9 декабрь — Ватан Геройлары көне.

9 декабрь көнне илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә.
Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган Геройлары белән горурлана.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү- ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.
Бәйрәм алдыннан музеебызда «Бөек батырлык эзләре буенча» исемле тарихи-патриотик сәгать узды. Чара барышында укучыларга Ватаныбыз Геройлары турында сөйләдек. Герой — ул исем яки орден гына түгел. Аңа лаек булган кеше — Ватанга карата чын мәхәббәт, кыюлык, намус, фидакарьлек үрнәге.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика