Данлыклы «Ахун» чишмәсе буенда имәннәр утырттык

📚 Татарстанның Халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 101 ел тулу уңаеннан, музей хезмәткәрләре һәм районыбыз ветераннары катнашында матур чара узды.

Без бүгенге көндә 🌍 картадан юкка чыккан, ләкин күңелләрдә мәңгелек урын алган Кече Өчиле авылына махсус «Нигез» экскурсиясе оештырдык. Район ветераннары белән бергә язучының балачак сукмакларыннан уздык, аның тормыш юлын һәм иҗатын искә алдык.
🌳 Хәтерне яңарту гына түгел, киләчәккә истәлек тә калды: данлыклы «Ахун» чишмәсе буенда имәннәр утырттык. Бу агачлар бөек язучыбызның рухына лаеклы бер һәйкәл, буыннар бәйләнешенең үрнәге булып үсәрләр дигән өметтә калабыз.
📸 Чарадан фотосурәтләрне бу сылтама буенча карарга мөмкин 👇

vk.ru/album711402670_31197…

#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#Нацпроект
#Экологическоеблагополучие
#Экологикиминлек
#ОсенняяНеделяДобра

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика