Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылышы
Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылышында катнаштык. Музей 1835 елда татар эшкуарлары Апанаевлар төзеткән тарихи мәчет бинасына урнашкан. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Готыф улы Әхмәтов та катнашты.