Диас Вәлиевне искә алып (1.07.1938 – 1.11.2010) 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Бүген,  1 июль көнне, якташыбыз,  прозаик һәм  драматург Диас Вәлиевне искә алабыз. Аның хатыны Дина Кәрим кызы безнең белән бик теләп аралаша,  менә  Диас абыйның туган көне алдыннан да сөйләшеп алдык . “Арча ягы безнең икебез өчен дә бик якын, Диас Казанбаш авылында туган, ә мин Яңасала мәктәбендә рус теле укытучысы буларак хезмәт юлымны башлаган идем. Шул елларда гаилә кордык һәм бик бәхетле яшәдек. Диасны туган ягында онытмыйлар, ул Арчада, Казанбаш мәктәбендә булырга ярата иде. Музей хезмәткәрләре Казанда оештырылган искә алу кичәсендә аның иҗатына багышлап уздырылган чаралар турында сөйләделәр, бик эчтәлекле презентация ясаганнар. Мәктәпләрдә  укучылар өчен оештырылган күргәзмәләрдә  иң якын кешемнең хезмәтләрен куллану минем өчен дә, кызларым Майя һәм Дина өчен дә зур куаныч. Безнең квартирада бөтен әйбер Диасны искә төшереп тора. Туган көнендә  Диасның  барлык иҗатын барлап чыгам. Музейга тапшырылганнары өчен дә сөенеп куям, алар белән музейга килүчеләр таныша ала “, – диде истәлекләрен яңартып.

Вәлиев Диас Назыйх улының  бала  чагы һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач укуын Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам итә.  1973-1975 елларда Мәскәүдә Югары әдәби  курсларда укый һәм язучылык эшенә күчә. Диас Вәлиев рус телендә иҗат итә. 1959 елда аның “Карта старика” исемле хикәясе басылып чыга.      Диас Вәлиев шигырьдән кала барлык жанрларда да яза: повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы  тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр.

Безнең музейда  Диас Вәлиевнең  “День за днём”, “Старики, мужчины, мальчишки” , “Суд совести”, “По вечному кругу”, “Дарю тебе жизнь. Диалоги. Ищу человека”, “Стук резца по камню”, “Три похода в вечность”, “Третий человек, или Небожитель”, “Охота убивать” , “Изгой, или Очередь на Голгофу”,  “Я” ,  “Уверенность в Невидимом”, “Портрет Дон-Жуана”, “Пророк и чёрт”, “Чужой”, “Либертус или Люцифер?” һәм башка китаплары,аларның кулъязмалары, шәхси әйберләре саклана.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов якташының иҗаты турында: “Диас Вәлиев пьесалары илебезнең күп кенә театр сәхнәләрен яулап алды. Бу – аның трибунасы, халык белән сөйләшүе. Аңа һәркемне дулкынландырган проблемаларны, кешенең күңелендәге уй-хисләрне әйтеп бирергә кирәк. Ул   аларны кыю итеп, намуслы рәвештә әйтә. Бу аның драматургиясенең төп юнәлеше”,– дип язган. 1971 елда “Намус хөкеме” исемле беренче драма әсәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия  театрында,   1972 елда “Дәвам”(“Тормыш бүләк итәм”), “Диалоги”, 1972-1973 елларда “Суд совести” исемле спектакле Казан, Мәскәү, СССРның 50дән артык театр сәхнәләрендә куела.

1976 елда аңа “Тормыш бүләк итәм” (“Дарю тебе жизнь”) пьесасы өчен Диас Вәлиевка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматургия өлкәсендәге уңышлары өчен 1981 елда ул Татарстанның, 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булды Аның исеме 2002 елда “Татар энциклопедиясе”нә, 2005 елда Мәскәүдә чыгарылган “Россиянең яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән.

Талантлы якташыбыз Диас Вәлиевнең  әсәрләре дөнья әдәбиятында лаеклы урын алды, бик күп милләт вәкилләре тарафыннан  аның иҗаты югары бәяләнде.  Йөздән артык әдип, галим, дәүләт эшлеклесе төрле матбугат чараларында аңа багышлап биш йәздән артык  хезмәт чыгарганнар. Һәр елны без бу көннәрдә Диас Вәлиевне зур ихтирам белән искә алабыз,  аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

                                                     “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                   директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика