Хәнәфи Бәдигый онытылмасын иде

Хәнәфи  Габделбәр улы Бадыйков 1941 елның 13 гыйнварында Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә. 1964-1967 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1970 елда  университетны тәмамлаганнан соң, Кама тамагы районының Зур Кармалы һәм Арча районының Урта Пошалым урта мәктәпләрендә ун ел чамасы директор булып эшли.

1981 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын читтән торып тәмамлый. 1982 елда “Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара. 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта.

Ул журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Арчада “Куммунизмга” газетасында хатлар бүлеге мөдире, “Мирас” журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Аның 2001 елда “Абага чәчәге”, 2002 елда “Күңел ялкыны”, 2007 елда “Яшел чирәм”, 2011 елда “Тормыш фасыллары”,  2014 елда “Туган җир кешесе”, 2016 елда “Дала бөркете”, 2019 елда “Муса Җәлил поэтикасы” исемле китаплары дөнья күрде. Хәнәфи Бәдигыйның дистәдән артык үзе иҗат иткән җыр-көйләре бар.

Хәнәфи Бәдигый 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аңа 2016 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2019 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премия бирелде.

 

2020 елның 27 ноябрендә вафат булды һәм туган авылы Мөрәле зиратында җирләнде. Шул  көннәрдәге уйланулар:

                                   Эз калдырып киттең…

Вакыт табып, дустым, безгә

Кил, күр әле!

Җырлый чишмә, яши авыл!

Ул – Мөрәле!

Бу шигырь юлларын

Хәнәфи абый язган.

Уйламаганда без килдек,

Ләкин авыл тын калган.

Моңсуланып  ага бүген

Яраткан Кесмәсе дә,

Авылдашын озатып калды

“Галия”  чишмәсе дә.

Мәңгелеккә китеп бара

Мөрәленең  олпат  заты.

Озатырга килгән аны

Олысы, яше, карты.

Исән чакта ул күп йөрде,

Мәрәле – Казан  арасын.

Ул калдырган китапларны

Һәркем укып карасын.

“Яшел чирәм” китабыннан

Туган як исе килә.

“Тормыш фасыллары”нда исә

Мәхәббәт искә төшә.

Муса Җәлилне танытты

Бөтен  дөнья  халкына.

Галим булу, укытучылык

Килешеп торды холкына.

Ул көй язган җырлар да

Яңгырый сәхнәләрдә.

Шигырьләре рухландыра

Иң олы бәйрәмнәрдә.

Хәнәфи абый, урының булсын

Оҗмахның түрләрендә.

Язганнарың урын алыр

                                                       Халкымның  күңелендә.    (Шәфигулла Гарипов)

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика