Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда татар халкының йөзек кашларының берсе булган Халык Язучысы, Тукай премиясе иясе Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан салмак уку сеансы үтте: «Әни» хикәясе, «Көзге ачы җилләрдә»повестеннән өзек укылды. Килгән кунаклар Гомәр Бәширов, аның иҗаты турында истәлекләр һәм фикерләр белән уртаклаштылар.
Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, халык язучысы Гомәр Бәшировның исеме һәм иҗаты һәркемгә таныш. Аның әсәрләре безнең күңелләрдә тирән эз калдырган, милли рухыбызны баеткан. Гомәр Бәшировны, аның иҗатын искә алу – ул безнең өчен зур хөрмәт һәм рәхмәт белдерү билгесе.













































