Хәй Хисмәтуллин Шиһабетдин Мәрҗани турында

Тиздән язучы, тел галиме, якташыбыз Хәй Хисмәтуллинның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез. Аның Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Закир Һади, Фатих Кәрими, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал һәм башка күренекле язучыларга багышланган махсус очерклары бар. 1968 елда басылып чыккан “Шиһабетдин Мәрҗани” китабына халкыбызга күп санлы фәнни, тарихи мирас калдырган зур галим, күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның иҗаты турында мәкаләләр тупланган. Анда Хәй Хисмәтуллинның да Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган “Шиһаб Мәрҗани” мәкаләсе урын алган.  Татар әдәбиятының берничә йөз еллык бай тирихын яхшы белүе, гарәп, фарсы, төрек телләрендәге китапларны иркен укый алуы Габделхай ага Хисмәтуллинга Шиһаб Мәрҗанинең сайланма хезмәтләрен халыкка җиткерүдә ярдәм иткән.  Мәрҗанинең бабасы Сөбхан Хәй Хисмәтуллинның туган авылы Кыснада мулла булып торган, Хәй абый яшь чагында авыл зиратында Сөбхан бабайга куелган ташны да күргән. Күрше Ташкичү авылында озак еллар муллалык иткән Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин хәзрәт зур мәдрәсә салдырган һәм бик күп күренекле шәхесләр анда дини белем алган. Менә шуларны тирәнтен өйрәнеп Хәй Хисмәтуллин бүгенге көндә дә кызыксынып укыла торган “Шиһаб Мәрҗани” мәкаләсен язган. Хәзер без сезгә шул язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.

***

Табигате белән зирәк һәм белемгә омтылышлы яшь егет атасы һәм бабасыннан шактый күп нәрсәгә өйрәнә, элекке заманда яшәгән тарихи шәхесләрнең биографияләре, төрле вакыйгалар белән танышу аның дөньяга карашын киңәйтәләр.

Шул елларның традициясе буенча, Мәрҗани, атасы мәдрәсәсен төгәлләгәч, Бохарага китә. Төзек юллар булмаганга күрә, Бохара сәфәре шактый кыен һәм озын була. Мәрҗани элек сәүдә кәрваны белән Троицкига, аннан шундый ук кәрван белән Бохарага бара. Бу җиде айлык озак сәфәрдә Мәрҗани төрле халыкларның тормышы белән таныша, үзе белән алган китапларын укып бара.

Мәрҗани Урта Азиядә 1838 елдан башлап,  ун  ел чамасы яши. Башта Бохарадагы мәдрәсәләргә йөрсә дә, дәресләр аны канәгатьләндерми. Андагы схоластика, формаль логика, дини фанатизм егеттә ризасызлык тудыра. Шул вакытларда ул Габденнасыйр Курсави әсәрләре белән таныша. Бохарада хөкем сөргән карашларны, тәртипләрне ул әсәрләрдә ачы һәм үткен тәнкыйть итү Мәрҗанидә зур фикер үзгәреше тудыра.

Бохарада берничә ел яшәгәннән соң, Мәрҗани ул заманда Урта Азиянең икенче гыйлем үзәге булып саналган Сәмәркандка күчә.

Әлбәттә, бу елларда да Бохара һәм Сәмәрканд тынчыган схоластлардан гына тормый. Анда ачык фикерле, дөньяга аек карап төрле фәннәргә нык әһәмият бирүчеләр дә була. Ләкин алар әмир Бохарасы тарафыннан читләштерелгән булалар. Фикере ачыла, Бохарадагы рәсми уку йортларындагы тәртипләрдән һәм дәресләрдән күңеле кайта башлаган Мәрҗани әнә шундый, официаль Бохарага оппозициядә булган галимнәр белән якынлаша. Алар да бу яшь һәм тырыш егетнең сәләтен тиз сизеп алалар, аңа ярдәмгә киләләр, үзләренең төрле фәннәргә бай китапханәләреннән файдалану мөмкинлеге бирәләр.

Мәрҗани бай эчтәлекле китапларны үзендә булдырырга тырыша, сатып алырга акчасы булмаганга, аларны ул бөтенләй, яки бик кирәкле урыннарын күчереп ала, шуларны саклау өчен үзендә махсус капчыклар йөртә.

Бохара һәм Сәмәркандта яшәгәндә, вакытын әрәм итмәс өчен, Мәрҗани бик аз, хәтта кайбер көннәрне берәр генә сәгать йоклый. Яшәргә акча табу өчен, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Фатих Әмирхан, аның ул чактагы тырышлыгы, кыюлыгына гаҗәпкә калып, аны вакытыннан элек җитешкән каһарман дип күз алдына китерә.

Ул дәвердә Казан белән Бохара арасында сәүдә һәм культура бәйләнеше көчле була. Мәрҗаниның тырышлыгы һәм гыйлеме турынлагы хәбәр ул үзе Бохарада чакта ук Казанга килеп җитә. 1849 елда Урта Азиядә эшен төгәлләп, туган иленә кайта. Нәкъ шул чакта Казанның беренче мәхәлләсенең мулласы Шакир хәзрәт, урынын ташлап, Гарәбстанга киткән була. Бу мәхәлләнең хәзерге тел белән әйткәндә, шефы Казанның иң зур байларыннан Ибраһим Юнусов дигән кеше, үз мәхәлләсенә Мәрҗани кебек зур галимне мулла итеп башкалар алдында тагын да шапырынырга уйлый. Ул Казан һәм тирә-яктагы атаклы саналган журналлардан кырыклап кеше чакырып, зур мәҗлес ясый. Максат Мәрҗанины халык алдында сынау булганга, әлеге муллаларны алдан ук кисәтеп куя. Шулай итеп, мәҗлестә төрле мәсьәләләр буенча зур бәхәс күтәрелә. Мәрҗани үзен тыйнак тота, куелган мәсьәләләргә зуррак һәм картрак хәзрәтләрнең җавап бирүен үтенә. Ләкин алар җавапларны Мәрҗанидан сорыйлар. Бәхәс кызып китә. Мәрҗани бик күп гарәбчә катнаштырып сөйли. Шунда берәү: “Без гарәбчә белмибез, безгә төркичә сөйлә”, – дигәч, Мәрҗани аңа каршы:

“Төрек теле телләрнең ярлырагы һәм фән-гыйлем атамаларыннан ераграгы булгач, ничек итеп төркичә сөйләргә кирәк?” – дип җавап бирә.

Мәҗлестә өстенлек Мәрҗани ягында кала, Ибраһим байның да кәефе килә һәм ул тиз вакыт эчендә Мәрҗанине Казанның беренче мәхәлләсенә мулла итеп билгеләтә. Мәрҗани бу мәхәлләдә мәдрәсә ачып укыта башлый, аның дәресләре тирән эчтәлекле, төрле тарихи мәгълүматларга, философик фикерләргә бай була. Ләкин яшь галимнең юлында төрле киртәләр чыгып кына тора. Чөнки Мәрҗани Бохара мәдрәсәләренең тәртипләрен, андагы укыту формаларын кире кага һәм үз мәдрәсәсендә яңа тәртипләр кертеп, үзе кирәк дип тапкан фәннәрне укыта башлый. Ул заманда төрле мәдрәсә шәкертләре  арасында бер-берсенә йөреп бәхәсләшү гадәте була. Мәрҗани мәдрәсәсендә бүтәннәрдә укытылган нәрсә укытылмагач, аның шәкертләре башкалар белгәнне белми булып чыга. Шуңа күрә Мәрҗани кертә башлаган реформалардан шәкертләр риза булмый.

Мәхәллә “шефы” Ибраһим байның танышлыгы бер Казан белән генә чикләнмәгән. Мәсәлән, Николай II, тәхет варисы, патша булуга кандидат чакта үзенең хатыны белән Казанга килгәч, әлеге Ибраһим бай йортына туктый. Мәрҗани менә шундый зур, горур кеше белән исәпләшергә теләми. Ул: “Галимнәр байлар алдында түгел, бәлки байлар галимнәр алдында тез чүгәргә тиеш”, – дип карый, һәм мәхәлләсендәге байлар белән ярлыларны тигез күрә. Шундый бер хәл була: мәхәлләнең ярлы бер кешесе Мәрҗанине үзенә ашка чакыра. Мәрҗани вәгъдә куя. Шул ук сәгатькә Ибраһим бай да чакыра. Мәрҗани элек әлеге ярлы кешенең мәҗлесен үткәреп, Ибраһим байга соңыннан гына бара. Мәрҗанинең баш имәве байның кәефен җибәрә, боларның аралары шактый бозыла. Казанның Мәрҗанидән көнләшеп йөргән башка муллалары исә моннан файдаланырга һәм аңардан үч алырга җыеналар. Мәрҗаниның Казан университетына йөрүе, рус галимнәре белән катнашуы “кафер белән аралашу”, “динсезлек” дип карала.

1870 елларда Казанда татар балаларына русча укытучылар хәзерләүче хөкүмәт мәктәбе – русско-татарская учительская школа  ачу планлаштырыла. Мәрҗани бу мәктәпне ачу эшенә актив катнаша. 1876 елда булган ачу тантанасында беренче кереш сүзне ул сөйли. 9 ел буена мәктәпнең укытучылары һәм педагогия советы членнары составында була, бу мәктәптән татар халкына хезмәт итәрлек кешеләр тәрбияләп чыгаруда зур тырышлык куя. Гәрчә монда ул дин дәресе укытучысы итеп куелса да, аның дәресләре тирән эчтәлекле һәм яшь буынга дөрес тәрбия бирерлек итеп төзелгән була. Мәрҗанинең рус теленә зур ихтирам саклавы мәмләкәтнең рәсми теле булуыннан гына түгел иде.

Шиһабетдин Мәрҗанинең русско-татарская учительская школа ачылуга ярдәме ул заманның реакционерларына бердә ошамаган. Аның турында: “Шиһаб мулла – миссионер. Ул – сатылган кеше. Русча укырга баш сәбәп ул гына булды. Кыямәттә кулыбыз якасында булсын”, – дип сөйләп йөргәннәр.

Әлбәттә, патша хөкүмәте бу мәктәпне татар халкын агарту өчен түгел, бәлки үзенә туры хезмәтче булырлык кешеләр хәзерләү өчен ачкан. Ләкин мәктәптә прогрессив карашлы укытучылар булу, ә соңрак укучылар арасына марксистик идеяләр керү сәбәпле, хөкүмәт үзенең теләгенә тулысынча ирешә алмаган.

***

Якташыбыз Хәй Хисмәтуллин татар әдәбиятында бәяләп бетергесез хезмәтләре белән танылган, шул чор өчен тирән белемле булуы, тарихи вакыйгаларны тирәнтен өйрәнеп анализлый алуы белән күп хезмәт башкарган, ләкин үзенең тыйнаклыгы аркасында аз өйрәнелгән, үз вакытында башкарган эшләре бәяләп бетерелмәгән кебек. Без аның фәнни хезмәтләрен, төзегән дәреслекләрен, югарыда әйтелгән күренекле шәхесләр турындагы язмаларын өйрәнәбез. Хәй Хисмәтуллинның 8 ноябрьдә туган көне, аның тууына 125 ел тулу уңаеннан, без аның тормыш юлы һәм иҗаты турында  мәгълүматлар туплауны дәвам итәбез.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика