрыклана. Автор мәктәпләрдә бер сменалы укыту яклы. Шундый очракта өстәмә рәвештә ниләр башкарырга булачагын ассызыклый. Хәтта мәктәпкә спорт түгәрәкләре өчен инвентарьлар кайту да эш нәтиҗәсен арттырачагын белдерә. Укытучы һәрвакыт үз өстендә эшләргә, өстәмә белем алырга, булган эш тәҗрибәсе белән уртаклаша да белергә тиеш дип саный автор. Бу- көн таләбе. Бүгенге көн укытучысы элеккеге елларга караганда да белемле, киң эрудицияле, интерактив белемен укыту барышында киң куллана да белергә тиеш.

Чыганак: Мәһдиев М. Уку елына керешкәндә // Яңа тормыш. – 1959. – 2 сентябрь.

Габидуллина Х.

Беренче класста

Беренче класста – мәкалә. Беренче класс укучыларына ничек белем бирергә? Бу хезмәтне башкару өчен укытучы ниләр эшли, укучыларны нәрсәгә өйрәтә, нинди алымнар куллана – сораулар күп. Башка милләт балаларын татар телендә укыту да укытучы өчен зур сынау. Белем бирүне уеннар аша алып барсаң, укытучы өчен икеләтә уңышлы килеп чыгачак, ди автор, чөнки иркен балачак тормышыннан укучы кагыйдәләре күпкә аерыла. Укытучының беренче класс укучысына төпле белем бирүе, дөрес тәрбияләве – киләчәккә яхшы оеткы салу дигән сүз. Аның хезмәт нәтиҗәсе шуннан күренә дә инде. Автор, үзе укытучы буларак, бу һөнәр иясенең хезмәте нечкәлекләрен, авырлыгын күрсәтергә тели кебек. Мәкаләдән күренгәнчә, хәтта урыс милләтеннән булган гаилә баласы да рәхәтләнеп татар телен өйрәнә, сөйләшә һәм яза. Чөнки күп телләр белгән саен бала өчен яхшырак. Милләт татулыгы, бердәмлекнең ныклыгы да шундый вакытта сынала һәм ачыклана.

Чыганак: Мәһдиев М. Беренче класста // Яңа тормыш. – 1959. – 18 ноябрь.

Габидуллина Х.

Хәбәрче булу – мактаулы эш

Хәбәрче булу – мактаулы эш – мәкалә. Матбугатта басылып чыккан һәр мәкаләнең авторы була. Алар – хәбәрчеләр. Автор фикеренчә, хәбәрчеләрдән килгән хат газетаның туклану чыганагы. Алар төрле теманы ачып бирә, ләкин бөтен хат язучы да хәбәрче дигән сүз түгел әле. Хәбәрчеләргә дә язу өлкәсендә төрле максат-бурычлар куела. Урында булган вакыйгалар агышын халыкка җиткерә белү, фикер эзлеклелеген югалтмау, ниндидер тәрбия чарасы бирү – хәбәрченең эш юнәлеше. “Редакция работниклары урыннарда булганда авыл хәбәрчеләре белән очрашып, аларга киңәшләр, тәкъдимнәр биреп китсәләр яхшы булыр иде”, – дип яза М.Мәһдиев. Автор редакция хезмәткәрләренә карата үз фикерен белдерергә курыкмый һәм бераз гына булса да тәнкыйть сүзен дә җиткерә белә.

Чыганак: Мәһдиев М. Хәбәрче булу – мактаулы эш // Яңа тормыш. – 1959. – 6 сентябрь. Габидуллина Х.

Съезд күп нәрсәгә өйрәтте

Съезд күп нәрсәгә өйрәтте – мәкалә. Эшче-авыл хәбәрчеләре съездында хәбәрчеләр алдына нинди бурычлар куелган, эшләренең нәтиҗәсенә анализ, киләчәккә юнәлеш күрсәтелә. Автор үзе дә авыл хәбәрчесе булып санала. Ул һәр чараны матбугат аша башкаларга хәбәр итеп тора. Ә авыл хәбәрчесе нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап табып, автор съездга рәхмәтле булуын белдерә. Хәбәрче булыр өчен телең чиста, фикерең эзлекле, тәнкыйтькә әзер булырга тиешсең. Һәм автор практик киңәшләр, күрсәтмәләр алу киләчәктә эш күрсәткече үсешенә йогынты ясаячагына инандыра.

Чыганак: Мәһдиев М. Съезд күп нәрсәгә өйрәтте // Яңа тормыш. – 1959. – 25октябрь. Габидуллина Х.

Яшь шефлар

Яшь шефлар – мәкалә. Бу язмада балалар бакчасының мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә булуы күрсәтелә. Шефлык итеп, үзеңнән кечеләргә нәрсәдер өйрәтү, алар белән төрле чаралар үткәрү – пионерлар өчен дә зур тәрбия эше. Мондый хезмәт аша буыннар чылбырының бәйләнешен дә күрергә мөмкин, ди автор. Шефлык эше белән шөгыльләнгәнче үзең үрнәк, һәряктан үсештә булуың, кечеләрне ярату, хөрмәтли белү дә сорала.

Чыганак: Мәһдиев М. Яшь шефлар // Яңа тормыш. – 1958. – 14март.

Габидуллина Х.

 

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли – мәкалә. Мәктәпнең үз радиоузелы эшләү – укучылар өчен стимул бирә торган бер чара. Мондый эшне эзлекле итеп алып бару өчен укучыларда җаваплылык сыйфатлары көчле булу сорала. Ә кайбер укучыларга шундыйлардан үрнәк алу өчен нәтиҗә ясау мөмкинлеге дә туа. Автор бу язмасы аша үзе мәктәптә эшләгән чор вакыйгаларын сурәтләп, укытучының өстәмә хезмәтләрен дә күрсәтә.

Чыганак: Мәһдиев М. Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли // Яңа тормыш. – 1958. – 14 март.

Габидуллина Х.

Кызыклы сборлар

Кызыклы сборлар – мәкалә.Укучылар мәктәптә белем алу беррәттән төрле чаралар үткәрә. Бу чаралар укучыны төрле яклап тәрбияли. Мәсәлән, автор пионер сборлары турында яза. Төрле темага багышланган сборларда һәр укучы анда актив катнашып үзен күрсәтә һәм нәрсәгәдер өйрәнә, нәтиҗә дә ясый ала. Чаралар коллективта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хезмәт, өстәмә белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге тудыра. Автор сборларның укучылар өчен бик кирәкле чара булуын ассызыклый.

Чыганак: Мәһдиев М. Кызыклы сборлар // Яңа тормыш. – 1958. – 14 март.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика