Рамил Мөхетдинов: “Арча комсомоллары белән горурланабыз!”

Бүген Арча сәнгать мәктәбендә Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан “Казан арты” музее хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә һәм сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Әлеге чарага Арча комсолының төрле еллародагы җитәкчеләре, әгъзалары килгән иде.

“Районыбызның күп җитәкчеләре комсомолда тәрбияләнгән, анда тәҗрибә алган шәхесләр. Хәзерге көндә алар нык адымнар белән үз тәрбияләрен яшь буынга җиткерә. Шушы көннәрдә яшьлек хатирәләрен искә алу, “Казан арты” музее хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган күркәм күргәзмә, совет, комсомол җырларыннан оештырылган әлеге концерт яңадан үткәнне, аның матур мизгелләрен яңарта. Яшь буын бу тарихны белергә тиеш. Без сезнең эш гамәлләрегезгә сокланабыз. Сезнең белән бергә яшәү, эшләү белән горурланабыз, хәрмәтле комсомоллар!” – дип сөйләде әлеге тантаналы концертта район мәдәният идарәсе, Татар конгрессының Арча районы бүлеге җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов.

Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан “Казан арты” тарих-этногрфия музенда, Арча балалар сәнгать мәктәбендә мәдәни чаралар, районның һәр мәктәбендә балаларга тәрбия семинарлары оештырылды.

 

Гафур Каюмовны сагынып…

Тормыш, гомер, яшәеш…

Бик кызыклы һәм серле төшенчәләр…

Бигрәк тә кеше язмышын читтән күзәткәндә…

Ә минем гомер юлым бик гади…

Гафур Каюмов

 

27 октябрь көнне Татарстан  телевидениесенең “ТНВ – Яңа гасыр”  каналы аша якташыбыз Гафур Каюмовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Әдәби хәзинә” тапшыруы булды. Быелның 25 июлендә безнең арабыздан вакытсыз киткән якташыбызны сагынып та, башкарган хезмәтләренә сокланып та, горурланып та искә алдык. Гафурны якыннан белгән, аның белән аралашкан һәркем актёр буларак аның башкарган рольләрен, режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләрен һәм инде билгеле драматург буларак иҗат иткән сәхнә әсәрләрен күз алдына китергәндер. Үзе әйткәнчә аның гомер юлы бик гади һәм үзенчәлекле булды.

Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында районыбызның Яңа Сәрдә авылында туа. Туган авылында гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый һәм 1979 — 1983 елларда Казан театр училищесында укый. 1994 – 1999 елларда Мәскәүнең мәдәният һәм сәнгать  институтында драма режиссеры белгечлеге ала. 2000 елда Болгариянең София шәһәрендә Театр һәм кино сәнгате милли академиясен режиссура буенча тәмамлый. 1983 – 1990 елга кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актёр булып эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр ул – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Гафур Каюмов төп рольләрдә уйный: Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында — Исмәгыйль, Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында – Мирзахан, Шәрәф Хөсәеновның “Әни килде”сендә — Сәяр, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сында — Сәлимҗан, Мансур Гыйләҗевның  “Казан егетләре”ндә — Алмаз, Мирхәйдәр Фәйзинең “Асылъяр”ында — Искәндәр һәм башкалар. Сәхнә аны киңрәк мәйданга да алып чыга, Гафур Каюмов “Болгарның җылы җилләре” нәфис фильмында Алмыш хан улы Бәйбарс, “Зөләйха” нәфис фильмында Сәлимҗан һәм “Галиябану” телефильмында Хәлил рольләрен башкара.

1997–2000 елларда Гафур Каюмов Мәдәният министрлыгында, 2000–2004 елларда Татарстан телевидениесендә. 2004 елдан башлап  — Әлмәт дәүләт драма театрында баш режиссер, аннан соң үз һөнәре буенча төрле урыннарда эшләде.  Соңгы вакытта ул Арча шәһәренең “Җидегән чишмә” халык театры режиссеры иде. Гафур Каюмов кыска гына вакытта коллектив белән уртак тел табып Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” спектаклен кабат сәхнәләштерде, яшьләр белән Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектаклен куйды.

Гафур Каюмов 1980 елларда үзе дә драма әсәрләре яза башлый. 1990 елда аның Татар академия театрында “Мирас” дигән трагифарсы, 1991 елда Кәрим Тинчурин театрында “Язмышлар ярында” исемле драмасы куела. 1992 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган “Һинд кызы” музыкаль комедиясе зур уңыш казана. Ул туксанынчы еллар дәвамында Чаллы татар драма театры, Уфаның башкорт яшьләр театры, Туймазы татар театры коллективлары тарафыннан да сәхнәләштерелә. Балалар өчен “Сарык Арыслан” әкияти пьеса, “Ыру” оптимистик трагедиясе, “Кабан күле серләре” музыкаль сатиралары Татар академия театрының кече залында гел куелып килә. Драматург Гафур Каюмовның 2003 елда “Упкын өстендә уен”, 2013 елда “Ул…” исемле китаплары дөнья күрде. Гафур Каюмов – 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде, аңа 2006 елда  Әлмәт шәһәр Советының Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясе бирелә.

Якташыбыз Гафур Каюмов районда үткәрелгән төрле чараларда теләп катнаша иде. Арча төбәгендә туып-үскән язучылар белән район хакимияте оештырган “Шушы яктан, шушы туфрактан без…” дип исемләнгән кичәдә, “Без бит- Арча яклары” өч томлыгын тәкъдим итүгә багышланган очрашуда ул сәхнә тормышы турында  мавыктыргыч итеп чыгышлар ясады. Яңа Кырлайда оештырылган “Без -Тукай оныклары” төбәкара лагеренда төрле регионнардан килгән балалар алдында үзенең әсәрләре һәм башкарган рольләре, гомүмән сәхнә тормышы  турында сөйләп аларның ихтирамын яулады.

“Гафур авылда оештырылган бәйрәмнәрдә, сабан туйларында бик теләп катнашты, без шунда очраша идек, авылдашлары белән аралашырга яратты. Без аның белән Шура сигезъеллык мәктәбендә бергә укыдык, әйбәт укыды, сәнгатьне яратты. Ул гомере буе туры сүзле, үз фикерендә нык кала торган кеше иде”,- дип искә ала Байкал авылында туып-үскән, бүгенге көндә Арчада яшәүче сыйныфташы Шамил Вәлиев.

Соңгы елларда Гафур Каюмов “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә булды. Әсәрләре тупланган китапларын, төрле театрларда куелган афишаларын, фотосүрәтләрен, шәхси документларын музеебызга бүләк итте.  2013 елда Гафур Каюмовның  төрле елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре тупланган “Ул…” исемле китабы басылып чыккан иде. “Арча музеена иң изге теләкләр белән Гафур Каюмов”, — дип язган  бу китапка кергән “Ул…” әсәре шигъри формада язылган.  Аны укып чыкканнан соң Гафур Каюмовны  шагыйрь буларак та күз алдына китерәсең. Казанда Язучылар берлеге клубында Татарстанның халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевларның юбилейларына багышлап музеебыз оештырган кургәзмәләр белән барганда да Гафур Каюмов елмаеп каршы алып, безгә булышып йөрде.

Әлмәт  дәүләт драма театры тарихында эз калдырган режиссер буларак аның хезмәтләре белән мин театр музеенда таныштым. Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның юбилей кичәсенә баргач, шул ук театрда эшләүче районыбызның Иске Иябаш кызы, Татарстанның атказанган артисты Фәймә Павлова – Бикморатова Гафур Каюмовка багышланган экспозиция белән таныштырган иде. Театр музеенда аның тарафыннан куелган Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Данил Салиховның “Парлы ялгызлар”, Надежда Птушкинаның “Бары бер генә…”, Мансур Гыйләҗевның “Туй күлмәге”,  Гафур Каюмовныж үзенең “Сагынырсың әле… син дә бер…”, “Их, алла боерса…“, һәм “Ахырзаман авазы”, башка куелган әсәрләренең афишаларын күреп, уйнаган артистларның сәхнә киемнәрен һәм шул спектакльләрдән төшерелгән фотосурәтләрне карап таныштым. 2005-2007 елларда Гафур Каюмов баш режиссер буларак үзенең белемен, аңа кадәр Казан театр сәхнәләрендә туплаган тәҗрибәсен зур осталык белән кулланган икән дип горурланган идем.

Гафур Каюмов белән  соңгы тапкыр очрашудагы сөйләшү хәтеремдә, ул Арча мәдәният йортыннан чыгып килә иде. “Минем иҗатыма багышлап “Әдәби хәзинә” тапшыруы  әзерләргә телиләр, ләкин мин бик борчылып уйланам, мин аңа лаекмы? Дөрес, минем язган әсәрләрем күп театрларда уйналды, әле язарга уйлаган әсәрләрем дә бик күп, үзем дә сәхнәдә бик яратып төрле рольләрдә уйнадым. Туган авылымда яңа йорт җиткердем, иҗат итү өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Бу телевизион тапшыруның бер өлешен туган авылым Яңа Сәрдәдә, үзем 9-10 сыйныфларда укыган Яңа Кенәр мәктәбендә, билгеле инде сезнең музейда да төшү мөмкинлеге булыр дип ышанам”,- дип дулкынланып та, горурланып та сөйләгән иде. Ләкин ни кызганыч, телевизион тапшыру ул безнең арабыздан киткәч әзерләнде.

Якташыбыз Гафур Каюмовны һәркем сагынып искә ала. Аны спектакльләрен күргән тамашачы да, аның фәрманнарын үтәп уйнаган артистлар да, гаиләсе дә, авылдашлары да, иптәшләре дә юксыналар. Чын мәгънәсендә күпкырлы талантлы артист, милләт җанлы олы шәхес буларак Гафур Шәкүр улы Каюмов онытылмас, аның әсәрләре сәхнәләрдә кабат-кабат куелыр, аның башкарган хезмәте югалмыйча үз бәясен алыр.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Фотолар музей архивыннан

Рамил Мөхетдинов: “Арчалыларга бу диктантны язу кыенлык тудырмас!”

“Татарча диктант язу бик күркәм, матур идея. Күпләрнең мәктәпне тәмамлаганнан соң кулларына каләм алып диктант язып утырганнары юктыр. Язу-сызу эшләре башка хезмәтләргә генә бәйле булды. Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә авырлык тудырса да, Арчалыларга бу диктантны язу кыенлык тудырмас, чөнки без – ак як, Тукай якташлары! Күпләрегез Гаяз Исхакыйның иҗаты, аның шәхесе белән янәдән кызыксына башлар”, – дип сөйләде район мәдәният идарәсе һәм Татар конгрессының Арча бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов.

Бүген Арча районында аерым мәйданчыкларда мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә студентлар һәм мөгаллимнәр, районыбызның һәр мәктәбендә укучылар һәм укытучылар татарча диктант язды.

 

Иске Иябаш авылы клубы

Сугыш елларында һәм аннан соң  клуб мөдире булып Нурлыхода Хаҗиева эшләгән. Ул авыл балалары белән концертлар, хәттә берничә тапкыр спектакль дә куйган, Арчадан килгән агит-бригада концертларын да оештырган. 1950-1959 елларда клуб мөдире – Мәдехия Фазылҗанова, 1959-1970 елларда Әхмәтхан Ваккасов.

1970 елда клуб иске бинада булу сәбәпле, бирегә күрше Александровка авылынын иске медпунктны сүтеп алып кайталар. 80 урынга исәпләнгән клуб халыкка 45 ел мәдани хезмәт курсәтә. Төрле елларда эшләгән мөдирләр: Мөслимә Ярулла кызы Яруллина (1970-1973), Радилә Гани кызы Юнусова (1973-1975), Наилә Сабирҗан кызы Сабирҗанова (1975-1977), Гөлсем Бәдри кызы Хаҗева (1977-2004), 2004 елдан – Алия Мәгсүмҗан кызы Шакирова.

М.Яруллина эшләгән елларда Рәйхана Хакимова “Сарман” көен, Мәрьям Әхмәдуллина “Идел”, “Ак параход” җырларын бик матур башкарган. Иң оста гармунчы булып Исмагиль Хаҗи улы Хаҗиев саналган. Р.Юнусова эшләгән елларда Разия Миндияр кызы Миндиярова бик талантлы җырчылардан, ә Рафаил Миндияр улы Миндияров оста гармунчылардан саналган. Н.Сабирҗанова Әзәк авылыннан килеп эшләп йөргән елларда клубта Фәргать Галимуллин, Мөбаракша Сибгатуллиннар оста тальянчылардан саналган. Талантлы, моңлы итеп җырлаучылар – Зәйтүнә Яруллина, Факия Корбанова, Зөлфия Газизова. Гомеренең 27 елын халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә багышлаган Г.Хаҗиева чорындадагы сәхнә осталары: Исхак Павлов (гармунчы), тормыш иптәше Гөлүзә Павлова (җырчы). Ислам Ибрахим улы Павлов “Айкала суларыгыз”ны, Радилә Гани кызы Юнусова “Төнге серенада”ны бик матур башкарган. Соңрак авылның яшьләре Фәнис Исмагил улы Хаҗиев, игезәк Илгиз һәм Илдус Гыйззәтовлар, Фәнис Сәфәр улы Галиев талантлы гармунчылар буларак үзешчән сәнгатьтә катнашкан. Гөлсинә Габтелнур кызы Шакирҗанова, Гөлфирә Мөхәмәдияр кызы Шакирова, Резеда Габтелфәрт кызы Әхәтова, Зөлфия Шайхулла кызы Сафиуллина, Данаил Рамазан улы Сабиров, Раушания Сәфәр кызы Галиева, Талия Нигмәтҗан кызы Шафикова, Нәкип Әхми улы Сибгатуллин иң талантлы җырчылар булган. 76 хуҗалыгы булган Иске Иябашның 1990-2000 еллардагы талантлы яшьләреннән Лидия Фирдинат кызы Сабирова “Адаштым”, Линар Фирдинат улы Сабиров “Яшь гомер”, Гөлфия Мөхәммәдияр кызы Шакирова “Идел буе каеннары”, Сөмбелә Нариман кызы Мухаметшина “Белегез шуны”, Кадрия Миннефәрт кызы Заһидуллина “Балан”, Ания Илдус кызы Хаҗиева “Сарманай”, Илсия Миннефәрт кызы Заһидуллина “Урсал тау” исемле җырлар башкарып танылган. Соңгы елларда Эльза Мәгсүмҗан кызы Юнусова “Су буенда учак яна”, Рамил Мулланур улы Шакирҗанов “Салкын чәй”, Рәдис Данис улы Абдуллин “Тукта яңгыр”, Ришат Риф улы Шафиков “Балаңны читкә җибәрү”, Рүзәл Ислам улы Павлов “Бала чагым” исемле җырлары белән 45 ел тарихы булган Иске Иябашнын иске клубының мәдәни тарихына, халык күңеленә кереп калды.

2015 елның 18 маенда Иске Иябаш авылында яңа клуб бинасы ачыла.

Гөлсем Хаҗиева истәлекләреннән: “27 ел клуб мөдире булып эшләү дәверендә бик күп спектакльләр куйдык. Куярга да, үзем уйнарга да яраттым. Авыл яшьләре бик теләп катнашты, чөнки һәр чыгышны авылдашларым бик яратып кабул итте. Спектакльләр белән күрше авылларга да бик күп йөри идек. Машина арбаларында да, трактор чаналарында да йөрергә туры килде. Беренче елны эшли башлаганда Ю.Әминовның “Язылмаган законнар”спектакльен куйдык, тамашачы бик яратып кабул итте. Бу спектакльдә хәзерге вакытта Әлмәт драма театрында иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Фәймә (Павлова) Бикмуратова катнашты. Ул һәрвакыт: “Миннән сез генә артистка ясадыгыз”, – ди. Мин  аның белән горурланам. Шулай ук бу спектакльдә Венера Миннуллина, Фәргать Шәяхмәтов, Гөлйөзем Шәймуллина, Ленар Сабиров, Алия Юнусова (Шакирова),Тәнзилә Миннуллиналар катнашты. Аннан соң Ә.Атнабаевның “Мәхәббәт турында җыр” (артистлар – Фәймә Павлова, Гөлйөзем Шәймуллина, Миңнехан Сибгатуллин, Әлфия Хабибуллина), Р.Хәмиднең “Кайтыр идем” (Илнур Хаҗиев, Миләүшә Хәбибуллина, Сөмбелә Мөхәметшина), Ф.Садриевның “Әхти, егетләр” (Илшат Шакирҗанов, Ленар Сабиров, Миңнехан Сибгатуллин, Сөмбелә Мөхәммәтшина), Т.Закировның “Капкадан чыккач егет” (Альфир Шәйхетдинов, Миңнехан Сибгатуллин, Кадрия Заһидуллина,Фирдәүсә Сибгатуллина), Р.Батулланың “Кичер мине әнкәй” (Альфир Шәйхетдинов, Илгиз Хакимов, Радия Хакимова, Зөлфира Сабирова, Фәлват Шәяхмәтов), Ә.Атнабаевның “Ул кайтты” (Динар Сабиров, Талия Павлова, Ания Хаҗиева, Илсия Заһидуллина), Ю.Әминовның “Гөлчәчәк” (Гөлсинә Шакирҗанова, Зөлфия Ахатова, Миннехан Сибгатуллин), Т.Миңнуллин “Күрше кызы” (Гөлсинә Шакирҗанова, Радия Хакимова, Илнур Хаҗиев, Нәкип Сибгатуллин), Ш.Хәсәновның “Зөбәйдә адәм баласы” (Миңнехан Сибгатуллин, Альфир Шәйхетдинов,Гөлйөзем Шәймуллина), Ю.Әминовның “Өти балак Гөлүзә” (Алия Юнусова, Айгөл Хаҗиева, Гөлназ Миннебаева, Талия Павлова, Динар Сабиров, Илсур Сибгатуллин), Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” (Зөлфира Сабирова, Альфир Шәйхетдинов, Гөлйөзем Шәймуллина), Ю.Әминовның “Тамырлар” (Ленар Сабиров, Данаил Павлов, Альфир Шәйхетдинов, Әлфия Хабибуллина), Н.Асаевның “Бер картлыкта,бер яшьлектә” (Данаил Сабиров, Миңнехан Сибгатуллин, Тәнзилә Миннуллина) исемле әсәрләрен сәхнәгә куйдык. Лаеклы ялга китәр алдыннан Г.Зәйнәшованың “Сандугач балалары” дигән спектаклен сәхнәләштердек. Ул спектакльдә 11 сыйныфны бетерүче кызым Айсылу Хаҗиева һәм аның классташлары Эльза Сабирова, Айсылу Гиззатова, Алмаз Шәйхетдинов һ.б. катнашты. Мин аларга бик рәхмәтле. Бу спектакль бик гыйбрәтле, тормышчан. Авыл халкы елый-елый карады.

Эшләү дәверендә төрле вакытлар булды, барсы да җиңел булмады. Мәсәлән, Яңа Кырлай авылына спектакль белән бардык. Халык күп, билетлар сатылып бетте. Спектакльне башлыйк дисәк, ике катнашучы егет классташ егетләрен очратып, очрашуны бәйрәм иткәннәр. Ни эшләргә дә белмичә торам. Башлап җибәрдек, ләкин теге ике егетем уйнарлык хәлдә түгел. Беренче пәрдәне ничек кирәк ерып чыктык, сизәм ахырына кадәр уйнап бетерә алмаячакбыз. Шуннан соң бер кызыбызга: “Бар, икенче килербез, дип чыгып әйт”, – дидем. Ул сәхнә каршына чыкты да “Техник сәбәпләр аркасында спектакль куелмый, икенче килербез” –диде. Еларга да, көлергә дә белмәдем. Без Кырлайга бу спектакль белән икенче мәртәбә барганда да зал тулы халык иде, алар бик яратты. Егет һәм кызларымда бик тырышлар инде. Минем аларга рәхмәтем чиксез!

Алия Шакирова

Приглашаем Вас на мероприятие!!!

30 октября, в 10 00 ч. приглашаем всех желающих  на мероприятие «Комсомол не просто возраст, комсомол -моя судьба», посвященное 100-летию ВЛКСМ.

Адрес: Арская детская школа искусств, ул. Галактионова, 26.

Вагыйзов Сәләй Гататдин улының тууына 110 ел тулу уңаеннан күргәзмә

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында 1908 елның 24 октябренда туган, озак еллар Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укыткан Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Ушинский медале белән бүләкләнгән  Вагыйзов Сәләй Гататдин улының  тууына 110 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшли. Анда “Әлифба” авторлары Рәмзия апа Вәлитова һәм Сәләй ага Вагыйзовларның тормыш юллары, методик хезмәтләре белән танышырга мөмкин.

Флера Муратова: “Комсомол бик яхшы итеп татар телендә сөйләргә өйрәтте”

Бүген  Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда комсомолның 100 еллыгы уңаеннан район комсомолы әгъзалары, аның 1 нче, 2 нче секретаре вазифаларын башкарган шәхесләр белән очрашу булды.

“Комсомол зур тормыш мәктәбе иде. Төрле мероприятияләр, политуку, экскурсияләр, мохтаҗларга ярдәм-шефлыклар оештыра идек. Мин өч ел район комсомолында эшләү дәверендә кешеләр белән аралашырга, төрле чаралар үткәрергә өйрәндем. Комсомолга килгәнче мин көндәлек тормышта татарча сөйләшә алсам да, аудитория каршында татар телендә сөйли белми идем. Комсомол мине бик яхшы итеп татар телендә сөйләргә, чыгыш ясарга өйрәтте. Мин моның өчен комсомолга чиксез рәхмәтле. Бу елларда комсомол оешмалары һәр колхозда бар иде. Авылларда телисеңме-теләмисеңме, халыкны хөрмәт итәсең икән, татар телендә сөйләшү күңел таләбе булды. Нәкъ менә комсомол аркасында минем шәһәрдә, районда, республикабызда дусларым бик күп, чөнки күп чараларны оештырганда алар белән аралашырга туры киллде. Комсомол – кадрлар әзерләү мәктәбе булды. Биредә ике-өч ел эшләп, башка урыннарга күтәреләләр иде. Без бик бәхетле булдык: дәүләт куйган идея-максатлар безне яңа эшләргә рухландырды. Комсомол – яшьләрне берләштерүче үзәк иде. Комсомол чорын һәрвакыт якты, матур хатирәләр белән генә искә алам. Хәзер исә кыйммәтләр башка…” – дип сөйләде әлеге очрашуда Арча ВЛКСМы райкомының 1982-1985 елларда 2 нче секретаре булып эшләгән Муратова Флера Габделфәрт кызы.

Илдус хәзрәт Зыятдинов: “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән сүзләрне Ленин Коръәннән алган”

Бүген  Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда комсомолның 100 еллыгы уңаеннан район комсомолы әгъзалары, аның 1 нче, 2 нче секретаре вазифаларын башкарган шәхесләр белән очрашу булды.

“1969 елны Казанбашка экономист булып килдем. Шунда ук комсомол секретаре итеп тә сайладылар. Комсомол бригадалары яшьләрне дәртләнеп, җиң сызганып эшләргә өйрәтте. Төнге сәгать 1-2 дә кайтып, иртәнге 3-4 тә эшкә чыгып китүче егетләребез дә бар иде. Урып-җыю вакытында һәр техника, аеруча СК-4ләр эшкә чыгар алдыннан, иртә таңнан майлауны таләп итә. Колхоз рәисе булып “Свердлов” колхозына килгәч безнең рәис бөтенләй йокламый икән, дигән сүз дә чыгардылар. 1970 елның Ленин бабайның тууына 100 ел тулуны зурлап бәйрәм иткән хәтердә. Бу бәйрәмнең яшьләрне оештыру, бергә туплау өчен ярдәме гаять зур булды. Ленинның “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән сүзләрен яхшы беләбез. Әмма аның Коръәннән алынганын күпләр белми. Мөхәммәт пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Коръән иңгәндә иң беренче сүзләр укуга өндәүдән гыйбарәт була. Ленин – бик гыйлемле кеше. Әлбәттә, ул Коръәнне, хәдисләрне, Мөхәммәд пәйгамбәребезне (с.г.в.) өйрәнгән. Комсомол уставында тәрбия турында бик күп сүзләр әйтелгән. Яшьләр оешмасы булган комсомолның нигезе тәрбиягә, гаилә һәм җәмгыятьтә үзеңне күркәм, матур итеп итеп тоту принципларына корылган иде. Гаилә ул дәүләтнең нигезе, дип өйрәндек без. Ислам дине дә гаилә тәрбиясе, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, гомумән, барлык кеше белән күркәм, гадел, дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Комсомолда тәрбияләнгәннәр дә кеше белән яхшы мөнәсәбәттә яшәде, илгә игелекле гамәлләр кылуын әле дә дәвам итә. Аллаһы Тәгалә Сезгә матур итеп яшәргә насыйп әйләсен!” – дип сөйләде хәзер Өчиле авылының имам-хатыйбы булып эшләүче Илдус хәзрәт Зыятдинов.

«Комсомолга -100 ел»

Бүген  Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда комсомолның 100 еллыгы уңаеннан район комсомолы әгъзалары, аның 1 нче, 2 нче секретаре вазифаларын башкарган шәхесләр белән очрашу булды.

Әзәк авылы клубы

Әзәк авылы клубы Хурамша бай нигезенә салынган. Клуб мөдире – Хәтимә Сабирова. Клубның бер башында кино күрсәтә торган будка булган. Анда Үрнәк бистәсеннән Илдус Шәймуллин килеп, 5 тиенгә кино куйган.

Сугыш вакытында клубы мөдире булып Хәтимә Сабирова эшли. Клуб мөдире кышкы төннәрдә, ай яктысында колхозчылар белән бергә кулына чабагач тотып ашлык суккан. Авылдашларына фронттагы хәлләрне укып, аңлатып торган, төрле салымнар, фронт өчен җылы кием җыярга да йорт саен йөргән. Сугыш вакытында клуб халыкка яңалыклар җиткерү өчен бердәнбер урын булган, халык күңелен бераз күтәрү өчен бәйрәм, концертлар да оештырган, “Чаткылар”, “Зәңгәр шәл” һәм башка бик күп спектакльләр куелган. Сөнгать Хәбибуллин, Мөхәммәтхан Абдуллаҗановлар бик оста артистлар иде, дип искә ала авылның өлкәннәре. Күрше авылларда да хлык аларның чыгышын бик яратып караган. Сөнгать Хабибуллин бик матур итеп “Яшь наратлар”җырын, Фәтхи Гыйниятов “Олы юлның тузаны”, ”Җидегән чишмә” җырларын башкарган, Абрар Гомәров, Миннехан Шәрәфиевлар өздереп “Авыл көйләрен”, ”Сарман көйләре”н уйнаган.

1974 елда клубны сүтеп, яңартып салалар. Шул вакытта кинобудка да сүтелә. 1974-1986 елларда клуб мөдире булып Наилә Сабирова эшли. Ул эшләгән чорда клуб гөрләп тора, “Зөбәйдә адәм баласы”, “Өти балак”, “Күк капусы ачылса” һ.б.спектакльләр, концертлар куела.

1986-1989 елларда клуб мөдире булып Рафил Мөхәммәтханов, 1989-1991 елларда Әдһәм Зәйнуллин, 1991-1994 елларда Марат Хәбибуллин эшләде. 1994елдан хәзерге көнгә кадәр мөдир – Гөлзада Нурисламова.

2008 елда авылыбызның уңган, күркәм гаиләләре катнашында “Пар балдаклар” кичәсе үткәрелде. Кичәнең төп геройлары – Рафис-Гөлзимә Җәләлиевлар, Руслан-Гөлгенә Минҗановлар гаиләләре. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган драмколлективларның район бәйгесенә Таһир Закировның “Яучылар” комедиясе куелды. 2014 елның февралендә татар халкының элекке җырлы-биюле уеннары, йолаларына багышланган “Туган як моңнары” исемле кичә үткәрелде. “Су буенда кичке уен” күренеше, “Чишмә буенда өмә” фольклор чыгышлары куелды. “Дугай-дугай”, “Ачык авыз”, “Без,без идек” уеннары күрсәтелде. 2015 елны “Театр яктылыкка нурга илтә, кире юлга җибәрми уңга илтә” исемле район театр фестиваленә Хәй Вахитның “Кияүләр” комедиясе куелды. Соңгы елларда Илфак Шиһаповның “Исерек айныса – хәерче баеса”, Туфан Миңнуллинның “Аерылабыз хуш инде”, “Җен алыштырган”, Ләбиб Леронның “Чәпәләй белән Тәпәләй маҗаралары” һ.б. әсәрләр сәхнәләштерелде.

Гөлзада Нурисламова

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика