Хәбәрсез югалган якташларыбызның якыннарына рәсми хәбәр кәгазен тапшыру
Быел Бөек Ватан сугышы беткәнгә 79 ел тулды. Илебез тарихында тирән эз калдырган, дәһшәтле Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Рәсми чыганакларга күз салсак, безнең районнан сугышка 27 меңнән артык кеше китә, шуларның 15 меңнән артыгы батырларча һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Хәтер китабын ачып карасак, күпчелек исемнәр янында “Хәбәрсез югалган” диеп язылган. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның якыннары аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары да йөрәкне әрнетә.
Районыбызның хәрби комиссариаты “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Валерьевич Черепанов белән берлектә бик зур һәм изге эш башкара: инде берничә ел дәвамында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбызның һәлак булган урыннары табыла. Бу хезмәтләр барысы да “Арча хәбәрләре” газетасында даими яктыртылып килә.
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда ничә еллар исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә булган якташларыбызның якыннары рәсми хәбәр кәгазен алдылар. Фронтта һәм тылда тыныч тормыш өчен көрәшеп, Җиңү сәгатен якынайткан, безнең арадан киткән каһарманнарның үлемсез батырлыгын искә алып кылган догалар һәлак булган якташларыбызның рухына барып ирешсен иде.