Хәй Хисмәтуллин – шәхес, галим, замана…

Хәй Хисмәтуллинның тууына 125 ел уңаеннан очрашу кичәсе истәлекләргә бай булды.

Хәй Хисмәтуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән  “Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы  таныштырып үтте: “Хәй (Габделхәй) Хисмәтулла улы Хисмәтуллин 1895 елның 8 ноябрендә районыбызның Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, ә 1908-1915 елларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә.Сугыш алды һәм сугыш елларында Хәй Хисмәтуллин Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында – гыйльми хезмәткәр, Татарстан Дәүләт музеенда әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. Хәй ага автор буларак катнашып төрле класслар өчен чыгарылган “Синтаксис” дәреслегенең 23 тапкыр, “Морфология” дәреслегенең 22 тапкыр басылуын искә алу да күп нәрсә турында сөйли”.

Әдәбият өлкәсендә хезмәт итүчеләр арасында Хәй ага Хисмәтуллинны белмәгән, аны ишетмәгән кеше бик аздыр. Хәй ага укыту-тәрбия эшенә күп көч сарыф иткән, бу өлкәдә күп һәм файдалы фәнни хезмәтләр калдырган күренекле педагог-тәрбияче. Аның шәкертләре бик күп. Кайберләре аннан төрле чорларда мәдрәсә, мәктәп, рабфак, институтларда турыдан-туры дәрес алса, икенчеләр аның күп санлы дәреслекләрен укып-өйрәнеп тормыш юлына аяк басалар. Ә үзе Хәй Хисмәтуллин кемнәрдә белем алган, аның чын остазлары кем булган? Шулар турында тулы мәгълүматны хезмәттәшебез, тарих бүлеге мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы сөйләп, аңлатып үтте.

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Хәй Хисмәтуллинның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү максатында 2015 елда аның Казан шәһәрендә яшәгән фатирында булган идек. Анда безне аның 1923 елда туган кызы  Ләйлә апа һәм оныгы Наилә апа каршы алды. Шул вакытта төшерелгән әңгәмә кичәбезнең кунакларына тәкъдим ителде.

Хәй Хисмәтуллинның оныгы Наилә апаны кичәбездә күрү, аның белән очрашу безгә, килгән кунакларга зур горурлык булды. Наилә ханым дәү әтисен бик яраткан һәм хөрмәт иткән, аның турында якты истәлекләре белән уртаклашты: “Бик дәрәҗәле, бик зур белгеч иде. Хәтере бик яхшы.  Картайгач, эштән туктагач, аңа еш кына телефоннан шалтыраталар иде. Ул вакытта дәү әтинең колагы начар ишетә иде, телефоннан сөйләшә алмый иде, тылмач булып мин ярдәм иттем. Сорауларны дәү әтигә әйтәм, җавабын сораучыга җиткерәм. Шунда минем исем китә иде, карт бит инде ул вакытта яше 80 гә якын,  сорауларга бердә уйламыйча төгәл итеп җавап бирә, нинди чыганаклардан алып булуын искәртә, хәтта кайбер китапларның битләренә кадәр әйтә иде. Без аның белән гел сөйләшеп утыра идек.  Мин аңа шакката идем:

  • Дәү әти , син аны бер каян карамыйча, белеп әйтәсеңме соң, алар аны үз эшләренә язып куярга мөмкиннәр бит,- дип сорыйм. Ул миңа:
  • Чын галим бер генә чыганактан файдаланырга тиеш түгел. Фәнни эзләнү өчен күп чыганаклардан карарга, өйрәнергә кирәк, минем үземнең бер өч-дүрт бик ышанычлы чыганагым бар иде дип,- әйтә иде.”

Килгән кунагыбыз Хәй Хисмәтуллинның тормыш иптәше Маһруй апаның туганы Шәвәлиева Рәмзия Азат кызы аларның гаиләләренең әдәплеге турында сөйләп шаккаттырды: “Искиткеч күп эшләгән галим. Әни ягыннан туганнар–профессорлар дип әйтергә ярата идек. Шундый тәртипле гаилә. Тавышлары йомшак, матур, затлы. Хәй абый белән Маһруй апа бер-берләренә бервакытта да тавыш күтәрмиләр, сүзгә килгәндә дә  акыллым дип ачуланышалар иде. Туганнары өчен ярдәмчел гаилә иде.”

“Алифба музее” мөдире Таҗиев Дамир Гыйлемшаех улы да: “Хәй Хисмәтуллин шундый чорда яшәгән: гарәп графикасында яза башлый, аннан латинча дәвам итә, 10 елдан соң кириллицага күчә. Галимнар өчен зур байлык,” — дип Хәй Хисмәтуллинның чын галим икәнен тагын бер кат искәртеп үтте.

Алёна Ганиева башкаруында “Туган илкәем” җыры, скрипкада уйнавы кичәбез кунакларының күңелләренә үтеп керде.

Кичәбезне йомгаклап “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы Хәй Хисмәтуллин оныгы Наилә ханымга рәхмәт сүзләре әйтеп, район мәдәният идәрәсе җитәкчесенең рәхмәт хатын тапшырды. Ә Наилә ханым музеебыз фондына Хәй Хисмәтуллинның китапларын, фәнни хезмәтләрен бүләк итте. Алар музеебызда талантлы якташыбызның кадерле мирасы булып киләчәк буыннарга җиткереләчәк.

Авылда туып-үскән, үз тырышлыгы белән белем алган, гомере буе татар телен саклауга зур өлеш керткән,  күпләгән хезмәтләр иҗат иткән; үз белеме белән һәрвакыт уртаклашырга хәзер булуы, киң күңеллелеге өчен дә хөрмәт итеп, олылап искә алдык Габделхәй ага Хисмәтуллинны.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика