Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!

2023 нче ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Яшь буында туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларыбызның берсе. Районыбызда бу юнәлештә бик күп эшләр алып барыла. Төрле кичәләр, осталык дәресләре, күргәзмәләр оештырыла. Мәдәният идарәсе,“Казан арты” тарих-этнография музее һәм Арча районы ветераннар Советы игълан иткән «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!» исемле бәйге дә һөнәрчеләребезне барлау, халыкка таныту максаты белән оештырылды. Бәйге нигезендә безнең районда гомер итүче ветераннарыбыз төрле кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Ниләр генә эшләми осталар – тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, үрәләр, курчаклар, төрле материаллардан чәчәкләр ясыйлар. Хезмәтләрнең кайсын гына алсаң да, күз явын алырлык, һәрберсе күңел җылысын биреп эшләнгән. Бүген  музеебызда бәйгегә килгән эшләрдән торган күргәзмәне ачу тантанасы узды. Күргәзмәне  Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачып җибәрде. Шулай ук  күргәзмә ачылышында Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе  Фатхуллина Рая Ахун кызы , ветераннар советы рәисе Хамидуллина Рамзия Шәрип кызы , хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гатауллина Алмира Мидхәт кызы, шулай ук Арча районы ветераннары катнашты. Ветеран-педагог Вафина Халидә Фоат кызы үзенең матур җырлары белән кичәгә тагы да ямь өстәде.

Шунысы куанычлы, бүгенге көндә дә райондашларыбыз арасында ата-бабаларыбыз һөнәрләрен дәвам итүчеләр бихисап. Хезмәтләрен яшь буынга өйрәтеп, тапшырып калдыручылар – чын фидакарьләр!

Казан арты тарих-этнография музеенда  Арча ветераннарының кул эшләнмәләреннән оештырылган «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!»дигән эчтәлекле күргәзмә белән һәркем якыннан таныша ала. Килегез! Күрегез!

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика